11класска татар теленнән эш программасы
рабочая программа (11 класс) на тему
11 класс рус төркемнәрендә укучылар өчен атнага 1 тапкыр исәбеннән төзелгән эш программасы.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
11 класс тат.теле. | 32.84 КБ |
Предварительный просмотр:
Татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы
11 нче сыйныф
(70сәг)
Аңлатма язуы
Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:
1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон Российской Федерации).
2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы.
- 6 статья – белем алу теле (телләре).
- 7 статья – мәгарифнең дәүләт стандартлары.
-10 статья –уку-укыту программалары.
- 32 статья – мәгариф учреждениесенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы.
3. Гомуми белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы (ТР Мәгариф министрлыгының 478 номерлы боерыгы, 05.07.2000 ел).
4. ТР Мәгариф министрлыгы.- Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы 1-11нче сыйныфлар. – Казан: Мәгариф, 2010.
5. Дәреслек: Татар теле: рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 10 нчы сыйныф өчен дәреслек ( рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. – Казан: Мәгариф, 2010.
Соңгы елларда республикада татар теленең куллану даирәсе киңәйде, иҗтимагый функциясе көчәйде. Милләтара мөнәсәбәтләрне якынлаштыручы, җайга салучы чара буларак та аның мөмкинлекләре үсте. Укучыларда лингвистик (тел), аралашу (коммуникатив), этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенцияләр булдыру рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең максатын тәшкил итә.
Рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүдә төп бурыч – программа таләп иткән сүзлек һәм грамматик минимумын сөйләмдә урынлы һәм дөрес куллануга ирешү.
Татар теле дәресләрендә укучылар бирелгән сөйләмне дөрес кабул итәргә, сөйләмдә катнашырга (диалогик сөйләм), күргәннәре һәм ишеткәннәре турында сөйләргә (монологик сөйләм), татарча текстларны укырга һәм аңларга, шулай ук грамоталы язу күнемәләренә ия булырга тиешләр.
Телгә өйрәтүдә коммуникатив методка өстенлек бирелә. Коммуникативлык телгә өйрәтү процессының барлык якларын үзенә буйсындыра. Укыту максатлары, бурыч, принцип, методлары, эш алымнары шуннан чыгып билгеләнә.
Гомуми белем бирү мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең төп максаты – гамәли максат, ягъни телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларында белем бирү һәм күнекмәләрне үстерү, укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, сөйләм культурасын үстерүдән гыйбарәт.
Тәрбияви максат балаларның рухи дөньяларын баету, аларны татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисе тәрбияләүгә юнәлтелә.
Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр
- Татар теленең төп фонетик үзенчәлекләрен гамәли белү(сингармонизм һ.б.).
- Татар теленә генә хас фонемаларның дөрес әйтелешенә ирешү.
- Басымны дөрес кую.
- Татар теленең иҗек калыпларын белү.
- Әйтелеше буенча җөмлә төрләрен аеру, дөрес әйтү.
- Кушма, тезмә, парлы сүзләрне дөрес язу.
- Татар, рус телләрендәге фонетик аермаларны аңлата белү.
- Лексик , фразеологик берәмлекләрнең кулланылышын гамәли үзләштерү.
- Алынма сүзләрне сөйләмдә дөрес куллану.
- Татар телендә сүз ясалышының төп ысулларын белү.
- Сүзлекләрдән файдалана белү.
- Антоним, синонимнарны дөрес куллану.
- Һәр сүз төркеменең сөйләмдә кулланылышы, төрләнешен, ясалыш ягыннан төрләрен, төркемчәләрен гамәли үзләштерү.
- Җөмләдә сүзләр бәйләнешен, бәйләүче чараларны гамәли үзләштерү.
- Иярченле кушма җөмләләрнең төрен билгели белү.
- Бер үк фикерне төрле ситаксик модельләр белән белдерә белү.
- Язма сөйләмдә тыныш билгеләрен дөрес куюга ирешү.
- Җанлы сөйләмнең төп фикерен билгели алу, төп мәгълүматны таба белү.
- Сөйләшү үткәрү, ирекле аралаша алу.
- Сораулар бирә, җавап кайтара алу.
- Үз фикереңне җиткерә, дәлилли белү.
- Сөйләмне тулы, аңлаешлы оештыра белү.
- Өйрәнелгән темага сочинение язу.
- Укылган яки тыңланган текстның планын төзеп, аның эчтәлеген язмача һәм телдән сөйләп бирү.
- Язма формада аралашу тәгъбирләрен гамәли үзләштерү.
Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары
Укуны бәяләү нормасы – 11 нче сыйныфта 95-100 сүз.
Текстны тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда “5”ле куела.
Текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма 2-3 орфографик хата җибәреп(авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, синтагмаларга бүленештә ялгышу) укыганда “4”ле куела
Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфографик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда, “3”ле куела
Текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укыганда, “2”ле куела.
Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү
Сүзлек диктанты –28-33 сүз
Сүзлек диктантын бәяләү
- Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела.
- Бер орфографик хаталы эшкә “4” ле куела.
- Өч орфографик хаталы эшкә “3” ле куела.
- Биш орфографик хаталы эшкә “2” ле куела.
Контроль диктант- ел башында 95-105 сүз; ел ахырында 105-115 сүз
Контроль диктантны бәяләү
1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела. (Бер – орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)
2. Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4” куела.
3. Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә “3” куела.
4. Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә “2” куела.
Изложение текстының күләме: ел башында 150-160 сүз ; ел ахырында 165-175 сүз
Изложениене бәяләү
1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.
2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.
3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.
4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.
Сочинениенең күләме: Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение — укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия. Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби- иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениелэр була. Сочинение план нигезендэ языла. Ике сәгать дәвамында сыйныфта язылган сочинениенең күләме 9—11 нче сыйныфларда 18-20 җөмлә.
Сочинениене бәяләү
1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдэ, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)
2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.
3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, 6 орфографик, 6 пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.
4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендэ язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.
Диалогик сөйләмне бәяләү
Бирелгән ситуация буенча яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, “5”ле куела.
Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, “4”ле куела
Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, “3”ле куела.
Бирелгән ситуация яки тема буенча диалог төзи алмаганда, “2”ле куела.
Монологик сөйләмне бәяләү
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен “5”ле куела.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен “4”ле куела.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен “3”ле куела.
Өйрәнелгән темага яки бирелгән темага монолог төзи алмаганда, “2”ле куела
Йомгаклау билгесе
Йомгаклау билгесе яртыеллык һәм уку елы ахырында куела. Ул, беренче чиратта, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләре, бәйләнешле сөйләм төзи белү осталыгы, татар телендә аралаша алу мөмкинлекләреннән чыгып, шул ук вакытта язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш
11 класс (рус. Гр.) татар теле.
Атанага – 1 сәг. Елга – 35 сәг.
I-нче яртыеллык
№ урока | Тема урока | Кол-во часов | Тип урока | Вид контроля | Домашнее задание | Планир. Дата | Факкт. дата |
1. | Белем бәйрәме. Д.С.Ү. | 1 с. | Д.С.Ү. | Агымдагы контроль | |||
2. | Авазларны кабатлау | 1 с. | Кабатлау | Агымдагы контроль | |||
3. | Җөмлә кисәкләре. | 1 с. | Кабатлау | Агымдагы контроль | |||
4. | Килешләрне кабатлау. | 1 с. | Кабатлау | Агымдагы контроль | |||
5. | Теләк белдерү формасы. | 1 с. | Кабатлау | Агымдагы контроль | |||
6. | Сыйфат фигыль. | 1 с. | Кабатлау | Агымдагы контроль | |||
7. | Җөмлә төрләрен кабатлау. | 1 с. | Кабатлау | Агымдагы контроль | |||
8. | Кереш контроль эше | 1 с. | Тикшерү | Кереш контроль | |||
9. | Д.С.Ү. | 1 с. | Д.С.Ү. | Агымдагы Кабатлау | |||
10. | Фигыльләрне кабатлау. | 1 с. | Кабатлау | Агымдагы контроль | |||
11. | Фигыль сүзтезмәләр. | 1 с. | Кабатлау | Агымдагы контроль | |||
12. | Бәйлекләр. | 1 с. | Кабатлау | Агымдагы контроль | |||
13. | Контроль эш. | 1 с. | Контроль | I-яртыеллыкка контроль | |||
14. | Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше. | 1 с. | Кабатлау | Агымдагы контроль | |||
15. | Фразеологизмнарны кабатлау. | 1 с. | Кабатлау | Агымдагы контроль | |||
16. | Күнегүләр эшләү. | 1 с. | Кабатлау | Агымдагы контроль | |||
II- нче яртыеллык | |||||||
17. | Сыйфатларны кабатлау. | 1 с. | Кабатлау | Агымдагы контроль | |||
18. | Хәл фигыль. | 1 с. | Кабатлау | Агымдагы контроль | |||
19. | Бәйлек сүзләр. | 1 с. | Кабатлау | Агымдагы контроль | |||
20. | Ия белән хәбәр. | 1 с. | Кабатлау | Агымдагы контроль | |||
21. | Күнегүләр эшләү. | 1 с. | Кабатлау | Агымдагы контроль | |||
22. | Сүзтезмәләрне кабатлау. | 1 с. | Кабатлау | Агымдагы контроль | |||
23. | Сан теркемчәләре. | 1 с. | Кабатлау | Агымдагы контроль | |||
24. | Сан + исем сүзтезмәләр. | 1 с. | Кабатлау | Агымдагы контроль | |||
25. | Саннарның ясалышы һәм язылышы. | 1 с. | Кабатлау | Агымдагы контроль | |||
26. | Күнегүләр эшләү. | 1 с. | Кабатлау | Агымдагы контроль | |||
27. | Сыйфат сүзтезмәләр. | 1 с. | Кабатлау | Агымдагы контроль | |||
28. | Сүзләргә кушымчалар ялгану. | 1 с. | Кабатлау | Агымдагы контроль | |||
29. | Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль. | 1 с. | Кабатлау | Агымдагы контроль | |||
30. | Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль. | 1 с. | Кабатлау | Агымдагы контроль | |||
31. | Рәвеш төркемчәләре. | 1 с. | Кабатлау | Агымдагы контроль | |||
32. | Теркәгечләр. | 1 с. | Кабатлау | Агымдагы контроль | |||
33. | Контроль эш. | 1 с. | Контроль | II-яртыеллыкка контроль | |||
34. | Үткән заман хикәя фигыльләрне кабатлау. | 1 с. | Кабатлау | Агымдагы контроль | |||
35. | Кабатлау. Йомгаклау дәресе. | 1 с. | Йомгаклау | Агымдагы контроль |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
4 нче сыйныфының татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы
Программа нигезенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктә...
татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы
9 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы...
татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы
Татар мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы “Каралды”“Югары Стәрле авылы төп гомуми белем мәктәбе” методик берләшмә җитәкчесе: _________________ Сәмигуллина В.Н....
3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы (рус мәктәбендә татар төркеме)
Рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучыларына эш программасы һәм календарь-тематик план төзүдә куллану өчен....
ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ
Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Закон...
ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ
Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль Законы, декабрь, 2012 ел.2.“Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.Төп го...
8 сыйныф (татар төркеме)өчен татар теленнән эш программасы
Татар төркеме өчен...