Внеурочная деятельность
материал по теме
Предварительный просмотр:
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение
«Матакская средняя общеобразовательная школа»
Дрожжановского муниципального района РТ
«Рассмотрено»
| «Согласовано»
| «Утверждено» приказ №
|
Рабочая программа
дополнительного часа по родному языку
“Туган ягым - Чүпрәле”
9 класс
Составитель / автор Рассмотрено на заседании
учитель первой квалификационной педагогического совета
категории Халилова С. А. от сентября 2016 г.
2016 - 2017 учебный год
Эчтәлек
- Аңлатма язуы.................................................................................................................4
- Программаның максаты, бурычлары, укучыларның белемнәренә куелган
таләпләр…………………………………………………………………......….......….....5
- Календарь-тематик план........................................................................................6- 8
- Курсның эчтәлеге.....................................................................................................9-10
- Максатка ирешү һәм бурычларны үтәү өчен эш алымнары…………..……..11
6. Нәтиҗәлелек...................................................................................................................12
7. Кулланылган әдәбият...................................... .......................................................12-13
Программа гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучылары өчен исәпләнгән
Программаның үтәлү вакыты: 34 сәг.
Программага карата кыскача аннотация:
“Туган ягым - Чүпрәле” дип исемләнгән программаны актуаль дип саныйм, чөнки ул мәктәптә укучы балаларга туган җиреннән чыккан данлыклы якташлары турында белем һәм мәгълүмат бирә, мөстәкыйль фикерләү күнекмәләрен арттыра. Әлеге курс укучыларның тема буенча сөйләм телләрен баета, иҗади мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә, танып белү чикләрен киңәйтә, сөйләм культурасы тәрбияли.
Аңлатма язуы.
Туган җир. Туган туфрак. Туган як. Бу сүзләр һәр кеше өчен газиз һәм кадерле. Туган ягыбызның табигате, аңа бәйле кызыклы вакыйгалар, тарихы, халкыбызның тормыш – көнкүреше, милли йолалары, гореф – гадәтләре балаларга белем һәм тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия. Укучы үзе яши торган төбәкнең табигатен, аның үзенчәлекләрен, халкының традицияләрен, мәдәниятын, тарихын яхшы белергә тиеш.
Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтләнә, яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбияләү максаты куела. Укучыларыбыз туган җиребездә туып үскән каләм әһелләренең иҗатын белергә омтыла.
Без Чүпрәле төбәгенең үз җирендә туып үскән якташ әдипләребез, шагыйрьләребез, сәнгать кешеләре белән ихлас күңелдән горурланабыз.
Укучыларның шәхси эшчәнлегенә күбрәк игътибар ителә. Парлы һәм төркемнәрдә эшләү алымнары куллану да уңай нәтиҗә бирә. Дискуссияләр, сораулар, җаваплар, кыска комментарийлар, аннотацияләр дәресләрне төрләндерәләр, кызыклырак итәләр. Хәзерге заман укучылары белән эшләүнең төп алымы ИКТ куллануны күздә тота. Мультимедиа, презентация, интерактив такталар куллану укучыларның өйрәнелә торган фәнгә кызыксынуын арттыра; темага карата проектлар яклау - балаларның иҗади сәләтләрен, мөстәкыйльлекләрен үстерү өчен иң нәтиҗәле алымнарның берсе. Шуны истә тотып, укучыларның үзләре эшләгән проектларны, презентацияләрне яклап чыгыш ясауларын кирәк дип таптым. Чыгышларга карата укучылар мөнәсәбәтләрен белдерәләр, әңгәмә коралар. Боларның бөтенесе программа буенча куелган максатка ирешүне тәэмин итә дип саныйм.
Программа барлыгы 34 сәгатькә төзелде.
“Туган ягым – Чүпрәле” дип исемләнгән программа түбәндәге максатларны куя:
- Чүпрәле җиреннән чыккан шагыйрьләр, сәнгать кешеләре һәм аларның иҗаты турында тирәнрәк мәгълүмат бирү.
- Районыбыз тарихына бәйле шәхесләрне, мәгариф һәм сәнгатьне өйрәнү.
- Укучыларда туган җиргә мәхәббәт, туган җиребезгә бәйле күренекле кешеләргә хөрмәт һәм горурлану хисләре тәрбияләү.
Төп бурычлар.
- Якташ шагыйрьләребезнең, сәнгать әһелләренең эшчәнлекләрен укучы күңеленә сеңдерү.
- Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү.
- Укучыларның дәресләрдә алган белемнәрен системага салу, тирәнәйтү, үстерү, ныгыту.
Көтелгән белем нәтиҗәләре.
- Якташларыбыз турында мәгълүмат алу.
- Әдәби әсәрләрнең асылына төшенү.
- Әңгәмә дисскусияләрендә катнашу һәм үз фикереңне әйтә белү.
- Үз халкыңның рухи байлыгын өйрәнү, аны үстерү һәм саклау өчен үзләреннән өлеш кертүгә омтылыш тәрбияләү.
Укучылар бу программаны үзләштергәннән соң үз җиребездән чыккан әдипләребезнең иҗатлары һәм сәнгать әһелләренең эшчәнлекләре турында бераз мәгълүмат алса, мин үз максатыма ирешкәнмен дип саныйм.
Календарь-тематик план
№ | Тема | Сәг. | Үткәрү формасы | Өстәмә эш | Дата | |
1. | Туган төбәгем. Чүпрәле -туган ягым | 1 | әңгәмә, лекция | Материал туплау | 2.09 | |
2. | Районыбыз тарихы | 1 | әңгәмә,лекция | Район тарихына караган материаллар туплау | 9.09 | |
3. | Чүпрәле җиренең гореф-гадәтләре һәм әби-бабаларыбызның йолалары | 1 | эзләнү-тикшеренү эше | Иҗади эш. Гаиләбезнең буыннан-буынга килгән традицияләре | 16.09 | |
4 | “Җиде бабаңны беләсеңме?” Шәҗәрәләр төзү | 1 | Гамәли эш | Шәҗәрәләр төзү | 23.09 | |
5 | Туган ягыбызда тел үзенчәлекләре | 1 | эзләнү-тикшеренү эше | Туган ягыбызда тел үзенчәлекләрен өйрәнү | 30.09 | |
6 | Район матбугаты тарихы. “Туган як”газетасы үсеше | 1 | редакциягә виртуаль сәяхәт | Вакытлы матбугатка күзәтү,төбәгебездән чыккан кешеләрнең язмалары белән танышу | 7.10 | |
7 | Районыбыздан чыккан күренекле кешеләр(һөнәр ияләре,хезмәт алдынгылары) | 1 | Әңгәмә, күзәтү | Проектлар әзерләү | 14.10 | |
8-9 | Тирән эзле шәхесләр Һади Атласи, Шиһаб Әхмәров | 2 | Лекция,күзәтү | Презентация эшләү Фәнни эш-реферат язу | 21.10 28.10 | |
10 | Гариф Гайнуллин- Чокалый | 1 | Лекция,сәнгатьле уку,әңгәмә | Материал туплау | 11.11 | |
11 | Күренекле әдипләребез Зәки Нури | 1 | Лекция,сәнгатьле уку,әңгәмә | Шигырьләрен уку | 18.11 | |
12 | Шәрәф Мөдәррис | 1 | Лекция,сәнгатьле уку,әңгәмә | Шигырьләрен уку | 25.11 | |
13-14 | Кыям Миңлебаев Һидият Солтанов | 2 | Лекция, ,күзәтү әңгәмә | Проект эшләү Презентация әзерләү | 2.12 9.12 | |
15 | Газинур Хәйруллин | 1 | Лекция, ,күзәтү әңгәмә | Батырлык эзләре буенча фикер алышу | 16.12 | |
16 | Рәмис Аймәт | 1 | Лекция,сәнгатьле уку,әңгәмә | Шигырь язу | 23.12 | |
17 | Рафаэль Сираҗи | 1 | Лекция, сәнгатьле уку, күзәтү, әңгәмә | Шигырьләрен уку | 13.01 | |
18 | Якташларыбызның китапларын тәкъдим итү | 1 | Әңгәмә, реклама | Прзентация әзерләү | 20.01 | |
19-21 | Сәхнә йолдызлары Ринат Таҗетдинов | 3 | Лекция,сәнгатьле уку,әңгәмә | Презентация әзерләү | 27.01 | |
22 | Районыбыздагы музейга сәяхәт | 1 | Дәрес-сәяхәт | Иҗади эш “Минем тәэсирләрем” | 17.02 | |
23-24 | Алсу Гайнуллина | 2 | Лекция , әңгәмә | Материаллар туплау | 24.02 | |
25 | Туган авылымның күренекле кешеләре | 1 | Лекция, ,күзәтү әңгәмә | Материаллар туплау, презент әзерләү | 9.03 | |
26 | ИлСаф. | 1 | Лекция, ,күзәтү әңгәмә | Прзентация әзерләү | 16.03 | |
27 | Алсу Әбелханова – мөлаем аһәңле тавышлы артистка | 1 | Әңгәмә,күзәтү | Җырларын туплаү | 23.03 | |
28-29 | Аларның даны мәңгелек | 2 | Лекция, әңгәмә | Материл туплау, альбом ясау | 6.04 | |
30-32 | Аларда хикмәт, мәгърифәт! | 3 | Лекция, әңгәмә,күзәтү | Презентация әзерләү | 20.04 27.04 | |
33 | “Ничек кеше булырга?” | 1 | Диспут | Сочинение | 11.05 | |
34 | “ Мин киләчәгемне ничек күзаллыйм?” Йомгаклау | 1 | Диспут | Иҗади эш. | 18.05 |
Предварительный просмотр:
Тукай яши безнең йөрәкләрдә.
(әдәби – музыкаль кичә)
Сәхнә артына шагыйрь портреты һәм плакатка аның туган көне язып эленә: “26 апрель, 1886 ел”. Сәхнәнең уң ягына экран беркетелгән. Анда Г.Тукайга багышланган һәм чыгышлар белән туры килеп бара торган презентация күрсәтелә.Залда китапларыннан, укучыларның иҗади эшләреннән күргәзмә ясала. Зал стеналарына “Сәнгатебез күкләрендә- Кояшыбыз, Аебыз, Бар җиһанга күренерлек кадерле Тукаебыз” (И.Юзеев), “Без бәхетле, без шагыйрьле халык, Без Тукайлы халык мәңгегә!” һ.б. плакатлар эленә.
Микрофоннан “Бәйрәм бүген” шигыренең 1нче куплеты башкарыла(Халимова Р.)
Бар күңеллелек бөтен дөньяда,
Бар бер ямь бүген!
Нәрсәдән бу? Мин беләм:
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Татар халык көе яңгырый. Сәхнәгә биючеләр чыга.(татар халык биюе. БашкараларХалимова Л. һәм Ибрагимова И.)
Сәхнә алдына ике укучы чыгып баса. Тухфетуллов И, Халитова Э.
1 нче алып баручы.
Әйләнәдә гөлләр,
Тормыш якты!
Бәйрәм хисе бүген күңелдә!
Туган көнең белән!-диләр,
Горурланып һәркем бу көндә.
2 нче алып баручы.
Килә, килә... Язлар саен сиңа
Илең килә туган көнеңдә,
Бетми торган гомерен кушкан сыман
Синең бөек кыска гомергә.
1 нче алып баручы.
Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар! Бүген без бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көнне билгеләп үтәбез.1886 нчы елның 26 нчы апрелендә дөньяга килеп, 1913 нче елның 3 нче апрель иртәсендә дөньядан китеп тә барган Тукай бүген дә безнең арабызда кебек. Аның иҗаты, аның геройлары безнең күңелләрдә, безнең җаныбызда.
2 нче алып баручы.
Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь
Габдулладай;
Ул- караңгы төндә яктырткан матур,
ак тулган ай.
1 а.б.: Якташларың, Тукай сине укый...
Бәләкәйдән, бала чагыннан...
2 а. б.: Күңелләрдә- синең якты җырлар,
Синең моңнар күздә чагылган.
(Җыр “Бала белән күбәләк”.)
1 а.б.: Яздан аерып булмый Тукайны!
Язда килгән, язда янган ул.
Язы, киләчәге барлар ничек китсен,
Ничек югалалсын дөньядан.
2 а.б. Әйе, салкын кыш үтеп, яз җиткәч, халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Һәр ел саен мәктәпләрдә сөекле шагыйребез иҗатына багышлап, әдәби кичәләр уздырыла. Иң зур бәйрәм - республикабыз башкаласы Казан шәһәрендә була. Ул күп меңләгән халык катнашында шигырь бәйрәме итеп үткәрелә. Безнең сәхнәбезгә дә Шигырь хуҗа!
(Г.Тукай. “Милли моңнар”)
1 укучы: Кемнәр көтми ышанулар, гөлләр
Һәм яшәүләр биргән бу айны?
Яздан, гаделлектән, киләчәктән
Мөмкин түгел аеру Тукайны!
2 а. б.: Г. Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты- халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе. Балачактан күңелләребезгә кергән Тукай безне гомеребез буена озата бара. Бала чагыбызга кайтып, Тукай әкиятендә яшәп алыйк әле!
(7 сыйныф укучылары “Кәҗә белән Сарык” әкиятен сәхнәләштерә)
1 а. б. Әкиятләрдәге Шүрәлеләр
Кырлаеңда яши бүген дә.
Шигырь чишмәләре җырга күчеп,
Яши сандугачлар телендә.
Ничә буын сине иң кадерле
Бер кешесе итеп сагына.
Син остаз да, мөгаллим дә булып,
Яшисең күк туган ягыңда.
(Җыр.)
1 а. б.: Бик еракта балкып аткан
Бер гүзәл апрель таңы.
Бирде сине бу җиһанга
Әй, шагыйрьләр солтаны!
2 а. б.: Саклый мәңге истәлегең
Син яшәп киткән урын.
Нур булып калды йөрәктә
Һәр синең язган җырың.
1 а. б.: Азмы какканны вә сукканны
күтәрдең син, ятим?!
Җырладың шуңа халкыңның
Моң тулы хиссиятен!
2 а. б.: Тынмый сазың, моңлы сазың,
Кем тыя алсын аны!
Син яшәрсең, мең яшәрсең,
Син- шагыйрьләр солтаны.
( шигырь: “Пушкин илә Лермонтовтан...”)
1 а. б.: Г.Тукай бик аз яшәгән. Аның балачагы бик авыр булган, ул кечкенәдән ятим калып, төрле гаиләләрдә тәрбияләнеп үскән. Ул яшәгән урыннарны гына күздән кичерсәң дә, дистәгә якынлаша: Кушлавычта ул дөньяга аваз салган, (2 а.б.)Өчиле, авыр булса да, бабасы канаты астына сыендырып, үлемнән саклап калган, (1 а.б.)Саснада ул аз булса да әнисе куенында назланган...һәм иң зур югалту ачысын да татыган, (2) Казан аны тәүге тапкыр ачлык тырнагыннан алып калса,соңыннан аны шагыйрь итеп бөтен дөньяга таныткан, (1)Кырлайны ул үзе үк “дөньяга күзем ачылган урын” дип атаган, (2) Җаек исә кечкенә Габдулладан шагыйрь Габдулла Тукай ясаган...
( 6 сыйныф укучылары “Бала белән Күбәләк” шигырен сәхнәләштерәләр)
1 а. б.: Кызганычка каршы, күбәләкләр гомере кебек, шагыйрнең дә гомере кыска була. Әйдәгез, шул кыска гына гомернең кайбер мизгелләрен искә төшереп узыйк әле.
(Тамашачылар белән кечкенә викторина):
-Г.Тукай кайда туган?
-Әтисенең исеме кем?
-Әнисенең исеме ничек?
-Бабасында яшәгән авылның исеме ничек?
-“Шүрәле” поэмасында ул нинди авылны искә ала?
-Кайсы шәһәрдә ул беренче шигырләрен яза?
-Кайсы шәһәрдә татар халкының сөекле шагыйре булып таныла?
-Казанга килүе турында нинди шигырендә яза?
-Тукайның нинди әсәрләрен беләсез?
2 а. б.: Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,
Телләребез ачыла.
“Су анасы”,”Шүрәле”ләр-
Безнең дуслар бары да.
1. а. б.: - Телсез идек, Тукай безне телле итте,
Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте,
Күгебездә балкып торган йолдыз булып,
Кара төндә өстебезгә энҗе сипте.
2. а.б.:
Ак кирәк, дип, пакъ кирәк, дип
Җырлады, язды Тукай,
Дәрт уятырга кешедә
Уянды, янды Тукай.
Бию
- а. б.:
Халкына бәхет эзләде
Авыр заманда Тукай.
Өмет бәйләде туачак
Яңа көннәргә Тукай.
2. а. б.: Җырлары белән мәңгегә
Йөрәккә керде Тукай.
1. а. б.: Иң матур моңлы җырларын
Халкына бирде Тукай,
1-2 а. б. бергә: (шушы вакытта барлык катнашучылар сәхнәгә чыга)
Азатлык, дуслык илендә
Һәркемгә кардәш Тукай.
Һәрчак безнең белән бергә -
Безнең замандаш Тукай.
Микрофоннан укытучы:
Халык моңы синең җырың булды,
Халык күңеле –синең күңелең.
Ил гомере, халык гомере кебек,
Озын булыр, шагыйрь гомерең!
Хор “Туган тел” җыры.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
«Организация внеурочной деятельности: модель организации работы школы по реализации внеурочной деятельности в 5-х классах»
В рамках перехода на новые образовательные стандарты актуальным является вопрос формирования модели построения внеурочной деятельности, ее специфики, основанной на взаимосвязи внутре...
программа внеурочной деятельности"Экспериментальная деятельность педагога. Внеурочная деятельность в 5.классе"
Следуя требованиям новым ФГОС, наш лицей участвует в эксперименте по внедрению внеурочной деятельности в среднюю школу. Данная программа содержит пояснительную записку, тематическое и поурочное планир...
ВНЕУРОЧНАЯ ДЕЯТЕЛЬНОСТЬ. Основные задачи внеурочной деятельности
В соответствии с федеральным государственным образовательным стандартом начального общего образования (ФГОС НОО) основная образовательная программа начального общего образования реализуется обра...
"Приемы формирования исторического мировоззрения на уроках английского языка и во внеурочной деятельности "городской семинар «Приемы формирования исторического мировоззрения лингвистическими средствами на уроках и во внеурочной деятельности»
Презентация к выступлению на городском семинаре «Приемы формирования исторического мировоззрения лингвистическими средствами на уроках и во внеурочной деятельности» в рамках инновационной площад...
Календарно-тематическое планирование (68 ч) для рабочей программы внеурочной деятельности по географии для 5-6 классов «Моя экологическая грамотность», составленной на основе Программы внеурочной деятельности «Моя экологическая грамотность 5-6 классы. Р
Календарно-тематическое планирование (68 ч) для рабочей программы внеурочной деятельности по географии для 5-6 классов «Моя экологическая грамотность», составленной на основе Программы внеу...
Применение здоровьесберегающих технологий на уроках ИЗО и во внеурочной деятельности. Формирование УУД в художественном обрвзовании, во внеурочной деятельности духовно-нравственной и направленности. Используемые педагогические методики.
Представление опыта рабботы на уроках изобразительного искусства. Доклад включает в себя примеры практического применения современных педагогических технологий на уроках и во внеурочной деятельности. ...
План-конспект внеурочной деятельности в 4 классе по теме «Использование метода проектов во внеурочной деятельности».
План-конспект внеурочной деятельности в 4 классе по теме «Использование метода проектов во внеурочной деятельности"Тема: "Экология Земли"На своем занятии, я решила связать 2 предмета: информатик...