Тамыр һәм кушымча
план-конспект урока (5 класс)
Тамыр һәм кушымча темасына технологик карта.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tamyr_hm_kushymchalar_5_syynyf.docx | 23.7 КБ |
Предварительный просмотр:
Тамыр һәм кушымчалар.
Сыйныф:5
Дәрес төре: Белемнәрне үзләштерү
Максат һәм бурычлар:
1.Тамыр һәм кушымча турында мәгълүматләрне тирәнәйтү
2. Тамыр һәм кушымчаларны аерырга өйрәтү
3Балаларга гаилә шаҗәрәсе, гаилә ядкаре, нәсел даны
төшенчәләре турында киңрәк мәгълүмат бирү;
4. балаларда үз нәселләренә, гаилә гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү.
Көтелгән нәтиҗәләр:
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: укучының тормышта яхшы эшләрнең кадерен белү, шушы эшләрне башкарырга омтылу
Метапредмет нәтиҗәләре
Регулятив УУГ: үзләштерелергә кирәк белемнәрне аңлау һәм ачыклау, уку бурычы кую; ситуациядә аралаша белү; үз фикереңне төгәл җиткерү;
Танып белү УУГ: күзалланган объектны төп сыйфатларын ассызыклап күрсәтеп модель рәвештә сурәтли алырга (символ, схема белән күрсәтелгән текстка әйләндерә алырга)максат кую, модельләштерү, анализлау, бирелгән мәгълуматны кабул итү
Коммуникатив УУГ: үз эшен контрольда тоту, иптәшләренә ярдәм итү
Предмет нәтиҗәләре: кушымчаларның үзенчәлекләрен билгели белү, кушымчаларны куллана белү, тамырдаш сүзләрне таный белү.
Дәрес этаплары | Укытучы эшчәнлеге |
I Оештыру этабы Исәнләшү, Уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыру | -Исәнмесез, укучылар! -Утырыгыз, тынычландык. -Балалар карагыз әле тышта нинди матур язгы көн! - Агачлар яфрак ярган, кояш елмаеп карап тора. Бер-беребезгә карап елмаю бүләк итик һәм дәресебезне башлап җибәрик. |
2.Фонетик күнегү, матур язу минуты. | -Балалар, экранга игътибар итик, монда татар халык мәкале тәкъдим ителә: Тамыры ерак агачның гомере озак. -Шушы мәкальне сез ничек аңлыйсыз? -Ерак дигән сүз монда тирән дигән белән бер мәгънәдә килми ме? -Дәфтәрләрегезне ачыгыз. Бүгенге числоны һәм мәкальне матур итеп язып куегыз. |
3.Укучыларның белеменәрен актуальләштерү, системалаштыру. | -Шушы мәкальнең беренче сүзенә игътибар итик. Ул “тамыр” сүзе. -Нәрсә ул тамыр? -Тагын нәрсәнең тамыры була?(агачның, кешенең тамырлары). Татар теленең аңлатма сүзлегендә тамыр сүзенә 11 мәгънә бирелгән . I. 1. Үсемлекнең җиргә кереп берегеп, җирдән су һәм минераль матдәләр суыра торган өлеше. 2. Кеше һәм хайван тәнендә кан йөри торган каналлар 3. Кабельдәге чыбык тур. 4. Берәр иҗтимагый күренешнең, вакыйганың тирәнтен сәбәпләре, эчкебәйләнешләре 5. күч. Ата-бабаның нәсел-ыруы, чыгыш җирлеге, кабилә, зат 6. Генеалогик нигез, семьялык 7. лингв. Сүзнең кушымчалардан башка төп өлеше. 8. мат. Билгеле бердәрәҗәдәге кыйммәте күрсәтелгән, үзен исә исәпләп табарга кирәк булган сан 9. мат. Тигезләмәне чишкәчтабылырга тиеш булган сан 10. күч. Кеше характерының билгеле бер вакытка кадәр беленмисизелми торганпотенциаль сыйфаты тур. 11. Тамырыннан, тамырдан – бөтенләйгә, нигездән, төптән үк башлап. -Татар теле дәресе буларак, безгә тамыр сүзенең сүз белән бәйле очрагы кызыксындыра. -Димәк дәреснең темасы нинди дип уйлыйсыз? - Сүзләрнең тамыры турында без башлангыч сыйныфта ук өйрәнә башлаган идек, бүген без белемегезне тирәнәйтербез дип уйлым. -Дәреслекләрдәге кагыйдаларны үз аллы укып чыгыз әле. - Игътибар итегез, экранда шулай ук сүзләрдәге тамыр белән кушымчага аңлатма бирелгән. Эшче сүзен агач формасында бирелә. (Агач белән эш алып барыла). -Балалар, тактада сезгә сүзләр бирелгән: агач агачлык, агачсыз, агачның -Бу сүзләрнең тамырын табыйк. -Әйе, ул “агач” сүзе. Нәрсә ул агач? (Каты кәүсәле, ботаклары ябалдашланып торган күпьеллык үсемлек) Ә агачлык? (агач сүзеннән кушымча ярдәмендә ясала. Агачлар күп үсеп утырлган җир). -Агач һәм агачлык-тамырдаш сүзләр. - Тамыр сүз һәм кушымчалы сүз моделен төзик (С – сүз, Т – тамыр, К – кушымча). С=Т+К С=Т -Хәзер төркемдә эш башкарабыз. 1 төркем: табигать белән бәйле бер иҗекле тамыр сүзләр уйлап яза. Мәсәлән: тал 2 төркем: ике иҗекле тамыр сүзләр уйлап яза. Мәсәлән: яңгыр, болыт 3 төркем: 3 иҗекле тамыр сүзләр уйлап яза, ләкин сез аларны бүгенге дәрес белән бәйләргә тиеш. Мәсәлән: шәжәрә,кушымча. -Әйдәгез кем тактага язып күрсәтә! - Сезнең алда сүзләр язган битләр ята. Сезгә шушы сүзләрнең тамыр һәм кушымчаларын билгеләргә кирәк. - Әйдә эшләребезне тикшереп карыйк. Моның өчен без күршебез белән алмашабыз һәм хатасы булса матур итеп төзәтеп куябыз. (Китапның, авылдашларны, дустым, күгәрченнәрнең, умарталыкта) -Тактада, үрнәк күрсәтелгән (авыл-даш). -Кешенең дә тамыры була дидек. -Ф. Яруллинның “Тамырлар” шигырендә бу сүзгә зур игътибар бирелгән. |
4. Яңа белемнәрне үзләштерү Иҗади эш. | Туган туфрагыма күмелеп калган Гомер агачымның тамырлары. Ул тамырлар җирдә сабыр гына Көтеп ята безнең кагылганны. Өр яңадан катламнарны тишеп, Калкып чыгар алар югарыга. Аларны тик җылы яңгыр белән Сугарырга кирәк, сугарырга. Һәрнәрсәне югалтмыйча саклый Җир -хәтерле, җир- ул мәрхәмәтле. Үпкәләмәс, бөтенесен кичерер, Тойсын гына безнең мәхәббәтне. Бик күпләрнең кәүсәләре читтә, Туган җирдә калган тамыр гына. Ә җир көтә әле, һаман көтә, Аналарча көтә сабыр гына. Тик җирнең дә сабыры бетеп куйса, Черек китсә әгәр тамырларга? Коткаралмас инде ул чагында әллә нинди җылы яңгырлар да. (Балалар уйланалар һәм җавапларын әйтәләр). -Язучыбыз ни турында әйтергә теләде икән соң? -Әйе, балалар, Ф.Яруллин безгә үзебезнең тамырларыбыз, ягъни ата-бабаларыбыз, үзебезнең кайдан чыгышыбыз турында онытмаска кушкан. -Дуслар, хәзер без еш кына шәжәрә турында сүз алып барабыз — Сез әбиегезнең, бабагызның әти-әниләрен беләсезме? Алар кайсы яктан? Аларның әти-әниләре кемнәр булган? Беркем дә үзеннән -үзе генә барлыкка килми. Һәркемнең әти-әнисе бар. Әти-әниләрегезнең дә әти-әнисе булган. Без — нәсел агачы дип аталган агачның бер ботагы. Без үз тамырыбызны генә белсәк көчле булабыз ! Буыннарны белү бу безнең зур бурыч булып тора! |
5.Белемнәрне ныгыту. | -Укучылар, сезнең белән бергәләп “Яңа сүз яса” уенын уйнап алыйк. Тактага чыгып язырга кирәк булыр. Бирелгән тамырлардан яңа сүзләр төзергә. Юл- Күз- Эш- Җир- |
6. Рефлексия. Дәрескә йомгак | -Балалар, без бүген нинди теманы ачыкладык? -Сезнең алдыгызда тест сораулары. Дөрес җавапларны билгеләгез. 1. Тамыр ул - сүзнең мәгънә белдерә торган төп кисәге. а) әйе; ә)юк 2. Тамыр сүзләрне генә тап. а) каенлык, агач; ш)күз, урман; в) сабак,кошчык . 3) Тамырга ялганып килә торган кисәкләрне ... диләр. а) кушымча б) кушылма в) мәгънәле сүз 3.Күз-лек, ямь-ле, бал-лы мисалларында а) сүзләр иҗекләргә бүленгән, ә) бу сүзләрдә сүзнең тамыры аерып күрсәтелгән. 4.А- кыл-лы, ты-рыш-лык, йок-лау мисалларында а) сүзләр иҗекләргә бүленгән, ә) бу сүзләрдә сүзнең тамыры аерып күрсәтелгән. 5. авылдаш, авыл,авылдан, авылларга сүзләрендә тамыр 1) бер үк; 2) тамыр бер үк түгел. 6) Тамырдаш сүзләр ул.... (Дөрес җавапны яз). 7.Сүзнең мәгънәле кисәкләре дөрес билгеләнгән сүзне әйт: а) кү-ңел-сез-лек-лә-рем; б)күңел-сез-лек-лә-рем; в)күңел-сез-лек-ләр-ем; г)кү-ңел-сез-лек-ләрем. Тикшерү: үзегезне тикшерегез: 0 хата- “5” 1 хата -“4” 2 хата - “3” |
8. Өй эше бирү. | 1 нче вариант: Әдәби әсәрләрдән тамыр һәм кушымчадан торган 10 сүз язарга, үрнәктәгечә аерып күрсәтергә. 2 нче вариант: “Мин тамырларны беләм” хикәя язып килергә. |
9. Үзбәя. Билгеләр кую. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Презентация "Тапкырлаучыны тамыр тамгасы астына кертү,тапкырлаучыны тамыр тамгасы астыннан чыгару" , 8 класс
Презентация "Тапкырлаучыны тамыр тамгасы астына кертү,тапкырлаучыны тамыр тамгасы астыннан чыгару" , 8 класс...
Тамыр һәм кушымча
Дәрес эшкәртмәсе...
Тамыр һәм кушымча
презентация...
3 нче сыйныфта татар теленнән "Тамыр һәм кушымча" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе
Максаты: 1. Сүзнең тамырын табарга, тамырдаш сүзләрне аерырга , кушымчалар ярдәмендә яңа сүзләр ясарга өйрәтү. ...
Сүзнең тамыры һәм кушымча. Сүзнең мәгънәле кисәкләре.
Сүзнең тамыры һәм кушымча. Сүзнең мәгънәле кисәкләре....
3 нче сыйныфта туган телдән дәрес эшкәртмәсе "Тамыр һәм кушымча"
3 нче сыйныфта туган телдән дәрес эшкәртмәсе "Тамыр һәм кушымча"...