“Минем методик осталыгым” темасына эссе
статья по теме

Асылова Лимуза Таеповна

Татарстан Республикасы

 Азнакай  муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем

 бирү учреждениесе

 “Азнакай шәһәре 4нче лицее”ның

I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Асылова Лимуза Таеп кызы

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse.docx21.08 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН  РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ

АЗНАКАЙ МУНИЦИПАЛЬ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

МӘГАРИФ БҮЛЕГЕ

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль

 бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“Азнакай шәһәре 4 нче лицее”

“Минем методик осталыгым” темасына эссе

Татарстан Республикасы

 Азнакай  муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем

 бирү учреждениесе

 “Азнакай шәһәре 4нче лицее”ның

I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Асылова Лимуза Таеп кызы

Азнакай,  2013нче ел

                                                                                                      "Яшь буынга изге теләгем бар:

Тормыш авыр диеп курыкмагыз.

Тайпылмагыз юлдан уңга-сулга,

                                                                                                      Кеше булып яшәр булсагыз!"

Укытучы, синең исемең алдында түбәнчелек белән баш иям… Н.А.Некрасовның бу сүзләрен һәркайсыбыз мәктәп елларыннан ук хәтерли. Кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез.

Укытучы профессиясе – безнең илдә иң хөрмәтле һәм мактаулы хезмәтләрнең берсе. Укытучыга меңнәрчә шигырьләр, җырлар, китаплар багышланган. А.Фадеев «Яшь гвардия» романы геройларының берсе Матвей Шульга сүзләре белән укытучы эшчәнлегенә мондый бәя бирә: «Укытучы! Сүзе дә нинди бит!.. Укытучы! Әйтергә генә җиңел! Бездә, һәр бала мәктәптә укыган илдә, укытучы – беренче кеше ул. Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге – укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә. Аны урамда күргәч тә без илле адым килеп җиткәнче үк хөрмәт йөзеннән баш киемебезне салырга тиешбез».

Һәр кешенең үз кече Ватаны, тормышка юллама биргән үз мәктәбе, рәхмәт хисләре белән, олылап искә ала торган укытучысы бар.

Мин бүген дә үземнең яраткан беренче укытучым Роза Шакировна Гарипованы олы ихтирам белән искә алам. Хәрефләр язарга, авазларны дөрес әйтергә, сәнгатьле укырга, кушарга,алырга, тапкырларга, бүләргә, кешелекле булырга өйрәткән, хөрмәтле укытучым! Олы йөрәкле һәм түзем булганыгыз өчен сезнең алда баш иям. Йөрәк түремнән чыккан җылы сүзләремне, иң изге теләкләремне әлеге шигъри юллар аша җиткерәсем килә.

Рәхмәт сезгә, укытучы апам,
Кызганмадың безгә көчеңне.
Үз сабые кебек якын итеп,
Әйтә идең җылы сүзеңне.

Тормыш бит ул юл ярмыйча бармый,
Күрсәтмәдең безгә күз яшен
Һәрберебез өчен үрнәк булдың
Олы җанлы, сабыр кешесең.

Үсеп җиткәч кенә аңладык без синең
Биргән белем, куйган тырышлык.
Киңәшегез безгә маяк кебек
Гомер буе янып торырлык.

Мин кечкенә чактан ук укытучы булырга хыялландым.  “Кем булырга?” дигән темага сочинение, хикәяләр язганда да, “Киләчәктә мин укытучы булам,” - дип яза идем. Башлангыч классларда укытучы әйткән укучыларны дәрестән соң алып калып, диктантлар яза һәм математикадан мисал, мәсьәләләр чишә идек.Аларны өйгә алып кайтып тикшерә һәм билгеләр куя идем. Шушы мавыгулар мине Минзәлә педагогия училищесына илтте. Аннан Алабуга дәүләт педагогия университетын читтән торып тәмамладым. Бу минем өчен искиткеч зур бәхет иде.

Бүгенге көндә мин “Азнакай шәһәренең 4 нче лицее”нда татар теле һәм әдәбияты укытам. Укучыларымны бик яратам, һәр иртә  алар янына ашыгам. Балалар да мине хөрмәт итәләр. Без алар белән төрле бәйрәмнәр, кичәләр үткәрәбез, район һәм республика бәйгеләрендә катнашабыз.

Ә нәрсә соң ул минем методик табышларым? Мәктәптә 26 ел эшләү дәверендә,нәрсәләр-не өйрәндем дә, нәрсәгә әһәмият биреп бетерә алмадым икән?

   “Әйе, укытучы укыганда гына чын укытучы булып кала”,- дигән бөек философ.
     
Тәрбияле, белемле, бар яктан булган шәхес, ягъни көндәшлеккә сәләтле укучы тәрбияләү өчен заман белән бергә атлау, укучыларны кызыксындырырлык яңа технологияләр кулланып эшләү мөһим. Һәм шуның нәтиҗәсе буларак шәхсән үзем Татарстан Республикасының Мәгариф үстерү институтының “Татар телендә инновацион ресурслар куллану” конкурсының сертификатына һәм районның “Яңа информацион һәм коммуникацион технологияләр куллану” конкурсының “Гуманитар циклның иң яхшы методик ярдәмлек” номинациясендә 2 нче урынга лаек булдым. Бүгенге мәктәп шартларында педагогларның шәхескә бик сак якын килә белү сәләтенә, тирә-юнь белән аралашканда балаларга фәнни-нигезле тәэсир итүне булдыруга юнәлтелгән педагогик технологияләргә ия булуы зарури. Инновацион технологияләрнең нигезен тәшкил итә торган эшлекле һәм рольле, имитацион уеннар укучыларның оештыру сәләтен, икътисади фикерләү дәрәҗәсен экологик культурасын үстерергә ярдәм итә. Төрле дидактик шоу рәвешендә уздырыла торган уеннар да кызыксыну уята. Алар мөстәкыйль эзләнү эше нәтиҗәсе, талантлы, сәләтле балаларны иҗади эзләү чарасы да булып тора. Шулай итеп, укучыларым “Көмеш кыңгырау” газеталарына шигырьләр, хикәяләр, рәсемнәр һәм “Ялкын” журналына мәкаләләрен җибәреп торалар. 2012 нче елда “Начар гадәтләргә каршы мин спортны сайлыйм” Бөтенроссия акция- конкурсының “Яхшы шигырьләр” номинациясендә укучыларым үзләре иҗат иткән шигырьләре белән катнаштылар.

Хәзерге заманда укучыларыңның сәләтле булуы гына җитми, үзеңнең дә артта калмавын кирәк. Шуның нәтиҗәсе буларак, татар теленнән авторлык программасы төзелде. Бу программаның I урынга лаек булуы күңелемдә горурлык хисе уятты. Әле ул гына түгел “Шундый инде без менә” район бәйгесендә “Оста җырчы” номинациясендә 1 нче урынга лаек булуым тагын да иҗади канатларыма көч өсти. 2012 нче елда Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты идарәсенең укучыларны тәрбияләүдә һәм укытуда инновацион технологияләрне уңышлы кулланган  өчен мактау кәгазе белән бүләкләндем.

Минем фикеремчә, XXI гасыр укытучысы  иң дәрәҗәле һөнәр иясенә әйләнер. Аның өчен без, укытучылар да, ЧЫН УКЫТУЧЫ булырга, башкаларга үрнәк күрсәтергә, белемле булырга тиешбез. Барысы да безнең үзебездән тора. Безнең исемебез- УКЫТУЧЫ бит. Һәм шуның нәтиҗәсе буларак, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы, Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасы Мәгариф  һәм фән хезмәткәрләренең профсоюз комитеты грамотасы белән бүләкләндем. Ата- аналарның Рәхмәт хатлары да яңа иҗади үрләр яуларга илһамландырып тора.

Урыс төркемнәрендә эшләү – үзе бер тормыш.  Бу төркемнәрдә балаларның милләте дә, сәләте дә төрле. Алар белән эшләү – иҗадилыкка нигезләнгән. Баланың “чыктым аркылы күперен” төзәтү, аны булдырмау өстендә эшләгәндә “Кар йомарламы” принцибын иптәшең-

нең җавабына үзеңнекен өстәп сөйләмне үстерү);  коллегам уйлап чыгарган схемалар буенча җөмлә төзү (яки җөмләне төзәтү) , “Ком сәгате” буенча хикәя эчтәлеген, автор фикерен  тиз вакыт эчендә билгеләп, калган вакытны текст буенча бәйләнешле сөйләм үстерүгә сарыф итү; “Кызыл шар” ату (кызыл шар эләккән укучы сорауга җавап бирә); “Ассоциация” уенын үткәрү (тема буенча яңа сүзләрнең истә калуын тикшерү) көтелгән нәтиҗәләрне бирә.  Әлеге үзенчәлекле төркемнәрдә монологик сөйләм үстергәндә кластерлар (схемалар,  терминологик модельләр, терәк сүзләр, сүзтезмәләр) куллану зур ярдәм күрсәтә. Яңа тема буенча кластерларны тулыландыру укучыларның сүзлек байлыгын арттыра һәм сүзләрне дөрес язарга ярдәм итә. 4 нче классларда татар теленнән тестлар үткәрелә башлады. 4 нче А классымның (рус төркеме) яхшы эшләүләре дә шушы алымнарның нәтиҗәседер.(Сыйфат 100%)

Педагогик киңәшмәләрдә утырганда үзеңне, укучыңны мактап телгә алалар икән, бераз читенсенү белән беррәттән кош тоткандай сөенәсең (укытучы халкына күп кирәкми). Әле ярый иренмичә эшләгәнмен,  укучыма эшнең бу төрен өйрәткәнмен, дип уйлыйсың. Мәктәп эшчәнлегендә тәкъдим ителә торган бөтен эш төрләре дә балада фикер үсешен, мөстәкыйльлек тәрбияли. Сүзем эзләнү – конкурслар турында. Туган тел көненә багышланган район чараларында “Сөйкемле Шүрәле” Бөтенроссия конкурсының район турында, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан күренекле драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 125 ел тулу уңаеннан уздырылган республика иҗади эшләр конкурсының район турында “Оста художник” номинациясендә Галиева (1нче урын) һәм Хакова (3нче урын), “Тәүге адымнар” (сәхнә осталыгы) номинациясендә  “Йолдыз” театр төркеме 1нче урынга, мәктәп театрлары арасында уздырылган бәйгедә шул ук төркем 3нче урынга лаек булды. Ә аңа кадәр күпме көч, иҗади эзләнүләр,  кызыклы нәтиҗәләр... Эш барышында укучыларымның шәхесе үсешенә игътибар иттем. Оялчаннар,  яңалыклардан куркып кала торган кызларым урыннар алдылар!  Моның өчен генә булса да тырышып карау кирәк иде.  Димәк, минем хезмәтем юкка чыкмады, ә уңышларым укучыларымда чагылыш тапты. Бәлки , шуңа күрә дә мин үземне Укытучы һөнәрен дөрес сайлаганмын, бу бит минем табышларым дип әйтә алам.

Сөйләгәннәрдән нәтиҗә ясап әйтсәк, без шуны күрәбез: мәктәптә укытучының инновацион эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге күп төрле чараларга бәйле. Болар методологик, оештыру-педагогик, методик һәм техник чаралар. Ләкин хәлиткеч чара булып, әлбәттә, педагогның белем бирү өлкәсендәге һәр яңалыкны күрә белүе һәм аны үз эшендә куллануы тора.  

Бөек шәхесебез Р.Фәхреддин әйткәнчә, һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш. Халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге өметле.   Балалар – безнең киләчәгебез. Ә киләчәк тормышны кору өчен сәламәт кешеләр кирәк. Сәламәт балаларны тәрбияләү өчен сәламәт укытучылар кирәк. Барчагызга нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, рухи матурлык телим. Һәм язмамны матур шигырь юллары белән бетерәсем килә.

Мин бәхетле булыр идем, әгәр

Ярата һәм яраттыра алсам,

Гүзәллеккә сокландыра алсам,

Олы җанлы булып кала алсам.

Мин бәхетле булыр идем, әгәр

Чын дус була алсам сезнең кебек.

Якты йөзем, күңел матурлыгым

Кешеләргә булса хуш килерлек.

Мин бәхетле булыр идем, әгәр

Белгәнемне шулай бирә алсам,

Шәкертләрем өчен һәрвакытта

Матур үрнәк булып кала алсам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Минем методик табышларым" темасына эссе.

Беренче тапкыр эссе язып карадым. Үзең турында язарга авыр икән ул. Укытучы халкы язганны оста тикшерә. Ә үзеңә калса......

Минем шөгылем темасына эссе

Минем шөгылем темасына эссе...

Эссе. "Минем педагогик осталыгым"

Минем педагогик осталыгым. Эссе....

“Минем педагогик осталыгым” темасына эссе

Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган "Туган тел" мастер-класс бәйгесенә...

"Минем педагогик осталыгым"темасына эссе.

Педагогик эшчәнлегем турында....

"Минем педагогик осталыгым" темасына эссе

Укытучы эше кызык та, катлаулы да......

"Минем методик табышларым" темасына эссе

Эссе. Минем методик табышларым....