Организмны сәламәтләндерү һәм чыныктыру баскычлары
план-конспект на тему
Тема: Организмны сәламәтләндерү һәм чыныктыру баскычлары.
Эш төре: практик юнәлешле әңгәмә-күзәтү.
Бурычлар:
- Укучыларның физик әзерлеген ачыклау;
- Үз сәламәтлегеңә игтибарлы булырга өндәү;
- Организмны сәламәтләндерү һәм чыныктыруның кайбер алымнарын карау.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
selametlek.docx | 17.48 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Организмны сәламәтләндерү һәм чыныктыру баскычлары.
Эш төре: практик юнәлешле әңгәмә-күзәтү.
Бурычлар:
- Укучыларның физик әзерлеген ачыклау;
- Үз сәламәтлегеңә игтибарлы булырга өндәү;
- Организмны сәламәтләндерү һәм чыныктыруның кайбер алымнарын карау.
Әңгәмә-күзәтүнең барышы.
Кереш сүз: без бүген сезнең белән үзебезнең сәламәтләгебез турында сөйләшербез. Сөйләшүне башлаганчы без сезнең белән тест үткәреп алырбыз. Бу тест белән сез үзегезнең физик әзерлегегезнең ни дәрәҗәдә икәнен ачыклый алырсыздыр дип уйлыйм. Дөрес җавап бирергә тырышыгыз.
1.Шәхси - гигиена әйберләреңне кешегә биреп торасыңмы?
а) Бирәм – 20 б)Барысын да түгел - 5 в)бирмим – 0
2. Иртәнге зарядка ясыйсыңмы?
а) юк – 15 б) кайчакта – 5 в) һәркөнне - 0
3. Ни өчен флюорография үтәсез?
а) кушканга-20 б) шулай кирәк -10 в) сәламәтлекне кайгырту йөзеннән-0
4. Синеңчә кайчан саф һавада йөрергә кирәк?
а) Һәркөнне 1,5-2 сәг.-о б) һәркөнне 1 сәгатьтән кимрәк-10 в) ял көне – 20
5. Син ничә сәгать йоклыйсың?
а) 5-6 сәгать – 20 б) 7-8 сәгать – 0 в)10-11 сәгать -10
6.Спорт белән шөгыльләнергә яратасыңмы?
а) әйе – 0 б) юк – 5
Ә хәзер исәпләп чыгарабыз.
Әгәр: 0 – 40 балл: син сәламәтлегеңнең бик кадерле икәнен беләсең.
40 – 60 балл: сәламәтлегеңә начар гадәтләр йогынты ясый башлаган, ләкин син аларны бетерә аласың.
60 баллдан күбрәк: сәламәтлегең җимерелеп бара, кайгыртырга бик вакыт.
“Сәламәтлек - һәркем үзе яуларга тиешле биеклек” дигән бөек Брехман.
Шуңа күрә һәркем үз сәламәтлеге өчен үзе тырышырга тиеш.
Сәламәтлеккә нинди факторлар тәэсир итә?
-Сәламәт яшәү рәвеше – 50%
- Нәселдәнлек – 20%
- Экология – 20%
-Сәламәтлекне саклау (шифаханә) – 10%
Менә без үзебезнең сәламәтлегебез пирамидасын төзедек. Сәламәтлегебез нигезен сәламәт яшәү рәвеше тәшкил итә икән.
Күрәсезме, сәламәтлегебез 50% сәламәт яшәү рәвешеннән тора. Димәк, үзебездән тора. Борынгы грек врачы Гиппократ 104 яшенә кадәр яшәгән һәм әйткән: авырмас өчен һәркем кече яшьтән үзенең сәламәтлеге өчен кайгыртырга тиеш, - дигән.
Әйдәгез хәзер бергәләп ялкаулыкны, авыруны, пассивлыкны, аруны, өлгермәүчәнлекне, чишелмәгән тормыш проблемаларын артта калдырып сәламәт яшәү рәвеше баскычын төзик әле.
Безнең иртәбез иртәнге зарядкадан башлана. Шулай итеп беренче баскычыбыз - ИРТӘНГЕ ЗАРЯДКА дип атала. Иртәнге зарядка безгә нөн буена җитәрлек энергия, көч бирә. Иртәнге зарядка икенче төрле аны иртәнге гимнастика дип атыйлар һәркемгә дә файдалы: кечкенәләргә, зурларга, яшь спортсменнарга һәм олимпия чемпионнарына да. Ул безнең организмнарны чыныктыра. Көн буена җитәрлек кәеф, энергия бирә. Күнегүләрне башкарган вакытта көч, җиңеллек, чыдамлылык сыгылмалылык арта, ихтыяр көчегезне үстерә. Әгәр кешенең ихтыяр көче бар икән, ул бар эштә дә уңышка ирешә. Ихтыяр көчегез нык булсын дисәгез аздан башлагыз - иртәнге зарядка ясагыз! Әйдәгез хәзер бергәләп башларыбызны ял иттерү өчен гимнастика ясап алабыз.(гимнастика ясау.) Иртәнге зарядкадан соң кеше юына, чистарына. Шулай итеп читаттагы баскычыбыз нинди була инде?
Икенче баскыч - ШӘХСИ – ГИГИЕНА ТАЛӘПЛӘРЕН ҮТӘҮ. Шул темага хәзер кроссворд чишәрбез, кроссвордны чишәр өчен табышмакларга җавап табарга кирәк.
1. Үзе шома, күбеккә күмә, хуш исле. Я, кем белә? (сабын)
2. Үзе тешле, ләкин тешләми. (тарак)
3. Айкала да чайкала, күмелә ул күбеккә.
Онытылып тора өйдә, кирәк була мунчада. (Мунчала)
4. Сөртә ул битне, кулны.
Йомшак булса да, яратмый, ул пычрак муенны. (Сөлге)
5. Менә сиңа су. Бит - кулыңны ю-ю-ю!
Кем әйтә соң бу сүзне? (Юынгыч)
6. Һәр көн авызына капса, яратса аны кеше,
Беркайчан да сызламас һәм ялтырап торыр теше. (Щётка)
-Төп сүз нинди инде?
-Саулык.
-Саулык, сәламәтлек –ул чисталык.
Шуңа күрә без чишкән кроссвордның җаваплары чисталыкны саклаучы әйберләр булды. Биеклекне яулауны дәвам итәбез.
Чираттагы баскычыбыз- НАЧАР ГАДӘТЛӘРГӘ КАРШЫ КӨРӘШ.
Начар гадәтләргә тәмәке тарту, алкоголь, наркотик куллану керә. Кеше тәмәкегә бик тиз күнегә. Тәмәке составында 2000 нән артык зарарлы матдә бар, ә иң зарары - никотин. Тәмәке тартучылар төрле авырулардан зарланалар. Балаларның буйлары үсми, ишетүләре, күрүләре начарая. Алкоголь шулай ук сәламәтлек координациясен боза, агрессивлыкны үстерә. Әгәр, алкогольгә өйрәнсәң, ул эчке органнар эшчәнлеген какшата һәм үлемгә китерә. Наркоманлык - коточкыч авыру һәм ул Россиядә зур тизлек белән тарала. Наркотиклар куллану матур, яхшы киләчәккә өметләрне өзә. Бу афәттән барыбызда сак булыйк, балаларыбызны, якыннарыбызны, дусларыбызны саклыйк! Дәвам итәбез.
ЯҢА БАСКЫЧЫБЫЗ - ФИЗКУЛЬТУРА ҺӘМ СПОРТ БЕЛӘН ШӨГЫЛЬЛӘНҮ. Сәламәтлек чыннан да спорт белән дус. Без күп кенә кешеләрнең спорт ярдәмендә каты авырудан соң кире тормышка кайтканнарын беләбез. Мәсәлән: барыбызга да таныш милләттәшләребез Мәликә, актриса Анна Снаткина, Чулпан Хаматова, биатлонист Антон Шипулин. Соңгысы йөрәк авыруы белән авырган килеш туган илебез данын яклап призлы урыннар ала. Билгеле, андый мисалларны күренекле шәхесләр арасыннан күп табып булыр иде. Әгәр без алай ерак китмичә генә, тирә- ягыбызга игътибар белән карасак, янәшәдәге күршеләребез, дус- туганнарыбыз, авылдашларыбыз тормышларына күз салсак, үзебез өчен күп кенә гыйбрәтле язмышларга тап булыр идек. Безнең авылда нык рухлы, көчле холыклы, таза үзәкле кешеләр бар бит.
Сәламәтлегебезнең киләсе баскычы: ДӨРЕС ТУКЛАНУ ДИП АТАЛА. Сәламәтлекнең иң мөһим шартларының берсе булып –дөрес туклану тора. Кеше азык белән бергә организмның үсүе һәм сарыф ителгән энергияне тулыландыру өчен кирәк булган барлык матдәләрне ала. Организм өчен төп энергияне углеводлар, аксымнар һәм майлар бирә. Азыкны әзерләгәндә бик күп витаминнарның җимерелүен исәпкә алып, күбрәк чи җимешләр, яшелчә һәм җиләкләр ашарга киңәш ителә. Организм өчен күп азык таләп ителә. Ләкин алар яхшы үзләштерелсен өчен, кайбер кагыйдәләрне үтәргә кирәк.
Алар нинди кагыйдәләр икән соң?
- бер үк вакытта ашарга.
- коры-сары ашама
- аштан беркайчан да баш тартма
- төп ашау вакытларында “Тамак ялгау” белән мавыкма.
- ашыкмыйча гына аша, ризыкны яхшылап чәйнә.
- җиләк- җимеш, яшелчә ашарга онытма.
- көнгә дүрт тапкыр гына ашарга.
Соңгы баскычыбыз “ ХӘРӘКӘТТӘ –БӘРӘКӘТ” җилдән җитез йөреш- хәрәкәт, дип атала. безнең сәламәтлегебезгә шулай ук биюләрнең дә зур өлеше бар.Бию процессында кеше бик күп төрле күнегүләр башкара: бөгелә, чүгәли, йөгерә, кул һәм муен хәрәкәтләре ясый, хәтта сикерә дә. Димәк, бию дә спорт белән шөгыльләнүгә тиң. Биегез дуслар!
Йомгаклау:
Сәламәтлек - бик кадерле нәрсә. Юкка гына, авыру бай корольгә караганда, сәламәт ярлы күпкә бәхетле димәгәндер. Шуның өчен дә без - үзебезнең һәм якыннарыбызның сәламәтлеген ныгытуны, масса төсендәге спорт төрләрен популярлаштыруны, сәламәт яшәү рәвешен һәм физик культураны пропагандалауны, халык арасындагы асоциаль күренешләрне кисәтүне, халыкның төрле категорияләрен спорт белән даими шөгыльләнергә җәлеп итүне үз өстебезгә алабыз.
Сезгә барыгызга да исәнлек- саулык телим. Сәламәт булсагыз бар да булыр.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
КВН по биологии " АҢ. сөяк һәм кан-бездә бүген кунаклар.ә организмның һәр мизгеле өчен кирәкләр!"
"Укучыларның биология фәненә карата танып-белү активлыгын арттыру».Кан һәм сөяк» темалары буенча белемнәрен гомумиләштерү, тирәнәйтү. Закон һәм төшенчәләрне ничек үзләштерүләрен тикшерү"...
Килешләрдә төрләндерү
Исемнәрнең килеш белән төрләнеше....
Олимпиадага әзерләндерү планы
Районда үткәреләсе олимпиадага әзерләнү өчен...
Үйсіндер тарихы,орналасқан жері
Оқушыларды үйсіндер туралы деректермен таныстыру. Оқушыларды өз елін, жерін сүюге, халықтар бірлестігін құрметтеуге, достыққа тәрбиелеу....
“-ск, -й,-ь хәрефләренә беткән алынма сүзләрне төрләндерү”
Тема: “-ск, -й,-ь хәрефләренә беткән алынма сүзләрне төрләндерү” (6нчы сыйныф)Максат. Белем бирү максаты : Алынма исемнәрнең төрләнеш һәм әйтелеш үзенчәлекләрен ныгыту;-ск,-й,-ь хәрефләренә...
Конспект урока по башкирскому (государственному) языку в 9 классе по теме: Шәйехзада Бабич тормошо һәм ижады.. Йәнләндереү.
Конспект урока в 9-ом классе по башкирскому языку и литературе по теме: Жизнь и творчество Ш. Бабича...