Тулбай ае хәтерләтә сине!
план-конспект
Предварительный просмотр:
Шәяхмәтова Г.Н.
Кичә буласы зал сәхнәсенә Шәйхи Маннурның портреты, шагыйрь Илдар Юзеевның “Иҗатта да, тормышта да кыю кеше иде Шәйхи ага” дигән сүзләре язылган плакат эленә, шагыйрьнең китаплар күргәзмәсе оештырыла, чәчәк бәйләмнәре белән бизәлә.
Алып баручы.
Синең бар җирең сөекле, И Тулбаем-моң илем, Бул бәхетле, бул ирекле- Бар теләгем шул минем.
Балалар шагыйре, язучы Шәйхи Маннур 1905 нче елның 15нче январендә Мамадыш районы Тулбай авылында туа. Аның балачагы шушы ямьле авылда уза.Чит җирләрдә озак еллар яшәсә дә, ул үзенең туган нигезен онытмаган.Туган якны ярату, аны сагыну хисе әсәрләрендә чагыла.
1нче укучы.
Күңел һаман сиңа тарта,
Эндәшә һәр сукмагың.
Сагынам да сиңа кайтам,
И газиз туган ягым!
Кошларың күп,
Кояшың күп,
Шифалы яңгыр, җилең.
Беркайда да булмаган күк
Бар җирең матур синең.
2нче укучы.
Яланнарга чыгып йөрсәм,
Алсулана йөзләрем.
Чишмәләрнең суын эчсәм,
Кайта яшьлек көчләрем.
Киң, бөек Туган илемнең
Син-гүзәл бер почмагы.
Синдә үтте гомеремнең
Канатлы сабый чагы!
(Ш.Маннур сүзләренә язылган “Яшь туристлар җыры” күмәк башкарыла)
Алып баручы. 1921нче елгы ачлыктан качу өчен, Шәйхиләр гаиләсе Кузбасстагы шахталарга күчеп китә.16 яшьлек Шәйхинең хезмәт юлы башлана.Армиядән кайткач, эшче–прокатчы, бетончы, укытучы хезмәтләрендә эшли .Сугыш башлангач, узе теләп, фронтка китә. Ул совет сугышчыларының тиңдәшсез батырлыклары турында дистәләгән әсәрләр иҗат итә.
3нче укучы.(“Булмасын!”)
Минем әти капитан ,
Германиядән кайткан .
Утлар, суларны кичкән,
Берлинга барып җиткән.
Фашистларны җиңгән ул ,
Сугышны бетергән ул,
Илдә бөтен кешегә
Тынычлык китергән ул .
Инде минем әтием , Үзебез исән чакта
Кабат аерылмабыз, ди. Сугыш булдырмабыз!- ди.
4 нче укучы.
Әллә кайда, еракта,
Комсызлар торган якта -
Тагын телиләр, имеш,
Булсын дип сугыш, үлеш .
Булмасын ул, булмасын ,
Кирәкми безгә сугыш!
Булмасын бер куркыныч ,
Булсын бөтен ил тыныч!
Алып баручы . Шәйхи Маннурның иҗаты, әдәби мирасы зур һәм күпкырлы .
Олылар өчен куп кенә шигырьләр, проза әсәрләре иҗат итә. Җәлилчеләр эзеннән Көнбатыш Германияга бара, яңа мәгълүматлар табып ,”Муса” романын яза.
Балалар өчен шигырь, әкият, поэмалар иҗат итә. Алар ата-ана һәм бала, уку, хезмәт, табигать, әхлак һәм башка темаларга багышланган.
5нче укучы.(Яхшы бел!)
Татарча да яхшы бел, Бу телдә рух байлыгың,
Урысча да яхшы бел. Һәм йөрәк кайнарлыгың.
Икесе дә безнең өчен Җырлаган бу телдә безгә
Иң кирәкле, затлы тел. Сөекле Тукай моңын.
Татарчасы- туган тел, Тел кешене дус итә,
Безгә газиз булган тел. Бер-беренә беркетә.
Атаң-анаң, әби-бабаң Бел, балам, син рус телен
Сине сөя торган тел. Һәм онытма үз телең!
6нчы укучы.(“Яратам”)
Яратам мин өемне, Яратам мин авылны,
Әти белән әнине, Чана шуган тавымны.
Абый белән энемне, Үзебезнең басуны,
Бишектәге сеңлемне. Үзебезнең колхозны.
Яратам мәктәбемне, Яратам мин Иделне,
Укытучы апамны, Кавказны һәм Себерне.
Дусымны, иптәшемне, Яшәгән киң җиремне-
Уйнап йөргән бакчамны. Бөек Туган илемне!
7нче укучы.(“Мәктәп бакчасы”)
Без бүген агач утырттык Без аларга су сибәрбез,
Мәктәп әйләнәсенә. Үсәр алар, зур булыр.
Хәзер инде үзебезнең Безнең бакча матур булыр, Бакчабыз булды менә. Җилләрдә шаулап торыр.
Алмагач та бар анда, Шомыртлары чәчәк атар,
Чияләр дә бар анда. Карлыганнар каралыр,
Каеннар да, өрәңге дә, Без җиденчегә җиткәндә,
Карлыган да, балан да. Алмалар алсуланыр.
8нче укучы.(“Ике тәкә”)
Таулардагы сукмак текә, Очрый ак тәкә аңа.
Кайта шуннан кара тәкә. Ул ак тәкә әйткән моңа:
Юлдагы бер тар басмада
9нчы укучы.
-Туганкай эш җайсыз монда,
Үтеп булмый кара-каршы,
Син торасың минем юлда.
10нчы укчы.
-Мә-ә-ә-ә!-дигән кара тәкә,-
Акыл бармы син тинтәктә?
Аякларым корганда да
Мин торырмын бу басмада!
8нче укучы.
Берсе мөгез чайкап алган,
Берсе аяк терәп калган.
Ләкин мөгез чайкап кына
Үтеп булмый тар басмадан.
Сөзешкәнбу ике тәкә,
Бер-беренә юл бирмәскә.
Икесе дә кире каткан,
Икесе дә суга баткан!
(Бу шигырь сәхнәләштерелә).
Укучылар Ш.Маннур сүзләренә язылган “Җәй” җырын күмәк башкаралар.
Алып баручы. Шәйхи Маннур үзеннән гаять зур һәм бай мирас калдырып, 1980нче елның 10нчы июнендә Казанда вафат була. Шагыйрь дусларына язган васыятендә гәүдәсен туган якларында күмүне үтенә.
Минем уйны, хисне, омтылышны
Аңлар диеп уйлыйм күбегез.
Үлгәч, мине туган авылыма-
Тулбаема илтеп күмегез.
Өлкәнәйгән саен, чишмәләрнең
Челтерәүләре үзенә тарттылар,
Актык сулышымда юллар мине
Тагын сиңа алып кайттылар.
Гәүдәм калсын туган җирләремдә,
Казан аңлар диеп беләм мин.
Бөтенләйгә, китмәскә дип кайттым,
Авылдашлар, сезнең белән мин.
Балалар әдәбияты буенча елның иң яхшы әсәренә Шәйхи Маннур исемендәге бүләк бирү турындагы карар чыгарылган иде. Әлеге бүләкне һәр елны шагыйрьнең туган көнендә-15нче гыйнварда тапшыру матур традициягә әйләнде. Бу исемгә Зөлфәт, Ренат Мөхәммәдиев, Марсель Галиев, Нәбирә Гыйматдинова, Зиннур Хөснияр, Ләбиб Лерон һәм башка шагыйрь-язучылар лаек булдылар. Һәр елны шагыйрьнең каләмдәшләре, Тулбайга кайтып, искә алу кичәсе үткәрәләр.
(Талгын музыка уйный. ”Безне кемнәр юксыныр” Илдар Юзеев шигыре).
Тагын килдем әле, Шәйхи абый,
Туган Тулбаеңа.
Төнен озак-озак карап тордым
Күккә,тын Аена.
Күңел тулгангадыр , Тулбай Ае
Хәтерләтә Сине.
Синең йөзең дә бит үзе кырыс,
Үзе тулы иде.
“Ул да миңа карый иде”,-диеп,
Әйткән кебек ул Ай.
Без дә бер китәрбез бу Дөньядан,
Шәйхи абый, шулай.
Мәңге-мәңге күктә тын Ай йөзәр,
Агымсулар агар.
Безне сагынып һәм юксынып, кемнәр
Тулган Айга карар?
Алып баручы. Кичәбезне дәвам итеп, Шәйхи Маннурның шигырен иң оста сөйләүче призына ярыш уздырабыз.
1нче укучы. ”Әлифба”
2нче укучы. “Әйтеп кара”
3нче укчы. “Алай итмә”
4нче укучы. “Тырыш кыз” һ.б...
Иң оста, сәнгатьле сөйләүчеләргә призлар тапшырыла.
Алып баручы Ш.Маннурның китапларыннан төзелгән күргәзмә белән таныштыра.
-Шәйхи Маннурның без бүген сөйләгән һәм башка бик күп шигырьләре, әкиятләре, поэмалары, хикәяләре “Малайларга, кызларга”, “Кояш, чык, чык!”һәм башка җыентыкларга кертелгән. Әлеге китапларны сез мәктәп китапханәсеннән алып укый аласыз.
Шәйхи Маннур иҗатына багышланган кичәбез тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
“Хәтерләүдән курыкма син! Үткәнеңне онытма бел...”
Буыннар тарихы,нәсел шәҗәрәләрен өйрәнүгә багышланган музыкаль кичә....
Хәтерләрдә тарих яңара
15-октябрь- халкыбызның катлаулы тарихында коточкыч көннәрнең берсе. Бу көнне Казан ханлыгы үзенең бәйсезлеген югалткан. Халкыбыз бу дәһшәтле вакыйганы бик авыр кичергән. Ул гасырлар буе сыкранган, әр...
Хәтерләрдә мәңге сакларбыз!
Хәтерләрдә мәңге сакларбыз! Бөек Ватан сугышына карата дәрестән тыш чара....
Хәтерләрдә мәңге сакланыр бу Җиңү язы. Сыйныф сәгате.
Сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, олы тормыш юлы үткән хөрмәтле кешеләребез бүген биредә, безнең арада. Бүген без, сезгә дан һәм мәдхия җырларга, сезнең түземлегегез һәм сабырлыгыг...
Хәтерләрдә мәңге сакланыр
Бабамның Днепр буйларында сугыш утын кичүе, кабатланмас батырлыгы турында өйрәнүне дәвам итү....
Хәтерләүдән курыкма син
Хәтерләүдән курыкма син...
Квест-уен «Мин хәтерлим! Мин горурланам!» (Җиңүнең 75 еллыгына багышлана)
Квест-игра посвящается 75-летию Победы. В игре могут участвовать учащиеся 5-9 классов....