Туган тел хакында
статья по теме

Хамидушшина Ямиля Раисовна

 

                                          Туган тел әһәмияте

Кеше  күңеле барысын да үзенә туплый. Яхшысын да , яманын да. Аларны  без күреп тә , башкалардан ишетеп тә җыябыз. Күбрәге тел аша кабул ителә.  “Аягың абынса – абынма табарсың, телең абынса  - бәхетеңнән язарсың”, дигән борынгы ата-бабалар. Димәк, тел – борынгылар өчен зур бәхет булып исәпләнгән. Тел белән саксыз кылану бәхетсезлек сазлыгына өстери. Аерым кешеләрне генә түгел – бөтен милләтне , илне, хәтта җир йөзен дә.

        Күңелендә иң кадерле хис – тойгы , саф акыл, зур фикер йөртеп, аларны башкаларга сүз сәнгате аша оста җиткерә алган кеше , чыннан да, ифрат бәхетледер. Бала күңелендә бөреләнгән иң тәүге әттә,әннә дигән сүзләрен кош теледәй бәләкәй телен тибрәндереп, алсу иреннәрен чәпелдәтеп, нәни бармакларын уйнатып әйтә алуы белән бәхетле.

         Бала туган телен өйрәнгәндә шартлы авазлар гына укымый,бәлки, туган теле күкрәгеннән  рухи тормыш байлыгы һәм көч ала. Туган тел балага табигатьне , хәтта табигать фәннәре галиме төшендерә алмаганны аңлатып бирә.Туган теле балага бернинди философ ачып салалмаган логик төшенчәләр, фәлсәфи фикерләр бирә. Туган телне үзләштерү өчен  балага хәтер генә кирәк дип уйлаучылар җитди  ялгыша. Халык тудырган тел балада сүз барлыкка китерә торган сәләтне үстерә.Бала туган теле белән бергә тормыш кисәкчәсен дә үзләштерә. Туган телен өйрәнгәндә бала сүзләрне, аларның кушылмаларын ,үзгәрешләрне генә түгел, ә шулар белән бергә искиткеч күп төшенчәләрне, предмет турында мәгълүмат, гаҗәеп күп фикер , тойгы,образ, тел логикасы һәм философиясен күңеленә сала.

       Дөньяга беренчел караш бары тик ана теле ярдәмендә генә туа. Шуңа күрә баланы  иң  башта  ана телендә тәрбияләү  бүтән бернәрсә белән дә алмаштыра алмаслык әһәмияткә ия. Балаларыбыз тирән аңлы, якты зиһенле булып үссен ,фикерләү дәрәҗәсе югары булсын дисәк, телебезгә бик сак, үтә җаваплы һәм хөрмәт белән карарга , бөтен җитдилеген аңларга вакыттыр. Тел –халыкның рухи байлыгы . “ Ничә тел белсәм, мин шул санча кеше булам ” , ди халык мәкале.Ләкин үз туган телен үзләштермәгән , аның матурлыгын тоймаган кеше башка халыкларның тел хәзинәсендәге байлыктан ерак тора. Кеше туган теленең нечкәлекләрен никадәр тирәнрәк танып белсә, тел төсмерләрен шулкадәр яхшырак кабул итә. Аның акылы башка халыкларның телен үзләштерүгә шулкадәр ныграк әзерләнгән була, йөрәге –күңеле сүзнең матурлыгын шулкадәр тирәнрәк аңлый. Туган телнең матурлыгы, бөеклеге, көче , мәгънәлелеге балага йогынты ясауның ,аның хисләрен  ,күңелен, фикерләрен, кичерешләрен яхшыртуның   иң мөһим чарасы булып тора. Безнең туган телебез хакында йөзләгән шигырь , җыр язылган . Алар үрнәгендә укучылар дөрес, матур сөйләргә, фикерне төгәл белдерергә, җор теллелеккә өйрәнә. Телебезнең байлыгын, хикмәтен, язмышын аңларга да нәкъ менә әдәби әсәрләребез – телебез җәүһәрләре ярдәм итә. Сәхнәдән нәфис сүз белән чыгыш ясаган укучы үзе дә күпмедер дәрәҗәдә шагыйрь кичергән хис белән яна : ул сүзләр тезеп кенә бармый , халык акылын , аның  сәнгатьчә фикерләвен тыңлаучыга да җиткерә. “ Ят телдә иң мөкатдәс нәрсәләрне өйрәнү мөмкин түгел ”, дигән күренекле дәүләт  эшлеклесе  сәясәтче, хокук һәм тел белгече Садри Максуди. Күңелдә бер өмет яши: үз туган телендә нәфис сүз сөйләгән,җыр җырлаган, шигъри җанлы бала ,  һичшиксез , күңеле – нечкә , тойгылыры – җылы, ә үзе табигать матурлыгын һәм кешеләрдәге гүзәл сыйфатларны күрә – аңлый белүче бай рухлы шәхес булып үсәр.

   Ана һәм туган тел. Мәңге аерылгысыз,изге төшенчәләр.Безнең халыкта бит туган тел дип тә , ана теле дип тә атала ул. Кешегә нәселнең ,халыкның асыл гадәт, сыйфатларын иң башта тел ярдәмендә ана бирә. Ана сөте дигәнне дә мин  ана теле дип ишетәм. Билгеле мәкаль дә  минем аңда  “ ана сөте белән кермәсә , башка тел белән кермәс ”,  дип сеңеп калган. Кайсы ана баласына бәхет теләмәсен инде!? Бәхетнең иң олысы, иң кадерлесе  үз илеңдә , үз нәсел- ыруың белән үз телеңдә аралашып , рәхәтләнеп гомер итү түгелмени?!Туган телгә мәхәббәте булганда гына  бала  гаиләсенең,  үз иленең тарихын аңлый ала: халкыңның тарихын белүдән патриотизм  хисе, әти –әнигә, олылырга,табигатькә, хезмәткә, башкалар теленә хөрмәт – ихтирам белән карау хисе тәрбияләнә, Ә туган телеңне белмәүдән , аңа ваемсыз караудан  - нигилистлык, иҗтимагый пассивлык, миһербансызлык, әти –әни җилкәсендә яшәү, кеше хакына керү, хезмәттән җирәнү, оялмау һәм башка әхлакый зәгыйфьлекләр туа. Шуңа күрә дә туган телнең әһәмиятенә  бөтендөнья күләмендә игътибар арта. 21 нче февральне БМО   Халыкара туган тел көне дип игълан итте.Телләрнең барлыкка килеп, туып калмыйча . юкка чыгу ихтималын да искә алып , бу оешма  туган телләрне якларга һәм шуның белән бөтен кешелек дөньясы өчен мөһим булган мәдәниятләр күптөрлелеген саклап калуны максат итеп куя.

        Туган телне саклап калу,бер яктан караганда, дәүләт җаваплылыгында сәяси  мәсьәлә  булып тоелса да , бу - шул ук дәрәҗәдә һөнәренә , башкарган вазифасына бәйле рәвештә тел – әдәбият өлкәсенә якын торган хезмәткәрләрнең дә , үзенең рухи асылына битараф булмаган гади кешенең дә,  халкы , милләте, иртәгәсе алдында торган шәхси бурычы. Туган телгә битарафлык   - туган теленнән мәхрүм ителәчәк  киләчәк буын кешесе алдында олы җинаять ул. 

    Осетин халкында  “ туган телеңнән язсаң иде “ дигән сүзләр иң ачы каргыш булып санала. Туган телне югалту  үз –үзеңне югалту икәнен вакытында төшенәсе , аңлыйсы иде.

                                                        Хәмидушина Җ . .

                                                               Әнәч  мәктәбенең татар теле һәм

                                                           әдәбияты укытучысы.     

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем"

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем" в 9 классе. Прогрмма содержит объяснительную записку, тематический календарьный план....

Туган телем - иркә гөлем (Туган тел бәйрәме)

21нче февраль- халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә туган тел бәйрәме үткәрелде. Кунакка балаларның яраткан газетасы "Сабантуй"ның әдәби бүлек мөдире, шагыйрә Йолдыз апа Шәрәпованы да чак...

Исемнәребез хакында

Внекласснео мероприятие по антропонимике учащихся школы...

Балага өй эшләрен эшләргә ярдәм итү хакында

Балага өй эшләрен эшләргә ярдәм итү хакында...