Татар теленнән 4 сыйныф өчен эш программасы
календарно-тематическое планирование по теме

Аңлатма язуы

 

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Татар теленнән башлангыч белем бирүнең дәүләт стандартлары”.
  • Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” законы.
  • “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы.
  • “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар” (1-11 нче сыйныфлар) –  Казан: Татар.кит.нәшр., 2011.
  • “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы (татар балалары өчен): 1-11 нче сыйныфлар / Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, В.А.Гарипова. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2011.
  • Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы раслаган региональ базис укыту планы.
  • Әлмәт шәһәре автоном муниципаль  белем бирү учреждениясе “16-нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең укыту планы.
  • Мәктәпнең эш программалар нигезләмәсе.

 

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, “укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә.

 

Рус мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укучы татар балалары өчен төзелгән татар теле программасы түбәндәге максат һәм бурычларны үз эченә ала:

  1. Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш уяту, үз милләтеңә һәм аның теленә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
  2. Балаларда татар теленнән мәгълүматлылык булдыру:
  • фонетика, сүз ясалышына караган башлангыч мәгълүмат бирү;
  • телебезнең орфоэпиясе, лексикологиясе, грамматикасы һәм пунктуациясеннән күнекмәләр булдыра башлау, хәрефләрдән иҗекләр, сүзләр, сүзтезмәләр, җөмләләр төзергә өйрәтү.
  1. Укучыларда аралашу өлкәсенә караган мәгълүматлылыкны булдыру. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча аралашканда, тел чараларыннан урынлы файдаланырга өйрәтү.
  2. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.
  3. Укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү.

 

 

Программада барысы 102 сәгать каралган. Мәктәп укыту планында татар теле атнага 3 сәгать, барысы 34 атна, ел буена 102 сәгать каралган. Уку елы барышында бәйрәм көннәре туры килү сәбәпле  программаның эчтәлеген тулысынча саклап, укучыларның үзләштерү дәрәҗәсен исәпкә алып, эш программасына кайбер үзгәрешләр кертелде. “Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты”на нигезләнеп төзелде.

 

Программаның эчтәлеге

 

 

Эчтәлек

Сәгать саны

Үрнәк

программасы

буенча

Эш программасы буенча

1-3 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлау

12

24

Морфология

34

43

Синтаксис

26

17

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

5

3

Бәйләнешле сөйләм үстерү

25

15

Барлыгы

102

102

 

 

 

 

4 нче сыйныф укучыларының белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр

 

            4 нче сыйныф ахырында укучыларда төрле типтагы сүзлекләр белән эшләү күнекмәләре булдыру, аларның сүзлек байлыгын арттыру.

            Сүзләрнең тамырын, кушымчаларын һәм нигезен табу. Төрле сүз төркемнәрен (исем, сыйфат, фигыль) ясаучы кушымчаларны күрсәтү. Укытучы тәкъдим иткән сүзләрнең төзелешен тикшерә белү.

            Исемнәрне килеш һәм тартым белән төрләндерү. Исемнәргә морфологик анализ ясау күнекмәләре булдыру (уртаклык яки ялгызлык исемнәр, аларның берлектә яки күплектә килүе, килеше, тартым белән төрләнүе-төрләнмәве, нинди җөмлә кисәге булып килүен күрсәтү).

            Сыйфатларның төрле дәрәҗә формалары (гади, чагыштыру, артыклык һәм кимлек). Дәреслектә һәм укытучы тарафыннан бирелгән сыйфатларның төрле дәрәҗә формаларын ясап, алар белән җөмләләр төзү.

Микъдар һәм тәртип саннарын билгеләү, аларны сөйләмдә дөрес куллану.

Тартым алмашлыкларын телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллану.

Боерык фигыльләрне зат-сан белән төрләндерү, хикәя фигыльләрнең барлык заманнарын зат-сан белән төрләндереп, аларны телдән сөйләмдә, изложение һәм сочинение язганда дөрес куллану.

Җөмләнең баш кисәкләрен табып, аларның нинди сүз төркеме белән белдерелүенә (иянең исем яки зат алмашлыгы, хәбәрнең хикәя яки боерык фигыл, тартым алмашлыгы белән) мисаллар әйтү, укытучы яки мөстәкыйль рәвештә укучы үзе тапкан әдәби тексттан баш кисәкләрне күрсәтү.

Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллану.

Җөмләнең иярчен кисәкләреннән аергычның сыйфат, сан белән белдерелүен күрсәтү. Тиңдәш  кисәкләрне билгеләү, алар янында җыючы һәм каршы куючы теркәгечләрне куллану. Җөмләгә синтаксик анализ ясау күнекмәләре булдыру (ия, хәбәр, аергыч, тиңдәш кисәкләрне күрсәтә алу).

Эндәш сүзләрне иядән аеру, алар янында тыныш билгеләрен кую.

 

Укучыларның сөйләм эшчәнлегенә караган таләпләр

  1. Тыңлап аңлау:
  • укытучының (сыйныфташның) өйрәнгән материалга нигезләнгән сөйләмен тыңлап аңлау;
  • текстны тыңлаганнан соң, төп фикерне аера белү;
  • татарча сөйләмне тыңлап, сүз һәм җөмлә чикләрен билгеләү;
  • текстны тыңлап аңлагач, аңа исем бирү;
  • ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.

 

  1. Сөйләү:
  • укытучы тәкъдим иткән, программада каралган темалар буенча әңгәмә кору;
  • диалогта катнашу;
  • текстның эчтәлеген үзгәртмичә сөйләү;
  • рәсем яки план нигезендә сөйләү;
  • укыганның эчтәлеген сораулар нигезендә сөйләү;
  • татар теленә хас булган эндәшү, мөрәҗәгать итү сүзләрен куллану.

 

  1. Уку:
  • текстны (хикәя, шигырь, әкият) татарчамсәнгатьле итеп уку;
  • балалар өчен нәшер ителгән китаплар, газета-журналларны, әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес, йөгерек һәм аңлап уку;
  • укыгын текстның төп фикерен аңлатып бирү;
  • этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган текстны аңлап уку;
  • текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү;
  • текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү.

 

  1. Язу:
  • бирелгән темага (татар язучылары, композиторлары, рәссамнары һ.б. турында) сочинение язу;
  • орфографик күнегүләрдән соң тыныш билгеләре булган диктантлар язу;
  • план нигезендә изложение язу;
  • татар этнокультурасына караган сүзләр кертеп, җөмләләр язу;
  • мәктәп, гаилә, үзең турында кечкенә хикәяләр яки котлау кәгазьләре язу.

 

 

Укыту – методик комплексы түбәндәге компонентлардан тора:

 

Укытучы өчен:

1.Дәреслек. Татар теле: Рус телендә белем бирүче дүртеллык башл. мәкт. 4 нче с-фы өчен дәреслек (татар балалары өчен). Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. – Казан: Мәгариф, 2009.

2.Рус мәктәбендә татар балаларына ана теле укыту: Укытучылар өчен методик кулланма: 4 нче сыйныф / Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. – Казан: Мәгариф, 2006.

3.Башлангыч сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. (Рус мәктәбенең татар теле укытучылары өчен ярдәмлек). Газизова А.Н. – Казан: Яңалиф, 2007.

4.Татар теле морфологиясе. /Ф.М. Хисамова. –  Казан, Мәгариф, 2005.

5.Хәзерге татар әдәби теле. / Ф.С. Сафиуллина, М.З.Зәкиев. –  Казан, Мәгариф, 1994.

6.Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. / Ф.С.Вәлиева, Г.Ф. Саттаров. – Казан: “Раннур”, 2000.

7.Гамәли татар теле. Практический татарский язык / Р.Ф.Фаттахова. – Казан: Татар.кн.изд-во, 2008.

8.Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар / Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. – Казан, Яңалиф, 2006.

9.Татар теле: Кагыйдәләр, күнегүләр /  Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. – Казан, Мәгариф, 2007.

 

Укучы өчен:

1.Дәреслек. Татар теле: Рус телендә белем бирүче дүртеллык башл. мәкт. 4 нче с-фы өчен дәреслек (татар балалары өчен). Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. – Казан: Мәгариф, 2009.

2.Сүзлекләр.

3.Электрон сүзлекләр.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 4_kl._tel-tat.gr_.docx44.43 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре

 муниципаль автономияле белем бирү учреждениесе “16нчы урта белем мәктәбе”

“Каралды”

Методик берләшмә җитәкчесе

_______ /Шаймарданова Л.А./

Беркетмә №____

 «____» ____________  2012 нче ел

“Килешенде”

16нчы урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

________/Нуретдинова А.Я./

«____» ____________ 2012 нче ел

“Раслыйм”

16нчы урта мәктәбе директоры

_________  /Парфилова Н.В./

«____» ___________  2012 нче ел

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Набиуллина Назлыгөл Фәләхутдин кызының

татар теленнән 4 нче Д сыйныфы  өчен (татар төркеме)

укытуның төп нигезе буенча

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

                                                                                                                     

                                                                                                                                            Педагогик совет утырышында каралды

                                                                                                 Беркетмә № 1

                                                                                                                                     «___»_______________2012 нче ел

                                                                                   

2012-2013 нче уку елы

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

  1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Татар теленнән башлангыч белем бирүнең дәүләт стандартлары”.
  2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” законы.
  3. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы.
  4. “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар” (1-11 нче сыйныфлар) –  Казан: Татар.кит.нәшр., 2011.
  5. “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы (татар балалары өчен): 1-11 нче сыйныфлар / Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, В.А.Гарипова. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2011.
  6. Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы раслаган региональ базис укыту планы.
  7. Әлмәт шәһәре автоном муниципаль  белем бирү учреждениясе “16-нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең укыту планы.
  8. Мәктәпнең эш программалар нигезләмәсе.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, “укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә.

Рус мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укучы татар балалары өчен төзелгән татар теле программасы түбәндәге максат һәм бурычларны үз эченә ала:

  1. Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш уяту, үз милләтеңә һәм аның теленә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
  2. Балаларда татар теленнән мәгълүматлылык булдыру:
  1. фонетика, сүз ясалышына караган башлангыч мәгълүмат бирү;
  2. телебезнең орфоэпиясе, лексикологиясе, грамматикасы һәм пунктуациясеннән күнекмәләр булдыра башлау, хәрефләрдән иҗекләр, сүзләр, сүзтезмәләр, җөмләләр төзергә өйрәтү.
  1. Укучыларда аралашу өлкәсенә караган мәгълүматлылыкны булдыру. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча аралашканда, тел чараларыннан урынлы файдаланырга өйрәтү.
  2. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.
  3. Укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү.

Программада барысы 102 сәгать каралган. Мәктәп укыту планында татар теле атнага 3 сәгать, барысы 34 атна, ел буена 102 сәгать каралган. Уку елы барышында бәйрәм көннәре туры килү сәбәпле  программаның эчтәлеген тулысынча саклап, укучыларның үзләштерү дәрәҗәсен исәпкә алып, эш программасына кайбер үзгәрешләр кертелде. “Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты”на нигезләнеп төзелде.

Программаның эчтәлеге

Эчтәлек

Сәгать саны

Үрнәк

программасы

буенча

Эш программасы буенча

1-3 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлау

12

24

Морфология

34

43

Синтаксис

26

17

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

5

3

Бәйләнешле сөйләм үстерү

25

15

Барлыгы

102

102

4 нче сыйныф укучыларының белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр

        4 нче сыйныф ахырында укучыларда төрле типтагы сүзлекләр белән эшләү күнекмәләре булдыру, аларның сүзлек байлыгын арттыру.

        Сүзләрнең тамырын, кушымчаларын һәм нигезен табу. Төрле сүз төркемнәрен (исем, сыйфат, фигыль) ясаучы кушымчаларны күрсәтү. Укытучы тәкъдим иткән сүзләрнең төзелешен тикшерә белү.

        Исемнәрне килеш һәм тартым белән төрләндерү. Исемнәргә морфологик анализ ясау күнекмәләре булдыру (уртаклык яки ялгызлык исемнәр, аларның берлектә яки күплектә килүе, килеше, тартым белән төрләнүе-төрләнмәве, нинди җөмлә кисәге булып килүен күрсәтү).

        Сыйфатларның төрле дәрәҗә формалары (гади, чагыштыру, артыклык һәм кимлек). Дәреслектә һәм укытучы тарафыннан бирелгән сыйфатларның төрле дәрәҗә формаларын ясап, алар белән җөмләләр төзү.

Микъдар һәм тәртип саннарын билгеләү, аларны сөйләмдә дөрес куллану.

Тартым алмашлыкларын телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллану.

Боерык фигыльләрне зат-сан белән төрләндерү, хикәя фигыльләрнең барлык заманнарын зат-сан белән төрләндереп, аларны телдән сөйләмдә, изложение һәм сочинение язганда дөрес куллану.

Җөмләнең баш кисәкләрен табып, аларның нинди сүз төркеме белән белдерелүенә (иянең исем яки зат алмашлыгы, хәбәрнең хикәя яки боерык фигыл, тартым алмашлыгы белән) мисаллар әйтү, укытучы яки мөстәкыйль рәвештә укучы үзе тапкан әдәби тексттан баш кисәкләрне күрсәтү.

Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллану.

Җөмләнең иярчен кисәкләреннән аергычның сыйфат, сан белән белдерелүен күрсәтү. Тиңдәш  кисәкләрне билгеләү, алар янында җыючы һәм каршы куючы теркәгечләрне куллану. Җөмләгә синтаксик анализ ясау күнекмәләре булдыру (ия, хәбәр, аергыч, тиңдәш кисәкләрне күрсәтә алу).

Эндәш сүзләрне иядән аеру, алар янында тыныш билгеләрен кую.

Укучыларның сөйләм эшчәнлегенә караган таләпләр

  1. Тыңлап аңлау:
  1. укытучының (сыйныфташның) өйрәнгән материалга нигезләнгән сөйләмен тыңлап аңлау;
  2. текстны тыңлаганнан соң, төп фикерне аера белү;
  3. татарча сөйләмне тыңлап, сүз һәм җөмлә чикләрен билгеләү;
  4. текстны тыңлап аңлагач, аңа исем бирү;
  5. ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.

  1. Сөйләү:
  1. укытучы тәкъдим иткән, программада каралган темалар буенча әңгәмә кору;
  2. диалогта катнашу;
  3. текстның эчтәлеген үзгәртмичә сөйләү;
  4. рәсем яки план нигезендә сөйләү;
  5. укыганның эчтәлеген сораулар нигезендә сөйләү;
  6. татар теленә хас булган эндәшү, мөрәҗәгать итү сүзләрен куллану.

  1. Уку:
  1. текстны (хикәя, шигырь, әкият) татарчамсәнгатьле итеп уку;
  2. балалар өчен нәшер ителгән китаплар, газета-журналларны, әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес, йөгерек һәм аңлап уку;
  3. укыгын текстның төп фикерен аңлатып бирү;
  4. этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган текстны аңлап уку;
  5. текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү;
  6. текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү.

  1. Язу:
  1. бирелгән темага (татар язучылары, композиторлары, рәссамнары һ.б. турында) сочинение язу;
  2. орфографик күнегүләрдән соң тыныш билгеләре булган диктантлар язу;
  3. план нигезендә изложение язу;
  4. татар этнокультурасына караган сүзләр кертеп, җөмләләр язу;
  5. мәктәп, гаилә, үзең турында кечкенә хикәяләр яки котлау кәгазьләре язу.

Укыту – методик комплексы түбәндәге компонентлардан тора:

Укытучы өчен:

1.Дәреслек. Татар теле: Рус телендә белем бирүче дүртеллык башл. мәкт. 4 нче с-фы өчен дәреслек (татар балалары өчен). Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. – Казан: Мәгариф, 2009.

2.Рус мәктәбендә татар балаларына ана теле укыту: Укытучылар өчен методик кулланма: 4 нче сыйныф / Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. – Казан: Мәгариф, 2006.

3.Башлангыч сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. (Рус мәктәбенең татар теле укытучылары өчен ярдәмлек). Газизова А.Н. – Казан: Яңалиф, 2007.

4.Татар теле морфологиясе. /Ф.М. Хисамова. –  Казан, Мәгариф, 2005.

5.Хәзерге татар әдәби теле. / Ф.С. Сафиуллина, М.З.Зәкиев. –  Казан, Мәгариф, 1994.

6.Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. / Ф.С.Вәлиева, Г.Ф. Саттаров. – Казан: “Раннур”, 2000.

7.Гамәли татар теле. Практический татарский язык / Р.Ф.Фаттахова. – Казан: Татар.кн.изд-во, 2008.

8.Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар / Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. – Казан, Яңалиф, 2006.

9.Татар теле: Кагыйдәләр, күнегүләр /  Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. – Казан, Мәгариф, 2007.

Укучы өчен:

1.Дәреслек. Татар теле: Рус телендә белем бирүче дүртеллык башл. мәкт. 4 нче с-фы өчен дәреслек (татар балалары өчен). Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. – Казан: Мәгариф, 2009.

2.Сүзлекләр.

3.Электрон сүзлекләр.

Дәреснең темасы

Сәга

ть  саны

Дәрес тибы

Укучыларның эшчәнлек төре

Эчтәлек элементлары

Үткәрү вакыты

План

Факт

1-3 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлау

1

Авазлар һәм хәрефләр

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Үткәннәрне кабатлау, гомумиләштерү.

Авазларны искә төшерү

03.09.

2

Сузык авазлар

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Сузык авазларны искә төшерү, калын һәм нечкә сузыкларны аера белү.

Татар теленең үзенчәлекле авазлары кергән сүзләрдәге аваз һәм хәрефләрне аерып әйтә белү

05.09.

3

Сузык авазлар

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Парлы һәм парсыз сузыкларны аеру, авазларны дөрес язу, әйтү.

Татар теленең үзенчәлекле авазлары кергән сүзләрдәге аваз һәм хәрефләрне аерып әйтә белү

07.09.

4

Тартык авазлар

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Тартык авазларны искә төшерү,  авазларны дөрес язу, әйтү.

Татар теленең үзенчәлекле авазлары кергән сүзләрдәге аваз һәм хәрефләрне аерып әйтә белү

10.09.

5

Тартык авазлар

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга бүленешне искә төшерү.

Татар теленең үзенчәлекле авазлары кергән сүзләрдәге аваз һәм хәрефләрне аерып әйтә белү

12.09.

6

Калынлык (ъ) һәм нечкәлек (ь) билгеләре

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

ъ һәм ь хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу

ъ һәм ь хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу

14.09.

7

Алфавит

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Алфавитны искә төшерү. Практикада кулланырга өйрәнү.

Сүзләрне алфавит тәртибендә урнаштыра белү

17.09.

8

Алфавит

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Алфавитны практикада кулланырга өйрәнү

Белемнәрне практикада куллана белергә өйрәнү

19.09.

9

Тамыр һәм кушымча

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Сүз төзелеше турында белемнәрне искә төшерү.

Кагыйдәләрне истә калдыру

21.09.

10

Тамыр һәм кушымча

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Сүзнең тамырын табарга, тамырдаш сүзләрне билгеләргә өйрәнү.

Тамырдаш сүзләрне аера белү

24.09.

11

Тамыр һәм кушымча

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Кушымчалар ялгап яңа сүзләр ясарга өйрәнү

Сүзләрне сүз төзелеше ягыннан анализлый белү

26.09.

12

Кушма һәм парлы сүзләр

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Кушма һәм парлы сүзләрне аера белү

Белемнәрне практикада куллана белергә өйрәнү

28.09.

13

Синонимнар

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Алган белемнәрне камилләштерү, системалаштыру, белемнәрне арттыру.

Синонимнарны аера, таба белү

01.10.

14

Антонимнар

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Алган белемнәрне камилләштерү, системалаштыру, белемнәрне арттыру.

Антонимнарны аера, таба белү

03.10.

15

Омонимнар

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Алган белемнәрне камилләштерү, системалаштыру, белемнәрне арттыру.

Омонимнарны аера, таба белү

05.10.

16

Омонимнар

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Алган белемнәрне камилләштерү, системалаштыру, белемнәрне арттыру.

Белемнәрне практикада куллана белергә өйрәнү

08.10.

17

Исем

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Исем турында булган белемнәрне искә төшерү

Белемнәрне практикада куллана белергә өйрәнү

10.10.

18

Сыйфат

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Сыйфат  турында булган белемнәрне искә төшерү

Белемнәрне практикада куллана белергә өйрәнү

12.10.

19

Алмашлыклар

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Алмашлыкларны аера белү

Алмашлыкларны таба белү

15.10.

20

Фигыль

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Фигыль турында белемнәрне искә төшерү

Фигыльнең мәгънәсен аңлап, җөмлә эченнән табып әйтү.

17.10.

21

Сүзтезмә һәм җөмлә

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Сүзтезмә һәм җөмлә турында төшенчә бирү

Җөмләләр төзи белү

19.10.

22

Хикәя, сорау, өндәү җөмләләр

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Җөмлә төрләрен искә төшерү

Хикәя, сорау, өндәү җөмләләрне төзи, таба белү

22.10.

23

Контроль диктант. “Көз көне”

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Грамоталы язу күнекмәсен тикшерү

24.10.

24

Хаталар өстендә эш. БСҮ “Көзге табигать”  

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

 “Көзге табигать” темасы буенча сөйләшү

Рәсемнәр куллану

26.10.

25

Җөмләнең баш кисәкләре

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Җөмләнең баш кисәкләрен искә төшерү

Ия белән хәбәрне таба белү

29.10.

26

Кабатлау.  

1

Кабатлау дәресе

Белемнәрне тикшерү, ныгыту

1-3 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлау

31.10.

Морфология

27

Исем

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Предметны белдергән сүзләрне башка сүзләрдән аерырга өйрәнү

Исемнәрне таба белү

02.11.

28

Исем

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Исем турында белемнәрне арттыру.

Белемнәрне практикада куллана белергә өйрәнү

12.11.

29

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Килешләрне кабатлау.

Сүзләрне килешләр белән төрләндерү

14.11.

30

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Алган белемнәрне камилләштерү, системалаштыру, белемнәрне арттыру.

Сүзләрне килешләр белән төрләндерә белү

16.11.

31

Борын авазларына беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Алган белемнәрне камилләштерү, системалаштыру, белемнәрне арттыру.

Сүзләрне килешләр белән төрләндерә белү

19.11.

32

Борын авазларына беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Алган белемнәрне камилләштерү, системалаштыру, белемнәрне арттыру.

Белемнәрне практикада куллана белергә өйрәнү

21.11.

33

Килешләрне кабатлау

1

Кабатлау дәресе

Белемнәрне тикшерү, ныгыту

Белемнәрне практикада куллана белергә өйрәнү

23.11.

34

Тартым

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Исемнәрнең тартым белән төрләнешен аңлату

Тартым кушымчаларын истә калдыру

26.11.

35

Тартымның берлек сан формасы

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Тартымның берлек сан формасы, аның сөйләмдә куллануы

Сүзләрне тартым белән төрләндерә белү

28.11.

36

Тартымның күплек сан формасы

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Тартымның күплек сан формасы, аның сөйләмдә куллануы

Сүзләрне тартым белән төрләндерә белү

30.11.

37

Тартымның күплек сан формасы

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Тартымның күплек сан формасы, аның сөйләмдә куллануы. Рус телендә бирелеше.

Сүзләрне тартым белән төрләндерә белү

03.12.

38

Мөстәкыйль эш. “Исемнәр”

1

Ныгыту дәресе

 Мөстәкыйль эшли белергә өйрәнү. Белемнәрне тикшерү, ныгыту

Белемнәрне практикада куллана белергә өйрәнү

05.12.

39

Хаталар өстендә эш. “Исемнәр”

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Белемнәрне тикшерү, ныгыту

Исемнәрне кабатлау

07.12.

40

Сыйфат

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Сыйфат турында белемнәрне гомумиләштерү

Үз фикерләрен әйтә, дәлилли белү.

10.12.

41

Сыйфат

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Белемнәрне ныгыту, камилләштерү

Сыйфатларны текстан таба белү.

12.12.

42

Кабатлау.  

1

Кабатлау дәресе

Белемнәрне тикшерү, ныгыту

Белемнәрне практикада куллана белергә өйрәнү

14.12.

43

Диктант  “Кышкы урман”

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Грамоталы язу күнекмәсен тикшерү

17.12.

44

Хаталар өстендә эш.

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Грамоталы язу күнекмәсен тикшерү

19.12.

45

Гади дәрәҗәдәге сыйфатлар

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Сыйфатның гади дәрәҗә формасы белән танышу

Гади дәрәҗәдәге сүзләрне дөрес язу

21.12.

46

Сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсе

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗә формасы белән танышу

Кушымчаларны истә калдыру, төрләндерә белү

24.12.

47

Сыйфатларның артыклык дәрәҗәсе

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Сыйфатның артыклык дәрәҗә формасы белән танышу

Сыйфатлар белән җөмләләр төзи белү

26.12.

48

Сыйфатларның кимлек дәрәҗәсе

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Сыйфатның кимлек дәрәҗә формасы белән танышу

Гамәлдә куллана белү

28.12.

49

Сан

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Сан, саналмышның куллану үзенчәлекләре

Саналмышларны аера белү

14.01.

50

Микъдар саннары

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Предметның төгәл микъдарын белдерә торган саннар

Микъдар саннарын таба белү, алар белән җөмләләр төзү

16.01.

51

Саннарның сөйләмдәге әһәмияте, дөрес куллану күнекмәләре

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Саннарның сөйләмдәге әһәмияте, дөрес куллану күнекмәләре

Белемнәрне практикада куллана белергә өйрәнү

18.01.

52

Тәртип саннары

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Предметның саналу тәртибен белдерә торган саннар

Саннарны тәртип саннарга куя белү

21.01.

53

Сүзлек диктанты. Сөйләм үстерү  “Татарстан Республикасы”

1

Сөйләм үстерү дәресе

Белемнәрне тикшерү, ныгыту.  Сөйләм үстерү  “Татарстан Республикасы” темасына сөйләшү

Татарстан Республикасы темасына караган рәсемнәр

23.01.

54

Татар телендә саналмышның кулланылу үзенчәлекләре

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Күнегүләр эшләү

Татар телендә саналмышның кулланылу үзенчәлекләре

25.01.

55

Алмашлыклар.

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Зат алмашлыклары, аларның мәгънәләре.

Алмашлыклар белән җөмләләр төзи белү

28.01.

56

Тартым алмашлыклары, аларның мәгънәләре.

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Тартым алмашлыклары, аларның мәгънәләре

Сөйләмдә дөрес куллану

30.01.

57

Тартым алмашлыкларын сөйләмдә дөрес куллану

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Алмашлыкларның төрләнүен өйрәнү

Текстлардан таба белү

01.02.

58

Күрсәтү алмашлыклары

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Күрсәтү алмашлыклары, аларның мәгънәләре

Сөйләмдә дөрес куллану.  Текстлардан таба белү.

04.02.

59

Рус телендә алмашлыкларның мәгънәләрен белдерү юллары

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Күнегүләр эшләү

Рус телендә алмашлыкларның мәгънәләрен белдерү юллары

06.02.

60

Сөйләм үстерү “Милли киемнәр”

1

Сөйләм үстерү дәресе

 “Милли киемнәр” темасына сөйләшү

“Милли киемнәр” темасына рәсемнәр

08.02.

61

Фигыль

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Фигыль турында белемнәрне арттыру

Фигыльне таба белү.

11.02.

62

Боерык фигыльләр

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Боерык фигыльләрнең мәгънәләре

Боерык фигыльләрне текстлардан таба белү

13.02.

63

Боерык фигыльләрнең мәгънәләре, зат-сан белән төрләнеше.

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Боерык фигыльләрнең зат-сан белән төрләнешен өйрәнү

Боерык фигыльләрне текстлардан таба белү

15.02.

64

Сүзлек диктанты. Боерык фигыльләрне сөйләмдә куллану

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Боерык фигыльләрне сөйләмдә тиешле интонация белән куллану

Белемнәрне практикада куллана белергә өйрәнү

18.02.

65

Контроль диктант “Укытучы булам”

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Грамоталы язу күнекмәсен тикшерү

20.02.

66

Хаталар өстендә эш. Үткән заман хикәя фигыльләр

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Үткән заман хикәя фигыльнең кушымчалары белән танышу

Фигыльләрне үткән заманда куллана белү

22.02.

67

Үткән заман хикәя фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше.

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Үткән заман хикәя фигыльне сөйләмдә танып белү күнекмәләрен ныгыту

Зат-сан белән төрләнешен истә калдыру

25.02.

68

Киләчәк заман хикәя фигыльләр

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Киләчәк заман хикәя фигыльнең кушымчалары белән танышу

Фигыльләрне киләчәк заманда куллана белү

27.02.

69

Киләчәк заман хикәя фигыльләрнең  зат-сан белән төрләнеше.

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Киләчәк заман хикәя фигыльне сөйләмдә танып белү күнекмәләрен ныгыту

Зат-сан белән төрләнешен истә калдыру

01.03.

70

Изложение “Зирәк карга”

1

Бсү  дәресе

Грамоталы язу күнекмәсен тикшерү

04.03.

71

Хикәя фигыльләрнең барлык заман формаларын зат-сан белән төрләндерү

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Күнегүләр эшләү

Хикәя фигыльләрнең барлык заман формаларын зат-сан белән төрләндерү

06.03.

72

Инфинитив

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Күнегүләр эшләү

Инфинитив, мәгънәләре һәм җөмләдә кулланылышы.

08.03.

73

Рәвеш

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Күнегүләр эшләү

Рәвешнең мәгънәләре һәм җөмләдә кулланылышы.

11.03.

74

Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Күнегүләр эшләү

Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләрне сөйләмдә дөрес куллану.

13.03.

75

Контроль диктант. “Яз килә”

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Грамоталы язу күнекмәсен тикшерү

15.03.

76

Хаталар өстендә эш. Сөйләм үстерү. “Авылда яз”.

1

Сөйләм үстерү дәресе

Сөйләм үстерү. “Авылда яз”.

Белемнәрне практикада куллана белергә өйрәнү

18.03.

77

Кисәкчә

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Күнегүләр эшләү

Кисәкчә

20.03.

78

Теркәгеч

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Күнегүләр эшләү

Теркәгеч

22.03.

79

Морфология бүлеген кабатлау

1

Кабатлау дәресе

Күнегүләр эшләү. Кабатлау.

Морфология бүлеген кабатлау

01.04.

Синтаксис

80

Сүзтезмә һәм җөмлә

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Сүзтезмә турында тулырак мәгълүмат алу.

Сүзтезмәнең җөмләдән аермасын истә калдыру

03.04.

81

Сүзтезмә һәм җөмлә

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Белемнәрне системалаштыру

Сүзтезмәләрне җөмләләрдән язып ала белү

05.04.

82

Сүзтезмә һәм җөмләләрдә сүзләрнең урнашу тәртибе

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Белемнәрне системалаштыру

Сүзтезмәләрне җөмләләрдән язып ала белү

08.04.

83

Җөмләнең баш кисәкләре. Ия

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Җөмләнең баш кисәкләрен искә төшерү. Ия турында тулырак мәгълүмат алу

Ияне таба белү

10.04.

84

Ия

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Белемнәрне системалаштыру

Иядән генә торган җөмләләр төзи белү

12.04.

85

Ия

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Белемнәрне системалаштыру

Белемнәрне гамәлдә куллана белү

15.04.

86

Хәбәр

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Хәбәр турында тулырак мәгълүмат алу

Хәбәрне иядән аера белү

17.04.

87

Хәбәр

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Белемнәрне системалаштыру

Тулы җөмләләр төзи белү

19.04.

88

Сүзлек диктанты. Хәбәр.

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Белемнәрне системалаштыру

Белемнәрне гамәлдә куллана белү

22.04.

89

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр белән танышу

Җөмләләрне аера белү

24.04.

90

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Белемнәрне системалаштыру

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр төзи белү

26.04.

91

Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Җөмләнең иярчен исәкләре. Аергыч турында мәгълүмат бирү

Аергычны җөмләдән таба белү

29.04.

92

Сочинение “Минем дустым”

1

Бсү  дәресе

Грамоталы язу күнекмәсен тикшерү

01.05.

93

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре турында мәгълүмат алу

Тиңдәш кисәкләрне таба белү

03.05.

94

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре янында җыючы һәм каршы куючы теркәгечләрне дөрес куллану

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Тиңдәш кисәкләр янында җыючы, каршы куючы теркәгечләрне дөрес куллану

Тиңдәш кисәкләр белән җөмләләр төзи белү

06.05.

95

Сүзлек диктанты. Эндәш сүзләр

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Эндәш сүзләр турында мәгълүмат алу. Тыныш билгеләрен дөрес кую.

Эндәш сүзләрне таба белү

08.05.

96

Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләрен дөрес кую.

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Эндәш сүзләрне тиешле интонация белән әйтү.

Гамәлдә куллана белү

10.05.

97

Эндәш сүзләрне тиешле интонация белән әйтү.

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Күнегүләр эшләү

Эндәш сүзләрне тиешле интонация белән әйтү.

13.05.

98

Контроль диктант “Һәйкәл”

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Грамоталы язу күнекмәсен тикшерү

15.05.

99

Хаталар өстендә эш. Сөйләм үстерү. “Ашханәдә”

1

Сөйләм үстерү  дәресе

 “Ашханәдә” темасына сөйләшү.

“Ашханәдә” темасына рәсемнәр

17.05.

100101

102

Ел буена үткәннәрне  гомумиләштереп кабатлау

3

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

20.05.

22.05.

24.05.

Кушымта

Контроль диктантлар

Көз көне

        Көз җитте.

        Бүген көн җылы. Күктә болытлар юк. Кояш балкый. Җил исми, яңгыр яумый.

        Укучылар мәктәп бакчасында эшлиләр. Алар нарат, чыршы, каен агачлары утырталар. Булат чокыр казый, Роза утырта, ә Марат су сибә. Балалар бакчада шатланып эшлиләр.

Кышкы урман

        Кышкы урман бик матур! Тып-тын. Ә кар өстендә җәнлек эзләре күренә.

        Аю, керпе кар астында йоклыйлар. Бүре белән төлке азык эзлиләр. Ә тиен көз көне киптергән чикләвекләрен, гөмбәләрен ашый. Куян ак тунын кигән.

        Кышын җәнлекләргә авыр. Кешеләр аларга ярдәм итәргә тиеш.

Укытучы булам

Дөньяда бик күп яхшы һөнәрләр бар. Ә мин укытучы булырга телим. Укытучы мәктәптә эшли. Ул балаларны укырга һәм язарга өйрәтә. Укытучыны һәрвакыт хөрмәт итәләр.

Укытучы булу җиңел түгел. Минемчә, бик күп белергә, балаларны яратырга кирәк. (35 сүз)

Яз килә

Матур яз җитте. Көннәр әле салкын. Шулай да җилләр исә, кар эри, тамчылар тама. Ә урамда гөрләвекләр ага. Күктәге кояш җирне җылыта.

Тиздән җылы яктан сыерчыклар, кара каргалар кайта. Ә кырларга, басуларга тракторлар чыга. (34 сүз)

Һәйкәл

Безнең авылда бер матур һәйкәл бар. Һәйкәл калку урынга салынган. Әллә кайларда ап-ак булып күренеп тора. Һәйкәлгә зур мәрмәр такта беркетелгән. Тактада Бөек Ватан сугышында һәлак булган батыр авылдашларыбызның исемнәре язылган. (32 сүз)

Изложение

Зирәк карга.

Бер карганың су эчәсе килгән. Ул сулы савыт тапкан. Су зур савытның төбендә генә икән. Карганың суга буе җитмәгән. Ул суга вак ташлар сала башлаган. Су өскә күтәрелгән. Карга суны эчкән. (31 сүз)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

9 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

Татар мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы “Каралды”“Югары Стәрле авылы төп гомуми белем мәктәбе”  методик берләшмә җитәкчесе:  _________________ Сәмигуллина В.Н....

Рус мәктәпләренең 1 сыйныф татар төркеме өчен татар теленнән һәм укудан эш программасы.

Перспектив башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен төзелгән татар теле программасы укытуның максатын, бурычларын һәм эчтәлеген билгели. Укучы, беренче сыйныфтан башлап, татар телен системалы рәвештә өй...

3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы (рус мәктәбендә татар төркеме)

Рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучыларына эш программасы һәм календарь-тематик план төзүдә куллану өчен....

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

  Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Закон...

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль Законы, декабрь, 2012 ел.2.“Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.Төп го...