Туган ягыңны ярату-патриотик тәрбиянең нигезе.
статья на тему
Һәр бала үз иленең патриоты булсын өчен, аңа үз авылын, Туган җирен яратырга өйрәтергә кирәк. Бу эшне никадәр иртәрәк башлыйсың, шулкадәр яхшырак. Патриотик аң кечкенәдән башланып,гомер буе ныгытылырга тиеш.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
konferentsiya.docx | 25.77 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Кукмара районы Яңа Сәрдек башлангыч мәктәбе
Туган ягыңны ярату-патриотик тәрбиянең нигезе.
Татарсан Республикасы, Кукмара районы
Яңа Сәрдек башлангыч мәктәбе
Гараева Вәсилә Василовна
«Балаларга тәрбия бирү- тормышыбызның иң мөһим өлкәсе.Безнең балалар- илебезнең булачак гражданнары... Безнең менә дигән гражданнар , яхшы аталар һәм аналар булып үсәргә тиеш. Тагын бер хакыйкатьне онытмыйк: балаларыбыз- алар безнең картлыгыбыз, начар тәрбия бирү- ул безнең булачак кайгыларыбыз, күз яшьләребез, безнең башка кешеләр, бөтен ил алдында кылган гаебебез”- дип язган А.С.Макаренко.
Тәрбия – мәңгелек һәм гомуми категория, бу эштә патриотизм, аның рухи-әхлакый нигезе буларак, идеаль үзәкне тәшкил итә. Туган илгә мәхәббәт хисе һәм Туган ил үзе – бик югары кыйммәтләр.
Яшь буында тотрыклы патриотик.югары рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, аны зыялы, чын гражданин итеп тәрбияләү зарур.Без шундый бурычлар куябыз:
1. Патриотик аң һәм хисләр тәрбияләү.
2. Укучыларда актив тормыш позициясе формалаштыру.
3. Үз илеңнең хокукларын, бурычларын аңларга, аларны ихтирам итәргә өйрәнергә.
4. Кешелек дәрәҗәңне белергә һәм үз-үзеңне ихтирам итә белү хисе тәрбияләү.
Патриотизм – ул кешеләрне рухи һәм әхлакый сыйфаты: туган йортыңа, җиреңә, телеңә, мәдәниятеңә мәхәббәт, илеңнең героик үткәне һәм хәзергесе белән горурлану. Укучыларда патриотик аң формалаштыру үзеңнән үзе генә түгел, эзлекле алып барылырга тиеш. Ул өйдә башланып, балалар бакчасы, мәктәп һәм кешенең гомере буе ныгытыла.
Баланың мәктәпкә килгәнче, ана телендә сөйләшүе, ана телендә бишек җырлары ишетүе патриатизм тәрбияли башлау өчен бик мөһим чыганак булып тора.Кешенең нинди мохиттә тәрбияләнүе тормышта зур роль уйный.Үз ватаныңа, үз халкыңа һәм үз дәүләтеңә мәхәббәт тойгысы бик катлаулы тойгы ул.Аның килеп чыгуы һәм үсүе өчен, үз ата-анаңа булган гади мәхәббәт тойгылары төсендә билгеле бер җирлек кирәк, чөнки кешеләрнең патриотик тойгысының һәм үзләрен патриотик тотуларының , аларның тормышларында якын кешеләргә, туганнарга карата булган башлангыч мәхәббәт тойгыларына бәйләнеше бар.
Балаларда барыннан да элек аларга бик якын булган семьяга, үз йортына, туган авылына, туган шәһәренә, туган табигатенә мәхәббәт тойгысын үстерүнең әһәмияте зур.
Балаларның табигатьне турыдан- туры күзәтүләре дә, аларны безнең рәссамнәребезнең табигать күренешләрен бик матур итеп ясаган картиналары белән таныштыру да шушы ук максатка хезмәт итәргә тиеш.
Үз авылыңны, шәһәреңне, районыңны, үз рспубликаңны өйрәнү- болар барысы да ватанга мәхәббәт тойгыларын ныгыталар, аны тагын да эчтәлеклерәк һәм тирәнрәк итәләр. Яхшырак белгән һәм яраткан нәрсәнең кадрен күбрәк беләсең. Бу караштан чыгып мәктәптә туган якны өйрәнү белән шөгыльләнү һәм, иң элек, беренче класстан ук тирә-юньдәге табигатьне өйрәнүбик әһәмиятле санала.
Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк.Моның өчен һәр бала үз
гаиләсенең тарихын белергә, шуның аркылы халык тарихына якынаерга тиеш.Шәҗәрәләр төзү нәсел-ыру традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, әдәп-әхлагын, кәсепләрен белү һәм дәвам иттерү өчен кирәк. Шулай булганда гына яшь кеше милләт җанлы, үз халкының улы булып җитлегә ала.
Мәктәбебездә Туган як тарихын өйрәнү түгәрәк эшләп килә.
Укучыны шәхес итеп формалаштыруда әхлак тәрбиясенең әһәмияте бикмөһим. Үзен ихтирам иткән шәхес туган җирен дә ихтирам итә, үзен туган ил белән бердәм итеп хис итә. Аның өчен зур Ватан кечкенәдән, үзенең торган җиреннән, районыннан, авылыннан, урамыннан башлана. Шуңа күрә баланы туган җирен яратырга өйрәтү әхлак тәрбиясенең иң мөһим өлеше булып тора.
Туган як. Туган туфрак. Туган төбәк. Бу сүзләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел, һәр сабый бала өчен дәгазиз һәм кадерле булырга тиеш. Туган якның табигате, аңа бәйлекызыклыфактлар, аның тарихы, халкының көнкүреше, гореф-гадәтләре, милли йолалары балаларга белем һәм тәрбия бирүнең состав өлешенә әверелеп китте.
Программа укучыларда үз республикаң, районың, авылың тарихына, халыкның сакланып калган мәдәни хәзинәләренә мәхәббәт, балаларда гаиләдәге гореф-гадәтләр һәм изге әйберләр, туган төбәкнең мәдәни мирасына сакчыл караш тәрбияләү мөмкинлекләре нисәпкә алып эшләнде. Программа укучыларда милли үзаң һәм милли мәдәният формалаштыруга, мәдәни мираска хөрмәт тәрбияләүгә булыша.
Программаның төп максатлары:
- укучыларда үз республикаң, районың, авылың тарихы турында кузаллау булдыру;
- балаларга үз халкының милли мәдәниятен үзләштерергә булышу;
- яшь буында мәдәнияткә карата хөрмәтле мөнәсәбәт булдыру;
- рухи һәм әхлакый сафлыкка ия иҗади шәхес үстерергә тырышу.
Программаның бурычлары:
- укучыларның танып-белү күнекмәләрен, кызыксынуларын үстерү; балаларда үз халкына, тарихына, гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә карата кызыксыну уяту, үз милләте тарихына, яшәешенә битараф булмаска өйрәтү;
- балаларда үз халкы белән горурлану хисе тәрбияләү;
- укучыларда милләтебезнең гасырлар буена тупланган әдәп-әхлак нормаларын булдыру;
- укучыларны декоратив-гамәли сәнгатькә, биюләргә, уеннарга, фольклорның төрле жанрларына катнаштыру;
- балаларда иҗат итү омтылышы уяту.
Һәр теманы өйрәнгәннән соң интелектуаль уеннар, иҗади эшләр, экскурсияләр һәм телдән хәбәрләр; рәсемнәр, сочинениеләр конкурсы, экологик әкият сценарийлары, конкурсларда катнашу формасында белемнәрен тикшерү планлаштырыла.
Туган җиргә карата мәхәбәтне, сакчыл карашны сөйләп кенә бала күңеленә сеңдереп булмый. Бала эшчәнлектә үзе катнашканда гына, үз күзләре белән күреп, үз куллары белән тотып караганда гына, үзе өчен ачышлар ясый һәм белгәннәрен бүтәннәргә җиткерә ала.
Ачышлардан , күргәннәрдән альбом- проект төзеп була.Мин сезгә укучылар белән төзегән “Туган-үскән җирдән дә матур җир булмас” дигән альбом- проектның төзелеше белән таныштырам.Укучылар ел буе өйрәнгән материалларын альбомга төшерә. Һәр бүлекне бергәләп эшлиләр. Альбомда фотолар, рәсемнәр, авылдашлардан алынган интерьюлар, хикәяләр, шәҗәрәләр урын ала.
1 бүлек.”Туган авылым үскән җирем”:
- авылга нигез салыну, исеме, легендасы;
- мәйданы: географик урыны, халкы;
- мәктәп тарихы;
- күренекле кешеләре.
2 бүлек.”Милле бәйрәмнәр”
- Сөмбелә бәйрәме;
- Нәүрүз бәйрәме;
- Сабантуй бәйрәме;
- Каз өмәсе бәйрәме.
3 бүлек.”Халык һөнәрләре һәм кәсепләре”:
- Татар һәм рус халкының милли киемнәре (“Яшь модельер” конкурсы)
- Алтын куллы авылым осталары.
Туган як тарихын өйрәнү түгәрәгендә шөгыльләнгән бала:
-үз гаиләсе тарихына хөрмәт белән карый, горурлану хисләре кичерә;
-мөстәкыйль рәвештә ачышлар ясый,
-материал җыя, гомумиләштерә, мәктәп музеен тулыландыра;
-эзләнү эше алып бара, материалны анализлый, системалаштыра, гомумиләштереп, нәтиҗәләр ясый;
- уеннар вакытында өйрәнгән материалны ныгыта;
-туган як тарихы буенча белемнәрен арттыра;
-фәнни-тикшеренү эшләренә өйрәнә;
-патриотизм, туган якка мәхәббәт хисе тәрбияли.
Туган якның гүзәллеген, байлыгын күргән укучыда –гүзәллекне сакларга, байлыкны арттыру өстендә эшләү теләге туа.Туган җир-ул безнең ВАТАНЫБЫЗ.Туган җирне яраткан, үзенең милке дип санаган,әти- әнисе туганнарын, авылдашларын яраткан ,алар белән сокланган,табигатҗне,бөтен тереклекне яраткан саклаган кешегенә ПАТРИОТбула.
“Күге астында яшәгән, һаваларын иснәгән, суларын эчкән вә икмәкләрен ашаган ватаныбызны арттырып сөегез, аның исемен бөек итү өчен тырышыгыз.
Ватан- кешеләрнең хөрмәте вә һәркем хозурында тора торган кадерле бер мактанычыдыр. Шуңа күрә ватан өчен малыгызны кызганмагыз, көчләрегезне аямагыз, ватан хакына болай фидакяр булмаган кеше анда яшәргә лаек түгелдер”дип яза Риза Фәхретдин.
Кешелек җәмгыятен һәрвакыт борчып килгән әхлак мәсьәләләре – намус, гаделлек, җирдә дөрес итеп яшәү, әти-әни һәм Ватан алдындагы изге бурычны үтәү кебек төшенчәләр мәңгелек, һәркем өчен уртак. Аларны үзеңдә булдыру өчен Кеше булу кирәк. Ә укучыларны Кеше итеп тәрбияләү – безнең һәрберебезнең бурычы.
Шулай итеп, мәгарифне модернизацияләү шартларында патриотик тәрбия бирү шәхесне формалаштыруда катлаулы һәм дәвамлы эш. Яшь буында гаиләне, мәдәниятне, телне, табигатьне, туган шәһәреңне, авылыңы ихтирам итү; халыкны, аның традицияләрен, батыр улларын, кызларын олылау кебек иң изге хисләр тәрбияләүне билгеле бер эзлеклелектә алып барылырга тиеш.
Шуңа күрә һәрбер оештырылган чараларыбыз заман таләпләренә дә туры килерлек булырга тиеш.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Гомумкешелекле сыйфатлар – укыту-тәрбия процессының бердәм нигезе
Сыйныф җитәкчесе эшендә төп максатларның берсе - һә укучыны шәхес буларак формалаштыруга ярдәм итү һәм шәхеснең үсешенә тәэсир ясау....
Спорт- сәламәтлек нигезе.
Укучыларда сәламәтлекне саклауга, аны ныгытуга, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш уяту, спортка мәхәббәт тәрбияләү, патриотик хис тәрбияләү,сәламәт кеше генә Туган илен яклый һәм саклый алырга сәләтле бул...
Балачакта алынган тәрбияне соңыннан дөнья халкы үзгәртә алмас
Шәхеснең үсешендә һәм формалашуында әхлак тәрбиясенең никадәр мөһим булуы педагогикада борынгы заманнардан ук билгеле. Галимнәр фикерепчә. бары әхлакый тәрбия генә кешеләрдә ныклылык сыйфатлары...
Туган ил кайдан башлана? Туган як табигатен уйлап ясау.
Туган як табигатен рәсемгә төшерү...
РУХИ- ӘХЛАКЫЙ ТӘРБИЯНЕҢ КҮПМИЛЛӘТЛЕ ДӘҮЛӘТТӘ ХАЛЫКЛАР ДУСЛЫГЫН САКЛАУДА РОЛЕ.
Статья с рекомендациями духовного воспитания сохранением межнациональной культуры...
И минем туган авылым, и минем туган җирем!
Туган авыл темасына багышланган сыйныф сәгатенең план-конспекты....