Исемнәребез хакында
методическая разработка на тему

Хафизова Миләүшә Рафхатовна

Внекласснео мероприятие по антропонимике учащихся школы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon drestn_tysh_chara_isemnrebez_hakynda.doc76 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә районы Иске Өҗем урта мәктәбе муниципаль гомуми  белем бирү учреждениесе

Исемнәребез хакында

(Халыкара туган телләр көненә һәм Г. Тукайның 125 еллыгына багышланган бәйге)

Автор: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                 Хафизова Миләүшә Рәфкать кызы

2011

Алып баручы. Хәерле көн димен барчагызга,

                          Кояшлы көн телим гөлләргә,

                          Сөйкемлелек телим яшь кызларга

                          Ә батырлык  сезгә - егетләргә!

Бүген, 21 нче февраль- Халыкара туган тел көне.  Безнең туган телебез- татар теле дөньядагы иң бай, иң матур 14 телнең берсе. Һәр телдә кешегә иң ягымлы, иң кирәкле, иң матур, иң мәгънәле сүз- ул аның исеме. Без бүген исемнәребез хакында сөйләшербез.

        Татар теле- кеше исемнәренә иң бай телләрнең берсе. Галим Гомәр Фәезович Саттаров бездә 50 меңләп кеше исеме бар дип саный, шуларның 15 меңен ул үзе төзегән сүзлеккә керткән.

        Халкыбыз элек- электән яңа туган сабыйга исем кушуга бик җаваплы караган, аңа мәгънәле, матур яңгырашлы, җиңел әйтелешле  исем бирергә тырышкан.

Укытучы. Бүген безнең бәйгедә катнашучы командаларыбызга дә исем сайларга туры килде. Әйдәгез, карап карыйк, нинди исем сайладыгыз икән?

1нче бирем. Команда исемен аңлату.

1 нче команда. Без командабызны “Мансур” дип атадык. Мансур- кеше исеме, гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, җиңүче мәгънәсен аңлата. Бу исем безнең командага җиңү китерер дип ышанабыз!

Телик бер- беребезгә без

Сәламәтлек һәм уңыш!

Кайсыбыз җиңеп чыкса да,

Бетмәсен безнең дуслык.

2 нче команда. Без дә кеше исемен сайладык. “Наил”- бүләк дигән сүз. Бүгенге ярыш барыбызга да онытылмас мизгелләр, ә безнең командага җиңү бүләк итсен.

Бәйрәм итик бергәләшеп,

Көч сынашыйк без бүген.

Истә калырлык булсын

Телләрнең туган көне!

Алып баручы. Безнең халкыбыз исем кешенең язмышын билгели дип санаган. Сайлаган исемнәрегез сезгә дә уңыш китерсен.

 Дагстан шагыйре Гамзат Цадаса исемнәр хакында болай язган:

Яхшы исем кыйммәт барсыннан да,
Аннан тугры дусны күрмисең;
Безнең хакта мәңге ядкарь саклап,
Картаймыйча яши һәр исем.

         
Безнең халкыбызның да исемнәргә кагылышлы бик матур мәкальләре бар: Исемең җисемеңә туры килсен. Исем кешене, кеше исемне бизи.

Укытучы. Әйе, исем ул- кешенең визит карточкасы. Ә менә сез үз исемнәрегезнең мәгънәсен беләсезме?

2 нче бирем. Ярышта катнашучыларның исемнәренең мәгънәләрен әйттерү.

Алып баручы. Исемнәр турында  язучыларыбызның да кызыклы фикерләре бар. Мәсәлән, Миргазыян ага Юныс болай ди: “Исем- ул синең нәселеңнең йөзе һәм байрагы. Исем-ул синең тормыш юлыңнан күтәреп барган үз байрагың”.  Монысы күренекле шагыйребез фикере: Татар исемнәрендә Тәлгатьләр толугъ итсен, Фаикълар тәфәүвекъ итсен, фатихлар фәтех итсен, Рифгатьләр тәрәффегъ итсен.

Укытучы. Бу сүзләрнең авторы кем, әйдәгез, шуны белик әле.

 3 нче бирем. Кроссворд чишү.

Тукайның Җаектагы апасының исеме. (Газизә)

Балачактагы кушаматы. (Апуш)

Әнисенең исеме (Бибимәмдүдә)

Кырлайдагы әтисенең исеме. (Сәгъди)

Өчиледәге бабасының исеме. (Зиннәтулла)

Җаекта Тукай укыган мәдрәсә җитәкчесе (Мотыйгулла)

Тукай кояшка тиңләгән беренче татар хатын- кыз артитсткасы (Сәхипҗамал)

Казандагы якын дусларының берсе. (Фатих)

Г

А

З

И

З

Ә

А

П

У

Ш

Б

И

Б

И

М

Ә

М

Д

Ү

Д

Ә

С

Ә

Г

Ъ

Д

И

З

И

Н

Н

Ә

Т

У

Л

Л

А

М

О

Т

Ы

Й

Г

У

Л

Л

А

С

Ә

Х

И

П

Җ

А

М

А

Л

Ф

А

Т

И

Х

Укытучы. Әйе, бу сүзләрнең авторы- Габдулла Тукай. “Габдулла гарәп телендә алла колы” дигән мәгънәне аңлата. Буыннан- буынга килгән мулла нәселеннән булган Мөхәммәтгариф хәзрәтнең улына шундый исем кушуы бик табигый. Габдулла исеменең тәэсире булды микән, шагыйрь иҗаты ислам дине белән тыгыз үрелгән була.

“Туган тел” җыры.

Алып баручы.  Дини эчтәлекле исем кешегә икеләтә җаваплылык өстәгәнен безнең Рәсүл, Ислам, Салаватларыбыз гел истә тотсыннар иде. Әмма шунысы да бар: Тукай “Исемнәребез хакында” мәкаләсендә “без дини рухта тәрбияләндек, милли рухта түгел” дип яза һәм гарәп теленнән кергән исемнәрнең күбәюенә борчылу белдерә.  Бүген инде алар безгә шулкадәр үтеп кергән, без аларның алынма сүзләр икәнен дә белмибез. Ә бит безнең укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз йөрткән исемнәрнең күпчелеге- гарәп, фарсы сүзләре. Дөрес, алар матур яңгырашлы һәм мәгънәле.

Укытучы. Тукай балаларга татар милли исемнәрен куштырырга кирәк, дип саный. Исем милли үзенчәлекне һәм холыкны чагылдырырга тиеш, ди ул. Безнең мәктәптә андый саф татар исемнәре бармак белән генә санарлык шул: Айсылу, Гүзәлия, Илсөяр, Энҗе, Илүзә.

Алып баручы. Безнең халык татар һәм фарсы сүзләрен кушып исем ясарга бик оста. Фарсы теленнән кергән “гөл” сүзе исемнәренә кушылган кызлар чәчәк кебек матур, нәфис була, дип ышанганнар. Татарларда “Гөл” сүзе кушылган исемнәр шуңа  еш очрый торгандыр. “Ил” сүзе кушылганнары да алардан калышмый, бу аңлашыла да, чөнки Туган ил бик газиз һәм кадерле бит ул.

4 нче бирем. Гөл һәм ил компоненты кергән исемнәр язарга.

Командалар эшләгәндә, кеше исеме кергән җыр башкарыла.

Алып баручы.  Бөек шагыйребез  20 нче йөз башында- татар әдәбиятының алтын гасырында иҗат иткән. Аның чордашларының исемнәрен беләсез микән?

5 нче бирем. Язучыларның фамилияләре атала, исемнәрен табарга.

Әмирхан- Фатих, Камал (прозаик)- Шәриф, Камал (драматург)- Галиәскәр, Исхакый- Гаяз, Рәмиев- Сәгыйть, Бабич- Шәехзадә, Думави- Нәҗип, Рәмиев (Дәрдемәнд)- Закир.

Алып баручы. Тукай чордашы Шәехзадә Бабичны татар кызларының гүзәллеге, уңганлыгы, чибәрлеге, йомшаклыгы рухландырган, күрәсең, ул кеше исемнәрен гаҗәеп бер бакча белән чагыштырган. Аның “Исемнәр бакчасында” китабыннан  шигырьләр тыңлап китик.

Гөлгенә.

Гөлгенәнең керфекләре гөл киенгән,

Ике күзе- кичке тынык күл диелгән.

Ай, кояшның ак нурларын оялтырлык

Күзләренә чем- карачкыл нур җыелган.

Нәфисә.

Нәфисәгә сәлам нәфис җил аркылы,

Беләсез- уңган туташ һөнәр колы.

Шагыйрьләрнең күбесенә илһам килә

Сезнең кебек назлы, нәфис бил аркылы.

Гөлнур.

Гөлнур туташ, гөлең бар бит, нурың бар бит,

Күзеңдә сүр, күкрәгеңдә нурың бар бит.

Сигез оҗмах каршысында синең белән

Җир мактанган: “Минем дә бит хурым бар!”- дип.

Алып баручы. Шагыйрьләрне илһамландырырлык матур шул безнең исемнәребез. Һәр халыкның үзенә хас исем кушу традицияләре була. Татарларда кызларның нәфис, сылу, гүзәл, ягымлы, якты йөзле булуларын теләп чәчәк, күк җисемнәре, гөл, ай, кояш компонентлы исемнәр, ә малайларның нык, таза, батыр булуларын юрап, металл, ерткыч исемнәрен кушу таралган: Зәринә, Лилия, Венера, Гөлназ, Назгөл, Булат, Алмаз.

Укытучы. Кызларга кушылган  чәчәк исемнәренә кагылышлы табышмаклар чишик әле.

6 нчы бирем. Җавабын тап.

Яшел яфрак арасына

Ап- ак чуклар эленгән.

(Ландыш)

Чәчәкләрнең патшасы ул,

Сабагында мең энә.

Ак, алсу, кызыл таҗлардан

Тәмле исләр бөркелә.

(Роза)

Иртә яздан бакчаларны

Якты нурга күмә ул.

Яшел кыяк яфраклары,

Кызыл да ул, ал да ул.

(Лалә)

Аксыл шәмәхә таҗлары

Якты  кояшка карый.

Яз килүен хәбәр итеп,

Оялчан гына балкый.

(Миләүшә)

Алып баручы. Ә күпме исемнәр җырларга күчкән! Сәрвиназ, Мәдинәкәй, Галия, Галиябану, Зәйтүнәкәй... Зәйтүнә- Тукаебызын мәхәббәт шигырьләре язарга этәргән гүзәл Чистай кызы.

Шигырь укыла.

Җир яшәрмәс, гөл ачылмас- төшми яңгыр тамчысы;

Кайдан алсын шигърен шагыйрь, булмаса илһамчысы.

Бер гүзәлдән кайсы шагыйрь әйтегез, рухланмаган?

Байроның, Лермонтовыңмы, Пушкиныңмы- кайсысы?

Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәк,-

Парә- парә кисмәсә гыйшык- мәхәббәт камчысы.

Әмма ләззәтле дә соң яшерен газап, яшерен яну!-

Бар микән, белмим, моның миннән бүтән аңлаучсы?

Барча мәхәббәт иясе миннән уңда дип уйлыйм,

Кайда Фәрһад белән Мәҗнүн!- мин аларның таңчысы!

Алып баручы.  Аларга  бергә булу насыйп булмаган. Тукай әйткәнчә:

Булмадың алтын ярым- салкын ярым, син дә минем

Бер елмаю белән дә тормыш юлым яктырткычы.

Әмма бәхеткә диик микән, безнең язучыларыбыз арасында легендаларга тиң мәхәббәт тарихларына ия   әдипләр бар. Бу парларның исемнәрен атый алырсыз микән?

7 нче бирем. Парын тап.

Алып баручы.

1 нче командага. 

“Сандыгыңда ята синнән калган

Белешмәләр салган ридикюль.

Миннән сиңа, гомер юлдашыма,

Иң беренче бүләк иде ул.

Һәркайсында тамчы- тамчы эзләр,

Алар нинди тамчылар икән?

Болыттанмы алар, әллә синең

Керфекләрдән тамдылар микән?

Тамчы- тамчы булып кан ага, тамчы- тамчы безнең яшьләр тама. Ничә еллар көтеп тә күрешә алмаган ир белән хатынны кызганып елыйбыз. Ире өчен җанын, канын биргән артистканы, аның бөек күңеле алдында вакытсыз агарган чал башын игән шагыйрьне кызганып әрнибез.

Җавап: Хәсән+ Луиза.

2 нче командага. Әмма ана назы, ана назы гына җитми. Күңел үзенең ишен эзли. Куанычларың булганда бергә куанырлык, кайгы- хәсрәт килгәндә юатырлык, егылганда кул сузарлык, ялгышканда төзәтерлек, эшләп арганда иркәләрлек, назга сусаганда кочагында эретерлек кеше табасы килә.

Тормышым- авыр арба,

Йөгем гел артып бара.

Арбам күптән туктар иде

Мәхәббәт тартып бара.

40 елдан артык канатлары сынган парына  иңнәрен куеп яшәүче хатын белән мәхәббәт учагында иҗат ялкынын сүндермичә саклап килгән әдип алдында баш иябез.

Җавап: Фәнис+ Нурсөя.”[1]

Укытучы. Әйе, мәхәббәтләре белән генә түгел, эш- гамәлләре белән тарихка, кешеләр күңеленә  җуелмаска уелган исемнәребез күп безнең! Шундый күренекле шәхесләребезнең исемнәрен барлыйк әле.

8 нче бирем. Бу кем?

1. Гүзәллеге, акылы белән   бөтен Казан ханлыгын сокландырган, исеме җырларга, легендаларга күчкән татар ханбикәсе- (Сөембикә)

2. Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

 Һәм үләргә мәгърүр ир булып.

Гомерем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңгырар җыр булып!- (Муса Җәлил)

3. Дистәләрчә еллар Татарстан Республикасын җитәкләп, аны Россиядәге иң алдынгы урыннарның берсенә чыгарган, татар милләтен һәм дәүләтен бөтен дөньяга танытуга зур өлеш керткән беренче Президентыбыз- (Минтимер Шәймиев)

4. Әтнә районын оештыручыларның һәм озак еллар җитәкләүчеләрнең берсе, үзебезнең туган авылыбызда урта белем алырга мөмкинлек бирүче-

(Габделәхәт Хәкимов).

Укытучы. Минем теләгем: сезнең исемнәрегез аталганда да кешеләр хәтерендә күркәм холкыгыз,игелекле эш- гамәлләрегез яңарсын; исемегезне дә, үзегезне дә хөрмәт итәрлек булсын!

Гамәлең булса, күркәм зат.

Тарихка керә изге ат-

Исемен асыл итә алган,

Чал тарихка китә алган.

Бу дөньяда шул нәрсәне

И кешеләр, булдыралыйк!

Тарихта урын алырлык,

Яхшы исем калдыралыйк!

Тукай әйткәнчә, Аллаһе тәгалә исемебезне, җисемебезне һәм рухыбызны төзәтсен! Мөселман булганымыз вакыт татар икәнемезне дә онытмыйк.


[1] Бу өлеш Рәмзия Гайсарова эшкәртмәсеннән алынды.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балага өй эшләрен эшләргә ярдәм итү хакында

Балага өй эшләрен эшләргә ярдәм итү хакында...