Иярченле кушма җөмләләрнең халык авыз иҗаты әсәрләрендә кулланылышы. (Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе)
план-конспект урока (8 класс) на тему

Назипова Гульназ Шамиловна

Иярченле кушма җөмләләрнең халык авыз иҗаты әсәрләрендә кулланылышы (Татар мәктәбенең 8нче сыйныф укучылары белән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе67.82 КБ

Предварительный просмотр:

Иярченле кушма җөмләләрнең

халык авыз иҗаты әсәрләрендә

кулланылышы

(Татар мәктәбенең 8нче сыйныф укучылары белән үткәрелгән

дәрес эшкәртмәсе)

Башкарды: Татарстан Республикасы

Кукмара муниципаль районы

 “Ч.Т.Айтматов исемендәге Кукмара №1

 гимназия”нең  югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Нәҗипова Гөлназ Шамиловна

2017 ел


Тема: Иярченле кушма җөмләләрнең халык авыз иҗаты әсәрләрендә кулланылышы.

Максатлар:

  1. Белем бирү максаты:
  • иярченле кушма җөмлә буенча өйрәнгәннәрне кабатлау һәм ныгыту.
  •  иярченле кушма җөмләләрнең мәкальләрдә, сынамышларда һәм юрауларда кулланылу үзенчәлекләрен ачыклау.
  1. Күнекмәләр үстерү максаты:
  • иярченле кушма җөмләләрне таный, мәкаль, сынамыш һәм юраулардагы иярченле кушма җөмләләргә хас үзенчәлекләрне дөрес билгели белү күнекмәләре формалаштыру.
  • иярченле кушма җөмләләрне сөйләмдә урынлы куллана белү күнекмәләрен, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен һәм мөстәкыйль фикерләү, үз фикерләрен башкаларга җиткерә белү сәләтләрен үстерү.
  1. Тәрбия бирү максаты:
  • укучыларда кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү, халык авыз иҗаты әсәрләренә карата кызыксыну уяту.

Җиһазлау: Х.Ш.Мәхмүтов “Халык афоризмнары” Беренче һәм икенче китаплар. – Казан: Мәгариф, 2002; компьютерлар, проектор.

Методлар: проектлар методы, проблемалы укыту, эзләнү.

Алымнар:  проблемалы сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү, эзләнүчән әңгәмә, иҗади эш алымнары.

Дәреснең формасы: пресс-конференция.

Дәреснең барышы.

  1. Башлам.
  1. Оештыру эше, уңай психологик халәт тудыру.
  1. Актуальләштерү.
  1. Укытучының кереш сүзе.

Укытучы: Бүген безнең дәрес пресс-конференция формасында 3 төркем катнашында үтәчәк. Алдагы дәресләрдә без сезнең белән иярченле кушма җөмләләрне, аларның мәгънәләре һәм төзелешләре буенча төрләрен өйрәндек. Ә бүген иярченле кушма җөмләләрнең халык авыз иҗаты әсәрләрендә кулланылу үзенчәлекләрен тикшерербез. Әйдәгез, искә төшерик әле: нинди әсәрләргә халык авыз иҗаты әсәрләре диләр? Сез аның нинди төрләрен беләсез?

(Укучыларның җаваплары тыңлана)

Укытучы: Әйе, халык авыз иҗаты әсәрләре – халыкның рухи хәзинәсе, ерак заманнарда яшәгән кешенең эчке дөньясын чагылдыра торган тормышчан чыганак ул. Фольклор әсәрләрдә җанлы сөйләм теленең үзенчәлекләре, халыкның фикер байлыгы, тапкырлыгы, күп төрле сурәт-бизәк чаралары тупланган. Без бүген халык авыз иҗаты әсәрләренең кыска төренә - мәкаль-әйтемнәргә, юрауларга һәм сынамышларга тукталырбыз. Дәрес ахырында сез әлеге жанрларга хас башка үзенчәлекләрне дә билгеләрсез.

  1. Төп өлеш.

(Һәр төркем үзенең җурналистын, консультантын һәм ассистентын билгели. Пресс-конференциянең рәисе итеп укытучы сайлана.)

Укытучы. Ә хәзер һәр төркем үзенә тәкъдим ителгән слайдны ача. Слайдларда биремнәр язылган. Шул биремнәрне үтәп, үзегезнең проектны якларга әзерләнегез. Әйдәгез, эшкә керештек.

( I төркемгә  күк җисемнәре, табигать күренешләре һәм кош-кортлар белән бәйле мәкаль-әйтемнәр, II төркемгә сынамышлар, III төркемгә юраулар тәкъдим ителә.)

Биремнәр.

  1. Үзегезгә тәкъдим ителгән мәкальләр (сынамышлар, юраулар) белән танышыгыз. Алар арасыннан иярченле кушма  җөмлә белән белдерелгәннәрен генә язып алыгыз.
  2.  Әлеге мәкальләрдәге (сынамышлар, юраулар) иярчен җөмләләрнең төзелешләре һәм мәгънәләре ягыннан төрләрен билгеләгез. Синтетик иярченле кушма җөмләләр күбрәк булырмы, әллә аналитикмы? Ни өчен? Мәгънәләре буенча кайсы иярчен җөмләләр күбрәк булыр? Әлеге мәгълүматларны диаграммада күрсәтегез.
  3. Үзегез сайлап алган мәкальләр (сынамышлар, юраулар)  арасыннан баш җөмләгә төрле бәйләүче чаралар белән бәйләнгән  иярченле кушма  җөмләнең схемасын төзегез. Иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чараларны билгеләгез. Мәкальләрдә  (сынамышлар, юраулар) нинди бәйләүче чаралар ешрак кулланылуын ачыклагыз.
  4. Үзегезгә ошаган 5 мәкальнең мәгънәләрен аңлатыгыз.
  5. Сез тикшергән мәкальләрнең ничә проценты иярченле кушма җөмлә белән белдерелгән? Иярченле кушма җөмләләр мәкальләрдә (сынамышлар, юраулар) күп кулланыламы әллә азмы?
  6. Үзегезгә ошаган берничә мәкальне (сынамышны, юрауны) кулланып, ирекле темага кыска күләмле хикәя языгыз.
  7. Халык авыз иҗатының нинди җанры мәкаль-әйтемнәр (сынамышлар, юраулар)  дип атала? Аларга нинди үзенчәлекләр хас? Сез нинди темага караган мәкаль-әйтемнәр (сынамышлар, юраулар) беләсез? Мәкальләрнең (сынамышлар, юрауларның) әһәмияте нәрсәдә?

 (Төркемнәр тәкъдим ителгән биремнәрне үтиләр, үзләренең проектларын якларга әзерләнәләр.  Барлык биремнәр дә башкарылганнан соң, сүз төркемнәргә бирелә).

Сүз I төркемгә бирелә.

I төркемнең журналисты сүз ала.

Без үзебезгә тәкъдим ителгән мәкальләрне тикшереп чыктык. Безгә бирелгән 50 мәкальнең 32се иярченле кушма җөмлә белән белдерелгән. Бу без тикшергән мәкальләрнең 64 % тәшкил итә. Калган 36 % - гади  яки тезмә кушма җөмлә.

Синтетик һәм аналитик иярченле кушма җөмләләр түбәндәгеләр булды:

Синтетик иярченле кушма җөмләләр

Аналитик иярченле кушма җөмләләр.

1

Кояш юк вакытта ай да яктырта.

Кайда су чыкса, коены шунда казыйлар.

2

Кояш кермәгән өйгә врач керер.

Җил кайсы якка иссә, камыш шул якка борылыр.

3

Күккә төкерсәң, битеңә төшәр.

Җил кайсы яктан исә, ул да шул яктан кисә.

4

Кешегә таш атсаң, үз маңгаеңа тияр.

Җир кемнеке – икмәге шуныкы.

5

Гәүһәр кечкенә булса да, бәясе зур.

 Кем чәчкән, шул урсын.

6

Суның кадере чишмә корыгач беленә.

Җирең нинди булса, икмәгең шундый булыр.

7

Төн караңгы булган саен, йолдыз яктырак янар.

Ни чәчсәң, шуны урырсың.

8

Кыш җиткәнне колагы туңганнан белгән.

Агачны кем утыртса, җимеше шуныкы.

9

Яшен яшьнәгәндә, зур агачка сыенма.

Тавыгы кемнеке – тарысы шуныкы.

10

Агач, җимеше күп булган саен, ныграк иелер.

11

Яңгыр яуганда, чиләгеңне тотып кал.

12

Сырланның үзен өзсәң дә, тамыры кала.

13

Чәчәк булган җирдә бал була.

14

Алмалары булмаса, агачы гаепле түгел.

15

Авам дигән агач йөз ел яши.

16

Иген үсмәс дип, җирдән китмә.

17

Агач корыса, утын булыр.

18

Яз җитсә, чебенгә дә җан керә.

19

Җиле булгач, бураны булыр.

20

Кар яуганда салкын булмый.

21

Чабучылар начар булса, печән аз чыга.

22

Кешегә таш атсаң, үз маңгаеңа тияр.

23

Суның кадере чишмә корыгач беленә.

24

Эчмәм дигән коедан өч әйләнеп су эчәрсең.

25

Яңгыр яугач, тузан басыла.

26

Ярканат яратмый дип, кояш чыкмый тормый.

27

Арышы булса, үлчәве табылыр.

28

Агачы кыек булса да, алмасы тәмле була.

29

Тегермән тик торса, ташы ярыла.

30

Авам дигән агач йөз ел яши.

Иярченле кушма җөмләләрнең мәкальләрдә кулланылышын без түбәндәге диаграммада күрсәттек:

 I төркемнең консультанты сүз ала.

  • Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, мәкальләрдә синтетик иярченле кушма җөмләләр ешрак кулланыла, чөнки алар аналитик иярченле кушма җөмләләргә караганда кыскарак булулары һәм гади сөйләмдә еш кулланылулары белән аерылып торалар. Мәгънәләре буенча түбәндәге иярчен җөмлә төрләрен билгеләдек:
  • Иярчен вакыт җөмләләр – 8;
  • Иярчен шарт җөмләләр – 8;
  • Иярчен урын җөмләләр – 4;
  • Иярчен аергыч җөмләләр – 4;
  • Иярчен тәмамлык җөмләләр – 4;
  • Иярчен хәбәр җөмләләр – 3;
  • Иярчен кире җөмләләр – 2;
  • Иярчен күләм җөмләләр – 2;
  • Иярчен ия җөмлә – 1.

Шулай итеп, үзебезнең  тикшеренүдән чыгып, без мәкальләрдә иярчен вакыт һәм шарт җөмләләр ешрак кулланылуын ачыкладык.

I төркемнең 1нче ассистенты җөмләләрнең схемаларын төзи.

Кояш кермәгән өйгә врач керер. (...) […].

Агачы кыек булса да, алмасы тәмле була. (… -са да), […].

Төн караңгы булган саен, йолдыз яктырак янар. . ( -ган саен), […].

Агачны кем утыртса, җимеше – шуныкы. ( кем ), [шуныкы].

Ни чәчсәң, шуны урырсың. ( Ни ), [ шуны ].

Әлеге җөмләләрне тикшергәннән соң, без иярченле кушма җөмлә белән белдерелгән мәкальләрдә иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүдә  кушымча, бәйлек, янәшә тору һәм парлы мөнәсәбәтле сүзләр кулланылуын күрдек.

2нче ассистент мәкальләрнең мәгънәләрен аңлата.

2нче консультант мәкаль жанрына хас үзенчәлекләр белән таныштыра:

Мәкальләргә тирән һәм үткен фикерне җыйнак һәм сурәтле итеп әйтеп бирү хас. Кыска гына бер җөмлә белән белдерелсә дә, мәкальнең нигезендә тирән мәгънә ята. Мәкальләр тормышта, төрле-төрле вакыйгаларда үзеңне ничек тотарга кирәк икәнлеген төшендереп бирә. Аларның әһәмияте дә шунда дип уйлыйбыз.

Журналист үзләре язган иҗади эш белән таныштыра.

Сүз II төркемгә бирелә.

Журналист сүз ала.

Без үзебезгә тәкъдим ителгән юрауларны тикшердек. Безгә бирелгән 50 юрауның 23е иярченле кушма җөмлә белән белдерелгән. Бу без тикшергән юрауларның 46 % дигән сүз. Калган 54 % - гади  яки тезмә кушма җөмлә.

Җөмләләрнең төзелешенә караган биремне үтәгәннән соң,  юрауларда бары тик синтетик  иярченле кушма җөмләләр генә кулланылганлыгын белдек. Алар түбәндәгеләр булды:

Синтетик иярченле кушма җөмләләр

1

Давыл чәчәген өзсәң, давыл чыга.

 2

Күз тимәсен өчен, бала кулына миләш агачы бәйлиләр.

3

Ут чәчәген өйгә кертсәң, янгын була.

4

Әгәр мәче ишек тупсасына утырып битен юса, кунак килә.

5

Яшь балага сыерчыклар, киек казлар тел һәм аяк алып килә, диләр.

6

Эт уласа, бәхетсезлек була.

7

Саескан тәрәзәгә кунса, кунак килә.

8

Ишектән мәче белән бергә чыксаң, юл уңмый.

9

Кояш баегач, кешегә сөт бирергә ярамый.

10

Хайван сатканда, токымы китмәсен дип, йонын йолкып калырга кирәк.

11

Пожар чыкса, кара сыер сөте сибәргә кирәк.

12

Теш иртә чыккан бала зирәк була.

13

Теше сирәк булган кешенең авызында сүз тормый.

14

Чыпчык тәрәзәне чукыса, кунак көт.

15

Козгын түбәдә ясанып утырса, бу кешегә караклар килер.

16

Козгын тау башына барып кычкырса, дошман килә.

17

Умарта башына ак таш куйсаң, корт аерганда еракка сармый.

18

Ярканат канаты белән берәр кешегә кагылсаң, ул сине ярата башлый.

19

Юл аркылы кара мәче чыкса, юлың уң булмый.

20

Балыкны тоткач санасаң, бәрәкәте бетә.

21

Каз өмәсеннән чыгып киткәндә тастымалны хуҗа башына салып чыксаң, киләсе елга каз күп була.

22

Каен агачын өй янына утыртсаң, кайгы килә.

23

Бәла-каза киләсе булса, әтәч тавык булып кычкыра.

24

Беренче сыерчыкны күргәч, җирдәге кар суы белән йөзеңне сыпырсаң, сипкел бетә.

25

Җиде төн уртасында абага чәчәген ашасаң, кеше күзенә күренмисең.

Иярченле кушма җөмләләрнең юрауларда кулланылышын түбәндәге диаграммада күрсәттек.

II төркемнең консультанты сүз ала.

  • Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, юрауларда синтетик иярченле кушма җөмләләр ешрак кулланыла. Юрауларга анализ ясаганнан соң, мәгънәләре буенча түбәндәге иярчен җөмлә төрләрен билгеләдек:
  • Иярчен шарт җөмләләр – 19;
  • Иярчен максат җөмләләр – 2;
  • Иярчен аергыч җөмләләр – 2;
  • Иярчен вакыт җөмлә – 1;
  • Иярчен тәмамлык җөмлә – 1.

Шулай итеп, үзебезнең  тикшеренүдән чыгып, без юрауларда иярчен шарт җөмләләр ешрак кулланылуын ачыкладык. Чөнки алар шарт һәм нәтиҗә өлешләреннән торалар һәм күбесе “шулай булса, шулай була” дигән формулага туры киләләр.

II төркемнең 1нче ассистенты җөмләләрнең схемаларын төзи.

Саескан тәрәзәгә кунса, кунак килә. (… -са ), […].

Теш иртә чыккан бала зирәк була. (...) […].

Күз тимәсен өчен, бала кулына миләш агачы бәйлиләр. ( ... –сен өчен), […].

Кояш баегач, кешегә сөт бирергә ярамый. (...-гач), […].

Әлеге җөмләләрне тикшергәннән соң, без иярченле кушма җөмлә белән белдерелгән юрауларда иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүдә шарт һәм хәл фигыль кушымчалары, янәшә тору һәм бәйлекләр кулланылуын күрдек.

2нче ассистент юрауларның мәгънәләрен аңлата.

2нче консультант юрауларга хас үзенчәлекләр белән таныштыра:

Юрауларның нигезендә нәрсәгә дә булса ышану, прогноз ясау ята. Алар арасында төрле гамәлләрне яхшыга юраганнары да, киресенчә, ниндидер хәвеф-хәтәр килү ихтималын искәртә торганнары да бар. Безнең уйлавыбызча, юраулар кешене уяулыкка өнди, нинди дә булса гамәлне һәрвакыт уйлап эшләргә кирәклеген төшендерә. Алар кешене чисталыкка, әдәпле булырга, үз-үзеңне матур итеп тота белергә өйрәтә.

Журналист үзләре язган иҗади эш белән таныштыра.

Пресс-конференция рәисенең соравы:

  • Сез укыган кайсы әдәби әсәрдә юрауларга ышану сурәтләнә? ( И.Газинең “Мәүлия нигә көлде?” хикәясе)

Нинди әсәрнең нигезенә “Җиде төн уртасында абага чәчәген ашасаң, кеше күзенә күренмисең” дигән юрау салынган? ( Г.Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” әсәре)

         Сүз III төркемгә бирелә.

Журналист сүз ала.

Без үзебезгә тәкъдим ителгән сынамышларны анализладык. Тикшерү барышында тәкъдим ителгән 50 сынамышның 23е иярченле кушма җөмлә белән белдерелүе ачыкланды. Бу без тикшергән сынамышларның 46 % тәшкил итә. Калган 54 % - гади  яки тезмә кушма җөмлә.

Сынамышлар арасындагы синтетик һәм аналитик иярченле кушма җөмләләр түбәндәгеләр булды:

Синтетик иярченле кушма җөмләләр

Аналитик иярченле кушма җөмләләр

1

Кояш колакланып чыкса, салкын булыр.

Кайчан ябалак кар ява, аннан соң җылы булыр.

2

Күк иртә күкрәсә, яз иртә килер.

Кайсы якта йолдызларның нуры озынрак күренсә, җил шул яктан булыр.

3

Балан чәчәк атканда, балык сикерә.

Салават күпере кайсы яктан күренсә, шул яктагы ашлык уңар.

4

Каен суы күп акса, җәй яңгырлы килер.

Сабан сөргәндә кайдан ярмалы балчык чыга, шул җирдә ашлык уңар.

5

Чык тиз кипсә, яңгыр булыр.

6

Салават күпере суга төшсә, явымнар күп була.

7

Кояш чыккач та болыт астына керсә, яңгыр булыр.

8

Кояш томан вакытында чыкса, көндез бөркү булыр.

9

Кояш кызарып чыкса, яңгыр булыр.

10

Әгәр елга суы боз өстенә чыкса, көн җылытыр.

11

Урман җилсез шауласа, яңгыр явар.

12

Песи мич башына менеп ятса, көн салкынаер.

13

Көз көне пәрәвез очса, көз яхшы килер.

14

Чыпчыклар агач очына кунсалар, көн салкын булыр.

15

Тилгән кычкырса, көн аяз булыр.

16

Тау башында кар күп булса, җиләк күп булыр.

17

Каен агачының бөресе күп булса, тары уңар.

18

Алма уңган елны туклык булыр.

19

Миләш уңган елны арышны күп чәчәргә кирәк.

Иярченле кушма җөмләләрнең cынамышларда кулланылышын без түбәндәге диаграммада күрсәттек.

III төркемнең консультанты сүз ала.

  • Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, сынамышларда синтетик иярченле кушма җөмләләр ешрак кулланыла. Без мәгънәләре буенча түбәндәге иярчен җөмлә төрләрен билгеләдек:
  • Иярчен шарт җөмләләр – 16;
  • Иярчен аергыч җөмләләр – 3;
  • Иярчен вакыт җөмләләр – 2;
  • Иярчен урын җөмләләр – 2.

Шулай итеп, үзебезнең  тикшеренүдән чыгып, без сынамышларда иярчен шарт җөмләләр ешрак кулланылуын ачыкладык, чөнки сынамышларның нигезендә сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләре ята.

III төркемнең 1нче ассистенты җөмләләрнең схемаларын төзи.

Сабан сөргәндә кайдан ярмалы балчык чыга, шул җирдә ашлык уңар.

 (кайдан) [шул җирдә].

Каен суы күп акса, җәй яңгырлы килер. (… -са), […].

Алма уңган елны туклык булыр. (…), […].

Балан чәчәк атканда, балык сикерә. (…-канда), […].

Әлеге җөмләләрне тикшергәннән соң,  иярченле кушма җөмлә белән белдерелгән сынамышларда иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүдә шарт фигыль кушымчасы, янәшә тору һәм парлы мөнәсәбәтле сүзләр кулланылуын күрдек.

2нче ассистент сынамышларның мәгънәләрен аңлата.

2нче консультант сынамышларга хас үзенчәлекләр белән таныштыра:

Сынамышлар, нигездә, киләчәктә нинди һава торышы көтелүен, ашлык, яшелчә, җиләк-җимеш уңышының ничек булачагын чамалау максатын күздә тоталар. Сынамышларда табигать дөньясындагы төрле-төрле күренешләр файдаланыла һәм алар киләчәктә булачак күренешләргә алдан әзерләнеп торырга ярдәм итәләр. Аларның әһәмияте дә шунда дип уйлыйбыз.

Журналист үзләре язган иҗади эш белән таныштыра.

  1.  Йомгаклау.
  1. Рефлексия.
  • Укучылар, бүгенге дәрестә без ниләр эшләргә тиеш идек?
  • Нәрсәләр эшләдек? Бүгенге дәрестә сез нәрсәләр белдегез?
  • Башка дәресләрдән ул кайсы ягы белән аерылды?
  • Сезнең өчен кайсы биремнәрне үтәү кызыклы булды?
  • Ә кайсы биремнәрне үтәү авыр тоелды?
  • Иярченле кушма җөмләләрне өйрәнү ни өчен кирәк дип уйлыйсыз?

(Укучыларның  җаваплары тыңлана)

  1. Төркемнәрнең эшләренә нәтиҗә ясала, укучыларга билгеләр куела.
  1. Өйгә эш бирү.

Иярченле кушма җөмләләр кулланып, бүгенге конференция турында район  газетасына  мәкалә язарга.

Кулланылган әдәбият исемлеге:

  1. М.З.Зәкиев Татар синтаксисы. – Казан, Мәгариф, 2008.
  2. Н.В.Максимов Урта мәктәптә татар теле укыту. Кушма җөмлә синтаксисы. - Казан: Мәгариф, 2003.
  3. Татар грамматикасы 3 томда: 3нче том. – Казан, 2000.
  4. Ф.С.Сафиуллина Тел гыйлеменә кереш. – Казан: ТаРИХ, 2001.
  5. Х.Ш.Мәхмүтов “Халык афоризмнары” Беренче  китап. – Казан: Мәгариф, 2002.
  6. Х.Ш.Мәхмүтов “Халык афоризмнары” Икенче  китап. – Казан: Мәгариф, 2002.
  7. Ч.М.Харисова “Татар теле: теория, күнегүләр, тестлар”. –Казан: Мәгариф, 2006.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре" - 9сыйныфта татар теленнән ачык дәрес.

Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре   9  сыйныфта татар теле  дәресе   I.          Дәреснең максатлары.Укучыларның и...

Татар халык авыз иҗаты.1 нче сыйныфның татар төркеме өчен әдәби укудан презентация.

Татар халык иҗаты әсәрләре белән кыскача таныштыру. Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну,  омтылыш, эзләнүгә теләк уяту. Татар теленә карата хөрмәт һәм ихтирам  тәрбияләү, телнең чисталыг...

Татар әдәбияты дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү

      Татар әдәбияты  дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак  тәрбиясе бирү....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә халык авыз иҗаты әсәрләрен куллану

әлеге чыгышта татар халык авыз иҗаты әсәрләренең килеп чыгышы белән танышырга була...

Татар халык авыз иҗаты әсәрләрендә фигыльләр

7 нче сыйныф татар төркемендә үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе....

Халык авыз иҗаты әсәрләрендә халкыбызның рухи байлыгы

Халык авыз иҗаты һәрбер халыкның культура байлыгын чагылдыра.Фольклор халыкның  күмәк акылы һәм художество сәләте тудырган,аны идея-художество һәм форма ягыннан гасырлар буе камилләштереп,сүз сән...