2 нче сыйныф (татар төркеме) өчен дәрестән тыш эшчәнлек программасы
рабочая программа на тему

Габбасова Гөлчәчәк Шамил кызы

Һөнәргә яшьтән өйрән

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл drestn_tysh_mineke_-_kopiya.docx47.85 КБ

Предварительный просмотр:

Һөнәргә яшьтән өйрән

Аңлатма язуы

“Һөнәр белү — яхшыга” исемле дәрестән тыш эшчәнлек программасы Икенче буын Дәүләт стандартлары нигезендә иҗади фикерләүче, һәрвакыт үз белемен күтәрүгә ихтыяҗы булган, белгәннәрен көндәлек тормышта кулланырга сәләтле шәхес тәрбияләү, профильле укыту концепциясен тормышка ашыру принципларын күздә тотып төзелгән. Дәрестән тыш эшчәнлек XXI гасыр мәктәбендә башлангыч класслардан ук укучыларны заман таләп иткән эшлекле шәхес итеп тәрбияләргә, һөнәр сайлауга әзерләргә, бигрәк тә авыл хуҗалыгы белән бәйле һөнәрләрнең әһәмиятен өйрәнергә мөмкинлек бирә. Балалар фольклорыннан татар халкы һөнәрләрен барлау, әдәби әсәрләр аша төрле профессия кешеләре белән танышу, “Туган якны өйрәнү” музее материалларын өйрәнү, һөнәрләрнең тарихын барлау, һөнәри бәйрәмнәрне шушы профессия кешеләре катнашында үткәрү укучыларда тирән кызыксыну уята. Хезмәт урыннарына ясалган экскурсияләр, төрле һөнәр кешеләре белән очрашулар укучыга кече яшьтән үк үзенә ошаган һөнәрне сайларга, үз алдына максат куеп укырга һәм шөгыльләнергә ярдәм итә.

Программада гамәли эшчәнлеккә киң урын бирелә. Тема буенча эзләнүләр, иҗади һәм практик эшләр, мәктәп музеенда “Туган авылым һөнәрчеләре”, “Әбиләр һөнәре”, “Бабайлар һөнәре” проектлары өстендә эш, презентацияләр һ.б әнә шундыйлардан.

Замана бүген шәхеснең индивидуаль булуын, дөрес, мәгънәле, бай яшәвен тели. Хөкүмәтебез үз эшләрен ачучыларга, башлаучыларга төрле юллар белән ярдәм итә. Шуңа да карамастан, гади һөнәр ияләре, авыл хуҗалыгында эшләргә теләүче яшьләр саны кимегәннән кими бара. “Һөнәргә яшьтән өйрән” программасы башлангыч класслардан ук укучыларны һөнәргә өйрәтү, хезмәтнең кеше тормышындагы әһәмиятен төшендерү, һәртөрле һөнәр иясенең дә мактауга лаек икәнен аңлату максатыннан төзелде.

Тәкъдим ителә торган программа татар балалар фольклоры, әдәби әсәрләр, үткәннәрне чагылдырган музей материаллары, әти–әни һәм буыннар арасындагы бәйләнеш аша балаларда гади хезмәт кешесенә, нәсел, гаилә әгъзалары һөнәрләренә ихтирам-хөрмәт хисләре тәрбияләүне, укучыларны алга таба һөнәр сайлаганда югалып калмыйча, үзенә ошаган, үзе булдыра алган һөнәрне сайлауга әзерләүне күздә тота. Бу бурычны хәл итүдә ана теле, уку,технология, әйләнә-тирә һ.б. фәннәр зур роль уйный. Эшчәнлектә балаларның мөстәкыйль фикер йөртүен, буш вакытларын дөрес үткәрүләрен, аларның кызыксынучанлыгын, эзләнүчән, игътибарлылыгын үстерүдә һәм аңа җитәкчелек итүдә мөмкинлек туа. Укучылар эзләнү проектлары, иҗади биремнәр үтәп, яңа материалны аңлап кулланырга, уйлап табарга, бер-берсенә ярдәм итәргә, кызыксынуларын һәм мөмкинлекләрен билгеләргә өйрәнәләр. Әлеге программа үзенең актуальлеге, яңалыгы, тормышчанлыгы белән аерылып тора. Ул һөнәрләр турында белемнәрне арттыру, эзләнүчәнлекне, интеллектлылыкны үстерү, иҗади сәләтне ачуны да үз эченә ала.

Программаның максат-бурычлары:

1. Хезмәтнең тормышта кеше өчен әһәмиятен төшендерү, һәртөрле файдалы эшнең мактауга лаек икәнен аңлату.

2. Яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, балаларның мөстәкыйльлеген үстерү, шәхеснең төрле яклап камилләшүе өчен шартлар тудыру, конкурентлыкка сәләтле белемле, әхлаклы шәхес тәрбияләү.

3. Балаларның иҗади активлыгын, иҗади сәләтен күрү, ачу, аларны үстерү юлларын табу.

4. Предметара бәйләнешләр булдырып, фикерләү сәләтләрен үстерү, алынган белем–мәгълүматларны камилләштерү, киңәйтү, бер системага салу.

5. Балаларны күзәтергә, эзләнергә, фикерләргә, шул фикерне ачык итеп әйтә белергә, проект эшендә кулланырга өйрәтү.

6. Һөнәр сайлауга әзерләү һәм хезмәт кешесенә, өлкәннәр, әти–әниләр хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.

7. Танып–белү, образлы һәм логик фикерләү сәләтен үстерү, сөйләмнәрен баету.

8. Өйрәнелә торган материалны анализлау, тарихи момент һәм фактларны аңлата һәм исбатлый белү. Акыл эшчәнлеген үстерү.

Программаның нигезенә салынган төп педагогик принциплар:

• белем һәм тәрбия бирүнең бердәмлеге;

• күргәзмәлелек;

• баланың үз кызыксынуларына таянып өйрәтү;

• өйрәнү процессында һәр баланың үз мөмкинлегеннән чыгып катнашуы;

• гуманлылылык.

Эшчәнлекнең формалары:

• әңгәмәләр;

• рольле, хәрәкәтле, халкыбызның җырлы–биюле уеннары;

• сәхнәләштерелгән әкиятләр;

• китап укучылар конференциясе;

• анкеталар, тестлар;

• бәйрәмнәр, экскурсияләр, очрашулар.

Әлеге программа түбәндәге универсаль уку гамәлләрен (УУГ) тормышка ашыруны күз алдында тота:

Шәхескә юнәлтелгән УУГ(универсаль уку гамәлләре)  баланың тормыш кыйммәтләрен, әхлакый һәм мораль нормаларны аңлавын һәм кабул итүен, аның әйләнә-тирәсендәге барлык нәрсәгә шәхси карашы формалашуны аңлауга юнәлгән.

Регулятив УУГ (универсаль уку гамәлләре) танып-белү процессы белән идарә итәргә булыша. Алар гыйлем туплау мәсьәләсен кабул итү күнекмәсен, билгеле бер эшчәнлекне оештыруны планлаштыру, тикшерү, үзгәрешләр кертүне, үтәлгән эшнең уңышлылыгына бәя бирүне үз эченә ала.

Танып-белү УУГ(универсаль уку гамәлләре) тиешле мәгълүматны эзләү һәм анализлауны, хәл итү ысулларын һәм алымнарын модельләштерүне һәм куллануны тәэмин итә.

Коммуникатив УУГ(универсаль уку гамәлләре)  хезмәттәшлекне оештыруга һәм гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. Ул партнерны тыңлый һәм аңлый белүдән, мәгълүматны тулы һәм төгәл кабул итә һәм тапшыра, үзеңнең эш-хәрәкәтеңне партнер эш-хәрәкәте белән чагыштыра белүне үз эченә ала.

Көтелгән нәтиҗәләр.

Укучылар белергә тиеш:

• һөнәрләр турында күп мәгълүмат;

• әби-бабай, әти-әниләренең һөнәрләрен, аларның нәрсә белән шөгыльләнгәнлекләрен;

• профессияләрнең үзенчәлекләрен, аларның җәмгыятькә кирәклеген;

• үзләренең нинди һөнәрләргә сәләтлелекләрен;

• һөнәри бәйрәмнәр һәм аларның кыскача тарихын;

• һөнәр буенча проект эшләре.

Укучылар булдыра алырга тиеш:

• коммуникатив компетентлык;

• акыллы, игелекле, ярдәмчел, яхшы күңелле, хезмәт сөючән;

• әхлаклы, гадел; зирәк, тапкыр; тату, дус; җитез, өлгер, кыю; физик яктан сәламәт;

• мөстәкыйль;

• тема буенча кирәкле материалларны эзләп табу һәм сайлап алу, аның модельләре белән эшләргә сәләтлелек;

• гамәли шөгыль өчен реквизит әзерләүдә катнашу;

• өйрәнгән материалны “аудитория” алдында күрсәтү кагыйдәләрен, кирәк вакытта туплаган белемнәрне куллану күнекмәсе;

• төрле иҗтимагый рольне үтәү, контроль һәм үзконтрольгә сәләтлелек.

Эшчәнлек нәтиҗәләренә бәя бирү

Белем һәм күнекмәләрне бәяләү әлеге программа үтәлү чорында тормышка ашырыла, чөнки һәр бала үз эшенә тиешле вакытта тиешле бәяне алырга хокуклы. Бәяләү төрле формада булырга мөмкин. Укучылар белән бәйгеләр уздыру, кичә-бәйрәмнәр үткәрү отышлы санала. Алар барышында төрле номинацияләр билгеләргә, сәләтеннән, мөмкинлегеннән чыгып, һәр баланың эшен игътибар үзәгендә тотарга була. Төсле шарлар, флажоклар, медальоннар, төрле формадагы геометрик фигуралар рәвешендә алынган бәяләр кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен әһәмиятле санала. Шулай ук мондый чараларны әти-әни, әби-бабай, өлкән сыйныф укучылары катнашында үткәрү дә отышлы. Төркемнәрдә эшләгәндә дә укучылар тиешле бәяне ала алалар.

Программа шулай ук үзбәягә дә урын бирә. Кече яшьтәге мәктәп укучысына үзен коллективта табу, иптәшләре арасында үз урынын билгеләү һәм күрсәтү буенча үзбәянең роле зур. Үзбәя оялчан, үз эченә бикләнгән укучыны да “уятырга” сәләтле.

Тәкъдим ителгән программа үзенең күпкырлылыгы белән үзенчәлекле. Ул танып-белү юнәлешендә тәкъдим ителә, ләкин татар балалар фольклорын өйрәнүне, җыр-бию, актерлык сәләтен үстерүне дә, гомуми белем һәм күнекмәләр үзләштерүне дә күздә тота.

Программа атнага 1 сәгать, елга 35 сәгать исәбеннән төзелде.

Программа эчтәлеге

1 Кереш дәрес. Балалар фольклоры, аның әһәмияте, килеп чыгышы турында төшенчә бирү, халкыбызның хезмәт сөючәнлеге, һөнәрләре – 1 сәг.

2 Бишек җырлары. Бишек җырларының идея – эчтәлеге, төзелеше, аларның эшкә өндәүдәге роле, дөньяны танып-белүдәге әһәмияте, һөнәр ияләрен атаулары , уен функцияләре –4 сәг.

3 Уеннар. Бармак уеннары, зиһен сынаш уеннары. Укучыларның акыл-зиһен үсешен, танып-белүен, хәтерен үстерүдәге әһәмияте, иҗади-логик фикерләү, күзаллау сәләтләрен арттыруы. Телдәге кимчелекләрне бетерү, дөрес фикер йөртергә, уйлаган фикерен тулысынча әйтеп бетерергә өйрәтү. Хәрәкәтле уеннар, җырлы-биюле уеннар, сюжетлы уеннар. Укучыларның үз-үзләренә ышанычын арттыру, физик яктан нык булып үсүләрен тәэмин итү, сөйләм үстерү. Эш-хәрәкәтләр ярдәмендә башкарылган сөйләмнең хәтердә ныграк калуы  – 26 сәг.

4 Проект эше. “Без уйныйбыз, безнең яшь чак, шәп чак” проекты. “Уйный-уйный өйрәнәбез”фольклор бәйрәме —4сәг.


Тема

Эш төрләре

Эшчәнлекнең төре

Үткәрү вакыты

План

Факт

Кереш дәрес (1 сәг.)

1

Балалар фольклоры, аның әһәмияте, килеп чыгышы

Балалар фольклоры турында төшенчә бирү, әһәмиятен аңлату, 2 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне искә төшерү.

Әңгәмә

6.09

 Бишек җырлары ( 4 сәг.)

2

Бишек җырлары

Бишек җырлары турында сөйләшү, аларның үзенчәлекәрен аңлату. Әти-әниләр ярдәме белән бишек җырларын туплау, кайберләрен өйрәнү, эшкә өнди торган, һөнәр ияләрен атаган бишек җырларын аеру.

Эзләнү, әңгәмә

13.09

3

Бишек җырлары

Бишек җырлары турында сөйләшү, аларның үзенчәлекәрен аңлату. Әти-әниләр ярдәме белән бишек җырларын туплау, кайберләрен өйрәнү, эшкә өнди торган, һөнәр ияләрен атаган бишек җырларын аеру.

Эзләнү, әңгәмә

20.09

4

“Үс–үс иттерү”, “Бала биетү” уеннары

Кечкенә әсәрләрне яттан өйрәнү; һөнәр атамаларын табып, дөрес әйтү күнекмәләрен булдыру; истә калдыру, эчтәлеген, мәгънәләрен аңлату.

Әңгәмә, уен

27.09

5

“Мин кечкенә вакытта…”

Рольгә кереп, “бәби” карау (төрү, киендерү) буенча ярышлар.

Ярыш (рольле уен)

4.10

 Уеннар (  26 сәг.)

6

Бармак уеннары

Берничә варианттагы уеннарны өйрәнеп, бармакларга исемнәр кушу, эшләр йөкләү, рольгә кереп уйнау, эш кораллары турында сөйләшү, эш кораллары турында табышмаклар туплау.

Әңгәмә-рольле уен, төркемнәрдә эш: әниләр куллана, әтиләр эшли торган кораллар турында табышмаклар туплау

11.10

7

Зиһен сынаш уеннары: “Ашханә”, “Почта”

Уеннарны өйрәнү, уйнау, ашханә һәм почтада эшләүчеләрнең нинди һөнәр ияләре булуларын ачыклау, атамаларын истә калдыру, бу һөнәрләр турында төшенчә бирү, әлеге  темаларга сюжетлы рәсемнәр эзләү.

Әңгәмә, уен, эзләнү

18.10

8

Зиһен сынаш уеннары: “Ашханә”, “Почта”

Уеннарны өйрәнү, уйнау, ашханә һәм почтада эшләүчеләрнең нинди һөнәр ияләре булуларын ачыклау, атамаларын истә калдыру, бу һөнәрләр турында төшенчә бирү, әлеге  темаларга сюжетлы рәсемнәр эзләү.

Әңгәмә, уен, эзләнү

25.10

9

Хәрәкәтле уен:“Карга килә – казан аса…”

Ризык әзерләүгә, аны пешерүгә бәйле уеннарны өйрәнү,пешекче һөнәре турында әңгәмә, бәрәңге ризыгын пешерүнең төрле юлларын эзләү. “Мин әнигә булышам”темасына рәсем ясау.

Әңгәмә, рольле уен, эзләнү

8.11

10

Хәрәкәтле уен:“Самавыр”

Ризык әзерләүгә, аны пешерүгә бәйле уеннарны өйрәнү,пешекче һөнәре турында әңгәмә, бәрәңге ризыгын пешерүнең төрле юлларын эзләү. “Мин әнигә булышам”темасына рәсем ясау.

Әңгәмә, рольле уен, эзләнү

15.11

11

Хәрәкәтле уен:“Җиләк җыям, как коям…”

Ризык әзерләүгә, аны пешерүгә бәйле уеннарны өйрәнү,пешекче һөнәре турында әңгәмә, бәрәңге ризыгын пешерүнең төрле юлларын эзләү. “Мин әнигә булышам”темасына рәсем ясау.

Әңгәмә, рольле уен, эзләнү

22.11

12

“Энә, җеп, төен” уены

Уенны өйрәнү, уйнап карау;тегүче һөнәре турында әңгәмә, сәдәф тагарга өйрәнү.

Әңгәмә, рольле уен, гамәли эш

29.11

13

“Итче белән сарыклар уены

Сатучы һөнәрен күрсәткән уеннарны өйрәнү, төркемнәргә бүленеп уйнап карау, фотога төшү; кибеттәге сатучылар эше белән танышу өчен, экскурсиягә бару.

Рольле уен, әңгәмә, экскурсия

6.12

14

 “Буяу сатыш” уены

Сатучы һөнәрен күрсәткән уеннарны өйрәнү, төркемнәргә бүленеп уйнап карау, фотога төшү; кибеттәге сатучылар эше белән танышу өчен, экскурсиягә бару.

Рольле уен, әңгәмә, экскурсия

13.12

15

“Чүлмәк сатыш” уены

Сатучы һөнәрен күрсәткән уеннарны өйрәнү, төркемнәргә бүленеп уйнап карау, фотога төшү; кибеттәге сатучылар эше белән танышу өчен, экскурсиягә бару.

Рольле уен, әңгәмә, экскурсия

20.12

16

“Курчак” уены

Төркемнәргә бүленеп уйнау, һәр рольгә иҗади якын килү. Тәрбияче, укытучыһөнәрләре турында сөйләшү.“Минем укытучым (тәрбиячем)”темасына рәсем ясау.

Уен, әңгәмә, гамәли эш

10.01

17

”Яшелчәләр”, “Кәбестә” уеннары

Әниләр белән берлектә уен өчен киемнәр әзерләү. Бакчачы һөнәре белән танышу.“Җәй көне бакчада” дигән хикәя төзеп сөйләү.

Презентация, гамәли эш

17.01

18

”Яшелчәләр”, “Кәбестә” уеннары

Әниләр белән берлектә уен өчен киемнәр әзерләү. Бакчачы һөнәре белән танышу.“Җәй көне бакчада” дигән хикәя төзеп сөйләү.

Презентация, гамәли эш

24.01

19

“Бүрәнә өстендә көрәш”, “Кәшәкә”, “Шар сугу”, “Атака” уеннары

Спорт белән бәйле уеннарны өйрәнеп, спортчы һөнәре турында фикер алышу.

Уен, әңгәмә,тест

31.01

20

“Бүрәнә өстендә көрәш”, “Кәшәкә”, “Шар сугу”, “Атака” уеннары

Спорт белән бәйле уеннарны өйрәнеп, спортчы һөнәре турында фикер алышу.

Уен, әңгәмә,тест

7.02

21

“Бүрәнә өстендә көрәш”, “Кәшәкә”, “Шар сугу”, “Атака” уеннары

Спорт белән бәйле уеннарны өйрәнеп, спортчы һөнәре турында фикер алышу.

Уен, әңгәмә,тест

14.02

22

Җырлы–биюле уеннар: “Күрсәт әле, Габдулла”

Видеоязмадан җырлы-биюле уеннарны  карап өйрәнү, уйнау; атамаларны истә калдыру

Әңгәмә, презентация, рольле уен, эзләнү

21.02

23

Җырлы–биюле уеннар:“Ак калач”, “Дуслар, тары чәчтек без” (2 вариантта)

Видеоязмадан җырлы-биюле уеннарны  карап өйрәнү, уйнау; атамаларны истә калдыру

Әңгәмә, презентация, рольле уен, эзләнү

28.02

24

Җырлы–биюле уеннар:“Каравылчы”

Видеоязмадан җырлы-биюле уеннарны  карап өйрәнү, уйнау; атамаларны истә калдыру

Әңгәмә, презентация, рольле уен, эзләнү

7.03

25

Җырлы–биюле уеннар: “Кунаклар”

Видеоязмадан җырлы-биюле уеннарны  карап өйрәнү, уйнау; атамаларны истә калдыру

Әңгәмә, презентация, рольле уен, эзләнү

14.03

26

Җырлы–биюле уеннар: “Кәрия-Зәкәрия” 

Видеоязмадан җырлы-биюле уеннарны  карап өйрәнү, уйнау; атамаларны истә калдыру;

Әңгәмә, презентация, рольле уен, эзләнү

4.04

27

Сюжетлы уеннар:“Хат ташучы”

Уеннарның тәртибе белән танышу, кагыйдәләрне төгәл үтәп уйнауга ирешү;хат ташучы турында сөйләшү

Эзләнү, әңгәмә, уен

11.04

28

Сюжетлы уеннар:“Укытучылык”

Уеннарның тәртибе белән танышу, кагыйдәләрне төгәл үтәп уйнауга ирешү; укытучы

Эзләнү, әңгәмә, уен

18.04

29

Сюжетлы уеннар: “Көтүче”

Уеннарның тәртибе белән танышу, кагыйдәләрне төгәл үтәп уйнауга ирешү; көтүчеһөнәрләре турында сөйләшү

Эзләнү, әңгәмә, уен

25.04

30

“Очты-очты” уеннары.

Уеннарны өйрәнү, уйнап карау, бу уеннарга бәйле һөнәрне эзләп табу, очучы һөнәре турында сөйләшү.

Күзәтү, әңгәмә, эзләнү

2.05

31

“ Убырлы себеркесе”уеннары.

Уеннарны өйрәнү, уйнап карау, бу уеннарга бәйле һөнәрне эзләп табу, очучы һөнәре турында сөйләшү.

Күзәтү, әңгәмә, эзләнү

9.05

Проект эше (4 сәг.)

32

“Без уйныйбыз, безнең яшь чак, шәп чак”проекты өстендә эш

Әти-әниләр белән берлектә, гаиләдә, урамда, мәктәптә уйнаган уеннарның фотосурәтләрен туплап, презентацияләр ясау, һөнәрләр турында мәкальләр табу.

16.05

33

“Без уйныйбыз, безнең яшь чак, шәп чак”проекты өстендә эш

Әти-әниләр белән берлектә, гаиләдә, урамда, мәктәптә уйнаган уеннарның фотосурәтләрен туплап, презентацияләр ясау, һөнәрләр турында мәкальләр табу.

17.05

34

“Уйный-уйный өйрәнәбез” фольклор бәйрәме

Ел дәвамында өйрәнгәннәрне искә төшереп, бәйрәмгә әзерләнү, проектларны тәкъдир итү

Бәйрәм

23.05

35

“Уйный-уйный өйрәнәбез” фольклор бәйрәме

Ел дәвамында өйрәнгәннәрне искә төшереп, бәйрәмгә әзерләнү, проектларны тәкъдир итү

Бәйрәм

30.05

Кулланылган әдәбият

1.Кем ул? Нәрсә ул?  1 – 3 том. К., 1983, 1985, 1987

2.ФГОС Примерные программы начального общего образования. – М., 2009

3.ФГОС Планируемые результаты начального общего образования. – М., 2009

4.Хуҗиәхмәтов Ә. Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә. – К., 2001

5.Ягъфәрова Р. Ал кирәк, гөл кирәк. Уеннар китабы. – К.,1995

6.Ягъфәрова Р. Татар балалар фольклоры. –К., 1999

7.Ягъфәрова Р. Энҗе чәчтем – энҗе җыям. Балалар фольклоры. — К., 2000Алиш А. Әкиятләр. Хикәяләр. — К.: Татар. китап нәшр.,1995

8.Күңел чишмәләре. Җыентык. – Ижау, 1998

9.Низамова Ә. Кояш исе. —  К., 2008

10.“Татар халык әкиятләре”. – К.,1998

11.Ягъфәрова Р. Ал кирәк, гөл кирәк. Уеннар китабы. – К.,1995

12.Ягъфәров Р. Татар балалар фольклоры. –К., 1999

13.Яруллин Ф. Сайланма әсәрләр. — К., 2001


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.

11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

Рус мәктәпләренең 1 сыйныф татар төркеме өчен татар теленнән һәм укудан эш программасы.

Перспектив башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен төзелгән татар теле программасы укытуның максатын, бурычларын һәм эчтәлеген билгели. Укучы, беренче сыйныфтан башлап, татар телен системалы рәвештә өй...

Татар теленнән 6 нчы сыйныф (татар төркеме) өчен укытуның төп нигезе буенча эш программасы

Р.К.Сәгъдиева, Р.М.Гарәпшина, Г.И.Хәйруллина. Татар теленнән 6 нчы сыйныф (татар төркеме)  өчен укытуның төп нигезе буенча эш программасы, сәгатьләргә бүленеш....

Татар әдәбиятыннан 6 нчы сыйныф (татар төркеме) өчен укытуның төп нигезе буенча эш программасы

Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина. Татар әдәбиятыннан 6 нчы сыйныф  (татар төркеме) өчен укытуның төп нигезе буенча эш программасы, сәгатьләр бүленеше....

6 нчы сыйныфның рус төркеме өчен дәрестән тыш эшчәнлек программасы

Дәрестән тыш эшчәнлек буенча эш программасы 6 сыйныфлар өчен тәкъдим ителә. Программа “Төп гомуми белем бирүнең Федераль Дәүләт белем бирү стандарты”на нигезләнеп, атнага 1 сәгать исәбеннән төзелде. П...

8 сыйныф (татар төркеме) сыйныфтан тыш эшчәнлек

8 сыйныф (татар төркеме) сыйныфтан тыш эшчәнлек...