Конспект урока математики в 6 классе на тему "Бөтен саннарны кушу"
план-конспект урока по математике (6 класс)
Конспект урока математики на татарском языке
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
plan-konspekt_achyk_dres.docx | 31.32 КБ |
achyk_deres_6_klass.pptx | 794.59 КБ |
Предварительный просмотр:
Класс: 6 Дәрес №38 (11) Дата: 24.10.22
Тема: Бөтен саннарны кушу.
Дәрес максаты: төрле тамгалы һәм бертөрле тамгалы бөтен саннарны кушу кунекмәләре формалаштыру
Универсаль уку гамәлләре формалаштыру.
Танып белү гамәлләре: төрле, бертөрле тамгалы саннарны кушарга өйрәнү, аларны кушу кагыйдәләрен чыгару.
Регулятив универсаль уку гамәлләре: укучыларның фикерләү сәләтен үстерү; дәреснең проблемаларын күрә белү; чишү юлларын эзләү; нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү; үз фикереңне әйтә һәм дәлилли белергә өйрәтү;
игътибарлылыкны үстерү.
Шэхси универсаль уку гамәлләре:кызыксынып уку, куелган максатка ирешергә теләү хисләре тәрбияләү.
Дәрес тибы: гомумиләштерү һәм үзләштерүне тикшерү
Җиһазлау: проектор, презентация, карточкалар, маршрут кәгазе
Дәрес барышы
I. Белемнәрне актуальләштерү
1. Уңай психологик халәт тудыру.
-Хәерле көн укучылар . Бер– беребезгә елмаеп карап алабыз да, фикерләрне туплап бүгенге дәресне башлыйбыз.
«Саннар булганга гына барысы да матур», “Саннардан башка тормыш юк”, дигән бөек Пифагор. Без дә сезнең белән саннарны өйрәнәбез.
«Дөньяда аяксыз өстәлләр, мөгезсез кәҗәләр, мыексыз песиләр булмаган кебек, математикада да тамгалардан башка гамәлләр юк». Әгәр натураль сан алдына “-“ тамгасы куйсак, нинди сан барлыкка килә? (тискәре сан)
Сезгә өй эше итеп, уңай һәм тискәре саннар турында әкият язып килергә кушылган иде. Булдыргансыз, укучылар, молодцы. Һәрберегез булдыра алган кадәр тырышкан. Ә хәзер берничә әкиятне тыңлап китәргә тәкъдим итәр идем (3 укучы үз әкиятен укый).
2. Математик разминка: үтелгән материалны кабатлап китәбез. Слайд 5
- « – » тамгасы белән язылган саннар ничек атала?
- Координаталар турысында уңай юнәлеш итеп кайсы юнәлеш кабул ителгән?
- « + » тамгасы белән язылган саннар ничек атала?
- Координаталар турысында нульдән бирелгән ноктага кадәр ара ничек атала?
- Уңай да, тискәре дә булмаган сан
- 100 саныннан уңдарак булган сан әйтегез.
- -567 саныннан сулдарак булган сан әйтегез.
- К(-17) һәм М(3) нокталары арасы күпме (берәмлек кисемтәдә)?
Көн иртәнге зарядкадан башлана, ә математика дәресе – акыл гимнастикасыннан
2) Саннарны чагыштырыгыз. Слайд 6. Сорауларга җавап бирегез:
1. Кайсы санның модуле зуррак?
2. Кайсы сан зуррак?
-89 һәм -98; -9 һәм 8; -5 һәм 0; -5 һәм 5.
Үткән дәресләрдә без сезнең белән борынгы Һиндстан математигы- Брахмагупта турында сөйләшкән идек. VII нче гасырда ул уңай һәм тискәре саннарны куллана башлаган. Уңай саннарны “мөлкәт”, ә тискәреләрен “бурыч” диеп атаган.Уңай һәм тискәре саннарны кушу кагыйдәсен түбәндәгечә аңлаткан:
Мөлкәт + мөлкәт =мөлкәт
Бурыч + бурыч = бурыч. Ә менә Мөлкәт + бурыч = ? нәрсә була икән?
Сумманың тамгасын ничек белергә?
I I. Белемнәрне ныгыту
Слайд 14 Гамәл кагыйдәләрен беләбезме (телдән санау)
-4+(-5)= -11+5= 12-(-2)=
12+(-15)= 9+(-3)= 21-0= -19+19=
Дәфтәрләрне ачабыз, датаны, теманы язабыз(Слайд 15).
Маршрут кәгазендәге беренче биремне үтибез.
а) 48 + (-18) =30
б) – 55 + 15 = -40
в) 25 + (-55) = -30
г) – 15 + 38 = 23
Ял минуты
Матур сүзләр уйладык
Ял итәргә туктадык.
Җилкәләрне турайттык,
Тирән итеп суладык,
Башны як-якка бордык,
Чүгәләдек һәм тордык,
Бер урында йөгердек,
Аннары соң сикердек.
Сузылдык –киерелдек.
Югарыга үрелдек.
Соңыннан тынычланып
Шөгыльне дәвам иттек.
Маршрут кәгазендәге икенче биремне үтибез.
№2 Кайсы балык тәңкәсез.
Чылбыр буенча исәпләп, геометрик фигуралар эченә саннар куеп барасы, ахырда нинди сан чына, тиешле балык төрен сайлап аласы. 1 вариант өстән исәпли, 2 вариант астан.
(10 – җәен балыгы) Слайд 18,19 – өстәмә мәгълумат
№3 Нинди җәнлек иң тиз йөгерүче?
(10- гепард) Слайд 21 - өстәмә мәгълумат
I I I. Мөстәкыйль эш.
Вариантлап 5 мисал эшлиләр, соңыннан үзләре тикшерәләр.
IV. Ныгыту
- Дәреслек белән эшләү: 58 биттәге №280 (Х ны тиешле сан белән алыштырырга )
- Мәсьәләләр чишү:
Быелгы кыш шактый салкын булды . Температура -25 градустан түбән булса, Мәгариф министрлыгы тарафыннан дәресләргә килмәскә рөхсәт ителә. Бу сезнең сәламәтлегегезгә зыян килмәсен, туңу очраклары булмасын өчен эшләнелә. Ә менә табигатьтә кайбер агачлар, кортлар тагы да түбәнрәк температурага түзәләр икән.
- 1) Карлыган ботаклары -25 градуска “түзәләр” икән, ә чыныктыргач, 5 градуска түбәнрәк температурада да берни булмаган. Чыныктырганнан соң карлыган ботаклары нинди температурага түзгәннәр?
- 2) Ак аюлар -50°, ә чүлдәге сойрәлүчеләр +60° ка түзәләр. Хайваннарның яшәү шартлары ничә градуска аерыла?
- 3) Бензин -60 градуста ката. Әгәр -54 градусны кушсагыз, спиртның кату температурасын табарсыз.
V. Йомгаклау
Өй эше: 1) кагыйдәләрне кабатларга
2) Кушуны башкарырга (таблица) 3) №277*
х | -7 | 15 | 5 | -9 | 0 | -1 | ||
у | -8 | -3 | -6 | -1 | -9 | 0 | ||
х+у | -10 | -4 | 6 | 8 |
Рефлексия «Җавабыңны нигезлә» Слайд 25
1.Мин дәрестә …….,чөнки……… 2.Үземнең дәрестә эшләвемнән мин …… 3.Дәрес минем өчен ……. 4.Дәрес барышында мин ….. | 5.Минем кәефем …….. 6.Дәрес материалы минем өчен… Слайд 26 Смайлик сайлагыз: Афәрин! Дәрестә катнашкан өчен зур рәхмәт! |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
«Дөнь яда аяксыз өстәлләр , мөгезсез кәҗәләр, мыексыз песиләр булмаган кебек , математикада да тамгалардан башка гамәлләр юк » Тамгалар : +(плюс), -(минус), х ( тапкырлау ) XV гасырда , : (бүлү ) XVII гасырда барлыкка килә . « Санау һәм исәпләү– баштагы тәртипне ң нигезе » И. Песталоцци « Табигатьт әге һәр нәрсә үлчәнә , бар әйбер дә санала ала» Н.И. Лобачевский
Б өтен саннарны кушу (Сложение целых чисел)
Өй эшен тикшерү -Уңай, тискәре саннар турында әкият язарга -Индивидуаль биремнәрне үтәргэ кирәк иде
Үтелгән материалны кабатлау « – » тамгасы белән язылган саннар ничек атала ? Координаталар турысында уңай юнәлеш итеп кайсы юнәлеш кабул ителгән ? « + » тамгасы белән язылган саннар ничек атала ? Координаталар турысында нул ь дән бирелгән ноктага кадәр ара ничек атала? Уңай да, тискәре дә булмаган сан Бөтен саннар рәтендә 100 саныннан уңдарак булган сан әйтегез. Бөтен саннар рәтендә - 567 саныннан сулдарак булган сан әйтегез.
Саннарны чагыштырыгыз . Сорауларга җавап бирегез : 1. Кайсы санның модуле зуррак ? 2. Кайсы сан зуррак ? -89 һәм -98 > Көн иртәнге зарядкадан башлана , ә математика дәресе – акыл гимнастикасыннан
Саннарны чагыштырыгыз. Сорауларга җавап бирегез : 1. Кайсы санның модуле зуррак ? 2. Кайсы сан зуррак ? -9 һәм 8 <
Саннарны чагыштырыгыз. Сорауларга җавап бирегез : 1. Кайсы санның модуле зуррак ? 2. Кайсы сан зуррак ? -5 һәм 0 <
Саннарны чагыштырыгыз. Сорауларга җавап бирегез : 1. Кайсы санның модуле зуррак ? 2. Кайсы сан зуррак ? -5 һәм 5 <
Бурыч + бурыч -12+(-5) = = бурыч -17 Мөлкәт + мөлкәт = 13+6 = мөлкәт 19 - - - + + +
мөлкәт + бурыч 12+(-5) 12+(-15) = + - ?
Төрле тамгалы саннарны кушу нәтиҗәсендә уңай һәм тискәре саннар килеп чыгарга мөмкин. 5 + (- 4 ) = 1 4 + (- 7 ) = -3 -4 + 3 = -1 -3 + 8 = 5 + - Сумманың тамгасын ничек белергә?
Бердәй һәм төрле тамгалы саннарны кушу кагыйдәләрен ничек истә калдырырга? (+)+(+)=+ (-)+(-)= - уртак тел табалар. (+)+(-)= (-)+(+)= “Көрәшәләр”,кайсы “көчле”, шуның тамгасы җиңә.
Гамәл кагыйдәләрен беләбезме? -4+(-5)= -11+5= 12-(-2)= 12 +( -15 ) = 9 +(-3)= 21-0= - 19+19= .
24 . 10 .22 Сыйныф эше а) 48 + (-18) = б) – 55 + 15 = в) 25 + (-55) = г) – 15 + 38 =
Физминутка Ял минуты Матур сүзләр уйладык Ял итәргә туктадык . Җилкәләрне турайттык , Тирән итеп суладык , Башны як- якка бордык , Чүгәләдек һәм тордык , Сузылдык – киерелдек . Югарыга үрелдек. Соңыннан тынычланып Шөгыльне дәвам иттек .
Кайсы балык тәңкәсез? + (-20) + (-15) + 50 + 25 + (-40) + (-10) + 30 + (-10) 15 ? Чуртан – 60 Табан – 30 Җәен – 10 Кильки – 20 +(-10)
Җәен – бик тыныч, ялкау балык. Тире астында май катлавы бик зур. Бөтен нәрсәне дә ашый. Шушы билгеләренә карап кайчагында җәенне елга дуңгызы дип йөртәләр.
Официально 306 кг, 3 м озынлыктагы һәм 80 яшьлек җәен балыгы тоту очрагы билгеле . Хәзер 100 кг массалы җәен балыгы сирәк очрый , шулай булса да 2,5 м озынрак һәм 150 кг массалы мондый балык тотучылар күзәтелә
Нинди хайван иң тиз йөгерүче? + (- 40 ) +(- 100) + 70 + 50 + 30 + (-70) + 50 +(- 30) + 80 + 80 + (-40) ? - 10 Ат – 90 Куян – 150 Юлбарыс -50 Гепард – 10 +(-40)
Гепард – тышкы кыяфәте белән озын аяклы зур эт кебек, песинеке шикелле кечкенә башлы. Тизлеген 100-110 км/сәг кадәр җиткерә ала.
Вариант 1 Вариант 2 – 100 +(-20)=-120 –100 +(-30)=-130 100 + (– 20) =80 100 + (– 30) =70 56 + (– 20) =36 2 2 + (– 26) = - 4 -46 + (– 22 ) =-68 -64 + (– 31)=-95 – 43 + 65 =22 – 43 + 45 = 2 Үзлектән эш
Дәреслек белән эшләү 1) 58 биттәге №280 (х ны тиешле сан белән алыштырырга) 2) Маршрут кәгазендәге №4 нче бирем
Х -7 15 5 -9 0 -1 У -8 -3 -6 -1 -9 0 Х+У -10 -4 6 8 Өй эше : 1) кагыйдәләрне кабатларга 2) Кушуны башкарырга (таблица) 3) №277*
Рефлексия « Җавабыңны нигезлә » 1.Мин дәрестә …. , чөнки ……… 2.Үземнең дәрестә эшләвемнән мин ……… 3.Дәрес минем өчен ……. 4.Дәрес барышында мин ….. 5.Минем кәефем …….. 6.Дәрес материалы минем өчен …
Афәрин! Дәрестә катнашкан өчен зур рәхмәт! С майлик сайлагыз : « Мин аңладым, башкаларга да ярдәм итә алам » «Мин чишәргә өйрәндем, ләкин миңа ярдәм кирәк» «Миңа дәрестә авыр булды»
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Конспект урока математики, 5 класс. Тема: Равносильность предложений
Конспект урока математики, 5 класс. Тема: Равносильность предложенийУчебник Дорофеева и Петерсон "Математика,5"Программа "Школа 2000"...
Конспект урока математики. 1 класс. Тема: Закрепление полученных знаний;примеры вида:□+-2. Нахождение суммы в пределах 10.
Программа «Школа России». Для детей, обучающихся по программе V вида.Тип урока: закрепление знаний....
Конспект урока математики в классе- комплекте по теме: в 6 классе "Применение распределительного свойства умножения" (повторение), в 5-м классе "Упрощение выражений"(изучение нового материала)
Конспект разработан для проведения урока математики в классе- комплекте, где сидят учащиеся 5 и 6 классов...
Конспект урока математики 6 класс
Тема урока "Понятие координатной плоскости"...
Конспект урока математики 1 класс
Тема: Числа 6, 7. Написание цифры 6....
Конспект урока математики 0 класс
Числа 1 – 5 . Закрепление....
Конспект урока математики 1 класс Тема: "Количество предметов. Понятия: "Много-мало"
Конспек урока математики в 1 классе для детей с тяжелой степенью умственной отсталости. На тему: "Количество предметов. Понятия: "Много-мало".На этом уроке дети в игровой форме познакомятся с количест...