"Мин сине шундый сагындым" (Муса Җәлилнең “Сагыну” шигырен өйрәнү), 5 сыйныф (рус төркеме), технологик карта
учебно-методический материал (5 класс) по теме

Исмагилова Диляра Ринатовна

“Мин үлемнән курыкмыйм. Бу буш сүз түгел. Без үлемгә җирәнеп карыйбыз дип әйтәбез икән, бу чыннан да шулай бит. Куркыныч хәлләргә очраган чакларда, мин үлем турында котым очып уйлап утыруымны белмим. Бөек патриотизм хисе, үзеңнең җәмәгать функцияңне тулысынча аңлау кешене шәхси курку хисләреннән өстен күтәрә. Үлем турында башка берәр уй килеп төшә икән, болай фикер йөртәсең: үлемнән соң да яшәү бар бит әле;  бу – поплар, муллалар вәгъдә итә торган “теге дөнья” тормышы түгел, әлбәттә. “Теге дөнья”ның юклыгын без беләбез. Ә менә үлгәннән соң халык күңелендә, халык аңында яши торган тормыш бар. Әгәр дә мин исән чакта нинди дә булса әһәмиятле, үлми торган эш эшләп калдыра алсам, моның белән мин икенче кабат яшәргә - үлгәннән соң да яшәргә хокук алам. Чөнки минем турында сөйләячәкләр, язачаклар, ихтимал, рәсемнәрендә дә басып чыгарырлар. Әгәр мин шуңа ирешә алам икән, ни дип үлемнән куркырга? ДӨНЬЯДА ШУНДЫЙ ИТЕП ЯШӘРГӘ КИРӘК, ҮЛГӘННӘН СОҢ ДА ҮЛМӘСЛЕК БУЛСЫН – ЯШӘҮНЕҢ БӨТЕН МАКСАТЫ ШУНДА ТҮГЕЛМЕНИ?” Муса Җәлил.

 Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундый исемнәрнең берсе. Юк, ул исем генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символ да. Чөнки бу исемнең синонимнары булып батырлык, кыюлык, каһарманлык, талантлылык, тугрылык, фидакарьлек кебек сүзләр тора. Ул, чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә лаек кеше. Моның әһәмияте бик зур. Чөнки Муса Җәлил диюгә, М.Җәлилне куз алдына китерәләр. Димәк, ул чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы. 5 нче сыйныфта рус төркемендә М.Җәлилнең “Сагыну” шигырен өйрәнү карала.  Дәрестә язучының патриот шагыйрь икәнлеген, каһарман сугышчы булуын аңлату максат булып тора.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tehnologik_karta_musa_zhlil_sagynu.docx29.99 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы: Исмәгыйлева Диләрә Ринат кызы

Сыйныф: 5 кл

Төркем: рус төркеме

Дәреслек:  Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен өйрәнүче укучылар өчен), 5 нче сыйныф. Ике кисәктә/ Мотыйгуллна Ә. Р., Ханнанов Р.Г., Хисмәтова  Л.К. – Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшр.,2014.

Эш дәфтәре: Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен өйрәнүче укучылар өчен), 5 нче сыйныф./ Мотыйгуллна Ә. Р., Ханнанов Р.Г., Хисмәтова  Л.К. – Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшр.,2014.

Дәрес темасы

Мин сине шундый сагындым (Муса Җәлилнең “Сагыну” шигырен өйрәнү)

Дәрес тибы

Әдәби әсәрне өйрәнү дәресе

Максатлар:

Дидактик максат: Автор белән укучы (читатель)  мөнәсәбәте аша әсәрнең эчтәлеген табу.  

Үстерешле  максат: фикерләүнең  барлык төрләрен (фәнни, иҗади фикерләү) һәм формаларын (чагыштыру, гомумиләштерү, таркату, кабатлау) даими кулланышка кую.

Тәрбияви максат: әсәр үрнәгендә геройларның  гамәлләренә, холыкларына бәя бирү, яшәү фәлсәфәләрен өйрәнү, үрнәк яисә гыйбрәт алу аша  тормыш тәҗрибәсе туплау. Сәнгать әсәре тудыра алган авторга ихтирам хисләре уяту

Планлаштырылган нәтиҗәлелек

Предмет  буенча: герой-шагыйрь Муса Җәлилнең “Сагыну” шигырен өйрәнү

Метапредмет нәтиҗәлелек:

Балаларга Муса Җәлилнең патриот шагыйрь икәнлеген, каһарман сугышчы булуын тарих белән бәйләп аңлату.

Шәхескә кагылышлы: азатлык өчен көрәшүче сугышчыларга карата ихтирам тәрбияләү.

Төп ресурслар

Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен өйрәнүче укучылар өчен), 5 нче сыйныф. Ике кисәктә/ Мотыйгуллна Ә. Р., Ханнанов Р.Г., Хисмәтова  Л.К. – Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшр.,2014.

Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен эш дәфтәре(татар телен өйрәнүче укучыларга). 5 нче с-ф./ Мотыйгуллина Ә.Р., Ханнанов Р.Г., Хисмәтова  Л.К. – Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшр., 2014. – 55 б.

Өстәмә ресурслар

Мультимедия проекторы, презентация, аудиоязма, язучының китапларыннан күргәзмә

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

(башкарылган гамәл)

Планлаштырылган нәтиҗәләр

предмет нәтиҗәлелеге

(махсус белем , күнекмәләр )

метапредмет нәтиҗәлелеге

(универсаль гамәлләр)

шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр

I Ориентлашу,  мотивлаштыру этабы.

Максат кую Сугышка киткән  язучыларыбыз нинди хисләр кичерделәр икән?

Максат кую: М.Җәлилнең “Сагыну” шигырен уку, образларны билгеләү, хисне табу аша укытучы соравына җавап эзләү.

Әсәр эчтәлегендә белемле булу

Максат кую, аңа ирешү юлларын билгеләү.

Кызыксыну, эзләнү теләге туу

II Белемнәрне актуальләштерү

М.Җәлил кем ул? Аның турында нәрсәләр беләсез?

Уку мәсьәләсен кую. Герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗаты белән танышулары, аның “Сагыну” шигырен өйрәнәчәкләре турында әйтелә.

Укучылар өстәмә чыганаклар, интернет ресурс материалларын файдаланып, язучының тормыш юлы, иҗаты турында сөйлиләр.

Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты турында төп фактларны белү.

Өстәмә чыганакларны куллана белү

Герой-шагыйрь батырлыгы белән танышу, шагыйрьгә карата ихтирам хисенә ия булу.

III Яңа белемнәрне үзләштерү, уку мәсьәләсен өлешләп чишү  

Автор белән танышу. Укытучы язучының шигырьләрен, китапларын күрсәтеп, презентация буенча тормышы һәм иҗаты белән таныштыра.

Бер укучы дәреслектәге белешмәне укый, тәрҗемә итә. Презентация буенча тормышы һәм иҗаты белән танышалар.

Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты турында төп фактларны белү.

Нәтиҗәләр чыгара, гомумиләштерә белү

Якыннарга, туганнарга карата хөрмәт хисе булдыру.

Муса Җәлилнең тормыш юлына бәйле хронологик таблицаны тутырыгыз

Укучылар эш дәфтәрендә таблицаны тутыралар.

-Нәрсә ул сагыну?

Сагыну” сүзе аңлатмалы сүзлектән карала. “Сагыну” – “тоска, скучать”

-Сезнең сагыну хисен кичергәнегез бармы? Кемнәрне сагынганыгыз бар?

-Әти-әниемне, туганнарымны, дустымны һ.б.

Муса Җәлилнең“Сагыну” шигырен уку

Укытучы сәнгатьле итеп укый

“Сагыну” шигыре үзлектән укыла, тәрҗемә ителә. Сүзлек белән эш.

Бәгърем – душа моя

Түзәм - терплю

Уянырмын – проснусь

Җилкәмә – на плечи

Шәл - шаль

Сәнгатьле укуны булдыру, ритмны саклау

Сүзлек белән эшли белү

Башкаларны тыңлый белү, бер-береңне хөрмәт итә белү

  • “Сагыну” шигыре нәрсә турында?

Шигырь сагыну хисе турында.

Шигырьнең темасын таба белү

Лирик әсәргә анализ ясый белү

Башкаларны тыңлый белү, бер-береңне хөрмәт итә белү

  • Лирик герой кем? Без аны шигырьнең кайсы юлларыннан билгели алабыз?

-“Җилкәмә шәл салырмын”,

 “ Тиздән кайтыр булсаң, каршы чыгып алырмын” юлларыннан

лирик геройның – хатын-кыз образы турында икәне аңлашыла.

Лирик геройны таба белү

Нәтиҗәләр чыгара белү

Башкаларны тыңлый белү, бер-береңне хөрмәт итә белү

  • Лирик герой кемне сагына?
  • Сугышка киткән солдатны, сөйгән кешесен.  

Шигырь эчтәлеген вакыйгалар белән бәйләп карау

Нәтиҗәләр чыгара белү

Сугыш чорының кеше тормышы өчен авыр булганын аңлый белү

  • Сагыну хисе нинди дәрәҗәдә бирелә? Шул юлларны табып укыгыз.
  • “Бик сагындым, бәгърем, 
    Бик сагындым сине,
    Әле дә ничек түзәм мин!”

Бу юллар сагыну хисенең көчле булуын күрсәтә.

Кабатлауларның хисне арттыру өчен куллануын аңлау

Нәтиҗәләр чыгара белү

Сагыну хисенең зурлыгын таный белү

  • “Сагыну” шигырендә сүрәтләү чаралары(троплар) бармы? Укып күрсәтегез, эш дәфтәрегезгә язып куегыз.

  -“Таң шикелле балкып 
   Тиздән кайтыр булсаң” юлларында “таң шикелле” сүзләре.

Чагыштыруны таба һәм аңлата белү

Анализлый белү

Якын кешеңне ихтирам итү

  • “Сагыну” шигыре җыр итеп тә җырлана. Көйнең авторы Заһид Хабибуллин

  • “Сагыну” җыры нинди?

Укучылар җырны тыңлыйлар.

  • Сагышлы, моңлы

Шигырьнең көйгә салынуын белү

Нәтиҗәләр чыгара белү

Татар музыкасына  карата кызыксыну, ихтирам  уяту

IV Өйгә эш алу. 

1. Шигырьне сәнгатьле итеп укырга өйрәнеп килергә;

2. Рус әдәбиятында “сагыну” темасына иҗат ителгән әсәрләрне табып килергә.

3. Шигырьне иҗади тәрҗемә итәргә

V Рефлексия:

-Укучылар, дәрес башында мин сезгә сорау биргән идем? Сугыш кырларында булган язучыларыбыз нинди хисләр кичерделәр икән?

Муса Җәлилнең “Сагыну шигыре сезгә ошадымы? Бүгенге эшегезне ничек бәялисез?

Сугышка киткән солдатлар сагыну хисен кичергән, аларны өйләрендә шулай ук сагынганнар һәм көткәннәр

Укучылар шигырьгә карата үзләренең фикерләрен әйтәләр, үзләрен бәялиләр

Лирик әсәргә бәя бирә алу

Фикерләне дәлилли, нәтиҗә ясый белү, бәя һәм үзбәя бирә алу

Азатлык өчен көрәшүче сугышчыларга карата ихтирам хисе булдыру


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3нче сыйныф.Әдәби уку.Технологик карта.

Уку  предметы:   әдәби уку  Сыйныф: 3Укытучы: Вафина Гөлсинә Хәмит  кызыУМК : автор Хәйдәрова  Р.З.Дәреснең  темасы:Ш.Галиев. «Кунаклар» шигыреДәреснең  тибы: я...

М.Җәлилнең " Хыял" шигыренә анализ

                        Тема: Муса Җәлилнең “Хыял” шигыренә анализ...

әдәби укудан технологик карта.(3 сыйныф,рус төркеме.)

Тема:“Көндәлек режим». Муса Җәлилнең.”Сәгать” шигыре....

Технологик карта. Сыйфат сүз төркеме.

Әлеге методик эшкәртмә рус мәктәпләрендәге татар төркемендә укучы 2 нче сыйныф укучылары өчен төзелде. 1 нче сыйныфта укучыларга “Предметның билгесен белдергән сүзләр” темасын өйрәнгәндә, сыйфат...

Кереш сүзләр (5 класс рус төркеме өчен татар теленнән технологик карта)

Кереш сүзләр (5 класс рус төркеме өчен татар теленнән технологик карта...

"Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формаларын сөйләмдә куллану" темасына дәреснең технологик картасы,5нче сыйныф(рус төркеме)

quot;Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формаларын сөйләмдә куллану" темасына дәреснең технологик картасы,Р.З.Хәйдәрова дәреслеген кулланып, , 5нче сыйныфның рус төркемендә узды...

6нчы сыйныф татар төркеме өчен "Сыйфат турында төшенчә" темасына технологик карта

6нчы сыйныф татар төркеме өчен "Сыйфат турында төшенчә" темасына  технологик карта...