Минем шөгылем темасына эссе
материал по теме

Рафикова Эльвира Алмарис кызы

Минем шөгылем темасына эссе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon minem_sh_gylem.doc32 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республиксы Мәгариф һәм фән министрлыгы

Татарстан Республикасы

Азнакай муниципаль районы

4 нче урта гомуми урта белем бирү мәктәбе

Минем шөгылем

                                   Эшләде: Рафикова Эльвира Алмарис кызы,

                                     Татарстан Республикасы Азнакай                  

                                     муниципаль районы 4 нче урта гомуми урта                        

                                     белем бирү мәктәбенең беренче                      

                                     квалификацион категорияле татар теле һәм          

                                     әдәбияты укытучысы

Азнакай, 2012

Минем шөгылем.

Бер дә арттырмыйча шуны әйтергә була, безнең илдә миллионнарча кешеләр нинди дә булса коллекция җыю белән шөгыльләнә. Гадәттә болар марка, значок, шырпы кабы, этикеткалар булалар. Коллекцияләр җыю белән шөгыльләнү буш вакытта башкара торган эшләр арасында беренче урыннарның берсенә чыкты. Бу мавыгучанлык кешенең гомерлек юлдашы булып китәргә, аның һөнәренә әйләнергә, аның яшәешен интеллектуаль һәм рухи үсешенең бөек омтылышы белән бизәп торырга мөмкин.

Таныш булмаган сүзләрне, гыйбарәләрне, мәкаләләрне җыю мичман В.И.Дальны иң зур галимгә-рус теле белгеченә әверелдәрә. Аның атаклы Аңлатмалы сүзлеге (аңарга 200000 сүз кергән) тел белгечләре өчен хәзер дә әле иң әйбәт кулланмаларының берсе булып тора. Алты яшьтән үк минераль ташлар җыю белән мавыккан А.Е.Ферсман дөньяның иң зур геохимигына әйләнде. Коллекционер П.М.Третьяков тарафыннан җыелган картиналар галереясы бөтен дөньяга танылды. Академик С.П. Королев гомере буена космосны үзләштерү белән бәйле булган барча нәрсәләрне, кеше әмеренә буйсынып оча торган әйберләр турында теләсә нинди мәгълүматны җыеп барган.

Барлык маркаларны, барлык значокларны, барлык акчаларны җыеп бетерү мөмкин түгел. Бу-кулдан килә алмаслык эш. Хикмәт әйберне җыюда түгел, ә аны ничек һәм ни өчен җыюда.

Академик И.П.Павлов коллекцияләр җыю белән шөгыльләнү турында уңай фикердә торган. Ул, бу гадәтнең кешене пөхтәлеккә, басып эшләргә, материал белән җентекле эш итәргә өйрәтүе, кыскасы, фән һәм производствоның теләсә кайсы өлкәсе өчен кирәк булган эзләнү-тикшеренү сыйфатлары тәрбияләве турында әйткән.

Марка күптән инде почта башкарган хезмәт өчен түләү билгесе булып кына тормый. Шушы хезмәтне үтәүдән тыш, ул-тарихи истәлек, кечкенә плакат, атаклы кешенең портреты, сәнгать әсәре һәм илнең визит карточкасы булып та санала. Марка безнең хезмәттәшлекнең төп бурычларын һәм казанышларын, тарихи вакыйгаларның даталарын чагылдыра, фән һәм сәнгать эшлеклеләре, халык батырлары, коммунизм өчен көрәшчеләр белән таныштыра. Совет маркалары балаларга хәзерге заман турында сөйлиләр. Алар-зур вакыйгаларның кечкенә хәбәрчеләре, алар КПСС һәм ВЛКСМның тарихи съездлары турындагы хәбәрләрне бөтен дөньяга җиткерәләр. Маркаларда бөек Ленин образы чагылдырган. Владимир Ильич Ленин үзе исән чагында аның образын чагылдырган маркалар чыгарылмадылар: ул моңа бик каршы торган. Аның портреты чагылдырган беренче маркалар 1924 нче елның гыйнварь азагында, барлык халыклар да кайгы кичергән көннәрдә чыктылар.

Тулы бер эпоханы чагылдырган маркаларны карап-өйрәнеп утырганда күз алдыннан тарихның ничаклы дулкынландыргыч вакыйгалары узып китә!

Маркалар җыюны филателия гомумиләштерә. “Филос белән Телос”-“билгеләр ярату”-бу сүзнең борынгы грек теленнән килеп чыгышы шундый! Маркалар җыю өчен кызыклы күп кенә темалар бар. Мәсәлән, тынычлык һәм дуслык, Ватаныбызның бөек кешеләре, космосны үзләштерү, сугыш елларындагы батырлыклар, сәнгать, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы һәм башкалар турындагы маркалар.

Мавыгу дөньясы иксез-чиксез!

Коллекция җыючылар-иң бәхетле кешеләр алар, дип санаган зирәк шагыйрь Гете. Бу фикер белән килешмәскә мөмкин түгел: коллекция җыю белән чынлап шөгыльләнүчеләр өчен бәхетсез көннәр булмый.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Минем методик табышларым" темасына эссе.

Беренче тапкыр эссе язып карадым. Үзең турында язарга авыр икән ул. Укытучы халкы язганны оста тикшерә. Ә үзеңә калса......

“Минем методик осталыгым” темасына эссе

Татарстан Республикасы  Азнакай  муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  бирү учреждениесе “Азнакай шәһәре 4нче лицее”ның I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәби...

“Минем педагогик осталыгым” темасына эссе

Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган "Туган тел" мастер-класс бәйгесенә...

"Минем гаиләм" темасына дәрес план-конспекты

"Минем гаиләм" темасына дәрес план-конспекты 2 нче сыйныф татар төркеме өчен...

"Минем педагогик осталыгым"темасына эссе.

Педагогик эшчәнлегем турында....

"Минем педагогик осталыгым" темасына эссе

Укытучы эше кызык та, катлаулы да......

"Минем методик табышларым" темасына эссе

Эссе. Минем методик табышларым....