Эссе на тему "Мои методические находки"
материал

  Садыкова Чулпан Гусмановна

"Минем методик табышларым"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse.docx21.44 КБ

Предварительный просмотр:

ЭССЕ

МИНЕМ МЕТОДИК ТАБЫШЛАРЫМ

Мин кечкенәдән укытучы булырга хыялландым. Әле дә хәтеремдә: бертуган апамнан калган көндәлекләргә бер-бер артлы “билгеләр” тезә идем. Мәктәп,  Казан дәүләт университеты миңа бу хыялымны тормышка ашырырга ярдәм итте: мин-укытучы!

Менә инде, ун  ел буе , мин үзем  дә мәктәптә туган телебезне балаларга төпле һәм кызыклы итеп бирергә тырышам.

Эшемнең беренче көннәреннән төп максатларымны түбәндәгечә билгеләгән идем: милли телләрне үстерү һәм саклау, укчыларны халкыбыз мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштыру, төпле белем бирү, милли үзаң тәрбияләү, башка милләт укучыларын да дөрес һәм матур итеп татар телендә сөйләшергә өйрәтү, телебезгә мәхәббәт тәрбияләү. Ә бу максатларга ирешү зур тырышлык, түземлелек, иҗади хезмәт таләп итә икән.

Һәр дәреснең башламын галимебез Р.Фәхреддиннең “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабыннан алынган юллар белән ныгытабыз:

  1. Урыныгызда һичбер якка авышмыйча, укытучыга туры карап, әдәп белән утырыгыз.
  2. Дәрес вакытында башкалар белән төртешмәгез.
  3. Дәрескә күңелегезне салыгыз, укытучының һәрбер сүзен зиһенегезгә урнаштырыгыз.
  4. Дәрес вакытында сөйләшмәгез һәм башка эшләргә күңелегезне бирмәгез.

Әлбәттә, музыка, шигърият тә татар теленә мәхәббәт һәм кызыксыну уяту өчен зур мөмкинлек бирә. Балалар нинди дә булса биремне мөстәкыйль башкарганда , мин тыныч татар көйләре кабызам. Бу алым, минемчә,бу фикер йөртергә ярдәм итә һәм эзләнү эшчәнлегенә кызыксыну формалаштыра.

“Дәрес кайчан бетәр икән”- дип түгел, “Дәрес бетте мени инде”- дип уйлаган укчыларың күп икән, димәк, бу дәресләр үз нәтиҗәсен биргән дигән сүз!   Укытучыдагы йомшаклык, ягымлылык, үз-үзен олы итеп тота белү сыйфатлары да булырга тиеш. Берәр теманы аңлатып-аңлатып та, укучылар аңламаса, әлбәттә, күңел төшеп китә. Тик моның сәбәбен укучыдан түгел, үзебездән сабыр гына эзләсәк, әйбәт булыр иде. “Сабыр төбе- сары алтын” –дип юкка гына әйтмиләрдер. Безнең матур итеп һәм камил итеп сөйләвебез, укучылар белән уртак тел табуыбыз –дәреснең тагын бер уңышы булып тора.. Без дәрес вакытында оста сөйләп, авыр нәрсәләрне дә җиңел аңлатсак, бу дәрес укучыларның күңелендә калачак.Ризаэтдин Фәхретдин сүзләрендәгечә, үзебез ХХI гасырда яшәсәк тә, балаларны киләсе заман өчен укытырга, тәрбияләргә тиешбез.

Балалар кечкенәдән үк яңа мәгълүмати мохиттә: телевидение, Интернет, компьютер программалары белән аралашып үскән замана баласын укыту-тәрбия эшен компьютер технологияләреннән  башка оештырып булмый. Бүгенге көндә  беренче юлдашым – ул мәгълүмати-коммуникацион технологияләр.

Укучыларның, фән белән кызыксынуларын арттыру өчен уен-дәрес, төркемнәрдә эшләү, берләштерелгән дәрес, дәрес-экскурсия, дәрес-КВН, дәрес-очрашу, дәрес-сәяхәт, өлкән сыйныфлар белән дәрес-дискуссия,  дәрес-диспут, семинарлар, проект яклау дәресләре һ.б.үткәрәм.

Балалар тормышында уенның әһәмияте искиткеч зур.Уенны бигрәк тә 4 – 5 сыйныф укучылары ярата.Уен бала шәхесенә уңай йогынты ясый, аның акыл үсешен активлаштыра, балада хисләр эшчәнлеген көчәйтә, ихтыяр көче тәрбияли. Уен – иҗат эшенең беренче адымы. Шуны истә тотып, мин дәресләрдә уеннар кулланам һәм яхшы гына нәтиҗәләргә ирешәм.

        Татар теле һәм әдәбияты  дәресләрендә  кроссвордлар, ребуслар чишү, тестлар эшләү укучыларның яраткан эше. Аларны үзем дә тәкъдим итәм, үзләре дә өйдә төзеп алып киләләр. Бу алымны куллану укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерә, мөстәкыйльлеккә өйрәтә. Тестлар аз вакыт эчендә укучыларның белеменә дөрес бәя бирергә мөмкинлек ача.  

Тагын бер кызыклы эш формасы булып - укыган әсәрләрне, татар халык әкиятләрен сәхнәләштерү тора. Инде берничә ел эчендә әти-әниләргә “Әппәснең табышы”, “Төлке һәм бүре”, Тавык һәм ике тычкан”, “Шалкан”, “Настяның туган көне”, “Нәүрүз”, “Кызыл алма”, “Җырлап узган җәй” ләрны күрсәтергә өлгердек. Эшнең бу алымы рус телле балаларның сөйләм күнекмәләрен, хәтерне, артистлык сыйфатларын үстерә

Әмма Мәгариф стандартларыннан милли төбәк компонентын чыгару, телебезгә карата тиешле игътибар җитмәү мине борчый. Елллар үтеп, динебезне, телебезне хөрмәтләми торган яшьләребез күбәйгән саен: “Кайдан килгән бу маңкортлар?” – дигән сорауны кемгә бирербез? Минемчә, татар теле кешеләр арасында үзара аралашу коралы гына түгел, дәүләт эшләрендә дә тулы хокукка ия тел булырга тиеш...  ...Һәр татар анасы – татарча укытучыга, һәр татар йорты татар мәктәбенә әверелергә тиеш.

          Замана кыенлыкларына да карамастан, киләчәккә өмет белән яшим  һәм эшлим, укыту-тәрбиянең югары нәтиҗәлелегенә ирешү, зыялы, кешелекле балалар тәрбияләү өчен эзләнәм. Билгеле булганча, һәр эштә гади дә, гадел дә булу укучы белән укытучы арасын якынайта. Үз эшемне генә түгел, балаларны ихлас күңелдән яратам. Аларны тәрбияле, югары культурага ия, зәвыклы, белемле, туган илебезгә лаек кешеләр итеп күрәсем килә. Югары һөнәри осталыкка омтылу, балаларның үзенчәлекләрен яхшылап өйрәнү һәм аларны ихтирам итү – педагогик максатымның нигезе. Бу исә тәрбия һәм белем бирүнең яңадан-яңа алымнарын, методларын эзләү һәм өйрәнүгә этәрә. Һәр дәресне иҗади уйлап, методик таләпләргә туры китереп оештыруны сорый.

Укучыларның туган телләрен яратуларын, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итүләрен белү-күрү – үзе бер шатлык. Ә бу эштә үзеңнең керткән өлешеңне күрү – икеләтә сөенеч. Укысыннар, күбрәк белсеннәр иде безнең укучыларыбыз. Ә моның өчен армый-талмый эшләргә кирәк.

         Миннән дә бәхетле кеше юк сыман: хезмәтем, укучыларым, җанымны аңларлык гаиләм – ирем, балаларым, туганнарым бар. Әле яшәешемә көч өстәп, киңәшләрен биреп торучы Әнием исән-сау. Һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер дусларым янәшәмдә.

Яшәү мәгънәсе – җирдә калдырган эзең, кылган гамәлләрең ул. Минем укучыларым да таулар күчерердәй сәламәт, көчле вакытларын, зиһен сәләтләре иң зур мөмкинлекләргә ия булган елларын үз максатларына ирешү юлында фидакарь хезмәт белән уздырсалар иде. Алар күңеленә кешелеклелек, олы җанлылык, шәфкатьлелек орлыклары сала алган булсам иде. Минем  саф йөрәгем һәм изге теләкләрем, янып-көеп йөрүләрем, дәртле омтылышларым  балалар күңелен җылытып торса иде...

Әгәр мин үземнән яхшырак, күбрәк белгән укучыларны әзерли алам икән, димәк киләчәк өметле булачак. Ә бүген аларны  тормыш җилләренә бирешмәслек нык,  кабатланмас шәхес итеп тәрбиялисе бар. Моның өчен  көчле рух, бетмәс – төкәнмәс сабырлык юлдаш була күрсен! Иртәләрен мәктәп бусагасын атлап кергәндә,  мин үз җаныма тынгы бирмәс борчуларымны, вак-төяк матди мәшәкатьләремне һәм бетмәс-төкәнмәс моң-зарларымны онытып торсам иде...

Дөньяда кешеләрне чын күңелдән ярату һәм өйрәтү  –  ул гомернең соңгы көннәренә кадәр мәхәббәттән  дөрләп янган җәрәхәтле йөрәк белән яшәү икән..

Мин гомеремне бушка уздырмавым өчен сөенеп туя алмыйм: ярый әле шушы һөнәрне сайлаганмын. Үзең яраткан эштә узган гомер – бәхет бит ул!  

Яраткан эшне генә бөтен күңелең биреп башкарып була. Кеше гомеренең асылы – киләчәк өчен изге эшләр кылу.  Куйган хезмәтемнең нәтиҗәсе булса иде.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе "Мои методические находки"

Эссе был представлен на Всероссийский мастер-класс учителей родных, включая русский, языков-2011 в г.Москва....

Эссе "Мои методические находки"

Игровые технологии являются ведущими в моей педагогической деятельности. Мои методические находки тоже связаны с ними....

Эссе «Мои методические находки»

          «Если учитель имеет только любовь к делу, он будет хороший учитель. Если он имеет только любовь к ученику, как отец, мать, он будет лучше того учителя, которы...

эссе на тему: "Мои методические находки"

Мои методические находки...

Эссе "Мои методические находки"

В эссе описывается профессиональная деятельность...

Эссе Мои методические находки

      Учитель, нам мой взгляд, это самая благороднейшая профессия, требующая от человека, посвятившего ей жизнь, неиссякаемой жизненной энергии, большого творческого потенциала, ...