3 сыйныф өчен татар төркеме татар теленнән дәрес планы "Тамыр һәм кушымча"
план-конспект урока на тему
Предварительный просмотр:
Тема: Тамыр һәм кушымча
Сыйныф: 3 сыйныф татар төркеме
Максаты: 1. Сүзнең тамырын табарга, тамырдаш сүзләрне аерырга , кушымчалар ярдәмендә яңа сүзләр ясарга өйрәтү.
2. Укучыларның фикер йөртү сәләтен, игътибарлылыгын, матур һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, сүзлек составын баету.
3. Хезмәткә мәхәббәт, татар теленә хөрмәт тәрбияләү.
Җиһазлау: компьютер,экран,тест.
Материал: 1. И.Х.Мияссарова “Татар теле”- 3 нче сыйныф дәреслеге, 2013ел;
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше.
- Хәерле көн, Укучылар! Кәефләрегез яхшымы? кәефләре яхшы булсын өчен, барыбызга да хәерле көн теләп, дәресебезне башлап җибәрик.
И сабыйлар!
Эшләгез сез,
Иң мөкатдәс нәрсә - эш. (1 нче слайд)
- Шигырьдә нәрсә турында сүз бара?
- Эш турында
- Шигырьне кем язган?
- Г.Тукай язган.
- Бу юллар аның кайсы шигыреннән?
- “Эшкә өндәү”
- Ә сез әти-әниегезгә булышасызмы соң?
- ...
- Мөкатдәс дигән сүзне сез ничек аңлыйсыз?”
- Иң кирәкле.
- Мөхим дип тә әйтергә була.
- Мөкатдәс, иң кирәкле, мөхим дигән сүзләр нинди мәгънә белдерәләр?
- Бертөрле мәгънә белдерәләр.
- Без андый сүзләрне ничек атадык әле?
- Синоним сүзләр дип.
- Дөрес.
II. Матур язу.
- Хәзер дәфтәрегезнене ачып бүгенге числоны, сыйныф эше дип язабыз..Шушы шигырь юлларын дәфтәрегезгә матур язу итеп язып куйыйк.
III. Актуальләштерү.
-Хәзер аз гына үткән темаларны кабатлап китик әле.
Сораулар (2 нче слайд):
1. Без уй- фикерләребезне нәрсәләр ярдәмендә белдерәбез?
2. Җөмләләр нәрсәләрдән төзелә?
3. Сүзләр нәрсәләрдән тора?
IV. Проблемалы ситуация тудыру.
- Укучылар, әйтегез эле,нәрсәләрнең тамырлары була?
- Үсемлекләрнең, агачларның.
- Нәрсә соң тамыр? Ул ни өчен кирәк?
-.....
- Тамыр дигән сүзнең ничә мәгънәсе бар икән?
- Ике.
- Шулай булгач, тамыр дигән сүз нинди сүзләргә керә?
- Күп мәгънәле сүзләр дип атала.
- Ә менә сүзләрнең тамыры була микән?
- ...
- Без бүген сүзнең тамыры – нәрсә соң ул? дигән сорауга җавап эзләрбез.
v. Яңа теманы аңлату.
Мин сезгә бер кечкенә генә әкият сөйлим. Аның исеме “Эш агачы”дип атала. Борын- борын заманда очрашканнар ди агач тамыры белән эш тамыры.
- Исәнме, мин – тамыр. Ә син кем? – дигән агач тамыры.
- Мин дә тамыр ! – дигән сүз тамыры.
- Син нинди тамыр инде? Миннән зур агачлар үсә, синнән нәрсә үсә ала соң? – дигән.
- Миннән яңа сүзләр үсә ала,- дигән эш тамыры һәм кешеләргә эндәшкән:
Мине утыртыгыз, ә мин зур булып үсәрмен. Сезгә көч һәм дәрт биреп торырмын, - дигән. Кешеләр эшне җиргә утыртканнар. “Эш” тамыры җәелеп үсеп киткән. Кешеләр игътибар белән карасалар, аларның барысы да бер тамырдан үсеп чыкканын күргәннәр. Шуннан соң мондый сүзләрне тамырдаш сүзләр дип йөртә башлаганнар. (4 слайд)
- Әйдәгез әле, сүздә ничек тамыр була икән? Шуны карап китик әле. Эш тамырыннан нинди сүзләр үсеп чыккан? Укы әле.
- Эшче, эшле, эшчән, эшлә, эшлекле,эшчәнлек, эшмәкәр,эшләнеш.
- Бу сүзләрдә нинди уртак кисәк бар?
- Эш.
- Сүзләрдә кайсы кисәк төп мәгънәне аңлата?
- Эш сүзе.
- Эш сүзен тагын мәгънәле кисәкләргә бүлеп буламы?
- Юк.
- Сүзнең тамыры була микән?
- Әйе.
- Сүзнең нинди кисәге тамыр дип атала икән инде?
- Төп мәгънәне аңлата, мәгънәле кисәкләргә бүлеп булмый торган кисәк тамыр дип атала.
- Дөрес. Менә бу сүзләр бер үк тамырдан ясалганга күрә тамырдаш сүзләр була.
- Ә тамырга ялганып килә торган кисәкләр ничек атала икән?
- Кушымча.
- Бу сүзләргә нинди кушымчалар ялганган?
- -че, -ле, -лекле, -чән, -лә, -чәнлек,-мәкәр, - ләнеш.
- Инде дәреслектәге кагыйдәне укып карыйк. Андагы җөмләләрне тулыландырып укырга кирәк.
- Калын әйтелешле сүзләргә һәрвакыт нинди кушымчалар ялганыр?
- Калын.
- Ә нечкә әйтелешле сүзләргә?
- Нечкә.
VI. Ныгыту.
- Дәреслек белән эш.
- Дәреслекнең 50 нче битендәге 88 нче күнегүне эшлибез. Биремне укыйк әле. Калын хәреф белән бирелгән сүзләрне дәфтәргә күчереп язырга һәм тамырын билгеләргә.
- Хәзер шушы сүзләрне дәфтәрегезгә матур итеп күчереп языгыз..
- 52 биттәге 89 күнегүне дэ эшлибез, һәр төркемгә өчәр мисал өстәп язабыз.
VII. Рефлексия.
-Cез , бүген дәресне ничек үзләштердегез икән? Аның өчен без хәзер тест эшлибез.Тест бик җайлы. Әйе(+) яки юк(-) дип кенә җавап бирәсе.
Сораулар | Әйе (+) | Юк (-) |
Җөмлә сүзләрдән төзелә. | ||
Бер тамырдан ясалган сүзләр тамырдаш сүзләр дип атала. | ||
Сүз авазлардан тора. | ||
Сүзнең төп мәгънәсен аңлата һәм мәгънәле башка кисәкләргә бүленми торган кисәге тамыр дип атала. | ||
Иҗек хәрефләрдән төзелә. | ||
Иң кечкенә иҗек бер аваздан гына тора. | ||
Калын әйтелешле сүзгә һәрвакыт нечкә кушымча ялгана. | ||
Тамырга ялганып килә торган кисәкләрне кушымчалар диләр. | ||
Нечкә әйтелешле сүзләргә калын кушымча ялгана. | ||
Балачак сүзенең тамыры бала, кушымчасы чак | ||
Күлмәк сүзенең тамыры күл, кушымчасы мәк |
VIII. Өй эше бирү.
- 51 биттәге рәсем буенча “Зоопаркта”, яки “Урманда” дигән темага кечкенә хикәя төзеп килергә..
IX. Билге кую.
- Дәрестә катнашкан укучыларга билгеләр кую.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Үткәннәрне кабатлау Без уй-фикерләребезне нәрсәләр ярдәмендә белдерәбез? Җөмләләр нәрсәләрдән төзелә? Сүзләр нәрсәләрдән тора?
Нәрсәләрнең тамырлары була?
Тамыр Эш агачы Эш эшче эшле эшчән эшлә эшлекле эшчәнлек эшмәкәр эшләнеш
Тамырга ялганып килә торган кисәкләр ничек атала? Калын әйтелешле сүзләргә һәрвакыт нинди кушымчалар ялгана? Нечкә әйтелешле сүзләргә нинди кушымчалар ялгана? Бакчачы, авылдаш, юлчы, балалар, мэктэптэ, кошларны.
Сораулар Әйе (+) Юк (-) Җөмлә сүзләрдән төзелә. Бер тамырдан ясалган сүзләр тамырдаш сүзләр дип атала. Сүз авазлардан тора. Сүзнең төп мәгънәсен аңлата һәм мәгънәле башка кисәкләргә бүленми торган кисәге тамыр дип атала. Иҗек хәрефләрдән төзелә. Иң кечкенә иҗек бер аваздан гына тора. Калын әйтелешле сүзгә һәрвакыт нечкә кушымча ялгана. Тамырга ялганып килә торган кисәкләрне кушымчалар диләр. Нечкә әйтелешле сүзләргә калын кушымча ялгана. Балачак сүзенең тамыры бала , кушымчасы чак Күлмәк сүзенең тамыры күл , кушымчасы мәк Тест
Ө й эше 51 битт әге рәсемнәр буенча “Зоопаркта”, “Урманда” дигән темага кечкенә хикәя яз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.
11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....
2 сыйныф (татар төркеме). Татар теле дэресе конспекты һәм презентациясе.
2 сыйныфта "Фигыль сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау" дигән темага үткәргән дәрес конспекты һәм презентациясе....
5 нче сыйныфта татар теленнән "Сүз ясалу ысуллары. Кушымча ялгану ысулы" темасына үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе
Әлеге тема укучылар өчен катлаулы темаларның берсе. Презентация куллану яңа теманы аңлату өчен уңышлы алым....
Рус мәктәбенең татар төркемендә татар теленнән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе. 6-сыйныф
Сингапур структурасын кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе. Рус мәктәбенең татар туркемнәре өчен....
5 нче сыйныф өчен (татар төркеме) татар әдәбияты дәресе. Тема: Ф.Садриев “Тургай ни дип җырлый?” хикәясе
Ф.Садриевның “Тургай ни дип җырлый?” әсәрен укып анализлау....
5-11 нче сыйныфларда (рус төркеме) татар теленнән факультатив “Күңелле татар теле” программасы
ldquo;Күңелле татар теле” факультатив программасы 5-11 нче сыйныфларда укучы рус телле балаларга татар телен уен, тыңлап аңлау, диалогик-монологик сөйләмгә чыгу рәвешендә өйрәнү өчен төзелгән....
5 нче сыйныф (рус төркеме)татар теленнән арадаш эш өчен материал
5 нче сыйныф (рус төркеме)татар теленнән арадаш эш өчен материал...