Главные вкладки
Хамидушшина Ямиля Раисовна
Сайт учителя татарского языка и литературы
Профессия: Учитель татарского языка и литературы
Профессиональные интересы: Чтение,информационные технологии
Увлечения: Вышивание, вязание, чтение книг, огород.
Регион: Республика Башкортостан
Населенный пункт: с. Анясево, Миякинский район
Место работы: МОБУ СОШ с. Анясево
Звание, ученая степень: не имею
Навигация
Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/khamidushshinaИман белән гыйлем бер кешедә җыелса, ул иң бәхетле кешедер.
Мин үземнең шәхси сайтым ачылуына чиксез шатмын. Хезмәтләрем , укучыларымның иҗади эшләре белән сезне дә таныштырасым килде. Коллегаларымның эш тәҗрибәсе белән танышу мине дә баетыр дигән өметтә калам.
О себе
Мин 1963 нче елның 12 нче июнендә Башкортстанның Миякә районы Әнәч авылында туганмын. Беренче тапкыр әниемнең мине җитәкләп, мәктәпкә барганымны хәтерлим.Мөлаем йөзле матур Рауза апа Хәсәнова каршы алганы, дүрт ел башлангыч сыйныфларда дәресләр әле булса күз алдында торган кебек.Аннары авылның югары оч дип аталган ягындагы мәктәп.Юл озын, сыйныфта бер безнең урамнан гына 14 бала.Рәхәтләнеп уйнап,шаярышып,кышкы көннәрдә сумкага утырып тау шуа-шуа мәктәптән кайтулар.Ә дәресләрдән соң ниләр генә үткәрми идек без?! Язучыларның туган көннәренә багышланган кичәләр, укучылар конференцияләре, бәйрәмнәр, пионер сборлары...Боларның барысының уртасында безне кызыксындырып,мавыктырып оештыра белүче укытучыбыз Әминә апа Шәмсетдинова булды. Укытучыларыма мең рәхмәтлемен, урыннары оҗмахта булсын.Бәлки , шул чакта йөрәк почмагында укытучы hөнәренә карата мәхәббәт уянгандыр. Ләкин мәктәпкә мин бик урау юллар аша килдем. Урта мәктәпне тәмамлагач, укырга керә алмау мине яңадан мәктәпкә кайтарды.Бер ел мин лаборант булып, укытучылар арасында кайнадым. Аннары Уфаның Киров исемендәге заводында маляр ,техникумда ипи пешерү серләрен өйрәнү... Тормышка чыгып , туган авылыма кайткач, мин тагын мәктәптә. Менә 21 ел укытучымын. Читтән торып ,Башкорт Дәүләт Педагогия Университетын тәмамладым.
Книги, которые сформировали мой внутренний мир
Әлбәттә, беренче урында, халык авыз иҗаты, балалар әдәбияты тора. Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Илдар Юзеев шигырьләре, Абдулла Алиш, Фатих Әмирхан , Галимҗан Ибраhимов, Габделхәй Сабитов хикәяләре матурлыкны тоя белергә, юньлене юньсездән аерырга,яхшылыкны күрә белергә , туган телгә сөю тәрбияләде.Фәнис Яруллин,Мөхәммәт Мәhдиев, Аяз Гыйләҗев,Нурихан Фәттах, Хәсән Туфан,Гаяз Исхакый, Туфан Миңнуллин, Зөлфәт китаплары күңелгә рухи азык табарга ярдәм итә.
Мой взгляд на мир
Кайчакта үзеңне
Бәхетсез тоясың:
Өметең гөлләрен җил өзә...
Нигә соң,нигә соң
Күренми Кояшым?
Тормыш ул - серле бер могҗиза.
Кайчакта үзеңне
Бәхетле тоясың:
Күңелне иркәләп нур йөзә.
Бер җанга, Кояшым,
Ничекләр сыясың?
Тормыш ул -серле бер могҗиза.
Бәхетле минутлар,
Бәхетсез сәгатьләр -
Барсы да мизгелдәй бер уза...
Нурыңны коеп кал,
Гомереңне тоеп кал:
Тормыш ул - серле бер могҗиза.
Илдар Юзеев
Мои достижения
Ходайга шөкер, елның елында укучыларым район олимпиадаларында урыннар алып килә.Республика күләмендә икенче, беренче урынны яулаган укучыларым да бар. 2011 нче елда бер укучым Казанда үткәрелгән региональара олимпиадада катнашып татар әдәбиятыннан беренче урынны яулады.Хезмәтләрем мәктәп, район администрациясе, район мәгариф бүлеге тарафыннан бәяләнә бара.2009,2011 нче елларда Мәгариф министрының Мактау кәгазе белән бүләкләндем.
Моё портфолио
Тел - халыкның рухи байлыгы. " Ничә тел белсәм,шул санча кеше булам " ди халык мәкале.Ләкин үз туган телен үзләштермәгән,матурлыгын тоймаган кеше башка халыкларның тел хәзинәсендәге байлыктан ерак тора. Кеше туган теленең нечкәлекләрен никадәр тирәнрәк танып белсә,тел төсмерләрен шулкадәр яхшырак кабул итә.Аның акылы башка халыкларның телен үзләштерүгә шулкадәр ныграк әзерләнгән була, йөрәге-күңеле сүзнең матурлыгын шулкадәр тирәнрәк аңлый.Туган телнең матурлыгы ,көче,мәгнәлелеге балага йогынты ясауның ,аның хисләрен ,күңелен. фикерләрен, кичерешләрен яхшыртуның иң кирәкле чарасы булып тора.Безнең туган телебез хакында йөзләгән шигырь, җыр язылган. Алар үрнәгендә укучылар дөрес, матур сөйләргә, фикерне төгәл белдерергә,җор теллелеккә өйрәнә.Телебезнең байлыгын , хикмәтен,язмышын аңларга да әдәби әсәрләребез - телебез җәү әрләре ярдәм итә. Сәхнәдән нәфис сүз белән чыгыш ясаган укучы үзе дә күпмедер дәрәҗәдә әдип кичергән хис белән яна: ул сүзләр тезеп кенә бармый,халык акылын, аның сәнгатьчә фикерләвен тыңлаучыга да җиткерә. "Ят телдә иң мөкаддәс нәрсәләрне өйрәнү мөмкин түгел " , -дигән күренекле дәүләт эшлеклесе , сәясәтче, хокук , тел белгече Садри Максуди. Күңелдә бер өмет яши: үз туган телендә нәфис сүз сөйләгән, җыр җырлаган, шигри җанлы бала , ичшиксез, күңеле - нечкә, тойгылыры - җылы, ә үзе табигать матурлыгын , кешеләрдәге гүзәл сыйфатларны күрә-аңлый белүче бай рухлы шәхес булып үсәр .Шул изге юлда аз гына булса үз өлешемне бүлә алганыма мин бик шат.
Добавить творческую работу ученика
Код для вставки списка публикаций на другие сайты