Укыту- тәрбия процессында укучыларда рухи- әхлакый сыйфатлар тәрбияләү (әти-әниләр жыелышында чыгыш эшкәртмәсе).
статья (3 класс) по теме

Петрунина Назиля Расимовна

Яшь буынга дөрес тәрбия бирү вазыйфасына һәр ата-ана җитди һәм җаваплы карарга тиеш. Ата-ананың абруе - балаларга hәм яшүсмерләргә дәрес тәрбия бирүдә көчле чараларның берсе. Тәҗрибәле ата-аналар балаларның сүз тыңлавына нәкъ менә үзләренең абруй көче белән ирешә.  Бала - ата-аналарның әхлакый тормышы көз­гесе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл statya.docx21.05 КБ

Предварительный просмотр:

Укыту- тәрбия процессында укучыларда рухи- әхлакый сыйфатлар  тәрбияләү.

Кешенең әхлак сыйфатлары аның үз – үзен

тотышында чагыла дибез икән, ул өйдә дә

 ялда да башкаларга үрнәк булып торырга тиеш.

Фатиха Аитова

Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Кая барабыз?  Урлашу, алдашу, үтерү гадәти күренешкә әверелеп бара.  Наркомания, җинаятьчелек, эшсезлек чәчәк ата. Яшьләрнең күбесе ак белән караны аера алмый. Балаларның, үсмерләрнең үз-үзләрен тотышларындагы тупаслыклар, кешеләр белән аралашуларындагы кимчелекләр һәммәбезне борчый. Гасырлар буена буыннан-буынга күчеп килгән намуслылык, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, эчкерсезлек, хезмәт сөючәнлек кебек әхлакый хәзинәләр аяк астына салып таптала, онытыла башлады.

Яхшыны яманнан аера белмәү, әхлак турында тискәре тәҗрибәләр туплау исә җәмгыятьтәге әхлак кагыйдәләрен бозуга илтә. Тормышта очрый торган куркыныч гамәл-вакыйгалардан, явызлыклардан гыйбрәт ала белмәгән, мондый тормыш рәвешенең әхлаксызлык сазлыгына бату икәнлеген аңламаган кеше үзен бәхетсез тормышка дучар итә, нәселен  пычрата, ата-бабаларының бай рухи мирасын юкка чыгара. Бу, үз чиратында, милләтнең, халыкның, ил-җирнең тотрыклы үсешенә тискәре йогынты ясый. [1, с.299]

Ни генә әйтсәң дә, бала холкына иң элек гаиләдә нигез салына. Ә  балада ихтыяр көче, яхшы холык ныгысын өчен, өлкәннәр үзләре үрнәк күрсәтергә тиеш. “Оясында ни күрсә, очканда шуны күрер”, - ди  халык мәкале. [2, с.159] Әйе, бала күп вакытын өйдә – әти-әниләре янында үткәрә, аларның үзара мөнәсәбәтләрен күреп үсә, гадәтләрен, сөйләгән сүзләренә хәтле күңеленә сеңдереп бара. Алар кебек булырга, аларның гамәлләрен кабатларга ярата. Малайлар әтиләре булып кыланса,  кызлар күбрәк әни кеше булып уйныйлар. Гаилә тормышы, көзгедәге кебек, аларның уеннарында чагыла.

Кызганыч, барлык ата-аналар да балаларга тәрбия бирүдә җаваплы булуларын аңлап бетерми. Кайбер ата-ана тәрбия эшен бала үсеп җиткәч, ул яхшы сөйләшергә, тирә-якны аңларга өйрәнгәч, башларга кирәк, дип фикер йөртә.

Әлбәттә, бу тамырдан ялгыш фикер. Чөнки тәрбия бала тормышының беренче көннәреннән үк башлана. Тормыш раслаганча, кеше гамәлләренең әхлакый сыйфатларына бик яшьли нигез салына. Гаделлек, оешканлык, хезмәт сөючәнлек, кыюлык кебек сыйфатлар яшьтән үк әхлакый гадәтләр буларак тәрбияләнгәндә генә кешенең гомерлек ышанычлы юлдашына әйләнәчәк. Бала кечкенәдән үк үз-үзенә хезмәт күрсәтү һәм билгеле бер режимны үтәү бурычларын, нәрсәне эшләргә ярый, нәрсәне эшләргә ярамый икәнлеген белергә тиеш.[1,с.529]

Байлык, мал артыннан куа торгач, күзгә берни дә күренми башлады. Укый гына күрсеннәр дип, ата-аналар газизләренә эш кушарга куркып тора хәзер. Шулай итеп, тәрбия бирү  укытучыларга  йөкләнә. Яңа стандартлар без  укытучыларга, фән-техника зур тизлек белән үскән, радио-телевидениедә, интернетта чуар мәгълүмат ташкыны  агылган һәм алардан күбесенчә тормышның тискәре яклары күрсәтелгән бер заманда югалып калмаслык , үз урынын табарлык нык ихтыяр көченә ия булган, белемле, әхлаклы  һәм шуның өстенә бүгенге хезмәт базары шартларында көндәшлек сыйфатларына  ия булырдай буынны тәрбияләү бүгенге көн  укытучыларының  бурычы.

Укучыларда милли мәдәният турында бербөтен күзаллау булдыру – туган телеңне белү һәм шул телдә аралашу; халык авыз иҗатын – әкиятләр, мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар, бишек җырларын белү; шигырьләр, җырлар өйрәнү; халыкка хас әдәп кагыйдәләрен, туган як табигатен, милли халык уеннарын белү дигән сүз.

Тотрыклы (толерант) шәхес тәрбияләү – ул укучыларда башка милләт кешеләренә, аларның мәдәниятенә уңай мөнәсәбәт булдыру дигән сүз. Без балаларда үз халкыбызга, үз илебезгә мәхәббәт тәрбияләү белән генә чикләнмичә, кайда яшәүләренә һәм нинди милләт кешеләре булуга карамастан – барлык халыкларны, аларның мәдәниятен, гореф-гадәт, традицияләрен хөрмәт итәргә, табигатьне яратырга өйрәтәбез, гомумкешелек кыйммәтләре белән таныштырабыз. Үз мәдәниятләре белән беррәттән, укучылар башка халыкларның да мәдәниятен, телен белергә тиеш.

Ата-ана!  Бала өчен алардан да якын, алардан да кадерле тагын кем бар? Тормышта бала иң беренче алар белән аралаша, әйләнә-тирә турында беренче тәэсирләрен алар аша ала, акны — карадан, яхшыны яманнан аерырга да алар ярдәмендә өйрәнә. Әйе, һәр кешенең тормышында иң кадерле, кабатланмас хатирәләре әти-әниләре белән бәйләнгән булыр. Димәк, ата-ана үзенә күрә бер күмәклек тә икән әле ул. Шунда кеше шәхесенә нигез ташлары салына. Аның ниндирәк шәхес булып җитлегүе, күбесенчә, шул күмәклектәге һәм аның әгъзалары арасындагы мөнәсәбәтләргә, үз-үзләрен тотышына бәйле. Ни кызганыч, барлык гаиләләрдә дә тәрбия тиешле дәрәҗәдә түгел шул әле.

 Ата-аналар дөрес тәрбияне иң беренче чиратта үзләреннән башларга тиеш. “Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрне дә үзегез җыярсыз”, - ди Р.Фәхреддин.

Яшь буынга дөрес тәрбия бирү вазыйфасына һәр ата-ана җитди һәм җаваплы карарга тиеш. Ата-ананың абруе - балаларга hәм яшүсмерләргә дәрес тәрбия бирүдә көчле чараларның берсе. Тәҗрибәле ата-аналар балаларның сүз тыңлавына нәкъ менә үзләренең абруй көче белән ирешә.  Бала - ата-аналарның әхлакый тормышы көзгесе. [3, с.   ]

 Ата-аналар белән тәрбия мәсьәләләре турында сөйләшкәндә еш кына: ”Вакытыбыз юк шул. Балаларыбызны рәтләп күрмибез дә”,-дигән сүзләр ишетәсең. Әйе, баласы йоклаганда, эшкә китеп, ул йоклаганда кайтучы әтиләр дә бар. Шулай ук  сүз тыңлату өчен, балаларына акча яки төрле бүләкләр вәгъдә иткән  ата-аналар да юк түгел. Нинди зур ялгышлык! Күренекле галим, мәгърифәтче К.Насыйри да, баласына артык табынып, аны сукыр мәхәббәт белән яратып, һәр көйсезлеген үтәргә торучы ата-аналарны кискен гаепли. [2с.195] Әлеге адым баланың гражданлык тойгыларын гына сүндерә. Бары тик ата-аналарның шәхси үрнәге генә балаларның мәхәббәтен яулый ала. Менә шуңа күрә, ата-аналар дөрес тәрбияне иң беренче чиратта үзләреннән башларга тиеш.

 Дөрес, хәзер вакыт җитмәүдән барыбыз да зарланабыз. Ләкин аз гына буш вакытыңда да бала белән бергә ял итү, нәрсәдер эшләү, аңарга игътибарлы hәм таләпчән булу, укуына hәм үз-үзен тотуына контроль ясау тәрбия эшендә яхшы нәтиҗәләргә генә китерәчәк. Мәктәп дәреслекләре һәм методик кулланмалар авторы Вил Казыйхановның иҗади үсеш технологиясенә нигезләнгән  ,,Әхлак дәресләре” дигән эшкәртмәләр җыентыгы баланың үзенә уйлап фикер йөртергә, эзләнергә, үзенең башыннан кичкән йә булмаса гаиләдә  булган хәлләрдән тиешле нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә. Татарстанның бик күп мәктәпләрендә бу дәресләр аерым фән буларак укытыла. Ул китапларны сыйныф  сәгатьләрендә даими кулланам.

Класс җитәкчесе буларак төп максатым – укучыларда халкыбызның буыннан буынга күчеп килгән әхлакый сыйфатларын тәрбияләү. Сыйныф  сәгатенең эчтәлегенә бәйләп, тормышта очрый торган гыйбрәтле мисаллар китерү, аларга бергәләп аңлатма бирү, укучыларны җәлеп итә торган алымнар куллану, уңай нәтиҗәгә китерер, дип уйлыйм.Тәрбия сәгатьләрендә әдәплелек сыйфатларын аңлату белән генә чикләнмичә, әхлак кагыйдәләрен үтәү гадәтләре тәрбияләү өчен гаиләдә дә, мәктәптә дә тиешле шартлар булдыру бик мөһим.

Әхлаклы кеше тәрбияләү- катлаулы бурыч, ләкин аңа ирешергә мөмкин дип саныйм. Бу гаҗәеп җаваплы, әһәмиятле эшне үтәү өчен, педагог көчен кызганмаска, армый-талмый эшләргә, профессиональ осталыгын даими күтәрергә тиеш.

Кулланылган әдәбият

1.Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Педагогика (Югары һәм махсус  уку йортлары өчен дәреслек)\Казан ”Мәгариф” нәшрияты,  2004

2. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. “Мәгърифәт йолдызлыгы”\ Казан ”Мәгариф” нәшрияты, 2002

3.Казыйханов В.С”Әхлак дәресләре” Яр Чаллы ,1997


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Гаиләдә рухи-әхлакый тәрбия"

Выступление доклад на родительском собрании( на татарском языке)...

“Балаларны рухи-әхлакый тәрбияләүдә дәвамчанлык”

.Бала әхлак тәрбиясен иң беренче чиратта гаиләдә ала.Нәрсә соң ул дәвамчанлык? Минем фикеремчә, бу - баланың аң һәм физик үсешендә өзеклек яки кискен сикереш ясамыйча, гаиләдә, балалар бакчасында алып...

РУХИ- ӘХЛАКЫЙ ТӘРБИЯНЕҢ КҮПМИЛЛӘТЛЕ ДӘҮЛӘТТӘ ХАЛЫКЛАР ДУСЛЫГЫН САКЛАУДА РОЛЕ.

Статья с рекомендациями духовного  воспитания сохранением межнациональной культуры...

Башлангыч сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча педагогик технологияләр һәм укучыларның рухи-әхлакый проблемалары

В статье прослеживаются, что можно использовать в своей работе личные презентации. Очень эффективными могут быть тесты, кроссворды, разработанные в программе Microsoft Office Word.Спектр использования...