“Патриотик тәрбия бирүдә ислам кыйммәтләреннән файдалану”
материал (4 класс) на тему

Фәнни - гамәли конференциядә чыгыш

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vystuplenie_v_nauchno-prakticheskoy_konferentsii.docx23.02 КБ

Предварительный просмотр:

МБОУ “Юлбатская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ”

Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты фәннәр академиясе каршында үткәрелгән фәнни-практик конференциядә чыгыш

Темасы: “Патриотик тәрбия бирүдә ислам кыйммәтләреннән файдалану”

      Башлангыч сыйныфлар укытучысы:

                                                       Низамиева Фирая Фаруковна

«Балачакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас».

                                                                                              Р.Фәхреддин.

    Димәк, кеше тормышында иң мөһим булган, иң гүзәл сыйфатларны –патриотлык сыйфатын – без кечкенәдән салырга тиешбез. Һәркемгә мәгълүм, балаларга белем бирү белән беррәттән, әхлаклы, тәрбияле, кешелекле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил, иҗади фикер йөртүче, патриотик рухлы шәхес тәрбияләү - иң төп максатыбыз. Зыялылык, ватанпәрвәрлек кебек сыйфатлар үзеңнең туган ягыңны, аның тарихын, кешеләрен яхшы белгәндә генә формалаша ала.  Шулай ук тәрбияләнүче шәхеснең толерантлык сыйфатларына ия булуы да мөһим. Бу-заман таләбе. Бала – җанлы –тере рух, һәвәслек, үзгәртеп коручы һәм яңаны булдыручы көч. Аны төзергә түгел, ә баетырга, үстерергә, аңарда бөек максатлар, инанулар булдырырга, кешеләргә, табигатькә, тормышка мәхәббәт хисләре тәрбияләргә кирәк. Олуг мәгърифәтче-галим Ризаэддин Фәхреддин үзенең «Тәрбияле бала»исемле (Оренбург, 1912) китабының иң башында тәрбияле баланың нинди булырга тиешлеген, андый баланың гаилә һәм җәмгыять өчен нинди зур байлык икәнлеген күрсәтеп, болай дип яза: «Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә - тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер. Тәрбияле бала - дөнья байлыгына да бирелми һәм бер дәүләт патшалыгы белән дә алыштырылмас - аны һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр, ни сораса да бирерләр».  

    Без укытучыларның максаты, асылда, бала шәхесенең барлык эчке табигый     көчләрен хәрәкәткә китерүдән, аны физик һәм рухи яктан әзерләп, яңа җәмгыять шартларында интеллектуаль  - әхлакый шәхес буларак эш итә алучы ирекле бер зат итеп тәрбияләүдән гыйбарәт.  Патриотик тәрбия дигәндә, без балаларны гражданлык хисенә, милли үзаңга ия булган шәхесләр, Ватанның лаеклы уллары, кызлары итеп тәрбияләүне күз алдында тотабыз. Патриот - Ватанын, туган җирен, халкын, илен сөюче генә түгел, ә  шулар өчен һәртөрле корбаннарга әзер булган кеше. Кеше яшьтән үк яхшы белән начарны, түбәнлек белән бөеклекне аерырга, үз иленең гражданины, патриоты булып үсәргә тиеш. Патриотлык - Ватанга мәхәббәт хисе, аның тарихы, мәдәнияте , казанышлары белән кызыксыну, милли символларга, изге урыннарга хөрмәт белән карау, җәмгыятькә һәм халкыңа хезмәт итәргә әзер булу ул. Ислам күзлегеннән караганда моның бернинди гаебе юк. Патриот булу иманлы булуның бер чагылышы, бер өлеше. Мөселманнарның изге китабы Коръәндә патриот ягъни ватанпәрварлык төшенчәсе очрамый. Әмма Коръән барлык иманлы бәндәләрне туганнар дип белдерә. (Гыймран сүрәсе, 103 нче аять). Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәләм тормыш юлы белән таныш кешеләр, аның үзенең өммәтенең чын мәгънәсендә патриоты булуына инаналар. Сәхабәләр сугыш кырына кергәндә Рәсүлебез артыннан ияреп кергәннәр. Пәйгамбәребез иң алгы рәтләрдә торып батырларча сугышкан. Бәдер сугышыннан кайтканда, Пәйгамбәребез галәйһиссәләм : “Кече җиһатта җиңдек, инде олы җиһатта җиңә алырбызмы?” – дигән. Җиһат ул – илгә, дингә куркыныч янаганда кулга корал алып илне саклау, кирәк икән – бу эш өчен үзеңнең гомереңне дә кызганмау дигән сүз. Сәхабәләр: “Бу сугыштан да олы җиһат – ул нинди җиһат?” – дигәннәр. “Ул - безнең үз нәфесебез белән көрәшүебез”, - дигән рәсүлебез. Патриотик тәрбия бирүне халкыбыз узган сугышчан юл белән таныштыру аша алып бару гаять тә отышлы. Туган илне ихтирам итү, патриотизм хисләрен туган җиреннән аерылып, Ватан өчен утка кергән авылдашлар язмышы, аларның кичерешләре аша тәрбияләүдән дә кирәклерәк чара бармы соң?  Сугыш һәм  тыл  ветраннары белән очрашулар , ялгыз яшәүче әби-бабайларга ярдәм күрсәтү - һәрберсе дә укучылар күңелендә өлкән буынга хөрмәт тәрбияли. Музейга кергән һәр бала ветераннарга багышланган стенд, альбом, экспонатларны күрә, бигрәк тә кече яшьтәгеләр ныграк кызыксына, күп сораулар яудыралар. Алар моннан илебез азатлыгы өчен көрәшкән кешеләрнең исемнәре алдагы буыннарга җитәчәген аңлап чыга.

     Музейга экскурсия, дәресләр, туган якка кагылышлы җирле материалларны өйрәтү аша балалар күңеленә патриотизм орлыклары салына. Мәктәптә үткәрелгән әдәби кичәләр - укучыларга чын-чынлап илһам чыганагы. Балаларга алдагы буыннарның бай тормыш тәҗрибәсен өйрәтү, тарихы, гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру кебек  максатларга ирешү өчен музей материаллары - чиксез бай хәзинә.

    Туган якны яратырга өйрәтү,  туган якка мәхәббәт тәрбияләү- патриотик тәрбия бирүнең тәүге адымнарының берсе. Патриотизм орлыклары гаиләдә үк салынырга тиеш. Кешенең нинди мохиттә тәрбияләнүе  тормышта зур роль уйный. Укучыларны җанга рухи дәва бирүче туган як табигате, аның сихри көчкә ия булган чишмәләре, сабый чакта уйнап үскән хәтфә үләнле болыннары аша туган илебезне чын күңеленнән яратучы, милли үзаңга һәм гражданлык хисенә ия булган шәхесләр тәрбияләү  мөһим шартларның берсе. Бишек җырларыннан, ана теленнән башлап, балаларыбыз әйләнә-тирәбездәге бар нәрсәне яратырга тиеш - әти-әнисен, дусларын, үзе уйнап үскән урамын, өен, кичке шәфәкъ балкышын, туган якларын калдырып киткән торна тавышларын, яңа чабылган үлән исен ... Әти – әнине ярату хакында Мөселманнарның изге китабы Коръәндә Аллаһы Тәгалә әйткән “Аллаһыга гыйбадәт кылыгыз һәм аңа тиңдәш кылмагыз, ә ата-аналарыгызга  карата игелекле булыгыз” (Ниса сүрәсе 36 нчы аять.) “Аллаһы Тәгалә янә әйткән: “Аларның берсенә, я икесенә дә картлык килсә, аларга : “Уф” – дип тә әйтмә һәм аларга кычкырма, ә күркәм сүзләр белән эндәш, мәрхәмәтлелек күрсәт һәм: “Әй Раббым, мине кечкенәдән тәрбияләп үстергәннәре өчен аларга рәхмәтеңне иңдерсәң иде!” – дип әйт”.

   Чын йөрәге белән тоеп ярата белгән кеше генә туган иленең  патриоты була ала.Үзенең кече Ватаны табигатенә рухы белән бәйләнгән кеше генә  һәр агач, чәчәк, җәнлек, бөҗәк һәм һәр кеше язмышы өчен үзендә җаваплылык тоя. Хәтирәләр белән бәйле булган, ияләнгән, җанга якын булган туган -үскән ягыңны ярату кеше холкының табигый халәте булып санала. Туган илне ярату, әлбәттә, гаиләдән, туган нигездән, туган авылдан башлана. Туганнарыңны, авылдашларыңны яратсаң гына үз Ватаныңны яратырга мөмкин. Пәйгамбәребез Мөхәммәт салаллаху галәйхиссәләм Мәккә каласын калдырып чыгып киткәндә аянып “Аллаһы Тәгалә белән ант итәм! Мәҗбүр итмәсәләр, мин сине ташламас идем” – ди. (Әхмәт Тирзими). Рәсүлебез Мәккәне яраткан кебек үк аннары Мәдинә каласын да ярата. Шул рәвешле ул үзенең халкын – мөселманнарны ярата. Аларның кайдан булуларына карамастан Мәдинәдәнме, Мәккәдәнме, Византиядәнме. Мөселманнарның туган ил турында күзаллаулары шулай киң һәм ул шулай булырга тиеш тә. Кайсы халыктан булуларына карамастан аларның ислам динендә булуларын, исламның аларда булуын ярата. Ләкин бу сукырларча мәхәбәт түгел. Аллаһы тәгаләнең берлеген кайсы да булса бер ил таныган икән – ул ил мөселман өчен үз иле. Әгәр нинди дә булса халык исламга таяна икән – ул халык мөселман өчен кадерле. Әгәр нинди дә булса тарих, культура, гореф – гадәтләр ислам турында хатирәләрне саклый икән – бу ил мөселман өчен туган ил.

   Югарыда без бала шәхесенең толерантлык сыйфатларына ия булуы да мөһим дигән идек. Әлеге очракка Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормышыннан бер үрнәккә тукталасы килә. Мәккә шәһәрендә кешеләрне бик озак дингә өндәгәннән соң, Мөхәммәт пәйгамбәр, Таиф шәһәренә барып, андагы халыкны Ислам диненә өндәмәкче була, ләкин анда аны начар каршы алалар, ташлар атып куалар. Шул вакытта Пәйгамбәребез гаҗизлеккә төшеп, аллаһы Тәгаләгә дога кылып сорый. “Әллә минем иманым дөрес түгелме, әллә гөнаһларым бармы, нигә миңа иярүчеләр бик аз?” Аллаһ Раббыбыз Пәйгамбәрне сынар өчен Җәбраил фәрештә аша ике тау фәрештәсе җибәреп әйттерә: “Теләсәң, Таиф шәһәрен балчык белән күмеп, тау астында калдырабыз ”. Пәйгамбәребез: “Мин кешеләрне өндәргә генә килдем, иншә Аллаһ, кайчан да булса алардан соң килгән балалары иманлы булырлар, аларны газап кылдырудан баш тартам”, - ди. Бу хикәядән пәйгамбәребезнең мәрхәмәтлелек белән беррәттән толерантлык сыйфатына ия булганлыгы да күренә.

     Патриотик тәрбия бирүнең тагын бер адымы-туган як тарихын өйрәнү. Туган як тарихы ул - шунда яшәгән кешеләр тарихы. Кешенең тарихта тамырлары гаиләсенең традицияләрендә, халкының, туган ягының үткәнендә. Туган як тарихын өйрәнү укучыларга үз төбәкләрендә яшәгән кешеләр турында күбрәк белергә, якыннан танышырга мөмкинлек бирә. Аларның тормыш-яшәешләре укучыларда соклану һәм горурлану хисләре уята, өлкән буын кешеләренә карата хөрмәт тәрбияли. Без үсеп килүче буынга үзенең әнисе, әтисе, гаиләсе, бабалары эшләрен дәвам итүче икәнен, аның тормышы, нәселе дәүләтнең һәм, ниһаять, илнең бер кисәге икәнен аңлатырга тиешбез. Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Моның өчен һәр бала үз гаиләсенең тарихын белергә, шуның аркылы халык тарихына якынаерга тиеш. Үз халкың өчен янып яшәсәң, аның тарихын белсәң, динен сакласаң гына күңелдә патриотизм хисләре уяначак.  Шәҗәрәләр төзү нәсел-ыру традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, әдәп-әхлагын, кәсепләрен белү һәм дәвам иттерү өчен  кирәк. Шулай булганда гына яшь кеше милләт җанлы, үз халкының улы булып җитлегә ала.  

    Без һәрчак балаларны әйбәтлеккә, игелеккә, матурлыкка өндәргә тиешбез. Ә патриотик тәрбиягә нәкъ менә үз милләтеңне, туган телеңне ярату да, өлкән буынга хөрмәт тә, халыклар дуслыгы да, спорт белән шөгыльләнү дә, рухи,  физик һәм дини тәрбия дә керә. Шуларны күреп үскән, шуларны белеп, аңлап, үзләре дә шундый булып үскән балалар гына Ватаныбызның чын патриотлары булып үсә алалар.

    Кадерле милләттәшләр! Бер-беребезгә карата миһербанлы һәм ярдәмчел булыйк, бер-беребезнең кадерен белик һәм саклыйк, динебезгә, ана телебезгә, тарихыбызга карата хөрмәтле булыйк! Иман ныклыгы, илаһи рух, милли көч-гайрәт, халкыбызның бәхетле киләчәгенә ышаныч безгә гомер буе юлдаш булсын! Бәрәкәтле, иманлы, дәүләтле тормышлар насыйп булсын сезгә!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укыту- тәрбия процессында укучыларда рухи- әхлакый сыйфатлар тәрбияләү (әти-әниләр жыелышында чыгыш эшкәртмәсе).

Яшь буынга дөрес тәрбия бирү вазыйфасына һәр ата-ана җитди һәм җаваплы карарга тиеш. Ата-ананың абруе - балаларга hәм яшүсмерләргә дәрес тәрбия бирүдә көчле чараларның берсе. Тәҗрибәле ата-аналар бала...

Патриотик тәбия .

     1979 елларда игълан ителмичә генә башланып киткән мәгънәсез Әфган сугышы күп кенә гаиләләргә олы хәсрәт китерде, япь-яшь ир-егетләрнең язмышларын үзгәртте....

Гамил Афзал иҗатында патриотик тәрбия темасы

Кереш өлеш. Актаныш төбәгендә туып-үсеп, олы дөньяга чыккан, өлкән буын өчен генә түгел, кечкенәләр өчен дә ихлас һәм табигый, шул ук вакытта күңелнең нечкә кылларына үтеп керерлек итеп шигырьләр язга...

Туган ягыңны ярату-патриотик тәрбиянең нигезе.

Һәр бала үз иленең патриоты булсын өчен, аңа үз авылын, Туган җирен яратырга өйрәтергә кирәк. Бу эшне никадәр иртәрәк башлыйсың, шулкадәр яхшырак. Патриотик аң кечкенәдән башланып,гомер буе ныгытылырг...

РУС ТЕЛЕНДӘ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНДА, “КИБЕТТӘ” ТЕМАСЫН АҢЛАТКАНДА, УЕН ТЕХНОЛОГИЯСЕН ФАЙДАЛАНУ

Мәктәпләрдә башка милләт укучыларының татар телен өйрәнү сәләтен үстерү мәсьәләсе зур әһәмияткә ия. Рус балаларына татар теле укытуның төп максаты – аларны бу телдә сөйләшергә, тыңлап аңларга, у...