Исследовательская работа Краеведческая деятельность в аспекте обучения географии
материал по географии на тему
Краеведческая работа дает эффективные результаты в обучении географии в том случае, если в её организации соблюдается систематичность и непрырывность.
Между Родиной и родным краем существует неразрывная связь. Любовь начинается с родной местности, расширяется затем до пределов всей страны.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
issledovatelskaya_rabota.doc | 199.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Исследовательская работа
«Краеведческая деятельность в аспекте обучения географии»
Учитель географии:
Хакимзянова Гульнара Фаридовна
2013 г.
План.
I. Кереш.
II. Төп өлеш.
I бүлек. Туган як географиясен өйрәнүнең теоретик нигезләре.
1.1. Туган як географиясе төшенчәсе һәм асылы.
1.2. Туган якны өйрәнүнең максаты, бурычлары, методлары.
1.3. Туган якны өйрәнүнең актуальлеге.
II. Туган як географиясен өйрәнү һәм аның методикасы.
2.1. Мәктәптә туган якны өйрәнү буенча сыйныфта һәм сыйныфтан тыш эшләр (экскурсияләр, географик түгәрәкләр, мәктәптә туган як музеен оештыру, туган төбәк олимпиадалары, географик кичәләр, география атналыгы), аларның фәнне өйрәнүдәге әһәмияте.
2.2. Туган як географиясен өйрәнүдә кырда үткәрелгән практик эшләр һәм экскурсияләр методикасы.
2.3. Биектау районындагы горурланырлык урыннарны өйрәнү.
2.4. Зәңгәр күл - табигать могҗизасы.
III. Йомгаклау.
IV. Кулланылган әдәбият исемлеге.
Кереш.
Географияне укыту туган якны өйрәнүгә нигезләнгән булуын бик күптәннән таныганнар. Туган якны өйрәнү – географиянең кыйммәте булып тора. XVII гасырның беренче яртысында чех педагогы Ян Амос Коменскийның “Бөек дидактика” китабында бу идея үз чагылышын тапкан. 1840 нчы елда Ф.Д.Студитский дәреслегенең кереш өлешендә “Географияне өйрәнүне кеше кайда яши, шуннан башларга кирәк”, дип әйтелә. Бу фикер 1862 нче елда Д.Д.Семеновның география дәреслегенең кереш өлешендә языла. Термин буларак “туган якны өйрәнү” (“краеведение”) совет чорында гына , ягъни 1914 нче елда гына кулланыла башлый.
Туган төбәк, туган як географиясен фәнни аспектта үстерү проблемасы түбәндәге күренекле географлар, методистлар эзләнүләрендә чагыла, алар: А.С.Барков, Н.Н.Баранский, А.В Дарипский, К.В. Пашкапг, В.Д.Сухоруков, К.Ф.Строев, Д.П.Финаров, И.И.Баринова, И.С.Матрусов, В.В.Николина, М.А.Никонова, А.С.Сафиуллин, А.В.Хахина, В.А.Щенев. Методик эзләнүләрдә, туган төбәк географиясен өйрәнү шәхеснең эмоциональ һәм аң сферасы аша дөньяны тануы бик зур кыйммәткә ия булуы турында ассызыклана, ягъни билгеләп үтелә.
Туган якны өйрәнү предметы булып урын, мәйдан тора. Туган якны өйрәнү – укучыларга географик белемнәр һәм экологик тәрбия бирүнең мөһим юнәлешләреннән берсе. Чөнки дәреслекләрдән, китаплардан алган белем, никадәр киң һәм тирән булмасын, ул шәхси күзәтүләрдән, мөстәкыйль иҗат эшеннән, кызыклы шәхесләр, белгечләр белән очрашулардан алган тәэсирләрне алмаштыра алмый. [15, 45 б.]
Мәктәптә туган як географиясенең асылы - укыту-тәрбия максатларында укытучы җитәкчелегендә укучының даими күзәтүенә нигезләнгән туган якны һәрьяклап өйрәнүе ул. Мәктәп географиясе заманча география фәне таләпләренә туры китереп төзелгән һәм алга таба бурычлары да тормыш белән бәйләнгән, туган як элементлары бу фәнгә бик нык үтеп кергән. Урта мәктәптә географиядән укыту материалының төп өлешен туган як материалы алып тора.
Башлангыч сыйныфларда табигать һәм халыкның хуҗалык эшчәнлеге турында әйләнә-тирә дәресләрендә өйрәнеп укучылар “туган як” төшенчәсен формалаштыралар.Туган як турында башлангычта алган белемнәр алга таба география фәнен укытканда нигез булып торачак.
II. Төп өлеш.
I бүлек. Туган як географиясен өйрәнүнең теоретик нигезләре.
1.1. Туган як географиясе төшенчәсе һәм асылы.
Туган якны өйрәнү – үз ягыңның табигатен, хуҗалыгын, тарихын, халыкның икътисади социаль тормышын һәрьяклап өйрәнү ул.
Туган як географиясен югары тәрбияви һәм белем потенциалы буларак өйрәнү мәктәп географиясендә каралырга тиеш. Бу бигрәк тә урта мәктәпләрдә, башлангыч сыйныфта өйрәнгәннәрне баету, тирәнәйтү өчен, табигатьне, шул төбәктә яшәүчеләрне, аларның гореф-гадәтләрен, яшәешен өйрәнү өчен мөһим.
Башлангыч мәктәптә укучыларга географик белем бирү һәм шуның белән бергә тәрбия эшләрен алып бару туган якны өйрәнү принцибына нигезләнә. Туган якны өйрәнү принцибына таянып, география фәненең күп закончалыклары һәм төшенчәләре формалаша. Крайны өйрәнү никадәр тулырак һәм фәнни яктан дөресрәк үткәрелсә, югары сыйныфларда география фәнен укыту шулкадәр яхшырак барачак.
Башлангыч сыйныфларда шактый күп темалар җирле материал нигезендә һәм турыдан-туры күзәтүләр, экскурсияләр, практик эшләр башкару ысуллары ярдәмендә үзләштерелә. Мондый темаларга ”Горизонт турында төшенчә”, “Горизонт яклары һәм урында ориентлашу”, “Җир өсте формалары”, “Җирдә су”, “Һава хәле һәм климат”, “Елга”, “Күл”, “Сазлык”, “Урман һәм урман үсемлекләре, хайваннары” һәм башка күп кенә темалар, төшенчәләр керә. [1, 5 б.]
Югары сыйныфларда туган як географиясе зур илгә караш, геополитик караш белән бергә кушыла. [1, 5 б.]
Мәктәптә туган якны өйрәнү укытучы җитәкчелегендә алып барыла. Программага таянып һәм җирле мөмкинлекләрдән чыгып, эзләнү объекты, эш төрләре һәм методлары кулланыла. Укытучы укучыларны кызыксындыра белергә тиеш. Укытучы өчен дә туган төбәк, туган як географиясе – фәнни эзләнү эшчәнлегендә дөрес юл ул.
1.2. Туган якны өйрәнүнең максаты, бурычлары, методлары.
Туган якны өйрәнү – географик төшенчәләр формалаштыруда һәм тәрбияви чара буларак зур әһәмияткә ия, чөнки ул конкрет тормыш материалы бирә.
Эзләнүнең максаты – туган як методикасы нигезләрен өйрәнү.
Эзләнү объекты: мәктәп туган як географиясе.
Куелган максатка ирешү өчен түбәндәге эзләнү бурычлары куелды:
- туган якны өйрәнү төшенчәсен һәм аның асылын билгеләү;
- туган якны өйрәнүдә бурычлар һәм методларны билгеләү;
- мәктәптә географик музейлар оештыруга хәзерләнү, туган як музейлары белән танышу;
- туган якны өйрәнү түгәрәкләре эшчәнлеген карау.
Туган якны өйрәнү принцибының төп максаты – укучылар өчен катлаулы булган предмет материалын үзләштерүне җиңеләйтү, чынбарлыктагы таныш булган идеяләрне ”сурәтле дөнья” рәвешенә китерү. Шуңа күрә туган якны өйрәнүдә “якыннан еракка”, “билгеледән билгесезгә”, “гадидән катлаулыга” кебек классик дидактика принциплары һәм ысуллары өстенлек итә. [1, 4 б.]
Туган як географиясе башлыча актив ысуллар нигезендә укытылырга тиеш:
- Дәрестә күргәзмәлелек югары дәрәҗәдә булсын, һәм моның өчен туган төбәктә мөмкинлекләр бик күп.
- Практик эшләр оештыру өчен һәр дәрестә булган мөмкинлекләрне киң куллану – беренче дәрәҗәдәге бурыч.
- Сыйныфтан тыш эшләр, бигрәк тә күзәтүләр оештыру һәм аны өзлексез алып бару өчен мөмкинлекләр зур. Шуннан файдаланып, берничә теманы фәкать укучылар үзләре тапкан һәм туплаган саннар, фактлар, күренешләр нигезендә үтәргә мөмкин.
- Экскурсияләр күпчелек сыйныфларда һәм бик күп тема буенча үткәрелә ала. Экскурсияләрне планлаштыру һәм җитди рәвештә үткәрү зарур. Экскурсия – аеруча зур һәм мөһим ысул, ләкин аның шактый зур кыенлыклары бар.
Өлкән сыйныфларда, җирле материалдан файдаланып, укучылар белән мәктәптә фәнни-тикшеренү эшләре оештыру бик нәтиҗәле булырга мөмкин. Шушы эшләрне алып бару һәм, гомумән, укучыларның иҗтимагый эшләрдә катнашуы мәктәпне халык тормышына якынайта, мәктәп белән иҗтимагый тормыш һәм хезмәт арасында элемтәне ныгытырга ярдәм итә. [1, 5 б.]
Туган якны белү-тикшерү – география укытучысы өчен фәнни үсеш тә, укучыларның белемнәрен камилләштерү нигезе дә, чөнки бу объект синең кулыңда, син аны һәрвакыт күзәтә дә, күрсәтә дә аласың. Дидактиканың алтын хәрефләр белән язылган кагыйдәсе – “Сүз белән генә укытма, күрсәтеп укыт” – хәзер дә актуаль. Күрсәтеп аңлатыр һәм өйрәтер өчен уку объекты яныңда, “кул астыңда” булуы – иң яхшысы.Укучы укытучыны тыңлап кына калырга тиеш түгел, үзе актив эшчәнлек алып барырга тиеш, ягъни туган як турында әдәби китаплар укырга, төрле карталар белән кызыксынырга, табигатьне мөстәкыйль күзәтергә һ.б. [1, 10 б.]
Крайны өйрәнүдә ике бурыч тора: беренчесе – урынны һәрьяклап өйрәнү һәм материал туплау, икенчесе – бу материалны укытканда куллана белү. Николай Николаевич Баранский үтемлелеккә мондый сүзләр әйткән: “Дөньяны су тамчысында күрергә” (“Увидеть мир в капле воды”).
1.3.Туган якны өйрәнүнең актуальлеге.
Туган якны өйрәнү ни өчен актуаль соң? Чөнки,
- уку һәм тәрбияне бердәм процесс буларак берләштерә;
- җирле предприятиеләр белән бәйләнеш политехник өйрәнүгә ярдәм итә;
- табигатьне саклауга, байлыкларны рациональ куллануга өйрәтә;
- җәмгыятькә файдалы хезмәткә актив катнашырга, шуның белән туган якны баетуга өлеш кертергә мөмкинлекләр бирә;
- алган белемнәрне һәм күнекмәләрне кулланырга өйрәтә;
- эзләнү характерындагы эшләр башкарырга мөмкинлекләр бирә;
- кызыксындыра, табигать серләрен тирәнрәк ачарга ярдәм итә;
- табигать матурлыгын күрә, халык иҗатында гүзәллекне таба белергә, патриотик тәрбия хисләренә өйрәтә.
Туган якны өйрәнгәндә география белән бергә тарих та алгы планга чыга. Туган ягыңның борынгысын белү бик мөһим, чөнки тереклек дөньясы һәрвакыт үсештә, үзгәрештә.
Әдәби әсәрләрне, шигырьләрне мөстәкыйль уку, музей экспонатлары, географик карталар, топографик карталар, таблицалар, натуралияләр куллану да туган якны өйрәнүгә ярдәм итә. Укытучы биргән, таныштырган белән генә чикләнеп калу дөрес булмас иде, укучының актив эшчәнлеге дә таләп ителә: әсәрләр уку, төрле карталар белән эшләү, үзеңнең мөстәкыйль күзәтүең һ.б. укучы аңында тупланган материал алыштыргысыз чыганакка әверелә. Климат карталары белән эшләгәндә бирелгән урынның климатын үз ягыңның климаты белән чагыштырып өйрәнү укучыда аңлап өйрәнүгә булыша. Яңа материал өйрәнгәндә туган як турында яңа мәгълүматлар кертү укучының игътибарын тагын да арттыра. Димәк, укытучы – иҗади эшли торган шәхес булырга тиеш.
Туган якны өйрәнүдә планлаштырылган, системалы итеп уйланылган оештыру булырга тиеш. Планлаштыру системасы берничә этаптан тора:
1. Перспектив планлаштыру, яг
ъни педагогик коллективның бу уку елы өчен алдан планлаштырылган туган якны өйрәнү эшчәнлеге.
2. Максат һәм бурычлардан чыгып, мәктәп күләмендә мероприятиеләрне билгеләү, барлау.
3. Туган якны өйрәнү төрле линияләр буенча алып барыла, ягъни географик, тарихи, әдәби, табигать юнәлешендә планлаштырыла.
Туган төбәк, туган як географиясен өйрәнгәндә эчтәлек, форма, методлар, укучыларның җәмгыятькә файдалы эшчәнлеген оештыру зарур. Гомуми белем бирү мәктәпләрендә практик эшчәнлек укыту программасының мәҗбүри таләбе булып тора.
Шулай итеп, мәктәптә укыту-тәрбия процессында туган төбәк географиясенең ролен үстерү өчен системалы якын килү мөһим шартларның берсе.
Туган якны өйрәнү эше үз краеңа мәхәббәт тәрбияли, яңалыклар белергә кызыксыну уята, практик белем һәм күнекмәләр формалаштыра, табигатьне, халкын, үзең яшәгән урынның хуҗалыгын өйрәнү мөмкинлеге бирә, җирле материалга нигезләнеп табигать һәм җәмгыятьнең катлаулы үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итә. Үзен ихтирам иткән шәхес туган җирен дә ихтирам итә, үзен туган ил белән бердәм итеп хис итә. Аның өчен зур Ватан кечкенәдән, үзенең торган җиреннән, районыннан, авылыннан, урамыннан башлана.
Туган якны өйрәнү процессында – табигый, социаль, производство тирәлеге һәм туган як, ягъни тану объектлары һәм әхлакны баету чыганаклары, укучының интеллектуаль һәм физик үсешен, максатчан тикшерү – эзләнү сферасына җәлеп итүче эш. [3, 26 б.]
II. Туган як географиясен өйрәнү һәм аның методикасы.
2.1. Мәктәптә туган якны өйрәнү буенча сыйныфта һәм сыйныфтан тыш эшләр (экскурсияләр, географик түгәрәкләр, мәктәптә туган як музеен оештыру, туган төбәк олимпиадалары, географик кичәләр, география атналыгы), аларның фәнне өйрәнүдәге әһәмияте.
Мәктәптә “Туган якны өйрәнүче көндәлеге” алып барырга, туган як буенча елына бер-ике мәртәбә туплап тематик газета чыгарырга була. Анда үзебезнең туган якны башка өйрәнелә торган территория белән чагыштырып язарга да була.
6 нчы сыйныфта укучылар һава торышы, атмосфера, гидросфера, климат төшенчәләрен, үзара бәйләнешен өйрәнәләр, һава торышын билгеләп баралар. Өй эшенә ел фасылына бәйле төрле сынамышлар тупларга бирелә, аларның чынбарлыкка туры килүен күзәтергә дә була. Табигать дөньясында һава торышы белән бәйле күренешләр фасылдан фасылга яки айдан айга гына түгел, бәлки көне-сәгате белән дә үзгәреп торалар. Бу үзгәрешләрне алдан белеп-чамалап кую барлык кешеләр өчен дә кирәкле. Ә крестьянга ул аеруча мөһим. Шуңа күрә дә табигать календаре авыл җирләрендә элек-электән үк бик киң файдаланылган.
Табигать календареның нигезен халык сынамышлары тәшкил итә. Алар якын көннәрдә, шулай ук ераграк срокларга һава хәлләренең ничек булачагы, агымдагы яки киләсе елларда ашлык, яшелчә, җиләк-җимешләрдән нинди уңыш көтелүе хакында прогноз ясауга, алдан ук хәбәр бирүгә хезмәт итәләр. Табигатьтәге күп санлы һәм күп төрле күренешләр шактый эзлекле төстә кабатланып торалар, бер күренеш икенчесен китереп чыгара, ягъни алар арасында сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләре яши. Шунысын да әйтик, халык сынамышларының барысы да табигать закончалыкларын төгәл чагылдыра, бәхәссез хакыйкать булып торадип раслау дөреслеккә туры килеп бетмәс иде. Мисал өчен: 25 нче мартта яңгыр булса, арыш игене уңар. Апрель актыкларында җылы яңгырлар булса, игеннәр булыр. Май ае салкын булса, игенгә туклык булыр, чебенгә юклык булыр. Яз көне кырмыска оясына батырып таяк тык: таякка кырмыскалар күпме менсәләр, шул биеклектә ашлык үсәр һ.б. [8, 28-29 б., 46 б., 50 б, 51 б., 60 б.]
Географиядән сыйныфтан тыш эшчәнлекнең мөһим төре булып мәктәптә туган якны өйрәнү тора. Сыйныфтан тыш туган якны өйрәнүгә күп игътибар бирергә кирәк. Ул эпизодик кына булырга тиеш түгел, ул танып белү нигезен тәшкил итми, ә уен, күңел ачу характерында гына булып кала. Бу мәсьәләгә җитди карарга кирәк. [3, 26 б.]
Туган якны сыйныфта һәм сыйныфтан тыш өйрәнү бер-берсе белән нык үрелгән.
Географиядән сыйныфтан тыш эшчәнлектә экскурсияләр, экспедицияләр, сәяхәтләр мөһим урын алып тора. Музейлар, хуҗалык оешмалары белән дә элемтә булырга тиеш. Үзеңнең туган җиреңне өйрәнүнең төп формалары булып экскурсияләр, сәяхәтләр, күмәк һәм индивидуаль күзәтүләр, статистик, картографик, әдәби чыганаклар белән эшләү, туган төбәк түгәрәге тора.
Экскурсияләр – оешкан төстә, укучылар коллективы белән укытучы җитәкчелегендә туган як турында материаллар туплау һәм өйрәнү максатыннан табигать, промышленность объектларында, истәлекле урыннарда булу дигән сүз.
Экскурсияләр дәрестә яңа материалны ныгыту өчен үткәрелә, сыйныфтан тыш эшчәнлектә барыннан да бигрәк эзләнү характерында үтә.
Укытуда һәм сыйныфтан тыш эшчәнлектә экскурсияләрнең 3 этабын билгелиләр:
1 этап – укытучының, укучыларның экскурсиягә хәзерлекләре;
2 этап – экскурсияне үткәрү;
3 этап – җыелган материалларны калыплау (оформление).
Беренче этапта укытучының эшчәнлеге түбәндәгеләрдән гыйбарәт: теманы билгели, экскурсиягә максат куя, үткәрү урынын билгели. Укытучының үзенә экскурсиягә барганчы ук әдәбият, карта, статистик материаллар белән танышырга, укучыларны таныштырырга, консультация өчен специалистлар белән очрашырга кирәк була. Укытучыга бу экскурсиядә нинди методик алымнар куланырга кирәк булуын уйларга кирәк. Табигатькә экскурсия булса, кайларда тукталырга мөмкин булуын, хуҗалык объектларына булса, экскурсовод белән очрашырга кирәк. Чөнки экскурсовод укучыларның яшь үзенчәлекләрен, кызыксынуларын, нинди проблемаларга ныграк тукталырга кирәк булуын белеп торырга тиеш. Экскурсия кызыклы үтсен өчен, алдан ук проблемалы сораулар әзерләргә була. [3, 27-28 б.]
Укучыларга табигатьтә, хуҗалык объектларында үзеңне дөрес тота һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү белән алдан таныштырырга, аңлатырга, ягъни инструктаж үткәрергә кирәк.
Экскурсия үткәрүдә ике этап билгеләнә: 1. информация өлеше; 2. эш өлеше. Информация өлеше сөйләү, караудан тора. Эш өлеше эзләнүдән, материал туплаудан, географик объектларны сурәткә төшерүдән һ.б. дан тора. Соңыннан бергәләп нәтиҗәләр ясала.
Таблица 1.
Экскурсинең темасы, бурычлары | Эшчәнлек төре | |
Укытучы | Укучылар | |
Тема: Елга ярының биеклеген билгеләү. Максат: Укучыларны нивелир ярдәмендә елга ярының биеклеген үлчәргә өйрәтү. | I. Экскурсиягә хәзерлек. | |
Өйрәнү объекты турында мәгълүмат бирү. Инструктаж. | Нивелир белән эшләү кагыйдәләре. | |
II. Экскурсине үткәрү. | ||
Кереш әңгәмә, укучыларга биремнәрне бүлү. Укучылар эшчәнлеге белән җитәкчелек. | Әңгәмәдә катнашу, елга биеклеген үлчәү, исәпләүләр үткәрү, кыскача язу. | |
III. Җыелган материалны калыплау. | ||
Әңгәмә, анализ ясау. | Эш нәтиҗәләре турында кыскача мәгълүмат, профиль төзү. |
Укучылар эш нәтиҗәләрен таблицага яза, график, схемалар төзи, фотографияләр куя алалар. Мәктәп газеталарына үзләренең эшләре турында яза алалар.
Сыйныфтан тыш эшнең иң таралган төре – географик түгәрәкләр (кружоклар). Географик түгәрәкне төрле яшьтәге балалар белән үткәреп була. Максаты туган якны өйрәнү почмагы, музей оештыру, күргәзмәләр, участокны яшелләндерү һ.б. төрләр белән шөгыльләнеп була. Укучыларның кызыксынуларыннан чыгып конкрет биремнәрне үтәргә була. Балаларның кызыксынулары кимемәсен өчен эшчәнлек төрен, ягъни теоретик һәм практик эшчәнлекне чиратлаштырырга кирәк. Шулай чиратлаштырганда укучылар активлык күрсәтәчәкләр һәм кызыксынулары артачак. Түгәрәкне үткәрү алдыннан тематиканы билгеләү һәм укучыларның нәрсәләр белүләрен, кызыксынуларын ачыклау өчен анкета үткәрергә була.[3, 34,39 б.]
Яшь географлар түгәрәгенең мөмкинлекләре зур. Анда укучылар елның төрле фасылларында елганың режимын, үзең яши торган төбәкнең рельефын, кышын андагы кар катламын, үсмлекләр һәм хайваннар дөньясын, урындагы экологик шартларның торышын өйрәнү, табигать байлыклары белән чын хуҗаларча эш итмәү (әйтик, елга-күлләргә пычрак сулар агызу, урманнарны төрле чүп-чар белән пычрату, шифалы үләннәрне чамадан тыш күпләп җыю һ.б.ш.) фактларын ачыклау белән шөгыльләнә алалар. [15, 45 б.] Түгәрәк исеме укучыларда горурлану тудыра торган булсын.
Мисал өчен туган якны өйрәнү түгәрәгенең эш планы түбәндәгечә була ала:
№ | Шөгыльнең формасы һәм урыны | Шөгыльнең эчтәлеге | Дата |
1. | Түгәрәк эшен оештыру | Түгәрәк эше советын һәм стенгазета чыгаруга җаваплы укучыларны сайлау. “Яшь крайны өйрәнүче” кем ул? “География хәбәрләре” стенды. Карта янында. | Сентябрь |
2. | Табигатькә экскурсия | Үз торак пунктыңның табигый шартлары белән танышу. Әңгәмәләр. Җәмгыятькә файдалы хезмәт. | Сентябрь |
3. | Эш бүлмәсендә шөгыльләр | Күзәтүләрдән нәтиҗәләр ясау. Фотографияләрне һәм нәтиҗәләрне калыплау. Экскурсиядә җыйган материалларны эшкәртү. | Октябрь |
4. | Табигатькә экскурсия | Табигый ландшафтны өйрәнү. | Октябрь |
5. | Эш бүлмәсендә шөгыльләр | Географик әдәбият белән танышу, кызыксындыру | Ноябрь |
6. | Музей эше | Биектау музеена туган якның үткәнен өйрнү сәяхәте | Ноябрь |
7. | Эш бүлмәсендә шөгыльләр | Географик кичәгә хәзерлек. | Декабрь |
8. | Эш бүлмәсендә әңгәмә | Туган ягымның күренекле кешеләре, осталары белән очрашу. | Декабрь |
Безнең әби-бабайлар табигать байлыкларыннан бик сак файдаланганнар. Беркайчан да үз ихтыяҗларыннан артык җәнлек ауламаганнар, балык тотмаганнар. Ау вакыты башланганнан соң, беренче тотылган җәнлекне яки балыкны, “Урман иясе”нә,”Су иясе”нә атап, кире җибәргәннәр. Яшь киекләрне ауламаганнар, кечкенә балыкларны да кире суга җибәргәннәр, яшь агачларны кисмәгәннәр. [14, 68 б.]
Димәк, укучыларны экскурсияләргә алып баруга җитди карарга кирәк. Ныклы сәламәтлек булу зарур, картаны белергә, компас белән һәм компассыз да ориентлаша белергә кирәк. Компассыз ориентлашу ысулларын укучылар табигать объектларына карап белергә тиешләр, бу ысуллар инде өйрәнелгән булырга тиеш.
Туган якны өйрәнү методы буларак мәктәп музейларының да туган якны өйрәнүдә әһәмияте зур. Музейлар оештыру өчен экспонатлар туплау, инвентарь кенәгәсе булдыру, әти-әниләр, авыл кешеләре белән тыгыз элемтәдә тору, максатны аңлата белү кирәк. Музей үткәнне барларга, белмәгәнне белергә ярдәм итә, туган якның кадеренә өйрәтә. Нигезең нык булса, җаның тыныч булыр, дигән мәкаль дә бар. [3, 73 б.]
Музейларны серле вакыт машинасы дип атарга була. Анда аз гына вакыт аралыгында, дәрескә бирелгән берничә минутта, укучы артта калган вакытка әйләнеп кайтып, үткәнне бүгенге белән чагыштыра ала. Шуңа күрә музейга барыр алдыннан укучыны эмоциональ хәзерләргә кирәк.
Туган төбәк олимпиадаларының да туган якны өйрәнүдә әһәмияте зур. Мәсәлән,“Туган ягыңны беләсеңме?” дип исемләнгән олимпиада.Туган төбәк олимпиадалары үткәргәндә материалның фәннилеген, проблемалылыгын, кызыклыгын исәпкә алалар. Предметара бәйләнеш төп шарт булып тора. Ул берничә турда үткәрелә. Олимпиада бер яшьтәгеләр арасында, катлаулы биремнәр белән рәттән күпчелек укучылар үти алырлык булырга тиеш. Олимпиадалар ешрак үткәрелсә, балалар аны уңышлырак чишәләр. [3, 102 б.]
Географик кичәләр, телдән журнал, викториналар, уеннар үткәрү туган як географиясен өйрәнүдә отышлы алым булып тора. Алар кызыл даталар, экологик календарь белән һәм укытучының, укучыларның инициативасы буенча да үткәрелергә мөмкин. [3, 109 б.] Мәсәлән, 11 нче январь – Бөтендөнья тыюлыклар көне, 21 март - Бөтендөнья урман көне, Нәүрүз бәйрәме, 1 нче апрель - Бөтендөнья кошлар көне, 22 нче апрель – Бөтендөнья Җир көне һ. б.
Географик кичәләр дәрестән тыш вакытта массакүләм рәвештә үткәрелә. Ул илебез тарихының юбилейлы датасы белән бәйле, туган шәһәр, республика, район, авыл белән бәйле дә булырга мөмкин. Залны кичәгә, бәйрәмгә туры китереп бизәү, китапханәче белән берлектә китаплар күргәзмәсе оештыру, рәсем укытучысы белән берлектә шул тематикага рәсемнәр конкурсы оештыру, сәхнәдәгеләрнең киенү стиле, кайбер биремнәрне тамашачыларга аерым бирү ямь өстенә ямь булып тора. Мәктәптәге күп кенә кичәләр презентация кулланып үткәрелә.
Мәктәптә география атналыгы үзендә төрле мәктәптән тыш эшчәнлекне тәшкил иткән комплекслы мероприятиеләрдән тора: кичәләр, конференцияләр, географик белемнәрне күрсәтү өчен конкурслар, газета конкурслары һ.б. Балалар арасында географик белемнәрне пропагандалауга зур мөмкинлекләр бирә. Бер яктан балаларга үз белемнәрен күрсәтү мөмкинлеге, икенче яктан башка укучыларны да тарту, кызыксындыру. География атналыгы мәктәпнең укыту-тәрбия планы белән килешеп үткәрелә. География атналыгына темаларны нәкъ менә туган як турында географик белемнәрне барлау, өйрәнү (чөнки укучылар бер-берсеннән яңа мәгъләматлар, укытучыдан яңа мәгълүматлар белеп калалар) максатыннан сайлап алынырга мөмкин. Мисал өчен: “Туган ягыңны беләсеңме?”, “Безнең район”, “Туган як табигате”, “География – күп һөнәрләрнең нигезе”, “Урман һәм хуҗалыкта кеше эшчәнлеге” (урманчылар белән очрашу), “Табигатьне киләчәк буыннар өчен саклыйк!”, “Безнең якның тыюлыклы урыннары”, “Могҗизаларга бай табигатебез”, “Фәннәр табигать сагында” һ.б. География атналыгында командаларга туган як турында презентацияләрен тәкъдим итәргә бирергә дә була. [3, 138-140 б.]
2.2. Туган як географиясен өйрәнүдә кырда үткәрелгән практик эшләр һәм экскурсияләр методикасы.
Мәктәп шартларында туган як географиясен өйрәнүдә кырда үткәрелгән практик эшләр һәм экскурсияләр методикасының әһәмияте аеруча зур. Югары сыйныфларда дәрестән тыш практик эшләрне һәм экскурсияләрне берничә темага үткәреп була. Темалар билгеләгәндә, педагогик һәм регионологик принциплардан чыгып, алар 1) Татарстан һәм аерым район өчен актуаль; 2) мөмкин кадәр дәрес һәм предмет программасына туры килерлек; 3) укучыларның сәләте һәм көче җитәрлек; 4) мәктәп шартларында җиһазландыра алырлык булырга тиеш. [1, 97 б.]
Мисал өчен, түбәндәге темаларны тәкъдим итәргә була:
- Кече елганы тикшерү.
- Күлләрне тикшерү.
- Чишмәләрне өйрәнү һәм тикшерү.
- Ерымнарны күзәтү һәм тикшерү.
- Зур елга ярларының үзгәрү процессларын күзәтү.
- Кырда (басуда) һәм урманда кар катламын күзәтү һәм тикшерү.
- Ел фасылларының, бигрәк тә көз һәм язның, метеорологик (һава торышы белән бәйле фактор) һәм фенологик (үсемлекләрнең һәм хайваннарның климат шартларына карап үзгәрешләрен өйрәнү) үзенчәлекләрен күзәтү һәм өйрәнү (тикшерү).
- Урманга экскурсия.
- Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә экскурсия.
10. Промышленность предприятиесенә экскурсия һ.б. [1, 97 б.]
Елгасыз, инешсез бер район да юк диярлек, димәк, һәр мәктәптә укучылар катнашында гидрологик күзәтүләр һәм тикшерүләр алып барырга мөмкин. Бу эшләрнең әһәмияте бик зур: бердән, уку-укыту һәм тәрбия бирү ягыннан, чишмә, инеш һәм елгадан тыш, балалар һәм, гомумән, кешеләр күңелен җәлеп итәрлек географик табигать җисеме бүтән юктыр, мөгаен, шуңа күрә укучыларны гидрологик күзәтүләргә тарту һәм кызыксындыру авыр түгел, икенчедән, елгаларыбыз, бигрәк тә чишмәләребез җитәрлек дәрәҗәдә тикшерелмәгән, хәтта күп кенә гидрологик объектлар фәнни яктан бөтенләй тикшерелмәгән. Район елгаларга (Ашыт һ.б.) бай булмаса да, күлләргә бай дияргә мөмкин.
Кече елганы тикшерү өчен түбәндәге план тәкъдим ителә:
- елганың тирәнлеген, берничә урында киңлеген үлчәп, аның “тере киселеше”н исәпләп чыгару;
- елганың планын төшерү;
- елга юлын тикшерү;
- елга суының агым тизлеген һәм чыгымын үлчәү;
- суының температурасын үлчәү, аның үтә күренмәлелеген ачыклау;
- суның сыйфатын тикшерү (ачыклау);
- елганың ничек туенуын, режимын ачыклау;
- елга ярларын, тугаен, террасаларын һәм, гомумән, үзәнен тикшерү;
- елга буе табигатен тикшерү, тасвирлап язу (максимум – бассейнын өйрәнү);
- елгадан файдалану.
Елганың режимын өйрәнү – аның шушы вакытта күзәтелгән барлык үзгәрешләрен белү дигән сүз. Бу аңлатмага елга суы өслегенең вакытка карап тирбәлүе, су белән туену төрләре һәм ел фасыллары буенча үзгәрүе, температура режимы, боз белән каплану режимы һ.б. үзгәрешләр, шулай ук су чыгымын үлчәү һәм күзәтүләр дә керә.
Елга режимын өйрәнү – иң мөһим һәм катлаулы эш. Аны кыска вакытка гына башкарып булмый, озак вакытлы күзәтүләр таләп ителә.
Елга режимы урынның һәм илнең климатына тыгыз бәйләнгән. Бөек рус галиме А.И.Воейков әйтүенчә, елга ул – климатның функциясе. Елга режимын климат һәм һава хәле режимына бәйле рәвештә өйрәнү зарур. [1, 109 б.]
Елганың киңлеген, тирәнлеген, шушы урындагы озынлыгын үлчәү һәм
башка гидрометрик эшләр үткәрү
1. Тикшерү өчен авылга (шәһәргә) якын урынны сайлап алып, елганың берничә йөз яки бер – ике километр озынлыктагы бер өлешен билгелиләр. Төгәл үлчәүләр үткәрер өчен кыска арада кимендә 3 киселеш (створ) билгеләп, ике ярында нокта (казык һәм башка төрле әйбер) беркетәләр. Шушы эшләр өчен елга мөмкин кадәр чүпсез – тамырсыз, үләнсез, туры, агымы сизелерлек, озынлыгы киңлегеннән кимендә 5 тапкыр зуррак булырга тиеш. Киселеш сызыгы елгага төгәл перпендикуляр булып, елга бик киң булмаган очракта ярдан ярга бер тасма (нечкә трос, электр шнуры һ. б.) тартыла. Тасма икешәр – бишәр метрларга бүленеп, нокталары төсле ленталар белән билгеләнә.
Үлчәү бер як ярда төгәл су читеннән башланып, икенче як яр асты су читенә кадәр үткәрелә.
Бу эшне су аша салынган басмада үткәрү – иң уңайлысы. Ул чакта басманы метрларга бүлеп чыгарга була.
Шушы күрсәтелгән нокталар турысында, озынрак бер колга ярдәмендә яки лотлинь кулланып, тигез аралар аша елганың тирәнлеген үлчиләр. Колга дециметрларда бүленә, ә үлчәгәндә тирәнлек сантиметр төгәллегендә языла.
Шушы үлчәүләр нигезендә елганың аркылы киселеше (“тере киселеш”) сызыгын сызып, аерым өлешләренең мәйданын геометрик фигура (ике өчпочмак һәм берничә трапеция) рәвешендә исәпләп, “тере киселеш” – нең тулы мәйданын (аерым фигураларның суммасын) (F) китереп чыгаралар.
Шул рәвешле, 3 киселешнең дә “тере киселеш”ен үлчәп, өй мәйданның арифметик уртасын табарга мөмкин. Гадәттә, елганың су чыгымын исәпләп чыгару өчен уртадагы киселешне алу җитә. Елга аша басма куелмаган очракта,елганың тирәнлеген үлчәү өчен көймә кулланырга туры килә.
2. Елганың бер өлешен планга төшергәндә аның туры, тирән һәм сай өлешләрен кертергә кирәк. Әлбәттә,төгәл үлчәүләр үтәлгән урыннар планда күрсәтелә. Төп объект итеп елга үзе, ягъни елга юлы алына. Төшерү ысуллары берничә төрле булырга мөмкин. План мөмкин кадәр дөрес булсын өчен, елганың турырак урынында яр буйлап базис сызыгын төгәл үлчәргә кирәк. Елга аръягындагы нокталар (ориентирлар) шушы базис нокталарыннан засечка алымы белән билгеләнә. Башка аралар, адымлап үлчәнеп, ориентир нокталар планшетка төшерелә (планшет горизонт якларына карата һәрвакыт дөрес куелырга тиеш). Шушы нокталарга карап, елганың борылышлары, яр сызыгының телгәләнгәнлеге, ярның текә һәм сөзек урыннары, елга юлы эчендәге утрау – утраучыклар, басма – күперләр һәм башка гидротехник объектлар төшерелә. Масштабы елганың киңлегенә һәм елга участогының озынлыгына карап билгеләнә (1:500 – 1:1000 һ. б.). Шартлы билгеләрне ирекле рәвештә сайларга, әлбәттә, топографик планнарда кулланыла торганнарын файдаланырга мөмкин.
3. Елга юлын тикшерү аны планга төшерүнең дәвамы булып тора. Өстәмә рәвештә буеннан – буена елганың тирәнлеген ачыклау, тирән урыннарын һәм сайлыкларын, бусагаларын, ташлы һәм ләмле, комлы һәм балчыклы елга төпләрен планга төшерү һәм телдән тасвирлау, ярларының җимерелү процессларын һәм урыннарын күрсәтү, гомумән, аларның үзенчәлекләрен ачыклау керә. Йомгаклау рәвешендә, түбәндә күрсәтелгәнчә, үрнәк таблица төзергә тәкъдим ителә. [1, 98-99 б.]
Елганың һәм елга участогының исемнәре
Дата | Күзәтү вакыты, сәг | Башлангыч ноктадан ераклыгы | Үлчәү нокталары №№ | Елганың киңлеге, м | Фарватер буйлап тирәнлеге, м | Елга төбе грунты | Ярларның характеры | |
Уң як яры | Сул як яры | |||||||
Фарватер – елгаларда суднолар йөри алырлык урыннар.
4. Елга суының агым тизлеген һәм чыгымын үлчәү.
Бусы иң әһәмиятле эшләрдән санала, чөнки бу мәгълүматларга карап елганың мул сулы булу – булмавын, аның динамик (кинетик) көчен, режимының үзгәрүен һәм хуҗалыкта файдалану мөмкинлекләрен белеп була. Елга чыгымын мөмкин кадәр төгәлрәк һәм ел дәвамында берничә тапкыр, елганың күп сулы һәм аз сулы вакытында үлчәргә кирәк. Үлчәү урыннарын елгага төшкән кушылдыкларыннан өстәрәк һәм астарак, чишмә чыккан җиреннән астарак һәм гидротехник корылмалар булган урыннан астарак билгеләргә кирәк.
Елга суының чыгымы дип шушы киселеш аша бер секунд эчендә үткән су күләмен атыйлар. Ул м3/ сек белән үлчәнә. Формуласы: Q=KF V (Q-чыгым, F – «тере киселеш” (м2), V-агым тизлеге, м/сек, K –төзәтмә кертү коэффициенты.
Эш ике өлештән тора: 1) “тере киселеш”ен табу (алда әйтелгәнчә); 2) агым тизлеген үлчәү.
Елганың агым тизлеген үлчәүдә ике төрле ысул кулланыла: берсе – инструментлар, икенчесе калкавычлар ярдәмендә үлчәү. Елганың киңлегенә карап, 5-7 һәм күбрәк тә калкавыч кулланыла. Бер –берсеннән калкавыч төсе яки формасы белән аерылып торырга тиеш. Алар номерлар белән билгеләнә. Эш һәр калкавычның билгеле бер араны агып үтү вакытын исәпләүдән һәм шулар ярдәмендә суның өске агымының тизлеген үлчәүдән гыйбарәт.
Калкавычларны берсе артыннан берсен, 10 яки 20 секунд саен, югарыгы створдан 5-6 метр өскәрәк, елганың киңлеген тигез өлешләргә бүлеп (уң як яр буйлап, уртадан, сул як яр буйлап) җибәрәсең. Аннары һәр калкавычның өч киселешне үткән вакытын секундомер ярдәмендә билгеләп язып барасың. Шул рәвешле, һәр калкавычның йөзү тизлеген исәпләп чыгарасың. Агым тизлеген исәпләү өчен, иң тиз үткән калкавычлардан икесен алалар. Шул калкавычларның уртача арифметик тизлекләрен суның өске катламындагы максималь тизлеге дип исәплиләр һәм су чыгымын үлчәгәндә шушы санны алалар. Елга юлы, аның төбе чистартылган булырга тиеш.
Калкавычлар ярдәмендә агым тизлеген үлчәүне түбәндәге форма буенча язып барырга була.
V секунд үлчәү урыны | Дата, сәгате | Кал Ка выч №№ | Секундомер буенча калкавычның киселешне узган моменты | Киселеш (створ) аралары, м | Калкавычның араны узу вакыты | Калкавыч ның йөзү тизле ге | Ис кәр мә | ||
югарыдагы | уртадагы | түбәндәге | |||||||
Кар шы җил |
Җил каршы булганда, калкавычларның тизлеген җил тоткарлый, димәк, су агымы калкавычлар тизлегеннән тизрәк була: тизлеккә 1,2 -1,4 кадәр (чама белән) коэффицент кертергә кирәк.
Елганың тулы чыгымын исәпләү формуласы түбәндәгечә:
Q=Fvуртача. Су агымының тулы катламының уртача тизлеген белү өчен күчү коэффиценты (К) кулланырга кирәк. Аны түбәндә китерелгән таблицадан белеп була.
Елга киселешенең уртача тирәнлеге, м 0,1-0,5 0,5 -1,0 1,0 -1,5
К коэффиценты зурлыгы 0,50 -0,7 0,65 -0,73 0,70-0,75
“Тере киселеш”нең уртача тирәнлеген белү өчен, аның мәйданын елганың киңлегенә бүләләр.
К коэффицентын башкача һәм төгәлрәк табып була. Бу очракта елга юлы киселешенең “суланган периметрын” һәм гидравлик радиусын исәпләп чыгарырга, елга төбенең грунт составын, төбенең һәм ярларының үлән белән капланганлыгын исәпкә алырга туры килә. Моның өчен махсус таблицалар кулланыла.
Су чыгымының тулы формуласы түбәндәгечә:
Q=KFvуртача. Су чыгымы берничә урында һәм берничә төрле вакыт эчендә үлчәнгәнгә күрә, махсус журнал алып барырга кирәк.
Формасы:
Калкавычлар белән су чыгымын үлчәү
Кыр журналы
Чыгым № Елга Пункт Дата
Һава хәле: (аяз, болытлы, томан, яңгыр)
Җил: (җилсез, акрын, агым уңаеннан, агымга каршы, сул як ярдан, уң як ярдан)
Елганың торышы: (тыныч ага, вак дулкыннар, суы чиста, чүпле,болганчык)
Су өслеге биеклеге: үлчәүләр башлаганда... үлчәүләр ахырында....
Су өслеге нинди реперга бәйле
Киселешләр арасы озынлыгы: югарыгы белән уртадагы
уртадагысы белән түбәндәгесе
югарыгысы белән түбәнгесе[1, 99 б,102 б.]
Үлчәүләр башлану вакыты_______ Үлчәүләр тәмамлану вакыты__________
Тирәнлекләрне үлчәү | Су агымы тизлеген үлчәү | Искәрмә | ||||||
Үлчәү ноктала ры №№ | Сул яр сызыгынн нан исәпләнгән арасы | Су тирәнле ге, м | Калка выч № | Калкавычның урта киселешне узган урыны (сул ярдан исәпләгәндә), м | Калкавычның секундомер буенча киселешне узган моменты | |||
югары киселеш не | урта киселеш не | түбәнге киселеш не | ||||||
Су чыгымын үлчәделәр: (имзалары)
Калкавычлар урынына төрле төстәге 1,0 -1,5 л сыешлы полиэтилен шешәләр кулланырга ярый, һәм ул әйбәтрәк тә. Сай елгада, инештә полиэтилен шешә кулланыр өчен, эченә вак таш яки ком тутырырга кирәк. Шешә туры торып, аның күп өлше суда баткан килеш йөзеп йөрергә тиеш. Әгәр шешә төбе елга тирәнлегенең 0,5 -0,4 өлешенә кадәр җитсә (өстән санагнда 0,6Н-).5Н), шешә йөзеп барган участокның су агымы тизлеге шушы шешә тизлегенә туры килә, өстәмә рәвештә “К” коэффицентын кулланырга кирәк булмый. Ләкин шуны онытмаска кирәк: полиэтилен шешәләр, башка шундый савытлар, шулай ук суга ташланган агач әйберләр елганы нык чүплиләр. Аларны судан алып, бер җиргә җыя барырга кирәк. Соңыннан чүп – чарны тиешле урынга алып китәргә була.
Елга суының температурасын һәм үтә күренүчәнлеген үлчәү
Елга суының температурасы ел фасыллары дәвамында һава хәленә карап үзгәрә. Бу күзәтүләрне ел дәвамында һәм һава торышына карап төрле вакытта үткәрергә мөмкин.
Үлчәүне махсус эшләнгән чишмә термометры яки гади термометр ярдәмендә үткәрергә мөмкин. Ул чакта термометрның терекөмеш (спирт) резервуарын су үткәрүчән “чолгауга” төрергә кирәк. Эшне көймәдә башкару җайлы: елганың урта бер җирендә термометрны елганың чама белән ярты тирәнлегенә батырып, кимендә 5 минут тоталар. Аннан соң, тиз генә һавага күтәреп, температурасының башта 0,1 өлешен, соңыннан тулы градусын санап, журналга язып куялар. Күзәткәндә, термометрның терекөмеш (спирт) баганасының өсте күз тигезлегендә булып, термометрны футлярыннан яки махсус алкасыннан тотарга кирәк. Күзәтүче, кояшка аркасы белән борылып, термометрны туры кояш нурларыннан ышыкларга тиеш.
Бер үк вакытта термометр – пращ ярдәмендә һаваның температурасы үлчәнә. Һава температурасы үлчәүнең төгәллеге -0,5 градус. Ике мәртәбә үлчәгәч, аермалары 0,5 градустан артык булмаса, соңгы күрсәткечне язып куялар. Журнал гади төзелә, елга исеме, күзәтү вакыты, урыны, һава шартлары язып куела.
Су температурасын күзәтү белән беррәттән, суның үтә күренүчәнлеге дә үлчәнә. Моның өчен уртасыннан дециметрларга бүленгән шнур тагылган 30 см диаметрлы ак диск кулланыла. Үлчәүне көймәгә утыртып, елга уртасында яки башка урында туктап, көймәнең күләгәле ягыннан дискны акрын гына суга батыра һәм күзәтеп тора. Дискның суда күренми башлаган моменттагы тирәнлеге суның үтә күренүчәнлеге дип алына. Дискны өскә күтәргәндә, күзәтү кабатлана. Ике күзәтүнең уртачасы дөрес дип исәпләнә һәм шул цифр (м) журналга языла. Суның үтә күренүчәнлеген күзәтү берничә төрле әһәмияткә ия: бердән, суның тонык яки болганчык булуы, шуның нәтиҗәсендә елга төбендә, ярларында һәм, гомумән, бассейнында барган эрозия процесслары турында фикер йөртеп була, икенчедән, үтә күренүчәнлектән су тирәнлегенә кояш нурларының яшәү шартларын чамалап була. Гомумән алганда, су катламнарының җылынуы кояш нурларының үтеп керү тирәнлегенә бәйле. Бу күренеш бигрәк тә күлләргә хас.
Елга суының башка физик, химик һәм бактериологик сыйфатларын, аның катылыгы – йомшаклыгыннан башка, лабораторияләрдә махсус анализлар ясап кына белеп була. Безнең елгаларыбыз хәзер шактый пычранган һәм хәтта агуланган, шуңа күрә аларның суын кайнатмыйча эчеп карарга ярамый. [1, 106-107 б.]
Гомумән, зональ табигатькә бәйле буларак, тугай болын үләннәре, куаклыклар һәм тугай урманнары белән каплана. Тугайны характерлау өчен түбәндәге план тәкъдим ителә: 1) тугайның елгага карата биеклеге; 2) киңлеге ( ике як тугайны да исәпләп); 3) язгы ташуның дәвамлылыгы, ташу вакытындагы су күтәрелеше (биеклеге), тугайның киңәюе; 4) елганың эрозиом – аккумулятив эшчәнлеге, иске елга юлларының эзләре; 5) үсемлекләр белән капланганлыгы, сазлану күренешләре, түмгәкләү һ. б. 6) грунт составы: ләмле – балчыклы, комлы, комлы – вак ташлы, комлы – чуерташлы урыннары, торфлы урыннары; 7) авыл хуҗалыгында файдаланылуы.
Елга үзәне төзелешен тасвирлау. Үзән элементлары: 1)
Күл кеше күңеленә рәхәтлек бирә, ләкин үзе дә игътибар, ярдәм көтә, саклауны таләп итә. Елга һәм чишмә төсле үк, күл дә кеше белән бергә яши, бергә михнәт чигә, интегә. Күлне саклау – һәркемнең изге бурычы. Шуңа күрә күлләрне тикшерергә, өйрәнергә, белергә кирәк. Бу яктан караганда, география укытучысы җитәкчелегендә эшләгән һәм күзәтүләр алып барган мәктәп укучыларының мөмкинлекләре чиксез зур.
Түбәндә үрнәк рәвешендә берәр күлне тикшерү өчен программа китерелә. (Гидрометеорология оешмасы таләпләреннән алынды.)
- Күл турында гомуми белешмә. Күлнең исеме, географик урнашуы, су җыелу бассейны, диңгез өстеннән исәпләнгән биеклеге, су өслегенең зурлыгы: озынлыгы, киңлеге, мәйданы, уртача һәм иң зур тирәнлеге. Су күләме (билгеле булса), бассейнының төп табигать үзенчәлеге (рельефы, үсемлекләр катламы, агып төшкән инешләре һ.б.)
- Күл казанлыгы. Хасил булуы (чыгышы), формасы, төп ярларының биеклеге, текәлеге, телгәләнгәнлеге, тау токымнары, үсемлекләр белән капланганлыгы, ярларының сазлануы, үсемлек төркемчәләре; су күтәрелү (ташу) һәм чигенү чикләре, уртача һәм сирәк күтәрелү биеклекләре.
- Күлнең ваннасы (күл үзе): а) ярларының үзенчәлекләре; б) күл төбе утырмалары; в) су үсемлекләре, таралышы.
- Күлнең су режимы: а) су өслегенең ел вакытларына бәйле һәм метеорологик шартлардан килә торган үзгәрүләре. Иң биек һәм иң түбән хәле, күлнең кышкы режимы; б) су белән туенуы һәм су агышы (сток), ел вакытларына бәйле рәвештә үзгәрүе, сәбәпләре. Күпьеллык режимы.
Күлнең боз белән каплану режимы: боз белән каплану срогы, бозның калынлыгы, арта баруы, максималь калынлыгы, боз катламының үзенчәлекләре, боз өстенә су чыгуы, кар катламы, кар һәм боз эрү процесслары, боздан арыну срогы. [1, 111 б.]
Безнең авыл уртасыннан чишмә челтерәп ага, ә авылдан ерак түгел Шалтырмалы чишмәсе бар, аны мәктәп балалары, авыл кешеләре карап, чистартып торалар, чөнки ул хуҗалык көтүен көткәндә кешеләрнең сусавын баса алырлык якындагы бердәнбер чишмә.
Чишмәне тикшерү һәм чишмәгә тасвирлама төзү планы түбәндәгечә:
- Чишмәнең хәзерге исеме, тарихи исеме һәм аның чыгышы.
- Урнашуы: а) торак урынга карата;
б) географик-геогморфологик урыны.
3. Елгага карата биеклеге, ераклыгы, инеше һәм елга белән тоташуы.
4. Геологик төзелеше: өске һәм астагы су үткәрмәүчән катламнар, сулы катламының литологик составы.
5. Чишмәнең агып чыгу үзенчәлеге, аның дебиты.
6. Чишмә суының чисталыгы, химик составы, физик үзенчәлекләре, температурасы, ел дәвамында үзгәрүе.
7. Чишмәдән файдалану, аның әһәмияте.
Дебит – бер секундта чишмәдән агып чыккан су күләме. Моны белү өчен чишмә суын күләме билгеле бер савытка (чиләккә) агызалар һәм савытның тулу вакытын исәплиләр. Су күләменең вакытка чагыштырмасы дебит була, куб м/сек белән билгеләнә. Үлчәүне 3 тапкыр кабатлап, уртачасын табалар.
Нәтиҗәсен язып бару өчен журнал формасы тәкъдим ителә:
Дата
| Чишмәнең исеме
| Савытның тулу вакыты | Үлчәү савы тының күлә ме, л
| Чишмәнең дебиты, л/сек
| Суның темпе ратурасы | Суының физик сыйфатла ры (төсе, үтә күренмәлелеге, тәме, исе һ.б.) | |||
| |||||||||
10.09.10. | Суыксу чишмәсе | 16,2 | 16,3 | 16,1 | 16,2 | 10,4 | 0,642 | 8,2° | Ачык төсле, Үтә күренә, иссез, тәмле |
Бу ысул белән фәкать чыгымы секундка берничә литрдан артмаган чишмәне генә үлчәп була. Зуррак (көчлерәк) һәм аерым тармакларга бүленеп чыккан, шулай ук җир астыннан кое ясап бәреп чыккан чишмәләрнең дебитын елга суы чыгымын үлчәгән ысул белән (калкавычлар кулланып) үлчәргә кирәк. Моның өчен чишмәнең инеш хасил иткән җиргә туры аккан урынын сайлыйлар.
Ландшафтны һәм аның морфологик өлешләрен өйрәнү, аларның хасил булуларын һәм үзгәрүләрен (динамикасын) күзәтү һәм тикшерү физик географиянең нигезе булган ландшафт белеменә карый, һәм бу географик фәнне, Н.А.Солнцев сүзләре белән әйткәндә, “кече география” дип атарга була. Ландшафт белеме – кешеләргә, укучыларга өйрәнү өчен якын торучы фән, һәм ул практикага бәйле. Ландшафтны һәм аның өлешләрен тикшерер өчен кырга, урманга, болынга, басуга чыгарга кирәк. Географиянең матурлыгы һәм эчтәлеге нәкъ менә шунда инде. [1, 121 б.]
Табигатькә экскурсияләр вакытында ТТКны (табигый территориаль комплекс) аерым характерлау үрнәкләре.
1 нче форма. Ылыслы урманны тасвирлау. Мисал өчен:
1. Адресы.
2. Рельефы(рельеф формасы һәм элементы, авышлык экспозициясе).
3. Өске литологик төзелеше: төрле төстәге балчыклар, яше буенча татар ярусына карый.
4. Туфрагы: кәсле-уртача көлсу, үзле балчыклы.
5. Сугарылуы: атмосфера явым-төшемнәре исәбенә, нормаль.
6. Грунт суларының тирәнлеге: вакытлы су катламы 0,5 – 0,6 м, даими сулы катлам тирән ята, тирәнлеге билгесез.
7. Урман тибы: чыршылы наратлык, яшел мүкле-кымызыклы. Агаялык составы (формуласы): 7Н, 3Ч.
8. Агач үсентеләре: чыршы.
9. Урман асты ярусы: шомырт, артыш, эт шомырты.
10. Үләнле вак куаклар ярусы:
№ | Үсемлек исемнәре | Күплеге |
1. | Кара җиләк | күп |
2. | Түгәрәк каеш яфрак | күп |
3. | Ике яфраклы май чәчәге | сирәк |
11. Мүкле-лишайниклы катламы: яшел гипнум мүкләре.
12. Урманның хәле: картайган агачлар кайры кортларыннан зарарланган.
13. Киңәшләр: корткычлар белән көрәшергә.
Болынны тасвирлау.
- Адресы.
- Рельефы.
- Литологиясе.
- Сугарылуы.
- Грунт сулары.
- Үсемлекләр ассоциациясенең исеме.
- Үләннәрнең флористик составы.
- Үләннәр ярусының биеклеге.
- Җир өстен каплавы проекциясе гомумән.
- Мүкләр катламы (булса).
- Файдалану.
- Культура-техник хәле.
Туган төбәк географиясен өйрәнү, әлбәттә инде үз республикаңнан, районыңнан, авылыңнан башлана. Укучыларга туган як географиясен өйрәтү максатыннан укытучы үзе кызыксындырырлык материаллар тупларга тиеш. Бу уңайдан мин үзебезнең Биектау районындагы горурланырлык урыннарда булып өстәмә мәгълүматлар тупладым, ул миңа фәнне укытканда һәм балаларның кызыксынуларына җавап бирергә мәгълүмат булып тора.
Биектау районы Урта Иделнең уникаль һәм бай табигатьле җиренә урнашкан. Аның гомуми мәйданы 157 479 гектар, район территориясендә 43128 кеше яши, шул исәптән татарлар барлык халыкның – 64% ын, руслар -34% ын һәм башка милләтләр 2 % ын тәшкил итә. Алар район җирлегендәге 124 авылда гомер кичерәләр. Халык тыгызлыгы 30,1 к/км². Үзәге – Биектау станцияле посёлок (торак). 2011 елның 1 январеннан каралган буенча районда 29 авыл советы җирлеге бар, алар 124 авылны берләштерә. Хезмәт ресурслары 25,5 мең кешене тәшкил итә, шуларның 20,1 меңе экономикада, ягъни:
- авыл хуҗалыгында 3,9 мең кеше;
- промышленностьта 2,1 мең кеше;
- транспорт һәм элемтәдә 2,2 мең кеше;
- төзелештә 2,8 мең кеше;
- сәүдә һәм пешекчелектә 1,9 мең кеше;
- торак –йорт хуҗалыгында 0,8 мең кеше;
- сәламәтлек сагында,
спортта, социаль тәэмин
ителештә 1,4 мең кеше;
- белем бирү, мәдәният,
фән өлкәсендә 1,6 мең кеше;
- башкалар 4,4 мең кеше.
Эшсез гражданнар (теркәлгәннәре) 200 кешене тәшкил итә.
Районда белем бирү системасында 47 гомуми белем бирү мәктәбе:
- 15 – башлангыч;
- 26 – урта;
6 - гомуми урта мәктәп бар. Аларда 4467 укучы укый. 38 балалар бакчасы бар, аларда 1,5 мең бала тәрбияләнә. Усад һәнәр бирү училищесы № 70 тә 60 кеше үзләренә һөнәри белем алалар. [18, 2 б, 7 б.]
Республикабызның көнбатыштан Яшел Үзән, көньяктан Питрәч, көнчыгыштан Арча районнары белән чиктәш Биектау төньяк-көнбатыштан һәм төньяктан Мари иле җирләре белән тоташып китә. Татарстанның иң яшел зонасына урнашканлыктан, аны Казанның “үпкәсе” дип атыйлар. Шуның өстәвенә, бу төбәк – башкала халкының яраткан ял итү урыны, бакча участоклары белән бизәлгән ягы да әле. [19, 4б.
Биектау ягы гаҗәеп урман-күлләре, сихәтләндерү көченә ия булган чишмә-сулары белән дә гүзәл. Нарат урманнары арасында “Крутушка” шифаханәсе бар. Аның янында җәйрәп яткан, ел әйләнәсе кешеләрне үзенә магнит кебек тартып китергән Зәңгәр күлне ничәмә буын җырга кушып җырлап үсте! Казанканың сул як ярында урман ландшафты арасында Бөреле җәнлек совхозы урнашкан. Табигать һәйкәлләре буларак теркәлгән Семиозерка урманы, Шуман байбак сөзәклеге, сирәк үсемлекләре белән мәгълүм Эстачи сөзәклеге, серле Озынбы, Каракүл һ.б. могҗизалы урыннары белән дә шаккаттыра әле Биектау яклары. Олы Кавал авылы тирәсендә “Чулпан” дәүләт табигать-туфрак заказнигы урнашкан. Шулай ук бөтен Казан арты өчен изге урын – урта гасырның икътисади һәм мәдәни үзәге дә шушында. Татарстан хөкүмәтенең махсус карары белән 1992 елда биредә Иске Казан дәүләт музей-тыюлыгы оештырылды.
Районның борынгы тарихы ерактан килә. Бу төбәк 1236 елга кадәр Болгар дәүләте җирләре булып санала. 1243 елдан соң Алтын Урда дәүләтенең Болгар улусына (өлкәсенә) караган, 1370 еллардан башлап әлеге җирләрне Казан каласы бәкләре-солтаннары биләп алганнар. Инде Казан ханлыгы тәмам мөстәкыйль дәүләт булып оешып, ныгып җиткәч, бу як Казан өчен иң әһәмиятле форпостка әверелгән. Төрле тарихи дәверләр район тарихында үз эзен калдырган. Чыпчык урта мәктәбенең туган як музеенда бозлык чоры кайтавазы – мамонтның казык теше саклана. Хәзерге татарларның борынгы бабалары яшәгән, XII-XIV гасырларда гөрләп торган легендар Иске Казан нәкъ менә шул төбәктә урнашкан булган бит! Бүген моның күзгә бәрелеп торган дәлилләре булмаса да, казу вакытларында археологлар байтак кызыклы ачышлар ясыйлар. Казан арты археологик экспедицияләренең чираттагы тикшеренүләре барышында Камай шәһәрлегендә безнең эраның меңьеллыгына караган торак-алачык калдыклары, корбан чалу урыннары һәм Казан ханлыгы дәверенә караган хәрби корылма мәйданнары табылган. Татарстан Республикасы төзелгәч, берара ике район – Дөбьяз һәм Биектау районнары буларак яшәп алалар. Ә 1965 елдан – янә бергә. Район үзәге аша көнбатышны көнчыгыш белән тоташтыручы тимер юл магистрале үтә.
Җир өслеге турында түбәндәгеләрне аңлатырга була. Рельефы – диңгез өсте тигезлегеннән 200 м биектәрәк һәм эрозияләр белән бүлгәләнгән. Төньягындагы тугайлар аша Иләт һәм Ашыт елгалары, көньяк тугайлары аша Казанка елгасы ага. Җир өслеге төньяктан көньякка авышрак. 70 км га кадәр сузылган бу авышлыкның көньягында зур булмаган су чыганаклары бар, алар ерымнар һәм балкалар, ягъни озын чокыр, коры үзән хасил иткән елга тугайлары барлыкка китерәләр. Рельефның иң югары ноктасы төньякта (210 м). Ашыт елгасы тугае диңгез өсте тигезлегеннән 82 м биектә, ә урынның биеклеге 150 м. Ашыт елгасының иң тирән эрозион киселешләре хәзер дә барган актив эрозион сөзәклек процесслары белән аңлатыла.
Ашыт һәм Казанка елгалары арасында карст күренешләре бар, доломит-известняк катламнары арасында эреп барлыкка киләләр. Монда түгәрәк, тирәнлеге берничә метрга җиткән (Солангыш) һәм Кодаш, Ювас авыллары арасында 3 эре күл бар. Бу күлләр ландшафтның тарихи истәлекләре булып торалар, авыл хуҗалыгында файдаланылалар. Районның күп өлешендә соры урман туфрагы, кара туфраклы территорияләр дә бар.
Иң төньяк үзәнлекләр Иләт һәм Ашыт елгалары арасында урнашкан. Бу яссытаулык тоташ нарат урманнары белән капланган. Яссытаулыкның биеклеге 200 м дан түбән, Ашыт елгасына таба ул сөзәк тау битле. Ашыт һәм Казанка елгалары арасындагы яссытаулык иң төп мәйдан булып тора. Бу мәйдан Ашыт елгасына таба кыскарак, 3 км тирәсе, балкалар һәм чокырлар азрак. [16, 24-25 б.]
Районыбыздагы Зәңгәр күл бик күпләргә таныш табигать могҗизасы булып тора. Ямьле нарат урманына керүгә, уңга борыласың, озакламый күл янына килеп җитәсең.
Зәңгәр күлнең мәйданы зур түгел. Тирәнлеге 17 м, температура ел әйләнәсе 4-6°С, һәрвакытта хәрәкәт иткәнлектән ел әйләнәсе катмый, төбе ләмле, тозлылыгы диңгез суына якын. Казанка елгасы күлнең яныннан гына ага. Күлдәге су зәңгәр төстә булып, үзенчәлекле булып күренә. Суның төбе чиста булганлыктан ачык күренә. Күл – тирән сөзәк чокыр (котловина), суы чокырдан чыгып утыра. Суы астан хәрәкәт итә, шуңа күрә суүсемнәр үсми. Төбендә ак ташлар бар.
Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезе, кадерле туган авылы бар. Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган йөгерек чишмә буйлары, җикән камыш белән капланган сазлыклар, балыклы күлләр, куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре, туган ягыбызның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп, туган туфракка мәхәббәт тәрбияли. Кая гына барсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, туган төбәгебезнең гүзәллеген берни дә алыштыра алмый. Туган ягыбызның һәр сукмагы, һәр агачы, һәр авылы, аның барча кешеләре күңелгә ифрат та якын. [7, 13 б.] Безнең (Суыксу авылы кешеләренең) печән чаба торган болыннарыбыз: Кермәкә, Аҗи аланы, Свай болыны, Иван болыны, Чана повары. Халык аларга бик күптәннән шундый исемнәр кушкан. Бу болыннардан кешеләр үлән чабып киптерәләр, җир җиләге җыялар. Укучылар белән исә дару үләннәре җыярга, экскурсияләргә барабыз.
Табигатьне ярата, аның матурлыгын тоя, күрә белгән кеше беркайчан да каты бәгырьле була алмый.
8-9 нчы сыйныфларда Татарстан географиясеннән туган якны өйрәнү буенча һәр темадан соң “Туган ягыңны бел һәм ярат!” дигән сүзләр астында биремнәр, сораулар бирелгән. Бу биремнәр Татарстанны өйрәнеп кенә калмыйча, Татарстан эчендә үзең яшәгән кечерәк тирәлекне дә өйрәнүгә ярдәм итә. Мисал өчен, 8 нче сыйныфта “Үсемлек ресурслары” темасын үткәч, бирем:
1. Сезнең якның кайсы үсемлекләре Татарстанның Кызыл китабына кертелгән? Урынын күрсәтеп картосхема төзергә, бу үсемлек турында мәгълүматлар бирергә һ.б.
2. 9 нчы сыйныфта, мәсәлән, “Агропромышленность тармаклары” темасын үткәч, бирем:
1. Һәр елны көзен республика районнарында уңыш җыелып беткәч нәтиҗәләр ясала. Авыл хуҗалыгы производствосы алдынгылары турында бел, казанышлары белән таныш, хезмәт ничек оештырылу үзенчәлекләре турында сораш, ягъни биремнәр иҗади итеп төзелгән. Укучыга һөнәргә юнәлеш тә бирә.
Бу уку елында 9 нчы сыйныф укучыларына географиядән өй эшенә безнең авыл советына караган шәхси хуҗалыкларны санарга бирелде. Алар бу эшне теләп һәм яратып башкардылар. Нәтиҗәләрне алдагы еллар белән чагыштырып карасак түбәндәгечә:
III. Йомгаклау.
Мәктәптә географик туган якны өйрәнү сыйныфта һәм сыйныфтан тыш эшчәнлекне бәйләнешле алып барганда гына уңышлы була ала. Сыйныфтан тыш эшчәнлек укучыларның географик кызыксынуларын үстерә. Һөнәр сайлауга юнәлеш бирә, кругозорын арттыра, туган ягыңа, илеңә ярату хисләре тәрбияли, мөстәкыйль танып-белүгә хәзерли. Укучыларның үзебез яшәгән урын турында тулаем күзаллаулары, географик закончалыкларны белүләре, табигатькә сакчыл караулары мөһим. География фәнен өйрәнү үз туган ягыңны өйрәнү, чагыштыру белән барганда нәтиҗәлерәк, үтемлерәк була. [3, 154 б.]
Туган якны өйрәнү – мәктәптә укытыла торган предметлар арасында бәйләнеш чарасы булып тора. Предметны укыту өчен туган якны өйрәнү материалы тулы һәм җитәрлек күләмдә булсын, табигать материалын аңлы һәм ныклы үзләштерүгә ярдәм итсен. “Үзең яшәгән урын”ның табигать тирәлеген, кешеләр тормышын күзәтеп, хуҗалык эшчәнлеген өйрәнеп, күзәтеп тору илгә мәхәббәт һәм патриотик хисләр тәрбияли. Туган якны өйрәнгәндә укучыларда кызыксыну арта, җаваплылык хисе барлыкка килә. Туган як объектларын өйрәнгәндә экологик проблемалар да карала барыла.
Мәктәп музейларының, гомумән, музейларның үткән тормышны чынбарлыкка якынрак итеп киләчәк буыннарга җиткерүдә әһәмияте бәяләп бетергесез.
Димәк, туган якны өйрәнү методикасы үз эченә күп төрле эшчәнлекне алып торса да, аларның барысының да максаты укучыны һәрьяклап үстерергә, ягъни аңын да, тәрбия дәрәҗәсен дә үстерергә тиеш. Бу эшчәнлек дәвамлы процесс. Укытучы укучыларны кызыксындыра, ә укучылар үз чиратында яңалыкка омтыла, эзләнә һәм кечкенә генә ачышлар ясый белергә өйрәнә. Туган якны өйрәнү дәвамлылыгында укучылар географик төшенчәләрне дә белеп баралар, чөнки барлык эшләр дә практик рәвештә һәм эзләнү характерында ачыла.
Кулланылган әдәбият исемлеге.
- Тайсин Ә.С., Сәүбәнова Л.И. Урта мәктәптә Татарстан географиясен укыту: Укытучылар өчен методик кулланма. – Казан: Мәгариф, 2003.
- Тайсин А.С. География Республики Татарстан: Учеб. Пособие для 8-9 кл. Сред.общеобразоват. шк. – 3-е изд., перераб.и доп.- Казань: Магариф, 2009.
- Баринова И.И. Внеурочная работа по географии / И.И.Баринова, Л.И.Елховская, В.В.Николина; Под ред. И.И.Бариновой. – М.: Просвещение, 1998. (Б-ка учителя географии).
- Билалов М.Ю., Зиятдинов Б.Ш. Социализация личности средствами музейной педагогики: музейная педагогика, история педагогики и образования / под ред. Л.А.Волович. – Казань: РИЦ “Школа”, 2007.
- Зәбиров Г.Г. Әсән чишмәсе. – Казан: татар.кит. нәшр., 1995.
- Низамов А.М. Милли мәктәп: тәрбия нигезләре – Казан: Мәгариф, 2005.
- Гарипова Фирдәүс Гариповна / Авыллар һәм калалар тарихыннан Беренче җилд – Казан: “Матбугат йорты” нәшрияты, 2001.
- Беркутов В.В. Календарьлар тарихына сәяхәт – Казан, 1987.
- Кабинет Министров Республики Татарстан / Атлас Республики Татарстан – производственное картосоставительное объединение “Картография”, Москва, 2005.
- Казанский Государственный Педагогический университет / Кафедра экономической географии и методики ее преподавания Методическое пособие по географии Республики Татарстан (1 часть) – Казань, 2001.
- Казанский Государственный Педагогический университет / Кафедра экономической географии и методики ее преподавания учебно-методическое пособие по географии республики Татарстан (2 часть) – казань, 2002.
- Гарипова Фирдәүс / Хәтеремнән чыкмый һич тә... Фәнни-популяр очерклар. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2003.
- Институт истории Академии Наук Республики Татарстан
Центр по изучению историко-культурного наследия народов Татарстана
Администрация Высокогорского района РТ Очерки истории высокогорского района Республики Татарстан – Казань, 1999.
- Авыл мәктәбендә экологик тәрбия. Мәгариф № 7, 2006.
- Табигатьне саклый белсеннәр. Совет мәктәбе № 6, 1990.
- Географическая характеристика административных районов Татарской АССР / под ред. С.Г.Батыева и А.В.Ступишина – Издательство Казанского университета, 1972.
- “Право на жизнь” Общественно-правовой и научный журнал № 2/49 март, 2008.
- Кечкенә китап (брошюра)
Высокогорский муниципальный район Республики Татарстан, 2011г.
- Высокая гора (брошюра), 2004.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Проектно-исследовательская деятельность в обучении географии
Работа отражает использование новой педагогической технологии в обучении географии....
Проектно-исследовательская деятельность в обучении географии
Презентация расскрывает приемы, методы и результаты использования проектно-исследовательской методики в обучении географии на уроках и во внеурочное время...
Проектно-исследовательская деятельность учащихся в обучении географии
Здесь я поместила информацию о проектно-исследовательской деятельности учеников на уроках географии...
Проектно-исследовательская деятельность в обучении географии
Представленный материал является обобщением опыта по использованию метода проетно-исследовательской деятельности в обучении географии...
Проектно - исследовательская деятельность в обучении географии
Одна из важнейших задач учителя в современных условиях уметь создать среду, провоцирующую учащегося на появление вопросов и желание найти ответы, то есть на проявление черт исследовательского поведени...
Методическое пособие по теме самообразования"Проектно-исследовательская деятельность в обучении географии"
В данном материале автор пытается ответить на вопросы"Как вызвать у ребёнка потребность в проектно-исследовательской деятельности?Какова цель проектно- исследовательского обучения?Далее в данном ...
Деятельностный подход в обучении географии по стандартам второго поколения на примере исследовательской деятельности.
Современное общество стремительно развивается. Изменения происходят во всех сферах жизни: политической, экономической, социальной, культурной. Всё более значимым становится развивающий потенциал обуче...