Башлангыч класс укучыларына патриотик тәрбия бирү
материал

Шаяхметова Нурфия Рафаиловна

Башлангыч класс укучыларына патриотик тәрбиябирү буенча чыгыш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл patriotik_trbiya.odt20.09 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: «Башлангыч класс укучыларына патриотик тәрбия бирү алымнары»

Утар-Аты төп гомуми белем бирү мәктәбенең

 беренче категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

 Шаяхметова Нурфия Рафаилевна

2024 ел

Эчтәлек.

I.Кереш.

Патриотик тәрбиянең актуальлелеге

II.Төп өлеш.

1.Патриотик тәрбия бирүдә авыл тарихы

2. Танылган шәхесләр  

3. Арча районы  авылларында  сакланып калган гаилә-көнкүреш, календарь йолалар, бәйрәмнәр һәм аларның балаларга патриотик тәрбия бирүдә әһәмияте.

III. Йомгаклау өлеше

IV.Кулланылган  әдәбият  һәм   чыганаклар.

“Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә, гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия – иң кирәкле эш булачактыр”.

( Р.Фәхретдин).

Риза Фәхретдиннең бу сүзләрен  юкка гына эпиграф итеп алмадым. Патриотик тәрбия - бик киң мәгънәне аңлата. Ул бала күңелендә туган йортка, әти-әнигә, туган авылга, аның тарихына мәхәббәт уятудан гыйбарәт. Үз төбәген белмәгән, өйрәнмәгән , аңа битараф кеше үз туган илен ярата алмый.  Шуңа күрә кече яшьтәге мәктәп балаларына патриотик тэрбия бирү хәр укытучының бурычы дип саныйм.

Патриотик тәрбия һәр дәрестә бирелә. Ләкин аны бер эзлеклелеккә салып алып барырга кирәк. Укытучы – ул буыннарны тоташтыручы, белем биреп кенә калмыйча,  укучыларга өлкән буыннарның рухи байлыгын җиткерүче дә, шәхес тәрбияләүче дә. Ә шәхес - җәмгыятебезнең җимеше булып өлгерә. Җимешне өлгертер өчен күпме вакыт һәм көч кирәк: җирен йомшартып орлык чәчәргә,   суын сибеп  торырга. Заманча технологияләр никадәр генә алга китмәсен, күпме генә аларны мактамасыннар, барыбер укучыга рухи тәрбияне укытучы бирә. 

Укучыларда гражданлык һәм патриотик хисләр тәрбияләүнең төрле юнәлешләрен алам: 

а)авылыбыз тарихы, мәдәнияте турында мәгълумат бирү;              
б) төбәктә яшәүче осталар,  язучылар, сәнгать кешеләре белән очрашулар үткәрү;
в)халкыбызның гореф-гадәтләре, традицияләре белән тулырак таныштыру;
Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Безнең бай тарихыбыз, мәдәниятебез, мәгарифебез, батыр, эшчән халкыбыз бар. Патриотик тәрбия бирүне мин шушы эштән башлыйм. Укучыларны авылыбыз тарихы белән таныштырам. Авылның борынгы үткәне белән кызыксынып үзләре дә бик күп мәгълуматлар алып киләләр. Авылдагы әбиләр белән аралашабыз, авыл тарихының үткәнен язып проект эшләре эшлибез, конкурсларда катнашабыз.  Аларны өйрәнү, үзең яшәгән төбәк белән горурлану хисләре тәрбияләү – һәрберебезнең бурычы.  

Авылда чишмәләр бик куп. Шушы чишмәләрнең тарихын белеп килергә өй эше бирдем. Укучылар мин көткәннән дә кызыклырак мәгълуматлар алып килгәннәр. Менә бер кызыклы тарихны әйтеп үтим. Бер укучым чишмәләр турында чыгыш әзерләде.  «Мать чишмәсе» турында беләсе килеп, ул авылның өлкән кешесенә барган. Бу чишмә «Майтап чишмәсе» дип йөртелгән. Аның суы бик салкын булган. Авыл халкы анын суына майларын, итләрен куеп тора торган булганнар. Аны Майтап исемле апа карап , чистартып торган. Майлар саклап торгач , тора-бара бу чишмәнең исеме «Май чишмәсе» булган. Бугенге көндә ике исемне берләштереп «Майт чишмәсе» дип атый башлаганнар. Мондый истәлекле вакыгадан соң башка укучылар да чишмәләр белән кызыксына башладылар. Аның чисталыгы турында кайгырта башладылар. Патриотик тәрбияне үз туган авылыңнан башларга кирәклегенә тагын бер кат төшенәсең.

Инде һәрбер авылның танылган кешеләре, осталары була. Алар да балага патриотик тәрбия бирүдә зур роль уйныйлар. Шундый кешеләрнең берсе-Орнашбаш авылыннан - Касыймов Мөнир абый. Ул Орнашбаш авылы тарихы турында китап чыгарды. Туган якны өйрәнү музеен булдырды. Музей экспонатлары белән танышырга, авылның үткән тарихын белер өчен укучыларымны шушы музейга алып барам. Иң беренче туган авылыңдагы музей белән танышмау – туган авылыңга хөрмәт булмау дигән сүз. Авылның үткәнен саклап, балаларга тирән эчтәлекле чыгышлар ясаучы Мөнир агабыз белән горурланабыз. Шушы музей ачылу тарихы турында, Мөнир абыйның эшчәнлеге хакында язып, укучым дәрәҗәле диплом белән дә бүләкләнде.

Авылыбызда бик матур мәдәният йорты бар. Аңа Нәгыймә Таҗдарова исеме бирелде. Ул безнең Утар-Аты авылыннан чыккан артистка. Укучыларны мәдәният йортына алып барып Нәгыймә Таҗдарова турында истәлекләр белән таныштырдым. Ул авылыбызның горурлыгы! Мондый танылган шәхесләрне белмәгән укучыда туган илгә мәхәббәт тәрбияләп булмас иде.

Авылыбызда каләм тибрәтучеләр дә бар. Алар белән дә укучылар даими очрашып, китап тәкъдир итү кичәләренә йөриләр. Узләре дә шигырьләр иҗат итеп карыйлар. Узган уку елында укучым Хассамов Ислам «Чигуле намазлык» дигән шигырь иҗат итеп районда 3 нче дәрәҗәле  диплом белән бүләкләнде.

Рухи кыйммәтләребез үз төсен югалта, онытыла барган бу чорда туган якны өйрәнү шул максатка ирешү юлы булып тора.   Шул максаттан чыгып, мин укучыларда милли тарихыбызга, туган телебез һәм әдәбиятыбызга, мәдәниятебезгә мәхәббәт тойгысы, үз халкың белән горурлану хисләре, аның тарихын, уңай гореф – гадәтләрен, традицияләрен өйрәнү белән кызыксындыру шикелле сыйфатлар булдыруны күз алдында тотам. Һәр дәрес, бигрәк тә әдәби уку  дәресләре, класстан тыш чаралар патриотик тәрбия бирү мәктәбе булырга тиеш.

Шулай ук авылымның гореф-гадәтләре, традицияләре белән дә даими танышырга тырышабыз. «Әбием сандыгы», «Кич утыру», «Каз өмәсе» кебек йолаларны тәрбия дәресләрендә, класстан  тыш эш вакытларында башкарабыз. Тәнәфесләрдә милли уеннар уйнау, милли йолаларны искә төшерү балаларның яраткан шөгыле.

Читтәге бәхет ул бәхет түгел, рухи байлыкны безгә иген басуларыбыз, шул басуда сайраучы тургайларыбыз, челтерәп агучы чишмәләребез, бай тарихлы халкыбыз бирә. «Чит илләрдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул» - дигән мәкальнең мәгънәсен аңлаган буын тәрбияли алсак без бик бәхетле булырбыз.

Шулай итеп, бүгенге авыр, катлаулы чорда әдәпле һәм итагатьле патриот шәхес тәрбиялим дисәң, эшне  балага кечкенәдән үк туган ягы, халкы тарихын өйрәтүдән башларга кирәктер дип уйлыйм.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Көзге уңыш"(Сөмбелә)бәйрәме(Башлангыч сыйныф укучыларының рус төркемнәре өчен)

Башлангыч сыйныф укучыларының  рус төркемнәре өчен"Көзге уңыш" бәйрәме. "Шалкан" әкиятенә нигезләнеп язылган....

Башлангыч сыйныф укучыларына эхлак тэрбиясе биру

Башлангыч сыйныф укучыларына эхлак тэрбиясе биру...

Выступление на педсовете "Башлангыч сыйныф укучыларына заманча технологияләр кулланып белем һәм тәрбия бирү"

        Укыту системасына электрон технологияләр дә ныклап үтеп керде. Белемле, тәрбияле, көндәшлеккә сәләтле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешл...

Гамил Афзал иҗатында патриотик тәрбия темасы

Кереш өлеш. Актаныш төбәгендә туып-үсеп, олы дөньяга чыккан, өлкән буын өчен генә түгел, кечкенәләр өчен дә ихлас һәм табигый, шул ук вакытта күңелнең нечкә кылларына үтеп керерлек итеп шигырьләр язга...

"Башлангыч сыйныф укучыларының белемгә омтылышларын, кызыксынуларын арттыруда яңа технологияләр куллану" темасына чыгыш

quot;Башлангыч  сыйныф укучыларының белемгә омтылышларын,кызыксынуларын арттыруда яңа технологияләрнең берсе булган проект методын куллану...

Башлангыч сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия бирүдә сәламәтлек саклау технологияләре куллану (чыгыш)

Здоровьесберегающие технологии в начальных классах.(Выступление на татарском языке)...