Тамыр һәм кушымча
методическая разработка (8 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе
(8нче сыйныфлар өчен, бу дәрес эшкәртмәсе минем “Социальная сеть работников образования nsportal.ru” мини-сайтында басылган).
Тема: Җөмлә кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау.
Максат: 1. Җөмлә кисәкләре буенча өйрәнгәннәрне ныгыту, белемнәрне билгеле бер системага салу.
2. Җөмлә кисәкләрен таный, аларның төрләрен дөрес билгели, төрле җөмлә кисәкләрен сөйләмдә урынлы куллана белү күнекмәләрен үстерү.
3. Укучыларда әниләргә карата мәрхәмәтлелек, Бөек Ватан сугышы ветераннарына хөрмәт, горурлык хисе, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү, герой-шагыйрь Муса Җәлил буенча белгәннәрне искә төшерү.
Материал: 1. Р.Ә. Асылгәрәева, Р.А.Юсупов, М.К.Зиннуров, Татар теле: Рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8нче сыйныф өчен дәреслек. – Казан.Татарстан китап нәшрияты, 2011.
2. Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы (татар балалары өчен): 1-11нче сыйныфлар. - Казан.Татарстан китап нәшрияты, 2011. 3. Ч.М.Харисова. Татар теле.
3.Анализ үрнәкләре. – Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2006.
4. Сафиуллина Ф. С. Хәзерге татар әдәби теле: теория һәм күнегүләр. – К: Мәгариф, 2002.
5. Харисова Ч. М. Татар теле: Теория, күнегүләр, тестлар. – Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2006.
6. Хәлил Сәлимов. Татар теленнән 222 тест. – Казан “Яңалиф” нәшрияты, 2005.
Җиһазлау: : Рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7нче сыйныф өчен әдәбият дәреслеге. перфокарта, мультимедиа проекторы, тест, тема буенча презентация.
Дәрес тибы: гомумиләштереп кабатлау дәресе.
Предметара бәйләнеш: татар теле һәм әдәбият
Эш төрләре (алымнар): сорау-җавап, уен, карточкалар белән эш, проблемалы сорау, төркемнәрдә эшләү һ.б.
Метод һәм алымнар: әңгәмә, биремнәр үтәү, мөстәкыйль эш, дәреслек белән эш, модельләр белән эшләү, иҗади эш алымнары, XXI гасыр белем бирү структуралары.
Дәрес барышы
I. Оештыру өлеше.
- Оештыру эше, уңай психологик халәт тудыру.
- Дәреснең темасын һәм максатын җиткерү.
- Укучылар, без сезнең белән инде беренче чиректән башлап нинди зур теманы өйрәнә башладык? (синтаксис)
- Нәрсә соң ул синтаксис? ( синтаксис – тел белеменең сөйләм төзелешен өйрәнә торган тармагы). 1 слайд.
- Нинди синтаксик берәмлекләрне беләсез? ( сүзтезмә, җөмлә, җөмлә кисәкләре, текст)
- Без кайсыларын өйрәдек?
- Бик, дөрес. Ә кайсы тармагын яңа гына үтеп бетердек? (җөмлә кисәкләрен).
- Димәк, бүгенге дәрестә без нинди теманы кабатлап китәрбез? (җөмлә кисәкләрен).
- Әйе, без җөмлә кисәкләре дигән теманы үтеп бетердек һәм бүгенге дәрестә бу теманы гомумиләштереп кабатлап, ныгытып китәрбез. Шулай итеп, сез дәрестә алган белемнәрегез буенча тырышып җавап бирерсез, кайбер темаларны өйрәнгәндә авырлыклар булса, аңламаган булсагыз, яңадан аңлап китәрбез.
- II. Актуальләштерү.
1.Җөмлә кисәкләре буенча өйрәнгәннәрне искә төшерү өчен, дәреслекнең 34 нче бите.
- Җөмлә кисәкләре нинди ике төргә бүленә? (баш һәм иярчен кисәкләр). 2 слайд.
- Баш һәм иярчен кисәкләрне әйтеп чыгыгыз әле?
2.Өйгә бирелгән эшләрне тикшерү.
- Бик дөрес әйттегез. Без дәрес барышында барысын да төрле күнегүләр, тестлар ярдәмендә кабатлап китәрбез. Ә хәзер өй эшен тикшерәбез.
- Өй эше итеп Муса Җәлил шигырьләреннән хәл кергән җөмләләрне язып алырга. Әйдәгез хәзер тикшереп китик ( берничә баладан өй эшен тикшереп китәм).
- Дөрес сайлагансыз. Рәхмәт.
III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
- Хәзер без кагыйдәләрне искә төшерербез. Кагыйдәләрне кабатлау өчен 21нче гасыр белем бирү структураларын файдаланырбыз. Бүгенге дәрестә дә МОДЕЛь ФРЕЙЕР белем бирү структурасын кулланырбыз. Бу структураны кулланганыбыз бар. (бер укучы аңлатып китә). Мәсәлән: бер бит кәгазь алабыз, аны дүрткә бүләбез, уртага ия дип язабаз һәм иягә хас характеристика бирәбез, ә каршы яктагы өлешкә хас булмаган характеристика. Өченче өлештә иягә мисаллар китерәбез, ә дүртенче өлештә иягә туры килмәгән мисаллар.
- Укучыларга төрле җөмлә кисәкләренең исемнәре язылган кәгазь таратыла.
- Иҗади бирем.
Бирелгән тексттан ия белән хәбәрне табарга һәм нинди сүз төркеме белән белдерелгәнен әйтергә. 3 слайд
- “Минем күңелдә нәфрәт, үч уты кайный. Мин немец бомбасы астында калган меңләгән сабыйлар өчен, сугыш дәһшәтеннән арына алмый үлгән кызым Лора өчен, тузгытылган оям, туган җирем, илем өчен үч алырга тиешмен. Менә шушы бала багарга яратылган үз кулларым белән үч алырга. Шунсыз миңа яшәү юк...”
Өйдә тынлык урнашты.. Әбием башын селкеп, уйга чумып утырды.
- Укучылар сез җөмләнең баш кисәкләрен таптыгыз. Ә хәзер тесктның эчтәлегенә игътибар итик әле. Бу кайсы әсәрдән өзек?
( Роза Хафизова “Кашкарыйлар озын гомерле”). Әсәрнең эчтәлеген бер җөмлә белән генә әйтегез әле? (Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булган балалар, җимерелгән шәһәрләр). Ни өчен мин бу өзекне алдым икән?( Бөек Ватан сугышының 70 еллыгын билгеләп үтәбез).
- Хәзер сез “Мин сугышның ни икәнен беләм” темасына 6-7 җөмлә белән үз фикерегезне языгыз.
3. КОНЕРС (Corners) структурасы.
Җөмлә кисәкләре язылган карточкалар ярдәмендә кабатлау.
Һәр укучыга төрле җөмлә кисәкләре язылган карточкалар таратыла.
Хәзер мин сезгә җөмләләр язылган карточка таратам. Карточкада 3 җөмлә язылган һәм бер сүз калын хәрефләр белән билгеләнгән. Шул сүзнең нинди җөмлә кисәге икәнен билгелисез дә , үзегезгә кирәкле почмакны сайлыйсыз. (почмакларда хәл, аергыч, аныклагыч, тәмамлык дип язылган). Фикерегезне партнерыгызга 15 секунд аңлатасыз. Кемнең чәче карарак, шул башлый.
Карточкалар:
- Ул беренче сыйныфта укый. Кояшлы урамда бик рәхәт.
- Тукайны белмәгән кеше юк. Урамнар хәтфә чирәм белән капланды.
- Егетләр шәһәргә укырга дип килде. Кичә кызыклы фильм булды.
- Аларның, мәсәлән Алиянең, эше күп түгел иде. Анда, тау итәгендә, балалар туп уйный.
- Җәйге җылы көннәр башланды. Шәһәрнең биек йортлары артта калды.
- Әти китап укый. Алсу мин биргән китапны укый.
- Яз артыннан ямьле җәй башланды. Куе болыт артыннан ай чыгып, бодайларны алтынга манды.
- Сез, Татарстан уллары, үз халкыгызның тарихын белергә тиешсез.
- Сквозняк(үтәли җил) йөри, сиңа салкындыр.
4. Китап белән эш. 60нчы күнегү. Җөмләләрне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.
Ярмөхәммәт тау астына карады. Ямь-яшел бакчалар, зират таллары мәктәп картасындагы кебек җәелеп ята.
5.СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ структурасы. Укучыларга тест таратыла. Мин һәрберегезгә җөмлә кисәкләре буенча тест таратам. Сез тестны эшлисез һәм түгәрәк буенча бер-берегезгә биреп, дөреслекне тикшерәсез. 4 слайд.
ТЕСТ
- Синтаксиска дөрес билгеләмәне тап.
а) татар алфавиты һәм хәрефләре белән таныштыра.
ә) тел белеменең сөйләм төзелешен өйрәнә торган тармагы.
б) сүз төркемнәрен өйрәнә.
в) тыныш билгеләрен кую кагыйдәләрен өйрәтә.
2. Җөмләнең иярчен кисәкләре:
а) ия, хәбәр.
ә) тәмамлык, аергыч, хәл.
б) тәмамлык, аергыч, хәл, аныклагыч.
в) ия, хәбәр, аергыч.
3. Аергычка дөрес билгеләмәне тап.
а) җөмләнең исем белән белдерелгән кисәген ачыклап, нинди, кайсы, кемнең? һ.б. сорауларына җавап бирә.
ә) җөмләдә ия турында хәбәр итә һәм аның белән бәйләнеп килә.
б)җөмләнең фигыль белән белдерелгән кисәген ачыклап, кемгә?, нәрсәгә? һ.б сорауларга җавап бирә.
в) җөмләнең баш килештә килеп, башка сүзгә буйсынмый торган кисәге.
4. Бирелгән җөмләдә нинди сүз тәмамлык булып килгән.
Апам өстәлгә ипи куйды.
а)апам
ә) өстәлгә
б) куйды
в) ипи
5. Бирелгән җөмләдәге хәлнең төрен билгеләргә:
Гөрләвекләр ашыгып-ашыгып актылар.
а) рәвеш хәле
ә) вакыт хәле
б) урын хәле
в) сәбәп хәле
6. Бирелгән җөмләләрдән аныклагыч булган җөмләне билгелә.
а) Аңламагач, сөйләмәдем
ә) Соңгы айларда бу җыр бөтенләй ишетелми башлаган иде.
б) Уйнап сөйләсәң дә, уйлап сөйлә.
в) Табигатьнең иң тырыш хезмәтчеләре - кырмыскалар эшкә керештеләр.
7. Перфокарталарда эш. 5 слайд.
- Астына сызылган хәлләрнең төрен билгеләгез.
Җөмлә Хәлләр | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 |
Вакыт | |||||
Урын | |||||
Рәвеш | |||||
Күләм |
1) Белгечләр озак бәхәсләштеләр.
2) Гөрләвекләр ашыгып-ашыгып агалар.
3) Урман артыннан әкрен генә ай калыкты.
4)Кичә кызыклы фильм карадык.
5) Болында матур чәчәкләр үсә.
Астына сызылган хәлләрнең төрен билгеләгез.
Җөмлә Хәлләр | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 |
Сәбәп | |||||
Максат | |||||
Шарт | |||||
Кире |
1) Чакырса да- бармады.
2) Егетләр шәһәргә укырга дип киттеләр.
3) Теләсәләр - барсыннар.
4) Шатлыгыннан аның күзләре очкынланып китте.
5)Уйнап сөйләсәң дә, уйлап сөйлә.
V. Белемнәрен бәяләү. Өй эше.
Әдәбият дәреслегеннән 5 җөмлә язып алырга һәм җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерегә.6 слайд.
VI. Йомгаклау.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Презентация "Тапкырлаучыны тамыр тамгасы астына кертү,тапкырлаучыны тамыр тамгасы астыннан чыгару" , 8 класс
Презентация "Тапкырлаучыны тамыр тамгасы астына кертү,тапкырлаучыны тамыр тамгасы астыннан чыгару" , 8 класс...
Тамыр һәм кушымча
презентация...
3 нче сыйныфта татар теленнән "Тамыр һәм кушымча" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе
Максаты: 1. Сүзнең тамырын табарга, тамырдаш сүзләрне аерырга , кушымчалар ярдәмендә яңа сүзләр ясарга өйрәтү. ...
Сүзнең тамыры һәм кушымча. Сүзнең мәгънәле кисәкләре.
Сүзнең тамыры һәм кушымча. Сүзнең мәгънәле кисәкләре....
Тамыр һәм кушымча
Тамыр һәм кушымча темасына технологик карта....
3 нче сыйныфта туган телдән дәрес эшкәртмәсе "Тамыр һәм кушымча"
3 нче сыйныфта туган телдән дәрес эшкәртмәсе "Тамыр һәм кушымча"...