“-ск, -й,-ь хәрефләренә беткән алынма сүзләрне төрләндерү”
план-конспект урока (6 класс) на тему
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 20.04 КБ |
Предварительный просмотр:
Дәрес планы
Тема: “-ск, -й,-ь хәрефләренә беткән алынма сүзләрне төрләндерү” (6нчы сыйныф)
Максат. Белем бирү максаты :
Алынма исемнәрнең төрләнеш һәм әйтелеш үзенчәлекләрен ныгыту;-ск,-й,-ь хәрефләренә беткән алынма сүзләрнең дөрес төрләнешен аңлату.
Үстерү максаты:
Алынма сүзләрне дөрес төрләндерә белү, балаларның фикерләү һәм белем дәрәҗәсен үстерүне дәвам итү.
Тәрбия максаты: әхлак тәрбиясе.
Җиһазлау: проектор, ноутбук, электрон презентация, тестлар(таратма материал); дәреслек:Татар теле:Рус телендә төп гомуми белем бирү мәкт.6нчы с-фы өчен д-лек/Н.В.Максимов,М.З.Хәмидуллина.-Казан:Мәгариф,2010.-191 б.
Дәрес барышы
I.Оештыру моменты
1.Укучыларны сәламләү.
2.Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү,дежур укучы рапортын тыңлау.
3.Уңай психологик халәт формалаштыру һәм дәресне башлау.
II.Өй эшен тикшерү
- Өй эшен тикшерү һәм үткәннәрне ныгыту максатыннан,тест биремнәрен башкару.
- Нәтиҗә ясау.
III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
- Һәр укучыга да 4карточка таратыла,шуларга –ск,-й,-ь беткән исемнәр язып чыгарга. (“Тик-тэк-тоу” структурасы)
- Уку мәсьәләсен формалаштыру.
- Укучылар язган исемнәрне килеш,тартым белән төрләндерәләр.
Кагыйдә формалаштыру :
1)Алынма исемнәрдәге –ск авазларына татар телендә килеш кушымчалары алдыннан и өстәлә һәм сүзләргә калын кушымча ялгана.
2)[й] авазына беткән алынмаларга тартым кушымчасы ялганганда, й хәрефе е хәрефенә алышына.
3)ь хәрефенә беткән исемнәргә тартым кушымчасының нечкә төре ялгана.
4.Нәтиҗә ясау.
Физкультминутка ясау.
IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
1.Алынма исемнәрнең әйтелеш һәм язылышына карата телдән күнегү эшләү:карточкаларга язган исемнәрдән җөмләләр төзү. (“Тик-тэк-тоу” структурасы)
2. 35нче бит,58нче күнегү (язмача)
3.Өстәмә эш(вакытка карап)-карточка белән эш.
Бирем:тиешле кушымчаларны куеп,сүзләрне язарга.
Аквариум(ур-в.кил.), митинг(ур.-в.кил.), тополь(юн.кил.), лом(төшем кил.), шарик(юн.кил.), журнал(юн.кил.), кассир(чыг.кил.), жюри(юн.кил.), модель(иял.кил.), интервью(иял.кил.), известь(ур-в.кил.), туннель(ур-в.кил.), фильм(чыг.кил.), ателье(чыг.кил.), модель(төш.кил.), авторитет(чыг.кил.), толь(чыг.кил.), тюлень(чыг.кил.).
V.Йомгаклау.
VI. Өй эше бирү.
1.60нчы күнегү,35 бит.
2.Укучыларның дәрестәге эшчәнлегенә бәя бирү.
3.Саубуллашу.
“Исем” темасы буенча тест
- Предметны белдерүче сүз төркеме:
а) исем;
б) сыйфат;
в) фигыль;
г) сан.
- Исем түбәндәге сорауларга җавап бирә:
а) нишли? нишләде?
б) нинди? кайсы?
в) кем? нәрсә?
г) ничек? кайчан?
- Ялгызлык исемнәрен тап.
а) урман, агач;
б) китап, дәфтәр;
в)Идел,Нократ;
г) казан, савыт.
- Ясалма исем:
а) килеш кушымчасы ярдәмендә ясала;
б) сүз ясагыч кушымча ярдәмендә ясала;
в) тартым кушымчасы ярдәмендә ясала;
г) ике тамырдан ясала.
- Тезмә исемнәр:
а) бер тамырдан тора;
б) алты тамырдан ясала;
в) ике яки өч тамырдан ясала;
г) кушымчалар ярдәмендә ясала.
- Ике тамырдан ясалып, сызыкча аша язылучы сүз:
а) парлы;
б) кушымча;
в) тезмә;
г) кыскартылма.
- Күплек сандагы исемнәргә:
а) -да, -дә, -та, -тә;
б) -лар, -ләр, -нар, -нәр;
в) -а, -ә, -ды, -де;
г) -ның, -нең кушымчалары ясала.
- Татар телендә ничә килеш бар?
а) 5;
б) 9;
в) 6;
г) 7.
- Иялек килешендәге сүзне тап:
а)куянга;
б) урманны;
в) китапның;
г) дәфтәрдән.
- Предметның кайсы затка караганлыгы нинди кушымчалар белән белдерелә:
а) килеш кушымчалары;
б) тартым кушымчалары;
в) сүз ясагыч кушымчалар;
г) кушымчалар белән белдерелми.
Карточка белән эш.
Бирем:тиешле кушымчаларны куеп,сүзләрне язарга.
Аквариум(ур-в.кил.), митинг(ур.-в.кил.), тополь(юн.кил.), лом(төшем кил.), шарик(юн.кил.), журнал(юн.кил.), кассир(чыг.кил.), жюри(юн.кил.), модель(иял.кил.), интервью(иял.кил.), известь(ур-в.кил.), туннель(ур-в.кил.), фильм(чыг.кил.), ателье(чыг.кил.), модель(төш.кил.), авторитет(чыг.кил.), толь(чыг.кил.), тюлень(чыг.кил.).
Карточка белән эш.
Бирем:тиешле кушымчаларны куеп,сүзләрне язарга.
Аквариум(ур-в.кил.), митинг(ур.-в.кил.), тополь(юн.кил.), лом(төшем кил.), шарик(юн.кил.), журнал(юн.кил.), кассир(чыг.кил.), жюри(юн.кил.), модель(иял.кил.), интервью(иял.кил.), известь(ур-в.кил.), туннель(ур-в.кил.), фильм(чыг.кил.), ателье(чыг.кил.), модель(төш.кил.), авторитет(чыг.кил.), толь(чыг.кил.), тюлень(чыг.кил.).
Карточка белән эш.
Бирем:тиешле кушымчаларны куеп,сүзләрне язарга.
Аквариум(ур-в.кил.), митинг(ур.-в.кил.), тополь(юн.кил.), лом(төшем кил.), шарик(юн.кил.), журнал(юн.кил.), кассир(чыг.кил.), жюри(юн.кил.), модель(иял.кил.), интервью(иял.кил.), известь(ур-в.кил.), туннель(ур-в.кил.), фильм(чыг.кил.), ателье(чыг.кил.), модель(төш.кил.), авторитет(чыг.кил.), толь(чыг.кил.), тюлень(чыг.кил.).
Карточка белән эш.
Бирем:тиешле кушымчаларны куеп,сүзләрне язарга.
Аквариум(ур-в.кил.), митинг(ур.-в.кил.), тополь(юн.кил.), лом(төшем кил.), шарик(юн.кил.), журнал(юн.кил.), кассир(чыг.кил.), жюри(юн.кил.), модель(иял.кил.), интервью(иял.кил.), известь(ур-в.кил.), туннель(ур-в.кил.), фильм(чыг.кил.), ателье(чыг.кил.), модель(төш.кил.), авторитет(чыг.кил.), толь(чыг.кил.), тюлень(чыг.кил.).
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
![](/sites/default/files/pictures/2014/05/13/picture-447662-1400008461.jpg)
Үйсіндер тарихы,орналасқан жері
Оқушыларды үйсіндер туралы деректермен таныстыру. Оқушыларды өз елін, жерін сүюге, халықтар бірлестігін құрметтеуге, достыққа тәрбиелеу....
![](/sites/default/files/pictures/2018/10/30/picture-730122-1540918856.jpg)
Конспект урока по башкирскому (государственному) языку в 9 классе по теме: Шәйехзада Бабич тормошо һәм ижады.. Йәнләндереү.
Конспект урока в 9-ом классе по башкирскому языку и литературе по теме: Жизнь и творчество Ш. Бабича...
Алынма исемнәрнең төрләнеш һәм әйтелеш үзенчәлекләре.
Алынма исемнәрнең төрләнеш һәм әйтелеш үзенчәлекләрен өйрәнү.(Алынма исемнәрдәге –ск кушымчасына беткән сүзләргә; [й]авазына беткән алынмаларга; ь билгесе хәрефенә беткән алынмаларга кушымчалар ...