Туган (татар) теле һәм әдәбияты дәресләрендә рус телле укучыларның коммуникатив осталыкларын үстерү
материал на тему
.
Скачать:
Предварительный просмотр:
Туган (татар) теле һәм әдәбияты дәресләрендә рус телле укучыларның коммуникатив осталыкларын үстерү
Хәзерге заман уку-укыту эшчәнлегенең барлык тармагына да үзгәрешләр кертә, укытучыларга да яңа таләпләр куя. Яңа буын Федераль дәүләт белем бирү стандартлары, замана таләпләренә җавап биреп, яңа иҗади эшләүче, эзләнүче, фикерләү сәләтләрен туплый белүче, мөстәкыйль, һәр яктан белемле шәхес тәрбияләргә ярдәм итә. Яңа буын стандартлары заманча белем сыйфаты белән тәэмин итүне күз алдында тота. Тәрбияле, белемле, бар яктан булган шәхес, ягъни көндәшлеккә сәләтле укучы тәрбияләү өчен заман белән бергә атлау, укучыларны кызыксындырырлык яңа технологияләр кулланып эшләү мөһим.
Мәгариф системасындагы үзгәрешләр мәктәптә туган (татар) телен укыту процессына да зур яңалыклар алып килә. Федераль дәүләт белем бирү стандартларында туган (татар) теле һәм әдәбияты буенча белем һәм күнекмәләр комплекслы рәвештә компетенцияләр буларак карала. Компетентлык – ул кешенең, белем, күнекмә һәм шәхси сыйфатларына нигезләнеп, ниндидер эшне башкара алу сәләте. Тел дәресләрендә төп компетенцияләр дип коммуникатив, тел (лингвистик), лингвокультурологик компетенцияләрне күрсәтергә мөмкин. Коммуникатив компетенция укучыларның аралаша белү осталыгы, билгеле күләмдә тел байлыгына ия булуын, эзлекле фикерләү сәләтен, сөйләм күнекмәләренә ия булуын күзаллый.
Рус балаларына туган (татар) телен өйрәткәндә, без, иң беренче чиратта, телне гамәли үзләштерүгә игътибарны юнәлдерергә тиеш. Моның өчен аерым лексик берәмлекләрне, грамматик формаларны, җөмлә калыпларын буенча теоретик хәбәрдарлык кына җитми, рус баласы туган (татар) телендә аралаша белергә тиеш, ягъни безнең төп максат – рус балаларының коммуникатив осталыкларын үстерү. Туган (татар) теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларны, җанлы аралашу аша, тел берәмлекләрен сөйләмдә кулланырга күнектерү максаты беренче планда тора. Моның өчен укучыларның дәрестә актив булуы, туган (татар) телендә теләп аралашуы мөһим. Димәк, педагог, рус телле укучыларның коммуникатив осталыкларын үстерү өчен, аларда туган (татар) телен өйрәнүгә һәм аралашуга кызыксыну уятырга кирәк. Бу максатка ирешүдә төрле инновацион алымнар әһәмияткә ия.
Мәсәлән, укучылар эшчәнлеген активлаштыруда, аларның коммуникатив компетенциясен үстерүдә уен технологиясеннән файдалану уңай нәтиҗә бирә.Дәресләрдә уңышлы кулланылган уеннар укучыларны активлаштыра, аларның игътибарын туплый. Уеннар дәресләрне хисләр белән баета, балаларның иң яхшы сыйфатларын ачарга ярдәм итә. Үзләштерергә читен булган материал да, уен рәвешендә аңлатканда, кызыксыну уята. Укытучы һәр укучыны эшкә тарта, уйната, уйлата, өзлексез иҗат итүгә этәрә.Башлангыч сыйныфларда уенны куллану бигрәк тә отышлы, чөнки укучылар әле балалар бакчасыннан гына килгән, уенга күнеккән була. Шул ук вакытта материалны уен формасында тәкъдим итү аны кабул итүне җиңеләйтә. Мәсәлән, аралашуның төп нигезе – татарча сүз байлыгын үстерү һәм аннан соң гына аны сөйләмдә куллана белү күнекмәләре булдыру. Лекискага өйрәткән вакытта, карточкаларда тәкъдим ителгән уеннар, табышмалар, кроссвордлар, чайнвордлар, “Сүзне тап”, “Мәкальне тап” тибындагы уеннар куллану максатка ярашлы. Коммуникатиы осталыкны үстерү ягыннан рольле уеннар әһәмиятле. Рольле уен – уку-укыту процессы барышында билгеле бер сөйләм ситуациясен өйрәнү чарасы. Аның нигезендә, бирелгән сюжетка һәм бүленгән рольләргә нигезләнеп, билгеле бер темага сөйләшү оештыру ята. Уен вакытында тигезлек, бер дәрәҗәгә куелу балаларда оялу, тартынуны бетерә һәм аларны мавыктырып җибәрә. Бу ягы белән рольле уеннар бигрәк тә уңышлы. Мәсәлән, кечерәк сыйныфларда “Ашханәдә”, “Кибеттә” кебек рольле уеннар бик кызыклы. Аны, гадәттә, шушы темаларга караган лексика һәм репликаларны өйрәнгәндә кулланалар. Ул дәресне җанландырып җибәрә.
Татар халык традицияләрендә дә рольле, ягъни театрлаштырылган уеннар байтак. Алар баланың сөйләм телен үстерүдә зур роль уйный. “Кабак”, “Алырмын кош”, “Аксак мәче”, “Аксак төлке”, “Тел алыш”, “Почмак алыш” кебек драма уеннарында балалар нинди дә була персонаж ролендә катнашалар.
Моннан тыш, коммуникатив күнекмәләр булдыруда башка заманча технологияләр дә әһәмиятле. Мәсәлән, югары сыйныфларда туган (татар) телен укытуның проектлар методы уңышлы.Проектлар методы буенча эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау-фикерләү эшчәнлегенә тартылалар. Проектның нигезен проблемалы ситуация булдыру тәшкил итә. Аны чишү өчен телне лингвистик фән буларак үзләштерү генә җитми, бәлки өйрәнелә торган предмет буенча җитди коммуникатив күнекмәләр һәм осталык таләп ителә. Проект эше түбәндәге этаплардан тора: проектның темасын билгеләү; ахыр нәтиҗәне билгеләп кую; проектның планы турында фикер алышу һәм аны төзү; мәгълүмат җыю; мәгълүматны эшкәртү; проектның тышкы бизәлешен ясау; проектны тәкъдим итү; проектны бәяләү. Күренгәнчә, укучылар, проектны яклаганда, туган (татар) телендә җанлы һәм фәнни аралашу күнекмәләрен үстерәләр, үзләрен аудитория каршында тотарга күнегәләр, татарча дөрес, төгәл итеп сөйләргә, үз фикерләрен җиткерергә, якларга өйрәнәләр.
Хәзерге вакытта “Тел портфеле” технологиясе дә туган (татар) телен өйрәтүне инновацион алымнар белән баетты.“Тел портфеле” технологиясе – укучыга чит телне өйрәнүдә үзенең казанышларын һәм тәҗрибәсен мөстәкыйль рәвештә теркәп барырга мөмкинлек бирә торган технология ул.Укучы үзенең “тел портфеле”нә үзе өчен иң кызыклы дип тапкан эшләрне кабул ителгән структурага нигезләнеп тутыра. Аның бурычы – бу эшләрне җентекле анализлау, кирәкле төзәтүләр кертү, аларга аңлатма бирү, үзенең кыскача хисабын – үзбәя комментариен язу. Билгеләнгән вакытта укучылар “Тел портфеле” буенча чыгыш ясарга, ягъни аны якларга тиеш була. “Тел портфеле”н тутыру һәм аны яклау барышында шулай ук коммуникатив осталык үстерелә.
Туган (татар) телне өйрәткәндә компьютер технологияләрен кулланмый мөмкин түгел. Төрле терәк схемалар, таблицалар, диалогик шаблоннар һ.б. укучыларга күрсәтүдә интерактив такталарның әһәмияте зур. Дәресләрдә без Microsoft Power Point программасы ярдәмендә ясалган презентацияләр, “Электрон белем бирү” сайтындагы татарча мультфильмнарны карап фикер алышабыз, “Цифрлы белем бирү ресурслары”на (ЦОР) куелган тематик күнегүләрне башкарабыз, “Ана теле” (anatele.ef.com) порталындагы видеоязмаларны, УМК га кушымта булып барган дисктагы текстларны тыңлыйбыз, тестлар эшлибез. Мультфильмнарны тавышсыз гына тыңлап, балаларга аларны үзләренчә “тавышландырырга” (персонаж булып сөйләргә) кушкан биремнәр дә бик кызыклы килеп чыга.
Тагын бер инновацион технология – креатив фикерләүне үстерү алымына күзәтү ясыйк. Бу технологиянең максатлары: 1) укучыларның интеллектуаль һәм креатив фикерләү сәләтләрен үстерү; 2) танып-белү эшчәнлеген үстерүгә юнәлтелгән күнекмәләр булдыру һәм продуктив иҗат югарылыгына күтәрелергә ярдәм итү.Бурычлары: 1) укучы һәм укытучы арасында иҗади хезмәттәшлек булдыру; укучыны креатив эшчәнлеккә тарту; 2) белем бирү процессын оптимальләштерү, белем алуга уңай омтылыш (мотивация) булдыру.Креатив фикерләү үстерү алымына корылган дәрес өч этаптан тора: өйрәнелә торган темага кызыксыну уяту → төшенү(аңлау) → рефлексия.
Креатив фикерләү үстерү алымының төрле ысуллары бар: “кәрзин” ысулы, инсерт, синквейн, “алты эшләпә” ысулы, дидактик уен, төркемнәрдә эш оештыру, терәк конспект, паузалар ясап уку.
Бу ысулларның һәрберсен дә бер дәрестә кулланырга кирәк икән дип уйларга ярамый. Һәр дәреснең үз үзенчәлеге бар, шуңа күрә укытучы аларның иң отышлыларын гына сайлап ала. Мәсәлән,“Кәрзин” ысулы.Бу ысул төшенчәләрне, фактларны тупларга һәм алар арасында бәйләнеш тудырырга ярдәм итә. Иң әһәмиятлесе: ул язма сөйләмне камилләштерү һәм укучыларның парлап һәм төркемнәрдә эшләүләрен оештыру мөмкинлеген бирә. 5 нче сыйныфта Нәби Дәүлинең “Кар нинди җылы...” хикәясен өйрәнгәндә бу ысулны куллану “бәхет” һәм “кайгы” төшенчәләре турында тирәнтен фикер йөртергә ярдәм итә. Укучыларның бер төркеме – “Бәхет нәрсә ул?”, икенчесе “Нәрсә ул кайгы?” соравы буенча эшли. Һәр укучы 1-2 минут эчендә кәгазьдә үз фикерен язып куя. Соңыннан парлап, аннан соң төркемнәрдә җаваплар тикшерелә, ягъни мәгълүмат алмашу үткәрелә: һәр укучы үзе уйлаганны төркемдәгеләргә сөйли. Укучыларның дөрес җаваплары да, дөрес булмаганнары да кәрзингә салына. Ике төркемнең укучылары бергәләшеп һәр фикерне тикшерәләр. Балалар үз фикерләрен расларга тырышалар, хаталар төзәтелә. Укучылар төп нәтиҗәне ясыйлар. Эш тәҗрибәсе шуны күрсәтә: дәрес вакытында битараф укучылар булмый, чөнки һәр укучыга үз фикерен яклап чыгыш ясарга туры килә.
Бала һәр дәрескә теләк белән килсен өчен, анда соклану һәм канәгатьләнү тойгылары уятырга,аны файдалы һәм максатка юнәлешле эшчәнлеккә сиздерми җәлеп итәрлек эш формалары тәкъдим итәргә кирәк.
Шулай итеп, креатив фикерләү үстерү алымнары баланы мөстәкыйль фикерләргә өйрәтә. Бу технологиянең нигезендә стандарт булмаган фикерләү, ирекле күзаллау, катлаулы проблемаларның яңа чишелешен табу һәм иҗади эшләү ята. Бу методика безгә ят әйбер түгел, күбесе таныш. М.Мәхмүтовның “Проблемалы укыту”, Ә.Рәхимовның “Иҗади үсеш технологиясе” укыту алымнарына охшашлыгы да бар. Дәрестә укучы 45 минут буе укытучыны тыңлап утырырга түгел, ә актив рәвештә катнашырга тиеш. Баланың психикасы да, фикерләү сәләте дә исәпкә алына.
Соңгы елларда туган (татар) телен укытуда Сингапур мәгариф системасы технологияләре дә кулланыла. Монда үзара хезмәттәшлек педагогикасы технологиясе, проблемалы укыту технологиясе һ.б. үзара керешеп китә. Традицион белем бирү вакытында укытучы – педагогик процессның субъекты, ә укучы тәэсир итү объекты булып торса, үзара хезмәттәшлек педагогикасында алар икеседә субъект һәм, үзара килешеп, бергәләп, хезмәттәшләр дәрәҗәсендә эш итәләр. Проблемалы укыту технологиясен кулланып үткәрелгән дәресләр аеруча җанлы, кызыклы була. Проблемалы ситуация тудыру аша укучылары килеп туган халәттән чыгу юлларын эзли. Бу очракта эш, нигездә, 4-5 кешелек аерым төркемнәрдә бара. Төркемләп эшләү чагыштырмача яхшы нәтиҗәләр бирә, чөнки төркем эчендә үз көченә ышанып бетмәгән укучылар да, мөмкинлекләреннән чыгып, актив эш итә башлыйлар, аларның коммуникатив осталыклары үстерелә.
Димәк, туган (татар) теле укытучыларының төп максатлары – рус телле укучыларда туган (татар) телне өйрәнүгә кызыксыну уяту, логик фикерләү сәләтен, сөйләм күнекмәләрен формалаштыру, татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру, шулар аша аларның коммуникатив осталыкларын үстерү. XXI гасыр мәктәбе исә укытуның традицион формалары белән генә чикләнеп калмый. Аның эчтәлеге инновацион процесслар белән тулыландырылганда гына алга китеш, үсеш мөмкин. Туган (татар) телен укытканда, яңа, нәтиҗәлерәк технологияләр куллану мөһим. Һәрбер сыйныф өчен бер дәреслек белән генә чикләнмичә, методик кулланмалар, дидактик материал, күнегүләр җыентыгы, таблицалар, сүзлекләр, аудио-видео кебек чаралар белән иҗат итәргә булышып, туган (татар) телен ана теле һәм чит тел буларак өйрәнүче балаларга дәүләт телен үзләштерү өчен шартларны тудырырга кирәк. Дәресләредә коммуникатив биремнәрдән мөмкин кадәр күбрәк файдалансак, телне аралашу чарасы буларак өйрәтүдә уңышка ирешә алырбыз, укучылар, һичшиксез, үзләренең фикерләрен дөрес һәм матур итеп әйтә белергә өйрәнерләр, аларның коммуникатив компетенцияләре югары дәрәҗәдә булыр.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технология аша мәдәни компетенция үстерү
Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе ...
Федераль дәүләт стандартланына күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә балаларның коммуникатив компетенциясен үстерү
Материал Республиканской ПНК "Научно-методическая мысль в Татарстане: достижения, проблемы, перспективы" на базе гимназии №18 г., 2015 г....
Мастер-класс. Тема:“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тавышландыру алымын кулланып, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү” (район күләмендәге семинар)
Мастер классымның максаты: укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү,төзек сөйләмне булдыру. Монда тавышландыру алымы ярдәмендә укучылар җөмләләр төзил...
Презентация. Тема:“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тавышландыру алымын кулланып, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү”
Презентациядә мастер-классның барышы бирелә.Монда тавышландыру алымында нинди этаплар кулланылганы күрсәтелә....