Укучыларның сөйләм телен үстерүдә иҗади биремле диктантларның роле
статья на тему
Фәнни эш.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
ukuchylarnyn_soylm_telen_usterud_izhadi_biremle_diktantlarnyn_role.doc | 981.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Алабуга муниципаль районы « 1 нче гимназия» гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Укучыларның сөйләм телен үстерүдә иҗади биремле диктантларның роле
Эшне башкарды татар теле һәм
әдәбияты укытучысы
Илдарханова Зимфия
Миннахметовна
Алабуга, 2017
План.
- Кереш.
- Укучыларның сөйләм телен үстерүдә иҗади биремле диктантларның роле
2.1. Теманы кабатлау һәм ныгыту буенча иҗади биремнәр
2.2. Бәйләнешле сөйләмне үстерүче биремнәр
2.3. Контекстка бәйле биремнәр
3. Йомгаклау.
1. Кереш
Телне саклап үстерү – дәүләт күләмендәге, бөтен дөнья масштабындагы мөһим эш. Чөнки hәрбер тел ул - аз санлы кешеләрнеке булса да, күп санлы милләтнеке булса да, халык иҗат иткән чиксез кыйммәтле хәзинә. Тел яшәсә, халык та яши, тел бетсә, халык та бетә.
Татар халкын прогресска илтү, телен үстерү, мәдәниятен алга җибәрү өчен, иң әһәмиятле шарт булып, халыкның, барыннан да бигрәк, балалар, яшьләрнең, үз телен өйрәнүгә теләге, омтылышы, үз илен, Ватанын олылавы, яратуы, аның кадерен белүе тора. Ә бу сыйфатларны тәрбияләүдә, һичшиксез, мөгаллимнәрнең роле әйтеп бетергесез зур.
Телне өйрәнү, аны үзләштерү, билгеле булганча, бик катлаулы, иҗади эш. Аның нигезендә өйрәтүчегә механик рәвештә иярү түгел, бәлки актив танып - белү эшчәнлеге ята. Белем алуның асылын тәшкил иткән танып-белү эшчәнлеген нәтиҗәле итү өчен, укучы эшчәнлеген төрле күнегүләр һәм биремнәрне мөстәкыйль чишәргә омтылырлык итеп оештыру сорала. Телдән һәм язма сөйләмнең югары культурасына ия булу, туган телнең барлык чараларыннан, стилистик байлыгыннан тулы һәм дөрес файдалана белү – һәркайсыбызның изге бурычы.
Мәктәптә укучының гомуми үсеше, барлык уку предметлары буенча өлгереше, грамоталылыгы аның үз фикерләрен ни дәрәҗәдә эчтәлекле, логик эзлекле, ачык һәм дөрес итеп белдерә алу сәләтенә бәйле.
Укучы үзләштерә торган тел нормаларына фонетик, лексик, морфологик, орфографик, синтаксик һәм пунктуацион законнар һәм кагыйдәләр керә; бәйләнешле контекстлы сөйләмнән файдалану алымнары һәм стилистик нормалар да шуларга өстәлә.
Хәзерге программаларда, методика китапларында һәм мәкаләләрдә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сөйләм үстерү сүзләрне әдәби дәрес әйтү өстендә, сүз, җөмлә, бәйләнешле сөйләм өстендә эшләү, телдән һәм язма сөйләм өстендә эшләү дип, киң мәгънәдә аңлатыла. Сөйләм үстерү логик фикерләү сәләтен үстерү белән дә тыгыз бәйләнгән. Грамматик, пунктуацион, орфографик яктан дөрес булган, тирән эчтәлекле итеп логик дөрес төзелгән сөйләм генә камилләшкән сөйләм булып санала. Фикерләү сәләте һәм сөйләм осталыгы үсү әдәбият һәм тел дәресләре белән табигый үрелеп бара һәм сөйләм өстендә эшләү элементлары һәр дәрестә була.
Укучыларның бәйләнешле сөйләмен үстерү аларда үз фикерләрен логик эзлекле, бәйләнешле итеп сөйли һәм яза белү күнекмәсен булдыруны күздә тота. Бу исә укучыларны сөйләм төзүнең төп законнары һәм аңа булган таләпләр белән таныштыру бурычын да куя. Шушы җитди бурычны гамәлгә ашыру татар теле һәм әдәбияты дәресләренә йөкләнә. Тел дәресләрендә укучылар текст төзүнең теориясен үзләштерәләр, ә әдәбият дәресләрендә әдәби әсәрләрне өйрәнү һәм язма эшләр башкару барышында бәйләнешле текст төзү буенча гамәли күнегүләр алалар.
Укучыларның сөйләм телен үстерүдә иҗади биремле эш төрләрен куллану аеруча зур әһәмияткә ия. Теге яки бу теманы үзләштерү дәрәҗәсен билгеләгәндә дә, алар зур ярдәмгә килә.
Фәнни эшемнең темасы - “Укучыларның сөйләм телен үстерүдә иҗади биремле диктантларның роле”. Темадан чыгып, түбәндәге максат билгеләнде: укучыларның сөйләм телен үстерүдә иҗади диктантларның әһәмиятен ачыклау.
Фәнни эшемдә татар теле дәресләрендә кулланыла торган иҗади диктантларның кайбер үрнәкләре бирелә, аларның үзенчәлекле биремнәре тәкъдим ителә.
2. Укучыларның сөйләм телен үстерүдә иҗади биремле диктантларның роле
Тел буенча бирелгән белемнәрнең үзләштерелү дәрәҗәсен,
язуда дөрес кулланылышын тикшерү максатыннан, татар теле
дәресләрендә төрле язма эшләр яздырыла. Диктант – шуларның берсе. Башкарылу алымнарына карап, алар ике төргә бүлеп йөртелә: өйрәтү һәм
контроль диктантлар. Өйрәтү диктантларына сүзлек диктанты, искәртмәле,
аңлатмалы, ирекле, сайланма, хәтер, иҗади һәм күрмә дик-
тантлар керә. Фәнни эшемдә укучыларның грамоталылыгын тикшерү белән беррәттән, аларның сөйләм телен үстерүгә ярдәм итә торган иҗади биремле диктантка тукталдым.
- Теманы кабатлау һәм ныгыту буенча иҗади биремнәр
Бу төр диктантлар бигрәк тә үзләштерелгән теманы ныгыту, гомумиләштереп кабатлау этапларында актив кулланыла. Бер грамматик категорияне, форманы, конструкцияне икенчеләре белән алыштыра яки тексттагы кайбер сүзләр урынына аларның синонимнарын файдалана алу укучының тема буенча үзләштергән белемен бәяли.
Мисалга “Парлы һәм кушма сүзләр” темасын өйрәнгәндә кулланырга мөмкин булган иҗади эш тәкъдим ителә.
1. Бирелгән сүзләрдән парлы сүзләр ясап язарга.
ара - … аш - … кош - …
хатын - … ак - … кыз - …
бала - … алтын - … әйләнә - …
көн - … кием - … тирә - …
җиләк - … азык - … өс - …
тимер - … урын - … туган - …
ата - … иртә - … аллы - …
Җавап.
ара – тирә аш - су кош - корт
хатын - кыз ак - кара кыз - кыркын
бала - чага алтын – көмеш әйләнә - тирә
көн – төн кием - салым тирә - юнь
җиләк - җимеш азык – төлек өс - баш
тимер - томыр урын - җир туган - тумача
ата - ана иртә - кич аллы – гөлле
2. Бирелгән сүзләрдән мөмкин кадәр күбрәк кушма сүзләр төзеп язарга.
бер, …(беркем, берни, беркайда)
һәр, … (һәрбер, һәркайчан, һәркайсы)
көн, … ( көньяк, көнбагыш)
һич, … (һичбер, Һичкем)
3. Бирелгән сүзләрдән кушма сүзләр ясап язарга.
Озын, яр, таш, көн, канат, борын, багыш, күмер, баш, ак, кал. (Озынборын, Акъяр, ташкүмер, көнбагыш...).
4. Бирелгән сүзләргә тамырдаш сүзләр уйлап язарга һәм берәр җөмлә төзергә.
- Батыр (батырлык, батырларча, батыраю, батырлану).
- Эш (эшче, эшли, эшле, эшләү).
- Күз (күзлек, күзәтү, күзле, күзчән).
- Таш (ташчы, ташлык).
- Баш (башлык, башлы, башчы).
- Агач (агачлык, агачлы).
- Көтү (көтүче, көтүлек).
- Бас (баскыч, басма).
- Дус (дуслашу, дуслык).
- Як (якташ).
- Ач (ачлык, ачылу).
- Исән (исәнлек).
- Көрәш (көрәшче, көрәшү).
- Каен (каенлык).
- Бер (берәү, бердәмлек).
16.Оч (очучы, очкыч).
2.2. Бәйләнешле сөйләмне үстерүче биремнәр
Сөйләм, фикер төрлелеге – ул укучының көзгесе. Баланың тел байлыгы, сүзлек запасы, фикер тулылыгы һәм логик эзлеклелекне саклавына карап, аның сөйләм теленә бәя бирергә мөмкин. Тәкъдим ителгән эшләр нәкъ менә әлеге таләпләрне үз эченә ала .
1. Хикәянең ахырын уйлап язарга.
Көз.
Туган ягыма әкрен генә көз атлый... Иң беренче булып, иген кырларына алтынсу төс йөгерде. Агачлар да калышмады. Җәй кояшын көзнеке алыштыра.
2. Бирелгән сүзләрне кертеп, 5-6 җөмләдән торган хикәя язарга.
Урам. Укучылар. Әби. Сумка. Ярдәм. Рәхмәт. Сөенә.
3. Бирелгән рәсем буенча хикәяне дәвам итегез.
Кышны һәркем үзенчә ярата. Мин дә кышны яратам.
4. Тиңдәш кисәкләр кулланып, сорауларга җавап язарга.
- Дәресләр беткәч, син нишлисең?
- Өйгә син кемнәр белән кайтасың?
- Иртәгә нинди дәресләр керә?
- Кайсы фәннәрне ныграк яратасың?
- Җыйнак җөмләләрне җәенкеләндереп языгыз.
Мин барам. Урман матур. Җиләкләр җыям. Чишмә күрдем. Суы бик тәмле. Саклыйк!
2.3. Контекстка бәйле биремнәр
Иҗади биремнәр арасында “төшереп калдырылган сүзләрне (сүз төркемнәре, җөмлә кисәкләре...) өстәп язарга” дигән биремнәр дә еш очрый. Укучы, тексттагы җөмләләрнең мәгънәви эчтәлеген саклап, җөмләне яңа сүзләр, сүз тезмәләре белән тулыландыра. Бу, үз чиратында, укучылардан контекстны аңлап эш итәргә кирәклекне сорый.
1.Күп нокталар урынына тиешле сыйфатларны куеп язарга.
Бакчачы бабай Чулпанга …, … бер алма бирде. Ул алма шулкадәр … , шулкадәр … , шулкадәр … һәм шулкадәр … исле иде.
Кыз … күзләре белән … итеп … алмага карап торды. Ләкин ул … алманы ашарга ашыкмады. Чулпан кулындагы алманы иң … иптәшләре белән бүлеп ашады. Алар алманың … төшләрен мәктәп бакчасына якынрак бер җиргә утырттылар.
Күп тә үтмәс, ул орлыклардан тагын да … алмалар үсәр.
2. Боерык фигыльләрнең барлык һәм юклык формаларын куеп язарга.
1.Акчаң булмаса да, вөҗданың ….
2. Кеше холкын күзәт, үзеңнекен ….
3. Киемеңне – яңа чагында, намусыңны яшьтән ….
4. Мал белән бай булма, күңелен белән бай ….
5. Кунак ишегеңне ачса, син йөзеңне ….
6.Аз булса да, күп итеп ….
7. Яхшылыкны онытма, яманлыкны исеңдә ….
8. Аз сөйлә, күп ….
9. Ике уйла, бер ….
10. Сөйләп күрсәткәнче, эшләп ….
3. Үткән заман хикәя фигыльләрне киләчәк заман хикәя фигыльләр белән алыштырып язарга.
Ноябрь.
Төссез һәм соры көннәр үтеп киттеләр. Яктылык кимегәннән-кими бара. Соң яктыра, тиз караңгылана – көннең көн диярлеге калмады. Елның бер генә ае да яктылыкка бу чаклы саран түгел.Төннәрен бик нык суытып җибәрде. Җыелган суларга карындык япты, инешкә дә кагылды, аның өстенә җәяүләп йөрерлек итеп боздан күпер салып ташлады. Без анда тимераякта шуабыз.
4. Буталган җөмләләрне тиешле тәртиптә урнаштырыгыз.
Сыерчыклар килгән!
Аларның чем-кара түшләре кояш нурларында җемелдәп тора. Каен ботакларына берничә сыерчык кунган икән. Без икәүләп өй алдына чыктык. Улым бүлмәгә йөгереп керде дә, сыерчыклар килгәнен әйтте. Язгы җылы көннәрнең берсе иде.
Җавап.
Язгы җылы көннәрнең берсе иде. Улым бүлмәгә йөгереп керде дә, сыерчыклар килгәнен әйтте.
Без икәүләп өй алдына чыктык. Каен ботакларына берничә сыерчык кунган икән. Аларның чем-кара түшләре кояш нурларында җемелдәп тора.
- Йомгаклау
Фикерне йомгаклап, шуны әйтәсе килә: балаларның сөйләм телен үстерүдә иҗади биремле диктантларның әһәмияте бик зур. Әлеге эш төрләрен башкарган укучы матур итеп уйларга омтыла, дөрес итеп җөмләләр төзи, аңлаешлы һәм аһәңле итеп сөйли ала. Ә бу - мөгаллимнәр өчен, иң мөһиме!
Файдаланылган әдәбият
- З.Н. Хәбибуллина, Г.Ш. Нәбиуллина. 5-11 нче сыйныфлар. Диктантлар җыентыгы. – Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2001.
2. Н.С. Гыймадиева, Р.А.Банавиева. Контроль диктантлар һәм изложениеләр. - Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2004.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның сөйләм телен үстерү
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү турында фәнни эш. Ул сөйләм телен үстерүнең әһәмиятен, алымнарын, иҗади сөйләмне, сочинение язу методикасын, карти...
Чит телләр өйрәтү методикасына нигезләнгән Р.З.Хәйдәрова дәреслекләре буенча укучыларның сөйләм телен үстеру
Чит телләр өйрәтү методикасына нигезләнгән Р.З.Хәйдәрова дәреслекләре буенча укучыларның сөйләм телен үстерү....
Рустелле укучыларның сөйләм телен үстерү
Рустелле укучыларның сөйләм телен үстерү. Башлангыч сыйныф укучылары өчен....
Мастер-класс. Тема:“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тавышландыру алымын кулланып, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү” (район күләмендәге семинар)
Мастер классымның максаты: укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү,төзек сөйләмне булдыру. Монда тавышландыру алымы ярдәмендә укучылар җөмләләр төзил...
Презентация. Тема:“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тавышландыру алымын кулланып, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү”
Презентациядә мастер-классның барышы бирелә.Монда тавышландыру алымында нинди этаплар кулланылганы күрсәтелә....
“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тавышландыру һәм синквейн алымын кулланып, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү” темасына мастер-класс
ldquo;Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тавышландыру һәм синквейн алымын кулланып, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен...
"Интерактив метод алымнары аша укучыларның сөйләм телен үстерү"
Танып белү һәрчак эмоциональ үлчәнешне дә күз алдында тота. Балаларны тәрбияләү һәм укыту белән шөгыльләнүчеләр барысы да менә шушы үлчәнешкә игътибар итәргә тиеш, шул чакта гына эш, уку дәресе һәр ка...