Дәресләрдә сүзлек байлыгын үстерү
материал на тему

Укыту-тәрбия процессында бала шәхесен формалаштыруга йогынты ясаучы чараларның берсе – сүзлек запасын формалаштыру, баету

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл diplomnaya_rabota.docx95.81 КБ

Предварительный просмотр:

Эчтәлек

Кереш............................................................................................................................4

I бүлек. Сүзлек өстендәге эш методик һәм гамәли хезмәтләрдә..........................10

II бүлек. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның сүзлек запасын формалаштыру...........................................................................................................15

         2.1. Сүзлек эшен оештыру...............................................................................15

         2.2. Дәресләрдә сүзлек байлыгын үстерү......................................................19

         2.3. Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләренең сүзлек запасын баетудагы роле.............................................................................................................................28

III бүлек. Дәрестән тыш чараларда сүзлек байлыгын арттыру.............................31

IV бүлек. Рус балаларына татар телен укытканда яңа лексика үзләштерү..........33

         4.1. Татар теленең лексикасын үзләштерү ысуллары...................................33

         4.2. Яңа лексиканы үзләштергәндә төп принциплар.....................................41

         4.3. Күрсәтелгән принципларга нигезләнгән гамәли күнегүләр..................43

Йомгак........................................................................................................................53

Файдаланылган әдәбият............................................................................................56

Кушымталар...............................................................................................................59

Кереш

        Укучыларның  бәйләнешле сөйләмен  үстерү, матур әдәбиятка, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү –урта сыйныфларда укытуның төп максатларыннан берсе. “Тел дигән дәрья бар, төбендә энҗе-мәрҗән бар, белгәннәр чумып алыр, белмәгәннәр коры калыр”,- дип бик белеп әйткән зирәк халкыбыз.Чыннан да, тел дәрьясының гаҗәеп кыйммәтле хәзинәсен эзли, таба, күрә белергә өйрәтү мөһим. Укытучы  укучыларның  сөйләм эчтәлегенә генә түгел, формасына, әйтелешенә, интонациясенә, сүзләр сайлавына, җөмлә төзүенә, нәфис, матур һәм бәйләнешле сөйли белүенә игътибар итәргә, шуңа өйрәтергә тиеш. Сөйләм телен һәм иҗади фикерләү дәрәҗәсен үстерүдә дәресләр белән бергә сыйныфтан тыш чараларны оештыру мөһим эшләрнең берсе булып кала бирә, алар укыту-тәрбия эшен оештыруда мөһим роль уйный.

       Урта сыйныфларда уку еллары – шәхес формалашуда аеруча җаваплы чор. Балалар укырга, язарга, санарга, сөйләргә, аралашырга, коллективта үзләрен дөрес тотарга башлангычта өйрәнәләр, ә урта сыйныфларда боларның барысын да ныгыталар, камилләштерәләр.

       Укыту-тәрбия процессында бала шәхесен формалаштыруга йогынты ясаучы чараларның берсе – сүзлек запасын формалаштыру, баету. Уйлау – фикерләү сөйләм үсеше белән аерылгысыз бәйләнгән. Сөйләмнең ярлы булуы фикерләүнең начар үсеше турында сигнал булып тора. Димәк, баланың аңы үсү, белеме арту, аның чынбарлыкны танып – белү тирәнлеге киңәю һәм чын кеше булып тәрбияләнүе сөйләмнең үсешенә, үз туган телен яхшы белүенә бәйле.

         Мәктәптә уку балаларның сөйләм үсеше һәм формалаштыру чыганакларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтә. Алар укытучы җитәкчелегендә табигать күренешләрен, тирә - юньдәге кешеләр хезмәтен күзәтә, иптәшләре белән аралаша, укытучының сөйләмен тыңлый. Боларның барысы да бала шәхесен рухи баета, белемен арттыра һәм сөйләмен үстерә.

       Урта  яшьтәге мәктәп балаларының сүзлек запасын формалаштыруга ирешү, сүзлек составын арттыру  максатыннан, урта  класслар өчен программадан файдаланып, мин түбәндәге план төзедем:

1.Балаларның  сүзлек  запасын ачыклау.

2.Укытучы соравына җавапны ачык, кыска һәм төгәл әйтү.

3.Сөйләмнән җөмләне аерып алу.

4.Рәсем буенча җөмләләр төзү.

5.Рәсемнәр сериясе буенча сюжет логикасы сакланган кечкенә хикәя төзү.

6.Укылган җөмләләргә, текстка куелган сорауларга җавап бирү.

7.Төрле күренешләрне телдән сурәтләү.

8.Тәкъдим ителгән яисә балалар үзләре уйлаган тема буенча телдән яисә язма сөйләм төзү.

9.Шигырь, инша, әкиятләр иҗат итү.

          Шушы план нигезендә эшләп, балаларда  сүзлек байлыгын  формалаштыруның төп максатларын санап үтәргә мөмкин:

1. Укучыларның  фәннәр белән кызыксынуларын  үстерү  һәм аңа мәхәббәт тәрбияләү, аларда  татар  халкы тарихын, аның бай мирасын өйрәнү теләге уяту.

2. Укучыларның  белемен киңәйтү, тирәнәйтү, аларны тормышта гамәли куллана белү күнекмәләрен арттыру. Тел һәм әдәбият белән кызыксынучыларга мәктәп программасыннан тыш мәгълүмат бирү.

3. Аерым темалар буенча алган грамматик, орфографик, пунктуация, сөйләм  теле  һәм язу күнекмәләрен ныгыту.

4.Сыйныфта бирелә торган төрле яклы тәрбияне (патриотик, гуманлылык, эстетик, дуслык – иптәшлек, хезмәт тәрбиясе һ.б.) сыйныфтан тыш эшләр белән бәйләп дәвам итү.

5.  Укучыларның  иҗади фикерләү сәләтен, тел  байлыгын   үстерү .

         Билгеле, әлеге максатларга ирешүнең юллары байтак. Укучыларга төрле фәннәрне өйрәтү, аларның белем дәрәҗәсен тикшерү, вакыт үткән саен, бу өлкәгә нинди дә булса яңалык кертүне таләп итә. Бүгенге яңарыш процессында республикабыз алгарышын тәэмин итәрлек, конкурент булырга сәләтле балалар  үстерү  безнең алдыбызга килеп баса. Хәзерге заманда кешенең интеллектуаль, профессиональ иҗади үсеш дәрәҗәсе хәлиткеч мәгънәгә ия. Белем сыйфатын күтәрү - тормыш дәрәҗәсен яхшырту өчен иң зарури гамәлләрнең берсенә әйләнеп бара. 21 гасыр мәгариф системасының асылы шунда, ягъни нәтиҗәле белем бирү, шәхеснең җәмгыятьтә урын табуы. Укучылар мәктәптән дөрес сөйләргә өйрәнеп, оста сөйләшерлек дәрәҗәдә әзерләнеп чыгарга тиеш.

        Татарстан Республикасында ике дәүләт теле – татар һәм рус телләренең киләчәктә чын мәгънәсендә тигез хокуклы булып яшәеше өчен, беренче чиратта, татар телен татарларга гына түгел, башка милләт вәкилләренә дә өйрәтү зарури. Рус теле күп дистә еллар милләтара аралашу теле булып яшәгәнгә күрә, аны укыту методикасы да, фәнни-дидактик нигезләре дә, программа һәм дәреслек төзү мәсьәләсе дә, бу телне өйрәнүнең мотивациясе дә ачыкланган. Хәзерге чорда да рус телен укыту методикасы камилләшеп бара, дәреслекләрнең сыйфаты да яхшыра, телгә һәм сөйләмгә өйрәтү проблемалары да эшкәртелә.

     Хәзерге шартларда «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында»гы Законны тормышка ашыру, татар телен гамәлгә кертү өчен объектив шартлар җитәрлек. Татар теленә өйрәтүнең 200 еллык тарихы бар. Бүгенге көндә татар теле мәктәпләрдә, училищеларда, югары уку йортларында укытылып килә. Ләкин татар телен рус һәм башка татар булмаган аудиториядә укыту өлкәсендә зур авырлыклар бар. Шул авырлыкларны төгәлрәк аңлау өчен, аларның төп сәбәпләренә төшенү өчен татар телен рус балаларына укытканда лексиканы үзләштерүе төп мәсьәләләрнең берсе булып тора.

 Бу хезмәттә  лексиканы үзләштерүнең мәсьәләләре тикшерелә, чөнки еш кына нәкъ бу өлкәдә аерым кыенлыклар күзәтелә.

Баланы дөрес сөйләргә һәм язарга өйрәтү, аның сүз байлыгын формалаштыру,  арттыру —урта  мәктәпнең иң мөһим бурычларыннан берсе. Чөнки тел баланың барлык фәннәрдән белем алуына юл ача, аның фикер йөртү сәләтен үстерә һәм акыл үсешенә ярдәм итә.

Укучының сөйләме камил булу аның сүз байлыгы белән турыдан-туры бәйле, менә шуңа күрә татар теле һәм әдәбият дәресләрендә сүзлек эше планлы, даими үткәрелергә тиеш. Укытучы, һәр күнегүне алдан тикшереп, кайсы сүзләргә нинди аңлатма бирергә, кайчан һәм нинди сүзләргә синоним, омоним, антонимнар табарга, кайсыларының күчерелмә мәгънәсен аңлатырга икәнен дәрес планында билгеләп куярга, сүзлек, сүзлек-орфографик диктантларның текстларын алдан төзергә тиеш.

         Әдәбият дәресләрендә бала туган телнең байлыгын, сүзнең лексик һәм грамматик мәгънәләре белән таныша; сәнгатьле сөйләм чараларын үзләштерә; синоним, омоним, антонимнар белән очраша; аларны телдә кулланырга өйрәнә.
        Күнегүләр үтәгәндә, балага шактый күп алынма сүзләр очрый. Аларның бер өлешен ул аңлап бетерми, язылышлары укучыга кыенлык тудыра. Шуңа күрә алынма сүзләрнең мәгьнәсен ачу, аларны дөрес әйтү, язу, сөйләмдә урынлы куллану күнегүләренә һәрвакыт игьтибар итәргә кирәк.

Дәреслекләрдә укучы аңлап ук бетермәгән яки, аңласа да, әле актив файдаланмый торган сүзләр дә очрый. Безнең максат — аларны аңлату, программада булганнарын укучының актив сүзлегенә кертергә омтылу.
        Сүзлек эшен оештыру буенча фәнни һәм гамәли хезмәтләр шактый аз.
С.Г.Вагыйзов һәм Р.Г.Вәлитовалар “Башлангыч мәктәптә татар теле методикасы” китабында сүзлек эшенә зур урын бирәләр. Аны дәреснең һәр этабында үткәрергә тәкъдим итәләр. Әлеге  методика буенча дәрестә сүзлек эше үткәрү ярдәмендә укучылар әсәрне җиңел кабул итә, аларның фикерләүләре һәм сөйләмнәре үсә, сүзлекләре байый.

Татар теле дәресләрендә сүзлек эше турында хәтта методик киңәшләр дә юк. Әлеге өлкәдә хезмәтләр аз булу һәм сүзлек эшенең укучы сөйләме, фикерләвен үстерүдәге әһәмиятен исәпкә алып, чыгарылыш квалификация эшенең темасы “Татар теле дәресләрендә урта звено укучыларының сүзлек запасын формалаштыру” дип алынды.

Өйрәнүнең объекты —урта сыйныф  укучыларына татар теле һәм әдәбият дәресләрендә сүзлек эше үткәрүнең метод, алым формалары.
         Өйрәнүнең предметы —урта сыйныфларда сүзлек эше‚ тикшерүнең форма, алым чаралары; фәннәр арасындагы бәйләнеш.

Өйрәнгәннең гипотезасы — һәр дәресне, класстан тыш чараны укучыларга таныш булмаган яисә таныш булып та аларның актив лексикасына кермәгән сүзләрне барлап, эшне укучыларның үзенчәлекләрен исәпкә алып, төрле алым, чаралар файдаланып оештырганда, урта сыйныф  укучысы сүзлеген баетып була.

Эзләнү өстендә эш процессында түбәндәге метод һәм алымнар куллланылды:

-күзәтү һәм аның нәтиҗәләрен өйрәнү;

-дәреслекләргә анализ;

-проблема өстендә эшләүче укытучыларның эш тәҗрибәләрен өйрәнү.

Чыгарылыш квалификация  эшенең бурычлары:

1.Урта  мәктәптә әдәбият һәм татар теле дәресләрендә сүзлек эше үткәрү үзенчәлекләрен барлау.

2.Укытучының сүзлек эше үткәрү мәсьәләләрен чишүгә хәзерләнү юлларын билгеләү.

 Моның өчен түбәндәге мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк:
1) сүзлек эшен үткәрү буенча хезмәтләрне тәнкыйди күзлектән чыгып өйрәнү;
2) сүзлек эше үткәрүнең иң эффектив форма, метод, алым, чараларын билгеләү, бер системага салу;

3) шуларны нәтиҗәле кулланып үткәрелә торган дәрес фрагментлары сериясен эшләү;

4) моның өчен татар теле һәм башка фән китаплары тирәнтен өйрәнелде, соңгы 5 елгы  “Мәгариф”, “Фән һәм мәктәп” журналларына күзәтү ясалды.

 5)С. Г. Вагыйзов, Р. Г. Вәлитова, В.А. Кустарева, Л. К. Назарова һәм М.Р.Львов, В.Г.Горецкий методикалары буенча сүзлек эшенә караган материаллар анализланды.

Чыгарылыш квалификация эшендә әлеге хезмәтләр буенча фикерләр әйтелә, сүзлек эшен оештыру буенча киңәшләр тәкъдим ителә, аларны дәлилләп, барлык сыйныфларда, әдәбият  һәм татар теле дәресләрендә сүзлек эшен үткәрү дәрес фрагментлары сериясе бирелеп барыла.

I бүлек

Сүзлек өстендәге эш  методик һәм гамәли хезмәтләрдә

        С.Г.Вагыйзов, Р.Г.Вәлитовалар[3, б. 95-101]  уку  дәресләрендә сүзлек эшен аерым этап итеп карамыйлар, чөнки ул дәреснең буеннан-буена бара. Әмма уку эшләренең барлык төрләре дә сүзлек өстендә эшләү белән тыгыз бәйләнгән була.

        Сүзлек эше текст эчтәлеген дөрес аңлау өчен кирәк. Укытучы укыйсы әсәрне үзе беренче булып өйрәнә, сүзлек эше өчен сүзләрне сайлый, төркемли:
1.Уку алды хәзерлегендә текстны аңлауга комачаулаучы сүзләр аңлатыла.
2.Кабат уку вакытында балалар ишеткән, ләкин бик үк аңлап бетермәгән, җөмлә эчендә үзләре аңлата ала торган сүзләр белән эш ителә.
3.Дәреснең буеннан-буена балаларның актив сүзлегенә керергә тиешле сүзләр белән дә эшлибез. Бу төркемгә балаларны хезмәт эшчәнлегенә әзерләү һәм иҗтимагый-әхлакый тәрбия бирү, грамматиканы уңышлы үзләштерү өчен кирәкле тел материаллары хәзинәсен тулыландыру ягыннан әһәмияте булган сүзләр керә.

         Укытучы балаларга мәгънәләре аңлашылмаган сүзләрне аерып ала, аларны аңлату алым, чараларын, икенче кат уку барышында контекстка укучылар үзләре аңлатачак сүзләргә игътибар юнәлтү өчен сорау һәм биремнәр, актив сүзлеккә керергә тиешле сүзләрне балалар сөйләменә кертү юлларын билгели.
         Укытучы яңа сүзне аңлату белән генә  укучыларның фикерләүләрен, сөйләмнәрен үстерү, сүз байлыкларын үстерү өстендә дә эш алып бара. Сүзлек эше дәреснең буеннан-буена барганлыктан, укучылар әсәрне җиңел кабул итә, эчтәлекне яхшы аңлыйлар. Галимнәр сүзләрне аңлату алымнарын да билгелиләр:
1. Предмет үзе күрсәтелә, макеты, муляж; кош, хайван чучелаларын күрсәтеп, аларның үзенчәлекләре, тормышта тоткан урыннары турында аңлатма бирелә. Мәсәлән, дәрестә  Сөембикә манарасы макетын, җиләк-җимеш муляжын күрсәтергә, ә экскурсиядә мастерскойга барырга мөмкин.
2. Картиналар яки төрле предмет рәсемнәре күрсәтелә, сюжетлы рәсемнәр дә файдаланыла. Мәсәлән,
ракета, кремль, урак, герб һ.б. сүзләрнең мәгънәләре рәсемнәр ярдәмендә аңлатыла.

3. Сүзләрне синонимнар ярдәмендә аңлату. Шулай ук идиомаларга һәм синтаксик ныгыган сүзтезмәләргә игьтибар итәргә кирәк. Мәсәлән, хөр — ирекле, азат; йөрәге телгәләнеп китте — бик кайгыра; авырлыкларны жиңү, яулап алу һ.б.

4. Морфологик төзелеше тикшерелә. Мәсәлән, чапкын-чап-ат чаба; тапкыр (кеше)  тап-таба.

5. Сүзләрне аңлатырга, билгеләмә бирергә туры килә. Мәсәлән, аллея — ике ягына да агачлар яки куаклар утыртылган юл.

6. Тормыштан мисаллар китереп бәян итү. Мәсәлән, аерым тояклы-тоягы ике өлештән торган хайван (сыер, сарык, кәҗә).

7.Тормыштан алынган фактларны үрнәк итеп, мисаллар китереп сөйләргә кирәк. Мәсәлән, батырлык, кайгыртучан, теләктәш кебек сүзләрне аңлату өчен төрле мисаллар китереп сөйләргә була.

8. Сүзне балага аңлаешлы җөмлә эченә кертеп әйтү. Мәсәлән, биленә путасын буып бәйләде. (Пута сүзен җөмлә эченә кертү).
9. Җисемнәрне белдергән образлы исемнәрнең асылы билгеләтелә. Мәсәлән,
алтын йөзек-сары яфрак-алтын яфрак; кыңгырау чәчәк, ут-койрык һ.б.   Сүз мәгънәләрен ачык аңлауга техник чаралар да ярдәм итә.
            Әдәбият дәресендә сүзлек эшен оештыру, үткәрүне методистлар шактый киң ачкан, тик сыйныфлар, фәннәр, бер елда укыган әсәрләр арасындагы бәйләнеш кенә чагылыш тапмый әлеге материалда.

  Икенчедән, бер әсәр буенча сүзлек эше оештыруны күзаллавы шактый кыен дәреслек буенча. Әдәбият дәресләрендәге башка эш төрләреннән аермалы буларак, сүзлек эше дәреснең аерым этабы түгел, ә буеннан-буена бара торган эш бит. Әлеге авторлар татар теле дәресләрендә сүзлек эше үткәрүнең әһәмияте, аның алымнары турында бернинди мәгълүмат та бирмиләр. Бу эш укытучы карамагына калдырылган.

         Р.Н.Бунеев, Е.В.Бунеевалар системасында сүзлек эше әсәрне укыганда үткәрелә. Укучылар яңа сүзләрнең мәгънәләрен үзләре аңларга тиеш. Ләкин укучы кайбер сүзләрнең мәгънәләрен аңлап бетерә алмаска мөмкин. Ә бу исә үз чиратында укучы игьтибарын читкә юнәлтергә, әсәр эчтәлеген аңлауга комачаулык тудырырга мөмкин.

         В.А. Кустарева, В.Г.Горецкий “Методика преподавания русского языка в начальных классах” китаплары буенча сүзлек эше үткәрүнең максаты булып баланың актив сүзлеген баету тора. Сүзгә игътибарлылык тәрбияләү, әсәрнең төп уен аңлау өчен укытучы кирәкле сүзләрне аерып алырга, дәрес буенча алар белән эшләргә тиешлеге турында кат-кат искәртә югарыдагы методистлар һәм сүзлек аңлату алымнарын тәкъдим итәләр.

        Соңгы 5 елгы “Мәгариф”, “Фән һәм мәктәп” журналлары өйрәнеп чыгылды. Мәктәп укытучыларының тәҗрибә эшләре исәпкә алынды. Сүзлек эшенә багышланган берничә материал урын алган әлеге методик вакытлы матбугатта. ”Мәгариф” [8, б.10-11] журналында Түбән Яке урта мәктәбе укытучысы Гөлнәзирә Галиеваның “Аңлап һәм йөгерек уку” хезмәтендә сүзлек эше төрләре, аны үткәрү таләпләре бирелгән. Сүзлек эше күптөрле, шуларның берничәсе:

1. Күнегү текстында балаларга аңлашылмый торган сүзләргә аңлатма бирү.
а)сүз бала өчен бөтенләй яңа булганда, аның төп, туры мәгьнәсен аңлата, кирәк икән, рәсемнәрдән файдалана. Бирелгән сүзне кертеп, җөмлә төзи, тактага яза;
б)күчерелмә мәгънәле сүзнең башта туры мәгьнәсен, аннары янына күчерелмә мәгьнәсен яза. Чагыштыру ясала:
алтын көз, алтын йөзек; 
в)алынма сүзне ана телендәге синоним белән аңлату, ягъни тәрҗемә итә.

Мәсәлән, шәкерт-укучы, мәдрәсәдә укучы. Яңа сүзгә телдән аңлатма да бирергә мөмкин. Мәсәлән, шоссе - таш җәелгән юл, асфальт - вак таш, битум белән капланган һәм тигезләнгән юл.

2. Грамматик материалны үткәндә, сүзләрне темалап төркемләү.
       Сүзлек эше үткәргәндә укытучы түбәндәгеләрне истә тота:
а)сүзнең мәгънәсен контекст эчендә аңлата;
б) яңа сүзне һәрвакыт тактага яза, ә укучылар дәфтәрләренә күчерәләр;
в) предмет төшенчәсен, билге белдергән сүзләрне аңлатканда, күрсәтмәлелек файдалана;
г)яңа сүз яки сүзнең аңлашылмый торган мәгьнәсен синонимнар ярдәмендә ачыклый, мәсәлән:
көмешләнгән чәч - агарган чәч;
д) сүз яки сүзтезмәнең мәгънәсе шул сүз белән белдерелә торган предмет, күренешләрне санап күрсәтү юлы белән аңлатыла. Мәсәлән,
металлар - алтын, көмеш, тимер, бакыр;

ж)сүзнең мәгьнәсе логик билгеләмәләр ярдәмендә, төр һәм аеру үзенчәлекләрен күрсәтү аша аңлатыла. Мәсәлән, ылыслы агач - яфраклары ылыслы агачлар.

        Татар теле һәм әдәбият буенча дәрес эшкәртмәләрендә дә әлеге мәсьәләгә игътибар ителгән. “Мәгариф”[16, б.15] журналында Галия Сөләйманованың “Туган тел — изге дә, көчле дә ул” темасына дәрес эшкәртмәсе бар. Ул сыйныфларда халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукайның “Бишек  җырларын” өйрәтүне үз эченә ала. Сүзләрнең эчке мәгьнәләрен төсмерләүгә, иркәләү, назлау сүзләренең төп мәгьнәсен ачыклауга игътибар юнәлтә. Йолдызым, гыйззәтем, кадерем, бәгърем, куанычым, шатлыгым, синең, син сүзләренең асыл мәгьнәсен аңлата.

         “Мәгариф”[14, б. 53] журналында Гөлфара Нуретдинова һәм Рәмзия Нәҗмиевалар “Уку - мине, кояш җирне җылыта” дигән хезмәтләрендә сүзлек эше үткәрү буенча киңәшләр бирәләр:

1)укытучы укучыларның уку дәфтәрләрендәге язмаларны алдан карый. Ат сүзенә мәгьнәдәш сүзләр табып, биремне төгәл үтәгән укучының эшен үрнәк итеп, алып ук тактага язып куя. (Ат, тай, колын, алмачуар тай, туры бурлы бия, кара бурлы бия сүзләренең мәгънәләре аңлатыла, русчага тәрҗемә ителә).
2)-Хәрәмләшү ни дигән сүз? Сезнең дә уйнаганда, хәрәмләшкәнегез бармы? Алай ярыймы?

3)-Нинди нәзер үтәү турында сүз бара? (Нәзер сүзенең мәгънәсен ачу).
“Фән һәм мәктәп” журналында да сүзлек эше игьтибарга алынган, аңа кагылышлы берничә материал урнаштырылган.
          Әлмәт шәһәре 17 нче татар-рус мәктәбе укытучысы Г.Харасова “Газиз туган җирем!” исемле хезмәтендә [17, б. 113-114] Б.Камаловның “Туган җирләр” хикәясен өйрәнгәндә, С.Вагыйзов, Р.Вәлитовалар методикасына нигезләнеп, сүзләрнең мәгънәләрен болай аңлата:
җилпи-җилпи (кага-кага, селки-селки), чирәмгә кунакланган (нәрсә кунаклый? Икенче сүз белән алыштырыгыз).

     Җай гына (әкрен генә, ипләп кенә, сак кына) ,үргә табан (өскә, биеккә, тауга)
әрәмәлек
 (укытучы аңлата) — яз көне су астында калып, шул үлән, куаклар үсә торган елга, елга буйлары шулай атала. Анда кошлар сайрый.

II бүлек

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның сүзлек запасын формалаштыру

2.1. Сүзлек эшен оештыру

          Әдәбият дәресләрендә сүзләрнең мәгънәләрен аңлату планлы һәм даими үткәрелергә тиеш.

1. Дәрестә сүзлек эше алып бару өчен, беренчедән, урта мәктәпнең әдәбият дәресләрендәге текст материалларын, алар арасындагы бәйләнешне яхшы белү сорала укытучыдан. Мәсәлән, 5нче, 6нчы, 7нче, 8нче сыйныф “Татар теле” китапларында охшаш темалар шактый.

1.  “Мин өйдә булышчы”

2. “Туган ягым-Татарстан”

3.”Туган көн-күңелле бәйрәм”

4.”Минем дустым бар”

5.”Без спорт яратабыз”

6.”Дүрт аяклы дусларыбыз”

7.Әдәбият-сәнгать дөньясында”

8.”Иптәшең үзеңнән яхшы булсын”

            Мәсәлән, 6 нчы сыйныфта Р.Ишморатованың “Яңа чана” [1,129-130б.] хикәясен өйрәнгәндә, укытучы белән укучыга уку һәм язуда алган белемнәре ярдәмгә килә ала, әгәр укытучы эшне тиешенчә оештырса.
          -Укучылар, без  5 нче сыйныфта әдәбият дәресендә “Язгы каникул” дигән хикәя укыган идек. Әйдәгез, бергәләп искә төшерик.
-Укучылар, бу нәрсә?

Кәшәкә рәсеме күрсәтелә һәм сорала.

-Кәшәкә нәрсә ул? Русча ничек була?

-Әйдәгез, бергәләп әйтик.

-Укучылар, кыш көне кәшәкә белән шугалакта хоккей уйныйлар.
- Исегезгә төшерегез әле, хикәядә сүз нәрсә турында барды?

-Гали нинди малай? (саран).

- Бүген Р.Ишморатованың “Яңа чана” хикәясе белән танышырбыз.

-Укучылар, күңелсез булды сүзен ничек аңлыйсыз? Русча ничек була?

-Әйдәгез, бергәләп укыйк.

-Укучылар, бу рәсемгә карагыз әле.

-Балалар нишлиләр? (Таудан чана шуалар).

-Димәк, чана шуу— ул уенның  бер төре.

 Икенче тапкыр уку барышында түбәндәге сүзләр аныклана:
-Укучылар,
үрти башладылар дигәнне ничек аңлыйсыз?

-Укучылар, кызгана дигәнне икенче төрле ничек әйтеп була?
-Димәк, Раилә чанасын кызганганга күрә аны саран дип үрти башлаганнар .
        Хикәяне сәнгатьле итеп уку эшләре дәвам ителә.
2. 1)Дәрестә сүзлек эше алып бару өчен, икенчедән, рус теле буенча әдәбият китабын яхшы белергә кирәк, чөнки ике дәреслектә дә охшаш темалар күп.
          Мондый әсәрләрне өйрәнгәндә, кайсы телдә әлеге тема алдан өйрәнелә, сүзлек эше шул белемнәргә таянып кына үткәрелә. 5 нче  класс татар теле  китабында [2, б.63] Р.Миңнуллинның “Әни кирәк” шигыре өйрәнелә, моңа кадәр  “Родное слово” китабында З.Воскресенскаяның “Мама” шигыре өйрәнелгән була. Шуннан чыгып, сүзлек эшен түбәндәгечә үткәреп була.
  -Укучылар, китапның 63 битен ачыгыз.
  -Без сезнең белән бүген әниләр турында сөйләшербез. Шуңа күрә Р.Миңнуллинның “Әни кирәк” шигыре белән танышырбыз.
 -Хәзер аңлашылмаган сүзләргә игьтибар итик.

Сүзләр язылган карточкалар күрсәтелә һәм сорау:
а) –Нәрсә дигән сүз ул —
йокы татлы булу? Баллы, тәмле сүзләре белән чагыштырыгыз.

-Нинди сүздән килеп чыккан?

- Хәзер бергәләп хор белән укыйк.

6) –Нәрсә дигән сүзләр —җил-яңгырдан саклау, усаллардан саклау, ашлар тәмле булу, дөнья ямьле булу?

Әйдәгез,  бергәләп  әйтик.

-Рус телендә “Мама” хикәясен укыганда, нинди сүзләр шушы  тәрҗемәләргә туры килделәр? (Тактада сүзләр: добрые, заботливые, ласковые, верные, чуткие).

-Әйе, бу сүзләрнең барысы да туры килә.

-Димәк, әни-яхшылык  эшләүче, назлый, иркәли торган, сине беркайчан да ташламаучы, һәрнәрсәне сизеп торучы.

       Өченчедән, баланың гомуми үсешен, төрле фәннәр буенча алган белемнәрен дә истә тотып эш итәргә кирәк сүзлек эшен оештырганда.
Табигать белеме һәм әдәбият арасында шулай ук охшаш темалар шактый.
Мәсәлән, 5 сыйныф “Татар теле” китабында Касыйм Тәхауның “Кошларга ярдәм итик” хикәясе белән танышканда [5, б.177], табигать белеме дәресләрендә бездә кышлаучы кошлар турында өйрәнүләрен файдаланып була.
-Укучылар, безнең якта нинди кошлар кышлый? Исегезгә төшерегез әле.
-Укучылар, “Табигать белеме” дәресендә “Кошлар кышын” дигән теманы үткәндә, нинди кошларны кышлаучы кошлар дидек?
а) тукран рәсеме күрсәтелә һәм сорала:

-Укучылар, бу нәрсә? (Тукран).

-“Табигать белеме” дәресендә без аны икенче төрле ничек атадык? (Урман докторы).
-Димәк, тукран — ул урман докторы, чөнки ул агачларны кортлардан саклый, шул кортларны чүпли.

б) — Укучылар, томшык нәрсә ул? Русча ничек була?

-Әйдәгез, бергәләп әйтик.

в) “Табигать белеме” дәресендә кайбер кошлар турында сөйләштек.
-
Чукыр нинди кош? Нәрсә белән туклана? Исегезгә төшерегез әле. (Ул кыш буе чыршы һәм нарат орлыклары белән туклана).

-Кайчан бала чыгаралар? (Кыш көне).

-Әйдәгез, бергәләп укыйк.

-Димәк, чукыр — кышлаучы кош, нарат — чыршы күркәләре белән туклана.
г) — Бу кош - нинди кош? Әдәбиятта очраган иде безгә.
(65- битне ачам). Көртлек рәсеме күрсәтелә һәм әйтелә:

-Менә монысы шуның туганы. Нәрсә дигән идек? (Көртлек).
-Алар каеннарда утыралар, каен бөреләре һәм алкалары белән тукланалар.
-Әйдәгез бергәләп әйтик.

-Димәк, көртлек нинди кош?

д) — Укучылар, һәлак була дигәнне ничек аңлыйсыз? Икенче төрле ничек

әйтеп була?

-Әйдәгез, бергәләп укыйк.

-Димәк, һәлак була — ул вафат була, үлә, җан бирә.

е) — Ә “Табигать белемендә” җимлек нәрсә ул, ни өчен кирәк дигән идек?

-Әйдәгез, сүзне бергәләп әйтик.

           Мәктәптә татар теле дәресләренең төп максатларыннан берсе - укучының сөйләмен үстерү, чөнки сөйләм - башка фәннәрне үзләштерергә җирлек, тормышта гомуми культура һәм грамоталылык билгесе дә.
        Бөек рус педагогы К.Д.Ушинский: “Без баланың телгә сәләтлелеген арттырырга телибез икән, башта аның фикер йөртү сәләтен үстерергә тиешбез”, - дигән. Ә фикерне чагылдыручы — сүз. Димәк, тел, сөйләм үстерү турыдан-туры укучының сүзлек байлыгы белән бәйле.

          Сүзлек байлыгы — укучы аңлый, куллана торган сүзләр ул. Аны арттыру дигәндә, актив һәм пассив сүзлекне истә тотарга кирәк. Укучылар үз сөйләмнәрендә һәрвакыт куллана, аңлый торган сүзләр — актив сүзлек, ә алар аңлый торган гына, әле сөйләмнәренә кереп урнашмаган сүзләр пассив сүзлек төзиләр. Тагын бик ук анык булмаган сүзләр, якынча күзаллый гына торганнары да бар.

          Безнең төп максатыбыз — соңгы икесен дә актив сүзлеккә кертергә омтылу, ягъни укучы сүзлеге бай булса, әйтеләсе фикер дә төгәл, кыска, нәкъ укучы әйтергә теләгәнчә килеп чыгар. Моңа ничек ирешергә соң?
1. Күнегү текстларындагы аңлашылмаган сүзләр өстендә эшләп:
-сорау бирергә, ә җавапка шул сүз керсен. Мәсәлән, 5 нче сыйныфта 66 нчы биттәге 2 нче күнегүне эшләткәндә:

  -Тавык орлыкны тегермәндә нишләтә? (Тавык орлыкны тегермәндә тарттыра).

Ә 179 нчы биттәге текстны укытканда:

  -Алтын көз нишли? (Ул җир өстенә канатын җәя).

 -синоним, антонимнарны уйлатырга;

6 нчы сыйныфта139 нчы биттәге 3нче күнегүне эшләткәндә:

-Аягы җиргә тими сүзенә тактадагы сүзләр арасыннан синонимнар сайлагыз.
-Ашыга, тиз йөри, чаба, атлый.

-морфологик төзелешенә игьтибар иттерергә. Мәсәлән, 5 класста 49 нчы биттәге 126 нчы күнегүне эшләткәндә, башта — текст, аннары белешмә өчен сүзләр белән танышалар.Андагы тынгысыз сүзен балалар аңламаска мөмкин.
-Тамырын табыгыз (тын), аңа нинди кушымчалар кушылган (-гысыз).
-Димәк, тынычмы бу кеше, юкмы? Ник?

-җөмләләр төзетү;

-сүзлек диктантына кертеп тә, актив сүзлеккә кертергә мөмкин сүзләрне;
-сүз төзелеше буенча тикшертергә. Мәсәлән, 8 нче  сыйныфта 49 нчы биттәге 2 нче күнегүне эшләткәндә
“көнозын”  сүзенең  мәгънәсе  аңлатыла;

2.2. Дәресләрдә сүзлек байлыгын үстерү

        Телне өйрәнү, аны үзләштерү, билгеле булганча, бик катлаулы, иҗади эш. Аның нигезендә өйрәтүчегә механик рәвештә иярү түгел, бәлки актив танып - белү эшчәнлеге ята. Урта звенода дәресләрнең һәрберсендә дә диярлек баланың сөйләмен  үстерү  юнәлешендә даими эш алып барыла.

           Мәктәптәге бер генә дәрес тә, бер генә эш тә сөйләм телен  үстерү  бурычларын читләп үтми.  Укучыларның  сөйләм телен  үстерү  эзлекле рәвештә алып барылырга тиеш.

          Укучыларны кабул иткәндә әңгәмәләр, анкета, төрле тестлар аша аларның нинди сәләткә ия булуларын ачыклыйм. Хезмәтемне дә шул юнәләштә алып барам: дәресләрне кызыклы, балаларның танып – белү активлыгын һәм мөстәкыйльлеген, иҗади эшчәнлеген үстерерлек итеп, һәр баланың табигый мөмкинлекләрен истә тотып үткәрергә тырышам. 5нче сыйныфта ”Нәрсәгә охшаган?” соравы аша балаларның күзаллавын, фантазиясен үстерәм. Мөмкин һәм мөмкин булмаган вариантлардан барлык җавапларны да тыңлыйм.  Предмет яки күренешләрне төрле яктан күрү, гадәти әйберләрдәге яңалыкны табу кебек сыйфатлар укучыларда образлы күзаллау, фикерләү сәләтен, иң мөһиме – бәйләнешле сөйләм телен үстерергә ярдәм итә. Балалар бер –берсен тыңларга өйрәнә, үзара иркен аралаша, мөстәкыйль фикер йөртеп җавап бирү мөмкинлеге туа.

        Әдәбият  дәресләрендә  укучылар матур итеп уку белән бергә, текстның төп мәгънәсен аңларга, сораулар куя белергә, шул ук вакытта үзләре дә тулы, дөрес җавап бирергә өйрәнә. Дәресләрне җанлы, мавыктыргыч итеп үткәрергә тырышам. Шулай эшләгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Дәрес башында темага кагылышлы берәр гыйбрәтле хикәя укыйбыз, я халык әкиятләрен искә төшерәбез. Куелган сорауга җавап эзлибез, фикер алышабыз, бәя бирәбез. Дәресләрдә табышмаклар, сынамышлар, чагыштыру, тасвирлау чаралары куллану да уңай нәтиҗә бирә.

         Табышмаклар предметның билгеләрен саный, кулланылышын әйтә, иң төп үзлеген ача һәм объектның исемен эзләп табу бурычын куя, яңа сүзне аңларга ярдәм итә, зиһен, логик фикерләүне үстерә, сөйләмне камилләштерә.

Халык сынамышлары әби – бабайларыбызның бай тәҗрибәсен туплаган. Балалар дәрестә әсәр эчтәлеге белән мәкальне чагыштыралар, әсәрнең төп мәгънәсенә, геройларның гамәлләренә туры килгән мәкальләрне сайлыйлар, үз фикерләрен дәлиллиләр.

         Дәресләрдә гадәти күнегүләр белән беррәттән, кроссвордлар, ребуслар чишү дә тел  байлыгын  арттырырга ярдәм итә. Моннан тыш, төрле мәзәкләрне, кечкенә күләмле әкиятләрне сәхнәләштереп күрсәтү дә укучыларга ирекле сөйләмдә сүзләрне урынлы куллана белергә булыша.

Балаларны җөмләдә сүзләрне дөрес куллана белергә, туган телнең матурлыгын тоярга, үз фикереңне ачык һәм дөрес итеп язарга өйрәтүдә иҗади эшләрнең әһәмияте зур. Бәйләнешле сөйләм  үстерү  күнегүләре әдәбият һәм  татар   теле   дәресләрендә  системалы үткәрелергә тиеш.  Укучыларның  сөйләмен һәм акыл сәләтен үстерүдә сочинение язарга өйрәтү уңай нәтиҗә бирә.

          Укучыларны сочинение язарга башта әйтмә формада әзерләргә кирәк. Сочинение язу өчен  укучыларның  тирә - як тормышта күргәннәрен, аларның күзәтү һәм тәэсирләрен, шөгыльләрен һәм уеннарын исәпкә алып, тема сайлау бик мөһим.

        Темалар гомуми характерда булмаска тиеш, чөнки укучыларга тасвирлау авыр, ә берәр хәлне сөйләү алар өчен җиңелрәк. Урта звено сыйныфларда балаларның үз тормышларында булган хәлләр: «Җәйне ничек үткәрдем? , «Урманда булган хәл», «Чаңгы шуганда», «Кар бабай ясау», «Чыршы бәйрәме», «Мин әнигә ничек булышам» темаларын һ. б. сайларга мөмкин. Иң әһәмиятлесе — укучыга таныш тема булуы шарт. Аннары языласы сочинениене ничек башлау мәсьәләсе килеп баса; бу эш укытучы ярдәмендә өйрәтелә.

       Икенче мөһим нәрсә — өйрәтү чорында сочинение өчен материал — балаларга ошаган яки дәрестә укылган әсәрләрдән өзекләр, мәкальләр, табышмаклар, такмаклар, санамышлар һ. б. туплау. Мәсәлән, «Көзге матурлык» темасы алынса, әдәбият дәреслегеннән көз турында укылган материал кабатлана, нинди җөмләләрнең көзге табигатьне тасвирлавы, аларны тагын ничек үзгәртеп, кыскартып, сүзләр өстәп язып булганы аңлатыла. Ләкин, минемчә, моның белән мавыгырга ярамый, ул беренче этапта гына кулланыла ала, чөнки бу балаларны үз күзаллауларын һәм фикерләрен ачыкларга ярдәм итми. Кайбер очракларда укыган материалларны да файдаланырга мөмкин, ләкин анда да үз уй-фикерләреңне дәлилләү кирәк.

Әгәр укыган әсәр буенча сочинение языла икән, темадан читкә чыкмаслык конкрет план төзелә.

Картина буенча сочинение язу изложениедән сочинениегә күчү күнегүе булып санала.

       Балалар башта бер темага багышланган берничә картина буенча сөйлиләр. Өч – дүрт картина буенча үткәрелгән әңгәмә укучыларны хикәя планын төзүгә әзерли. Планның һәр пунктына ике яки берничә җөмлә төзелә. Шулай итеп, башта хикәя телдән сөйләнә, аннары языла.

       Эшнең алдагы этабы – бер картина буенча сочинение язу. Бу тип эшнең бурычы картинада күрсәтелгән вакыйганы хронологик тәртиптә зиһенгә алу һәм бәян итеп бирүдән гыйбарәт.

        Укучылар өчен бер картина буенча сочинение язу авыр, чөнки бер картина язылачак сочинениенең төп өлешенә генә материал бирә ала. Сочинениенең баш өлешен һәм ахырын балалар үзләре “уйлап чыгарырга” тиешләр. Тасвирлау һәм фикерләү элементлары картина эчтәлегенә өстәмә була. Соңгысын һәр укучы үзенчә, мөстәкыйль эшли. Картина буенча сочинение язганда иң әһәмиятлесе — рәсемнең сюжеты буенча әңгәмә үткәрү. Билгеле, укытучы балаларның игътибарын картинаның әһәмиятле детальләренә юнәлдерә. Бергәләп план да төзелә. План буенча берничә укучының төзегән җөмләләре тыңланыла һәм  сүзлек  эше үткәрелә. Бу сюжетта кулланырга мөмкин булган яңа сүзләр тактага язып аңлатыла. Мәсәлән, “Сөйләм  үстерү  өчен картиналар” сериясеннән “Көзге урманда”, “Кышкы уеннар”, “Без – кошларның дуслары”, “Яз” рәсемнәре буенча балалар үз тормышларында булган хәлләр турында сочинение язалар.

Сюжеты ансат, состав өлешләргә җиңел бүленә торган булганда гына, укучылар бер картина эчтәлеген сөйләп, язып бирә алалар.

         Сочинение язарга өйрәнү әдәбият дәресләре белән тыгыз бәйләнгән. Чөнки әдәбият  дәресләрендә  укучылар текстны өлешләргә бүләргә, һәр өлешкә исем бирергә, биремнәрне үтәргә, текстның кыскача эчтәлеген сөйләргә өйрәнәләр.

        Кайбер очракларда (башлангыч өйрәтү этабында) укытучы класс тактасына беренче җөмләне язып куя. Ә аннан соңгы җөмләләрдә, күп нокталар куелып, алар урынына укучылар сүзләр өстәп, җөмләне тәмамлап язалар. Тиешле сүзләрне күзәтүләрдән чыгып яки картинага карап табалар. Таблицага язылып куелса да ярый. Сочинение язганда орфографик сүзлектән файдаланырга өйрәнүне дә истә тотарга кирәк.  Сүзлек  белән эшләгәндә укучылар үзләренең актив лексикаларына яңа сүзләр өсти алалар. Әгәр ул үзе кулланырга теләгән сүзнең ничек язылуын белми икән, сүзлеккә мөрәҗәгать итеп, сүз ясау күнекмәләрен дә арттыра ала.

          5 сыйныфта балаларның күзәтүләренә бәйле темаларга, сюжетлы рәсемнәр һәм картиналар буенча, алдан әзерлек үткәреп, хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү рәвешендәге сочинениеләр яздырыла.

          5 сыйныфларда сочинение планын мөстәкыйль төзүне дә файдаланырга кирәк. Төрле планнарны чагыштырып, иң уңышлысына, ягъни теманы киңрәк ачыклый торганына балаларның игътибарын юнәлдерү файдалы.

        Кайбер сочинениеләр экскурсиядән соң языла. Мәсәлән, мин «Яз килде» дигән темага сочинение язуны түбәндәгечә оештырам:

1. Экскурсия вакытында күргәннәрне сөйләтү. Яз билгеләре.

2. Сораулар буенча эшләү.

— Экскурсия вакытында һава нинди иде? (Көн аяз иде.)

— Язның нинди билгеләрен күзәттек? (Кар эри, гөрләвекләр ага, агачларның бөреләре бүрткән, чирәм чыга башлаган, тузганаклар чәчәк атарга әзерләнә, кояшлы урында җир күренә.)

— Һава нинди? Болытлар нинди?

— Ни өчен яз көне көннәр җылына? (Кояш җылыта. Кояш яз көне озаграк яктырта, җирне ныграк җылыта.)

— Ни өчен яз көне кар эри? (Кар кояш җылытудан эри, кар эрегәч, җир күренә башлый.)

— Яз көне агачларда нинди үзгәрешләр күренә? (Бөреләр бүртә.)

— Нинди кошларны күрдек? (Кара каргалар, сыерчыкларны күрдек.)

Укучылар язган сочинение экскурсия турында хисап кына түгел, а иҗади эш булырга тиеш. Экскурсия вакытында  укучыларның  игътибарын табигатьтәге күренешләргә юнәлдерергә, ни өчен? нигә шулай? дигән сораулар куеп, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен ачыкларга кирәк. Сочинениедә баланың табигатькә мөнәсәбәте, кичерешләре дә чагылу әһәмиятле.

         Билгеле, башлангыч сыйныфларда  укучыларның   сүзлек  байлыгы әле бик ярлы була. Укучылар сүзләрнең күчерелмә мәгънәсен еш кына сиземли алмый, телнең синонимик  байлыгын, стилистик мөмкинлекләрен үзләренең сөйләү һәм язу күнегүләрендә тиешенчә файдалана белмиләр. Шуңа күрә 5 сыйныфта сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәсе, күп мәгьнәлелеге аңлатылырга тиеш. Сочинениедә нинди сүзләрнең мәгънәсен аңлатырга, синоним, омоним, антонимнарга, нинди сүзләрнең күчерелмә мәгънәсенә игътибар бирергә икәнен алдан билгеләп кую уңышлы була. Күчерелмә мәгънәле сүзне сочинениедә куллану мөмкинлеге туса, башта ул сүзнең туры мәгънәсе һәм күчерелмә мәгънәсе бирелә һәм соңгысының нинди принципта тууы ачыклана.

           Сочинение язганда укучылар сыйфатларны бик аз куллана. Шуңа күрә  нинди? кайсы? сорауларына җавап бирүче сүзләрнең телнең иң матур бизәкле сүзләре икәнен аңларга һәм сөйләмдә куллана белергә өйрәтүне күздә тотарга тырышам. Моның өчен җөмлә төзегәндә исемнәрне табу, исемнәрдән чыгып сорау кую юлы белән сыйфатларны табу, сыйфатның ни өчен бу исемгә бәйле булуын аңларга өйрәтү әһәмиятле. Бу күнегүләрне үтәргә табышмаклар аеруча ярдәм итә. Билгеләре буенча предметларны табу өчен мондыйрак табышмакларны кулланырга була: «Җәен — соры, кышын — ак, аңа шулай яхшырак», «Үзе шардай, эче кандай, тәме балдай», «Өсте яшел, асты кызыл, җирдә үсә» һ. б.

         Билгеле, фигыльләрне, бигрәк тә хәрәкәтне, тавыш, аваз чыгаруны, тойгы, хисне белдерә торган сүзләрне дә белергә кирәк. Монда эш-хәрәкәте буенча предметны табу күнегүләре эшләнә.

         Сочинение язганда, сүзне — сүзтезмәдә, җөмлә һәм сөйләмдә куллану, сүзнең җөмләдә нинди сүзләр белән бәйләнеп килә алуына аеруча игътибар бирергә кирәк. Җөмләдә сүзләрнең тиешле тәртибен саклау белән бергә, аларны җөмлә төзегәндә дөрес бәйләү мәсьәләләре дә әзерлек чорында истә тотыла.                 Сүзнең төзелешен белү, аның тамырын табу һәм мәгънәсен ачыклау күнегүләре үткәрелсә, сочинение вакытында шундый сүзләрне куллану җөмләне дөрес итеп төзергә ярдәм итә. Кушма һәм парлы сүзләрне өйрәнгәндә, аларның нинди очракта кулланылуы аңлатылса,  укучылар шундый сүзләрне язма эшләрендә файдаланалар.

         Үз фикерләрен үз сүзләре белән, кичереш һәм мөнәсәбәтләрен белдереп язылган текстны изложение дип йөртәләр. Анда укучының эчке дөньясы чагыла,аның дөньяга карашы, тормышка мөнәсәбәте күренә.

          Изложениеләр сочинениегә әзерлекнең "югары басмасы” булып тора. Ул бала сөйләмен үстерүдә аерым урын тота, чөнки изложение – сөйләмне әдәби формалар белән баета һәм баланы сочинение язарга өйрәтә.

         Изложение өчен текст сайлау – мөһим мәсьәлә.  Урта звено укучылары өчен дә изложение язуга иң яраклы текст булып хикәя санала. Изложение язарга нинди дә булса бер вакыйга булган, билгеле бер сюжетка корылган текст өстендә өйрәтергә кирәк. Изложение өчен алынган хикәядә эпизодлар күп булмаска тиеш. Лексик һәм синтаксик яктан катлаулы булмаган барлык сүзләрнең мәгънәләре балаларга аңлашылган, җөмлә конструкцияләре гади, текст 3 -4 кисәктән булып, кисәкләргә ансат аерыла торган булырга тиеш.

         Изложение текстлары әкренләп катлаулана; эпизодлар саны арта, сүзлеге байый, туры сөйләм һәм диалоглар очрый башлый. Изложение өчен алынган хикәя һәм мәкаләләр композиция ягыннан да катлаулана төшә. Эчтәлеге дә күбрәк кисәкләрдән тора, текст составындагы тиңдәш кисәкле җөмләләр дә арта бара.

         Укучылар әзер текстны мөстәкыйль рәвештә изложение итеп яза белергә эзлекле өйрәнәләр; укучыларның сөйләме яңа сүзләр, сүз әйләнмәләре һәм синтаксик конструкцияләр белән байый. Шуның өстенә бәйләнешле сөйләм төзи белергә, билгеле бер эзлеклелектә, план буенча хикәянең сюжетын җәеп җибәрергә дә остара, шомара баралар.

         Изложение текстын ничә кат уку мәсьәләсе сыйныфның хәзерлек дәрәҗәсенә, укытучының изложение өстендә эшне ничек оештыруына, текстның авырлыгына, күләменә бәйле. Шулай да, ике кат укыгач, изложение язарга укучыларны гадәтләндерү, шуңа өйрәтү максатка ярашлы итеп санала.

Хикәя укылгач, укытучы сораулары буенча аның эчтәлеге кыскача тикшерелә. Хикәянең эчтәлеге аңлашылганмы икәнен билгеләү өчен, 2-3 сорау бирү җитә. Аннары укытучы җитәкчелегендә изложение планы төзелә, һәм план тактага языла. План буенча балалар булачак изложение текстын телдән төзиләр. Аннары изложение язалар. План буенча телдән текст эчтәлеген кабат – кабат сөйләүләрне әкренләп киметә барырга кирәк.

         Алга таба әкренләп планны үзләре мөстәкыйль төзергә өйрәнәләр, текст эчтәлеген сөйләп тормыйча, изложение яза белү күнекмәләре алалар.                          Изложениеләр шушы таләпләргә җавар бирергә тиеш:

Укучы текст эчтәлеген дөрес итеп, фактларны бозмыйча бирә. Вакыйга һәм эпизодлар эзлеклелеген саклый.

Дәфтәрләренә язылмаса да, изложение эзлеклелеге билгеле бер план буенча бирелә.

Укытучының биременә карап, изложение җентекле, тулы яки кыскача булырга мөмкин.

Изложение грамматик – орфографик дөрес булырга тиеш.

        Рус төремнәрендә изложениеләр өйрәтү характерында була. Изложение язарга өйрәткәндә, баштарак укытучы укылган текстны ничек язарга икәнен күрсәтә.Моның өчен укучылар текстка карата сораулар куялар яки план буенча текстны телдән изложение итеп сөйлиләр. Күмәкләшеп “редакцияләгәндә” укучылар үзләренең төзәтмәләрен кертәләр. Болар укытучы җитәкчелегендә эшләнә. Сыйныф белән телдән эшләнгән бу “изложение”не балалар мөстәкыйль рәвештә үз дәфтәрләренә язалар.

Изложение язарга өйрәтүне, билгеле бер схемага салып, баскычлап карап була:

  • рәсемнәр буенча изложение язу;
  • кызыклы, кыска вакыйгаларны биргән хикәяләр буенча үз сүзләрең белән изложение язу;
  • укыган әсәрләрнең берәрсенә охшатып, шуңа охшаш хәлне тормыштан алып язу.

        Алга таба изложение өстендә балаларның мөстәкыйль эшләүләре арта бара. Ләкин читенлекләр чыкканда, балалар укытучыга мөрәҗәгать итәләр.Укытучы аларның эшләүләрен даими күзәтеп, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер тора.

        Изложение һәм сочинениеләрнең күләмле һәм кечкенә төрләре дә була: анысы исә укытучының дәрестә куйган максатына һәм билгеләгән вакытка бәйләнгән. Кечкенә сочинениене туган тел дәресендә грамматик бирем белән дә тәкъдим итәргә мөмкин. Сочинение темасының һәм изложение текстының кызыклы һәм балага таныш булуы шарт. Шунын белән бергә, укыла һәм языла торган текстларның тәрбияви яктан кыйммәте аеруча мөһим. Шулай булгач, изложение өчен текстлар сайлау укытучының әдәбиятны, бигрәк тә балалар өчен язылган әсәрләрне яхшы белүен, шулай ук әлеге текстның сүзлегенә анализ ясавын сорый: яңа сүзләрнең эчтәлеге аңлатыла, язылышы кыен булган очраклар ачыклана, хаталар искәртелә.

        Сочинение яки изложение язылып беткәч, балалар бер-берсенең эшләре белән таныша, моннан соң һәр автор үз эшен кабат укый һәм эшкәртә.

        Сочинение һәм изложение яздыру – кызыклы һәм шул ук вакытта катлаулы эш төре. Укучыларның  күбесе сочинение язарга ярата. Чөнки ул – иҗади эш. Монда һәр бала хыяллана, теге яки бу күренеш, предмет турында үз фикерләрен белдерә. Укытучы балалар иҗатына юнәлеш бирә, аларның фикерләү сәләтен  үстерү  өчен шартлар тудыра.

      5-7 нче сыйныфларда сынлы сәнгать дәресләре укытыла. Сәләтле балаларның күбесе бер уңайдан укылган әсәрләргә дә иллюстрацияләр ясый. Бу исә аларга “Ни өчен әлеге эпизодны сайлап алдың?”, ” Үз рәсемеңдә нәрсә күрсәтергә теләдең?”, ”Әсәр белән рәсем арасында нинди аерма бар?” һ.б. шундый сораулар бирергә нигез булып тора. Күренекле рәссамнарның картиналары буенча эшләү дә  укучыларның  сөйләм телен үстерерүдә нәтиҗәле чара. Милли йөзебезне чагылдырган “Сабантуй” (Л.Фәттахов),  “Су буе”(Ф.Әминов) һ.б. картиналар укучыларда милли горурлык хисе уятуга, көнкүрешебезгә, милли культурабызга кагылышлы сүзләр  байлыгын  арттыруга ярдәм итә. Шулай ук бөек рус рәссамнарының иҗатына да мөрәҗәгать итү кирәк. Бигрәк тә, И.И. Шишкин әсәрләрен балалар яратып кабул итәләр.

         Укучыларның  сөйләм күнекмәләрен арттыра, рухи, әхлакый сыйфатларны формалаштыра торган сюжетлы уеннарны да дәресләрдә еш кулланам.

        Бер – берсенә әдәпле сүзләр әйтеп, “тылсымлы таяк” тапшыру; “телефоннан” сөйләшү; үзләрендә булган кимчелекләрне әйтеп, шул тискәре сыйфатларны бетерү, “дәвалау” өчен “тылсымлы даруханә” дән”дару “сатып алу кебек сюжетлы- рольле уеннарны балалар кызыксынып башкаралар.

       Укучыларның  үз фикерләрен дөрес, ачык, матур итеп әйтә белүләренә, тыңлаучы аңларлык итеп,тулы җөмләләр белән җавап бирүләренә омтылам.

Дәресләрнең бер өлешендә төрле темаларга викторина, читтән торып сәяхәт

үткәрү дә балаларны сөйләмгә, аралашу әдәбенә өйрәтә. Фонетик КВН, “Сүз төркемнәре “ иленә сәяхәт,  “Йолдызлы сәгать” һ.б. моңа ачык мисал булып торалар.

2.3. Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләренең сүзлек

запасын баетудагы роле

           Рус балаларына татар теле укытуның төп максаты – аларны бу телдә сөйләшергә, тыңлап аңларга, укырга һәм язарга, сүзләрне дөрес әйтә белергә өйрәтү, сүз байлыгын арттыру. Шуңа күрә укучыларның яшь үзенчәлекләрен искә алып һәм дәрестә төрле алымнар кулланып, аларны актив сөйләмгә тартырга тырышам. Иң беренче чиратта, аларда телне өйрәнү теләге уятырга тырышам. Һәр дәресне башлар алдыннан һава торышы, укучыларның кәефләре турында әңгәмә оештырам. Сөйләм осталыгын үстерүдә һәм дөрес итеп сөйләргә өйрәтүдә уеннар зур әһәмияткә ия. Уен барышында укучылар сүзләрне күмәк кабатлыйлар, яңа сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнәләр, бер – берсе белән аралашалар. Дәресләрдә “Могҗизалар кыры”, “Ватык телефон”, “Дәвам ит, сүз төзе, сүз уйла” уеннары уздырам. Алар укучыларның сүзлек байлыгын арттыра. Сюжетлы рәсемнәрне, картиналарны да еш кулланам. Чөнки рәсем, картина баланың хисенә тәэсир итә, сөйләмдә образлы сүзләр кулланырга булыша. Рәсемгә карап хикәя төзү – иҗади эш. Бу безнең дәресләрдә шактый урын ала.

       Урта звено укучылары тема буенча җөмләләр төзеп кенә калмыйча, төрле күренешләр хакында үз фикерләрен әйтә белергә һәм аны исбатлый алырга тиеш. Дәресләрдә тәрҗемә эшләренә дә зур урын бирәм. Чөнки рус теленнән татар теленә дөрес итеп тәрҗемә итү бәйләнешле сөйләмнең барлык формаларына ия булуны сорый.

       Сөйләмнең диалогик формасы аралашуда күбрәк очрый һәм сөйләм эшчәнлегенең башка төрләрен тулыландыруны да үз эченә ала. Балаларның тыңлап аңлау һәм монологик сөйләм күнекмәләре дә камилләшә. Һәрбер дәрес укучының сөйләм телен үстерергә тиеш. Мәсәлән, дәрес материалында диалог бирелгән. Укучылар аны күз йөртеп яисә кычкырып укып чыгалар, бер укучы монолог итеп сөйли, аннары төп фикерне ачыклыйбыз һәм төркемнәрдә эш башлана: төп тема буенча фикер алышалар. Бу эшне тексттан соң да үткәрергә була. Укучылар үзләренең фикерләрен әйтәләр, нәтиҗәләр ясыйлар. Укыту дәверендә дәреслек һәм сүзлек белән эшләүгә аеруча зур урын бирәм. Яңа сүзләр белән җөмләләр төзетәм. Тестларга зур әһәмият бирәм. Балаларга татар теле укыту методикасын чит ил телләрен өйрәтү ысуллары белән туры китерергә тырышам. Татар теленең аралашу өчен кирәклеген аңлатам. Татар язучыларының, шагыйрьләренең иҗатлары турында да мәгълүмат биреп торам. Районыбыз язучыларын һәм шагыйрьләрен дә онытмыйм. Алар турында мәгълүмат бирәм. Рус телле балаларда татар теленә, сәнгатенә, мәдәниятенә, тарихына хөрмәт хисе тәрбияләү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү максатыннан, программа нигезендә дәресләр, чаралар үткәрәм, вакытлы матбугат материаллары белән таныштырам. Укучылар бик теләп рефератлар язалар.

        Нәтиҗәдә, рус балалары татар телен яратып, дәресләргә теләп йөриләр, актив катнашалар, татар телен өйрәнергә тырышалар. Шәһәр күләмендә уздырылган чараларда актив катнашалар.

III бүлек

Дәрестән тыш чараларда сүзлек байлыгын арттыру

         Сөйләм телен, сүзлек байлыгын һәм иҗади фикерләү дәрәҗәсен үстерүдә дәресләр белән бергә сыйныфтан тыш чараларны оештыру мөһим эшләрнең берсе булып кала бирә. Алар укыту-тәрбия эшен оештыруда мөһим роль уйный. Дәрестән тыш эшләрдә сүзгә сак караш, сөйләм осталыгы тәрбияләү юнәлешендә дә даими эш алып барыла. Халыкның ”Акыллы сүзгә ни җитә” , “Һәрбәр сүзнең үз урыны бар”дигән мәкальләре бик урынлы әйтелгән бит. Кичәләр оештыру үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә. Бу чаралар укучыларда белем һәм фәнгә карата кызыксыну уята, балаларның иҗади фикерләү сәләтен үстерәләр, киң күзаллау булдыруга ярдәм итәләр .

        Дәрестән тыш эшләр дә планлы рәвештә алып барыла. План төзегәндә республикага, әдәбият һәм сәнгать әһелләренә бәйле истәлекле көннәр исәпкә алына. Алар, нигездә, белем һәм тәрбия бирү максатыннан чыгып эшләнә, дәресләрнең дәвамы буларак, укучының кызыксынуларын исәпкә алып үткәрелә.

        Телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, халкыбызның гореф –гадәтләре, йола-бәйрәмнәре белән таныштыру, сәнгатьле уку күнекмәләре  үстерү  һәм ,иң әһәмиятлесе, аралаша белергә өйрәтү максатыннан оештырылган  татар   теле  һәм әдәбияты атналыгы зур әһәмияткә ия. Ул, гаять тантаналы, күтәренке шартларда бәйрәмчә үткәрелә. Атналык башланыр алдыннан, мәктәп залы игътибарны җәлеп итәрлек белдерү,  татар  язучыларының тормыш һәм иҗатын чагылдырган таблица-плакатлар, төрле башваткычлар, ребус, кроссвордлар белән бизәлә. Күрсәтмә әсбапларның күп һәм төрле булуы укучыларны әлеге чара белән кызыксындыруда һәм аларның төрле чараларда актив катнашуларына ирешүдә ярдәм итә.Беренче көннән соңгысына кадәр,  татар  көйләре һәм җырлары яңгырап тора,  татар  халкының җырлы-биюле уеннары уйнала.

       Аналар көненә багышлап оештырылган шигырьләр иҗат итү конкурсына да укучылар теләп катнашалар.Укучыларда үзләренең иҗади сәләтен сынап карау мөмкинчелеге туа.Әниләр турында матур – матур хикәяләр, сочинение иҗат итәләр. Бөек шагыйрьләребез Габдулла Тукай, Муса Җәлилнең туган көннәре зур оешканлык белән билгеләп үтелә.

      “Сөембикә”, “Нәүрүз”, “Сабантуй” бәйрәмнәре, “ТР Коституциясе», «Сәламәтлек-рухи байлык”, “Мин яратам сине, татар теле!” тематик линейкалар  да зур оешканлык белән үтә. Мондый чаралар аша балаларда ата- анага, туган илгә хөрмәт тәрбиялим, аларның иҗатка омтылышын арттырам, бәйләнешле сөйләм телен, сүзлек байлыгын  үстерергә омтылам.

IV бүлек

Рус балаларына татар телен укытканда яңа лексика үзләштерү

4.1. Татар теленең лексикасын үзләштерү ысуллары

        Татар теленә өйрәтүнең бүгенге мәсьәләренә килгәндә, аларның шактый киң рәвештә хәл ителеп килүенә игътибар итәргә кирәк. Әмма төрле методикалар кулланылса да, еш кына укытучылар, гомумән, төп принциплардан ерак китәләр. Мәсәлән, лексика һәм грамматиканы үзләштергәндә, балаларга кызыклы булмаган, бертөрле иншалар, күнегүләр тәкъдим итәләр.

        Татар теле лексикасын үзләштерү башка чит телләрдәге лексикасы үзләштерү кебек үк күнегүләргә таянып килә. Ләкин рус балаларына татар лексикасын өйрәткәндә телебезнең үзенчәлекләрен дә истә тотарга кирәк.

       Татар теле сүзлек составын үзләштергәндә авыр яклары булып түбәндәгеләрне атап үтеп була:

- татар теленең лексик байлыгы гаять зур: аңарда бик күп тарихи сүзләр, архаизм, кайтарылган сүзләр зур күләмдә очрый;

- татар телендә аның төп сингармонизм канунына буйсынмаган гарәп һәм фарсы алынмалары катламы шактый зур;

- татар телендә сүзләрнең күчерелмә мәгънәләре хәйран күп;

- татар сүзе белән рус сүзе мәгънәләре арасында зур аермалар бар.

      Хәтта шул ук вакытта татар теленә өйрәнүдә укучылар өчен күпмедер җиңел моментларны да күрсәтергә мөмкин. Беренчедән, һәр ике телдә булган уртак сүзләр шактый. Бу, беренчедән, төрки телләрдән рус теленә күп гасырлар элек кергән алынмалар: башмак, башковитый, балык, хозяин, казначей, лошадь, каурый, караковый, карий, саврасый, игреневый, товар, товарищ, тамга, арба, тушканчик, апенча, тюмень, арык, алтын, деньги  һ.б. Икенчедән, гасырлар буе янәшә яшәү нәтиҗәсендә татарлар да рус теленнән йөзләрчә сүзләр кабул иткәннәр: өстәл, ыстанса, бүрәнә, сумала, эскәтерт, эскерт  һ.б. Өченчедән, рус теле совет чорында халыкара аралашу теле буларак бөтен СССР җирендә яшәүче халыклар телләренә күп кенә яңа сүзләр керде: колхоз, персидәтел (рәис  урынына ), космос, ракета  һ.б. Дүртенчедән, рус теле аша Европа телләреннән дә меңләгән сүзләр кергән һәм кереп тора: армия, грамматика, король, император, химия, физика, кафедра  һ.б. Хәзерге чорда да андый сүзләр шактый: компьютер, лизинг, бейсбол, маркетинг, менеджер, принтер  һ.б. Бишенчедән, татар телендәге сүзләрнең күпчелеген бер тамырдан ясалган сүзләр тәшкил итә. Агглютинатив тел бул арак монда тамыр үзгәрми: яңа сүз ясалса да, сүзнең формасы үзгәрсә дә, сүзнең тамыры сакланып килә. Мәсәлән: баш, башлык, башмак, башлану, башта, башлы, башка-баш, башлангыч, башак  һ.б. сүзләрнең мәгънәләрендәге уртаклыкны эзләп табып була. Бу – баш  сүзе, ул  һәрвакыт голова, начало  мәгънәләре белән бәйле. Димәк, рус укучысы баш  дигән сүзне истә калдырса, шул тамырны тыңлаган, күргән, укыган, язган саен, ул аның мәгънәсен аңлый ала.

         Бу кагыйдә түгел, һәм монда очрак чыганаклар да табып була. Мәсәлән: аш, ашханә, аш-су, ашый,  ләкин ашыга.  Һәм бу күренешкә сак булып кына таянырга мөмкин.

        Яңа сүзләрне өйрәнү – укучының лексик байлыгын арттыру күп кенә теоретик проблемалар тудыра. Беренчедән, бу лексик минимум төшенчәсен аңлау. Ф.С. Сафиуллина фикере буенча, «ипилек, тозлык белү» өчен 500 сүз җитә дигән карашны яклап килә. Телнең өйрәнүнең башлангыч этабында шуның белән чикләнергә дә мөмкин»

        Хәзерге татар телендә бу лексик минимум билгеләнгән дип әйтергә була, ләкин күп кенә әсбапларда, кулланмаларда, хәтта рус мәктәп балалары өчен төзелгән дәреслекләрдә дә лексик минимум кагыйдәсе еш кына эшләми.

       Яңа сүзләрне өйрәнү берничә этаптан тора: 1) яңа сүзләрне тәкъдим итү; 2) яңа сүзләрне үзләштерүне оештыру; 3) өйрәнгән сүзләрне кабатлауны оештыру һәм үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү .

         Яңа сүзләрне тәъдим итү мәсьәләсе һәм кабатлау проблемалары андый ук актуаль түгел хәзерге көндә. Ләкин ул өлкәләрдә да лексиканы өйрәнгәндә киң карала (әйтик, урыс телен чит тел буларак укыту методикасында).

        Без күбрәк яңа сүзләрне үзләштерүен оештыру мәсьәләсенә туктарга булдык. Бу өлкәдә күпләгән ысул бар, ләкин бүгенге көндәге әсбапларда һәм дәреслекләрдә аларның бик азы гына кулланышта йөри. Һәм нәтиҗә булып дәреслекләрнең кызыклы булмавы, коры текст җыентыкларына охшашлыгы, катлаулыгы һ.б. кимчелекләре.

       Яңа сүзне үзләштерүдә түбәндәге ысулларны санап китеп була:

1. Күрсәтмәлектән файдалану . Яңа сүзгә аңлатма биргәндә, күрсәтмәлек иң уңайлы чараларның берсе. Әлбәттә, бер-берсен аңламый торган, төрле телләрдә сөйләшә торган ике кеше очрашса, алар нәкъ бу ысул белән кулланырлар иде.

 Күрсәтмәлекнең өч төре бар: 1) җисми (предметның үзен күрсәтеп атау); 2) рәсем белән (картина,схема һ.б.); 3)хәрәкәт белән (эшне эшләү һәм аны атау).

 Күрсәтмәлек ысул беренче чиратта башлангыч мәктәптә кулланыла дип санала, ләкин бу чараны урта звено сыйныфларда да  кулланырга мөмкин. Бүгенге көндә бу ысул кулланыр өчен күп кенә рәсемнәр җыелмасы, техник чаралар, таблицалар, схемалар кулланырга мөмкинлекләр бар.

2. Тасвирлаудан файдалану. Бу ысул укучының үзләштергән лексикасына таянып яңа сүз кертүне аңлата. Мәсәлән: сабантуй – татар халык бәйрәме; калфак – хатын-кызның баш киеме.  Ягъни: ашамлык – аны ашыйлар; аяк – аяк белән йөриләр, трамвайның аягы юк, кешенең ике аягы бар, этнең дүрт аягы бар  һ.б. Кайвакыт бу ысул эчендә комментарий да кулланырга мөмкин. Комментарий – мәгънәсе аңлатыла торган сүзнең сыйфатлары күрсәтелгән кечкенә текст һәм аны теге яки бу милли колоритлы әйбергә карата еш кулланырга була. Мәсәлән: өчпочмак – милли ашамлык. Ул өч почмак кебек була. Аңа бәрәңге, ит, суган, май, тоз кирәк.

 Тасвирлаудан файдалану ысулы укучы белән моңа кадәр үзләштерелгән лексиканы да кабатлауга ярдәм итә.

3. Санау алымын куллану. Бу чараны өлешләр аша бөтенне яисә ыру-төр төшенчәләр аша сүзнең мәгънәсен аңлатканда кулланалар. Мәсәлән, яшелчә – бәрәңге, кыяр, кәбестә, кишер,  суган; уку әсбаплары – каләм, карандаш, сызгыч, бетергеч, дәфтәр.

4. Ыру сүзгә күрсәтеп аңлату.  Бу алым түбәндәгедән гыйбарәт: бер конкрет сүзне алалар да, аңлатмыйча гына билгеле бер төркемгә кертеп куялар. Мәсәлән: гәет бәйрәме – уразадан соң дини бәйрәм; каен – агачның бер төре: кара елан – агулы елан  һ.б.

5. Синонимнардан файдалану. Укучы яңа кертелә торган сүзнең синонимын инде өйрәнгән булырга тиеш. Синонимнар белән кулланганда, аларның арасындагы нинди дә булса аермасын билгеләү кирәк. Туп-тулы синонимнар телгә бик сирәк була. Алар стилистик, мәгънәви яисә тарихи яклары белән аерылып торалар. Бу аермалар әһәмиятле булганда, алар турында әйтелергә тиеш. Мәсәлән: ләкин, ә –  икесе дә каршы куючы теркәгечләр, Ләкин –  кискен каршы куюны белдерсә, ә –  җиңелчә каршы куюны белдерә. 

6. Антонимнардан файдалану. Әгәр антоним сүз укучыларга таныш икән, аның ярдәмендә мәгънәне аңлатып була. Антонимнар белән төрле уеннар, төрле башваткычлар һ.б. чараларны кулланырга мөмкин. Ләкин аларны кулланганда, бер искәрмә бар: сүзнең күпмәгънәлелеге белән сак булырга кирәк. Мәсәлән, куе чәй – сыек чәй.  Монда куе – сыек  антонимнар. Ә менә белеме сыек  дип әйтәбез икән, аның антонимы күп  булыр .  Мондый очракларда сүзнең мәгънәсен аңлату яңа сүз кергән контекстта булырга тиеш.

7. Сүзнең сүзъясалыш кыйммәтеннән файдалану. Сүз мәгънәсен сүзъясалыш кыйммәтеннән чыгып яңлатканда, укучылар сүзъясалыш мәгънәсен аңлыйлар, сүзъясалыш чылбырын күрә алалар, сүзнең морфемалар составын күзәтә алалар. Бу алым белән эшләгәндә, укучылар тамыр сүзне һәм форматның мәгънәсен белергә тиешләр. Әйтик, -лык/-лек кушымчасы белән матур, акыллы, батыр, каен, дөрес  кебек сүзләрдән яңа сүзләр барлыкка китереп, укучылар кушымчаның мәгънәсенә төшенәләр.

8. Сүзнең эчке формасыннан файдалану. Бу алым сүз мәгънәсен аңлатуда күп кулланмый, чөнки эчке форманың ап-ачык очраклары күп түгел. Ләкин алар булган очракларда, алар белән кулланырга кирәк. Мәсәлән: тукран –  тук-тук итә; сиксән –  сигез + ун; үсемлек –  үсә торган; көрәк –  көри торган; түбәтәй –  баш түбәсенә кия торган.

9. Көчле контексттан файдалану. Бу чара сүзне шундый контекстта куллануны күз алдында тота ки, укучылар үзләре аны уйлап таба алалар. Мәсәлән: мин сөйлим – ул тыңлый. Тегүче тегә – укытучы укыта. Эшче эшли. Кибетче кибеттә эшли.

10. Тәрҗемәдән файдалану. Сүзнең мәгънәсен аңлатуның иң нәтиҗәле алымнарыннан берсе дип тәрҗемәне саныйлар. Тәрҗемә башка ысулларга кушылып, һәрвакыт диярлек лексик төшенчәнең мәгънәсен билгеләргә ярдәм итә. Ләкин тәрҗемә интерференция күренешенә дә китерергә мөмкин. Лексик интерференция – туган телдәге һәм өйрәнелә торган телдәге сүзләрнең мәгънәләре туры килмәү дигән сүз. Мәсәлән, я иду домой  татарчага, әлбәттә, мин өйгә кайтам  дип тәрҗемә ителергә тиеш. Ләкин еш кына аны рус балалары мин өйгә барам  дип тәрҗемә итәләр.

        Сүзне тәкъдим итү, аның турында беренчел аңлатма бирү лексиканы өйрәтү юнәлешендә әһәмиятле процесс булса да, ул әле башлангыч адым гына санала. Ул сүз белән алга таба эшләүнең ориентирларын гына билгели. Шуңа күрә яңа сүзләрне үзләштерүен оештыру да лексикага укытканда әһәмиятлеләрдән санала.

        Сүзне үзләштерү өчен гадәти төрле күнегүләр кулланыла. Күнегүләр төрле булулары мөмкин, ләкин алар бөтенесе дә бер максатка юнәлгән: сүзләрне кулланырга өйрәтүгә.

 Ф.С. Сафиуллина бу күнегүләрне ике төргә бүлә: әзерлек һәм коммуникатив (сөйләм) күнегүләргә.

      Әзерлек күнегүләре укучыларны татар телендә, кертелгән яңа сүзләрне файдаланып, сөйләм эшчәнлеген өйрәнүгә әзерлиләр. Бу күнегүләр лексик берәмлекләрне хәтердә калдырырга ярдәм итәләр, аларның системалы һәм контрастив кыйммәтен, ягъни телдәге башка сүзләр белән мөнәсәбәтен һәм укучыларның туган телендәге эквивалентлары белән мөнәсәбәтен ачкыларга булышалар.

        Коммуникатив (сөйләм) күнегүләр, лексик күнегүләрнең бер төре буларак, инде тәкъдим ителгән һәм үзләштерелгән лексик берәмлекләр җирлегендә ситуацияләргә бәйле сөйләм эшчәнлеген барлыкка китерәләр .

       Шулай итеп, без кыскача рус балаларына татар теле лексикасын укыту өлкәсендәге теоретик чараларны, методик ысулларны әйтеп чыктык. Алар ничек гамәлгә ашырылалар икәнен дәреслекләрдән белеп була.

      Методикада эксперименталь юл белән расланган бер факт гаять кызыклы: сүзне ныклап үзләштерү өчен, уртача 15-25 тапкыр кабатлау кирәк икән. Ә менә сөйләм эшчәнлегенең продуктив төрләрен тәэмин итү өчен, күпме кирәклеге турында мәгълүматлар булмаса да, кабатлаулар саны күпкә артык булырга тиешлеге үзеннән-үзе аңлашыла булса кирәк.

      Шуңа күрә, үтелгән сүзләрне кабатлау оештыру өчен, аларны барлык төрдәге күнегүләргә кертү төп чара булып тора. Шул ук чакта укытучының да контроль һәм хаталарны тикшерү системасы яхшы куелган булырга тиеш.

 Әйтеп киткән ысулларга таянып, яңа сүзләрне оештыруында махсус күнегүләр зур урын алып тора. Шулай аларның төрләрен китерү кирәктер.

     Монда, беренчедән, әзерлек биремнәрне билгеләп була. Бу биремнәрне кертеп, укучылар сөйләм эшчәнлегенә ярдәм итәләр. Монда 1) буш калган урыннарны тутыру;  2) сорау-җавап күнегүләре; 3) яңа сүзләр кертеп, кисәкләре функциясендә кулланып, сөйләм үрнәкләрен киңәйтү күнегүләре; 4) яңа сүзләрне төрле җөмлә үрнәкләрен киңәйтү күнегүләре һ.б.

 Икенчедән, коммуникатив (сөйләм) күнегүләр, лексик күнегүләрнең бер төре буларак, инде тәкъдим ителгән һәм үзләштерелгән лексик берәмлекләр җирлегендә ситуацияләргә бәйле сөйләм эшчәнлеген барлыкка китерәләр.

 Минемчә, өченчедән, рецептив күнегүләрне дә карап китү мөһим. Монда бер өлешен укучыларга таныш булмаган сүзнең мәгънәсен эзләп табуга этәргеч күнегүләр тәшкил итә.

 Ф.С. Сафиуллина фикеренчә, “методика фәнендә тәҗрибәләр белән расланган бер нәтиҗә бар: яңа сүз беренче тәүлектә үк бик тиз онытыла икән. Шуңа күрә лексик күнегүләрне сүзләрне кертү белән үк, шул ук дәрестә эшли башларга кирәк”.

          Безнең тарафтан шактый күп кенә дәреслекләр каралды, һәм без анда безнең темага карата күп кенә кимчелекләр дә, шул ук вакытта уңай якларын да билгеләп китә алабыз.

          Бу дәреслекнең лексика өйрәтү ягыннан уңышлы ягы дип, беренчедән, без текстларны әйтеп китәр идек. Текстлар гади, алар чын мәгънәдә лексик минимумга нигезләнеп эшләнгән. Текстлар күбесе китапның авторлары тарафыннан язылган, һәм шуңа күрә алар киң таралган сүзләрне (алмашлыкларны, мәктәп белән бәйләнгән һәм һәр көнне очрый торган) кулланып язылганнар. Һәр текст астында кечкенә генә сүзлек тә бирелгән. Ул сүзлектә сүзләр (аларның текста кулланган формаларында) һәм сүзтезмәләр китерелгән. Мисаллар: чәчәкләр бәйләме – букет цветов ; тәрәзә төбе – подоконник ; монда, биредә – здесь  ; игътибар белән – внимательно ; трамвай белән бара – едет на трамвае.

         Тел үстерүгә багышланган күнегүләр төрлелеге белән аерылып тормыйлар. Иң еш очрый торган биремнәр: «Прочитайте и запомните», «Задайте вопросы», «Слушайте и выполняйте», «Скажите по-татарски».  Бу күренешне, әлбәттә, дәреслекнең кимчелеге дип табарга була.

          Кайбер темалар лексик минимумнан тыш сүзләр дә очрый, ләкин алар «Прочитайте и запомните» дигән күнегүләргә кермиләр. Мәсәлән: остаханә, чүкеч, балта, пычкы, кадак кага . Кайбер сүзләр, минем фикеремчә,  рус балалары өчен катлаулырак. Шулай: кызгылт-сары – оранжевый, куе зәңгәр – темно-синий, шәмәхә – фиолетовый  . Бу төсләр аларга рус теле дәресләрендә генә бирелә.

         Дәреслекнең авторлары   халык аваз иҗатын да онытмаганнар. Әйтик, бик уңышлы  дип «Кем нәрсә ярата?», «Төлке белән бүре», “Төлке белән торна” [7, б.178- 180] кебек мәзәкләрне кертүне табып була. Һәм шул ук рәвештә авыр сүзләрне алыштырып татар балалар классигыннан өзек тә уңышлы: Абдулла Алиштан «Куян кызы». Мондый адаптацияләнгән текстлар, кызганычка каршы, рус балалары өчен күп түгел. Алар дәреслекләрдә дә сирәк күренә, аерым китаплар да юк дигәндәй.

         6 нчы сыйныфтагы рус балаларына язылган Хәйдәрова Р.З. һәм башкалар дәреслеге коммуникатив методка нигезләнгән. Моның турында китапның аңлатмасында ук язылган.

        Дәреслектә ике төп принцип бар: беренчесе, бөтен материалны ситуатив диалоглар аша, тематик текстлар аша бирү; икенчесе – грамматик материалны лексик материалдан аерып рус һәм татар телендә таблицалар һәм схемалар ярдәмендә күрсәтү.

        Татар лексикасын өйрәнү өлкәсендә китапта гадидән катлаулыга таба принцибы юк диярлек. Авторлар материалны кабатламыйча, бер темадан икенче темага сикерәләр. Һәр дәрестә яңа лексика кулланыла (бик еш кулланыла торган сүзләрдән тыш). Дәреслектә шактый тулы һәм уңышлы сүзлек бар.

         Дәреслекнең тагын бер принцибы итеп рус теленә киң таянуны билгеләргә кирәктер. Бик күп тәрҗемә күнегүләре, рус сораулары буенча татарча текстлар төзү һәм башкалар. Мәсәлән: Какие вопросы ты задашь, если хочешь узнать:

1) Сколько километров от Казани до Заинска? [б.100]

 Тәрҗемә итү белән бергә иҗади күнегүләр дә шактый. Шулай: Дөрес тәрҗемәне тап.  Мондый күнегүләр татар лексикасын үзләштерергә булыша, һәм балаларда кызыклык уята.

       Лексик минимум белән эшләү таләбе дәреслектә сакланган. Сирәк куллана торган сүзләр, архаик, тарихи сүзләр юк диярлек. Авторлар шулай ук кайтарылган гарәп-фарсы алынмалары белән дә мавыкмыйлыр. Өстәмә һәрбер текст астында кечкенә сүзлекчә бирелгән, ләкин алар «бер сүз – бер тәрҗемә» принцибы белән башкарылган. Ә 6 нчы сыйныфта сүзнең күпмәгънәлелеген дә үзләштерә башларга вакыт.

4.2. Яңа лексиканы үзләштергәндә төп принциплар

          Билгеле булганча, балалар психологиясе үзенең кызыксынучаны белән аерылып тора. Алар төрле уеннарны (мәсәлән, бүгенге көндә компьютер уеннарын) олыларга карата тизрәк үзләштерә. Аларның карашлары, беренчедән, һәрвакыт яңаны үзләштерергә омтыла. Бу яктан, нинди генә уен булмасын, аның информатик яңалыгы булмаса, бала баш тарта башлый.

        Моннан без беренче принципны да билгеләп чыга алабыз:

 1. Укучы бала татар лексикасын информацион яктан яңа итеп күрергә тиешле. Кызганычка каршы, бүгенге дәреслекләрдә без еш кына нинди дә булса коры һәм информацион яктан сай текстларны күзәтә алабыз.

        Тел аша бала нинди дә булса кызыклы мәгълүмат алырга тиешле. Тел шул вакытта гына тулы гомер белән яши ала. Бала шуны сизеп тора һәм “кирәкмәгән” белән үз башын тутырмый. Ә яңа сүзләр өйрәнгәндә бу аеруча әһәмиятле.

Әмма шул ук вакытта урта сыйныф укучысы кайбер кызыклы булып тоелган мәгълүматны кабул итми. Мәсәлән, бер бик үзенчәлекле һәм урыны белән аеруча кызыклы дәреслектә мондый мәкалә табып була:

Дөньяда иң күп телләр – Яңа Гвинеяда. Монда 500 телдә сөйләшәләр.

Иң катлаулы тел – Дагестанда, табасаран теле. Анда 48 килеш.

 “А” авазы бөтен телләрдә дә бар. Иң күп сузык аваз – 55 – Вьетнамда седанг телендә. Ә менә абхаз телендә 2 генә сузык аваз.

Иң күп тартык – 85 аваз – Кавказда убых телендә; иң аз тартык – 6 аваз – ротокас телендә.

Иң күп аваз хәрефләре кхмер алфавитында – 72 хәреф.

Бүген дөньяда 65 алфавит билгеле.

     Дәреслек башка чит телләр методикасына якын тора, һәм үзенең яхшы яклары белән дә билгеләнеп тора. Әмма мондый мәкалә 5 сыйныф укучылары өчен кызыклы булыр, дип уйламыйм. Рус балалары өчен язылган дәреслектә мондый катлаулы һәм олыларга багышланган мәгълүмат укучыларны куркыта гына. Аларның хәтта югалып калулары ихтимал.

 2. Икенче принцип нигезендә эмоциональлек һәм аның экспрессив яктан якты бирелүен әйтеп китеп була.

       Бу принцип эмоциональ-ассоциатив методикасы нигезендә ята. Кызганычка каршы, ул дәреслекләрдә бик сирәк кулланыла. Укучылар уйлыйлар, һәм бирелгән күнегү, текст, тема аларны эмоциональ яктан дулкынландыра, алар уйланыла башлый.

      Балаларда кызыксыну уятыр өчен бу ысул белән күп кенә балалар язучылары куллана. Мисалны Ләбиб Леронның “кечтеки әкиятләр”ен китереп була:

Ни өчен кәҗә сагыз чәйнәми? Чөнки аның акчасы юк. Әгәр акчасы булса, юлында очраган һәр киоскка тукталып, һәр кибеткә кереп, ул теләсә нинди сагызны, әйтик, “Стиморол”, шикәрле-шикәрсез “Дирол”, “Бом-бимбом” ише букый-сукыйны сатып алып, шуларны өзлексез чәйни-чәйни ашау-эчүдән бөтенләй язар иде. Ул чагында Гайшә кәҗәнең шифалы сөтен дә эчә алмас иде, кәҗә мамыгыннан җылы шәл дә бәйли алмас иде. Менә бит хикмәт нидә!

 3. Өченче принцип итеп татар телен өйрәнүдә укучының  логикасына мөрәҗәгать итүне билгеләп китәргә була. Без монда чын рәвештә баланың үсешенә йогынты ясый алабыз. Бу очракта гадәттә тест рәвешендә бирелә торган биремнәрне кулланырга мөмкин. Мәсәлән:

Найдите правильный перевод:

Теплый  1) яхшы

 2) начар

 3) матур

 4) җылы

 5) салкын

      Мондый күнегүләр балада кызыксыну тудыра. Монда ул психологик яктан хата җибәрергә курыкмый башлый.

 Әлбәттә, китерелгән принципны үтәгәндә, аеруча зур рольне башваткычлар уйнап килә.  Аларның кайберләре балалар өчен авыр кебек тоела, әмма укучылар мондый мәсьәләләрдән курыкмыйлар. Чөнки аларга әллә каян килеп чыккан проблемалар кызыклы.

 4. Дүртенче принцип – текстларның сыйфаты үзенчәлекле һәм ситаутив һәм экспрессив булырга тиешле. Тел һәрдаими текстлардан тора. Укучыларны текст белән эшләргә, аны кызыксынып укырга тиешләр. Алар мәгънәле тексты тулысынча үзләштерә белергә тиешләр. Кайвакыт кайбер яңа сүзләрне аңламыйча да, алар текстның эчтәлегенә керешергә омтылалар. Монда без, әлбәттә, шул ук бала психологиясенә таянып, күбесенчә дәресләрдә бирелә торган текстларының корылыгын билгеләп китә алабыз.

      Кызганычка каршы, текстлар һәм темалар бер китаптан икенче китапка күчеп йөриләр. Балага һәрдаими табигать матурлыгы, татар теленең кирәклеге, аның байлыгы , Ватанга, туган якка хөрмәт тәрбияләве белән мавыгып бертөсле текстлар бирәләр. Укучы моны сизеп тора, һәм ул бу темалардан рус теле, тарих һәм башка дәресләрдә дә мавыга.

       Шуңа күрә, минем фикеремчә, монда шул ук тәрбияви нечкәлекләр яшерелеп һәм мәзәкле, кызыклы текстлары аша үтәлергә тиештер.

4.3. Күрсәтелгән принципларга нигезләнгән гамәли күнегүләр

        Беренче принципка караган күнегүләрне килгәндә, аларга карата түбәндәге текстларны китереп була. Бу текстлар нинди дә булса катлаулыгы белән аерылып тормыйлар, әмма алар балада кызыксыну уятып торалар.

Кеше ничә ел яши? Кеше уртача 70-80 ел яши. Кеше кайчан бабай дип санала? Аның оныклары туганнан соң. Җиде яшьтә кеше мәктәпкә бара. Алтмыш яшьтә ул пенсиягә чыга.

Хайваннар ничә ел яши? Тиен 9-12 ел яши. Куян 7-8 ел яши. Бүре 15 ел яши. Төлке 10-12 ел яши. Арыслан 25-30 ел яши. Юлбарыс 40-45 ел яши. Аю 40-50 ел яши. Ат, уртача алганда, 40 ел чамасы. Сыер 20-25 ел яши. Дөя 40 яшькә кадәр яши. Болан 30 ел яши. Дуңгыз да 30 ел чамасы яши. Ә фил 150-200 ел чамасы яши.

Казан белән Мәскәү арасында ничә километр? Сигез йөз километр. Казаннан Мәскәүгә трамвайлар барамы? Юк, Казаннан Мәскәүгә поездлар йөри. Бу ике башкала арасында самолетлар оча һәм автобуслар йөри. Ижау белән Казан арасы ничә километр? Казаннан Удмуртия башкаласына кадәр дүрт йөз километр чамасы. Автобус Чаллыдан Казанга кадәр өч сәгать ярым бара. Казан белән Чаллы арасы – ике йөз егерме километр.

Казанда күпме кеше яши? Казанда бер миллион ике йөз мең чамасы кеше яши. Казанда троллейбуслар да, трамвайлар да, автобуслар да бик күп. Хәзер монда метро да төзиләр. Ә Яр Чаллыда күпме халык бар? Чаллыда алты йөз мең чамасы кеше яши. Монда троллейбуслар юк, ләкин трамвайлар һәм автобуслар күп. Чаллыда әле метро төземиләр. Әлмәттә ике йөз меңнән артык кеше яши. Монда трамвайлар юк, ләкин троллейбуслар йөри. Алабугада алтмыш мең чамасы кеше бар. Бу шәһәрдә троллейбуслар да, трамвайлар да юк. Монда автобуслар гына бар.

       Эмоциональ-ситуативлык принцибы үзеннән-үзе бер методика чарасы булып тора ала. Бу бик сыйфатлы ысул, әмма аның белән сак куллану мөһим. Чөнки монда без мавыгырга тиеш түгелбез. Мәсәлән, экспрессивлыкны кирәкле дәрәҗәгә җитәр өчен берничек ачулану җөмләләр, баланың психикасына ятмаган ситуацияләр куллана алмыйбыз.

 Мәсәлән, монда еш кына татар халык авыз иҗатында мисаллар китереп була:

Безнең дә бар мәчебез,

Сезнең дә бар мәчегез.

Безнең мәче сезгә килсә,

Зинһар, ишек ачыгыз.

 Бу мисалда татар теленә хас булган аһәңлек яңгырый, һәм ул балаларга мәгънәсе ягыннан аңлашылып тора.

 Икенче мисал-күнегү – диалоглар китерү. Мәсәлән:

Исәнме, чит илдәге таныш булмаган минем кадерле дустым, киндерсюрприз! Сәлам, кәнишне! (Л. Лерон).

 Монда балалар “таныш булмаган”, “кадерле” сүзләрен эмоциональ рәвештә эләктереп алалар.

       Күргәнебезчә, мондый күнегүләрдә ситуативлык нәкъ күрсәтмәлек ярдәмендә биреп була. Монда укытучылар тарафыннан төрле рәсемнәр (мәсәлән, мәзәкле ситуацияләр, комикслар һ.б.) кулланыла ала.

      Алданрак билгеләнгән өченче принцип татар телен өйрәнүдә укучының  логикасына мөрәҗәгать итүне билгеләп китәргә була. Без монда чын рәвештә баланың үсешенә йогынты ясый алабыз. Мондый биремнәр чын мәгънәдә укучыда кызыксыну гына түгел, ә уен рәвешендә бирелә торган күнегүләр булып торуы әһәмиятле. Монда безнең тарафтан түбәндәге мисаллар китерелә ала:

Берсе артык:

Үрнәк: өстәл урындык җөмлә

1)                 

хәреф         

сүз         

баш

2)         

җөмлә         

яза         

керә

3)         

сорау         

кара         

җавап

4)         

шәһәр         

авыл         

килеш

5)         

башлана         

бетә         

сары

6)         

унбиш         

исем         

утыз

7)         

кул         

эшче         

аяк

8)         

кызыл         

ак         

алма

     Бу кабатлау принцибын ачыклап килә торган күнегүләр. Монда без бер җөмлә конструкциясен гамәли рәвештә кабатланып килгәнен күрәбез. Шул ук вакытта балаларга кызыклы тематика да һәм башваткычлы уен да тәкъдим ителә:

Җөмләләр төзегез:

а)

Йөзү өчен         

Чаңгыда йөрү өчен

Тимераякта шуу өчен

Футбол уйнау өчен

Шахмат уйнау өчен

Хоккей уйнау өчен

Теннис уйнау өчен

Яхтада йөзү өчен         

Диңгез яки күл кирәк

Ракеткалар кирәк

Бассейн кирәк

Боз кирәк

Туп кирәк

64 шакмаклы аклы-каралы такта кирәк

кәшәкә (клюшка) кирәк

кар кирәк

б)

Эт

Ат

Мәче

Сыер

Тычкан

Тавык

Кеше

Чыпчык

сарык         

Бәэлди

Чыркылдый

Кыйкылдый

Кешни

Чиный

Бернәрсә әйтми

Сөйләшә

Мөгри

Мыраулый

        Текст белән эшләргә өйрәтү ысулларында, әйтеп киткәнчә, аның мавыктыргыч һәм коры булмавы таләп итеп билгеләнә. Шул ук вакытта монда да без балаларга ниндидер яңа мәгълүмат бирәбез:

Өч сум акча булса, сагыз сатып алып була. Җиде сум акча булса, кечкенә шоколад алып була, икмәк алып була. Өч йөз сум акча булса, чалбар яки күлмә к  алып була. Егерме мең сум акчаң булса, син яхшы компьютер сатып аласың. Ә инде йөз мең сум акчаң булса, яңа машина сатып ал ып була . Ә акчаң булмаса, бер әйбер дә сатып булмый. Чөнки бөтен әйбер өчен түләргә кирәк.

       Билгеле булганча, рус балаларына бәйлекләрне үзләштерү татар телендә аеруча әһәмиятле. Без монда тестка якын торган биремнәрне тәкъдим итә алабыз:

Җәяләрне ач:

Мин Алабугага (кадәр, бирле, турында) автобус (кебек, тагын, белән) кайттым.

Хәбир Казан (белән, турында, өчен) бик аз сөйләде.

Рәмзия базарга (кебек, кадәр, таба) (автобус, автобустан, автобуска) белән барды.

Автобус Казаннан Чаллыга (кадәр, аша, таба) барганда Мамадыш (шикелле, турында, аша) үтә.

Бу поездлар (Мәскәү, Мәскәүгә, Мәскәүдән) (кебек, аша, таба) барамы?

Алексей Марат (турында, белән, шикелле) футбол карарга ярата.

Марат, самолетка утырып, Мәскәүдән (башка, бирле, таба) Бегишево аэропортына (хәтле, башка, соң) йоклап кайтты.

Искәндәр авылдан (бирле, башка, соң) беркайда да булмаган.

Әлмәт Зәй шәһәреннән (бирле, башка, соң) булыр.

Марат (кебек, хәтле, белән) Искәндәр яздан (хәтле, башка, бирле) күрешмәгәннәр.

      Башваткычлар һәм кызыклы күнегүләр, әлбәттә, балаларга ошый. Алар монда яңа лексиканы гына үзләштермиләр, хәтта үзләренең гомуми фикерләүләрен үстереп, татар теленә хөрмәтләре дә арта. Әлбәттә, бу күнегүләрне җиңелрәк лексика белән дә башкарып була. Әмма кызыклы күнегүләрне үзләштергәндә, укучылар сүзлек белән дә кулланырга өйрәнә. Ә билгеле булганча, сүзлек белән дөрес һәм эшләү – шулай ук бүгенге мәктәптә шактый зур мәсьәлә булып кала.

Антонимнар:

 Тиз  …, сирәк  …; начар  …; з ур  …; кыска  …; җылы  …; кара  …; төн  …; юк  …; якты  …; кичә  …; үткән  …; нечкә …; юеш  ….

Бер сүздән икенчесенә үрнәк буенча күч (һәр киләсе сүзнең бер хәрефе үзгәртелә):

Үрнәк : көн – көл – гөл – гел – гер –  сер

 сары - яшел

болыт-караш

Сүзләрнең тәртибен билгелә  (сүзлек буенча):

Үрнәк : алма – әрем – елга – исем – орлык – өрәңге – утын – үрмәкүч – эт – юлбарыс – яка (сүзләр сузык авазлардан алфавит тәртибендә урнашканнар)

 агым – әмер – бәхет – вакыт – гөмбә – дөнья – ...

 әрекмән – ватан – дару – жиһан – ...

Китерелгән сүзләргә якын, әмма калын булган сүзләр тап:

Үрнәк: Мәскәү  – Казан;  дөя – ат;  матур – чибәр.

 Мәк; җиде; кәрәкә; диңгез; үзәк; гүзәл; көрәк; йөрәк; өстәл; җәрәхәт; кимчелек.

Китерелгән сүзләргә якын, әмма нечкә булган сүзләр тап:

Үрнәк : ат – ишәк;  кояш – күк.

 Сыер; таза; гасыр; атна; балык; елан;

Китерелгән сүзләргә шул ук темага караган сүзләр яз:

Үрнәк : куян – күсе;  чиләк – чүмеч.

 Кысла; балык; сарык; тавык; алма;

Кайсы сүздә хата бар?

 башак – көлке – серкә – сөзмә – көзгә – мөгез

 беләргә – киләргә – китәргә – бәйләргә – менәргә

 аңгыра – караңгы – бәрәңге – яңгыр – менгер

 башлаячак – киләчәк – керәчәк – барачак – китәячәк

Шул үк хәрефкә башланган тематик төркемнәрне дәвам ит:

кабартма – каймак – коймак, катык, казылык, как, калҗа, камыр, карта, катлама, кекс, корт, куллама, куырма, кызартма, кыстыбый, кәләвә, күзикмәк, күпертмә, күрәгә

кукуруз – кабак – кавын, каен, какы, камыш, карагач, карама, кара җиләк, кедр, кишер, кыяр, кәбестә

      Анаграмма кебек башваткычлар киң кулланырга тиешлеге турында күп кенә психологлар билгели. Әмма, телче тарафыннан да монда аеруча мөһим күренешне әйтеп китәргә буладыр. Мондый биремнәр укучының орфографиясен дә төзәтеп килә:

Анаграмманарны чиш һәм артык сүзне тап :

стәөл

нкруыды

аваркта

ңгяры         

шеки

әәрзәт

үлмккә

шеке         

алчарб

үзс

мҗөлә

һшәәр

     Әлбәттә, китерелгән күнегү рус балалары өчен катлаулырак булып тоелыр, әмма бу очракта моннан куркырга ярамый. Монда инде укытучы үзе дә актив катнашып, өстәмә мәгълүматлар бирергә тиешле. Ә аннан шул лексик берәмлекләр белән төрле диалоглар төзеп була.

  1. Горизонталь юлларга агач исемнәрен яз һәм билгеләнгән вертикальдә тагын бер агач исемен тап:          

. . . Н        (ИМӘН)                        

УС . К(УСАК)                        

. . . ШЫ(ЧЫРШЫ)        

К. ЕН        (КАЕН)        

.   ИРӘК(ТИРӘК)        

Җавабы :        НАРАТ

        

        

        

2. Табышмакларга җаваплар табып языгыз. Шуннан бишенче табышмакның җавабын билгеләнгән баганадан табырсың:                                          

 1. Зәңгәр ашъяулык бөтен дөньяны каплаган

 2. Аягы юк – ил гизә,

 Күзе юк – яшь түгә

 3. Җәйге эссе көннәрдә

 Мине сагынып көтәләр,

 Мин аз гына күренсәм,

 Качып-посып бетәләр.

 4. Ял итәр дә йолт итәр,

 Тигән җирен ут итәр.

 5. Ул булса, көн була,

Ул булмаса, кем була?

Җавабы :        

К        

Ү        

К                

Б        

О        

Л        

Ы        

Т        

        

Я        

Ң        

Г        

Ы        

Р

Я        

Ш        

Е        

Н                

Җавабы: КОЯШ

3. Бөтен сүзләр дә А хәрефенә башлана. Рәт-рәт шакмакларны тутыр:         

 1. Агач башында алтын йөзек,

 Аның да бер яртысы өзек

 2. Үзеңнән олырак яшьтәге кыз туган.

 3. Алсу битле кыз үсте,

 “Тып” итеп агачтан сикереп төште.

 4. Сары төстәге затлы металл, байлыкны белдерә.

 5. Әкиятләрдәге күп башлы зур елан.

Җавабы: А         

Й                                

П        

А                        

Л        

М        

А                

Л        

Т        

Ы        

Н        

Ж        

Д        

А        

Һ        

А

       Мондый күнегәләр үзенең катлаулыгына карамастан, кызыклыгы, яңалыгы белән аерылып тора. Бу мисаллар укучыларга тиз рәвештә яңа лексика берәмлекләрен үзләштерергә булышалар. Мондый башваткычларны чишүдән соң (укытучы ярдәмендә), балалар белән аерым сүзләр буенча диалоглар, әңгәмәләр төзү уңыш китерә.

Йомгак

Баланы дөрес сөйләргә һәм язарга өйрәтү, аның сүз байлыгын формалаштыру,  арттыру —  мәктәпнең иң мөһим бурычларыннан берсе. Чөнки тел баланың барлык фәннәрдән белем алуына юл ача, аның фикер йөртү сәләтен үстерә һәм акыл үсешенә ярдәм итә. Тик бу мөһим мәсьәлә әле методик хезмәтләрдә берьяклы.

    Әдәбият  дәресләрендә сүзлек эше итеп кенә өйрәнелгән. Анда да сүзлек эшенең әһәмияте һәм сүзләр аңлату алымнары гына тәкъдим ителә. Ә татар теле дәресләрендә сүзлек эшен оештыру мәсьәләсе алда телгә алынган хезмәтләр һәм вакытлы методик матбугат игътибарыннан читтә кала бирә. Югыйсә, беренчедән, күнегүләрдәге текст материалларында укучылар аңламаган сүзләр шактый; икенчедән, әле андагы  сүз - укучының актив лексикасына керми; өченчедән, әле якынча күзаллана гына торган сүзләр дә күп дәреслекләрдә. Вакытлы матбугатта да  әлеге мәсьәлә чагылыш тапмый диярлек хәзер. Бары сирәк кенә әдәбият дәресе эшкәртмәләрендә “Түбәндәге сүзләрнең мәгънәләре аңлатыла” яисә “Сүзлек эше оештырыла” дигән җөмләләр генә очрый. Ә укучының сөйләме камил булу аның сүз байлыгы белән турыдан-туры бәйле, менә шуңа күрә татар теле һәм әдәбият дәресләрендә сүзлек эше планлы, даими үткәрелергә тиеш.

     Укытучы, һәр күнегүне алдан тикшереп, кайсы сүзләргә нинди аңлатма бирергә, кайчан һәм нинди сүзләргә синоним, омоним, антонимнар табарга, кайсыларының күчерелмә мәгънәсен аңлатырга икәнен дәрес планында билгеләп куярга, сүзлек, сүзлек-орфографик диктантларның текстларын алдан төзергә тиеш.

      Татар теленең лексикасын укытканда бик күп теоретик материал бар. Алар арасында: яңа сүзгә аңлатма бирү, күрсәтмәлектән файдалану, тасвирлаудан файдалану, санау алымын куллану, ыру сүзгә күрсәтеп аңлату, синонимнардан файдалану, антонимнардан файдалану, сүзнең сузъясалыш кыйммәтеннән файдалану, сүзнең эчке формасыннан файдалану, көчле контексттан файдалану, тәрҗемәдән файдалану.

        Сүз байлыгын арттыруга татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә балаларга системалы рәвештә яңа сүзләр өйрәтү нәтиҗәсендә ирешелә. Сүзләр өйрәтү эшендәге әһәмиятле таләпләрнең берсе — укучыларны таныш булмаган сүзләрне күрә белергә күнектерү, яңа сүзләрнең сүзлекчәсен булдыру, белешмә сүзлекләр белән эш итү гадәте тәрбияләү.

         Укучылар һәр дәрестә билгеле бер күләмдә яңа сүзләр үзләштерә барырга тиеш. Сүзлек эше күптөрле. Тәрҗемә итү белән генә мавыкмаска кирәк. Яңа сүзләр сүзлек дәфтәрләрендә генә язылып калырга тиеш түгел. Аларны язма эшләр эшләгәндә файдалану, яңа сүзләр кулланып төрле темаларга хикәяләр сөйләтү, кара-каршы сөйләшүләр оештыру әһәмиятле.

          Укытучы фикерне телдән һәм язма рәвештә бәйләнешле итеп әйтә белергә өйрәтергә тиеш. Бәйләнешле сөйләм үстерү әйтеләсе фикернең эчтәлеген, төзелешен һәм чараларын формалаштыру эшен күздә тота.

          Бу эш махсус күнегүләр башкарганда, изложение, сочинениеләр язарга әзерләнгәндә гамәлгә ашырыла. Моңа, теманы анализлап, аның чикләрен ачыклау, төп фикерне билгеләү, план төзеп, шуңа туры килерлек итеп материалны системалаштыру, тел чараларын дөрес сайлап алу һәм язганны камилләштерә белү бурычлары керә.

 Күнегүләр үтәгәндә, балага шактый күп алынма сүзләр очрый. Аларның бер өлешен ул аңлап бетерми, язылышлары укучыга кыенлык тудыра. Шуңа күрә алынма сүзләрнең мәгьнәсен ачу, аларны дөрес әйтү, язу, сөйләмдә урынлы куллану күнегүләренә һәрвакыт игьтибар итәргә кирәк.

Дәреслекләрдә укучы аңлап ук бетермәгән яки, аңласа да, әле актив файдаланмый торган сүзләр дә очрый.

Менә шуңа күрә квалификация эшендә  әдәбият һәм татар теле дәресләрендә сүзлек эше үткәрү форма, алым, метод, чара, юллары өйрәнелде һәм күрсәтелде.

Безнең төп максат — бала аңлап бетермәгән сүзләрнең мәгънәләрен аңлатырга, укучы сүзлегенә кертергә, бала лексикасын баетырга омтылу. Әлеге хезмәтне эшләгәндә, “Татар теле”, “Татар әдәбияты”,  рус теле, табигать белеме китаплары тирәнтен өйрәнелде, Вагыйзов С.Г.,Вәлитова Р.Г. һәм рус теле методикаларындагы сүзлек эшенә караган материаллар анализланды, сүзлек эшен үткәрүгә карата киңәшләр бирелде, әйтелгән фикерләр татар теле,   әдәбият дәресләрендә сүзлек эше үткәрү дәрес фрагментлары белән ныгытылып барылды.

Файдаланылган әдәбият

1. Хәйдәрова Р.З., Нәҗипова З.Р. Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек: Рус телендә сөйләшүче балалар өчен. – Казан: Мәгариф,  2007. – 129-130 б.

2.  Хәйдәрова Р.З., Белоусова Л.Д., Хәбибуллина Э.Н. Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек: Рус телендә сөйләшүче балалар өчен. – Казан: Мәгариф, 2006. – 63 б.

3. Вагыйзов С.Г., Вәлитова Р.Г. Уку язу. — Казан: Мәгариф, 1990.-95-101 б.
4. Лерон Л. Кояшны кочкан малай: Шигырьләр, җырлар, әкиятләр, мәзәкиятләр, шигъри әкиятләр, әкият-пьесалар. – Казан: Мәгариф, 2004. – 303 б.

5. Хәйдәрова Р.З., Белоусова Л.Д., Хәбибуллина Э.Н. Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек: Рус телендә сөйләшүче балалар өчен. – Казан: Мәгариф, 2006. -177 б.

6.  Нигъмәтуллина Р.Р., Фәизова Ф.С., Юнысова Р.Ә. Татарча да яхшы бел. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 5 нче классы өчен татар теле дәреслеге. – Казан: Мәгариф, 2005. –  63б.

7.  Хәйдәрова Р.З., Белоусова Л.Д., Хәбибуллина Э.Н. Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек: Рус телендә сөйләшүче балалар өчен. – Казан: Мәгариф, 2006. – 178-180 б.

8.  Галиева Г. Аңлап һәм йөгерек уку//Мәгариф. — 1998. – 10-116.

9. Сафиуллина Ф.С. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты, 2001. – 432 б.

10. Сафиуллина Ф.С. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты, 2001. –  101 б.

11. Сафиуллина Ф.С. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты, 2001. – 104 б.

12. Сафиуллина Ф.С. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты, 2001. – 115 б.

13. Сафиуллина Ф.С. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты, 2001. –  116 б.

14. Нуретдинова Г. Уку — мине, кояш җирне җылыта//Мәгариф.— 2001. – 53б.
15. Лерон Л. Кояшны кочкан малай: Шигырьләр, җырлар, әкиятләр, мәзәкиятләр, шигъри әкиятләр, әкият-пьесалар. – Казан: Мәгариф, 2004. –  135б.

16. Сөләйманова Г. Туган тел — изге дә, көчле дә ул//Мәгариф.- 2000. – 15б.
17. Харасова Г. И.Газиз туган җирем//Фән һәм мәктәп.- 1999. -  113-114б.

18. Бунеев Р.Н., Бунеева С.В.Что значит — учить читатъ?//Начальная школа. — 1998.-22-26б.

19. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. — Казан: Мәгариф, 2000.

20. Клепинина З.А. Табигать белеме. 5 класс. — Казан: Мәгариф,2006
21. Львов М.Р., Горецкий В.Г. Методика преподавания русского языка в начальных классах.— Москва: Просвещение, 2002

22.  Харисов Ф.Ф. Научные основы начального обучения татарскому языку как неродному. – Казань: Изд-во ТАРИХ, 2000. – 479 с.

23. Методика преподавания русского языка как иностранного. – Москва: Просвещение, 1990. – 231 с.

24. Хайруллин М.Б. Татар теле лексик системасындагы хәзерге этаптагы яңарышка карата //Проблемы лексикологии и лексикографии татарского языка. Выпуск 2. – 36-49б.

25. Харисов Ф.Ф. Лингводидактические основы первоначального обучения татарской устной речи в русской школе.- Казань: Магариф,1999

26. Мәхмүтова Г. Тел өйрәтүдә нәтиҗәле алымнар//Мәгариф.-2007.-62-63б.

27. Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре.- Казан: Мәгариф,2002

28. Харисова Ч.М. Методика обучения татарскому произношению.-Казань: Магариф, 2000

29. Сафиуллина Ф.С., Фәтхуллова  К.С. Татар теленнән тестлар һәм кроссвордлар.- Казань : Хәтер, 1998

30. Хәйдәрова Р.З.,Малафеева Р.Л. Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек: Рус телендә сөйләшүче балалар өчен. – Казан: Мәгариф, 2008. – 45 б.

31. Хәйдәрова Р.З., Нәҗипова З.Р. Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек: Рус телендә сөйләшүче балалар өчен. – Казан: Мәгариф,  2007. – 100 б.

Кушымталар

                                                                               1 нче кушымта

Дәрес план-конспекты

Тема.             Синонимнар.

Максат:     синоним сүзләр белән танышуны дәвам итү, аларның барлыкка

                    килү  сәбәпләрен ачыклау;

          синонимнарны сөйләм телендә аера һәм куллана белергә өйрә-

           тү, балаларның      сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү  

           юнәлешендәге эшне дәвам итү;

                     укытучыларга карата хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау: татар теленең аңлатмалы сүзлеге, антонимнар, синонимнар,    

                      фразеологизмнар сүзлеге; Каюм Насыйри портреты;

                      укучы саен ноутбук, интерактив такта.

Фәнара бәйләнеш:  әдәбият, рус теле, информатика

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

   1.Уңай психологик халәт тудыру.

        -Хәерле көн,  укучылар! Сез дәрескә әзерме?

 Кәефләрегез ничек? Карагыз әле, бүген искиткеч матур көн. Көннең матурлыгына сокланып, елларның иминлегенә ышанып, бер-беребезгә карап елмайыйк та, дәресне башлыйк.

II. Актуальләштерү.

        -Дәресемне К.Насыйри сүзләре белән дәвам итәргә телим.  “Туган телеңнең серләрен өйрәнү бөек эш ул!”-дигән ул. (Тактада язылган сүзләрне укыйм, портретын күрсәтәм)

 -Кем ул Каюм Насыйри?

            -Сез бу юллардан нәрсә аңлыйсыз?

-Әйе, без татар теле һәм әдәбияты  дәресләрендә аны өйрәнәбез.

-Әйтегез әле, без татар теленең кайсы бүлеген өйрәнәбез?

-Ә лексика бүлеге нәрсәне өйрәнә?                          (1нче слайд)

-Телнең сүзлек составына кергән, телебезне баеткан нинди сүзләрне беләсез икән, тикшереп карыйк (антонимнар, омонимнар, фразеологизмнар, күп мәгънәле сүзләр,синонимнар турында искә төшерәләр).

        -Бу синоним сүзләр сөйләмебездә ничек барлыкка киләләр? Алар безгә ни өчен кирәк? Нәкъ менә бүгенге дәрестә шул сорауларга җавап эзләрбез; синонимнар турында булган белемнәрне ныгытып, аларның барлыкка килү сәбәпләрен ачыкларбыз.                                 (2 нче слайд)

III.Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

 1)сүзлек диктанты язу.

           Дәрес, укучы, укытучы, билге, мөгаллим, шәкерт, лидер, белем, гыйлем, фән, көндәлек, дәреслек, дәфтәр, әдәбият, информатика, компьютер, инглиз теле, каләм, мәгариф, мәгърифәт, авторитет.

-Әйдәгез, эшкә керешик.Дәфтәрләребезне ачып , бүгенге числоны язабыз.Сүзлек диктанты язу өчен кем такта янына чыга? (тактага бер укучы яза, язган эш тикшерелә)

-Бу сүзләр кайсы өлкәгә карый? Алар барысы да аңлашыламы?

( укучылар фикере).

 2)төркемнәрдә эш

-Ягез ,балалар, төркемнәргә бүленеп, мөгаллим, авторитет сүзләренә якын мәгънәле сүзләр уйлап карыйк. ( 2-3 минут мөстәкыйль эшлиләр,бер укучы тактага яза, нәтиҗә ясала).

мөгаллим-  укытучы,педагог, остаз, хәлфә

авторитет- дәрәҗә, абруй, дан, шөһрәт, ихтирам.

           -Нинди сүзләр яздык?Алар ничек атала?

  -Димәк, без мәгънәләре буенча бер-берсенә якын сүзләр төркемен күрсәттек. Бу  төркем синонимик оя дип атала.

        -Бу сүзләр арасында кайсы сүзне еш кулланабыз? (укытучы, авторитет яки дәрәҗә)

        -Иң еш кулланыла торган сүз доминанта сүз дип атала.

        -Укучылар, әйтегезче, телдә синонимнарны белү кирәкме? (укучылар җавабы).

3) синонимнар турында өстәмә мәгълүмат бирү (сәләтле бала чыгышы).

        -Хәзер сүзне Илнарга бирик. Ул безгә синонимнар турында сөйләр. Рәхим ит, Илнар. (Слайдлар ярдәмендә синонимик оя,  синоним сүзләргә мисаллар китерә)

Укучы сүзе

        Рус, инглиз, немец, швед, француз, казах, башкорт,үзбәк, кебек телләрнең синонимнар байлыгы тупланып, сүзлекләр чыгарылган.Аларда бер мәгънәне аңлаткан сүзләр төркеме: синонимик рәтләр- синонимик оялар бирелгән.

                Моны белү кызыклы                                             (1 нче слайд)

инглиз телендә-4500

                    швед телендә-1380

                    немец телендә- 25000

                    казах телендә- 1448

                     рус телендә - 8000

                     татар телендә- 6000 нән артык оя теркәлгән.

        Гаян Суфьян улы Әмиров, Г.Тукай әсәрләренең телен тикшерү нәтиҗәсендә, аның иҗатында 1300 синонимик оя таба.  

                                                                                                    ( 2 нче слайд)  

        -Уйлап карагыз әле,матур сүзенә никадәр синоним табарга мөмкин.

                    Матур- гүзәл,чибәр, күркәм, күрекле, ямьле, нәфис,бер кашык су белән йотарлык, килмәгән җире юк,коеп куйган,күзнең явын алырлык.                                                                                        (3 нче слайд)

        -Рәхмәт, Илнар.

        Эшебезне дәвам итәбез.                                                    (4 нче слайд)

-Мисалларга игътибар итегез әле, сез бу сүзләрнең барысын да кулланасызмы?  (матур, күп сүзләренең синонимнары белән танышалар).

                                                                                                     (5 нче слайд)

-Инә төшәр урын юк.

        -Ничек аңлыйсыз?

        -Әйе, бу күчерелмә мәгънәдә бирелгән. Димәк, синоним булып фразеологик берәмлекләр дә килә ала.

IV .Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1. Күнегүләр эшләү                                                                      (6 нчы слайд)

        -Слайдны дәвам итеп, мәкаль һәм әйтемнәргә игътибар итәбез.

1)Дан һәм хөрмәт җирдә ята- билең бөк тә казып ал.

2)Кулым көче-зур байлык, тиз йөрешем – хәзинә.

3)Дуслыкта –көч, татулыкта –бәрәкәт.

4)Ак булмаса да, пакъ булсын.

2.Китап белән эш .

    а)  144 нче күнегүне телдән эшлиләр  (шулай ук синонимнарны табалар).

Калын-юан, кәкре-бөкре, сый-хөрмәт, кайгы-хәсрәт  һ.б.

        -Ясалышы ягыннан болар нинди сүзләр ?

        -Парлы сүзләр.

        -Димәк, синонимнардан парлы сүзләр ясала.

     б) эзләнүле бирем.                                                     (7 нче  слайд)

        -Бирелгән җөмләләрдән синонимнарны табарга өйрәндегез. Хәзер киресенчә эшләп карыйк.Түбәндәге сүзләргә синонимнар уйлыйбыз.

      в)        кунакханә-

        чатыр-

        сынау-

        афәрин-

        түрә-

        рәсми-                    (укучылар алынма сүзләрнең синоним булуын дәлиләп күрсәтәләр)

       г)        аяклары калмады-

        кошлар очып җитмәс урын-

        эчтә бүреләр улый-

        көймәсе комгә терәлгән-

        колагыңа киртләп куй-

        гомере киселү-                              (фразеологик берәмлекләр)

       д)    148 нче күнегү – синонимнарның сөйләмдә кулланылышын ачыклау

 (чылбыр тәртибендә матур һәм чибәр сыйфатларының исемнәр белән бәйләнешкә керү-кермәвен әйтәләр).

        -Я, укучылар, һәрбер синоним  сыйфат бөтен исемнәр белән бәйләнешкә керә аламы?

        -Дөрес әйтәсез, балалар.Татар әдәбиятының күренекле язучысы  Гомәр Бәширов “Гүзәл фәкать үз урынында гына гүзәл” дигән мәкаләсендә болай дип яза:

“Кемнәр генә, ничек кенә кулланмый ул бичараны, нинди урыннарга гына ямаулык итеп ябыштырмый! Әнә бит, терлек үрчеме дә гүзәл, хезмәт җимешләре дә гүзәл, сыер савучыларның бармаклары да, артистлар иҗаты да, традицияләр дә, тагын әллә ниләр дә- санап бетергесез...  

Гүзәл- матурның синонимнарыннан берсе. Әмма ул гади матурлыкны гына белдерми. Гүзәл үзе иптәшләренә караганда бераз аристократрак  “табигатьле”, нәзберегрәк “холыклы” булу сәбәпле, ул матурлыкның иң югары дәрәҗәсе, иң кечкенәсе, иң нәфисе һәм камиле белән бергә генә эш итә. Мәсәлән, матур машина, матур йорт, матур урман дияргә мөмкин. Әмма гүзәл йорт, гүзәл машина дип әйтү мөмкин түгел...”  

5. Экспресс тест.

        -Бүгенге дәрестә без нәрсә белдек ?Тикшереп карыйк.

(ноутбукта бирелгән экспресс- тест ( синонимнар  темасына караган сорау-                                                                                                                                                                                                  лар)  эшлиләр. Салмак кына Г.Тукай сүзләренә язылган “И туган тел” җыры яңгырый).

V. Йомгаклау.

1. Нәтиҗә ясау.

        -Укучылар, бүген безгә дәрестә өйрәнгәннәрдән чыгып нәтиҗә ясарга кирәк.Синонимнар телдә ничек ясала?

        -Синонимнарның роле нәрсәдә?

        -Синонимнар кулланып сөйләргә кемнән өйрәнергә була? (укучы фикере)

        -Дөрес әйтәсез. Менә минем бурычым, төп максатым, вазыйфам- тел өйрәтү.Сезне туган телебезнең серләренә төшендерү. Сезнең арагызда минем эшемнең дәвамчылары да булыр, чөнки укытучы хезмәте бик кирәкле, файдалы эш.Укытучыдан башка галим дә, космонавт та, хәтта президент та була алмый.

2. Өй эше бирү.                                                                          (8 нче слайд)

        1)“Минем яраткан укытучым” темасына инша ( хикәя, эссе яки шигырь язарга .

        2)”Минем тормышымда укытучының роле” темасына видеоролик эшләргә (теләгән очракта).

3. Билгеләр кую.

        -Дәресебез ахырына якынлашты. Мин әйткән билгеләрне  һәм тест нәтиҗәләрен көндәлекләргә төшерәбез.

-Дәрес буенча сораулар бармы?

-Игътибарыгыз һәм хезмәтегез өчен зур рәхмәт.Дәрес тәмам.

        

        

                                                                            2 нче кушымта

Дәрес план-конспекты

Тема : Туган як табигате

Максат: грамматик минимумны сөйләмдә ныгыту, гомумиләштерү;

диалогик, монологик сөйләм телен үстерү;

табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: төрле ел фасылын сурәтләгән урман рәсеме, кроссворд, магнитофон язмасында кошлар тавышы, йолдызчык, биремле карточкалар

Дәрес барышы.

I. Оештыру моменты

- Балалар, без бүген дәрестә "урманда кунакта" булырбыз, өйрәнелгән сүзләрне, текстларны кабатларбыз, туган як табигате турында белемнәребезне ныгытырбыз. Дәрестә ике командага бүленәбез. Команда булгач, ярыш була һәм арада җиңүчеләр дә була, дөрес җавап бирүчегә йолдызчык, җиңүчеләргә приз "5"ле билгесе. Кайсы команда күбрәк йолдыз алса, шул җиңүче. Әйдәгез үзебез белән таныштырабыз, балалар (командалар үзләренең исемнәрен әйтәләр).

Ярышны башлыйбыз, уңышлар сезгә.

ІІ. Алган белемнәрне ныгыту.

I бирем. Кроссворд чишү

Кроссвордны дөрес чиштегез, булдырдыгыз. Урманда төрле кошлар, җәнлекләр яши, бик күп төрле үсемлекләр, җиләкләр, гөмбәләр, чикләвек, куак, агачлар үсә (рәсемнәр тактага беркетелә).

II бирем. Тыңлау.

Текстан бер команда агачларны, икенче команда гөмбәләрне истә калдырып әйтегез (текстларны уку).

1 нче текст. Урманда төрле агачлар

үсә. Кайбер агачлар бик юан һәм озын булып үсәләр. Яфраклы агачлар озак яши. Юкәләр, каеннар йөз ел үсә. Ә усак, шомырт һәм миләш моның яртысын гына яши. Имән иң нык агач. Ул ике йөз елдан да артык яши. Урманның дусты агачларны сындырмый, агачлар утыртырга ярдәм итә.

2нче текст. Урманда бик күп төрле гөмбәләр үсә. Нарат агачы төбендә җирән гөмбә белән майлы гөмбә үсә. Усак төбендә усак гөмбәсе, каенлыкта каен гөмбәсе, яшь чыршылыкта һәм имәнлектә гөреҗдә бик күп була. Ак гөмбә нарат, чыршы һәм каен төбендә үсә. Гөмбәләрне пычак белен кисеп алырга кирәк. Гөмбәне бервакытта да кирәксезгә өзмәгез.

III бирем. Диалог төзү. Урманга чакыру, (магнитофон язмасында кошлар тавышы)

а) гөмбәгә

б) дару үләннәрен җыярга

IV бирем. "Кем күбрәк җыя" ("чылбыр" буенча командалар гөмбә, дару үләннәре, җиләк ,чәчәк исемнәрен әйтәләр).

Ә нинди кошлар, җәнлекләр очраттыгыз юлда? (чиратлашып әйтү, рәсемнәре тактага беркетелә)

Ш.Ял сәгате.

Бергәләшеп җыйналып

Без барабыз урманга

Хәерле юл теләп безгә

Күктә кояш елмая.

Канатларын җилпи-җилпи

Күбәләкләр очалар

Ал, кызыл, сары, зәңгәр,

Нинди матурлар алар!

Яшел урман аланында

Без чәчәкләр җыябыз.

Ап-ак ромашка өзеп,

Тәкыялар үребез.

Ак каеннар төпләреннән

Без гөмбәләр эзләдек

Агач башында уйнаган

Тиеннәрне эзләдек

Матур чәчәкләр кочып

Гөмбәле кәрзин тотып

Без кайтабыз урманнан

Бераз гына арылган.

-Балалар, урманда нәрсәләр эшләргә ярамый? (рәсем буенча)

-чүп калдырырга;

-ут, учак яндырырга;

-кошлар оясын туздырырга;

-җиләк-гөмбәлөрне таптарга;

-белмәгән гөмбәләрне җыярга;

-кечкенә җәнлекләрне куркытырга, кырмыска ояларын туздырырга;

-агачларны сындырырга ярамый

V бирем. Рәсем буенча хикәя төзү. (кышкы, язгы, көзге, җәйге -теләк буенча, командирлар төзегән хикәяне укый).

-Балалар, урман һәр ел фасылында үзенчә матур, ә урманның файдасы бармы? Нинди файда китерә ул безгә? (балалар җавабы)

-ягулык, төзү материаллары, кәгазь, ясалма ефәк бирә

-урман агачлары һаваны сафландыра корылыкка каршы көрәшергә ярдәм итә

-гөмбә, чикләвек, җиләк, дару. үләннәре бирә.

-Әйе, балалар, урман зур файда китерә, урманны сакларга кирәк!

Мин урманда яфраклар җыйдым. Бу яфраклар гади түгел, анда сүзләр язылган (яфраклар тактага беркетелә). Әйдәгез, бу яфраклардагы сүзләрдән җөмлә төзеп дәфтәрләребезгә язып куябыз.

VI бирем « Адашкан яфраклар» (Урманны саклагыз! Ул кешенең дусты.)

IV. Йомгаклау.

Истә калдырыгыз: Урман кешенең дусты, байлыгы, аны сакларга кирәк! Йолдызчыкларны саныйбыз. Кайсы команда күбрәк җыйды? Булдырдыгыз, балалар, дәрестә бик яхшы, шәп эшләдегез.

Җиңүче командага "5"ле билгесе куям, көндәлекләрегезне бирегез.

V. Өй эше.

Урманның файдасы турында сөйләргә.

                                                                                            3 нче кушымта

Дәрес план-конспекты

Тема: ДАРУ ҮЛӘННӘРЕ

Максат: дару үләннәренең татарча исемнәрен әйтергә, аера белергә өйрәтү; парларда һәм төркемнәрдә эшләү, иҗади һәм логик фикерләү сәләтен үстерү; табигатькә сакчыл караш тәрбияләү өстендә эшләү.

 Җиһазлау: дәреслек, магнитофон, дару үләннәре рәсемнәре, китаплар, кипкән дару үләннәре, укучылар чыгарган газета:

 Дәрес төре: яңа төшенчәләр формалаштыру.

Дәрес барышы:

I. Оештыру моменты:

II. Актуальләштерү

Аудирование 1 нче бирем

- Магнитофон язмасын игътибар белән тыңлагыз һәм шәхси гигиена әйберләрен белдергәннәрен әйтегез. Укучылар җавабы тыңлана. Шул ук вакытта җаваплар бәяләнә:

- кызыл түгәрәк - «5»

- яшел түгәрәк - «4»

- сары түгәрәк - «3» 2 нче бирем

Сүзләрне тыңлагыз, [ү] авазы булганнарын әйтегез, (җаваплар бәяләнә) Диалоглар төзү

Дустыгыз хәбәренә карата гаҗәпләнү белдерегез, (төркемнәрдә парлап эшлиләр)

- Ә хәзер төркемнәрдә эш.

1 -нче төркем сүзлектән сәламәтлек темасына караган сүзләрне табып тәрҗемә итә. (бу төркемдә авыр үзләштерә торган укучылар)

2-нче төркем карточкадагы бер диалогны сәнгатьле итеп укырга һәм тәрҗемә итәргә өйрәнә, (бу төркемдә уртача белемле укучылар)

3-нче төркем даруханә турында хикәя төзиләр, (бу төркемдә яхшы белә торган укучылар утыра). Эшләр тикшерелә, бәяләнә.

III. Яңа төшенчәләр фомалаштыру

-Укучылар, без чирләсәк кемне чакыртабыз?(табиб)

- Ул безгә нәрсә язып бирө?(рецепт)

- Анда нәрсәләр була? (дару исемнәре, дару үләннәре)

- Әйе, безнең бүген өйрәнеләчәк тема: «Дару үләннәре» Без бүген аларның татарча атамаларын өйрәнербез. Кайбер үләннәрнең файдалау үзенчәлекләрен карап китәрбез.

- Укучылар, тактага карагыз әле. Сез анда нәрсәләр күрәсез? (газета өстендә эш). Дару үләннәре турында нәрсәләр беләсез?

Текст өстендә эш.

Сүзлек эше. Тактада язылган сүзләрне һәм сүзтезмәләрне укып китик:

Дәвалау максатында- в целях лечения

Сынап караган - испробовал

Мәтрүшкә- душица

Бака яфрагы- подорожник

Үги ана яфрагы- мать-и-мачеха

Әрекмән-лопух

Бөтнек- мята

- Ә хәзер шушы сүзләр белән җөмләләр төзегез, (белемнәр бәяләнә)

Текстны уку (67 нче бит, «Дару үләннәре») Үрнәк уку. (укытучы укый)

- Нәрсәләр аңладыгыз?(7-2 укучы русча сөйли)

- Хәзер чылбырлап укыйбыз һәм тәрҗемә итеп барабыз.

IV. Физминутка "Игътибарлы" уены.

- Мин «Сәламәтлек» темасына караган сүзләр әйтсәм сез кул чабасыз, темага туры килмәгән сүзләргә кулларны өскә күтәрәсез: табиб, мәктәп, хастаханә, укучы, даруханә, дару, физик күнегүләр, дәфтәр (игътибарлы укучылар билгеләнә)

V. Яңа төшенчәләрне ныгыту.

Тактадагы агач яфракларында сүзләр язылган . Шул сүзләрдән җөмлә төзеп укырга кирәк. (Татарстанда 42 төрле дару үсемлеге үсә.)

Димәк, белгәнегезчә, татар телендә фигыль җөмләне тәмамлый һем җөмлә ахырында киле.

- Хәзер, әйдегез, текст ахырындагы сорауларга җавап бирик, (җаваплар бәяләнә)

- Укучылар, сез өйләрегездә безнең якларда үсә торган үләннәр турында язып килдегез. Әйдәгез, шуларны укып китик, (укучыларны тыңлау)

- Рәхмәт. Карагыз, нинди китап килеп чыкты. («Дару үләннәре» дигән китап ясала).

- Укучылар, ләкин бу үләннәрдән ничек файдаланырга соң? (кирәкле

дәрәҗәдә, табиб кушуы буенча гына)

- Аларны кайлардан җыярга кирәк? (урманнан яки болыннардан)

- Дару үләннәре чиста җирләрдә үссен өчен нишләргә кирәк? (табигатьне пычратмаска, сакларга)

- Ә хәзер иптәшләрегезнең чыгышын игътибар белән тыңлап утырыгыз. Соңыннан бу үләннәр кайсы авыруларны дәвалый икәнен әйтерсез.

В. Монасыйпов «Табиблар» хикәясен сәхнәләштерү.

- Ромашка нинди авырулардан дәвалый?

- Ашказанын нинди үлән дәвалый?

- Эңҗе чәчәк нәрсәләрне дәвалый?

- Күзгә арпа чыкса ничек дәваларга мөмкин?

- Ялкаулыкны ничек дәвалыйлар?

VI. Йомгаклау . Нәтиҗә ясау

- Бүгенге дәрестән үзегезгә нәрсәләр алдыгыз? Нинди яңа әйберләр белән таныштыгыз?

- Әйдәгез хәзер түгәрәкләрне санап китик, (билге куела)

- Өй эше

1 -нче төркем. 67 нче бит 4 нче күнегү.Текстны сәнгатьле укырга.

2-нче төркем. Текстның эчтәлеген сөйләргә.

3-нче төркем. Иҗади эш. Шул тема буенча кроссворд төзергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технология аша мәдәни компетенция үстерү

Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе ...

Укучыларның рухи байлыгын үстерүдә китап уку һәм сәнгатьле укуның роле

Укучыларның рухи байлыгын үстерүдә китап уку һәм сәнгатьле укуның ролеМәктәптә тәрбия һәм белем бирү эше нигездә китап ярдәмендә тормышка ашырыла.  Шул максаттан укучыларда китап укуга...

Укучыларның рухи байлыгын үстерүдә китап уку һәм сәнгатьле укуның роле

укучыларны сәнгатьле укырга өйрәтү, китапка мәхәббәт тәрбияләү....

Әдәбият дәресләрендә иҗадилыкны үстерү.

Әдәбият дәресләрендә  иҗади эшләр үткәрү....

татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә,заманча технологиләр кулланып,бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Бу методик эш укытучыларга тәкъдим ителә. Укытучылар укучыларның бәйләнешле сөйләмен төрле юллар белән үстерә алалар. Әлеге методик эшемдә сөйләм үстерүнең юнәлешләре, ысуллары һәм алымнары күрсәтелгә...

Федераль дәүләт стандартланына күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә балаларның коммуникатив компетенциясен үстерү

Материал Республиканской ПНК "Научно-методическая мысль в Татарстане: достижения, проблемы, перспективы" на базе гимназии №18 г., 2015 г....