Хәтерләрдә тарих яңара
классный час по истории (9 класс) по теме

15-октябрь- халкыбызның катлаулы тарихында коточкыч көннәрнең берсе. Бу көнне Казан ханлыгы үзенең бәйсезлеген югалткан. Халкыбыз бу дәһшәтле вакыйганы бик авыр кичергән. Ул гасырлар буе сыкранган, әрнегән, нәфрәтләнгән. Ләкин күп газаплар кичерүенә карамастан, киләчәгенә өметен өзмәгән, телен, динен, гореф-гадәтен, борынгыдан калган йолаларын, һәм ниһаять милли үзаңын җуймаган.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon khterlrd_tarikh_yanara.doc37 КБ

Предварительный просмотр:

 Хәтерләрдә тарих яңара

Әдәби кичә

Хәтер көне һәр ел саен килә

Һәм кузгала күңел ярасы.

Әнә татар халкы дисбе тоткан

Ә уенда-җимерелгән Казан каласы

Хәтер көне килә һәр көз илгә

Кеше ача хәтер битләрен

Сагыш белән ел да искә ала

 Җимерелгән Казан көннәрен

Күпме еллар үтеп сулар акты

Агач тоя көзнең җилләрен

Моңлы итеп сәлам бирә бер кош

Өзмәс өчен хәтер җепләрен.

Кадерле укучылар, килгән кунаклар! Бүген без сезнең белән хәтер көнен билгеләп үтәбез. 1552 елның 15 октябрендә Казан ханлыгы яулап алына һәм җимерелә. 1990 елдан башлап 15-октябрь  шул фаҗигане искә алу-хәтер көне буларак билгеләп үтелә. Хәзер безне укучылар бу тетрәндергеч көннәр турында якыннанрак таныштырып китәрләр.

Шигырь: “Хәтерләүдән курыкма син!” Сөйли Вәлиуллина Алия

Ранис: 15-октябрь-халкыбызның катлаулы тарихында коточкыч көннәрнең берсе. Бу көнне Казан ханлыгы үзенең бәйсезлеген югалткан. Халкыбыз 1552 елгы дәһшәтле вакыйганы бик авыр кичергән. Ул гасырлар буе сыкранган, әрнегән, нәфрәтләнгән. Ләкин күп газаплар кичерүенә карамастан, киләчәгенә өметен өзмәгән, телен, динен, гореф-гадәтен, борынгыдан калган йолаларын, үзенчәлеген һәм, ниһаять, үзенең милли үзаңын җуймаган.

Йолдыз: Бу көн безнең күңелләребездә моңсу хатирәләр уята. Күз алдыбызда тарихтагы коточкыч фаҗигале вакыйгалар гәүдәләнә, чөнки бүген татар иле хәтер көнен билгеләп үтә.

Гасырлар өпкеленнән килә аваз,

Хәтерләрдә тарих яңара.

“Онытмагыз! Хәтерләгез безне!

Шәһит булдык авыр яуларда”.

Сөембикә-әлеге көннәрнең корбаны.

Шигырь:     ” Хәтер”  Сөйли Хәйруллин Данил

Ранис:  Сөембикә-Нугай морзасы кызы, Казан ханы Җангали хатыны. Җангали үтерелгәч, Сафагәрәй ханга кияүгә чыгып, Үтәмешгәрәйне дөньяга бүләк иткән гүзәл һәм горур Сөембикә! Ул да ап-ак болытларга гашыйк хатын булгандыр. И азатлыкның илаһи мизгелләре! Казан феодаллары, аксөяк морзалар, әле мәскәү, әле Кырым яклы төркемнәргә бүленеп, ханша белән тәхет өчен көрәшкән. Мәскәүгә күз төбәгән төркем җиңгәч, Сөембикә хөкүмәте җимерелгән. Сөембикә улы белән Мәскәүгә сөргенгә җибәрелгән. Соңыннан аны Касыйм ханы Шаһгалигә кияүгә биргәннәр. Үтәмешгәрәйне христианлыкка күчергәннәр, чөнки ул хан тәхетен дәгъваларга мөмкин булган. Шул көннәрдә Сөембикә үзенең баш очында әсир болытлар шәүләсен күргәндер... Татар халкының гүзәлләрдән-гүзәл ханбикәсе-Сөембикә. Аның язмышы бөек тә, гүзәл дә, легендар да, фаҗигале дә.

Йолдыз: Аерылу,,, Чиксез сагыш, күз яше,,, Көчләп кияүгә бирү нәтиҗәсендә туган нигездән аерылу минутлары гүзәл Сөембикәбезгә дә җитә.

Ранис: Ниһаять аерылу сәгате килеп җитте. Киң мәйдан меңнәрчә ирләр һәм хатын-кызлар белән тулы. Барысы да, сүзсез генә дулкынлану-соклану хисе кичереп, үз бикәләренең чыгуын көтәләр иде. Сөембикә китә. Һәркем яраткан Сөембикә, бәлки, бүтән бөтенләй әйләнеп кайтмас өчен китә.

Сөембикә җир өстенә җәелгән ак ефәк келәм өстеннән әкрен генә атлап килә. Йөзенең төсе качкан, күзләре эчкә баткан, иреннәрендәге мәшһүр кызыллыкның әсәре дә калмаган иде. Ниһаять , бикә соңгы минутта, тирәсендә кешеләр барын, рәсмилекне онытып болай диде:

Рамилә-Сөембикә: Куркам, әткәем, бик куркам, күңелемдә үлемгә хөкем ителгән кеше тойгысы, әйтерсең лә мине бер бәла көтә. Ни генә булса да, мине ялгыз калдырмагыз! Дусларым,кардәшләрем, барыгыз да биредә каласыз, мине генә үзегездән аерып җибәрәсез. Ялгыз башым нишләрмен соң мин анда? Минем күңелемне кем күтәрер, кыенлыклар туса, кем ярдәм итәр? Үзем анда китсәм дә , өметләрем сезнең белән кала. Сезне яраткан бикәгезне онытмагыз.

Ранис: 17 яшьлек бу сызланулы авазы хәтта таш йөрәкләрне дә эретерлек иде.

Әтисе-Алмаз:  Беләм, балакаем, беләм. Кайгыңның ни тикле зур, борчылуыңның никадәр чиксез икәнен беләм. Нык бул, кайгыңның бөеклеге иртәгә сиңа бу вакытта сөенеч яшьләре түгәр, син үзең дә бәхетеңнән еларсың. Җитәр, кызым, сабыр бул, батыр бул. Кара аны,курыкма, курку ул җиңүгә ирешү юлында иң зур киртә, ә кыюлык-уңышның иң якын дустыдыр.

Йолдыз: Туган якны оныту мөмкинме соң? Ачы аерылу сагышларын, сагыну хисләрен, халкым күңелендәге җыр-моңга салган

Ранис: Туган як, Идел-йорт күңелдә бары тик матур хисләр генә уята.

Җыр: “                                      “

Йолдыз: Алты еллык аяусыз һәм тиңсез көрәштән соң, Казан бирелә. Дошманнарның явызлыгына чик-чама юк.

Ранис: Аяусыз сугышта шәһит булган ватандашларыбызның саны исәпсез. Хәзер шуларның изге рухларына дога кылу өчен сүзне хәзрәтебез Мәскүт абыйга бирәбез

Мәскүт абый корьән укый.

Җыр: “Дога кылыйк без” Сафиуллина Рамилә җырлый

Шигырь: “Без-татарлар” Сөйли Назмиева Ләйсән

Йолдыз: Билгесезлек томаны таралды. Чын тарих кире каккысыз дәлилләре белән күз алдыбызга килеп басты. Халкым күзен ачты, уянды.

Шигырь: «Торгыз дәүләтне” Сөйли Галиуллина Айгөл

Ранис: Татар кешесе! Дәүләтебез бар, аны кадерлә, горурлык хисе тоярга өйрән!

Йолдыз: Гореф-гадәтләреңне онытма, тугрылыклы бул!

Ранис: Телебез дистәләгән гасырлар буена чарланган, камилләшкән. Аны хөрмәт ит, сакла, үстер!

Йолдыз: Башка халыклар белән тыныч, тату яшә. Барлык халык та тигез.

Ранис: Көнчелек белән яшәмә. Игътибарлы һәм ярдәмчел бул. Мохтаҗларга ярдәм ит.

Йолдыз: Укы, белемле бул, иҗади эшлә.

Ранис: Эчкечелек, наркоманиядән сак бул. Аларга каршы тор, ихтыяр көче тәрбиялә.

Йолдыз: Яшәгән җиреңнең кадерен бел, киләчәк буынга аны пычранмаган килеш тапшыр.

Ранис: Сәламәт бул, сламәтлек үз кулыңда.

Йолдыз: Төркиләр токымыннан булган тугандаш һәм башка халыкларга ярдәм ит.

Шигырь:  “Көрәштә кабынган язмышлар” Сөйли Залялиева Раилә

Укытучы: Татар утлар-сулар кичте, аның башыннан бик күп авырлыклар үтте. Шулар арасында дәүлштен югалту иң ачысы булгандыр, мөгаен. Әмма ул, бернинди зилзиләләргә дә карамыйча яңадан тернәкләнде. Татар яшәде, яши, яшәячәк! Халкыбыз хәтереннән үткән тарихны күпме генә җуярга теләсәләр дә, гаделлек җиңеп чыкты. Дәүләтебез бар! Аның үз теле, үз байрагы, гимны, Конституциясе бар. Якты киләчәккә горур атла, Татарстаным!

“Мин яратам сине, Татарстан” җыры


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Хәтерләүдән курыкма син! Үткәнеңне онытма бел...”

Буыннар тарихы,нәсел шәҗәрәләрен  өйрәнүгә багышланган музыкаль кичә....

Хәтерләрдә мәңге сакларбыз!

Хәтерләрдә мәңге сакларбыз! Бөек Ватан сугышына карата дәрестән тыш чара....

Хәтерләрдә мәңге сакланыр бу Җиңү язы. Сыйныф сәгате.

Сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, олы тормыш юлы үткән хөрмәтле кешеләребез бүген биредә, безнең арада. Бүген без, сезгә дан һәм мәдхия җырларга, сезнең түземлегегез һәм сабырлыгыг...

Хәтерләрдә мәңге сакланыр

Бабамның Днепр буйларында сугыш утын кичүе, кабатланмас батырлыгы турында өйрәнүне дәвам итү....

Хәтерләүдән курыкма син

Хәтерләүдән курыкма син...

Тулбай ае хәтерләтә сине!

Ш.Маннур иҗатына багышланган чара...

Беҙҙең тарих ҡылыс менән яҙылған, Беҙҙең тарих күңелдәргә уйылған. (Ғайса Хөсәйеновтың “Ҡанлы илле биш” романынан “Туйгилдене яндырыу” бүлеге һәм Мәрйәм Бураҡаеваның “Киҫәкбикә” хикәйәһе буйынса).

ldquo;Халыҡ тарихы –ул уның автобиографияһы. Кеше үҙенең автобиографияһын нисек белгән шикелле,туған халҡының автобиографияһын да белергә тейеш” –тип яҙа Ғайса Хөсәйенов “Торм...