"Ислам дине һәм сәламәтлек"
классный час (8 класс) по теме

Яхина Ләйсән Равилевна

Өлкән сыйныфлар өчен класс сәгате, автор: Яхина Ләйсән

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon islam_dine_selametlek.doc35.5 КБ

Предварительный просмотр:

Ислам дине һәм сәламәтлек

Максат:

  1. Сәламәт килеш озак яшәү серләренә төшендерү.
  2. Хәрам ризыклар һәм хәрам эшләренең нәрсә икәнен төшендерү.
  3. Диннең бай эчтәлекле кагыйдәләре ярдәмендә тәүфыйклы (әхлаклы) балалар тәрбияләү.

Дәрес барышы

I. Уку мәсьәләсен кую. Алып баручы. Бисмилләһир-рәхмәнир-рахим. Бүген без сезнең белән Ислам дине һәм сәламәтлек турында сөйләшербез. Сәламәтлекне саклаучы иң бөек нәрсә- тәүфыйк. Тәүфыйк сүзе үзе  зур төшенчә. Шуның өчен башта тәүфыйксызлык турында сөйләшербез һәм сез тәүфыйкның нәрсә икәненә үзегез дә төшенерсез.

II. Уку мәсьәләсен чишү. Тәүфыйксызлык- Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә буйсынмау, ул кушканча яшәмәү. Бүгенге көндә кайберәүләр хәрамне, һәләлне аермыйча Аллаһу Тәгалә биргән акылны шешә төбенә төшереп азгынлыкта, бозгынлыкта көн күрәләр. Шуның белән алар үзләренең акылларын югалталар, балаларын ятим калдыралар һәм җәмгыятебезнең тынычлыгын бозалар.

Бүген Россиядә 678 мең бала әти-әнидән мәхрүм. Сугыш елларында, аннан соң да мондый хәлнең күзәтелгәне юк. Мәскәү урамнарында бүген 60 мең ташландык бала буталып йөри. Ел саен 6 мең баланы чит ил халкы уллыкка алып китә.

Мондый баланың әти- әнисе исерекләр. Аракы, гомүмән исерткеч Исламда тыелган, ягъни хәрам ризыкларның берсе. Мөселманнарның изге китабы Коръән бу турыда менә нәрсә ди:

“Без Адәм балаларын хөрмәтләдек, корыда да, диңгездә дә үзләрен яхшы ризыкландырдык. Без башка яраткан нәрсәләргә караганда аларга өстенлекнең өстенлеген бирдек”, -ди. “Исра” сүрәсенең 70 аяте.

Сорау: Ислам динендә нинди ризыклар Һәләл, ниндиләре хәрамга керә?

(Җавап:Аракы, дуңгыз ите, бугыз каны, арка мие)

Ризыкларның бик азы гына хәрам, шуңа да карамастан адәм баласы хәрам ризыкка омтыла. Алай гына да түгел, тормышындагы күңелсезлекләрне яки шатлыкларны исерткеч белән билгеләп үтә. Мондый хәлләргә карата Коръәни Кәрим менә нәрсә ди: “Әй мөселманнар, исертә торган эчемлекләрнең һәммәсе дә, барлык булган отышлы уеннар шайтан гамәлләредер. Хәмер һәм отышлы уеннар арагызда дошманлык тудыра, сак булыгыз!” “Маидә” сүрәсе,90-91 аятләр.

Бүгенге көндә, Аллаһуга шөкер, сөенерлек эшләребез дә бар. Алар арасында күзгә ташланганнары- җөмһүриятебез мәчетләре. Шушы мәчетләребездә яшь имамнарыбыз күбәя, мәдрәсәләребез ачыла, яңа шәкертләр укырга килә. Димәк, киләчәгебез өметле.

Безнең авылда да дингә тартылучылар шактый. Мәдрәсәдә ел саен укулар оештырыла, анда әби-бабайлар гына түгел, яшьләр дә, балалар да йөри, намаз укучылар да бар.

Балалар түгәрәккә басып мөнәҗәт әйтәләр.

Гайзерәил кателгәнче, әҗәл угы кадалганчы,

Белең: телең тотылганчы, укы Коръән илә намаз.

Сузып кабыкка салганчы, илтеп гүрләргә куйганчы

Җавапларыңны биргәнче, укы Коръән илә намаз.

Укы иртән намазыңны, кошлар тыңлар авазыңны,

Ышанма угыл-кызыңа, укы Коръән илә намаз.

Булырсың әхлеңнән ерак, киярсең җиңсез еферак,

Өсте балчык, асты туфрак, шул өеңне уйла мескен.

Көтәр безне Рәсүлүллаһ, чапан киеп, намаз укып,

Сират буенда торыр ул өммәтләрем килер диеп.

Рәсүлүллаһ пыраклары, алтыннандыр тояклары,

Укыйк Көръән, укыйк намаз, без бит дөнья кунаклары.

Мөселман кешесе намаз укый, чөнки аны Аллаһы Тәгалә кушкан. Аллаһ кушканнарда күп хикмәт һәм күп файда бар. Һәм аның тыйганнарында да күп зыянлы нәрсәләр күрсәтелә.Бу файдаларның һәм зыяннарның күп өлешен медицина фәне раслады инде. Ислам дине тарафыннан кеше сәламәтлегенә күрсәтелгән игътибар башка бер диндә дә юк. Гыйбәдәтләрнең беренчеләреннән булган намазны динебез соңгы көннәребезгә кадәр укырга куша. Намаз кеше сәламәтлегенә зур файда китерә.

Бирем: Намазның файдасы турында сөйләгез.

1 укучы. Намаз вакытында ясалган хәрхкәтләр салмак булганга күрә йөрәкнеардырмыйлар. Көннең төрле вакытында ясалганлыктан, кешегә һәрчак уяу торырга ярдәм итәләр, күңелне күтәрәләр.

2 укучы. Көненә дистәләрчә мәртәбә башын җиргә игән- сәҗдә кылган кешенең миендә кан даими рәвештә һәм күп күләмдә йөри, ми күзәнәкләренең яхшы туклануы сәбәпле, хәтер һәм шәхес бозылулар сирәк очрый.

3 укучы. Намаз укучыларның күзләрендә, даими иелү нәтиҗәсендә, кан йөреше активлаша. Шуның өчен күз эчендәге басым күтәрелми һәм күзнең алгы өлешендә дым даими тәэмин ителә. Ә бу хәл хәзерге компьютерлар заманында катаракта авыруыннан саклый.

4 укучы. Намаз барышындагы изометрик хәрәкәтләр аш казанында ризыкның яхшы эшкәртелүенә һәм үт сыекчасының нормаль бүленешенә ярдәм итә. Ашказаны асты бизе нормаль эшли башлый. Бөерләр хәрәкәтләнгәнгә анда ташлар җыелмый, бәвел юллары чистара.

5 укучы. Биш вакыт намаз вакытындагы ритмик хәрәкәтләр артроз авыруын булдырмый һәм буыннарда утырган тозны эретә. Физик хезмәт белән аз шөгыльләнгән кешеләрдә кан тамырларының томалануын булдырмый.

6 укучы. Тән сәламәтлеге өчен чисталыкны сакларга кирәк. Тәһарәт һәм госел- рухи һәм физик чисталык. Кәненә биш мәртәбә намаз укыган кешедә нинди шакшылык булсын. Намаз-чисталык чагылышы.

7 укучы Намаз- йокыны тәртипкә салу элементы. Сәҗдә вакытында тәндә җыелган электр тогы чыгып китә, тән рәхәтләнеп кала.

Намаз ул диннең терәге. Һәр мөселман кешесенә биш вакыт намаз тиеш. Әгәр намаз чын күңелдән укылса, ул бәндәне төрлебозыклыклардан тыя. Кеше намаз укыса,берәүне дә рәнҗетми, кешеләргә җәбер- золым кылмый.Намаз ук кешене күркәм холыклы ясый, тәртипле, әдәпле кыла.

Дин тоткан кеше шуның белән генә шөгыльләнергә тиеш дигән сүз тәгел бит әле. Пәйгамбәребез бер хәдисендә әйткән: “Дөньядә мәңге яшим дип, тормышыңны кара,иртәгә үләм дип уйлап ахирәтеңне кара”,- дип әйтеп калдырган.Дөньялык эшләре белән дин янәшә барырга тиеш. Дөньякүләм дан казанган бөек галимнәр дә дин тотып яшәгән. Мисалга француз галиме Жак Ив Кустоны китерәсем килә. Ул менә нәрсә дип язып калдырган: “Мин Атлантик океанның һәм Урта диңгез суларының кушылмавын күрдем. Бу фәндә дә исбат ителгән факт. Мин бу турыда 1400 ел элек үк Көръәндә язылганын белгәч, ислам хак дин булуына ышандым һәм мөселман булдым”.

Америкалы Томас Глайтон: “Мин Исламда кешенең расасына карап кимсетү юклыгын күрдем. Тән төсе һәм тел аермасы Исламда роль уйнамый. Намаз укыганда ярлы кеше һәм президент арасында аерма юк”.

Шушының белән без бүгенге класс сәгатебезне тзмамлыйбыз. Сезнең барчагызга да тәннәрегезне һәм җаннарыгызны намаз белән хөрмәтләргә насыйп булса иде.Әмин.

Дәресне йомгаклау.

Өйгә эш.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ислам

Возникновение ислама. Положение женщины по Корану. Кроссворд по теме....

Религии России. Проверочная работа №1 по теме"Ислам"(9кл)

Работа состоит из 4 вариантов по 3 задания в каждом. Проверяются знания учащихся об исламе от его истоков до священных кних мусульман....

Р.Фәхреддин һәм ислам дөньясы

Р.Фәхреддиннең тормыш юлы һәм күпкырлы хезмәте турындагы конференция материалы.Дин галиме, ислам белгече Р.Фәхреддингә имам, казый, мөхәррир, мөфти вазифалары дин гыйлемен Рәсәй мөселманнары арасында ...

Мировая религия-ислам.

Статья носит ознакомительный характер с мировой религией-исламом....

Ислам дине буенча чайнворд

Чайнворд составлен для старшеклассников,  студентов, интересующихся исламской религией. Даны сведения об исламских обычаях, религиозных проповедях, знаменитых городах мусульманской религии....

Мәхәлләбездә Ислам дине."Ватаным Татарстан"газетасында бастырылган мәкалә.

Мәхәлләбездә Ислам дине. Әлеге мәкаләдә  авылдагы ислам диненең торышы яктыртыла....