Самоанализ урока, мастер класс
план-конспект урока

Самоанализ урока

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл самоанализ21.33 КБ
Microsoft Office document icon конспект урока82 КБ

Предварительный просмотр:

МБОУ «Чувенорускинская основная общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района РТ

Самоанализ урока

в 3 классе

по татарскому языку

по теме: «Татарстан. Города Татарстана »

на конкурс «Лучший учитель татарского языка и литературы»

в 2024-2025 учебном году

Учитель татарского языка и литературы:

Сафиуллина танзиля Закиулловна

2024

Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Чуваш Енорускино төп гомуми белем бирү мәктәбе

3 сыйныфта

 “Иң яхшы татар теле укытучысы 2024-2025” конкурсына

“Татарстан.Татарстан шәhәрләре. ” дәресенә

үзанализ

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

Сафиуллина Тәнзилә Зәкиулла кызы

        

        2024 ел

Дәрескә үзанализ  

Укытучы – Сафиуллина Тәнзилә Зәкиулла кызы

Сыйныф - 3

Предмет – татар теле

Укучылар саны - 10

Дәрес темасы : “Татарстан.

Татарстан шәhәрләре.”

Бүгенге дәреснең темасы “Татарстан. Татарстан шәhәрләре.   ”. Яңа теманы аңлату дәресе.  Бүлек темасы: “Шәһәрдә һәм авылда”. Бүлектә 2 тема каралган.

Дәреснең максаты – текст белән эшләү күнекмәләрен үстерү, ризыклар турында белемнәрне искә төшерү, арттыру, системалаштыру .  

Дәрескә куелган максатлар :

Шәхескә кагылышлы:

                                    -Татар телен куллануга уңай караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.

                                     -Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.

Танып-белү УУГ: - Дәреслек белән эшләү.

    - Аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу

     -Текста әйтелә торган төп фикерне таба белү

     - Объектларны чагыштыру.

      - Фикерне логик чылбырга салу.

Коммуникатив УУГ: -Укытучы сөйләмен тыңлау һәм аңлау

                                      –Диалог төзүдә катнашу.

                                       - Фикерне дәлилли итеп җиткерә белү

                                     -  Мәгълүматны   туплау өчен күмәк эш башкару

Регулятив УУГ: -Дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру

  • Ихтыяр көче, максатсатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру.
  • Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.
  • Эш сыйфатына бәя бирә белү.
  • Нәтиҗә ясый алу. (Нәрсә белде, нәрсәгә өйрәнү икәнен билгели белү).
  • Билгеле күрсәтмә нигезендә эшли белү, нәтиҗә ясый алу.

Предмет буенча: “Татарстан. Татарстан шәhәрләре.   ” темасы буенча яңа лексик берәмлекләрнең мәгънәсен  аңлый белү, тема буенча диалог һәм монолог төзи белү

 Дәрес укучыларның фикерләү сәләтләрен, мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен ныгытуга юнәлдерелгән.

Дәрес берничә этаптан тора. Укытуның метод һәм алымнары укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килә. Ризыклар  турында укучылар алдагы сыйныфтан ук беләләр, рус теле дәресләрендә дә күп тапкырлар очраталар. Шулай да укучыларга татар телен өйрәнү кыен, чөнки бу тел аларга чит тел.                                                                                                                                    Дәреснең этаплары һәм вакыты рациональ билгеләнгән,                                                           оештыру өлешенә 2 минут вакыт билгеләнгән. Монда исәнләшү, дежур укучының рапорты керә.

Актуальләштерү өлешендә фонетик зарядка кертелде.                                                                          

Яңа теманы өйрәнү алдыннан укучыларга рәсемнәр күрсәтелә һәм шушы рәсемнәр ярдәмендә, сораулар куеп, аларга җаваплар алып, яңа темага кереп кителә. Аннан соң укытучы теманы аңлатып үтә, укучылар дәреслектә бирелгән текстны укыйлар. Үзлектән күнегү башкаралар.Иң әһәмиятлесе, укучыларга слайдлар ярдәмендә күрсәтеп, материалны аңлату.

 Белемнәрне ныгытуга 5 минут вакыт бирелә. Ныгыту өлешендә укучылар парлап эшлиләр, төркемдә кроссворд чишәләр.  

Ял итүгә бер минут вакыт бирелә.

Йомгаклау өлешендә дәрескә йомгак ясала, укучыларга билгеләр куела, аңлатыла.  Соңыннан өй эше бирелә. Өйгә эш итеп дәреслек буенча күнегү бирелә. Укучыларга үзләренә охшаган ризык турында проект төзергә, чыгыш ясарга өйрәнергә .



Предварительный просмотр:

МБОУ «Чувенорускинская основная общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района РТ

Конспект урока

в 3 классе

по татарскому языку

на тему: «Татарстан. Города Татарстана »

на конкурс «Лучший учитель татарского языка и литературы»

в 2024-2025 учебном году

Учитель татарского языка и литературы:

Сафиуллина танзиля Закиулловна

2024

Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Чуваш Енорускино төп гомуми белем бирү мәктәбе

3 сыйныфта

“Татарстан. Татарстан шәhәрләре. ” темасына

“Иң яхшы татар теле укытучысы 2024-2025” конкурсына

дәрес конспекты

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

Сафиуллина Тәнзилә Зәкиулла кызы

2024 ел

Укытучының исеме – Сафиуллина Тәнзилә Зәкиулла кызы

Предмет  -  татар теле

Класс  - 3

Тема «Шәһәрдә һәм авылда» 1нче дәрес

Дәреснең темасы: “Татарстан.

Татарстан шәhәрләре .”

Дәрес тибы: Яңа белемнәрне үзләштерү.

Үткәрү вакыты: 10.12.2024

Җиһазлау:дәреслек, карточкалар, рәсемнәр, компьютер, проектор, презентация.

Максатлар:

Шәхескә кагылышлы:

                                    -Татар телен куллануга уңай караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.

                                     -Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.

Танып-белү УУГ: - Дәреслек белән эшләү.

    - Аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу

     -Текста әйтелә торган төп фикерне таба белү

     - Объектларны чагыштыру.

      - Фикерне логик чылбырга салу.

Коммуникатив УУГ: -Укытучы сөйләмен тыңлау һәм аңлау

                                      –Диалог төзүдә катнашу.

                                       - Фикерне дәлилли итеп җиткерә белү

                                     -  Мәгълүматны   туплау өчен күмәк эш башкару

Регулятив УУГ: -Дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру

  • Ихтыяр көче, максатсатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру.
  • Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.
  • Эш сыйфатына бәя бирә белү.
  • Нәтиҗә ясый алу. (Нәрсә белде, нәрсәгә өйрәнү икәнен билгели белү).
  • Билгеле күрсәтмә нигезендә эшли белү, нәтиҗә ясый алу.

Предмет буенча: “Шәһәрдә һәм авылда” темасы буенча яңа лексик берәмлекләрнең мәгънәсен  аңлый белү, тема буенча диалог һәм монолог төзи белү.

 Дәрес планы:

  1. Оештыру өлеше (мотивлаштыру) . ( 2 мин.)
  2. Белемнәрне актуальләштерү. Уку мәсьәләсен кую.( 4 минут)
  3. Яңа теманы өйрәнү. Уку мәсьәләсен чишү. ( 12 минут)
  4. Физкультминутка. ( 1 мин)
  5. Белемнәрне ныгыту. (5 мин)
  6. Дәресне йомгаклау. Рефлексия.( 4 мин)
  7. Өй эше. (2 мин)

Әдәбият: 1. Р. З. Хәйдәрова, Г.М Әхмәтҗанова “Татар теле “ дәреслеге, 3 нче сыйныф өчен, 1 нче кисәк.. Казан “Татармультфильм” нәшрияты, 2017 ел.

Дәрес барышы

Дәреснең этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

1.Оештыру өлеше. Мотивлаштыру. (2 мин)

 1) Исәнләшү, әзерлекне тикшерү.

- Исәнмесез, укучылар. Барыбыз да дәрескә әзерме?

2) Дежур укучы рапорты.

Дәрескә дәреслекне, өй эшләре эшләнгән дәфтәрләрне әзерләү.

(Ш) Укытучы укучы мөнәсәбәтләре

(Р) Дәреснең формасын максатын формалаштыру

2. Белемнәрне актуальләштерү. Фонетик зарядка.

Уку мәсьәләсен кую.( 4 мин) 

Фонетик зарядка

Җ авазын һәм хәрефен кабатлау.

 Экранда сүзләр бирелгән

Идел,. Кама, Габдулла Тукай,

Түбән кама, Аксубай районы,Хәсән Туфан.

Укучылар Җ хәрефенә башланган сүзләр әйтәләр.

Укучылар бирелгән сүзләрне укыйлар, тәрҗемә итәләр.

(Ш) Укуга матив булдыру

(Т.б) Тема буенча лексик берәмлекләрне белү

(К) Дөрес әйтелеше өстендә эшләү

3.  Яңа теманы өйрәнү. Уку мәсьәләсен чишү.

( 12 мин)

1. Укучылар алдына укыту проблемасын кую.

-  Хәзер без сезнең белән слайдлар карап китәрбез. Экранда бирелгән рәсемнәргә карыйк әле. Бу рәсемнәр буенча нәрсәләр әйтә аласыз?

 ( Теманы тактага язу:

Татарстан шәhәрләре..)

1.Укучылар җавапларын әйтәләр:

1) – Рәсемдә карта  күрәбез.

2)Татарстан картасы

2) – картада шәһәрләр.

(Р) Хаталарны табу, дәреснең темасын формалаштыру.

(Ш) Үз тәҗрибәсеннән чыгып кагыйдә чыгару

(Т.б)  Уку мәсьәләсен чишү

юлларын эзләү

2.Тема буенча бирелгән яңа сүзләрне карау, уку, кабатлау. (сүзлек эше) – 

Яр Чаллы -

Түбән Кама –

Бөгелмә -

Чистай –

Алабуга –

Казан

Норлат        

Зәй –        

Бирелгән сүзләрне укыйлар, кабарлыйлар, тәрҗемә итәләр.

(Ш) Иҗади характердагы бирем

(Р) Бәяләү, төзәтмәләр кертү, нәтиҗә ясау.

  1. 1) – Дәреслектәге 3 нче күнегүне (31 б.)  башкару. “Татарстан ” тексты белән эш.

Укытучы беренчел укый.

2) –Нинди яңа сүләр очрады?

3) –Экрандагы сорауларга җавап бирик әле:

-

  1. Укучы үзлектән укыйлар, тәрҗемә итәләр.

  1. Укучылар үзлектән башкаралар, аннан бергәләп тәрҗемәне тикшерәләр.

.3) Сорауларга җавап бирәләр.

4) Кагыйдәләрне искә төшерәләр, слайдта бирелгәннәрне укыйлар, кагыйдәләр арасыннан дөресләрен сайлап әйтәләр. (парлап эш)

(Ш)  Тема буенча фикерләрен уртаклашү

(П) Тема буенча диалог төзи белү

(Т.б) Үрнәктән файдаланып диалогик сөйләм төзи белү

(Р)  Уку мәсьәләсен бәяләү

4.Физкультминутка

(1 мин)

-Әйдәгез, ял итеп алабыз.

Без инде хәзер зурлар,

Күп эшли безнең куллар,

Без идән дә юабыз

Һәм керләр дә уабыз.( Слайдта күрсәтү)

Укучылар укытучы артыннан кабатлыйлар. (Слайдтан уку)

5.Белемнәрне ныгыту (5 мин)

  1. Кроссворд чишү.
  2. Парлап эшләү. Укучыларга карточкалар таратыла, эшләрне башкаралар.

3. Төркемнәрдә эш.

- укучылар, сезнен алда шәһәр исемнәре язылган  карточкалар.

Беренче  группа  Татарстана шәһәрләрен  ә икенче группа башка шә1әрләрне сайлый.

 

  1. Төркемнәрдә кроссвордлар чишәләр.
  2. Укучылар бирелгән эшләрне башкаралар,алмашынып тикшерәләр,хаталарны саныйлар.

3.төркемнәрдә эш

(Ш)  Үз тәҗрибәсеннән чыгып текст буенча эшләү.

(Т.б) Төп төшенчәләрне аера белү.

(К) Сыйныфташы белән уку хезмәтлеге булдыру.

6 . Дәрескә нәтиҗә. Рефлексия.

 ( 4 мин)

  • Дәрестә нәрсәләр эшләдек?
  • Без бүген дәрестә сезнең белән кемнәр турында,нәрсәләр турында  сөйләштек?
  • Дәрес ошадымы? Ни өчен?
  • Сез кайсы шәһәрләрдә булдыгыз?

Дәрес, дәрестә туган авырлыклар турында сорый, дәрескә нәтиҗә ясый, укучыларның эшенә бәя бирә.

Укучылар өй эше өчен, үзләренең җаваплары өчен билгеләр алалар.  Бүген билгеләр шундый….(аңлату)

-Дәрестә шәһәр исемнәрен өйрәндек.

Үз фикерләрен әйтәләр, үзләренә бәя куялар (яшел түгәрәк-5ле, сары-4ле, кызыл-3ле билгесе),  

(Т.б) Нәрсә белүен. Белмәвен ачыклау

(Ш) Үзбәя

(Р) Коллектив һәм индивидуаль эшне дөрес бәяли белү.

7. Өй эше. (2 мин)

  1. Дәреслектән 5 нче күнегү, 32 бит. Текстны сәнгатьле укырга.
  2. Үзегезгә охшаган шәһәр турында проект төзергә.

Үзләренә охшаган шәһәр турында язалар, чыгыш ясарга әзерләнәләр.

Карточка.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок мастер-класс по теме "Решение уравнений" 8-9 класс.

Урок обобщения и систематизации знаний, решение линейных уравнений с одной переменной и задач на составление уравнений с использованием алгоритма решения уравнений, раскрытия скобок, уравнений содержа...

Методическая разработка урока - мастер - класса по английскому языку в 9 классе "Международные организации по защите прав человека"

Урок английского языка разработан к УМК Афанасьевой О.В., Михеевой И.В. для 9 класса. В ходе урока учителем решались следующие цели:Учебный аспект:...

Открытый урок (мастер-класс) по русскому языку, проведённый на Фестивале инновационных идей в региональном образовании «Педагогические открытия 21 века» по теме Урок – исследование. «Предлог». (7 класс)

Тема: Предлог. (Закрепление знаний)Цель урока а) учебная: систематизировать и обогатить знания учащихся о предлоге, на основе заданий-исследований предупредить возможные ошибки в употреблении предлого...

Самоанализ урока. 5 класс. История Древнего мира.

самоанализ урока по истории древнего мира, в 5 классе по теме: "Древний Рим" по ФГОС...

«Урок литературы – это искусство, а учитель – художник своего урока». Мастер-класс по методической системе педагога-новатора Е.Н. Ильина

laquo;Главная цель преподавания литературы в ее воспитательной функции, а уже потом в познавательной»Е.Н. Ильин«В какой мере работа ума становится трудом души – вот критерий урока л...

Самоанализ урока 8 класс «Спортивные игры. Баскетбол»

Самоанализ урока 8 класс «Спортивные игры. Баскетбол»...

Формирование понятийного аппарата на уроках обществознания: урок, мастер-класс

Представлена разработка урока по теме "Социальная структура общества. Социальная мобильность" с использованием методов и приемов по формированию понятийного аппарата....