Балаларның интеллектуаль сәләтләрен үстерүдә фән тугәрәкләренен роле
статья по теме
Выступление с призентацией на родительском собрании о роли предметных кружков при развитии интеллектуальных способностей.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
ata_nalar_zhyelyshy_2013.doc | 61.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Балаларның интеллектуаль сәләтләрен үстерүдә
фән түгәрәкләренең роле.
Мәгариф өлкәсендә эзлекле үзгәрешләр барган хәзерге чорда сыйфатлы белем бирү зур әһәмияткә ия. Чөнки ул укучыларның интеллектуаль, иҗади, һөнәри үсешен тәэмин итә. Заманның иң актуаль проблемаларының берсе - үзгәреп торучы социаль һәм экономик шартларда яшәргә җайлашкан, аны яхшы якка үзгәртергә әзер булучы белемле шәхес тәрбияләү. Андый шәхеснең төп сыйфатлары түбәндәгеләр булырга тиеш: -иҗадилык; -активлык; -социаль җаваплылык; -үсеш алган интеллект; -профессиональ зирәклек.
Бала үсешендә зур урынны мәктәп тота. Мәктәп укучы һәрьяклап үссен, үз фикерен ачык әйтә белсен, тормышта үз урынын тапсын өчен шартлар тудырырга тиеш. Мәктәбебездә барлыгы 106 укучы белем ала. Алар арасында сәләтле укучылар да ,гадәти укучылар да, авыр үзләштерүче укучылар да бар.
Мәктәпнең төп максаты- укучыларның эчке мөмкинлекләрен, яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, шәхес буларак ачу, үстерү һәм камилләштерү.тормышта үзенә урын табарга ярдәм итү.
Мәктәбебездә сәләтле укучылар белән эш күп еллар дәвамында күптөрле юнәлешләр буенча оештырыла: Мин инде интеллектуаль юнэлештэге топ фэннэр буенча оештырылган тугэрэклэр эшчэнлегенэ тукталып китэрмен
Фәнне яратып өйрэнуче балаларны дәрестэ алган белемнәре генэ канәгатъләндерми.Алар математиканын тормышта кулланылышы турында кубрәк белергә,кызыклы хэм катлаулы мәсьәләләр чишергә тели.Укучыларнын белемнәрен тирәнәйту,логик фикерләу сәләтләрен устеру,зирәклек,ихтыяр көче тәрбиялэу максатында математика тугәрәге эшен оештыру бик әхәмиятле.
Безнен мэктэптә математикадан 2, 8-9 класс укуч .очен “Яш ь математик “,җит.Гыйльфанова,10-11 кл. укуч. очен”Математика серләре,” Шакурова”рус теленнэн югары класс укучылары өчен –“Русское слово”Хуснутдинова А,Е. җитәкли.
Укытучыларыбыз балаларның шәхси үзенчәлекләрен ачу, аларга дөрес юнәлеш бирү буенча зур тәҗрибә тупладылар. Сәләтле укучылар белән тиешле эш оештыру, билгеле, күп иҗади көч сорый, белем бирү эчтәлеген яңартуны, укыту методларын камилләштерүне, эзләнүне, һөнәри осталыкны үстерүне таләп итә. Тырышлык бушка китми.
Соңгы 5 елда безнең укучыларыбыз район күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда уңышлы чыгыш ясап, 38 призлы урын алдылар:
2008-2009 уку елында 7 призлы урын
2009-2010уку елында 5 призлы урын
2010-2011 уку елында 15 призлы урын
2011-2012 уку елында 11 призлы урын
2012-2013 уку елында 5 призлы урын .
Шулай ук ЕГЭ нәтиҗәләре дә куандырырлык.Үзем 6 ел рәттән ЕГЭ га әзерләдем.Бирэ алмаучылар булмады ,күрсәткечләр районныкыннан ,республиканыкыннан югарырак (.Узган уку елында матем.уртача балл- 51 (Респ.48.6) рус теленнэн-64.6,(Респ.64,3)
Былтыр 11 кл. тэмамлаучыларнын 16 ыда югары уку йортларына керделәр .
Укучыларнын фикерләу сәләтен,фәнгә кызыксыну уяту очен дәрестә хәм класстан тыш вакытта торле эш формаларыннан файдаланабыз.Фән атналыклары, кичәләр ,викториналар, бәйгеләр уткәреп торабыз,балалар аларда бик теләп катнаша.
Төрле Халыкара,Ил күләмендэ үткәрелгән "Кенгуру" , "Зирәк тиен" , "Русский медвежонок",”Эрудитуз”,” Интеллектуальное многобор е -Евразия”,Олимпус,”Авангард” кебек конкурсларда катнашу яңа информацион технологияләрне тиешле дәрәҗәдә үзләштерүгә һәм компьютерларны укыту-тәҗрибә процессында куллануга зур этәргеч бирде.Җиңүчеләр дэ бар.: Интеллектуальное многоборье –Евразия -2012 конкурсында математика буенча 6 класс укучысы Сагидуллина Диләрә 2 нче дәрәҗә диплом белән,8 класс укучылары Харисова Сомбел-1 нче дәрәҗә диплом белән,Мухаметдинова Ил вина-3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.Россия Күләмендә үткәрелгән “Авангард” олимпиадасында 6 кл. укучыларыШигапова А. Сагидуллина Д, . Сагидуллина ГҮзәлләр-1 нче дәрәҗә диплом белән,Нигматуллина Инзилә-2 нче дәрәҗә диплом белән,7кл.укучылары Мунавирова,Хайретдинова-
Мактау грамотасына лаек булдылар.Зирәк тиендә Мавлявиева Гөлгенә җиңүче булды.
Укучыларның да, укытучыларның да, хәтта ата-аналарның да төн йокысын качырган ЕГЭ,ГИА белем бирү өлкәсендә яңа проблемалар тууга сәбәп булды. Бу проблемалар предмет укытучыларының гына түгел, ә бөтен педагогик коллективның, әти-әниләрнең һәм класс җитәкчесенең дә бергәләп хәл итәсе проблемалары.
Бүгенге чыгышымда мин әти-әнилэрнен ЕГЭ, ГИАга хәзерлек һәм имтихан бирү вакытында, укучыларга психологик- педагогик ярдәменең нәрсәдән гыйбарәт булуын мөмкин булган кадәр күрсәтеп китәргә тырышырмын.
Баланы ЕГЭ,ГИА га хәзерләгәндә мәктәп һәм гаиләнең йогынтысын тикшерү очен әти-әниләр белән бер күнегү эшләп алыйк әле..(( Әти-әниләрне 5-6 кешедән торган группаларга бүләсең һәм уртасына түгәрәк төшерелгән битләр таратасың. Әти-әниләргә түбәндәге бирем җиткерелә:)) “Күзалдына китерегез, түгәрәк сезнең балагызның имтихандагы 100 % уңышы. Бу уңыш нинди факторларга бәйле? ((мәктәп эшчәнлегеннән, баланың үзеннән, төрле очраклылыклардан, ата-аналардан.)) Әйдәгез, шушы түгәрәкне факторларга бәйле рәвештә өлешләргә бүлегез әле. Сезнең фикерләрегез безнең өчен бик кызык .
Нэтиҗә ; имтиханда уңыш мәктәптән генә түгел, ә ата-аналар һәм укучыларның үзләреннән дә тора.
“Экзамен” сүзе үзе дә латинчадан тәрҗемә иткәндә “сынау” (испытание) дигәнне аңлата.Ожеговның аңлатмалы сүзлегендә “испытание-сынау” – “тягостное переживание, несчастье”. Бу аңлатмадан күренгәнчә, имтихан стресс чыганагы, борчулар, бәхетсезлек. Ә БДИ формасындагы сынау укучыларыбызга зур стресс, бәхетсезлек алып килмәсен өчен әти-әни нәрсә эшләргә тиеш соң?
1. Иң беренче баланың уңышына ышану,аның кочле якларын күрә белү
2.Кечкенә генә үңышлары очен дә мактап .күнелен үстереп җибәрү.Менә сезгә шундый ситуация тәкъдим итәм.;”-4-5” гэ укып йөргән укучы пробный ЕГЭ дан күңел төшенкелеге белән кайттып керде.Бу очракта сез әти-әни буларак нәрсә эшләр идегез?
---_Иң элек хәлен белергә,сораштырырга,аннан инде”Синең барсы да яхшы булачак.Әле вакыт бар.без сиңа ышанабыз,син аны булдыра аласың.Без хәрвакыт синең белән дияргә”Укучыда үз-эзенә ышаныч булдырырга кирәк
3.Баланың хаталарына гел басым ясап тормаска,баланы яратуыңны хәм хормәт итүене яшермәскә кирәк,кирәк чагында ягымлы сүзләр әйтергә кирәк.
4.Өйдә тыныч атмосфера булдыру,Өй эшләрен эшләгәндә ярдәм итү,хич югы янында утыру.Истә калдырасы кагыйдәләрне,формулаларны баланың эш өстәленә яисә стенага беркетеп куярга мөмкин.Тагын бер ситуация тәкъдим итәм.;Хәзер тормышны компьютердан башка кэз алдына китереп булмый. Бала компьютер алдында кич буе утыра.Әнисе кисәтү ясагач, укучы мин дәрескә әзерләнәм,тестлар эшлим дип җавап бирә.Сез бу җавптан канәгатъ булып китеп барасызмы?
---Беренчедэн .Бала комп. алдында 2 сәгаттән дә артык утырырга тиеш тэгел. ,2.онлайн тестл арны алар бик күп булса 1 сәг эшләп бетерәләр.Бу очракта укучы әнисен алдарга да мөмкин.,Контроль кирәк,яисэ бергәләшеп утырып эшләү.
Искәргәнегез булса,бала комп. имтиханга әзерләнеп утырганда,музыка кычкыртып куя.Сез моңа каршы киләсезме?== Ә Психологлар сүзсез талгын музыка акыл эшчәнлегенә комачауламый дигән фикердә
Баланың түгәрәккә барасы бар ,э шул вакыт әнисе бүгенгә түгәрәккә бармассың ,чирләдем дип әйтерсең,әтиең хәзер кайткач, безнең Чаллыга барасы бар,син апаеңны карарсың ди. Бу әни дөрес эшлэдеме?(( Килешәсезме?))
--Юк,Ул нинди хаталар җибәрде?
--беренчедән алдашырга ойрәтә
--2 баланын фәнгә,белемгә омтылышын сундерә
--3 ике туган арасында монәсәбәтләр катлаулана чонки апае ана киртә(абуза) булачак
Бер әти-әни баласын гел дәрес кенә әзерләтә:уйнатмый да,спорт тугәрәгенә дә җибәрми,эшләтми дә,ә баланың билгеләре барыбер “3”ледән артмый. Сез әти-әнигә нинди киңәш бирер идегез?
((Уку –төп эш.Ләкин,тырышса да ,бала шуннан артык белмәскә мөмкин:укуга сәләте юк.Ә ул нәрсәгә сәләтле? Эшкәме? Рәсем ясаугамы? Шуны ачыклагыз .Укысын да,төрле эшләрдә узен сынап та карасын)).Узегезне бала урынына куеп карагыз. Бала шатлык көтеп яши. Нәрсәне уңышлы башкара,нәрсә кызык-шуңа шатлана.Аңа сәләтен ачыкларга ярдәм итегез.
5.Имтиханга хәзерлек барышында баланын кондәлек реҗимына иг ътибар итәргә хәм дөрес туклану кирәк.
Стресс организмдагы су запасын киметә, моңа бәйле рәвештә нерв эшчәнлеге акрыная . Шуңа күрә су, минераль су эчү файдалы Һәрвакытта да, имтихан вакытында бигрәк тә үз сәламәтлегең турында кайгырту кирәклеген балаларга да , әти-әниләргә дә искәртү кирәк.(( Безнең организмыбыздагы 100 миллиардтан артык булган нерв күзәнәкләре һәр секундта миллионлаган сигнал кабул итүен белергә кирәк. Шуңа күрә, имтиханга хәзерлек вакытында баш миенә ярдәм кирәк.)) Хәтерне яхшыртучы продуктлар:
Кишер -матдәләр алмашын яхшырта.Ятларга, истә калдырырга булыша.
Лимон,Ананас -С витаминына бай, калориясе аз, озын текстларны ятлаганда ярдәм итәчәк. Театр, музыка йолдызларының да яраткан җимеше.
Игътибарны тупларга ярдәм итүче продуктлар:
Креветка – баш мие өчен деликатес.
Башлы суган- акыл эшчәнлеге нәтиҗәсендә арганда бик файдалы. Кан сыеклана, баш миенә кислород күп килә.
Чикләвек- нерв системасын ныгыта, баш мие эшчәнлеген җайга сала.
Белем алырга ярдәм итүче продуктлар:
Кәбестә -нерв киеренкелеген киметергә булыша. Имтихан алдыннан ашау бик тә отышлы, тынычландыра.
Бананда баш мие өчен кирәкле булган серотонин бар, ул сезгә “Сез бәхетле” дип сигнал җибәрергә булышачак.
Көчле психик киеренкелекне киметергә ярдәм итә торган күнегүләр бар. Шуларның 1-2 сезгә тәкъдим итәм,моны белү хәркемгә дә файдалы.
1. “Лимон” Мускулларның киеренкелеген киметергә ярдәм итә. Уңайлы итеп утырдык: куллар тез өстендә, баш һәм җилкә иелгән, күзләр йомык.Күз алдына китерегез, сезнең уң кулыгызда лимон. Акрынлап кына лимонны сыга башлыйбыз. Бөтен согын сыгып бетерергә кирәк. Иркенәегез. Хәзер инде сул кул белән сыгабыз, сыгабыз, сы-га-быз. Аннан ике кул белән сыгабыз.
2. “Һава тутырылган шар”. Күзләрне йомдык, кулларны өскә күтәрдек. Эчкә һава җыябыз. Күз алдына китерегез, сез зур һава тутырылган шар. 1-2 минут шулай торабыз. Менә шар тишелде. Акрын гына һаваны тышка чыгарабыз.Мускулларны йомшартабыз.
Психик киеренкелек вакытында 20-30тапкыр приседание, 15-20 тапкыр урында сикереп тору да файдага. Менә ял да итеп алдык..Ә хәзер сезнең игътибарга гаиләдә еш очрый торган берничә мәсьәлә тәкъдим итәбез;
1.Бала мәктәптә классташлары белән талашкан,хэм сезне ашыгыч рәвештә мәктәпкә чакыралар.Мондый очракта сез нишләр идегез?
А)баланы җазага тартам
Б)кыйнашканның ничек килеп чыкканын ачыклагач,нинди адым ясарга кирәклеген билгелим;
В)иң элек класс житәкчесе белән сөйләшеп алам.
2.Өй җыештырырга булышканда,бала,ялгыш вазаны төшереп ватты.Сез бу очракта нинди чара курерсез?
А)җилкәсенә берне тамызам
Б)булмәдән куып чыгарам
В)баланы тынычландырам
3.Әгәр сез улыгызга яки кызыгызга җәза бирунең гадел булмавын аңласагыз:
А)дәрәҗэмне тошермәс өчен дәшми калам
Б)гафу утенәм
В)уз гаебемне таныйм,өлкәннәрен дә ялгышу ихтималын анлатам.
4.Эштән арып кайткан чагыгыз. Балагыз сезне сораулар,утенечләр белән кумә.Бу очракта нишләр идегез?
А)Бер генэ минутка булса да, мине борчымыйча тора аласынмы?-дип аны булдерәм;
Б)телемә нәрсә туры килсә, шуны әйтәм
В)арып кайтканымны анлатам хэм әнгәмәне сонрак вакытта дәвам итәргә вәгдә бирәм.
5.Бала инша язуда ярдәм сорый
А)карамалага язып бирәм,ана кучереп яалырга гына кала
Б)Узен яз.Шулай тырышканда гына эшкә өйрәнергә мөмкин-дип әйтәм.
В)тема сайлап алырга,әдәбият табарга булышам,ә аннары мөстәкыйль рәвештә инша язарга тәкьдим итәм.
Булдырдыгыз,димәк сэз яхшы тәрбияче хәм психолог.
Ә инде имтихандагы уңышның иң төп һәм алыштыргысыз шарты булып – укучының үзенең уңышка омтылуы тора. Моның өчен аны кызыксындыру бик мөһим. Эшне укучының, мөмкинлекләреннән чыгып, белем һәм күнекмәлерен диагностикалаудан башлау кирәк. Бу эшне предмет укытучылары башкара, билгеле. Аңа ярдәмгә класс җитәкчесе килсә, гаилә белән аңлы элемтә булдырылса, нәтиҗә уңай булыр дип ышанырга кала. Укучыда укуга, уңышка теләк булырга тиеш. Бу исә, эшне аңлап, планлы башкарырга ярдәм итә. 9-11 класс эти-энилэренэ шушындый памяткалар бирелер ,анда тулырак итеп язылган.
ЕГЭ нәтиҗәләре предмет укытучысының күрсәткече булып торса да, әти-әни ролен, җаваплылыгын һич тә киметми, киресенчә арттыра гына төшә. Димәк, бергәләп кулга-кул тотынып эшләсәк быел да яхшы нәтиҗәләргә ирешербез.
Игътибарыгыз өчен,актив катнашканыгыз өчен зур рәхмәт.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Укучыларның рухи байлыгын үстерүдә китап уку һәм сәнгатьле укуның роле
Укучыларның рухи байлыгын үстерүдә китап уку һәм сәнгатьле укуның ролеМәктәптә тәрбия һәм белем бирү эше нигездә китап ярдәмендә тормышка ашырыла. Шул максаттан укучыларда китап укуга...
Укучыларның рухи байлыгын үстерүдә китап уку һәм сәнгатьле укуның роле
укучыларны сәнгатьле укырга өйрәтү, китапка мәхәббәт тәрбияләү....
Сәләтле балаларны үстерү
Дәресләрдә һәм дәресләрдән соң сәләтле балалар белән эш....
“Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теле дәресләрендә диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерү”
Үземнең эш тәҗрибәмнән...
Федераль дәүләт стандартланына күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә балаларның коммуникатив компетенциясен үстерү
Материал Республиканской ПНК "Научно-методическая мысль в Татарстане: достижения, проблемы, перспективы" на базе гимназии №18 г., 2015 г....
БАЛАЛАРНЫҢ СӘЛӘТЛӘРЕН ҮСТЕРҮДӘ ФӘННИ - ТИКШЕРЕНҮ ЭШЧӘНЛЕГЕНЕҢ РОЛЕ.
БАЛАЛАРНЫҢ СӘЛӘТЛӘРЕН ҮСТЕРҮДӘ ФӘННИ - ТИКШЕРЕНҮ ЭШЧӘНЛЕГЕНЕҢ РОЛЕ....