"Минем педагогик осталыгым" темасына эссе
материал на тему

Хәмәтҗанова Гөлинә Илдар кызы

Укытучы эше кызык та, катлаулы да...

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse_1.docx32.21 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное  бюджетное образовательное учреждение «Айшинская средняя общеобразовательная школа Зеленодольского  муниципального района Республики Татарстан»

 

“Татарстан Республикасы

Зеленодол муниципаль районы

Әйшә гомуми урта белем бирү мәктәбе”

 Муниципаль бюджет  белем бирү   учреждениесе

Гөлинә Илдар кызы Хәмәтҗанованың

“Минем педагогик осталыгым” темасына эссе

Абажурлы зәңгәр лампасыннан

Өстәленә якты сибелгән.

Дәфтәрләр дә инде тикшерелгән,

Планнар да күптән төзелгән.

Ә ул һаман йокламаган,

Төн йокысын нәрсә алган соң?

Клара Булатова

Хезмәтем минем – мәңге картаймас шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин укытучы. Укытучы... Кем соң мин? Балаларга аң - белем бирүчеме, әллә тәрбиячеме? Укытучы, беренче чиратта, ул – бала күңеленә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы, дип уйлыйм.

Мин тарихи, бик матур Казан шәһәрендә туганмын. Гаиләдә беренче бала булып дөньяга килгәнгәдерме, мин кыерсыту, рәнҗетү дигән хисләрне белмәдем. Сеңлем Алсу белән без бер җан булып, бик тату үстек.

Ә әти-әнием турында мин бары горурлык хисе белән генә сөйлим. Әти, әни, әткәй, әнкәй... Кеше өчен иң кыйммәтле, иң кадерле сүзләр бу. Әни мине күкрәк сөтен имезеп үстергән, әти белән икесе төннәрен дә, көндезләрен дә минем өчен борчылган. Әти белән әнидә кояш җылылыгы да, йолдызлар нуры да бар. Мин кечкенә чагымда бик шук кыз булганмын, малайлардан хич кенә дә калышмыйм дип, күпме күлмәк, күпме башмаклар ертылган. Ә өйгә кайткачтын ничек ачуланганнарын белсәгез иде... Ачулансалар, шелтәләсәләр дә, без ул илаһи затларга ачу һәм үпкә сакларга тиеш түгелбез. Чөнки аларның шелтәле сүзләре дә сина әйбәт булсын өчен әйтелә. Бүгенге көндә әтиебез безнең гүр иясе. Әниебез яшьтән тол калса да, безне үстерде, хөрмәткә лаеклы һөнәр иясе итте. Чәчләренә чал керсә дә, ул безнең киңәшчебез, авыр вакытларда яклаучыбыз. Мин әниемнең балачактагы кебек алдына утыртып сөйгәнен, чәчемнән сыпырып назлаганын бик сагынам. Үзем әни булганга, балама, миңа биргән ана назын җиткерәсем килә. Әти-әни биргән тәрбияне балама да сеңдерәсем килә.

Мин кечкенә чактан ук укытучы булырга хыялландым.  “Кем булырга?” дигән темага сочинение, хикәяләр язганда да, “Киләчәктә мин укытучы булам,” - дип яза идем. Башлангыч классларда укытучы әйткән укучыларны дәрестән соң алып калып, диктантлар яза һәм математикадан мисал, мәсьәләләр чишә идек. Аларны өйгә алып кайтып тикшерә һәм билгеләр куя идем. Шушы мавыгулар мине Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетына керергә этәргеч булды. Бу минем өчен искиткеч зур бәхет иде.

Һөнәри баскычым минем Яшел Үзән районының Әйшә мәктәбендә башланып китте. Бүгенге көндә мин Әйшә урта гомуми белем бирү мәктәбендә туган тел һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим.

Тәрбияле, белемле, бар яктан булган шәхес, ягъни көндәшлеккә сәләтле укучы тәрбияләү өчен заман белән бергә атлау, укучыларны кызыксындырырлык яңа технологияләр кулланып эшләү мөһим. Бүгенге мәктәп шартларында педагогларның шәхескә бик сак якын килә белү сәләтенә, тирә-юнь белән аралашканда балаларга фәнни-нигезле тәэсир итүне булдыруга юнәлтелгән педагогик технологияләргә ия булуы зарури. Инновацион технологияләрнең нигезен тәшкил итә торган эшлекле һәм рольле, имитацион уеннар укучыларның оештыру сәләтен, икътисади фикерләү дәрәҗәсен экологик культурасын үстерергә ярдәм итә. Төрле дидактик шоу рәвешендә уздырыла торган уеннар да кызыксыну уята. Алар мөстәкыйль эзләнү эше нәтиҗәсе, талантлы, сәләтле балаларны иҗади эзләү чарасы да булып тора. Шулай итеп, укучыларым “Сабантуй” газеталарына шигырьләр, хикәяләр, рәсемнәр һәм “Ялкын” журналына мәкаләләрен җибәреп торалар.

Хәзерге заманда укучыларыңның сәләтле булуы гына җитми, үзеңнең дә артта калмавын кирәк. Әйшә авылында рус милләтле халык күп яшәгәнгә, мәктәптә татар теле дәресләре программасы да рус төркемнәре өчен укытыла. Урыс төркемнәрендә эшләү – үзе бер тормыш.  Бу төркемнәрдә балаларның милләте дә, сәләте дә төрле. Алар белән эшләү – иҗадилыкка нигезләнгән. Баланың “чыктым аркылы күперен” төзәтү, аны булдырмау өстендә эшләгәндә “Кар йомарламы” принцибын иптәшеңнең җавабына үзеңнекен өстәп сөйләмне үстерү);  коллегам уйлап чыгарган схемалар буенча җөмлә төзү (яки җөмләне төзәтү) , “Ком сәгате” буенча хикәя эчтәлеген, автор фикерен  тиз вакыт эчендә билгеләп, калган вакытны текст буенча бәйләнешле сөйләм үстерүгә сарыф итү; “Кызыл шар” ату (кызыл шар эләккән укучы сорауга җавап бирә); “Ассоциация” уенын үткәрү (тема буенча яңа сүзләрнең истә калуын тикшерү) көтелгән нәтиҗәләрне бирә.  Әлеге үзенчәлекле төркемнәрдә монологик сөйләм үстергәндә кластерлар (схемалар,  терминологик модельләр, терәк сүзләр, сүзтезмәләр) куллану зур ярдәм күрсәтә. Яңа тема буенча кластерларны тулыландыру укучыларның сүзлек байлыгын арттыра һәм сүзләрне дөрес язарга ярдәм итә.

Бөек шәхесебез Р.Фәхреддин әйткәнчә, һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш. Халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге өметле.   Балалар – безнең киләчәгебез. Ә киләчәк тормышны кору өчен сәламәт кешеләр кирәк. Сәламәт балаларны тәрбияләү өчен сәламәт укытучылар кирәк. Сәламәтлек адәм баласының зур байлыгы!

Минем фикеремчә, XXI гасыр укытучысы  иң дәрәҗәле һөнәр иясенә әверелде. Аның өчен без, укытучылар да, чын укытучы булырга, башкаларга үрнәк күрсәтергә, белемле булырга тиешбез. Барысы да безнең үзебездән тора. Безнең исемебез - УКЫТУЧЫ!



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минең педагогик философиям. (эссе)

Уҡытыусы һөнәрен һайлауым сәбәптәре. Уйланыуҙар, һығымталар....

Минем педагогик осталыгым (эссе)

"Минем педагогик осталыгым" дигән темага эссе....

Минем педагогик осталыгым (эссе)

Укытучы һөнәре турында уйланулар, үземнең хезмәт юлын яңадан сайларга мөмкинлегем булса, мин барыбер укытучы булыр идем ......

"Минем педагогик осталыгым" эссе

"Минем педагогик осталыгым" эссе....

Минем педагогик осталыгым (эссе)

Минем педагогик осталыгым (эссе)...

"Минем педагогик осталыгым" эссе

"Туган тел" мастер-классында катнашу өчен язылган эссе...

Минем педагогик осталыгым (эссе)

Ни өчен соң әле мин нәкъ менә укытучы һөнәрен сайладым?...