Развитие разговорной речи на уроках татарского языка и литературы.
материал на тему
Выступление
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
t.t._dr._yazu_h._soyl._telen_usteru.doc | 47.5 КБ |

Предварительный просмотр:
Татар теле дәресләрендә сөйләм һәм язу телен үстерү
Төзеде: татар теле укытучысы –
Нәбиева Резеда Фаил кызы.
Түбән Кама шәһәре
15 нче мәктәп
Сөйләм һәм язу телен үстерүнең әһәмияте.
Укучыларның әдәби тел кулҗтурасын гамәли үзләштерүләренә ирешү мәктәптә ана теле укытуның иң мөһим бурычларыннан берсе булып тора. Шуңа күрә ана теле укытучысы укучыга әдәби тел нормаларын өйрәтеп, аны гамәлдә дөрес файдалана белү күнекмәләрен бирүгә аеруча игътибар итәргә тиеш. Шул вакытта гына укучының гомуми культурасы үсә һәм ул барлык яктан да грамоталы була.
Баланың тел культурасын үстерү мәсьәләсенә педагогик – методик әдәбиятта күптән урын бирелеп килде. Рус халкының күренекле педагогы һәм методисты Ф.И. Буслаев, үстерү эшенә зур урын бирә һәм аны фикер йөртү белән органик бәйләнештә карый, баланың телен һәм фикер йөртү сәләтен үстерү мәктәпнең төп бурычы дип саный. Моның өчен ул баланың укыганны аңлавыбелән генә канәгатьләнмичә, аңлаганын сүзләр ярдәмендә телдән һәм язма рәвештә бирә белүенә дә ирешергә кирәклекне әйтә.
Рус педагогы К.Д.Ушинский укучыларда тел үстерү эшенең психологик нигезләрен ача, телне фикергә, фикерләүне телгә бәйләп карый. Ул үзенең хезмәтләрендә баланың сөйләү һәм язу телен үстерү мәсьәләсенә зур урын бирә, ә “Родное слово” китабында логик күнегүләр системасын тәкъдим итә. Укытуның башлангыч чорында ук укучыларга тел үстерү күнекмәләрен бирә башларга кирәклеген әйтә. К.Д.Ушинский туган телне белем чишмәсе дип атый: аның фикеренчә, тел – иң яхшы укытучы, акыл өйрәтүче генә түгел, бәлки әйләнә тирәдәге табигать, җәмгыять тормышы белән таныштыручы да. Ана теле дәресләрендә баланың язу һәм сөйләү телен үстерү эшен системалы рәвештә алып барырга чакыра.
Татар телче методистларыннан Г.Ибраһимов, М.Корбангалиев, М.Галләмова, М.Фазлуллин һ.б. үзләренең методик хезмәтләрендә укучыларга тел үстерү күнекмәләре бирү һәм аларның сүзлек байлыгын арттыру мәсьәләләренә тукталалар, бу өлкәдә төрле метод һәм алымнарны кулланырга тәкъдим итәләр.
20-30 елларда чыккан барлык программаларда да укучыларның сөйләү һәм язу телен үстерү, укучыларга тел үстерү күнекмәләре бирү төрле күләмдә куела. Аннан соңгы елларда чыккан программаларда укучыларның сөйләм культурасын үстерүгә һәм грамоталыкларын күтәрүгә аеруча игътибар ителә, сүз байлыгын арттыруга зур урын бирелә.
Тел байлыгы җитмәү аркасында, укучылар башка фәннәр буенча да материалны эзлекле итеп сөйләп бирә алмыйлар. Аларда тел күнекмәләре җитәрлек булмау мәктәптә уку-укыту эшләрен тиешле югарылыкта алып барырга комачаулый. Шунлыктан укытучы тел курсының бөтен тармаклары (фонетика, орфография, морфология, синтаксис һәм пунктуация) буенча үткәрелгән барлык тип дәресләрдә һәм әдәбият дәресләрендә дә, төрле күләмдә һәм төрле метод алымнар кулланып укучыларга сөйләү һәм язу күнекмәләре бирү эшенә зур урын бирергә тиеш. Хаттә тел байлыгын үстерү буенча аерым дәресләр үткәрү дә кирәк була. Шулай эшләгәндә генә укучыларда тел культурасы тәрбияләп була. Укучылар мәктәптән дөрес сөйләргә өйрәнеп, оста сөйләшерлек дәрәҗәдә әзерләнеп чыгарга тиешләр.
Сөйләм һәм язу теленең үзенчәлекләре
Сөйләм һәм язу теле – эчтәлекне тел чараларының бер үк хокуктагы төре белән белдерү юлы. Тел дәресләрендә без аларның һәр икесенә дә бертигез урын бирергә, укучыларда җитәрлек күнекмәләр булдыруга игътибар итәргә һәм эшне бергә үреп алып барырга тиешбез. Сөйләү теленең чуар булуы язу теленә дә тәэсир итә, укучының язу телендә дә байтак хаталар күзгә ташлана.
Сөйләү һәм язу теленең үзләренә хас үзенчәлекләре дә бар.
Сөйләү теле сөйләүчедән сүзләрне тиз сайлауны, җөмләне, сөйләмне тиз төзи алуны таләп итә. Төзәтүләргә яки артка чигенүләргә урын калдырмый. Сөйләү телендә сөйләмгә интонация һәм пауза, кул хәрәкәте, мимика һәм логик басым кебек өстәмә чаралар да кушыла, шуңа күрә сөйләүче сүзләрне азрак куллана ала. Ә язу телендә аңлатмалар күп сүзләр белән бирелә, аның стиле күбрәк китапча була. Билгеле, алар бер-берсенә ярдәм итәләр. Сөйләү теле бай булган кеше үз фикерләрен язу телендә дә тиз, матур итеп сөйли ала. Шунлыктан ана теле дәресләрендә сөйләү һәм язу телен үстерү күнекмәләрен бергә бәйләп бирүгә аеруча игътибар итәргә кирәк була. Моның өчен, дәреслекләрдә бирелгән төрле күнегүләр,мөстәкыйль эшләр үткәрү, төрле диктантлар яздыру кебек эшләр өстенә, тагын түбәндәге эшләрне үткәрергә тәкъдим итәргә була:
- картина, сюжетлы рәсемнәр яки диафильмнар күрсәтеп, шуларның эчтәлеген сөйләтү һәм соңыннан сочинение яздыру яисә, излоңение өчен алынган текстны укып, аның эчтәлеген сөйләтү, соңыннан аны яздыру. Бу алым укучыларны иҗади эшкә өйрәтә;
- чыгыш ясарга өйрәтү. Моның өчен элек укучылар чыгышның планын төзиләр, аннары аны язалар. Язган текстны укучы элек үзалдына сөйләп карый, соңыннан аны кычкырып сөйли. Болай эшләгәндә, ул үзенең тавышын, интонаөиясен ишетә, ялгышларын сизә һәм аны төзәтә ала, чыгыш ясау өчен күпме вакыт кирәклеген дә билгели.
- сыйныфтагы иптәшләренең чыгышларына яки җавапларына бәя бирү яисә рецензия ясау, аның уңышлы һәм кимчелекле якларын күрсәтү. Бу алым укучыларны игътибарлы булырга, сөйләүчене тыңларга, аны әңгәмәдә катнашырга өйрәтә. Шул рәвешле аларның сөйләү телен, орфоэпик грамоталыкларын үстерергә ярдәм итә; укучы үзенең сөйләмен әдәби тел нормаларына туры китереп төзәтергә, үз сөйләмендә иптәшләре җибәргән типик хаталарны булдырмаска тырыша. Бу алымның, билгеле, укучыларны сәнгатьле укырга, орфография һәм пунктуациягә өйрәтәтүдә дә ярдәме зур. Чөнки сөйләү һәм язу телен үстерү эшләре грамматика, орфография, пунктуация һәм әдәбият дәресләре белән дә тыгыз бәйләнештә үткәрелә. Билгеле, башка фән укытучылары да укучыны дөрес һәм әдәби телдә сөйләргә һәм грамоталы язарга өйрәтүгә игътибар итәргә тиешләр.
Орфоэпик хаталар һәм аларны булдырмау алымнары.
Орфоэпиягә өйрәткәндә, тел байлыгын үстерү буенча түбәндәгеләрне күрсәтергә була:
- Фонетика белән бәйләнешле эшләр үткәрү: фонетик анализлар һәм шуңа бәйләп авазларның ясалышын, теге яки бу авазларны әйткәндә кайсы сөйләм әгъзаларының катнашуын әйтү сөйләм органнарының эшенә характеристика бирү, артикуляцияле чагыштыру һ.б.
- Бирелгән текстларга әйтелеше һәм язылышы ягыннан (орфоэпия һәм орфографиясенең туры килү яки килмәве ягыннан) анализ үткәрү.
- Укучыларның үз сөйләмнәрендәге мисалларга нигезләнеп, орфоэпик үзенчәлекләр белән танышу, аларның әдәби тел нормаларына (грамматик, орфоэпик һәм лексик) туры килү яки килмәвен билгеләтү, туры килмәгән очракларда хаталарны үзләреннән төзәттерү.
- Дөрес сөйләргә өйрәтү максаты белән үткәрелгән аерым дәресләрдә диктор сөйләмендә бирелгән үрнәк текстны магнитофон язмасында кат-кат тыңлату кебек күнегүләр үткәрү.
- Тезмә һәм чәчмә сөйләм үрнәкләрен яттан сөйләтү. Элек яттан өйрәнергә бирелгән шигырь яки текстларны магнитофон язмасында тыңлату, интерваллап язылганны яттан өйрәтү, соңыннан тагын тулысынча тыңлату һәм шуның үрнәгендә укучылардан сөйләтү.
- Укучыларны орфоэпик нормалар белән эзлекле һәм системалы рәвештә таныштырып тору.
- Дәрестә һәм дәрестән тыш вакытларда укучыларның сөйләмен күзәтү һәм алар җибәргән орфоэпик хаталарны һәрвакыт өйрәтеп бару. Ләкин укучылар җибәргән хаталарның барысына да берьюлы тукталу дөрес булмас: ул укучыларны ялыктырыр, теге яки бу сүзләрнең әйтелеш нормаларын исләрендә калмас һәм, нәтиҗәдә, ул хаталарны төзәтә алу ышанычы бетәр. Шуңа күрә укучылар җибәргән орфоэпик хаталарның характерын, типик яки типик булмау дәрәҗәсен истә тотарга һәм бу эшне эзлекле алып барырга кирәк була.
- Укучыларны мәктәптә һәм мәктәптән тыш вакытларда үзләренең һәм иптәшләренең сөйләмен күзәтергә, тикшерергә һәм төзәтеп барырга күнектерергә; дәресләрдә өйрәнелә торган теге яки бу материалга бәйләп, шулар турында укучылардан сөйләтергә, иптәшләренең сөйләменә рецензияләр ясатырга.
- Грамматик бирем белән махсус сайланган темалар, картиналар, диафильмнар яки текст буенча сочинениеләр, хикәяләр яки изложениеләр төзетеп сөйләтү һәм соңыннан шуны дәфтәрләренә яздыру.
- Укучыларны чыгышлар ясарга, докладлар сөйләргә өйрәтү. Бу эшләрне сыйныфта теге яки бу грамматик материалны өйрәтүгә һәм дәрестән тыш үткәрелгән эшләргә бәйләп алып барырга кирәк: җыелышларда, түгәрәкләрдә һәм дәрестән тыш үткәрелгән башка эшләр вакытында укучыларның укыган китаплары, караган кинофильмнар, спектакльләр буенча фикер алышулары; экскурсияләрдә, күргәзмәләрдә алган тәэсирләре турында чыгышларда катнашулары укучыларга тел үстерү күнекмәләре бирүдә гаять файдалы эш алымнары булып саналалар. Алар, мондый чыгышларга әзерләнгәндә үзләренең сөйләмнәрен әдәби телдә, орфоэпик нормаларны саклаган хәлдә төзергә тырышалар, үзләренең һәм иптәшләренең сөйләмнәрен күзәтүчән булалар.
- Дәрестән тыш эшләр белән бәйләнештә, телгә багышланган стена газеталары чыгару, анда әдәби телнең кайбер нормаларына багышланган, ул нормалардан тайпылу мисалларын яктырткан мәкаләләр, уеннар, башваткычлар һ.б. урнаштыру.
- Дәрестән тыш эшләр белән бәйләп радио, телевизор, кино, магнитофон һ.б. техник чаралардан файдалану, дикторларның үрнәк сөйләмнәрен тыңлату кебек эшләрне үткәрү. Алар укучыларны дөрес сөйләргә өйрәтүдә зур ярдәм итәләр.
Укучылар телендәге орфоэпик хаталарны бетерү өчен, барыннан да элек, тел-әдәбият укытучысы даими эшләргә тиеш. Моның өчен ул фонетиканы, андагы авазларның ясалышын, артикуляциясен, орфоэпик нормаларны үзе яхшы белергә, укучылар телендәге кимчелекләрне сизә һәм төзәтә алырга һәм үзенең сөйләме үрнәк булырга тиеш. Билгеле, башка фән укытучылары да бу эштән азат ителми. Шулай булганда гына укучылар телендәге орфоэпик хаталарны төзәтеп яки бетереп була.
Кулланылган әдәбият:
- Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан, 2000.
- Вәлиева Ф.С. татар теле дәресләрендә укучыларның сөйләү һәм язу телен үстерү мәсьәләләре. – Казан,1977.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты
отчет по теме самообразования "Развитие связной речи на уроках русского языка и литературы"
отчет по теме "Развитие связной речи на уроках русского языка и литературы"...
Развитие образной речи на уроках русского языка и литературы в средней школе (5 - 9 классы).
В статье рассматриваются пути изучения на уроках русского языка в 5-9 классах изобразительно-выразительных средств . Определёно и обосновано содержание материала относительно сдачи экзамена по Гиа и Е...
Развитие связной речи на уроках русского языка и литературы
Развитие связной речи слабослышащих учащихся является актуальной проблемой в современной специальной методике преподавания русского языка и литературы....
Развитие коммуникативной компетенции на уроках татарского языка и литературы как средство формирования личностных результатов младших школьников
Материал Всероссийской НПК «Сетевое полилингвальное обучение одаренных детей: проблемы и перспективы», 2014 г....
Развитие навыков аудирования и разговорной речи на уроке английского языка в основной школе
Тема самообразования...
Статья «Развитие связной речи на уроках русского языка и литературы у детей с задержкой психического развития»
В статье говорится об особых образоватльных потребностях детей с ЗПР, об особенностях работы с такими детьми...
Публикация "Развитие связной речи на уроках родного языка и литературы"
Наш родной язык - татарский, язык великого поэта Г. Тукая. Мы должны гордиться, обогащать свой язык. Уроки родного языка являются неотъемлемой частью развития и подготовки учащихся к жизни, воспи...