Открытый урок по географии для 9 класса в рамках конкурса "Учитель года-2022" на тему "Факторы размещения машиностроительных заводов"
методическая разработка по географии (9 класс)

Разработка урока предназначена для 9 класса по предмету география по разделу  "Машиностроительный комплекс Республики Татарстан".

Скачать:


Предварительный просмотр:

Әтнә муниципаль районы

Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

“Олы Мәңгәр төп белем бирү мәктәбе”

9 сыйныфта география фәненннән ачык дәрес

Тема: Машина төзелеше заводларын урнаштыру шартлары.

                 

Дәресне үткәде: югары кв.категорияле

                                                            география укытучысы Сабирова Р.Х.

9  декабрь 2021 ел

Дәрес темасы: Машина төзелеше заводларын урнаштыру шартлары.

Максат:

Танып белү: машина төзелешен урнаштыру шартлары буенча белемнәр формалаштыру,    

                      алынган белемнәр буенча проблемалы ситуацияләр чишәргә өйрәтү.

Үстерешле: машина төзелешен урнаштыру шартлары турында белемнәрне ил хуҗалы-  

                     гын оештыруда файдалану күнекмәләре булдыру.

Тәрбия: үз туган илеңнең казанышлары белән горурлану  хисе, командада эшли белү  кү-  

               некмәләре тәрбияләү, һөнәр сайлауга юнәлеш бирү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет: аерым территорияләрнең хуҗалыгын урнаштыру закончалыкларын экономик фактор-    

                  лар белән аңлату; укыту - практик мәсьәләләрне чишү өчен географик мәгълүматны      

                  төрле формаларда тәкъдим итү;

Шәхескә кагылышлы: үзара хезмәттәшлек ысулларын; гражданлык активлыгы формалаштыру;

Метапредмет нәтиҗәләре:

Регулятив: проблеманы чишү эшчәнлеге  өчен максат куя һәм аны чишү юлларын таба белү;

Танып белү: төрле чыганаклардан кирәкле мәгълүматны аерып ала белү, алган мәгълүматлардан  

                        файдаланып проблемалы сорауларга җавап бирә алу, логик эзлеклелектә фикер йөр-  

                        тү, нәтиҗәләр ясау

Коммуникатив: укытучы һәм яшьтәшләрең белән хезмәттәшлектә эшләү: үзеңнең һәм башкалар-    

                              ның уку эшчәнлеген бәяли алу; үз фикереңне аңлаешлы һәм эзлекле итеп әйтә            

                              белү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру.

   - Укучылар, сез илебезнең, республикабызның, районыбызның киләчәге. Кайберләрегез бүген үк нинди һөнәр сайларга дип уйланадыр.Сайлаган һөнәрләрегез буенча белем алгач сез республикабыз  хуҗалыгының төрле тармакларында эшли башлаячаксыз. Республикабызда эшләүче яшьләрне һөнәри яктан үстерү буенча төрле проектлар эшли.  Шуңа күрә мин бүген сезне “Яшьләр вакыты” дип аталган  проектны тормышка ашыруда катнашырга чакырам. Проектны тормышка ашырганда сез “Уңыш баскычы” басмалары буйлап күтәрелә алырсыз. Иң югары басмага кем нинди тизлектә менәр үз-үзегезне бәяли барырсыз.

II. Дәрес темасын ачу, максат кую.

МАХСУС БИРЕМНӘРСЕЗ ВИДЕОФРАГМЕНТ КАРАУ ПРИЁМЫН КУЛЛАНУ

   -“Яшьләр вакыты” проектының  максаты нинди икән? Видеороликта сүз нәрсә турында бара?

    - (Көтелгән җавап.) Билгеле бер территориядә машина төзелеше заводларын төзү.

    - Безнең дәреснең максаты да шул булыр.Үз алдыбызга нинди бурычлар куярбыз? Машина заводын урнаштыру өчен нәрсә кирәк булыр?      

    - (Көтелгән җавап.) Аларны урнаштыру өчен нинди шартлар барлыгын ачыклау.

    - Шулай итеп,без бүген нинди тема өстендә эшләячәкбезчәкбез инде?

    - (Көтелгән җавап.) Машина төзелеше заводларын урнаштыру шартлары.

III.Актуальләштерү.

1.Машина төзелешенең урнашу факторларын искә төшерү.

    -Төзелеш территориясен проектлаучылар безгә бу территориянең түбәндәге характерис-

тикасын тәкъдим итә.

ТЕКСТНЫ БЕЛГЕЧ-ГЕОГРАФ КҮЗЛЕГЕННӘН АНАЛИЗЛАУ ПРИЁМЫН КУЛЛАНУ

     Территориянең үз металлургия базасы юк, шуңа күрә машина төзү промышленносте металлны күп тотмаган, әмма эшче һәм инженер-техник работникларның югары квали-фикацияле хезмәтен таләп иткән машиналар эшләү буенча специальләште. Ләкин куәтле кара һәм төсле металлургиясе булган район белән машина төзү комплексы нык үсеш алган район арасында урнашуы территориянең үсешенә уңай йогынты ясый. Тимер юллар һәм су юллары чималны кертергә, әзер продукцияне чыгарырга мөмкинлек бирә. Хәзер территориядә зур фәнни һәм проектлау-конструкцияләү базасы үскән, шулай ук электр энергиясе җитештерү дә җитәрлек.

(Текст ярдәмендә машина төзелеше өчен уңай  урнашу шартлары табыла.)

IV. Яңа белемнәрне үзләштерү

1. Проблема кую:

     - Без территория өчен гомуми шартларны билгеләдек. Әмма машина төзү заводлары төрле машиналар эшләп чыгара бит. Проектта да 6 предприятие төзү өчен шартларны ачыкларга кирәк.

1. Җиңел автомобильләр төзү заводы

2. Сәгать җитештерү заводы.

3. Авиация заводы

4. Суднолар төзү заводы.

2. Предприятие төзү өчен аңа хокук алырга кирәк. “СЛЕПОЙ ТЕКСТ” ПРИЁМЫН КУЛЛАНУ.

1.Машиналарның аерым өлешләрен  төзү өчен  ___________________, үзара бәйләнешләр белән _____________________    предприятиеләрдә җитештерү арзангарак төшә.  

Машина төзелешендә _________________________ул - продукциянең аерым  өлешләрен җитештерү.

_______________________________ ул-специальләшкән предприятиеләрне берләштерү.

3. Группаларда  эш: (Алдагы биремнең җавапларын бер-береңне  бәяләү юлы белән тикшерү.)

  - Бизнес буенча партнёрларыбыз ышанычлымы икәннен тикшереп карыйк әле?

4. Таблицада (+) билгесе ярдәмендә машина төзелешенең хәлиткеч факторларын күрсәтергә.

Йөк

автомобиль-

ләре төзү

Җиңел автомобиль-

ләр төзү

Суднолар төзү

Авиация өчен машиналар төзү

Приборлар төзү

Фәнсыешлы

+

Хезмәтсыешлы

+

Географик урын

+

+

Транспорт

+

+

Кулланучы

+

(Таблицаны үз-үзеңне бәяләү юлы белән тикшерү)

  - Кемнәрдә бар җаваплар да дөрес шуларга  предприятиене үзенә сайлау  хокукы бирелә.

V. Рефлекция

  - Предприятие төзү хокукына ия булу этабында кемгә “Уңыш баскычы” басмаларының кайсысына күтәрелү мөмкинлеге туды икән? Сары түгәрәкләр беркетәбез.

5.   - Предприятие төзү өчен кирәкле шартларны ачыкладык, инде территория планы белән танышыйк. Анда предприятие урнаштыру өчен 5 пункт күрсәтелгән. Безнең төзеләчәк заводлар – 4. Димәк, бер заводның  2 пунктта урнаша алу мөмкинлеге бар. Сезгә һәр пунктның характеристикасы бирелгән. Сез характеристикага карап үз предприятиегезне урнаштыру пунктын билгеләргә һәм әле эшләгән таблицаны файдаланып аның урнашу факторын аңлатырга тиешсез.

1 пункт характеристикасы: Шәһәр - чит территорияләрне тоташтыручы эре тимер юллар кисешкән урын, зур автомобиль юлына ия. Анда су транспортын проектлау-конструктор-лык бюросы эшли.

2 пункт характеристикасы: Миллионер шәһәр. Фән, мәгариф үзәге. Шәһәрдә аэропорт бар. Техник университетта (авиация)  белем алып була .

3 пункт характеристикасы: Ул җитештергән продукцияне машиналарда, океан лайнерла-рында, хәтта космик ракеталарда да күреп булачак. Шәһәрдә приборлар төзү техникумы филиалы бар.

4 пункт характеристикасы: Шәһәрдә елга пристане бар.Төзелеш проекты алып барылган территория эчендәге зур шәһәрләрне тоташтыручы  автомобиль, тимер  юллары үтә.

5 пункт характеристикасы: Шәһәрдә зур елга порты бар. Төзелеш проекты алып барылган территория эчендәге зур шәһәрләрне тоташтыручы  автомобиль, тимер  юллары үтә.

6. Группалар чыгышы: Предприятиегезнең урнаштыру пунктын картадан күрсәтегез,

аңа туры килгән характеристиканы укыгыз  һәм аның урнашу факторын аңлатыгыз.

V. Рефлекция

    - Предприятиеләрне урнаштыру этабында кемгә “Уңыш баскычы” басмаларының кайсысына күтәрелү мөмкинлеге туды икән?  Чыгышыгыздан соң баскычка кызыл түгә-рәкләр беркетерсез.

VI. Яңа белемнәрне ныгыту.

   -  Укучылар, cез предприятиеләрегезне урнаштырган урын республикабыз территориясе иде. Сез урнаштырган предприятиеләрнең республикабызда аналоглары бармы икән? Сез үз предприятиеләрегезне дөрес урнаштырдыгызмы икән?

Татарстан машина төзелеше үзәкләренә күзәтү:

   Яшел Үзән суднолар җитештерү заводы хәрби, пассажир суднолары эшләп чыгара.Иң яңа продукциясе –газ белән эшләүче Казан шәһәре эчендә Казансу елгасы буенча хәрәкәт итәчәк пассажир судносы.

   Казанда авиация  заводы ТУ маркалы пассажир, хәрби самолётлар, вертолёт  заводы “МИ”, “Ансат” маркалы вертолётлар чыгара.Соңгысы 3500 м күтәрелә ала.

  Чистай сәгать заводы механик сәгатьләре космонавтлар Г.С.Титов, Г. Гречко белән космоста да булып кайтты.

  Казан медицина инструментлары заводы дөнья күләмендә билгеле стоматология, хирур-гия инструментлары җитештерә. Аның белән 34 ел инде безнең мәктәпне тәмамлаган Нур Хәмзә улы Шакиров идарә итә.

  Алабуга Европадагы иң яхшы ирекле икътисади зона санала.Ул чит ил автомобиль компанияләре белән уртак предприятие буларак җиңел автомобильләр (Шевроле - Блей-зер,Форд, Фиат, бүгенге көндә Аурус), авыл хуҗалыгы машиналары җитештерә.

   КамАЗ йөк автомобильләре белән бергә, автобуслар, электробуслар, аларга запас часть-ләр җитештерә. КамАЗ мастер ярыш машиналары 60˚авышлык буенча үргә күтәрелә, 37 м араны һавада очып бара ала.

 7. Йомгаклау:  -Укучылар, җавапларыгыз арасында туры килгәннәре бармы? “Яшьләр вакыты” проектын тормышка ашыра алдыкмы икән? Без дәрес башында куйган макса-тыбызга ирешкәнбезме?

VII. Билгеләр кую.

VIII. Өй эше:

1.151-153 бит укырга,153 бит,5 сорау

2.Туган якны өйрәнү буенча бирем:154 бит, 2 бирем, проект төзергә.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру.

   - Укучылар, сез илебезнең, республикабызның, районыбызның киләчәге. Кайберләрегез бүген үк нинди һөнәр сайларга дип уйланадыр.Сайлаган һөнәрләрегез буенча белем алгач сез республикабыз  хуҗалыгының төрле тармакларында эшли башлаячаксыз. Республикабызда эшләүче яшьләрне һөнәри яктан үстерү буенча төрле проектлар эшли.  Шуңа күрә мин бүген сезне “Яшьләр вакыты” дип аталган  проектны тормышка ашыруда катнашырга чакырам. Проектны тормышка ашырганда сез “Уңыш баскычы” басмалары буйлап күтәрелә алырсыз. Иң югары басмага кем нинди тизлектә менәр үз-үзегезне бәяли барырсыз.

II. Дәрес темасын ачу, максат кую.

1 СЛАЙД МАХСУС БИРЕМНӘРСЕЗ ВИДЕОФРАГМЕНТ КАРАУ ПРИЁМЫ

   -“Яшьләр вакыты” проектының  максаты нинди икән? Видеороликта сүз нәрсә турында бара?

    - (Көтелгән җавап.) Билгеле бер территориядә машина төзелеше заводларын төзү.

    - Безнең дәреснең максаты да шул булыр.Үз алдыбызга нинди бурычлар куярбыз? Машина заводын урнаштыру өчен нәрсә кирәк булыр?      

    - (Көтелгән җавап.) Аларны урнаштыру өчен нинди шартлар барлыгын ачыклау.

    - Шулай итеп,без бүген нинди тема өстендә эшләячәкбезчәкбез инде?

    - (Көтелгән җавап.) Машина төзелеше заводларын урнаштыру шартлары. 2 СЛАЙД

III.Актуальләштерү.

1.Машина төзелешенең урнашу факторларын искә төшерү.

3 СЛАЙД    - Төзелеш территориясен проектлаучылар безгә бу территориянең түбәндәге

характеристикасын тәкъдим итә.

ТЕКСТНЫ БЕЛГЕЧ - ГЕОГРАФ КҮЗЛЕГЕННӘН АНАЛИЗЛАУ ПРИЁМЫН КУЛЛАНУ

     Территориянең үз металлургия базасы юк, шуңа күрә машина төзү промышленносте металлны күп тотмаган, әмма эшче һәм инженер-техник работникларның югары квали-фикацияле хезмәтен таләп иткән машиналар эшләү буенча специальләште. Ләкин куәтле кара һәм төсле металлургиясе булган район белән машина төзү комплексы нык үсеш алган район арасында урнашуы территориянең үсешенә уңай йогынты ясый. Тимер юллар һәм су юллары чималны кертергә, әзер продукцияне чыгарырга мөмкинлек бирә. Хәзер территориядә зур фәнни һәм проектлау-конструкцияләү базасы үскән, шулай ук электр энергиясе җитештерү дә җитәрлек.

4 СЛАЙД (Текст ярдәмендә машина төзелеше өчен уңай  урнашу шартлары табыла.)

IV. Яңа белемнәрне үзләштерү

1. Проблема кую:

     - Без территория өчен гомуми шартларны билгеләдек. Әмма машина төзү заводлары төрле машиналар эшләп чыгара бит. Проектта да 6 предприятие төзү өчен шартларны ачыкларга кирәк.

5 СЛАЙД 1. Җиңел автомобильләр төзү заводы

2. Сәгать җитештерү заводы.

3. Авиация заводы

4. Суднолар төзү заводы.

6 СЛАЙД 2. Предприятие төзү өчен аңа хокук алырга кирәк. “СЛЕПОЙ ТЕКСТ” ПРИЁ-МЫН КУЛЛАНУ.

1.Машиналарның аерым өлешләрен  төзү өчен  ___________________, үзара бәйләнешләр белән _____________________    предприятиеләрдә җитештерү арзангарак төшә.  

Машина төзелешендә _________________________ул - продукциянең аерым  өлешләрен җитештерү.

_______________________________ ул-специальләшкән предприятиеләрне берләштерү.

Текстны эшләп бетерү тизлеге буенча класс парлап 6 группага бүленә. Беренче эшләп бетергәннәр – зәңгәр, икенчеләре- яшел,өченчеләре-кызгыл сары түгәрәк,           дүртенчеләре ал шакмак күтәрә.

7 СЛАЙД 3. Группаларда  эш: (Алдагы биремнең җавапларын бер-береңне  бәяләү юлы белән тикшерү.)

  - Бизнес буенча партнёрларыбыз ышанычлымы икәннен тикшереп карыйк әле?

8 СЛАЙД  4. Таблицада (+) билгесе ярдәмендә машина төзелешенең хәлиткеч факторларын күрсәтергә.

Йөк

автомобиль-

ләре төзү

Җиңел автомобиль-

ләр төзү

Суднолар төзү

Авиация өчен машиналар төзү

Приборлар төзү

Фәнсыешлы

+

Хезмәтсыешлы

+

Географик урын

+

+

Транспорт

+

+

Кулланучы

+

9 СЛАЙД  (Таблицаны үз-үзеңне бәяләү юлы белән тикшерү)

   - Кемнәрдә бар җаваплар да дөрес шуларга  предприятиене үзенә сайлау  хокукы бирелә.

Кемдә 1 җавап дөрес түгел “4”ле (Басып җавап бирәләр)

Кемдә 3 җавап дөрес “3”ле

V. Рефлекция

  - Предприятие төзү хокукына ия булу этабында кемгә “Уңыш баскычы” басмаларының кайсысына күтәрелү мөмкинлеге туды икән? Сары түгәрәкләр беркетәбез.

10 СЛАЙД 5.   - Предприятие төзү өчен кирәкле шартларны ачыкладык, инде территория планы белән танышыйк. Анда предприятие урнаштыру өчен 5 пункт күрсәтелгән. Безнең төзеләчәк заводлар – 4. Димәк, бер заводның  2 пунктта урнаша алу мөмкинлеге бар. Сезгә һәр пунктның характеристикасы бирелгән. Сез характеристикага карап үз предприятиегезне урнаштыру пунктын билгеләргә һәм әле эшләгән таблицаны файдаланып аның урнашу факторын аңлатырга тиешсез.

1 пункт характеристикасы: Шәһәр - чит территорияләрне тоташтыручы эре тимер юллар кисешкән урын, зур автомобиль юлына ия. Анда су транспортын проектлау-конструктор-лык бюросы эшли.

2 пункт характеристикасы: Миллионер шәһәр. Фән, мәгариф үзәге. Шәһәрдә аэропорт бар.Техник университетта (авиация)  белем алып була .

3 пункт характеристикасы: Ул җитештергән продукцияне машиналарда, океан лайнерла-рында, хәтта космик ракеталарда да күреп булачак. Шәһәрдә приборлар төзү техникумы филиалы бар.

4 пункт характеристикасы: Шәһәрдә елга пристане бар.Төзелеш проекты алып барылган территория эчендәге зур шәһәрләрне тоташтыручы  автомобиль, тимер  юллары үтә.

5 пункт характеристикасы: Шәһәрдә зур елга порты бар. Төзелеш проекты алып барылган территория эчендәге зур шәһәрләрне тоташтыручы  автомобиль, тимер  юллары үтә.

6. Группалар чыгышы: Предприятиегезнең урнаштыру пунктын картадан күрсәтегез,

аңа туры килгән характеристиканы укыгыз  һәм аның урнашу факторын аңлатыгыз.

V. Рефлекция

    - Предприятиеләрне урнаштыру этабында кемгә “Уңыш баскычы” басмаларының кайсысына күтәрелү мөмкинлеге туды икән?  Чыгышыгыздан соң баскычка кызыл түгә-рәкләр беркетерсез.

VI. Яңа белемнәрне ныгыту.

   -  Укучылар, cез предприятиеләрегезне урнаштырган урын республикабыз территориясе иде. Сез урнаштырган предприятиеләрнең республикабызда аналоглары бармы икән? Сез үз предприятиеләрегезне дөрес урнаштырдыгызмы икән?

Татарстан машина төзелеше үзәкләренә күзәтү:

   11-12 СЛАЙД Яшел Үзән суднолар җитештерү заводы хәрби, пассажир суднолары эшләп чыгара.Иң яңа продукциясе –газ белән эшләүче Казан шәһәре эчендә Казансу елгасы буенча хәрәкәт итәчәк пассажир судносы.

   11-13,14 СЛАЙД Казанда авиация  заводы ТУ маркалы пассажир, хәрби самолётлар, вертолёт  заводы “МИ”, “Ансат” маркалы вертолётлар чыгара.Соңгысы 3500 м күтәрелә ала.

  11,15 СЛАЙД Чистай сәгать заводы механик сәгатьләре космонавтлар Г.С.Титов, Г. Гречко белән космоста да булып кайтты.

 16 СЛАЙД  Казан медицина инструментлары заводы дөнья күләмендә билгеле стомато-логия, хирур-гия инструментлары җитештерә. Аның белән 34 ел инде безнең мәктәпне тәмамлаган Нур Хәмзә улы Шакиров идарә итә.

  11,17 СЛАЙД Алабуга Европадагы иң яхшы ирекле икътисади зона санала.Ул чит ил авто-мобиль компанияләре белән уртак предприятие буларак җиңел автомобильләр (Шев-роле - Блейзер,Форд, Фиат, бүгенге көндә Аурус), авыл хуҗалыгы машиналары җитештерә.

   11,18 СЛАЙД КамАЗ йөк автомобильләре белән бергә, автобуслар, электробуслар, аларга запас часть-ләр җитештерә. КамАЗ мастер ярыш машиналары 60˚авышлык буенча үргә күтәрелә, 37 м араны һавада очып бара ала.

 19 СЛАЙД 7. Йомгаклау:  -Укучылар,җавапларыгыз арасында туры килгәннәре бармы?  “Яшьләр вакыты” проектын тормышка ашыра алдыкмы икән? Без дәрес башында куйган макса-тыбызга ирешкәнбезме?

V. Рефлекциягә йомгак

1.Тест эшләү.

1. Ведущими отраслями в республике являются нефте-газодобыча и электроэнергетика, машиностроение, металлообработка, химическая и нефтехимическая промышленности. Какая из этих отраслей развита на привозном сырье?_______________________________

2. Установите соответствие: «город- предприятие»:

А)   Елабуга;               1) Часовой завод;

Б) Зеленодольск;         2) ЕлАЗ;

В) Чистополь               3) Судостроительный завод;                                  

3. Какие из этих объединении Татарстана расположены в г.Казани? А)КамАЗ , Б)Медико - инструментальный завод, В)«КАПО» им С.П.Горбунова, Г)Вертолётный завод

2.Тестлар укытучы тарафыннан бәяләнә.

VII. Билгеләр кую.

VIII. Өй эше:

1.151-153 бит укырга,153 бит,5 сорау

2.Туган якны өйрәнү буенча бирем:154 бит, 2 бирем, проект төзергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый урок по географии 6 класс тема "Реки"

Открытый урок по географии 6 класс по теме "Реки". Предлагается конспект урока  по теме. На уроке используется работа в парах, группах....

Открытый урок по географии 8 класс

Открытый урок по географии 8 класс...

Открытый урок по географии в классе

Урок на тему"Растительный и животный мир. Биологические ресурсы."  Основные цели урока - формирование метапредметных результатов: умения сравнивать, обобщать, систематизировать, делать выводы и в...

Открытый урок по географии, 8 класс.

1. Познакомить учащихся с климатическими условиями арктической зоны, тундры.2. Сформировать представление об особенностях животного и растительного мира Арктики.3. Показать влияние деятельности челове...

Открытый урок по географии 7 класс.Дневник исследователя природы Южной Америки.

В настоящее время к уроку географии предъявляется новый нестандартный подход,ученик на уроке в большей степени должен являться самостоятельным исследователем,поэтому предлагаю Вашему вниманию уважаемы...

Открытый урок по географии 9 класса на тему "Западно-Сибирский экономический район"

Учебник "География России.Население и хозяйство" В.П.Дронов, В.Я.Ром...

Технологическая карта и презентация к открытому уроку по математике 5 класс в рамках региональной "Недели математики-2016"

Технологическая карта и презентация к открытому уроку математики "Прямоугольник. Ось симметрии  фигуры" в рамках региональной НЕдели математики-2016...