Татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе: :“Сагындым, бик сагындым сине ,Туган ил !”
план-конспект урока (5 класс) на тему

Зарипова Алинә Әнис кызы

Разработка урока по татарской литературе для учащихся на тему: "Сагындым, бик сагындым сине, Туган ил".  На данном уроке изучается произведение Аделя Кутуя "Сагыну".  Разработка составлена по требованиям ФГОС. Наряду с традиционными методами использовались инновационные технологии. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sagyndym_bik_sagyndym_sine_tugan_il.docx33.1 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:“Сагындым, бик сагындым сине ,Туган ил !”

Көтелгән нәтиҗәләр:

Предмет: Г.Кутуйның кыскача тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру,  “Сагыну” нәсерен уку һәм  анализлау, нәсер төшенчәсе белән танышу.

Метапредмет: Бөек Ватан сугышы чоры турында белешмә бирү, сагыну хисен ачыклау, географик атамалар белән танышу

Шәхси: туган якка мәхәббәт, горурлык хисе тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа белемнәрне ачу.

Материал: дәреслекнең беренче кисәге (85 – 87 битләр), төркемнәр өчен биремнәр

Җиһазлау : Г.Кутуйның тормыш юлы һәм иҗаты буенча слайдлар, компьютер, электрон дәреслек

І.  Дәресне оештыру.

1.Укучыларны барлау.

Исәнләшү.

  • - Хәерле көн, укучылар!
  • - Хәерле көн миңа,
  •   Хәерле көн сиңа,
  •   Хәерле көн безгә,
  •   Хәерле көн сезгә!

2.Уңай психологик халәт булдыру.

  • Әйдәгез укучылар, дәресебезне күтәренке рух, яхшы кәеф белән башлап җибәрик. Башта уң якта утырган иптәшегезгә карап елмаегыз, хәзер сул ягыгызда утырган иптәшләрегезгә елмаегыз. Бүген безнең дәресебез гадәти түгел, бүген бездә кунаклар да бар, әйдәгез аларга карап та елмаегыз. Күрдегезме, алар да сезгә елмая. Шуңа күрә дәрестә курыкмыйча, оялмыйча  җавап бирерсез, тырышып эшләрсез дип ышанам. Бүген без төркемнәрдә эшләрбез. Бергә эшләгән вакытта бер – берегезне тыңлап, ярдәмләшеп, киңәшләшеп эшләргә кирәклеген онытмагыз. Моның өчен төркемнәрдә эшләү кагыйдәсен тагын бер кат искә төшерик (укучылар укый):

Слайдта һәм буклетларда:

1 слайд:

  1. Үзең уйла
  2. Дусларың белән киңәшләш
  3. Уртак фикергә килегез
  4. Җавапны әйт яки язып куй

II. Белемнәрне тигезләү ( төркемнәрдә эш)

- Укучылар, хәзер алдагы дәресләрдә өйрәнгәннәрне искә төшереп үтик. Һәр төркемнең өстәлендә шигырь юллары язылган карточкалар ята. Сез аны сәнгатьле итеп укырга, кайсы шигырьдән икәнен, авторын әйтергә тиеш буласыз.

1 төркем өчен:

Егет китте, мин калдым

Канын саклап чугымда.

Көн дә аны сагынып,

Балкыйм мин таң нурында.

        ( “Кызыл ромашка”, М.Җәлил)

2 төркем өчен:

Үлгәндә дә йөрәк туры калыр

Шигъремдәге изге антыма.

Бар җырымны илгә багышладым,

Гомеремне дә бирәм халкыма.

        ( “Җырларым”, М. Җәлил)

3 төркем өчен:

Каләм ясап каурыеңнан,

Язгы ялкында

Ут эченнән языйм бер җыр

Сөйгән халкыма.

         ( “Кыр казы”, Фатих Кәрим)

4 төркем өчен:

Үләм икән, үкенечле түгел

Бу үлемнең миңа килүе,

Бөек җыр ул – Бөек Ватан өчен

Сугыш кырларында үлүе.

          ( “Ватаным өчен”, Ф.Кәрим)

  • Бик яхшы укучылар. Димәк без сезнең белән нинди шигырьләр өйрәндек? (сугыш темасына багышланган)
  • Аларда нинди хисләр чагыла? ( Туган илне ярату, туган халкын ярату хисләре)
  • Бу ике шагыйрьне нәрсә берләштерә? ( Алар икесе дә сугышта булганнар, сугышта һәлак булганнар, туган илне яратканнар...)

 

4. Уку мәсьәләсен кую.

  • Ә хәзер Г.Кутуйның  бер шигырен тыңлап китик ( укытучы укый)

2 – 3 слайд

“Туган ил”

И туган ил, и матур ил,                                      

Калдың бездән еракта,

Калсаң да бездән еракта,

Күңелдә син һәрчакта.

 

Суың тәмле, кырың ямьле,

Шифалы һаваларың,

Сугышларда дан казанды

Синең батыр улларың.

 

Искә төшә җәйге таңнар...

Рәхәт иде ул чаклар,

Бүген дәле янадыр күк

Без кабызган учаклар.

 

Искә төшә бәйрәмнәрең,

Табыннарың, казларың,

Бер карауда гашыйк иткән

Зифа буйлы кызларың...

 

И данлы ил, и шанлы ил,

Син минем туган илем,

Киткән чакта эчкән суың

Тәме авызда минем.

 

И туган ил, и матур ил,

Нур күмә калаларың,

Һәр иртә-кич сине, илем,

Сагына балаларың.

 

Безне озаткан сукмакларны

Капламасын үләннәр,

Яз кайтмасак, көз кайтырбыз,

Сез көтегез, сөйгәннәр!

-Укучылар, бу шигырь алда укылган  шигырьләргә охшаганмы? Кайсы ягы белән? (Бу шигырь дә туган илне ярату турында)

-Әйе, укучылар, дөрес. Лирик герой үзенең туган илен, халкын ярата. Тагын нинди хисләр кичерә? ( сагыну, юксыну)

-  Укучылар, ә сагыну хисе кайчан барлыкка килә?

- Сезнең сагынганыгыз бармы?

- Кемнәрне сагынырга мөмкин?

- Әйе, сагыну хисен кичермәгән кеше юктыр.

Гадел Кутуй да әлеге шигырен сугышта яза. Сугышның беренче көннәреннән үк әдип фронтка китә. Башта гади сугышчы, аннары хәрби журналист була.  Һәр боерыкны намус белән үти: солдатларга кушылып атакага бара, разведчиклар белән дошман тылына чыгып керә, тәрбияче-оештыручы буларак үзен искиткеч сәләтле итеп күрсәтә, иҗат кешесе буларак газета битләрендә лирик шигырьләр, нәсерләр, очерклар, сугышчыларны көрәшкә рухландырган ялкынлы мәкаләләр белән чыгыш ясый. Барлык солдатлар кебек  Г.Кутуй туган илен сагына. Сагыну хисләре әдипне әлеге “Туган ил” исемле шигырен язарга рухландыра.

Димәк, без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез? (сагыну хисе)

- Дәресебезнең темасы ничек булыр инде? (сагыну)

- Сугышта озак йөргән солдат үзенең Туган иленә нәрсә дип әйтер, ничек мөрәҗәгать итәр? ( Туган ил, мин сине сагындым)

4 слайд

- Әйе, бүгенге дәресебезнең темасы “Сагындым, бик сагындым сине, Туган ил”.

5 слайд

“Туган ил” шигырендә туган илне ярату, сагыну хисе көчле бирелсә дә, Г.Кутуйны бу канәгатьләндермәгән. Әйтергә теләгән фикерләрен, хисләренең тирәнлеген ул шигырьгә сыйдыра алмаган.Солдат күкрәгендә кайнаган хисләрне, ул “Сагыну”исемле нәсерендә биргән.

- Бүгенге дәрестә, без тагын   нәрсә өйрәнербез икән? (“Сагыну” нәсерен, Гадел Кутуй иҗатын)

III. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

- Дөрес укучылар. Әсәрне укыр алдыннан, мин сезгә ике сорау бирәм:

6 слайд

1)”Сагыну” нәсерендә  нәрсәләрне сагыну турында сүз бара?

2) Нәрсә ул нәсер?

-Әйдәгез, бергәләп шул сорауларга җавап биреп карыйк.

1.Сүзлек эше.

7 слайд

Мөкатдәс- изге, бөек

Мәһабәт- сокландыргыч

Рухым- көчем

Газиз- кадерле

 (Укытучы укый, укучылар кабатлый, әлеге сүзләр белән сүзтезмәләр төзү, җөмләләр төзү)

2. Электрон дәреслектән  әсәрнең аудиоязмасын тыңлау.

8 слайд - фон

- Укучылар, хәзер электрон дәреслектән нәсернең аудиоямасын  тыңлап китәрбез. Сез игътибар белән тыңлап утырыгыз, карап барыгыз. Әсәрнең укылышына, яңгырашына игътибар итегез.

3. Әсәрнең нинди хисләр белән язылуын ачыклау.

- Әсәр кем исеменнән сөйләнә? (Солдат, солдат – ул лирик герой)

- Әйе, лирик герой исеменнән. Димәк монда геройның хис – кичерешләре бирелә. Хәзер бергәләп әсәрдән лирик геройның хисләрен табыйк әле.

( укучыларның җаваплары)

9-10 слайдлар

Солдат    Туган   иленең   җанга   ягымлы   елгаларын,    хәтфә болынлыктагы салкын чишмәләрен сагына.Аның өчен борынгы Идел, тын Дон, якты Арагва, шигъри Дим буйлары чиксез кадерле, газиз урыннар. Эльбрус шикелле мәһабәт, Кавказ шикелле гүзәл таулар, Аккош күледәй сихри күлләр чит илдә юк, була да алмый. Җиңеп, Европа аша атлаучы совет кешесе газиз иленең ямьле бәйрәмнәрен, аякларын биетә торган хәмерләрен, нечкә билләрен бергә сагына, шуларның барысыда солдатка Туган ил төшенчәсен белдерәләр. Лирик герой шушы хисләрне йөрәгенә туплап, өзелеп эндәшә:' Сагындым, бик сагындым сине, Туган ил!"

-Сагыну  хисе солдатны нәрсәгә этәрә? ( Бу хис дошманнан үч алуга китерә, тизрәк Туган иленә кайту теләген, ышанычын арттыра)

4.  Әсәрдә каршылыкларны табу.

- Әсәрдә каршылыклар бирелә. Шуларны бергәләп табыйк әле.

11 слайд

Чит илнең матур гөлләре - Туган илнең әрем исе

Чит ил елгалары - Идел, Дон, Арагва

 Карпат тавы - Эльбрус,Кавказ таулары

 Финляндия күле – Аккош күле                      

 Чит ил кызлары - Туган илнең нечкә билләре

 Поляк җырлары - Татар халык җырлары

5. Әсәрнең темасын һәм идеясен билгеләү.

- Укучылар, әлеге слайдтан күренгәнчә, әсәрнең һәр өлешендә нәрсә турында сүз бара? - Нинди юллар еш кабатлана? Ни өчен?

- Сагынуның көчле булуын күрсәтер өчен Г.Кутуй халык авыз иҗатына да мөрәҗәгать иткән. Биредә халык авыз иҗатының кайсы төрен күрәбез? (җыр)

- Әйдәгез, бергәләп укып китик әле шул  юлларны. (хор белән уку)

- Яхшы укучылар. Димәк, нәсернең темасы туган илне сагыну.

- Уйлап карагыз әле, укучылар, Г. Кутуй бу әсәре белән безгә нәрсә әйтергә теләгән? ( Чит илләр никадәр матур булмасын, Туган ил кадерле, якын.  Солдат туган илен ярата, шуңа күрә ул сугышта, аңа сугыш кирәкми, аңа тынычлык кирәк).

- Ни өчен тынычлык кирәк? ( гаиләң, әти – әниең белән, балаларың белән матур яшәргә, матур йортлар, шәһәрләр, авыллар төзергә)

12 слайд

- Укучылар, туган илдән дә газиз җир юк ул. Без моны әлеге әсәрдә дә күрдек.

Автор хисләре белән лирик геройның хисләре туры килә, чөнки ул да башыннан ахырына кадәр сугышта катнаша.

- Бу солдат язмышы, Г.Кутуйның үз язмышы. Җиңү көннәрен күрсә дә, аңа Туган илгә кайтырга насыйп булмый.  Муса Җәлил дә, Фатих Кәрим дә, Гадел Кутуй да сугышка Туган илебезне яклау өчен киткәннәр. Үзләренең бурычларын үтәр өчен, гомерләрен дә кызганмаганнар.Әсәрдә туган илебезне ярату, сагыну гына түгел, аны саклау турында да сүз бара.

Ә бүгенге тыныч тормышта безнең бурычыбыз нинди? Без дә сакларга тиешме илебезне? Без аны ничек саклый алабыз соң? (...)

-Әйе. Шул елгаларны,  күлләрне, урманнарны, матур болыннарны саклау, пычрак, җимерек юлларны төзәтү, үз илеңнең чын хуҗасы булу инде сезнең бурыч.

6. Физкультминутка “Афәрин уены”

  • Кем үзенең туган илен ярата, басыгыз! (Укучылар “Афәрин!” дип үзләренә – үзләре кул чабалар.

      -    Кем үзенең әти – әнисен ярата, басыгыз!

      -    Кем үзенең мәктәбен ярата, басыгыз!

      -    Кем каникулда сыйныфташларын сагына, басыгыз!

      -    Кем үзенең туган илен, табигатен саклый, басыгыз!

7.   Нәсер төшенчәсе белән танышу.

- Укучылар, без бергәләп минем беренче соравыма җавап бирдек. Икенче сорауны кем хәтерли? (Нәрсә ул нәсер?)

- Димәк, без сезнең белән хәзер нәсернең нәрсә икәнлеген ачыклап китәрбез. Моның өчен төркемнәрдә кечкенә генә тикшеренү эше үткәрербез.

1 нче төркемгә  бирем: Г.Кутуйның “Туган ил” шигыре һәм “Сагыну” нәсере арасында нинди уртак яклар бар икәнлеген ачыкларга тиеш була.

2 нче төркем: Г.Кутуйның “Туган ил” шигыре һәм “Сагыну” нәсере арасында нинди аерма бар икәнлеген ачыклый.

3нче төркем: Бирелгән җөмләләр арасыннан нәсергә караган җөмләләрне сайлап ала.

аңлата.

Ул лирик һәм эпик төргә хас сыйфатларны үзендә чагылдыра.

Аллегория аша читләтеп әйтүгә, әдәп – әхлак, акыл өйрәтүгә нигезләнгән кыска әсәр.

Ул хис-тойгы дөньясы.

Шигъри сөйләмгә якын булган проза әсәре.

Тормышта булуы ихтимал берәр вакыйганы сурәтләгән кечкенә күләмле чәчмә әсәр.

Вакыйга – күренеш хикәяләп бирелсә дә, аның эчтәлеген хис – кичереш тәшкил итә.

аңлата.

Әдипләр аны геройның киеренке һәм нечкә уй-кичерешләрен зур эмоциональ көч һәм шигъри ритм белән чагылдыру максатында файдаланалар

13 слайд

                                         

4 нче төркем: Төшеп калган сүзләрне куеп, билгеләмәне дөрес итеп укырга тиеш.

Нәсер – кечкенә______________, эмоциональлеге,  ритмик төзелеше белән _________________________ якын булган, лирик – патетик характердагы ___________ әсәре.

(Сүзләр: проза күләмле, шигъри сөйләмгә)

 

- Хәзер, һәр төркем фикерләрегезне   әйтеп карагыз инде, нәрсә ул нәсер? (укучылар җавабы)

- Яхшы укучылар. Мин дә сезнең фикерләрегез белән килешәм. Ә хәзер дәреслектәге билгеләмә белән танышыйк. ( дәреслекнең 88 нче бите)

8. “Тәмамланмаган җөмлә”.

- Укучылар, хәзер буклетларда эшләп алабыз. Иң башта өске юлларга исем фамилиягезне язып куярга кирәк булыр. Сезгә биредә ике тәмамланмаган җөмлә бирелә. Шуларны исегездә калганча, үз сүзләрегез белән язып бетерегез.

Нәсер  - ул шигырьгә охшаган, чөнки ... .

Нәсер шигырьдән аерылып тора, чөнки ... .

9. Иҗади бирем.

- Хәзер үзебезнең иҗади көчебезне сынап карыйк. Гадел Кутуйга ияреп, үз шигыребезне язып карыйк әле. Нәрсә килеп чыгар икән?  Һәр төркемгә дә Г.Кутуйның “ Туган ил “ шигыреннән 2 юл бирелә. Калган ике юлны үзегез уйлап язып бетерегез.

Укучылар “ Сагыну” җыры астында эшлиләр.

14 слайд - фон

1 төркем:

И туган ил, и матур ил,

Калдың бездән еракта.

...

...

2 төркем:

И данлы ил, и шанлы ил,

Син минем туган илем,

...

...

3 төркем:

И туган ил, и матур ил,

Нур күмә калаларың.

...

...

4 төркем:

Безне озаткан сукмакларны

Капламасын үләннәр,

...

...

IV. Йомгаклау.

1. Тест

15 слайд

1.“Нәсер” сүзе  нәрсәне аңлата?

а) поэзия

ә) проза

б) шигъри проза

2. Г.Кутуйның “Сагыну” нәсерендә нинди хис өстенлек итә?

а) үкенү

ә) ярату

б) сагыну

3. “Сагыну” нәсерендә халык авыз иҗатының нинди жанры бирелгән?

а) мәкальләр

ә) җырлар

б) такмаклар

1.Рефлексия.

- Бүгенге дәресебездә без нәрсәләр белдек, өйрәндек?

- “Сагыну” нәсере нәрсә турында? Лирик герой кемнәрне, нәрсәләрне сагына?

- Нәрсә ул нәсер?

2. Үзбәя кую. Төркемнәр башка төркемнәрнең эшенә бәя бирә (начар, шәп, бик шәп)

3. Өй эше.

1) нәсерне сәнгатьле укырга;

2)нәсернең башыннан "Мин Карпат тауларына мендем" дигән җөмләгә кадәр өзекне ятларга;

3) иҗади бирем. “Сагындым, бик сагындым сине, Туган ил!” дигән темага кечкенә генә хикәя яки шигырь язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.

11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

8 нче сыйныф татар төркеме укучыларының белемнәрен тикшерү өчен өчен татар әдәбиятыннан биремнәр

Укучыларның белем, үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау максаты белән үткәрелә...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе....

Туган(татар) әдәбиятыннан эш программасы, 6 нчы сыйныф

Туган(татар) әдәбиятыннан эш программасы,  6 нчы сыйныф...

5 нче класс туган (татар) әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәләре

ФГОС таләпләренә туры килердәй 5 класс татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәләре...