8 сыйныф (татар төркеме) сыйныфтан тыш эшчәнлек
материал (8 класс)
8 сыйныф (татар төркеме) сыйныфтан тыш эшчәнлек
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
syynyftan_tysh_eshchnlek.8_syynyftatar_torkeme.docx | 23.72 КБ |
Предварительный просмотр:
Тамчы-шоу(интеллектуаль уен).
“Гаиләм минем-якты оя,күңелгә җылы бирә”(сыйныфтан тыш чара).
8 сыйныф(татар төркеме).
Максат: укучыларда әти-әниләргә, гаилә әгъзаларына карата игътибарлылык, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү, аларның бөек шәхес булуын аңлату. Мәктәп һәм гаилә арасында тыгыз бәйләнеш булдыру.
Җиһазлау: “Гаилә-ул җылы учак”, “Гаилә-кешене кешелекле булырга өйрәтә торган өй мәктәбе” плакатлары, шалтыравык, учак рәсеме, җилем(клей).
Укытучы: Хәерле көн,укучылар,укытучылар,әти-әниләр! Бүген безнең сыйныфтан тыш чарабыз Гаилә елына багышлап уздырыла. Без “Гаиләм-минем терәгем”диеп аталган интеллектуаль уенга җыелдык. Ярыш булгач, җавапларны бәяләү өчен, хөкемдарлар да кирәк. Әйдәгез, безнең жюри әгъзалары белән танышыйк (жюри белән таныштыру).
Татарстан Республикасында 2024 нче ел Гаилә елы буларак үткәрелә. Гаилә - безнең һәрберебез өчен иң төп таяныч, этәргеч, кешенең иң асыл кыйммәтләренең берсе. Гаиләнең ныклыгы – татулык, авыр вакытта да, шатлыкта да бер –береңә терәк була белүдә.
Гаиләдә иң мөһиме - тел өйрәтү. Әлбәттә,туган телебезне, мәдәни мирасыбызны саклап калу гаиләнең төп нигезен тәшкил итә. Гореф-гадәтләр, йолалар элек-электән балаларны өлкәннәргә хөрмәт белән карарга өйрәткән.
Әйдәгез, “Тамчы-шоу”дип аталган уеныбызны башлыйк.
1 тур. Сәламләү.
Укытучы: Укучылар, хәзер һәр ике команда исеме, девизы белән таныштыра. Ә жюри әгъзаларының бәяләп баруларын сорыйбыз. Беренче команданың капитанына сүз бирәбез.
Адель: Без командага “Ромашка” исемен бирдек,чөнки ромашка - гаилә символы. Безнең девиз: “Ромашка-гаилә символы. Ромашка таҗларында-мәхәббәт,дуслык,ышаныч,хөрмәт,кайгырту”.
Укытучы: Икенче команда, сүз - сезгә.
Илсаф: Безнең команданың исеме – “Күгәрчен”, чөнки,күгәрчен кошы -тынычлык,гаилә тормышы һәм мул тормыш билгесе!
Девиз: “Күгәрченнәр кебек дус булыйк,тормышыбыз тыныч булсын.”
Укытучы: Бик яхшы.Һәр ике команда белән дә таныштык.Икенче турга күчик.
2 тур. “Табышмаклар”.
Укытучы: Укучылар, һәр командага бирем - 2 шәр табышмакка җавап табу. Команда җавапны белмәсә, икенче командага бу табышмакка җавап бирү мөмкинлеге бирелә.
1нче командага бирем:
Тәмле ашлар пешерә, матур гөлләр үстерә.
Өебезнең нуры ул, барыбыздан олы ул. (Әби)
Ул бик күпне күргән, сугышта да булган ул.
Йөзе нурлы айдай… Кем дисезме? Ул минем (Бабай).
2 нче командага бирем:
Ул зирәк тә, шаян да, акыллы да, әйбәт тә!
Иң – иң батыр кеше ул, минем (Әти), әлбәттә!
Мин аны бик сагындым, күңелем әрни, уйлый әллә ни.
Кем соң аны белми? Ул бит минем (Әни).
3 тур. “Өй эшен тикшерү”.
Укучылар, сезгә өй эше итеп гаиләгез турында презентация ясарга бирелгән иде. Әйдәгез,ике команданың да чыгышларын тыңлыйк (Командалар чыгыш ясый).
4 тур. “Кроссворд чишү”. (Кроссворд ахыргы биттә бирелгән)
Экранга карыйк.Экранда кроссворд бирелгән.Вертикаль һәм горизонталь буенча сораулар язылган.Кайсы команда җавапны белә,шалтыравык ярдәмендә әзер булганнарын хәбәр итәләр.Шалтыравыктан башка җавап бирсәгез,жюри әгъзалары кабул итмәячәк.
Горизонталь буенча:
1.Элеккеге вакытта әти-әниләр өйдә булмаганда яшьләр җыелган урын.
2.Мөселманнар бәйрәме.
3. Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи —
Безнең өйдә без җидәү: безнең, песи — җиденчесе.
Бергә ашый, чәй эчә, безнеңлә бергә йоклый ул,
Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.
Бу шигырьнең авторы?
4.Киленне каршы алганда,борынгы гореф-гадәт буенча нәрсәгә бастыралар?
5.Бирнәне элеккеге йола буенча нәрсәгә салганнар?
Вертикаль буенча:
1.Кунакларны каршы алу өчен татар милли ризык.
2.Миннән олы бертуган кыз,миңа кем була?
3.Нәсел-ыруның кемнән башланып,ничек тармакланып китүен күрсәткән схема,нәсел агачы.
4.Гаилә бәйрәме кайсы айда билгеләнеп үтелә?
5 тур. “Капитаннар ярышы”.
Укытучы:Мин үземнең яныма Адель белән Илсафны чакырам.Һәр ике командага бишәр сорау биреләчәк.Капитаннарга команда ярдәм итсә, җавап дөрес саналмый һәм сезгә очко бирелмәячәк.
Адель,сиңа сораулар.
1.Кадерле,хөрмәтле кунакларны каршы алганда ипи һәм .....нәрсә белән каршы алалар?
2.Әниеңнең кечкенә кызы сиңа кем була?
3.Халыкара гаилә көне кайчан билгеләп үтелә?
4.Җылы оекбашлар бәйли.Ул кем?
5.Татар кызларының баш киеме.
Укытучы:Илсаф,сиңа сораулар.
1.Ул елга бер генә тапкыр килә.Аны һәркем көтеп ала.
2.Әнинең кечкенә улы сиңа кем була?
3.Татар халкының милли ризыгы.
4.Татар егетләренең баш киеме.
5.2024 ел-Рәсәйдә нинди ел?
6 тур. “Мәкаль-әйтемнәр”.
Укытучы: Сезнең өстәлдә мәкаль-әйтемнәр язылган кәгазьләр .Ләкин алар аерым-аерым сүзләр белән бирелгән.Сезгә шул мәкаль-әйтемнәрне дөрес җыярга кирәк булачак.(Гаилә-балага мирас, Ата һөнәре-ил терәге, Очар өчен пар канат кирәк,Гаилә-ил терәге).
7 тур. “Әниләр сорау бирә,ни диярләр балалар?”
Укытучы:Бирегә һәр командадан икешәр әни белән баланы чакырам.Әниләр үз балаларына сорау бирәләр,балаларга әлеге сорауларга җавап бирергә кирәк булачак.
8 тур. “Мин -дизайнер”.
Укытучы: Соңгы 8 нче бәйгегә җиттек.Сезгә татар орнаментлары бирелә, өстәлегездәге калфак һәм түбәтәйләрне җилем(клей)ярдәмендә 3 минутта бизәргә кирәк булачак.Әниләр,ярдәм итәргә сезне дә чакырабыз.
Вакыт чыкты. Калфак һәм түбәтәйләрнең бизәлешен бәяләү өчен жюрига тапшырабыз. Хөкемдарлар бәяләгән арада музыкаль пауза ясап алыйк Миләүшә, рәхим ит. Ул безгә “Әти-әни кадере”җырын башкарып үтәчәк.
Хөкемдарлар үз эшләрен төгәлләделәр. Әйдәгез,хәзер сүзне аларга бирик.
Укытучы: Менә уеныбыз ахырына якынлашты.Ике команданың да тигез балл җыюлары аеруча шатландыра.Димәк,дуслык җиңде.
Минем кулымда учак рәсеме.Әлеге учак дөрләп яна. Сезнең гаиләләрегез дә һәрвакыт янып торсын, беркайчан да уты сүнмәсен. Барыгызның да әти-әниле, бәхетле, тату гаиләдә яшәүегезне теләп “Гаиләм минем –якты оя,күңелгә җылы бирә”диеп исемләнгән уен- конкурсыбызны тәмамлыйсым килә.
Килгән әниләргә, хөкемдарларга рәхмәтебезне җиткерәбез. Исән-сау булыгыз
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.
11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....
8 нче сыйныф татар төркеме укучыларының белемнәрен тикшерү өчен өчен татар әдәбиятыннан биремнәр
Укучыларның белем, үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау максаты белән үткәрелә...
2 сыйныф (татар төркеме). Татар теле дэресе конспекты һәм презентациясе.
2 сыйныфта "Фигыль сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау" дигән темага үткәргән дәрес конспекты һәм презентациясе....
1 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен календарь – тематик планлаштыру
Планлаштыру нигезләнде:1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;2. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Азнак...
2012-2013 нче уку елында 1 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен
Планлаштыру нигезләнде:1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;2. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Азнак...
2 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен календарь – тематик планлаштыру
Планлаштыру нигезләнде:1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;2. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Азнак...
2 нче сыйныф (татар төркеме) өчен дәрестән тыш эшчәнлек программасы
Һөнәргә яшьтән өйрән...