Килешләрдә төрләндерү
план-конспект урока по теме
Предварительный просмотр:
Әлмәт шәһәре 2нче лицее укытучысы Шәрипова Рәисә Васил кызының 4Г сыйныфында үткәргән татар теле дәресе планы.
Тема: Яңгырау һәм саңгырау
тартыкларга беткән исемнәрнең
килеш белән төрләнеше.
Максат: 1. Яңгырау һәм саңгырау тартыкка беткән калын һәм нечкә әйтелешле исемнәргә килеш кушымчаларын дөрес ялгарга өйрәтү.
- Килеш кушымчаларын дөрес куеп, сөйләмдә кулланырга өйрәтү. Тел байлыгын арттыру.
- Туган якка, туган илгә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
Материал: дәреслек 48-50нче битләр.
Дәрес барышы.
I. Оештыру.
Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру, дәресне башлау.
II. Актуальләштерү.
1. Үткән дәрес темасы буенча кабатлау:
- Морфология-?
- Исем-?
- Килешләр-?
- Сораулары-?
- Килешләр сөйләмдә ни өчен кирәк?
2. Тактага алдан язып куелган текст өстендә эш:
Минем туган шәһәрем- Әлмәт (Б.к.). Әлмәт (И.к.) урамнары матур. Әлмәт (Ю.к.) быел 60 яшь тулды. Әлмәт (Т.к.) телевизордан күрсәттеләр. Әлмәт (Ч.к.) беркая да китәсе килми. Чөнки Әлмәт (У-в. к.) яшәве рәхәт.
- текстны мөстәкыйль язу,
- дөреслеген тикшерү,
- нәтиҗә чыгару.
III. Яңа теманы аңлату.
1. Тактада кош, кыз сүзләре ярдәмендә яңгырау һәм саңгырау тартыкка беткән сүзләрне килешләр белән төрләндерүне аңлату:
- бу сүзләр бер-берсенә нәрсә белән охшаш?
- нәрсә белән аерылалар?
- бергәләп төрләндерү,
- аермасын табу: Ю.к., Ч.к., У-в.килешләрендә,
- укучылардан нәтиҗә чыгарту: Ю.к., Ч.к., У-в.килешләрендә яңгырау тартыкка беткән сүзгә яңгырау тартыкка башланган кушымча, саңгырау тартыкка беткән сүзгә саңгырау тартыкка башланган кушымча ялгана,
- нечкә әйтелешле көз, таш сүзләрен бергәләп төрләндерү.
- Көрәк, каз сүзләрен аерым кәгазьләрдә мөстәкыйль төрләндерү (билгегә).
IV. Ныгыту.
Дәреслек белән эш:
1. 120нче күнегү ( җөмләләрне уку, исемнәрне табу, килешләрен әйтү).
2. Исемнәрнең килешләрдә төрләнеш үрнәген укып китү ( 49нчы бит).
- 122нче күнегү ( телдән уку, кушымчаларын әйтү, 3 җөмләне язарга тәкъдим итү).
- 123нче күнегү ( бергәләп тәрҗемә итү, 2 җөмләне дәфтәрләргә язу).
V. Йомгаклау.
1. 1. Укучыларның рефлексив йомгаклавы:
-мин бүген дәрестә....белдем,
-миңа......ошады,
-миңа.......авыр булды,
-мин киләсе дәрестә.......телим.
- Мөстәкыйль эшнең билгеләрен әйтү.
- Өй эше бирү ( 121нче күнегү: юллар, гөлләр сүзләрен төрләндерергә).
- Саубуллашу.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
![](/sites/default/files/pictures/2014/05/13/picture-447662-1400008461.jpg)
Үйсіндер тарихы,орналасқан жері
Оқушыларды үйсіндер туралы деректермен таныстыру. Оқушыларды өз елін, жерін сүюге, халықтар бірлестігін құрметтеуге, достыққа тәрбиелеу....
“-ск, -й,-ь хәрефләренә беткән алынма сүзләрне төрләндерү”
Тема: “-ск, -й,-ь хәрефләренә беткән алынма сүзләрне төрләндерү” (6нчы сыйныф)Максат. Белем бирү максаты : Алынма исемнәрнең төрләнеш һәм әйтелеш үзенчәлекләрен ныгыту;-ск,-й,-ь хәрефләренә...
![](/sites/default/files/pictures/2018/10/30/picture-730122-1540918856.jpg)
Конспект урока по башкирскому (государственному) языку в 9 классе по теме: Шәйехзада Бабич тормошо һәм ижады.. Йәнләндереү.
Конспект урока в 9-ом классе по башкирскому языку и литературе по теме: Жизнь и творчество Ш. Бабича...
![](/sites/default/files/pictures/2016/02/05/picture-750036-1454658960.jpg)
Организмны сәламәтләндерү һәм чыныктыру баскычлары
Тема: Организмны сәламәтләндерү һәм чыныктыру баскычлары.Эш төре: практик юнәлешле әңгәмә-күзәтү.Бурычлар: - Укучыларның физик әзерлеген ачыклау; - Үз сәламәтл...