Мастер - класс на тему «Методы и приёмы повышения поисковой деятельности учащихся» в рамках конкурса «Учитель года 2022»
учебно-методический материал по географии
Мастер-класс предназначен для учителей географии и учит методам и приёмам повышения поисковой деятельности учащихся
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
мастер-класс | 52.73 КБ |
презентация | 262.04 КБ |
Предварительный просмотр:
Әтнә муниципаль районы
Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
“Олы Мәңгәр төп гомуми белем мәктәбе”
«Укучыларның эзләнү эшчәнлеген үстерү методлары һәм алымнары»
темасына мастер-класс
Мастер-классны әзерләде югары кв.категорияле
география укытучысы Сабирова Р. Х.
12 январь, 2022 ел
Танып белү өчен бердән бер юл ул- эшчәнлек. Дәрестә танып белү эшчәнлегенә барлык укучыны да җәлеп итәр өчен нинди юллар табарга?
1 СЛАЙД: Бүгенге мастер-классның максаты да география фәнен укыту тәҗрибәсеннән чыгып сезне дәрестә укучыларны эзләнү эшчәнлегенә җәлеп итүче кайбер методлар, алымнар белән таныштыру. 2 СЛАЙД:
3 СЛАЙД: Дәресне гадәти булмаган “Дустыңа ярдәм” күнегүеннән башларга мөмкин.Ул дәрестә уңай халәт булдыру, үзара элемтә урнаштыру өчен кулланыла. Әйдәгез без дә мас-тер - классны шул күнегүдән башлык. Парлашып бер-берегезгә карап басыгыз һәм кабат-лагыз: “Сиңа авыр чакта мин ярдәмгә әзер!” Рәхмәт!
4 СЛАЙД: Коллегалар, мин сезгә мастер - класска керү билетлары тапшырам. Сез бу мас-тер-класстан нәрсәләр көтәсез, аны билет өлешенең артыны языгыз һәм үзегездә калдыры-гыз. Сезне нәрсәләр борчый, анысын контроль өлешенең артына язып, ертып алып миңа бирегез.
5 СЛАЙД: Әйдәгез, “Мәгълүматны эзләп тап!” методы аша мастер – классыбызның проблемасы асылына төшеник әле.
Сезнең алда секторларга бүленгән эш кәгазләре бар.
1 сектор- Төшенчә дип атала. Парларда эшләп темадан ачкыч сүзләр аерып алыгыз.(Эз-ләнү эшчәнлеген үстерү). Эзләнү эшчәнлеген нәрсәләр кулланып үстереп була соң? (Төр-лечә фикерләү активлыгын үстерүче методлар, алымнар җыелмасын кулланып.)
2 сектор- Дәрестә эзләнү эшчәнлеген куллану этаплары. Без аны практикада эшләп кара-гач ачыкларбыз.
3 сектор - Методлар, алымнар дип атала. Без алда кулланганнары анда язылган, калган-нарын мастер - класс дәвамында язып бетерерсез.
4 сектор - Эзләнү эшчәнлеген үстерү максатлары дип атала. Максатларны бергәләп укыйк:
- предметны өйрәнүгә кызыксыну булдыру;
- яңа мәгълүмат алу, аны өйрәнеп, фәнни яктан нигезләп, фәнни эш буларак яклау;
- аралашу, оештыру күнекмәләрен үстерү;
Укучыны фикерли белүче, уку процессының актив катнашучысына әверелдерүче мак-сатларны үзебез тормышка ашырып карыйк әле.
- Сез үзегезне төрле илләрдән сәяхәткә барырга җыенучылар дип күз алдына китерегез.
Һәрбер фәндә аз булса да география фәне бар.
6 СЛАЙД: ”Иң, иң ...” алымы аркылы сез укыткан фәннәр ярдәмендә кайсы илләрдән килгәнегезне ачыклыйк әле.
Бу илдә дөньяда иң биек пирамидалар бар. (Мисыр)
Илнең иң борынгы уку йорты – Оксфорд университеты. (Бөекбритания)
Иң яхшы футболчыларның берсе Криштиану Роналду туган ил. (Португалия)
Бу илдә дөньяда иң үзенчәлекле шигъри - роман “Евгений Онегин” язылган. (Россия)
Илдә кешелек тарихында башкарылган иң зур төзелеш - стена бар. (Кытай)
Бөек математик Пифагор туган ил. (Греция)
Алымны 3 секторга өстәп куярга онытмагыз.
- 7 СЛАЙД: Ә сез кая барырга уйлыйсыз соң? Сезнең барыгызның да игътибарын интернетта түбәндәге видео җәлеп итте. Игътибар белән карагыз әле, сезне ул нинди һөнәр ияләре буларак кызыксындырды икән? (галим, укытучы, спортсмен, инженер, пешекче, һөнәрче)
Бу алым “Ярдәмне кабул ит!” дип атала, дәрестә мотивлаштыру этабында кулланыла ала.
Алымны 3 секторга өстәп куегыз.
- 8 СЛАЙД: Аерым һөнәр ияләре буларак сезне кайсы шәһәрләр кызыксындырыр икән? “Барысын да хәтерлим” алымы аша шуны ачыклыйк.Ул универсал уку күнекмәләрен булдырырга, алган белемнәрне искә төшерергә ярдәм итә.
Университет - Идел –Кремль - Казан
Кама- Дакар- КамАЗ - Яр Чаллы
Читек- Әлифба музее - Г.Тукай-Арча
Алымны 3 секторга өстәп куегыз.
- 9 СЛАЙД: Сезгә сәяхәт өчен бу шәһәрләрдән берсен сайлап алырга кирәк була. Бу “Сайлау” алымы һәм ул укучыларны эзләнү эшчәнлеге өчен группаларга бүлгәндә файдаланыла ала.
Алымны 3 секторга өстәп куярга онытмагыз.
- 10 СЛАЙД: Ә хәзер бу шәһәрдә группаның бар кешесен дә кызыксындырган әйберне сайлап алырга уртак фикергә килергә тырышыгыз.
- 11 СЛАЙД: Группада үзегезнең эшчәнлеккә бәя бирү вакыты җитте: ”Күбрәк булдыра алам” алымы ярдәмендә үзегезнең бәягә туры килгән төстә авиабилетлар алыгыз:
кызыл билет - без уртак фикергә тиз килдек;
яшел билет - уртак фикергә килү авыр булды;
зәңгәр билет – уртак фикергә килә алмадык;
Бу алым рефлекция этабында кулланыла ала.
- Шулай итеп, эш кәгазенең 2 секторына эзләнү эшчәнлеген дәреснең барлык этапларында кулланырга була дип билгеләп куярга була.
Хөрмәтле, коллегалар! Мастер – классыбыз ахырында мастер - класска керү билетыбыз-га әйләнеп кайтыйк әле. Сезнең мастер - класстан көткән өметләрегез акландымы? Сезне ..... борчыган икән. Бу сорауга җавап таба алдыкмы? (Җаваплар тыңлана.)
- 12 СЛАЙД: Күренекле татар язучысы Галимҗан Ибраһимов ”Эзләнү – мөгаллим тарафыннан шәкерт рухына салынырга тиешле иң кыйммәтле, иң җимешле орлыктыр» дип әйтеп калдырган. Эш кәгазләрен үзегез белән алыгыз, бүген алган тәҗрибә сезгә бу эштә ярдәм итәр дип уйлыйм. Хезмәттәшлегегез өчен, рәхмәт!
_____________________________________________________________________________
_____________________________________________________________________________
_____________________________________________________________________________
1 сектор: Төшенчә | 2 сектор: Дәрестә эзләнү эшчәнлеген куллану этаплары |
3 сектор: Методлар, алымнар “ Керү билеты” методы “Мәгълүматны тап!” методы | 4 сектор: Эзләнү эшчәнлеген үстерү максат-лары
|
Казан | Яр Чаллы |
Арча | Яр Чаллы |
Казан | Яр Чаллы |
Арча | Казан |
Арча |
Танып белү өчен бердән бер юл ул- эшчәнлек. Дәрестә танып белү эшчәнлегенә барлык укучыны да җәлеп итәр өчен нинди юллар табарга?
Бүгенге мастер-классның максаты да география фәнен укыту тәҗрибәсеннән чыгып сезне дәрестә укучыларны эзләнү эшчәнлегенә җәлеп итүче кайбер методлар, алымнар белән таныштыру.
Дәресне гадәти булмаган “Дустыңа ярдәм” күнегүеннән башларга мөмкин.Ул дәрестә уңай халәт булдыру, үзара элемтә урнаштыру өчен кулланыла. Әйдәгез без дә мас-тер - классны шул күнегүдән башлык. Парлашып бер-берегезгә карап басыгыз һәм кабат-лагыз: “Сиңа авыр чакта мин ярдәмгә әзер!” Рәхмәт!
- Коллегалар, мин сезгә мастер - класска керү билетлары тапшырам. Сез бу мас-тер-класстан нәрсәләр көтәсез, аны билет өлешенең артыны языгыз һәм үзегездә калдыры-гыз. Сезне нәрсәләр борчый, анысын контроль өлешенең артына язып, ертып алып миңа бирегез.
- Әйдәгез, “Мәгълүматны эзләп тап!” методы аша мастер – классыбызның проблемасы асылына төшеник әле.
Сезнең алда секторларга бүленгән эш кәгазләре бар.
1 сектор- Төшенчә дип атала. Парларда эшләп темадан ачкыч сүзләр аерып алыгыз.(Эз-ләнү эшчәнлеген үстерү). Эзләнү эшчәнлеген нәрсәләр кулланып үстереп була соң? (Төр-лечә фикерләү активлыгын үстерүче методлар, алымнар җыелмасын кулланып.)
2 сектор- Дәрестә эзләнү эшчәнлеген куллану этаплары. Без аны практикада эшләп кара-гач ачыкларбыз.
3 сектор - Методлар, алымнар дип атала. Без алда кулланганнары анда язылган, калган-нарын мастер - класс дәвамында язып бетерерсез.
4 сектор - Эзләнү эшчәнлеген үстерү максатлары дип атала. Максатларны бергәләп укыйк:
- предметны өйрәнүгә кызыксыну булдыру;
- яңа мәгълүмат алу, аны өйрәнеп, фәнни яктан нигезләп, фәнни эш буларак яклау;
- аралашу, оештыру күнекмәләрен үстерү;
Укучыны фикерли белүче, уку процессының актив катнашучысына әверелдерүче мак-сатларны үзебез тормышка ашырып карыйк әле.
- Сез үзегезне төрле илләрдән сәяхәткә барырга җыенучылар дип күз алдына китерегез.
Һәрбер фәндә аз булса да география фәне бар.
”Иң, иң ...” алымы аркылы сез укыткан фәннәр ярдәмендә кайсы илләрдән килгәнегезне ачыклыйк әле.
Бу илдә дөньяда иң биек пирамидалар бар. (Мисыр)
Илнең иң борынгы уку йорты – Оксфорд университеты. (Бөекбритания)
Иң яхшы футболчыларның берсе Криштиану Роналду туган ил. (Португалия)
Бу илдә дөньяда иң үзенчәлекле шигъри - роман “Евгений Онегин” язылган. (Россия)
Илдә кешелек тарихында башкарылган иң зур төзелеш - стена бар. (Кытай)
Бөек математик Пифагор туган ил. (Греция)
Алымны 3 секторга өстәп куярга онытмагыз.
- Ә сез кая барырга уйлыйсыз соң? Сезнең барыгызның да игътибарын интернетта түбәндәге видео җәлеп итте. Игътибар белән карагыз әле, сезне ул нинди һөнәр ияләре буларак кызыксындырды икән? (галим, укытучы, спортсмен, инженер, пешекче, һөнәрче)
Бу алым “Ярдәмне кабул ит!” дип атала, дәрестә мотивлаштыру этабында кулланыла ала.
Алымны 3 секторга өстәп куегыз.
- Аерым һөнәр ияләре буларак сезне кайсы шәһәрләр кызыксындырыр икән? “Барысын да хәтерлим” алымы аша шуны ачыклыйк.Ул универсал уку күнекмәләрен булдырырга, алган белемнәрне искә төшерергә ярдәм итә.
Университет - Идел –Кремль - Казан
Кама- Дакар- КамАЗ - Яр Чаллы
Читек- Әлифба музее - Г.Тукай-Арча
Алымны 3 секторга өстәп куегыз.
- Сезгә сәяхәт өчен бу шәһәрләрдән берсен сайлап алырга кирәк була. Бу “Сайлау” алымы һәм ул укучыларны эзләнү эшчәнлеге өчен группаларга бүлгәндә файдаланыла ала.
Алымны 3 секторга өстәп куярга онытмагыз.
- Ә хәзер бу шәһәрдә группаның бар кешесен дә кызыксындырган әйберне сайлап алырга уртак фикергә килергә тырышыгыз.
- Группада үзегезнең эшчәнлеккә бәя бирү вакыты җитте: ”Күбрәк булдыра алам” алымы ярдәмендә үзегезнең бәягә туры килгән төстә авиабилетлар алыгыз:
кызыл билет - без уртак фикергә тиз килдек;
яшел билет - уртак фикергә килү авыр булды;
зәңгәр билет – уртак фикергә килә алмадык;
Бу алым рефлекция этабында кулланыла ала.
- Шулай итеп, эш кәгазенең 2 секторына эзләнү эшчәнлеген дәреснең барлык этапларында кулланырга була дип билгеләп куярга була.
Хөрмәтле, коллегалар! Мастер – классыбыз ахырында мастер - класска керү билетыбыз-га әйләнеп кайтыйк әле. Сезнең мастер - класстан көткән өметләрегез акландымы? Сезне ..... борчыган икән. Бу сорауга җавап таба алдыкмы? (Җаваплар тыңлана.)
- Күренекле татар язучысы Галимҗан Ибраһимов ”Эзләнү – мөгаллим тарафыннан шәкерт рухына салынырга тиешле иң кыйммәтле, иң җимешле орлыктыр» дип әйтеп калдырган. Эш кәгазләрен үзегез белән алыгыз, бүген алган тәҗрибә сезгә бу эштә ярдәм итәр дип уйлыйм. Хезмәттәшлегегез өчен, рәхмәт!
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Мастер-классның максаты: г еография фәнен укыту тәҗрибәсеннән чыгып уку-чыларны эзләнү эшчәнлегенә җәлеп итүче методлар һәм алымнар белән таныштыру
“Дустыңа ярдәм” күнегүе Сиңа авыр чакта мин ярдәмгә әзер!
“Билет” методы игътибарны туплау нәтиҗләр өчен җаваплылык тою уңай психологик халәт тудыру
“Мәгълүматны эзләп тап!” методы яңа теманы тәкъдим итү аның структурасын өйрәнү темага карата кызыксыну уяту
“ Иң, иң ...” алымы Бу илдә дөньяда иң биек пирамидалар бар. (Мисыр) И лнең иң борынгы уку йорты – Оксфорд университеты. (Бөекбритания) И ң яхшы футболчыларның берсе Криштиану Роналду туган ил. (Португалия) Бу илдә дөньяда иң үзенчәлекле шигъри - роман “ Евгений Онегин” язылган. (Россия) И лдә кешелек тарихында башкарылган иң зур төзелеш – стена бар. (Кытай) Б өек математик Пифагор туган ил. (Гре ция )
“Ярдәмне кабул ит!” алымы Мульти-Россия - Республика Татарстан — копия (online-video-cutter.com).mp4
“Барысын да хәтерлим” алымы Читек - Әлифба музее - Г.Тукай- Университет - Идел –Кремль – Казан Кама – Дакар - КамАЗ – Яр Чаллы Арча
“Сайлау” алымы укучыларны эзләнү эшчәнлеге өчен груп-паларга бүлү
Читек - Әлифба музее - Кырлай- Университет – Кол Шәриф мәчете- Кремль - Казан Кама – КамАЗ - Мастер музее – КамАЗ - Чаллы Арча
”Күбрәк булдыра алам” алымы кызыл билет - без уртак фикергә тиз килдек; яшел билет - уртак фикергә килү авыр булды; зәңгәр билет – уртак фикергә килә алмадык;
Эзләнү – мөгаллим тарафыннан шәкерт рухына салынырга тиешле иң кыйммәтле , иң җимешле орлыктыр . Галимҗан Ибраһимов
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Конспект беседы с учащимися в рамках конкурса "Учитель года".
Беседа с учащимися на тему "Всегда ли правы взрослые" была проведена в рамках муниципального этапа Всероссийского конкурса "Учитель года России - 2013". В этом документе содержится конспект беседы....
Мастер-класс в рамках конкурса "Учитель года г. Сочи 2015" на тему "Работа с текстом как средство формирования развития речи учащихся"
Мастер-класс на тему "Работа с текстом...."Прилагается презентация, текст для работы.Работа планируется в группах....
Мастер-класс по теме "Роль эксперимента в повышении качества знаний учащихся по физике"
Современный урок физики невозможно представить без эксперимента. особенно необходим эксперимент на первой ступени обучения физике. использование эксперимента при:формировании новых знанийформировании ...
Мастер-класс по теме "Роль эксперимента в повышении качества знаний учащихся по физике"
современный урок физики невозможно представить без эксперимента. особенно необходим эксперимент на первой с тупени обучения физике. использование эксперимента при:формировании новых знанийформировании...
Открытый урок на тему "The place I live in" 6 кл. в рамках конкурса "Учитель года-2019"
Открытый урок на тему "The place I live in" 6 кл. в рамках конкурса "Учитель года-2019".Самонанализ к уроку....
Конспект открытого урока информатики, проведенного в рамках конкурса «Учитель года-2022» «Моделирование, формализация, визуализация».
Конспект открытого урока информатики, проведенного в рамках конкурса «Учитель года-2022» «Моделирование, формализация, визуализация»....
Открытый урок по географии для 9 класса в рамках конкурса "Учитель года-2022" на тему "Факторы размещения машиностроительных заводов"
Разработка урока предназначена для 9 класса по предмету география по разделу "Машиностроительный комплекс Республики Татарстан"....