Хәтерләрдә мәңге сакларбыз!
методическая разработка по истории (9 класс) на тему

Хәтерләрдә мәңге сакларбыз! Бөек Ватан сугышына карата дәрестән тыш чара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Хәтерләрдә мәңге сакларбыз!41.5 КБ

Предварительный просмотр:

Хәтерләрдә мәңге сакларбыз!

Әдәби- музыкаль композиция.

Әзерләделәр: Мусина Р.Г- тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы,    

-.....нинди белдерү эләсең анда? Әллә безнең авылга берәр знаменитый артист киләме?

-Кызлар , егетләр бүген мәктәптә сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашу була.

-Очрашу? Кем уйлап тапкан инде аны тагын? Мин бармыйм, бүген репититорга барасым бар.

  • Ә миңа гитара түгәрәгенә барырга кирәк.
  • Ә син, ... барсыңны?
  • Юк, мин дә бара алмыйм шул, бик важный эш килеп чыкты бит әле.
  • Эх, сез!
  • Ә менә, мин барам, чөнки минем бабам сугыш кырларында мәңгелеккә ятып калган.
  • Минем әбинең бердәнбер лачын кебек малае сугышта хәбәрсез югалган. Ярый әле бабам сугыштан исән -имин әйләнеп кайткан.
  • Ә күпме солдатлар сугышта алган  яраларына түзә алмыча кайткач түган җирләрендә вафат булганнар.
  • Ә сезнең гаиләдән кемнәр сугышта булган беләсезме? Алар кайсы сугышларда катнашкан, исән- сау әйләнеп кайтканнармы?
  • Йә, кайсыгыз әйтә ала? Бүгенге матур тормышыбыз, аяз күгебез өчен кемнәргә бурычлы соң без?
  • Ә уйласаң, алар да  бит сугыш башланганда безнең кебек яшь булганнар.
  • Мәктәптә чыгарылыш кичәләре уздырып, төрле уку йортларына керегә хыялланып йөргән чаклары булганнардыр.
  • Ә авылларда бу көнне Сабан туйлары гөрли. Барча халык яше, карты, бала- чагасы бәйрәм итә, уйный, бии, җырлый.

Җыр “Сабан туй”. Сабан туй күренеше.

Левитан тавышы. Вставай страна огромная.( 1 куплет)

Сугышка озату күренеше.

Ана: Җибәрмим, балам, җибәрмим булгач, җибәрмим мин сине сугышка. Син ни сөйләгәнеңне үзең ишетәсеңме, балам?

Бала: Ничек инде әнием, җибәрмисең? Аңла мине...

Ана: Балам, син бит әле яңа гына мәктәпне бетердең. Синнән нинди солдат чыксын, кара әле үзеңне көзгедән! Мине шундый авыр вакытта ташлыйсыңмы, балам?

Бала: Әнием, син үзең бит егет кеше батыр, курку белмәс булырга тиеш,  илне саклау ир -егетләрнең Ватан алдында изге бурычы,- диеп тәрбияләдең.

Ана: Әйе, әйткән идем, ләкин син бит әле...

Бала: Әнием, Ватан куркыныч астында. Шушы авыр вакытта  илебезнең бәйсезлеген   саклап калу өчен без күтәрелмәсәк, кем саклар соң аны? Син борчылма , әнием , без изге эшкә барабыз, җиңү безне якта булачак.

Ана: Барысыда фронтка китеп бетсә  колхозда кемнәр  эшләр?

Бала: Син әнием, борчылма дошманны тиз генә куып чыгарабызда аннары авылга, сезгә ярдәмгә кайтырбыз.

Ана: Син һаман шаярасың?

Бала: Борчылма, әнием, мин исән -сау кайтачакмын. Сине, әнием, туган авылымны өзелеп ярату хакына кайтачакмын. Син көт мине,  әнием, сау бул! (Ана белән бала кочаклашып аерылышалар. Бала чыгып китә. Ана кул болгап озатып бара)

Ана: Сау бул, улым, исән йөр,

Имин булсын юлларың.

Минем өчен тыныч бул син,

 Өзелеп хатлар  көтәрмен.

Сәлам хатың килгән саен

Бәйрәм күлмәк киярмен.

Минем улым батырларча,

Бурычын үти диярмен.

“Солдатлар” җыр.

Экранда сугыш күренеше.

Бу тарихта тиңе булмаган, 1418 көнгә сузылачак Бөек Ватан сугышы башлануы иде.

Яңа Нәдер авылыннан  Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында мәгълүмат бирелә.

-Егерме ике. Июнь. Кырык бердә.

Җиргә афәт килде ул көнне.

Тарих каһәрләгән шушы көнне,

Мөмкинме соң оныту, мөмкинме?

-Соңгы тапкыр көлде кичә дөнья,

Соңгы тапкыр кояш балкыды.

Таң атмады бүген, көн тумады,

Алды җирне сугыш ялкыны.

-Тимер булып, тимер чәрдәкләнде,

Корыч булып, корыч уалды.

Үзе яккан җәһәннәмгә төшеп,

Фашизмның анты югалды.

-Җире-күге белән йотам диеп,

Килгән иде дошман һәр илгә.

Кыяларга бәрелеп янчелде дә,

Җеназасын тапты Берлинда.

Информбюро белдерүе. День победы” җыр.(1 куплет)

Кечкенә балалар чәчәкләр,шарлар тотып чыгалар.

Һәйкәл. (Ана һәйкәл янына килә)

Ана: Исәнме, улым! Менә тагын килдем синең яныңа. Улым,  сиңа салкын түгелме?

Бала: Юк, әнием, миңа салкын түгел!

Ана: Ник үзеңне сакламадың улым?

Бала: Әнием, дошман белән бәрелеш каты булды. Мин генәме соң, минем кебек меңнәр, миллионнар илебезнең якты киләчәге өчен яу кырларында мәңгелеккә ятып калдылар.

Кичер, әнием , кичер

Кайта алмавымны!

Чит ил туфрагында,

Ятып калганымны.

Язмышымны белми,

Озак көткәнсеңдер.

Кайтмый калмас ул,-дип

Өмет иткәнсеңдер.

Ана: Йөрәгем астында тугыз ай йөрткән, күкрәк сөтләремне имезеп үстергән           бердәнберем идең бит син минем. Сине югалту ай-һай авыр булды, улым!

Бала: Шулайдыр, әнием, ләкин, син сөен, без бит Ватан өчен, киләчәк буыннарның матур, тыныч киләчәге өчен көрәштек. Кол булып, тез чүгеп яшәсәң бу дөньяның ни рәхәте булыр иде?

Ана: Дөрес әйтәсең ,улым! Бу дөньяда синсез ялгыз яшәсәм дә, илгә курку белмәс лачын кебек егет тәрбияләгәнем  белән горурланам, мин. Тыныч йокла, балам!

Сез кайларда ятасыз икән,

Нинди туфрак, нинди җирләрдә?

Кайтабыз дип киткән идегез дә,

Кайтмадыгыз туган җирләргә.

Җыр: “Сине көтәм, газиз балам”.(экранда клип күрсәтелә)

  • -Югалтулар алып килде сугыш,

  Күпме дуслар кайтмый калдылар.

  Шул дусларның йокыларын саклап,

 Ак каеннар моңсу шаулыйлар.

- Әйдәгез, Бөек Җиңү көнен якынайтып, илебезнең азатлыгын саклап калган, изге сугышта башларын салган бабаларыбызны , әтиләребезне,  абыйларыбызны, апаларыбызны, улларыбызны, кызларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алыйк.

- Сагынабыз да, горурланабыз да ,

Онытылмыйлар корбан булганнар.

Бар бит менә безнең арабызда,

Җиңеп кайткан, исән калганнар.

- Җиңү көне җиңел бирелмәде,

  Җыр җырланмый шөһрәт-дан өчен.

Йөрәк җылый һәрбер солдат өчен,

 Егермеләп миллион җан өчен.

- Яңгыра җыр, тыйнак илем өчен,

Рәхмәт, Ватан, җиңдең, талпындың.

Яңгыра, җыр тынычлыгы өчен  

Иминлеге өчен   халкымның.

Җыр: “Һәрвакыт булсын кояш”

- Җир туй ясый бүген, җир шатлана,

Бүген Бөек Җиңү бәйрәме.

Җилфер-җилфер итә туган илнең

Данга манган кызыл байрагы.

- Җиңү данын илнең солдатлары

Гасырларга алып барырлар.

Туар еллар безнең батырларны

Хөрмәт белән искә алырлар.

- Аяз булсын күгебез,

Якты кояш көлсен гел.

Туган илем,, туган җирем

Тыныч, имин булсын гел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Хәтерләүдән курыкма син! Үткәнеңне онытма бел...”

Буыннар тарихы,нәсел шәҗәрәләрен  өйрәнүгә багышланган музыкаль кичә....

Хәтерләрдә тарих яңара

15-октябрь- халкыбызның катлаулы тарихында коточкыч көннәрнең берсе. Бу көнне Казан ханлыгы үзенең бәйсезлеген югалткан. Халкыбыз бу дәһшәтле вакыйганы бик авыр кичергән. Ул гасырлар буе сыкранган, әр...

Хәтерләрдә мәңге сакланыр бу Җиңү язы. Сыйныф сәгате.

Сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, олы тормыш юлы үткән хөрмәтле кешеләребез бүген биредә, безнең арада. Бүген без, сезгә дан һәм мәдхия җырларга, сезнең түземлегегез һәм сабырлыгыг...

Хәтерләрдә мәңге сакланыр

Бабамның Днепр буйларында сугыш утын кичүе, кабатланмас батырлыгы турында өйрәнүне дәвам итү....

Хәтерләүдән курыкма син

Хәтерләүдән курыкма син...

Тулбай ае хәтерләтә сине!

Ш.Маннур иҗатына багышланган чара...

Квест-уен «Мин хәтерлим! Мин горурланам!» (Җиңүнең 75 еллыгына багышлана)

Квест-игра посвящается 75-летию Победы. В игре могут участвовать учащиеся 5-9 классов....