Туган телем - иркә гөлем (Туган тел бәйрәме)
материал (5 класс) по теме
21нче февраль- халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә туган тел бәйрәме үткәрелде. Кунакка балаларның яраткан газетасы "Сабантуй"ның әдәби бүлек мөдире, шагыйрә Йолдыз апа Шәрәпованы да чакырдык. Кичәбез бик күңелле һәм җанлы үтте. Укучылар шагыйрәбезнең һәм үзләренең язган шигырьләрен сөйләделәр, Йолдыз апага үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Укучыларыбыз туган телебезнең бөеклегенә һәм матурлыгына тагы бер тапкыр сокландылар. Алга таба да "Сабантуй" газетасы белән булган элемтәне өзмичә, туган телебездә аралашырга теләк белдерделәр.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Туган тел бәйрәме. | 32 КБ |
Предварительный просмотр:
Хәерле көн укучылар, укытучылар һәм килгән кунаклар!
“Халыкара туган тел” көненә багышланган әдәби кичәбезне башлыйбыз.
Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә.
1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Беренче мәртәбә ул 2000 нче елның 21 февралендә Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасында тантаналы рәвештә билгеләп үтелде.
Ни өчен Халыкара туган тел көне итеп 21 февраль билгеләнгән сон? Эш шунда: 1952 нче елның 21 февралендә Пакыстанда банглы теленә дәүләт теле статусы таләп итеп көрәшкән 5 студент үтерелгән була. Билгеле булганча, Пакыстанның көнчыгыш өлеше соңрак Бангладеш бәйсез дәүләтенә әйләнә.
ЮНЕСКО Халыкара Туган тел көнен билгеләп үтүне хуплап чыга. Чөнки бу оешма дөнья халыкларының матди булмаган мирасын саклау өчен көрәшә, традицион яисә халык музыкасын, биюләрен, гореф-гадәт һәм йолаларны, авыз иҗатын һәм җирле халыкларның туган телләрен саклап калу буенча зур эшчәнлек алып бара.
Җир йөзендә бүгенге көндә 6000 тел бар дип исәпләнә. Шулардан иң күп санлы кешеләр тарафыннан кулланыла торганы — кытай теле, бу телдә 1,2 млрд. кеше сөйләшә, инглиз телендә — 478 млн, хинди телендә — 437 млн, испанда — 392 млн, рус телендә — 284 млн, гарәптә — 225 млн, португалда — 184 млн, француз телендә 125 млн кеше сөйләшә.
Таралыш тыгызлыгы ягыннан мондый саннарны китерергә мөмкин: 6000 телнең яртысы Азия-Тын Океан регионында кулланыла. Яңа Гвинея төбәгеннән исә 1000 тел чыккан дип санала.
Белгечләр якындагы йөзьеллыкта барлык телләрнең 95% ы яшәүдән туктар дип фараз итә. Мәсәлән, бер ел эчендә 10 тел юкка чыга дигән фикер бар.
Татар теле… Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык
тарихы булган, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә
дә өйрәнелә торган, җитлеккән, камилләшкән горур татар теле!
Ушинский: «Халыкның теле-аның бөтен рухи тормышының иң яхшы,
беркайчан да шиңми, мәңге яшәреп тора торган иң матур чәчәге.Телдә бөтен халык һәм аның Ватаны җанлы рәвештә гәүдәләнә, телдә халыкның бөтен рухи тормышының тарихы чагыла»,-дигән.
Һәр халыкның буыннан-буынга күчеп милләтне милләт итеп яшәткән гореф-гадәтләр, әхлак кагыйдәләре булган, һәр буын шуларны сакларга,камилләштерергә тиеш.
Бүгенге кичәбезгә без Балалар шагыйрәсе, журналист, Татарстан Мәдәният министрлыгының А.Алиш исемендәге әдәби бүләге иясе “Сабантуй” гәзитенең бүлек мөдире, Татарстанның сәнгать эшлеклесе – Йолдыз Әдип кызы Шәрәпованы да чакырдык.
Мәктәптә укыган елларыннан ук балалар өчен шигырьләр, мәкаләләр яза башлаган Йолдыз Әдип кызы үзенең иҗади эшчәнлеген балалар әдәбиятенә багышлый. Шагыйрәнең балалар психологиясен тоеп, бала аңындагы үзенчәлеләрне үз күңеле аша уздырып язылган шигырьләрен барыбыз да беләбез. Әйдәгез әле балалар, кайберләрен сөйләп китик әле.(Балалар өйрәнгән шигырьләрен сөйлиләр)
Әйдәгез әле балалар, Йолдыз апа белән якыннанрак танышу өчен сүзне аңа бирик.
(балалар белән шагыйрә арасында әңгәмә.)
Балалар биргән сораулар:
Әни буларак сез балаларыгызга нинди тәрбия бирәсез?
Балаларыгыз турында сөйләп үтмәссезме?
Гаиләдә сез татарча сөйләшәсезме?
Кызыклы хәлләр тормышта булмый калмый, иң кызыклысын сөйләп үтмәсезме?
“Сабантуй” газетасында эшләү сезгә кайсы ягы белән кызыклы? Һ.б.
Шигырь язу- күпләребез нең теләге. Укучыларыбыз арасында да каләм тибрәтүчеләр бар. Күңелдәге якты хисләрне шигырь юлларына тезү- үзе бер җавплылык, шул ук вакытта бер горурлык та. Әйдәгез әле балалар, яраткан газетабыз “Сабантуй” газетасында басылган һәм басылачак шигъри тәлгәшләрне тәгъдим итик әле. (Укучылар үзләре язган шигырьләрне сөйлиләр)
Кадерле балалар, укытучылар, килгән кунаклар! Халыкара туган тел көненә багышланган кичәбез ахырына якынлашты.
Телнең нечкәлекләрен белү өчен, аны һәрвакыт куллану кирәк.
Күңел байлыгы җанга телебез аша туплана. Әгәр син үз телеңне белмисең икән, үз халкыңның мәдәниятен, аның рухи байлыгын үзләштерә алмыйсың. Күп акыл ияләре, галимнәр, язучылар тел турында төрле фикерләр әйтеп калдырганнар. Рус язучысы К.Г. Паустовский болай дигән: "Үз илеңә булган мәхәббәтне үз теленә булган мәхәббәттән башка күз алдына китереп булмый. Туган теленә битараф кеше кыргый. Ул үзенең табигате белән үк зыянлы. Чөнки аның телгә карата битарафлыгы үз халкының үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф булуын белән аңлатыла”.
Татар теле – иң матур тел, иң нечкә, ягымлы, йомшак, татлы һәм туган тел! Яратыйк аны, пычратмыйк! Безнең буыннар да саф, чиста, бөек татар телендә горурланып сөйләшсеннәр иде!
Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамлана.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.
Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....
Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.
Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....
Инша "Туган телем – татар теле."
Туган тел турында инша...
Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .
Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...
Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .
Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...
Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"
Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбы...
“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)
Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....