Дәрес эшкәртмәсе "Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы. Искергән сүзләр."
методическая разработка (5 класс) на тему

Аннотация.

 

Татар теле дәресе эшкәртмәсе.

Әлеге дәрес эшкәртмәсе татар мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен төзелде.

Яңа белемнәр формалаштыру дәресе.

Максатлар:1. Компьютер технологияләрен кулланып, укучыларга татар теленең сүзлек составында искергән сүзләр булуын, аларның тарихи сүзләргә һәм архаизмнарга бүленүен җиткерү.

2. Искергән сүзләрнең мәгънәләрен ачыклау максатыннан, укучыларда аңлатмалы сүзлекләр белән мөстәкыйль эшләү күнекмәләре формалаштыру.

3. Укучыларда Г.Тукай иҗатын өйрәнүгә кызыксыну уяту, шигырьләре аша укуга, хезмәткә, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.

Структурасы:оештыру, өй эшен тикшерү, яңа белемнәр үзләштерүгә әзерлек, яңа белемнәр үзләштерү,алган белемнәрне ныгыту, йомгаклау.

Бирелгән эшләрне карау алгоритмы: 1. Дәрес эшкәртмәсе.2. Презентация.

Кулланылган ресурслар: 1.Хәзерге татар әдәби теле.Ф.С.Сафиуллина, М.З. Зәкиев – Казан: Мәгариф, 2002. 2. Мәктәп укучысына ярдәмлек.Габдулла Тукай. Төзүчесе Н.Газизова – Казан: “Раннур” нәшрияты, 2001.

Методик рекомендацияләр: әлеге дәрес проекты укытучыларга белем һәм тәрбия бирү проссецын уңышлырак итәргә ярдәм итә.Дәрес яңа белемнәр генә биреп калмый, ә укучыларда тырышлык, хезмәт сөючәнлек кебек сыйфатлар тәрбияли, туган телебезне тирәннән өйрәнергә, аның әдәбиятын яхшы белүгә кызыксыну тудыра.

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon iskergn_suzlr.ppt131 КБ
Microsoft Office document icon proekt_uroka.doc46.5 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:



Предварительный просмотр:

Тема: Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы. Искергән сүзләр.

 Максат: 1. Компьютер технологияләрен кулланып, укучыларга татар теленең сүзлек составында искергән сүзләр булуын, аларның тарихи сүзләргә һәм архаизмнарга бүленүен җиткерү.

2. Искергән сүзләрнең мәгънәләрен ачыклау максатыннан, укучыларда аңлатмалы сүзлекләр белән мөстәкыйль эшләү күнекмәләре формалаштыру.

3. Укучыларда Г.Тукай иҗатын өйрәнүгә кызыксыну уяту, шигырьләре аша укуга, хезмәткә, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһаз: аңлатмалы сүзлекләр, биремле карточкалар, компьютер, проектор.

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

1.Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы. Хәерле көн,укучылар! Кәефләрегез ничек? (Кояшлы көн кебек) Урамда балкыган язгы матур кояш кебек бер-берегезгә карап елмаегыз да дөрес итеп утырыгыз. Дәресне башлыйбыз.

II. Өй эшен тикшерү.

Укучылар өйдә “Һөнәрле үлмәс...” дигән темага һөнәрчелек сүзләрен кертеп кечкенә хикәя төзеп киләләр. 2-3 укучыны тыңлап үтәбез,калган эшләрне җыеп алабыз.

III.Яңа белемнәр үзләштерүгә әзерлек этабы.

Экранда Г.Тукайның “Эшкә өндәү” шигыре. Укучылар укытучының сәнгатьле итеп укуын  тыңлыйлар.

Укытучы:

-Укучылар, бу шигырь сезгә танышмы?(Әйе, аны халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукай язган.)

- Г. Тукайның тагын нинди әсәрләрен беләсез? (“Су анасы”, “Шүрәле”, “ Пар ат” һ.б.)

- Бу шигырь безне нәрсәгә өйрәтә? (Эш сөючән, тырыш булырга өйрәтә.)

IV. Яңа белемнәрне үзләштерү этабы.

1. Укытучы:

-Укучылар, әлеге шигырьдә кайсы сүзләрне аңлау сезгә авыррак тоелды? (ушбу, җиһан, иҗтиһад, олугъ, мөкаддәс)

- Сез ничек уйлыйсыз, бу нинди сүзләр? (иске сүзләр)

-Бу сүзләрнең мәгънәләрен без каян белә алабыз? (Өлкәннәрдән сорый алабыз, аңлатмалы сүзлектән таба алабыз.)  

-Ягез әле, өстәлләрдәге аңлатмалы сүзлекләрдән әлеге сүзләрнең  мәгънәләрен эзләп карыйк.

ушбу- бу,шушы.

җиһан-дөнья

иҗтиһад-тырышлык

олугъ- зур, бөек

мөкаддәс-изге

-Укучылар,әлеге сүзләр искергән сүзләр дип йөртелә. Юкка гына халык мәкале “Сүз- бер көнлек, тел- гомерлек” димәгән. Аерым сүзләр, искереп, кулланыштан төшеп калалар, яңа сүзләр барлыкка килә. Шул рәвешле тел гел үзгәреп тора.

 

2. Игътибарыбызны экранга юнәлтик. Бирелгән сүзләрне укып, аларның да мәгънәләрен ачыклап карыйк. (Укучылар 4 төркемгә бүленә һәм төркемнәрдә сүзлекләр белән эшли)

өяз,сөңге сүзләре 1нче төркемгә

мәхәллә,ядрә - 2нче төркемгә

инсан, аршын – 3 нче төркемгә

арык, вә - 4 нче төркемгә

-Хәзер әйдәгез шушы сүзләрне мәгънәләре буенча ике төркемгә бүлеп карыйк. Укытучы ярдәме белән сүзләр ике баганага бүленеп языла:



өяз

мәхәллә

сөңге  

 ядрә  

   аршын

   инсан                        

  арык

   вә



Мәгънәләре буенча 1нче баганадагы сүзләр- вакыт узу белән кулланылыштан төшеп калган предмет яки күренеш исемнәре. Аларны тарихи сүзләр дип атыйлар. Аларны бары тик тарихи хезмәтләрдә яки шул чор матур әдәбияты әсәрләрендә кулланалар.

Ә икенче баганадагы сүзләр – хәзерге көндә дә булган предметларның, күренешләрнең искергән атамалары. Аларны архаизмнар дип атыйлар.

      Димәк, искергән сүзләрнең ике төре була: тарихи сүзләр һәм архаизмнар.

                         

                                               ( Ял минуты)

V.Алган  белемнәрне ныгыту.

1. Укытучы.

-Дәфтәрләрне ачабыз. Бүгенге числоны, темабызны язабыз. (Биремле карточкалар өләшенә.) Бирелгән текстлардан искергән сүзләрне сайлап алабыз.Аңлатмалы сүзлекләрдән файдаланып, мәгънәләрен язабыз. Уңышлар сезгә!

I вариант

Ишәк илә сандугач.

Ишәк сандугачны күрде дә, аның янына килеп: “Тыңла әле, дустым! Миңа сине, ул сайрарга бик маһир, дип мактадылар. Менә мин үз колагым илә синең тавышыңны ишетмәкче вә яхшы-начарлыгына үзем хөкем итмәкче булдым”, - диде.

Сандугач, дәрхаль үзенең һөнәрен күрсәтергә башлап,әллә тагы мең төрле көйләргә борып сайрарга кереште.

Ул,бер чут-чут итеп куеп, бер сызгыра, бер назиканә генә тавышын әкренләтеп, бер бөтен урманга вак кына ядрә сибелгән кеби яңгыратып җибәреп, ничек тә булса матуррак сайрарга тырыша иде.

II вариант

Имтияз алган бала.

Тырышты бу бала, чын ләззәт алды инде тәхсилдән;

Югары булды урны “афәрин”нән һәм дә “тәхсин”нән.

Ни кушсаң да укый алды, ни әйтсәң шуны язалды;

Балаларның арасында үзенә “имтияз” алды.

Беренче кәррә мөмтаз булса бер инсан туганнан соң,

Фәхерле имтиязларны алыр үскәч тә аннан соң.

Укытучы. 

-Ягез әле, тикшереп карыйк. Күпме искергән сүзләр таптыгыз. (Экранда башта I вариант тексты, аннан II вариант тексты чыга. Бергәләп искергән сүзләрне барлау. Мәгънәләрен ачыклау.Кайсылары архаизм,кайсылары тарихи сүзләр икәнен аңлату. Укучыларга билгеләр кую.)

2. -Укучылар, хәзер дәреслектәге 238 нче күнегүне телдән эшләп алыйк. Г.Тукай шигырьләреннән өзекләр бирелгән. Шул өзекләрдән искергән сүзләрне табыйк.Алар искергән сүзләрнең кайсы төренә керәләр?

( Җавап биргән укучыларга билгеләр куеп барыла)

VI. Йомгаклау.

Укытучы:

     -    

  1. Без бүген дәрестә нәрсәләр белдек? (Искергән сүзләр.......)

  1. Телнең сүзлек составы ни өчен үзгәреп тора? (Вакыт узган саен кайбер сүзләр искерә, кайберләре яңа мәгънә белдерә башлый, яңа сүзләр ясала)

  1. Эйе, без сезнең белән бүген телнең сүзлек составындагы искергән сүзләрне барладык. Ә икенче дәрестә яңа сүзләр турында сөйләшербез. Өйдә уйлап карагыз әле, хәзерге көндә еш кулланыла торган  нинди яңа сүзләр беләсез икән. Шулардан берничәсен дәфтәрләрегезгә язып килегез.

Бүген без халкыбызның бөек язучысы Г. Тукай әсәрләрен тагын бер кат искә төшердек.Дәресебезне дә Тукай сүзләре белән тәмамлыйсы килә:

“И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә-эш,

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш.

Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,

Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел”

Дәресебез тәмам. Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка урока "Искергән сүзләр"

"Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы. Искергән сүзләр" темасына дәрес эшкәртмәсе...

презентация к уроку "Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы. Искергән сүзләр."

Презентация к уроку "Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы. Искергән сүзләр."...

Проект урока "Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы. Искергән сүзләр."

Проект урока "Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы. Искергән сүзләр."...

Кулланылышы ягыннан татар теленең сүзлек составы. Һөнәрчелек сүзләре.

Уку предметы: татар теле Сыйныф: 5 Укытучы: Хисмәтуллина Гөлшат Ринат кызы УМК: авторлар Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова Дәреснең темасы: Кулланылышы ягыннан татар теленең сүзлек составы. Һөнәрчелек с...

Иярченле кушма җөмләләрнең халык авыз иҗаты әсәрләрендә кулланылышы. (Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе)

Иярченле кушма җөмләләрнең халык авыз иҗаты әсәрләрендә кулланылышы (Татар мәктәбенең 8нче сыйныф укучылары белән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе)...