Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә ислам әхлагының роле
опыты и эксперименты по теме
Предварительный просмотр:
Алан урта мәктәбе
Яшь буынга белем
һәм тәрбия бирүдә
ислам әхлагының роле
(фәнни- тикшеренү эше)
Хабибуллина Тәнзилә Мәгъсүм кызы
Эчтәлек
Кереш
I бүлек . Тәрбиядә ислам әхлагының роле. Ислам диненең теоритик нигезләре.
1.1. Ислам дине нинди дин? ......................................................... 7
1.2. Ислам дине Татарстанда .........................................................12
1.3. Ислам диненең нигезе. Ислам –
акыл һәм белем дине. .......... ........................................................ 18
1.4. Ислам әдәбе кеше тормышын һәм яшәү рәвешен
тәртипкә салучы. Исламда әхлак һәм
әхлаклы кеше. ............................................................................. 22
1.5. Иҗтимагый мөнәсәбәтләрдә ислам әдәбенең
роле. ......................................................................................... 26
II бүлек. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә практикада кулланылган алымнар һәм тикшеренүләр.
2.1. Кече яшьтәге мәктәп балаларының әхлакый тәрбияләренә характеристика .......................................................................... 29
2.2. Кече яшьтәге мәктәп укучыларының әхлак төшенчәсен ничек аңлауларын бәяләү ..................................................................... 35
2.3. Кече яшьтәге мәктәп укучыларына әхлак тәрбиясе
бирү программалары ................................................................... 41
2.4. Кече яшьтәге мәктәп балаларының әхлакый сыйфатларын үстерүдә алып барылган эш системасы ....................................... 51
2.5. Педагогик эксперимент нәтиҗәләрен гомумиләшү.
Диагностика ................................................................................. 54
III Йомгаклау .................................................... ..................... 61
IV Библиография ................................................................................ 64
V Кушымта
Кереш
Тикшерүнең актуальлелеге.
Дин – кешеләрнең билгеле бер карашлары һәм күзаллаулары шуларга туры килүче культ һәм йолалар ул.
Диннең үзәге – иман (инану һәм ышану).
Дин - адәм балаларын камиллекнең югары дәрәҗәсенә күтәрү һәм мәңгелек йортта кешене теләгән урынын алуга яраклы , лаеклы итү өчен Аллаһы Тәгалә хозурыннан төзелеп , кешеләргә бүләк яисә мөрәҗәгать рәвешендә күктән иңдерелгән канун , илаһи кагыйдә.
Кеше акылы , сиземе белән яратканын таба алса да , Аллаһы ризалыгын , әмер һәм тыюларының нәрсәдән гыйбарәт булганын аерып бирә , аңлата алмас. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә үзенең әмер һәм ясакларын пәйгамбәре аша белдергән. Кешегә дөнья һәм ахирәттә бәхеткә ирешү юлларын бәян иткән. Аллаһы тарафыннан белдерелгән әмер һәм ясакларның барысын бергә дин дип йөртәләр.
Адәм баласына үзенең кем икәнлеген , каян килеп , кая барачагын һәм ни өчен яратылуын , яшәвен , бу дөньяда гомер сөргән вакытында йөрергә тиешле юлын , үзе өчен нинди нәрсәләр зарарлы һәм нинди эшләр файдалы икәнлеген белдерә торган бердәнбер корал – дин ул.
Безнең динебез – ислам дине. Ислам – гарәп телендә буйсынучан , күндәм дигән сүз. Шул ук вакытта Коръәннең күп кенә аятьләрендә ул сафлык , тазалык , хаклык мәгънәсендә кулланыла. Бу дин Гарәбстан ярымутравында безнең эраның 610 нчы елларында барлыкка килә. Шул елны Рамазан аеның Кадер кичәсендә вәхи аша ( Аллаһы Тәгаләтарафыннан пәйгамбәрнең күңеленә салу юлы белән) Мөхәммәд галәйхиссәламгә Коръәннең иң беренче аяте иңә.
Ислам дине – иң югары дәрәҗәдә акыл һәм белем дине , әхлак дине , тынычлык һәм камиллек дине. Нинди генә эш булсын , ислам тарафыннан боерылган эш бәндә өчен хәерле , һәм нинди генә эш булсын , аның тарафыннан тыелган нәрсәләр кеше өчен зарарлы. Кешенең үзе өчен файдалы һәм зарарлы нәрсәләрне аңлавы , зарарлы эшләрдән сакланып , файдалы эшләргә тартылуы кирәк.
Ислам дине – иң беренче чиратта әхлак дине. Шәхеснең камилләшү һәм үсүендә әхлак тәрбиясенең ролен педагогика элек – электән исбатлап, раслап килгән. Әле борынгы грек философы Сенека ук:”Гыйлемлелектә алга китеп тә, әхлак ягыннан артта калган кеше алга китүдән дә бигрәк артка калып яши”, - дигән гыйбарә әйткән.
“Әхлак ул – кешенең эш – хәрәкәтләрендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган, билгеле бер кыйммәтләрдән торган сыйфат”, - диде Ә.Н.Хуҗиәхмәтов. [36, 294 б.]
Әхлак сыйфатлары мәңгелек калып түгел, алар җәмгыятьтәге үзгәрешләр бәрабәренә үзгәреп торалар һәм шул рәвешле үзләре дә җәмгыятьне үзгәртәләр (Я. Абдуллин, Ф. Арсланова, Ә. Гарипова, Л.Б. Баязитова, В.Г. Гайфуллин, Ш.Ш. Җәләлиев, Ф.Ә. Илдарханова, В.С.Казыйханов, Җ.Г. Нигъматов, Р.А. Низамов, Җ.В. Фазлыев, Л.А.Харисова, Ф.Ф. Харисов, Ә.Н. Хуҗиәхмәтов, Р.И. Шәяхмәтова).
Әхлак һәм хокук үзара тыгыз бәйләнештә, алар бер – беренә тәэсир итәләр. Гадәттә әхлак нормаларының иң катгыйлары хокук нормалары булып урнаша. Шуңа күрә дә, җәмгыять тормышында хокук һәм закон әлеге җәмгыятьнең нинди әхлак сыйфатларына табынып яшәвенә бәйле.
Әхлак сыйфатлары, гадәттә, әхлакый аң, әхлакый кыйммәтләр, әхлакый хисләр кебек төшенчәләр аша билгеләнә.
Әхлакый аң – кешенең чынбарлыкны үзенең карашлары, рухи бәяләве аша танып белүе, шушы чынбарлыкны үз идеаллары аша чагылдыруы ул. Әлеге аң кешенең эш – хәрәкәтләрендә, яшәү принципларында, теге яки бу адымны ясаганда нинди юллар сайлавында күренә.
Әхлакый кыйммәтләр исә аерым кешеләр яки кешеләр төркеменең рухи кыйбласын, яхшылык һәм яманлыкның асылын ни рәвешле аңлауларын чагылдыра. Монда инде кешенең, шәхеснең нинди идеалларга табынуы, аның чшәү максатын чагылдыручы төп төшенчәләр зур роль уйный. Әлеге идеаллар шәхеснең тормышында һәм яшәү рәвешендә, яшәү мәгънәсен билгеләгән эш – хәрәкәтләрендә чагыла.
“Кешенең әхлакый тормышындагы эмоциональ якны горурлык, намус, вөҗдан, нәфрәт, оялу, һавалану яки үз – үзеңне артык ярату кебек хисләр билгели. Әхлакый хисләр кешенең башкаларга карата, үз – үзенә карата, иҗтимагый күренешләргә һәм, гомумән, тормышның үзенә карата субъекитв мөнәсәбәтен чагылдыра. Хисләр исә дөньны танып – белү процессына да үтеп керәләр һәм, эзләнү шатлыгы, ачышлар бәхете, хакыйкать өчен көрәшләрдәге кичерешләр булып, кешенең кылган барлык гамәлләрендә кичереш табалар”, - дип яза Ә.Н.Хуҗиәхмәтов. [36, 294 б.]
Тикшерүнең максаты:
Тәрбия бирүдә ислам әхлагының тоткан ролен анализлау;
Татар мәктәпләрендә әхлак дәресләрен, тәрбия әңгәмәләрен милли тәрбиягә нигезләнеп алып барганда нәтиҗәлелекне күрсәтү
Тикшерү объекты:
Балтач районы Алан урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларының тәрбия процессы.
Тикшерү предметы:
Тәрбиядә ислам әхлагының роле, аның эчтәлеге һәм методлары.
Тикшеренү дәверендә төрле чыганаклардан файдалану, башлангыч сыйныф укучыларының практикасын өйрәнү тикшерүнең гипотезасын билгеләргә ярдәм итте. Бүгенге кыйбласыз заманда үз – үзенә урын таба белә торган әхлаклы, тәрбияле камил шәхесләрне кече яшьтән үк тәрбияләргә мөмкин, әгәр:
- башлангыч сыйныфтан ук белем һәм тәрбия бирүне ислам әхлагы белән бәйләп алып барсак;
- башлангыч сыйныф укытучыларының эшләү программасының әхлак һәм хезмәт тәрбиясе бүлегенә ислам әдәбе таләпләрен кертсәк;
- балалар бакчасы, мәктәпнең башлангыч, урта, югары звенолары һәм гаилә арасындагы мөнәсәбәтләрне әхлаклы, гуманлы камил шәхес тәрбияләүгә юнәлдерсәк.
Куелган максат белән билгеләнгән гипотезаның бер – берсе белән яраклашуы нәтиҗәсендә тикшерүнең бурычлары ачыкланды:
- Тәрбиядә ислам әхлагының тоткан ролен ачыклау.
- Әхлаклылык, гуманлылык төшенчәләренең мәгънәләрен билгеләү.
- Тәрбия процессында “әхлакый аң”, “әхлакый кыйммәтләр”, “әхлакый хис” төшенчәләренең теоритик нигезен булдыру.
- Әхлак һәм хезмәт тәрбиясенә нигезләнеп, ислам әхлагы таләпләрен кертеп махсус программа төзү һәм эксперимент үткәрү.
- Башлангыч сыйныф укытучылары өчен “Исламда әхлак” дип аталган методик киңәшләр төзү.
Тикшерүнең методологик нигезе булып шәхес тәрбияләүдә аралашу эшчәнлеге һәм әхлак нормалары ( В.С. Казыйханов, Ш.Ш.Җәләлиев, Ә.Н.Хуҗиәхмәтов, Габдрахман Кайа, Р. Фәхретдин, Җ. В. Вилькеев, Г. Габдуллин, Җ, Г. Нигъмәтов, В.Г. Закирова, Г. Ибраһимов, Г. Исхакый, Җәлил хәзрәт Фазлыев);
Җәмгыятьтә үзенең тоткан урынын табуда һәм аерым шәхес буларак ихтыяр көче тәрбияләүдә кулланыла торган психологик концепцияләр ( Л.С.Рубинштейн, А.Н.Леонтьев ) тора.
Бала тәрбияләүдә ислам әхлагы нормаларын куллану сүзләрендә, эшләрендә, һәртөрле хәл һәм хәрәкәтләрендә дөрес эш итүче әхлаклы КЕШЕ тәрбияләргә ярдәм итә. Дин дә, яхшы әхлак та, кешеләр белән Аллаһы Тәгалә, шулай ук кешенең кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрен билгеле бер тәртипкә сала. Кеше дөньяда башка кешеләр белән аралашып яши. Кайда гына булмасын, бердән артык кеше булган җирдә кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салучы кануннар, кагыйдәләр, гореф – гадәтләр барлыкка килә. Ислам әхлагы исә дингә таянган һәм көчен, куәтен ислам диненнән алган гүзәл бер әхлактыр.
I бүлек. Тәрбиядә ислам әхлагының роле. Ислам диненең теоритик нигезләре.
1.1. Ислам дине нинди дин?
“Безнең динебез – ислам дине. Ислам – гарәп телендә буйсынучан , күндәм дигән сүз. Шул ук вакытта Коръәннең күп кенә аятьләрендә ул сафлык , тазалык , хаклык мәгънәсендә кулланыла. Бу дин Гарәбстан ярымутравында безнең эраның 610 нчы елларында барлыкка килә. Шул елны Рамазан аеның Кадер кичәсендә вәхи аша ( Аллаһы Тәгаләтарафыннан пәйгамбәрнең күңеленә салу юлы белән) Мөхәммәд галәйхиссәламгә Коръәннең иң беренче аяте иңә”, - дип язган И.Н.Яблоков. [39, 64 б.]
Шулай ук Җ.Җ.Нигъмәтов “Ислам дине , Идел Болгарстанына Көньяк илләр белән сәүдә итү сәбәпле IX гасырда ук үтеп керә башласа да , рәсми рәвештә болгар бабаларыбыз тарафыннан 922 нче елда гына кабул ителә. Ислам – Аллаһы тәгаләдән килгән хак дин буенча гамәл кылуны аңлата. Аллаһы тәгаләдән Мөхәммәд галәйхиссәламгә килгән дин ислам дине дип йөртелә”, - дип яза.[10, 136 б.]
Ислам дине – иң югары дәрәҗәдә акыл һәм белем дине , әхлак дине , тынычлык һәм камиллек дине. Нинди генә эш булсын , ислам тарафыннан боерылган эш бәндә өчен хәерле , һәм нинди генә эш булсын , аның тарафыннан тыелган нәрсәләр кеше өчен зарарлы. Кешенең үзе өчен файдалы һәм зарарлы нәрсәләрне аңлавы , зарарлы эшләрдән сакланып , файдалы эшләргә тартылуы кирәк.
“Аллаһы Тәгаләгә һәм аның пәйгамбәренә инанган , баш игән , Аллаһыга бирелгән , эчке вә тышкы дөньясы таза булган , сүзендә торган , Аллаһы тәгаләнең һәм пәйгамбәренең әмерләренә бил бөгеп , баш иеп буйсынган инсанга мөселман диеләдер , ягъни ул – ышанган гамәлдә эшләп күрсәтүче. Күп вакыт мөэмин һәм мөселман бер мәгънәдә кулланыла. “Лә илләһә илләллаһу Мөхәммәдүр – рәсүлүллаһ” тәгбирен тел белән әйтеп , йөрәге белән кабул иткән һәрбер инсан мөэмин була. Ягъни инанучы кешене мөэмин диләр , бу инану иман була. Иман – ислам диненең хаклыгына һәм анда булган хөкемнәргә ышану ул”,-ди Җәлил хәзрәт Фазлыев.[11, 62 б.]
“Ислам – дөньяда иң киң таралган диннәрнең берсе. Аның үзенә хас кагыйдәләре бар. Болар белән бергә, ул – идеологик фикерләүләр , дөньяга караш системасы да. Әлеге система үзендә фәлсәфи принципларны да , социаль һәм әхлакый концепцияләрне дә берләштерә. Ислам шул ук вакытта җәмгыять тормышын тәртипкә салучы , кешеләнең тормышта үзләрен тотышларын һәм үзара мөнәсәбәтләрен билгеләүче кагыйдәләр тупланмасы да булып тора. Мөселман дөньясында иҗтимагый – сәяси , әхлакый һәм фәлсәфи мәсьәләләрнең үсеше һәрвакыт ислам кануннары нигезендә булды. Халкыбыз тарихында һәм мәдәниятендә ислам диненең тоткан урыны аның киң планлы мәдәни һәм идеологик система булуы белән билгеләнә”, - дип саный Ш.Ш. Җәләлиев.[10, 137 б.]
Ислам дине, җисмани һәм рухани булганлыктан, дөнья мәгыйшәтен һәм ахирәт мәслихәтен җыя торган мөкәммәл, бөек бер дин ул. Ислам дине , адәм балаларына үз ихтыярлары белән хәерле эшләргә күндерүче илаһи бер канун булып, Аллаһы Тәгаләдән Мөхәммәд пәйгамбәр аркылы җир йөзендәге халыкларга ирештерелде. Бу илаһи канун кешеләрнең хәлләрен төзәтергә , дөнья хаяте , мәгыйшәт , гомер сөрү тәтипләрен сакларга , ахирәттә мәңгелек сәгадәткә ирешүгә сәбәп булган кагыйдәләрдән тора. Динне яхшы аңлап тоткан мөселманнарның фикере киңәя, күңеле надан фанатизмнан сафлана. Башка милләтләр белән дә дус була. Рухи тәрбияләнә һәм мөмкин кадәр холкы да төзәлә. Ислам – дөньяда хөкем сөргән җинаятьләрне , золым һәм җәфаларны бетерүнең иң тугъры юлы.
“Ислам диненең чыганагы икедер: берсе – Коръән-Кәрим, икенчесе – Мөхәммәд пәөгамбәрнең хәдисләре ягъни фәрманнар һәм нәсихәтләр җыелмасы булган шәригать. Коръән – ислам динен өйрәтә торган китап, ул Мөхәммәднең пәйгамбәрлек вакыты булган егерме өч ел эчендә иңдерелгән. Һәр диннең үз изге китабы бар: Зәбур (Псалтырь) – 150 көйле аяттән тора, безнең эрага кадәр күп еллар элек язылган һәм Даут пәйгамбәр китабы дип хисап ителә; Тәурат (Тора) – яһүд диненең баш китабы, Муса пәйгамбәргә нисбәт ителә; Инҗил ( Евангелие) – христиан диненең баш китабы, Гайсә пәйгамбәргә иңдерелгән; Коръән – ислам диненең баш китабы”, - дип яза Фәрит хәзрәт Сәлмән. [27, 19 б.]
Коръәндә бәян ителә торган мөһим мәсьәләләрне түбәндәге маддәләргә аерып күрсәтергә мөмкин:
- Аллаһы Тәгаләне изге итеп тану һәм һәртөрле начарлыклардан ерак торучы зат итеп инану;
- Адәм балаларына бәхет – сәгадәт һәм туры юлга керү принципларын күрсәтү , тәфсилләп өйрәтү , дингә өндәү , шәригать хөкемнәрен бәян итү. Монда Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт һәм бәндәчелек итү , адәм балаларының вазифалары , әхлак - әдәпләре, хокуклары, җәмәгать булып яшәүдәге кагыйдәләре , аларны гадел юлга күндерү юллары яктыртыла;
- Ахыргы күренешләр , ягъни адәм балаларының дөньядан күчүләре, мәңгелектә булган хәлләре һәм ахирәт гамәлендәге карарлары , күчү вакытындагы маҗаралар, төрле хәлләр турында сөйләү.
Татар халкы , мең елдан артык инде, ислам динен тота. Бу озын - озак дәвер эчендә мөселманнарның иң изге китабы Коръән халыкның иҗтимагый, мәдәни тормышына гаять киң һәм тирән үтеп керде. Шәригать кануннарының төп җыелмасы булу белән бергә , Коръән – ул югары дәрәҗәдәге әдәби әсәр дә. Аның һәр сүрәсе диярлек гаҗәеп гүзәл һәм гыйбрәтле риваять – легендалар белән бизәлгән, бик күп аятьләре тапкыр һәм хикмәтле афоризмнар булып яңгырый. Шуңа күрә Коръәндә сөйләнгән сюжетлар , аларның әхлакый эчтәлеге татар матур әдәбиятына һәм халык авыз иҗатына зур тәэсир ясый.
Коръән дөньяда иң бөек үзгәрешләр ясаган китап. Кеше өчен бердәнбер азат булу, котылу юлы – Коръәнгә ышану, аны чын йөрәктән кабул итү. Коръән – яктылык, гыйлем һәм дөреслек чыганагы ул.
“Ислам дин иреген таный. Илебез тарихыннан билгеле булганча, бәйсез мөселман дәүләтләрендә (Болгар патшалыгыннан алып Кырым ханлыгына кадәр) христиан җәмгыятьләре тулы автономия белән яшәгәннәр, һәм аларда чиркәү хәтсез күп булган. Алтын Урда хакимнәреннән беренче булып исламны кабул иткән Бәрәкә хан заманында (1261елда) Сарайда првославие епископлыгы оештырыла. Борынгы сарайдын ерак түгел генә урнашкан Әстерханда яшәүче мөселманнар да христианнарның дин иреген танып, алар белән бердәм булып яшәгәннәр”, - дип яза Җ.Г. Нигъмәтов. [24, 37 б.]
Ислам дине – башка диннәргә күндәм һәм барча милләтләр өчен ачык дин . Шунлыктан ислам түземлелек, хөр фикерлелек таралуга бай нигез тудырган.
Динне тормыштан аерып карау мөмкин түгел. Коръән белән таныш кеше бу изге китапның тормышның һәр сферасына кагылуын, һәр өлкә өчен кагыйдә - күрсәтмә бирүен искәрми калмас. Исламда кешенең мал бүлү, хуҗалык тоту, өйләнү, бала үстерү һ.б. әдәбе каралган.
“ Ислам фәнгә дә каршы түгел, киресенчә, фәнне үстерүне яклый. Мәсәлән, 20 нче сүрәнең 114 нче аятендә: “Йа Раббем! Минем белемемне күбәйт!” – дип язылган. 39 нчы сүрәнең 9 нчы аятендә “Белгәннәр белән белмәгәннәр тиңләшерләрме?” дигән сүзләр бар. Дин мәгърифәткә, белем алуга , төрле һөнәрләр өйрәнүгә омтылыш уята. 29 нчы сүрәнең 20 нче аятендәге “Җир буенча барыгыз. Аның бар итүне ничек башлавын күрегез” дигән сүзләр кешенең, хайваннарның , тауларның, җирнең, күкнең ничек яратылуын күзәтергә, өйрәнергә боеру булып яңгырый. Пәйгамбәребез: “Бишектән алып кабергәчә белем эзләргә, хәтта ул Кытайда булса да”, - дигән”, - юлларны яза Ш.Ш. Җәләлиев. [10, 140 б.]
Ислам диненең фәнне үстерүне яклавын , Коръәндә кыю һәм тәвәккәл фәнни фикерләр булуын дәлилләгән тагын бер бик үзенчәлекле аять бар: “Әгәр көчегез җитсә, җир вә күкләр читеннән үтеп китегез! Юк, үтә алмассыз, мәгәр күп көч вә күп белем , күп мал белән үтәрсез” (55 нче сүрәнең 33 нче аятеннән).
Ислам диненең фән белән каршылыклы булмавын, фәнни күзаллаулар һәм фаразларга таянып дини тәгъбир – кануннарны гамәлгә кертүен халык авыз иҗатының бик күп үзенчәлекле жанрдагы әсәре мисалында да күзәтергә була.
1.2. Ислам дине Татарстанда
Борынгы болгарлар дине.
Татарларның борынгы бабалары – болгарлар – нинди аллаларга һәм рухларга табынганнар соң? Чыгышлары буенча алар, төркиләр булып, рун язуыннан файдаланганнар, төрки телдә сөйләшкәннәр. Борынгы болгарлар мәҗүсиләр булганнар, ягъни күп аллаларга һәм потларга табынганнар. Арада Тәңре иң зур алла булып саналган. Болгарлар һәрбер табигать күренеше белән аерым бер алла идарә итә дип белгәннәр. Шулар хөрмәтенә алар изге сарайлар төзегәннәр, гыйбадәт кылганнар. Алар җирдәге тормыш белән яхшы һәм яман көчләр идарә итә дип ышанганнар, шуңа күрә дә мәҗүси болгарлар арасында рухларга табыну аеруча киң таралган. Мәҗүсилекнең кайбер чагылышлары безнең көннәргә кадәр килеп җиткән.
“Ата – бабаны, нәселеңне хөрмәт итү иң әһәмиятле йолаларның берсе булып саналган. Ул үлгәннәрне искә алу йоласында аеруча яхшы чагыла (бу йола дога уку һәм аш табынына җыелудан гыйбарәт). Йоланың мәгънәсе шунда: яшь буын үзенең теге дөньяга киткән ата – бабаларын изгеләштереп зур хөрмәт белән искә ала, аларга ярдәм (мул уңыш, терлектән яхшы үрчем алу һ.б.) сорап мөрәҗәгать итә”, - дип яза Л.Л. Харисова.[32, 77 б.]
Борынгы болгарлар хайваннарга һәм агачларга да табынганнар. Миләш һәм артыш агачын алар тылсым көченә ия дип санаганнар, бу агачларның җимешләрен еш кына, күз тимәсен дип, кечкенә балаларның киемнәренә такканнар. Каен да төркиләрдә изге агач саналган.
Борынгы болгарларда гөреф – гадәт һәм йолалар, аерым бер календарь циклына бәйле булып, еш кына язгы кыр эшләренә, җәйге мәшәкатьләргә туры китереп үткәрелгән. Сабантуй мәҗүси бәйрәм саналган. Татарстанның көнчыгыш районнарында бүгенгә кадәр “ карга боткасы “ йоласы сакланып калган. Сабантуйның беренче көнендә балалар, авылдашларыннан ярма җыеп, кырга чыгып, ботка пешергәннәр һәм карга каркылдаган авазлар чыгарып ашаганнар. Төрки халыкларда Нәүрүз дә йола бәйрәме булган, ул хәзер дә язгы көн һәм төн тигезләшкән вакытта уздырыла.
Ислам дине кабул ителгәннән соң, Идел Болгарстаны мөселман дәүләтенә әверелә, яңа традицияләр, гореф – гадәт, йолалар барлыкка килә. Мәҗүси ышанулар да кинәт кенә юкка чыкмый, аларның кайберләре безнең көннәргә кадәр сакланган.
Идел Болгарстанында ислам дине.
Ни өчен болгарлар ислам диненә күчә башлаганнар? Яңа дин аларны нәрсәсе белән үзенә тарта? Ислам – яшь, чагыштырмача яңа, заманында бөтен дөньяга шактый тиз таралган дин. Күп кенә илләрдә ислам дәүләт дине булып әверелә. Халык аңа рәхим- шәфкать, игелек, иминлек дине булганга тартыла. Ислам кешеләрне мәрхәмәтле, гадел, намуслы, сабыр булырга өйрәтә, теленә, милләтенә, тән төсенә, байлыгына карамастан, бер – берсен хөрмәт итәргә чакыра. Барлык мөселманнар да Аллаһы каршинда тигез. Билгеле, бу кешеләрнең рухын күтәрә, аларга көч һәм ышаныч өсти. Ә шулай да ни өчен соң болгарлар христианлык яки иудаизмны түгел, нәкъ менә ислам динен кабул итәләр?
Бу чорда болгарлар белән христиан динен тотучы халыклар арасында көчле икътисади бәйләнешләр булмый әле. Шуңа күрә христиан дине Болгар җирендә тарала алмый. Русьта бу заманда мәҗусилек хөкем сөрә. Князь Владимир яңа динне бераз соңрак кабул итә. Аның илчеләре, төрле илләрдә булып, башка халыклар тоткан диннәр белән танышлар, барлык уңай һәм тискәре якларны искә алып эш итәләр. Князь Владимир янында болгарлар да булып китә, тик шулай да рус князе христиан динен кабул итәргә карар кыла. Шулай итеп, 988 елда Русь греклардан рәсми рәвештә христианлыкны кабул итеп ала
“ Ислам дине Идел Болгарстанына Урта Азия, Якын Көнчыгыш илләре белән үзара сәүдә мөнәсәбәтләре урнашу аркасында үтеп керә.Болгарлар үз дәүләтләрен ныгытырга омтылалар, ләкин берничә сәбәп аркасында бу эш тоткарлана. Аларның беренчесе- Хәзәр каганлыгына тышкы бәйлелек. Болгарлар хәзәрләргә ясак түләгәннәр һәм болгар ханының улын заложник итеп тотканнар. Болгар ханы, көчле союзнигы булмау аркасында, Хәзәр каганлыгы белән тиңләшә һәм аңа каршы тора алмый. Икенче сәбәп болгар кабиләләрен берләштерерлек һәм аларны хәзәрләр йогынтысыннан тартып чыгарырлык монотеистик диннең ( бер аллалыкның ) булмавында”, - дип саный Л.Л. Харисова. [32, 82 б.]
Ислам дине Идел Болгарстанында, Багдад илчелеге кинлгәнче үк билгеле була һәм тарала, күпсанлы кулъязма чыганаклар да шул хакта сөйли. Әмма рәсми рәвештә Идел Болгарстанында ислам дине 922 елда кабул ителә.
Татарстан Республикасында ислам.
Партия һәм дәүләт органнары дингә каршы рәхимсез көрәш алып барган чорда ислам Татарстан Республикасы территориясендә, аеруча авыл җирләрендә, гаилә кысаларыннан чыкмады. Ислам кануннарын белгән теләсе нинди иратның мулла ролен үти алуы дини йолаларның саклануына йогынты ясамый калмады. Шуңа күрә дә 60- 80 нче елларда дин дини йолалар эчендә яшәде. “Диннең динамик үсештән туктавы, үзенең фәлсәфи эчтәлеген, бөтенлеген югалта баруы мөселман руханилары алдына исламның әхлакый – фәлсәфи, хокукый, мәдәни кыйммәтләрен һәм традицияләрен торгызу бурычын куйды. Соңгы елларда икътисади һәм рухи кризис шартларында ислам татар халкының рухи тормышында шактый зур урын тота башлады. Бүгенге Россиядәге мөселман общинасында 20 миллионнан артык кеше исәпләнә. 1980 – 1990 нчы елларда Татарстан Республикасында ислам дине традицияләре яңара, ягъни мәчетләр төзелә, дини уку йортлары ачыла, дини әдәбият басыла. Татарстанда барлыгы меңнән артык мәхәллә эшли”, - дип язды Ф.Ф.Харисов. [32, 105 б.]
Бүген яшьләрне тәрбияләүдә исламның әхлакый – мәдәни кыйммәтләре зур роль уйный. Татарстан Республикасында мәчет – мәдрәсәләрне кире дин тотучылырга кайтару төгәлләнеп килә. 1996 нчы ел башында 104 мәчет төзелеп, төзекләндереп халыкка кайтарылды, күп кенә авылларда һәм шәһәрләрдә яңалары корыла.
Бүген ислам – Татарстанның рухи яшәешен билгеләүче әһәмиятле факторларның берсе. Бүгенге күп милләтле һәм күп конфиссияле Татарсанда дин һәм дәүләт арасындагы үзара мөнәсәбәтләр вөҗдан иреге принципларына корыла. Һәркем закон алдында бердәй җаваплы, һәркем теләсә кайсы динне тота ала яки тотмый, дәүләт – дөньяви характерда. Республикабызда төрле диннәргә ышанучыларның һәм төрле конфиссияләрнең үзара тыныч яшәве – гаять зур казаныш. Тарихтан проваславие һәм ислам диннәре арасындагы күп кенә драматик вакыйгалар билгеле. Әмма республика халкы тарихы сынауларны җиңеп чыкты. Төрле милләт вәкилләре, бер – берсенең мәдәниятен, телен, традицияләрен, динен хөрмәт итеп, үзара дус һәм тату яшиләр. Татарстанда Корбан һәм Раштуа(Рождество) бәйрәме дәүләт дәрәҗәсендә бәйрәм көн итеп игълан ителгән. Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев билгеләп үткәнчә, Татарсанның дәүләт сәясәте дини мәсьәләләрдә барлык этноконфиссиональ төркемнәрен, мәнфәгатьләрен исәпкә алырга омтыла. Аларның берсенә дә аерым өстенлекләр бирми. Бу положение Татарстан Республикасы Конституциясенең 29 нчы статьсында ныгытылган: “Татарстан Республикасы гражданнары, инануларына карап, теләсә кайсы динне тотарга ирекле яисә берсен дә тотмаска, дини яки атеистик эшчәнлек белән шөгыльләнергә хокуклы. Дини йолаларны үтәүдә һәркем ирекле. Дини инануларга бәйле рәвештә дошманлык, нәфрәт һәм милли ызгыш уяту тыела. Татарстан Республикасында диннәр һәм дини берләшмәләр дәүләттән аерылган “.[21]
Шул рәвешле, Татарсанда исламның яңарышы һәм үсеше дин иреген тану, шәфкатьлелек, кешелеклелек һәм бердәмлек юлыннан бара.
1.3. Ислам диненең нигезе. Ислам - акыл һәм белем дине.
Ислам дине өч нигезгә таяна: икътикадка (инануга), гамәлгә (гыйбадәткә) һәм әхлакка. Мөэмин, мөслим булу өчен, Аллаһы Тәгаләгә, фәрештәләргә, китапларга, рәсүлләргә, ахирәт көненә, тәкдиргә иман китерү вә чын күңел белән ышану лязим. Гыйбадәтләрне шәригать кушканча үтәү вә әхлакны төзәтү кирәк. Әгәр Аллаһы Тәгаләгә, ахирәт көненә , рәсүлләргә иман вә ышану булмаса, гамәл кылудан, әхлакны төзәтүдән файда күреләчәк түгел.
Ислам дине биш баганага корылган. Һәр мөэминнең камил мөселман булуы исламның шушы шартларын төгәл үтәвенә бәйләнгән:
- Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә, Мөхәммәд галәйхиссәламнең Аллаһының колы һәм пәйгамбәре булуына инану.
- Диннең терәге булган биш вакыт фарыз намазларын көн дә үтәү.
- Рамазан аенда ураза тоту.
- Мескеннәргә, мохтаҗларга сәдәка бирү.
- Сәламәтлеге һәм матди мөмкинчелеге булса, гомерендә бер мәртәбә хаҗ кылу.
Мөселманлык өчен ике бөек инану зарур:
- Аллаһыдан башка тәңре юктыр;
- Мөхәммәд пәйгамбәр – аның инсаннарга җибәрелгән илчеседер.
Мөселманлык шулдыр: инану һәм ышаныч белән гомер сөрү. Шунлыктан инануның юлларын , нигезләрен белү шарт. Олуг пәйгамбәребез иманны түбәндәгечә аңлаткан:
- Аллаһы Тәгаләдән башка һичбер тәңре юклыгына, Мөхәммәд галәйхиссәламнең Аллаһының колы һәм пәйгамбәре булуына инану.
- Аллаһының фәрештәләренә инану.
- Аллаһының китапларына инану.
- Аллаһының бөтен пәйгамбәрләренә инану.
- Заман ахырына ягъни кыямәт көненә инану.
- Яхшылык вә яманлыкның Аллаһы Тәгаләнең тәкъдире белән бар ителүнә инану.
- Үлгәннән соң терелүгә инану.
Бу җиде таләп – иманның тамыры, ислам диненең нигез ташы. Өлгергән, җитлеккән һәр акыл иясенең бу таләпләргә инануы фарыздыр. “Аллаһыга ышанып , күңелен аңа бәйләгән һәрбер мөэмин кешелек дөньясының иң югары дәрәҗәсенә ирешәчәктер. Аның кебек иман иясен яманлыклардан , хәрам эшләрдән Аллаһы Тәгалә ераклаштырыр. Инсанны күңеленә начарлык вә золымлык керми торган , яманлык җирәнә торган итәр. Инсан һәртөрле яманлыктан кулын, телен һәм дә күңелен ераклаштырыр. Һичкем күрми торган җирдә дә инсан Аллаһының әмеренә вә әхлакка сыймый торган һәрнәрсәдән сакланыр. Аны һичбер нәрсә алдый, юлыннан яздыра алмас. Рухын, күңелен дөнья вә ахирәткә файдалы булган һәртөрле белем белән бизәр. Шулай итеп, инсан үзен ялганнан, рыядан, белемсезлектән, наданлыктан коткарыр”, - дип яза Ш.Зәбиров.[12,73 б.]
Ләкин революциядән (1917елгы) соңгы үзгәрешләр, аеруча 70 елга сузылган атеистик тәрбия, эзсез калмады. Исламның әдәп - әхлаклылык, шәфкатьлелек, гомумкешелеклелек кыйммәтләрен тәрбияләүгә нигезләнгән өйрәтүләре юкка чыкты, күпләр динсезлек баткагына төште, икенчеләрендә дини битарафлык барлыкка килде. Хәзер исә, демократик үзгәртеп кору чорында, халкыбыз каршында исламны яңадан торгызу һәм ныгыту бурычы тора.
“Аллаһы Тәгалә бөтен инсаннарны тигез хокуклы итеп яраткан. Шунлыктан берәү дә үзен башкалардан югары күреп масаймасын, кешенең кул вә итәген үбеп, үзен түбәнчелеккә төшермәсен, кимсетмәсен. Шулай булса, инсан кешегә хас булган барлык яхшы сыйфатларны үзенә туплар һәм башкалар өчен файдалы бер инсан, камил бер мөэмин булып тәрбияләнер”, - дип саный Г.Н. Керимов. [18, 34 б.]
Дөньяга тап – таза рух белән килгән адәм баласы, үзендәге мөмкинчелекләрне иман нуры белән көчәйтеп, инсанлык вазифасын җиренә җиткереп башкаруыннан канәгать булса, Аллаһының ризалыгын табар.
Ислам – акыл һәм белем дине
Гыйлем һәм гыйлемле булу исламда мәртәбәле халәт булып санала. “Гыйлемле кеше – бай кеше”, - дип таныла анда. “Малны шайтан алыр, гыйлемлек мәңге калыр”, “Гыйлемнән яхшы дус юк, чирдән яман дошман юк” кебек тәгъбирләр халыкта күп иҗат ителгән. Шуңа күрә Коръән һәм пәйгамбәребез нәсыйхәтләре кешенең рухын, күңелен дөнья һәм ахирәткә файдалы белем белән бизәргә чакыра. Анда шундый теләкләр бар:
Йа Раббем! Тәэмин итсәнә безләрне файдалы гыйлем белән, дөрес итеп ятлау белән, үткен фәһем белән, күп нәрсәне эченә ала торган зиһен белән һәм тәүфыйк, бәхет, сәламәтлек бир безгә гыйлем эстәр өчен.
Ошбу сәбәп өчен, укымагым вә белем алмагым белән тышым вә эчем нурлансын иде. Беркадәр булса да наданлыгым кимесә иде, үзем белә алганны ислам карендәшләремә өйрәтсәм иде, гакыл вә сәламәтлек нигъмәтләренә гыйлемем сәбәпле шөкер итә белсәм иде.
Барчабызга хәерле гыйлем, шул гыйлемне өйрәтүче остазларыбызга , шул гыйлемне өйрәнүдә үзебезгә камил акыл, зирәк фикер, хәерле гомер насыйп итсәң иде.
Гыйлемнән дә файдалырак хәзинә юк.
“Ислам дине адәм балаларын чиге булмаган өстенлекләрдән файдаланырга, мәртәбәле дәрәҗәләргә күтәрелергә чакыра. Бу эшләрнең юлы һәм сәбәбе итеп дөрес гыйлем алу, акыл белән фикерне эшләтү, тик тормау һәм тоткарламау күрсәтелә”, - дип уйлый Фәрит хәзрәт Сәлмән. [27, 84 б.]
Исламда шулай ук, өйрәнгән, үзләштергән гыйлемне файдалана белүнең бик мөһим булуы ассызыклана. Әллә нинди зур гыйлемнәрең булып та, гыйбадәт кенә кылсаң динне таратып булмый. Ходай Тәгалә мондый гыйлемлеккә генә мохтаҗ түгел. Аз гына белем дә халыкка файда китерергә , динне сакларга, исламны таратырга тырышырга кирәк. Файда китерергә тырышу – Аллаһы каршында иң зур савап булачак.
1.4. Ислам әдәбе кеше тормышын һәм яшәү рәвешен тәртипкә салучы. Исламда әхлак һәм әхлаклы кеше.
Ислам кешеләрнең рухи һәм әхлакый ихтыяҗларын канәгатьлендерә. Бу, беренче чиратта, үзенең чагылышын кешене турыдан – туры Аллаһы белән бәйләүдә тапты. Әлеге бәйләнештә кеше үзенә рухи таяныч һәм күңел тынычлыгы күрде. Мөселман дөньясында , шул хисаптан болгар – татарларда да , кешеләрнең тормышы һәрдаим ислам рухы белән өретелеп килде һәм шәригать кануннары белән билгеләнде. Ислам, билгеле булганча, гаделлек, мәрхәмәт, мәхәббәт, гуманизм, әхлакый камиллек идеалларын алга сөрә. Бу идеаллар халкыбызның әхлакый тормышының нигезендә яттылар, кешеләрнең уй – фикерләрен, омтылышларын изгеләштерделәр. Бу исә аларны яман адымнар ясаудан саклап килде.
“Һәр мөселман кешесенең бурычы, аның нинди өммәттән һәм кавемнән булуына карамастан, кешеләргә яхшылык эшләүдән гыйбарәт. Ул аны табыш алу хакына һәм шөһрәт казану максаты белән түгел, ә йөрәге кушуы буенча, шәфкать гамәлләрен тормышка ашыру өчен башкара”, - ди Җ.В. Фазлыев. [28, 41 б.]
Исламда фанатизмга урын юк. Фанатизм кешеләрнең башкаларга карата изге гамәлләрен тормышка ашырырга комачаулый. Мөхәммәд пәйгамбәр әйткәнчә, безнең арадан берәү дә фанатизмга чакырмый, фанатизм өчен корәшми, фанатизм өчен үлми. Бер раса башка расалардан өстен була алмый. Мөселман, фанатикларча, бер расаны яисә милләтне яклап, икенчесен кимсетергә тиеш түгел.
Ислам тәгълиматы, Аллаһыны бар һәм бер дип санап, кешенең җанына һәм рухи дөньясына мөрәҗәгать итә, кешенең кешелеклелеген саклый. Коръәндәге тормышчан киңәшләргә, җәмгыятьне камиллеккә илтүче, беренче карашка шактый кырыс тоелган ап – ачык кагыйдәләргә гаҗәпләнмәү мөмкин түгел. “Җәмгыятьтә кеше белән кеше, ата – белән бала, туган белән туган, ир белән хатын һ.б. мөнәсәбәтләр гармониясе – ислам диненең нигез ташларын тәшкил итә. Ул – дөньяви тормыш рәхәтлекләреннән ваз кичүне таләп итми, бары һәр нәрсәнең чамасын белеп көн итәргә чакыра”, дип яза Фәрит хәзрәт Сәлмән.[27, 96 б.]
Коръәндәге гуманистик идеяләр дөньядагы мәшһүр акыл ияләренең дә игътибарын җәлеп иткән. Гетеның һәм Пушкинның Коръән сюжетларына мөрәҗәгать итүе, мәдәниятыбызның олуг мирасы “Кыйссаи Йосыф” әсәре туу тикмәгә генә түгелдер.
“Мөхәммәд пәйгамбәрнең үгет – нәсыйхәтендә болай диелә:
Бер – берегезгә карата мәхәббәтле булыгыз, үзара сәламләшегез, кешеләргә нигъмәтләрегездән өлеш чыгарыгыз. Аллаһы тәгаләгә инанудан соңгы гамәлләрнең иң афзалы (иң өстене вә күркәме) – кешеләргә карата мәхәббәтле булудыр”, - дип язды Ш.Ш. Җәләлиев. [10, 152 б.]
Ислам нигезләрендә мөселман кешегә үзенең нәфесен начар әхлактан мөмкин кадәр сафлау һәм яхшы әхлак белән зиннәтләнү кирәклеге әйтелә. “Әгәр дә кешеләрнең холыклары төзек булса, башка эшләре дә төзек булачак вә мәгыйшәтләре дә төзәләчәк”, - диелә анда.
Ислам кеше табигатен таный һәм аны хөрмәт итә. Кеше горурлана, сөенә, көлә, эшли , ашый һ.б. Әмма мөселман җитди һәм тыйнак, үз диненә хезмәттә булырга тиеш. Аның һәр гамәле гадәткә һәм үз – үзен тотыш рәвешенә әйләнергә тиеш.
Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышы кеше тормышына хас бар нәрсәне үз эченә ала. Ул Аллаһы каршында бөтен бурычларын үтәгән, гыйбадәт кылган, тыйнак, сабыр, түземле һәм буйсынучан булган. Һәрвакыт кешеләр һәм тормыш белән бергә яшәгән; тормыш шатлыкларына сөенгән, көлгән, киң күңелле булган, шаярткан һәм дөреслектән башка сүз сөйләмәгән.
Мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдиннең бер нәсыйхәтендә болай диелә:
“Һәр кеше илә гүзәл тереклек итегез. Һәркемгә мәрхәмәтле булыгыз... Һәрнәрсәнең гүзәл тарафын алга алыгыз... Нәсыйхәт әйтүченең сүзенә колак салыгыз. Яхшы кемсә кеше сүзеннән гыйбрәт алыр”. [30.]
Алда бәян ителгәннәрдән күренгәнчә, ислам дини йолалар үтәүгә генә кайтып калмый. Ул үз эченә рухи - әхлакый тәгълиматны да ала. Шуңа күрә дини тәрбиянең үзәгендә рухи - әхлакый тәрбия, кешеләрнең аңына мәрхәиәтлелек, шәфкатьлелек, мәхәббәт, туганлык, үзара дуслык һәм ярдәмчелек, әхлакый камиллек идеяләре сеңдерү тора.
Исламда әхлак һәм әхлаклы кеше.
“Ислам дине - әхлак динедер, тынычлык вә камиллек динедер”, - диелә ислам нигезләрендә. Моның шулай булуына ислам диненең максатын үзләштереп төшенергә була. Ул ошбу нәрсәләрдән гыйбарәт:
- Аллаһы Тәгаләгә бәндәчелек кылу, итагать итү, ягъни буйсыну;
- Гаделлектән аерылмау вә адәм баласының хокукын саклау;
- Гомуми солых вә татулыкны һәм дә халыкларның тигезлеген саклау;
- Төрле ыруг, кабиләләрдә яәшүче инсаннар арасында дуслык, мәхәббәт урнаштыру һәм һәммәсен берләштерү;
- Шәхесләрнең вөҗданнарына һәм хак даирәсенә булган хөрриятләренә ихтыяр бирү, кимчелек китермәү.
Бу эшләрнең бөтенесе ике маддәдә чагылыш таба:
1) Аллаһының чынлап торып берлеген, изгелеген тану һәм олылау;
2) Әхлакны төзәтү.
Шулай итеп, адәм балалары тел белән бәян итә алмаслык дәрәҗәдә бөек булган камиллек, рухи - әхлакый камиллек хасил итү өчен яратылганнар. Шушы камиллекне кәсеп итү – адәм балаларының изге вазифасы.
Әхлак – тумыштан яки уку - өйрәнү һәм гаилә тәрбиясе белән ирешелгән рухи халәт.
“ Әхлаклы кеше – сүзендә, эшендә, һәртөрле хәл һәм хәрәкәтләрендә күпчелек тарафыннан дөрес дип табылган кагыйдәләрне үтәгән кеше. Әхлак кагыйдәләре кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне җайга салалар. Дөньда бу мөнәсәбәтләрне җайга салучы кануннар, кагыйдәләр, гореф – гадәтләр барлыкка килә. “Ислам әхлагы – дингә таянган һәм бөтен көч – куәтен ислам диненнән алган бер әхлактыр. Холкы яхшы булган мөселман – иман ягыннан иң мөкәммәл мөселмандыр”, - диелә пәйгамбәребезнең бер хәдисендә дә. Исламда безнең әхлак вазифаларыбыз бик ачык һәм җыйнак тасвирлана:
Аллаһы һәм пәйгамбәрләребез алдында вазифаларыбыз.
Үз – үзебезгә кагылышлы вазифаларыбыз.
Гаиләбез һәм якыннарыбыз алдында вазифаларыбыз.
Ватаныбыз һәм милләтебез алдында вазифаларыбыз.
Кешелек алдында вазифаларыбыз”, - дип яза Җәлил хәзрәт Фазлыев. [11, 67 б.]
1.5. Иҗтимагый мөнәсәбәтләрдә ислам әдәбенең роле
Җәмгыятьтә сәламәт мөнәсәбәтләр урнаштыру – ислам әдәбенең төп максатларыннан берсе. Ислам әдәбендә тәрбияле мөселман өчен кирәкле сыйфатлар арасында намуслылык, башка кешеләргә һәм аларның сүзләренә хөрмәт белән карау, түземлелек. Игелеклелек зур урын тота. Бу сыйфатлар кешеләр арасында ышанмаучылыкны бетерәләр, ышаныч һәм сәламәт мөнәсәбәтләр урнаштыру мөмкинлеге тудыралар. Ислам күзлегеннән караганда. Кеше башкаларга зыян салмаска һәм аларга яхшы теләкләр генә теләргә тиеш. Мөселманнан шулай ук башкаларга карата җаваплылык һәм ярдәм таләп ителә. Җәмгыятьтә үзара багланышлар ирекле булырга, бер – берең белән очрашулар кабатланып торырга тиеш. Ислам кешегә җәмгыятьтән аерылырга кушмый. Мөселманнар арасында очрашулар хуплана, чөнки бу иҗтимагый багланышларны көчәйтә һәм кешене җәмгыятьтән аерылудан килеп чыга торган психологик нәтиҗәләрдән коткара.
Ислам әдәбе буенча, җәмгыятьтәге элемтәләр шәхси мәнфәгатьләрдән азат булырга, мәкерле ниятләрне күздә тоткан чакырулар кабул ителмәскә тиеш. Байлар чакырылып, ярлылар читтә калган бәйрәмнәр шулай ук хупланмый.
“Ислам җәмгыятендә кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләр гармонияле булсын өчен, билгеле бер кагыйдәләрне үтәргә кирәк:
- башкаларга мөнәсәбәттә бурычларыңны аңлау;
- шәхси уңай сыйфатларны үстерү;
- үзеңдәге начар сыйфатларны бетерү”, - кирәклеген төшендерә Ш.Ш. Җәләлиев. [10, 149 б.]
Башкалар белән тормыш – көнкүрештә, иҗтимагый мөнәсәбәтләрдә бурычлар күптөрле, аларның кайберләрен генә күрсәтеп үтик.
- Сөйләшү – үзара аңлашуның мөһим чарасы. Шунлыктан нәрсә һәм ничек сөйлисеңне алдан ук ныклап уйларга кирәк.
- Намуслылык иҗтимагый элемтәләр булдырырга һәм аларны ныгытырга ярдәм итә. Ул – мөселманлыкның төп сыйфаты.
- Кешеләр белән аралашканда, ачык йөзлелек бик мөһим.
- Мөселман кешесе башкаларга эшләренә карап бәя бирергә тиеш.
- Башкаларга мөнәсәбәт хөрмәткә һәм игелеклелеккә нигезләнергә тиеш.
- Вәгъдә бирер алдыннан, мөселман моны үти алуына ышанырга тиеш. Биргән вәгъдәңне үтәүгә бик игътибарлы булырга кирәк.
- Мөэминнәр кешегә ярдәм итәргә бурычлылар.
Шәхеснең уңай сыйфатлары: һәрвакыт дөресен сөйләү, башкаларга шәфкатьле, дустанә мөнәсәбәттә булу, мохтаҗларга ярдәм кулы сузу, ачуыңны тыя белү, ислам динен тотучыларга аеруча игътибарлы булу, түземле, тыйнак, басынкы булу, сер саклый белү, көчсезләргә йомшак һәм игелекле, ата – анаңа шәфкатьле һәм кайгыртучан булу һ.б.
Шәхеснең начар сыйфатлары: катгыйлык һәм усаллык, тиз кабынып китүчәнлек, башкалар белән начар мөнәсәбәт, тәкәбберлек, үзен зурга кую, гайбәт сату, икейөзлелек, башкаларның кимчелекләрен табарга тырышу, кешегә яла ягу, ата – бабасын хурлау, мөселман турында ялган сөйләү, тирә - юньдәгеләрдән шикләнү, кешене эзәрлекләү, көнләшү, мыскыллау, мәсхәрә итү, алдау, намуссызлак, саранлык, ялагайлык, үз – үзеңне мактау һ.б.
II бүлек. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә практикада кулланылган алымнар һәм тикшеренүләр.
2.1. Кече яшьтәге мәктәп балаларының әхлакый тәрбияләренә характеристика.
Шәхес үсешендә һәм формалашуында әхлак тәрбиясенең никадәр мөһим булуы педагогикада борынгы заманнардан ук танылган. Атаклы чех педагогы Ян Коменский “Гадәтләр кулланмасы” дигән хезмәтендә борынгы рим философы Сенеканың түбәндәге фикерен китерә: “Иң башта яхшы гадәтләргә өйрән, аннары зирәклеккә, беренчесеннән башка икенчесен өйрәнү авыр”. Атаклы швейцарь педагогы Песталоцци әхлак тәрбиясе балалар учреждениләренең төп бурычы булырга тиеш дип саный. Аның фикеренчә, бары әхлакый тәрбия генә яхшы холык, яшәү авыр чагында кешеләргә ныклылык һәм шәфкатьле мөнәсәбәт формалаштыра... Ә халкыбызның атаклы улы Ризаэтдин Фәхретдин “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас” дип язып калдыра.
Бөек педагогларыбызның хезмәтләренә таянып мин Балтач районының үзем эшли торган Алан урта мәктәбендә III сыйныф укучылары белән эксперимент эше алып бардым. Экспериментта III сыйныфтан 1 2 укучы катнашты. Эксперимент эше 2006 – 2007 нче уку елының сентябрь – март айларында, ягъни I – III чирекләрендә алып барылды.
Эксперимент 3 этаптан тора:
1 этап- башлангыч этап ( бу этапта әле үсеш бик нык күзәтелми. Нәтиҗә юк дип тикшерүне туктатырга һич кенә дә ярамый).
2 этап- әхлак дәресләре, тәрбия беседалары үткәрү дәверендә шәхес формалашу процессы (бу этапта үсеш бераз күренә башлый).
3 этап- эксперимент эше төгәлләнгәннән соң укучылардан контроль срезлар алу ( бу этапта үсеш нык сизелә).
Тикшерү максаты: балаларның үзара аралашуында әхлак нормаларын билгеләү.
Төрле әңгәмәләр, класс сәгатьләре үткәргәннән соң белем дәрәҗәсе күтәрелә.
Эксперимент эше үткәрү вакытында түбәндәге тикшерү алымнары кулланылды:
- Балалар белән индивидуаль беседалар.
- Дәрестән тыш һәм мәктәптән тыш вакытларда укучыларның үзара аралашуларын күзәтү.
- Мәктәптә булганда көннең беренче яртысында һәм икенче яртысында баланың үз – үзен тотышын күзәтү.
- Сыйныф җитәкчеләреннән, озайтылган көн группасы тәрбиячеләреннән анкеталар алу.
- Сыйныф сәгатьләрендә әхлак дәресләре үткәрү.
- Балалардан анкеталар алу.
- Кече яшьтәге мәктәп балаларының үзара аралашуында әхлак таләпләре эшкәртмәсе булдыру.
Шушы ук этапта озайтылган көн группасы тәрбиячеләреннән, сыйныф җитәкчеләреннән һәм ата - аналардан анкеталар алынды.
Анкетага түбәндәге сораулар кертелгән иде:
- Сезнең карашка әхлак тәрбиясе ул ниди тәрбия һәм аны ничек алып барырга кирәк?
- Әхлак тәрбиясен бала ничә яшькә җиткәч башларга кирәк дип уйлыйсыз?
- Кече яшьтәге мәктәп баласына әхлак дәресләре укытырга кирәк дип саныйсызмы?
- Кече яшьтәге мәктәп баласына белем һәм тәрбия бирүдә нинди алым һәм методларны отышлы дип саныйсыз?
- Кече яшьтәге мәктәп балаларының үзара аралашуында, өлкәннәр белән үз – үзләрен тотышында гуманлы мөнәсәбәт тәрбияләүдә нинди алым һәм методларны уңышлы дип саныйсыз?
- Бу проблеманы хәл итү максатыннан Сез үзегез нинди эшләр башкарасыз?
Анкеталарга бирелгән җавапларны өйрәнгәч, анализлагач түбәндәгечә нәтиҗә ясалды:
* Анкетада катнашкан педагогларның 100% ы әхлак тәрбиясенең асылы турында югары күзаллыйлар.
* Әти - әниләрнең күпчелеге белем һәм тәрбия ислам әхлагына нигезләнеп алып барганда гына уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин дип саныйлар.
* Барлык тәрбиячеләр һәм укытучылар әхлак тәрбиясеннән башка балаларда кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү мөмкин түгел дип саныйлар. Шуңа күрә әхлак тәрбиясе үрнәкләрен балалар бакчасыннан ук кертә башларга кирәклеген азсызыклыйлар.
* 50% педагог балаларда әхлакый тәрбия дәрес һәм дәресләрдән тыш әңгәмәләр вакытында формалаша дип саный, 20% педагог уен һәм күмәк хезмәт вакытында , 20% педагог табигать белән аралашканда, ә 10 % педагог гаиләдә һәм әйләнә - тирәдәге үзе аралашкан кешеләр йогынтысы нәтиҗәсендә формалаша дип саный. Кызганычка каршы, тәҗрибә үткәргән педагогларның бары тик 60%ы гына бу хезмәт буенча системага салынган тәрбия планы белән эш алып барырга уйлый.
Шулай итеп, анкета нәтиҗәләрен өйрәнгәнән соң, кече яшьтәге мәктәп балаларына әхлакый тәрбияне дәресләр, дәресләрдән тыш чараларда гына түгел, гаиләдәге мөнәсәбәтләр аша да, хезмәт тәрбиясе аша да, табигатькә караш, бер – береңә булган мөгамәлә, мәктәп һәм гаилә арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр аша да салырга мөмкин икәнлеге ачыкланды.
Экспериментта катнашучы балаларның әхлакый сыйфатлары ни дәрәҗәдә икәнлеген белү өчен һәр балага индивидуаль якын килеп күп кенә күзәтүләр үткәрергә туры килде. Балаларның характер үзенчәлекләре, уен вакытында, хезмәттә, өлкәннәр һәм кечкенәләр белән аралашканда үз – үзләрен тотышлары өйрәнелде. Күзәтүләрдән чыгып, һәр балага якынча аерым характеристика бирелде.
Балтач районы Алан урта мәктәбенең III сыйныфында укучы балаларга кыскача характеристика
III сыйныфта укучылар бик хәрәкәтчән, кызыксынучан. Барысын да белергә тырышалар. Җәмәгать эшләрендә актив катнашалар, биергә, җырларга яраталар. Бер – берләренә ярдәмчел матур коллектив.
Галиев Азат Гариф улы - эчкерсез, самими, һәр нәрсәгә чын күңелдән ышана торган беркатлы бала.Бик тиз ачуы чыга һәм бик тиз басыла. Матур җырлый, бии, шигырьләр сөйли. Спектакльләр куйганда төп рольләрне башкара. Гаиләдә олы бала.
Гафурова Гөлзилә Фәһим кызы - йомшак характерлы укучы, бераз акрынрак. Кешеләргә ышана, тиз үпкәли. Иптәшләренә бик ярдәмчел, юмарат. Матур җырлый, бии, шигырьләр сөйли. Гаиләдә олы бала.
Зәкиев Рөстәм Зиннур улы - бик кызу характерлы укучы. Спортка гашыйк. Үзлегеннән төрле авыр күнегүләр башкара. Биергә ярата, бию элементларын тиз өйрәнә. Класстан тыш чараларда теләп катнаша, үз инициативасын да кертә. Гаиләдә 3нче бала.
Идиятуллина Ралия Хәниф кызы – “ут” характерлы укучы. Бик хәрәкәтчән, тиктормас, күп белергә омтыла. Класстан тыш чаралар үткәргәндә һәрвакыт үз инициативасын кертергә тырыша. Биергә, шигырьләр сөйләргә ярата. Гаиләдә олы бала.
Идрисова Рәмзия Илфат кызы - тыныч, сабыр холыклы бала. Аз сөйләшә. Әдәби китаплар укырга бик ярата, алар турында иптәшләренә дә мавыктыргыч итеп сөйли белә. Класстан тыш чараларда актив, шигырьләр сөйләргә ярата. Гаиләдә олы бала.
Нәҗипов Җәлил Газинур улы - сабыр холыклы, актив укучы. Күп белергә омтыла, сораулар күп бирә. Өлкәннәр белән бик матур сөйләшә. Җәмәгать эшләрендә һәрвакыт башлап йөри. Гаиләдә 3нче бала.
Нигъмәтҗанова Рәзилә Разил кызы - тыныч, сабыр холыклы бала. Төрле мавыктыргыч уеннар уйлап табарга, шулар турында тәмләп иптәшләренә сөйләргә ярата. Урамда һәрвакыт исәнләшеп йөри. Бик матур бии. Гаиләдә 3нче бала.
Нурисламова Ләйсән Дамир кызы - хезмәт яратучы, йомшак күңелле бала. Юмарт, ярдәмчел. Тиз үпкәли һәм шул ук вакытта үпкәсен оныта да. Әнисенең олы ярдәмчесе. Класстан тыш эшләрнең һәрчак уртасында кайный. Матур бии, рәсемнәр ясарга бик оста. Гаиләдә 2нче бала.
Рахматуллина Гөлия Хәлил кызы - омшак характерлы бала. Кешеләр белән авыр аралаша. Иптәшләре белән сайлап кына сөйләшә.Кушылган эшләрне вакытында эшли, ләкин үз фикерен бер дә кертергә тырышмый. Рәсем ясарга ярата. Гаиләдә 2нче бала.
Хакимуллин Айнур Зиннур улы - бик ягымлы, үзенә тартып торучы бала. Сорауларны күп бирә, ләкин җавабын тыңлап тормый. Бик матур итеп җырлый, сәхнәдә үзен чын артистларча тота. Гаиләдә 3нче бала.
Хисаметдинова Лилия Таһир кызы - авылның киләчәк артисты. Җыр сәнгатенә гашыйк укучы. “Йолдызлык” фестивалендә җиңү яулаган кыз. Характеры үзенчәлекле, “мин” дияргә ярата. Искиткеч яңалыклар уйлап табарга сәләтле. Һәрчак уртада “кайный”. Гаиләдә олы бала.
Шәймөхәммәтова Рамилә Рәшит кызы - кызу характерлы укучы. Һәр башкарыласы эшкә җаваплы карый. Иптәшләренә гел ярдәм итәргә генә тора. Бераз кирелеге дә бар. Һәрвакыт ашыга, бар нәрсәгә дә өлгерергә тырыша. Сыйныфны “уч төбендә” тота ала. Фикер йөртүе һәм сөйләме югары дәрәҗәдә. Хәтере бик яхшы. Шигырьләрне матур итеп сөйли. Гаиләдә 3нче бала.
Укучыларының характерларын өйрәнеп, анализлап чыккач, һәр баланың характеры , сөйләме, аралашу культурасы, үз – үзен тотышы нык аерыла дигән нәтиҗә ясадым. Бу шулай булырга тиеш тә.
2.2. Укучыларның әхлак төшенчәсен ничек аңлауларын бәяләү.
Балаларның характерлары якынча билгеләнгәч , алар белән индивидуаль әңгәмәләр үткәрелде. Шушы әңгәмәләрдән чыгып аларның әхлак төшенчәсен ничек аңлаулары, иптәшләре, тирә - юньдәгеләр белән аралашу культуралары билгеләнде.
Әңгәмә вакытында балаларга түбәндәге сораулар бирелде:
- Син әти - әниең, туганнарың белән аңлашасыңмы?
- Син хезмәт яратасыңмы?
- Матурлыкны күрә беләсеңме? Кайларда күрәсең?
- Иптәшләрең белән үзара ничек аралашасың?
- Син табигатьне яратасыңмы?
- Хайваннар һәм кошларга карата мөнәсәбәтең нинди?
- Өлкәннәр белән үзеңне ничек тотасың?
- Синең өчен укыган мәктәбеңнең әһәмияте нинди?
Әңгәмә үткәргән вакытта балаларның үзара аралашуында, үз – үзләрен тотышында, өлкәннәр белән аралашуларында күпмедер күләмдә әхлак нормаларын үтәүләре күзәтелде.
Алга таба балаларның үзара аралашуларында төп әхлак критерийларын билгеләү өчен түбәндәге сорауларга җавап табу ниятеннән күнекмәләр үткәрелде.
- Иптәшләре белән ни дәрәҗәдә итәгатьле:
- исәнләшү һәм саубуллашу гадәте формалашканмы?
- иптәшләрен үз исемнәре белән атыймы?
- тыныч һәм ягымлы итеп сөйләшә беләме?
- сөйләмендә тылсымлы сүзләр кулланамы, нинди сүзләр һәм кайчан?
Бу критерийлар 58,1% балада формалашкан.
2. Иптәшләренә карата игътибарлымы?
- иптәш кызының (малаеның) кәефенә игътибар итәме?
- кәефе начар булганда иптәшенә ярдәм итәргә тырышамы?
- шөгыль вакытында иптәшенең игътибарын читкә юнәлтмиме, аңа комачауламыймы?
- иптәшенең фикере белән санашамы?
Бу критерийлар 33,3% балада формалашкан.
- Нинди сәбәптән балалар бер – берсе, укытучылары һәм әти ә әниләре белән конфликтка киләләр, бу мәсьәләне бала ничек чишә?
- бер – берсе белән конфликтка килгәндә бала үзен ничек тота: юл куямы, сугышамы, әшәке сүзләр кычкырамы, өлкәннәргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәме? Укытучылар һәм әти - әниләре белән конфликтка килгәндә үз – үзен ничек тота?
Бу критерийлар балаларның үзара аралашуы 41,5%, укытучы – бала арасында 50%, шулай ук әти - әни – бала арасында 50% балада формалашкан булуын күрсәтә.
- Иптәшләре белән аралашканда үз – үзен тотышы нинди: барлык балалар белән дә теләп һәм тигез дәрәҗәдә аралашамы?
Бу критерийлар 66,5% балада формалашкан.
Таблица №1
III сыйныф укучыларының бер –берләре белән аралашуында тәрбия дәрәҗәсе
№ | Баланың исеме, фамилиясе | 1 | 2 | 3 | 4 |
1 | Галиев Азат | _ | _ | _ | _ |
2 | Гафурова Гөлзилә | _ | + | _ | _ |
3 | Зәкиев Рөстәм | + | _ | + | _ |
4 | Идиятуллина Ралия | + | _ | _ | + |
5 | Идрисова Рәмзия | + | + | + | + |
6 | Нәҗипов Җәлил | + | + | + | + |
7 | Нигъмәтҗанова Рәзилә | + | _ | + | + |
8 | Нурисламова Ләйсән | _ | _ | _ | _ |
9 | Рахматуллина Гөлия | + | _ | _ | + |
10 | Хакимуллин Айнур | _ | + | _ | + |
11 | Хисаметдинова Лилия | _ | _ | + | + |
12 | Шәймөхәммәтова Рамилә | + | _ | _ | + |
Шулай ук III сыйныф укучыларының күмәк эш вакытында бер – берләре белән аралашу дәрәҗәләре өйрәнелде. Укучылар белән аралашудан һәм күзәтүләрдән чыгып аларны без 4 дәрәҗәгә бүлдек.
Беренче дәрәҗәгә бергәләп эшләүгә тиз һәм иркен кереп китә торган балалар кертелде. Бу укучылар эшне бергә алып барырга үзләре инициатива күрсәтәләр, иркен аралашалар, аларның дуслары һәрвакыт күп. Мондый балалар иптәшләре белән конфликтка кермиләр, иптәшләренең хезмәтен бәяли беләләр. Алар игътибарлы, ягымлы, яхшы күңелле, башка балалар белән эшчәнлекләре дә чагыштырмача озын гомерле.
Икенче дәрәҗәгә иптәшләре белән хезмәттәшлек иткәндә үзләрен яхшы яктан күрсәткән укучылар керә. Алар һәрвакыт иптәшләренә ярдәм итәргә әзер, бергәләп эшләүгә уңай карыйлар, озак вакыт конфликтка кермичә эшләргә дә мөмкиннәр.
Өченче дәрәҗәгә кергән укучыларның бергәләп эшләргә омтылышлары бар, алар эшне оештыра беләләр. Ләкин бу дәрәҗәгә кергән укучыларның үз – үзләрен тотулары тотрыксыз, иптәшләре белән тиз конфликтка керәләр. Аларның үзара хезмәттәшлекләре 6 – 7 минуттан артмый.
Ниһаять, дүртенче дәрәҗәгә, үзара хезмәттәшлеккә аз тартылучы балалар керә. Алар тиешле кагыйдәләргә һәм куелган нормага буйсынырга теләмиләр, иптәшләренә эшләргә комачаулыйлар, тупас аралашалар.
Таблица №2
Үзара хезмәттәшлек итүдә III сыйныф укучыларының дәрәҗәләргә бүленү составы
№ | Баланың исеме, фамилиясе | 1 | 2 | 3 | 4 |
1 | Галиев Азат | + | |||
2 | Гафурова Гөлзилә | + | |||
3 | Зәкиев Рөстәм | + | |||
4 | Идиятуллина Ралия | + | |||
5 | Идрисова Рәмзия | + | |||
6 | Нәҗипов Җәлил | + | |||
7 | Нигъмәтҗанова Рәзилә | + | |||
8 | Нурисламова Ләйсән | + | |||
9 | Рахматуллина Гөлия | + | |||
10 | Хакимуллин Айнур | + | |||
11 | Хисаметдинова Лилия | + | |||
12 | Шәймөхәммәтова Рамилә | + |
Таблица №3
Эксперимент нәтиҗәләрен чагыштыру
№ | Дәрәҗәләр |
I чирек башы
| III чирек ахыры |
1 | I дәрәҗә | 25% | |
2 | II дәрәҗә | 33,3% | |
3 | III дәрәҗә | 25% | |
4 | IV дәрәҗә | 16,7% |
Нәтиҗә: Укучыларны мондый подгруппаларга бүлү башлангыч сыйныф укучыларының үзара хезмәттәшлек итүендә һәм аралашуында гуманлы мөнәсәбәтләр тәрбияләү өчен төрле алымнар файдаланып һәм дифференциаль якын килеп эшләргә күбрәк мөмкинлекләр тудыра, аерым эшләү программалары төзү өчен ярдәм итә.
2.3. Әхлак тәрбиясе бирү программалары.
Балтач районының Алан урта мәктәбендә әхлак тәрбиясе бирү өчен берничә төрле программа карадык. Һәр сыйныф укытучысы үз укучыларына ярашлы итеп төзелгән программа белән эшли. Әхлак дәресләре атнага бер сәгать риторика дәресе хисабына үткәрелә.
III сыйныфта әхлак дәресләрен үткәрүгә каралган сәгатьләрнең якынча бүленеше
№ | Дәрес темалары | Сәг. саны |
I ӘХЛАК ҺӘМ АНЫҢ ҮСЕШЕ | ||
1 | Кереш. Әхлак дәресләрен ни өчен өйрәнәбез? | 1 |
2 | Акыллы кеше нинди була һәм ничек акыллы булырга? | 1 |
3 | Сердән авыр нәрсә юк. | 1 |
4 | Әйт дустыңны - әйтермен кемлегеңне. | 1 |
5 | Тугры дус – җанлы хәзинә. | 1 |
6 | Яхшы күрше – ярты дуслык. | 1 |
7 | Акыллы кеше ялгышамы? | 1 |
9 | Тәмәке белән бергә тартучы да яна. | 1 |
10 | Саулык – зур байлык. | 1 |
11 | Киемгә карап каршы алалар... | 1 |
12 | . ..Акылга карап озаталар. | 1 |
I II ӘХЛАК ҺӘМ ГЫЙЛЕМ | ||
13 | Гыйлем – нур, наданлык – хур. | 1 |
14 | Нинди китап укысаң – шундый кеше булырсың. | 1 |
15 | Яхшы сүз – җан азыгы. | 1 |
III ӘХЛАК ҺӘМ ХЕЗМӘТ | ||
16 | Тәртип бусагадан башлана. | 1 |
17 | Хезмәттә - хөрмәт. | 1 |
18 | Калган эшкә кар ява. | 1 |
19 | Кешене туйдыручы – һөнәр. | 1 |
20 | Киңәшле эш таркалмас. | 1 |
21 | Эшлексез кеше мактанчык булыр. | 1 |
IV. ӘХЛАКЫЙ ХӘЗИНӘЛӘР | ||
22 | Әйткән сүз – аткан ук. | 1 |
23 | Үзең эшләгән эшкә җавап бирә бел. | 1 |
24 | Ашарга өйрәнмичә ашка барма. | 1 |
25 | Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт. | 1 |
26 | Шәфкатьлелек бизи кешене. | 1 |
27 | Алдакның аягы кыска. | 1 |
28 | Көнчел булу әйбәт гадәтме? | 1 |
29 | Хамелеон ничә төсле? | |
30 | Сабыр төбе сары алтын. | 1 |
31 | Татулыкка ни җитә. | 1 |
V. ӘХЛАК ҺӘМ ЯШӘҮ | ||
32 | Нәрсә ул бәхет? | 1 |
33 | Ихтыярлы кеше – игътибарлы кеше. | 1 |
34 | Кыз тыйнак булса... | 1 |
35 | Намусыңны яшьтән үк сакла. | 1 |
Искәрмә:
- балада әхлак сыйфатлары формалашу үзенчәлегеннән чыгып, әлеге дәресләрне тәрбия сәгатьләрендә һәм класс сәгатьләрендә үткәрергә мөмкин.
Әхлак тәрбиясе бирүне атнага бер сәгать уздырылган әхлак дәресендә генә нәтиҗәле итеп булмаганы һәркемгә дә мәгълүм. Кече яшьтәге мәктәп баласы еш кына көн саен кабатлап торган материалны да оныткалый. Иртәнге әңгәмәләрне, сыйныф сәгатьләрен дә шушы юнәлештә уздырганда гына югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Шуны күздә тотып, без, һәр сыйныфта яшь үзенчәлекләренә игътибар итеп, программалар төзедек. Минем төзегән программам башлангыч сыйныфларда “Әхлак һәм хезмәт тәрбиясе буенча эшләү программасы” дип атала.
Программаның бурычлары: укучыларда әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү, аларны кешеләр белән араларшу кагыйдәләренә өйрәтү; күмәк хезмәт вакытында бер – берләренә ярдәмләшү сыйфатлары булдыру.
Программаның максаты:
- укучыларның үз эш – гамәлләренә карата мөстәкыйльлек, үзидарә, үзбәя, аңлы караш тәрбияләү, киләчәк тормыш өчен һәрьяклап үсеш алган гуманлы шәхесләр тәрбияләү;
- хезмәт күнекмәләре һәм эш культурасының нигезләрен үстерүне, үзеңнең һәм иптәшләреңнең эшен планлаштыра һәм оештыра белүне формалаштырырга ярдәм итү;
- хезмәт һәм әхлак тәрбиясен тыгыз бәйләнештә алып бару, төрле ситуацияләрдә аңлы, перспективалы фикер йөртүгә, һәркемгә, һәрнәрсәгә хөрмәт белән карарга даими өйрәтү.
Кереш сүз.
Гасырлар дәвамында кешелек белән аерылгысыз, һәркемнең яшәү эчтәлеген формалаштыручы, тормыш девизы булган хезмәт һәм әхлак тәрбиясен бүгенге белем һәм тәрбия өлкәсендә төп тема итеп алуны бурычыбыз итеп саныйбыз. Фән – техниканың нык үсеше белән беррәттән эчкечелек, наркомания, фахишәлекнең дә чәчәк атуы кешелек дөньясына чаң суга. Укучыларда - яшь буында хезмәткә хөрмәт, югары әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләүне һәркем үзенең изге бурычы итеп санасын иде. Башлангыч сыйныф укучыларында шушы программа ярдәмендә тормышыбыз, динебез, милләтебез, табигатебез белән тыгыз бәйләнештә алып барылган, эзлекле һәм дәвамлы булган хезмәт һәм әхлак тәрбиясенең үрнәк юнәлешләрен формалаштыру – безнең төп максатыбыз.
Башлангыч сыйныф укучылары белән экскурсияләр
№ | Темалар |
1 | Яшелчә бакчасында |
2 | Көзге урманда |
3 | Әти - әниләребезнең эш урынында |
4 | Мәчеткә сәяхәт |
5 | Кышкы урманны күзәтү |
6 | Фермага сәяхәт |
7 | Китапханәгә бару |
8 | Кибеткә сәяхәт |
9 | Язгы урман уянуы |
10 | Музейга сәяхәт |
11 | Елгалар сулышы |
12 | Җимеш бакчалары шау чәчәк |
13 | Авылым матурлыгын күзәтү |
14 | Киң кырларда тургай җыры |
15 | Җәйге урман безне чакыра |
Чаралар
№ | Темалар |
1 | Мин дөньяны күрәм |
2 | Белем бәйрәме |
3 | Хәтер көне |
4 | “Көзге Сөмбелә” бәйрәме |
5 | Өлкәннәр көне |
6 | Уңыш бәйрәме |
7 | Оҗмах әниләрнең аяк астында |
8 | Рамазан – айлар патшасы |
9 | Үткәннәргә карап гыйбрәт ал |
10 | Уйнагыз гармуннар |
11 | Яңа ел бәйрәме |
12 | Муса Җәлил безнең күңелләрдә |
13 | 23 февраль –Ватанны саклаучылар көне |
14 | 8 март-әниләр,кызлар,апалар бәйрәме |
15 | Г.Тукай иҗаты |
16 | Нәүрүз бәйрәме |
17 | Карга боткасы |
18 | Бөек Җиңү бәйрәме |
19 | Укучыларны вариска кабул итү бәйрәме |
20 | Хуш киләсез, кошкайлар |
21 | “Йолдыз” тапшыруы |
22 | Татар халкының күренекле шәхесләренең туган көннәрен искә алу |
23 | “Соңгы звонок” бәйрәме |
Баланың характер үзенчәлекләрен, психологиясен күбрәк танып белү, сәләтен, мөмкинлекләрен тирәнрәк ачу, балалар белән дөрес юнәлештә тәрбия эшен алып бару өчен анкеталар, тестлар, төрле чаралар куллану - болар тәрбия процессында отышлы алымнар санала. Шуңа күрә, программада мондый алымнар да чагылыш таба.
Анкеталар
1. Һөнәр сайлау.
2. Минем крокодилым.
3. Минем яраткан өем
4. Син акчаңа иң беренче нәрсә сатып алыр идең
5. Кибеттә
6. Дуслык турында теләкләр
7. Иң матур сүзләр
8. Сиңа ошамаган тискәре сыйфатлар
9. Иң тәмле ризык
10. Чын дус нинди була
11. Әхлаклы бала нинди була?
Т естлар
1. Син әти-әниең белән аңлашасыңмы?
2. Дәрес хәзерләү почмагыңның торышы
3. Син хезмәт сөючәнме?
4. Мәктәпнең синең өчен әһәмияте
5. Үзара аралашу осталыгың
6. Дәреслекләрең тәртиптәме?
7. Син табигатьне яратасыңмы?
8. Өлкәннәр белән үзеңне ничек тотасың?
9. Матурлыкны күрә беләсеңме?
10. Синең киемнәрең
11. Хайваннар,кошларга мөнәсәбәтең
III сыйныф укучылары өчен тәрбия сәгате планы
1. Аралашу әдәбе
2. Өйдәге эшләрем
3. Үз-үзеңне тотыш кагыйдәләре
4. Хезмәттә- хөрмәт
5. Әдәплелек турында сөйләшәбез
6. Киңәшле эш таркалмас
7. Акыллы кеше нинди ул һәм ничек акыллы булырга
8. Үзең эшләгән эшкә җавап бирә белү-чын кешенең гүзәл сыйфаты
9. Сердән авыр нәрсә юк
10. Безнең табигатебез ямьле
11. Тугры дус-җанлы хәзинә
12. Буш вакытта нәрсә эшләргә
13. Шәфкатьлелек бизи кешене
14. Телдән бал тама аламы?
15. Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт
16. Ислам дине нигезләре
17. Алдакның аягы кыска
18. Рамазан – айлар патшасы
19. Тәртип бусагадан башлана
20. Ислам әхлагы – кеше тормышын тәртипкә салучы
21. Хәрам мал-агу белән бер
22. Каргыштан сакланыгыз
23. Бозыклыкның чиге һәлакәт
24. Кеше күз яшеннән сак булыйк
25. Яхшы сүз-җан азыгы
26. Намаз вакытлары
27. Сабыр төбе сары алтын
28. Гыйлемнең чишмә башы
29. Изгелек җирдә ятмый
30. Халык авыз иҗатында хезмәт
31. Әләк төбе –һәлак
32. Әти-әнием хезмәте
33. Хамелеон ничә төсле
34. Без быел нәрсәләргә өйрәндек
Ата – аналар белән еллык эш планы
№ | Темалар |
1 | Уку елы башланыр алдыннан балаларның өйләрендә булу. Ата – аналар белән мәктәпкә әзерлекнең торышы, бала сәламәтлеге, килеп туган килеп туган проблемалар турында сөйләшү. Ата –аналарны бәйрәмгә чакыру. |
2 | Әти-әниләр өчен, баланы мәктәпкә хәзерләү турында җыелыш үткәрү. Гаиләләрнең мәктәпкә хәзерлеген барлау. |
3 | 1 сентябрь - Белем бәйрәме тантанасында катнашу. |
4 | Балаларның мәктәпкә йөреше, уку мөмкинлекләре турында ата - аналар белән даими сөйләшеп, хәбәрләшеп тору. Дәресләргә әзерләнеп йөрүне даими оештыру. |
5 | I чирек йомгаклары буенча ата-аналар җыелышы үткәрү. Белемгә аңлы караш тәрбияләүнең әһәмияте турында сөйләшү. Сәламәт бала тәрбияләү - бүгенге көннең төп максаты икәнлеген аңлату. |
6 | Балалардан әти - әниләргә бүләк - сюрприз әзерләү. |
7 | Бәйрәмнәргә әзерләнгәндә әти-әниләрне дә ярдәмгә чакыру. Бергәләп фикер алышу. |
8 | “Җәннәт аналарның аяк астында” - дип исемләнгән әниләр кичәсе үткәрү. |
9 | Әти - әниләр һәм укучылар белән берлектә “Мөэмин мөселманнарның фарызлары” дигән темага гаилә конференцсиясе уздыру. |
9 | Әти - әниләр белән бергәләп кардан сыннар ясау. |
10 | Яңа елга әзерлек. Ата - аналарны бәйрәмгә чакыру. |
11 | II чирек йомгаклары буенча ата - аналар җыелышы уздыру. Дөрес туклану, көндәлек режимны саклау яхшы укуга ярдәм итүе турында сөйләшү уздыру. |
12 | Әти , әни, мин – спорт сөюче тату гаилә (гаилә бәйрәме). |
13 | Һәр гаиләдә булу, рейдлар үткәрү. Укучы почмагын тикшерү. Балаларның гаиләдәге тәртибен күзәтү, өйрәнү. |
14 | Әти-гаилә нигезе. Әтиләргә хөрмәт тәрбияләү. 23 нче февраль бәйрәменә бүләк әзерләү, бәйрәмгә чакыру. Бәйрәм белән котлау. |
15 | Әти - әниләрнең кул эшләреннән күргәзмәләр оештыру. |
16 | “Гаилә матурлыгы - өлкәннәргә хөрмәттә чагыла” - дигән темага әти - әниләр һәм балалар белән сөйләшү. |
17 | 8 март - әниләр бәйрәме. Барлык хатын - кызларны бәйрәм белән котлау. |
18 | III чирек йомгаклары буенча әти-әниләр җыелышы. ”Оясында ни күрсә”-әхлак темасына сөйләшү. Баланы кече яшьтән хезмәт сөючән, әхлаклы итеп тәрбияләү хакында фикерләр алышу. |
19 | Әти - әниләр өчен ачык ишекләр көне оештыру. Балаларның уңышлары белән таныштыру, стена газетасы чыгару. |
20 | Әти - әниләрне дәресләргә чакыру. |
21 | Авыл чисталыгы - физик һәм рухи сәламәтлекнең нигезе . Ата-аналар белән берлектә чисталык операцияләре оештыру. Авылны яшелләндерүдә, агачлар утыртуда катнашу. |
22 | “Соңгы кыңгырау” бәйрәме тантанасында катнашу. Әти - әниләрне бәйрәмгә чакыру. |
23 | IV чирек йомгаклары буенча ата - аналар җыелышы уздыру. Җәйге чорда балаларның иминлеге өчен инструктаж үткәрү. Балаларның ялын матур, файдалы итеп оештыру турында бергәләп фикер алышу. |
24 | Җәйге чорда балаларны лагерьда ял иттерү. Балаларның сәламәтлеге, ялы турында, киләсе елга планнар турында әти - әниләр белән даими очрашып, хәбәрләшеп тору. |
25. | Килеп туган проблемаларны кичекмәстән хәл итү. Белем һәм тәрбия процессында булган ситуацияләрдә, ата - аналар белән бергәләп иң отышлы, уңайлы, файдалы вариантны сайлауга омтылу. |
26 | “Минем гаиләм” - гаилә альбомы төзү. |
27 | “Әтием һәм әнием һөнәре” - дигән темага очрашулар оештыру. |
2.4. Кече яшьтәге мәктәп балаларының әхлакый сыйфатларын үстерүдә алып барылган эш системасы.
Экспериментның формалаштыручы максаты – кече яшьтәге мәктәп балаларының әхлакый тәрбияләрен үстерү өчен эксперименталь планын булдыру.
Эксперимент – тәҗрибә эше 2006 – 2007 нче уку елының сентябрь – март айларында, ягъни I – III чирекләрендә үткәрелде.
Эксперимент өчен әхлак дәресләренең якынча еллык планы, әхлак һәм хезмәт тәрбиясе буенча эшләү программасы төзелде, төрле экскурсияләр, әңгәмәләр, тестлар, анкеталар үткәрелде. Әти - әниләр белән берлектә төрле конференцияләр, гаилә бәйрәмнәре уздырылды.
Кече яшьтәге мәктәп балаларында әхлак сыйфатларын тәрбия дәресләре, уен, төрле чаралар һәм иң мөһиме – үзара бердәм хезмәт аша тәрбияләү югары нәтиҗәләргә китерә. Моның өчен хезмәтнең төрле формалары кулланылды: һәр балага вазыйфа йөкләү, дежур тору, балалар белән табигатьтә эшләү (урман полосаларын, чишмәләрне, елга кырыйларын җыештыру), нәфис хезмәт.
Экспериментның башлангыч этабыннан күренгәнчә, балалар еш кына үзара аралашканда килеп чыккан конфликтларны сизмиләр. Мондый конфликтларны булдырмас өчен нәкъ менә күмәк эш алымнары, әхлак темасына үткәрелгән әңгәмәләр, тәрбияви мәгънәгә ия булган әсәрләр, мәсәлләр куллану отышлы.
Шушыларның барысы белән дә бәйле рәвештә, балаларда мөстәкыйльлек, яхшы күңеллелек, иптәшеңнең хәленә керә белү һәм кирәк булганда ярдәм кулы сузарга әзер булу, дөрес итеп аралашу кебек уңай сыйфатларга аеруча игътибар бирелде. Нинди генә авыр хезмәткә алынсаң да, аны үзең яхшы итеп башкару гына түгел, иптәшләреңә булышу, бер – береңә игътибарлы булуның мөһим икәнлеге аңлатылды.
Һәркемнең тормышы кешеләр арасында үтә. Шуның өчен дә балаларны башкалар белән аралашырга һәм аларны хөрмәт итәргә, кешеләр арасында үз – үзен тотарга өйрәтү бик мөһим. Нинди сүзләрнең яхшы, нинди сүзләрнең начар икәнен, нинди гадәтләр күркәм, ниндиләре ямьсез икәнен төшендерүдә әти - әни һәм укытучылар көчләрен кызганмаска тиеш. Начар гадәтләргә нәфрәт, яхшы гадәтләргә мәхәббәт уяту өчен балаларга атап язылган тәрбияви хикәяләр, матур әкиятләр уку – укыту, сөйләү отышлы, чөнки яшь вакытта ишеткән, укыган хәтердә кала. Моның белән без, беренчедән, балада күркәм сыйфатлар тәрбияләсәк, икенчедән, туган телебезгә һәм милли китапка мәхәббәт уятабыз. “Мөселман кеше теле белән дә, кулы белән дә, гамәле белән дә башкаларны рәнҗетмәс”, - диде Пәйгамбәребез. Балаларыбыз шундый сыйфатларга ия булсын дисәк, башкаларны хөрмәт итәргә өйрәтик. Тирә - юньдәгеләрне хөрмәт итү, көчсезләргә, зәгыйфләргә мәрхәмәтле булу, кеше кайгысын уртаклаша белү – болар барысы да Аллаһка итагать итүдән башлана. Һәртөрле тәрбиянең башы – ачкычы булып Аллаһны тану һәм Аның кануннары буенча яшәргә өйрәнү тора. Кешелек дөньясы нинди генә үсешкә ирешсә дә, фәкать Аллаһ кануннарына буйсынып яшәү генә яшьләргә дә, картларга да тормыш диңгезендә туры юлны табарга, адашмаска ярдәм итә. Бу дөнья никадәр генә гаделсез булмасын, бала Аллаһ кулындагы гаделлек үлчәвенә ышанырга тиеш.
Эксперимент үткәрү дәверендә без балалар белән Л.А. Харисованың, Габдрахман Кайаның, Ә.Н Хуҗиәхмәтовның, В.С.Казыйхановның, Җәлил хәзрәт Фазлыевның дин, ислам әхлагы, тәрбия фәлсәфәсе турында язылган хезмәтләрен, вәгазьләрен укыдык. Шулай ук өлкәннәрнең үзара ничек эшләүләрен, бер – берләре белән нинди мөгамәләдә булуларын күзәтү өчен ашханәгә, фермага, гаражга, китапханәгә сәяхәтләр оештырдык. Соңыннан укучылар белән үзләренең күргәннәре турында әңгәмәләр үткәреп, нәтиҗә ясадык. Нинди генә хезмәт башкарганда да бер – береңнең ярдәмен тою, дус – тату эшләү, әдәпле, әхлаклы итеп аралашу, иптәшләреңнең фикеренә колак салу эшнең сыйфатын арттыруын аңлатырга тырыштык.
Шулай ук әти - әниләр белән дә укучыларның тәрбия өлкәсендәге үсешләре турында һәрдаим хәбәрләшеп, аларга гаиләдә балага әдәп - әхлак тәрбиясе бирүне милли тәрбиягә нигезләнеп алып барганда югары үсеш нәтиҗәләренә ирешергә мөмкин булуын аңлатырга тырыштык.
Кече яшьтәге мәктәп баласына әхлакый тәрбия бирү өчен шулай ук татар халык педагогикасының роле зур. Балалар белән бергәләшеп мәкальләр әйтешү һәм аларның мәгънәләрен ачыклау да укучылар өчен гаять кызыклы, мавыктыргыч шөгыль. Алга таба балалар мәкальләрне үзләренең эш – гамәлләренә туры килердәйләрен мөстәкыйль кулланып, аларның асылына төшенә башладылар. Шулай ук укучылар бер – берләренә ярдәмчел, өлкәннәргә һәм нәниләргә карата игътибарлы, ягымлы аралаша башладылар,хәзер инде алар үз инициативалары белән өлкәннәргә булышалар, рәхмәт әйтәләр һәм бер – берләренә юл куялар. Балаларда яхшылык эшләгә кызыксыну уянды.
2.5. Педагогик эксперимент нәтиҗәләрен гомумиләштерү. Диагностика.
Тикшеренүнең формалаштыру этабын төгәлләгәннән соң контроль эксперимент үткәрелде.
Максат: кече яшьтәге мәктәп балаларына әхлак тәрбиясе бирүнең фромалаштыру этабында куелган максатка ирешүнең нәтиҗәлелеген бәяләү.
Экспериментның башлангыч һәм контроль этапларының төп күрсәткечләреннән чыгып нәтиҗә ясалды: кече яшьтәге мәктәп балаларына әхлак тәрбиясе бирүдә алда күрсәтелгән план буенча эш алып бару укучыларның тәрбия дәрәҗәсен югары күтәрде. Экспериментта катнашкан балалар яңа һәм күпкә югарырак үсеш дәрәҗәсенә ия булдылар.
Алга таба без түбәндәге критерийларның формалашуына игътибар итик.
- Иптәшләре белән ни дәрәҗәдә итәгатьле:
- исәнләшү һәм саубуллашу гадәте формалашканмы?
- иптәшләрен үз исемнәре белән атыймы?
- тыныч һәм ягымлы итеп сөйләшә беләме?
- сөйләмендә тылсымлы сүзләр кулланамы, нинди сүзләр һәм кайчан?
Бу критерийлар 100% балада формалашкан.
2. Иптәшләренә карата игътибарлымы?
- иптәш кызының (малаеның) кәефенә игътибар итәме?
- кәефе начар булганда иптәшенә ярдәм итәргә тырышамы?
- занятие вакытында иптәшенең игътибарын читкә юнәлтмиме, аңа комачауламыймы?
- иптәшенең фикере белән санашамы?
Бу критерийлар 83% балада формалашкан.
3. Нинди сәбәптән балалар бер – берсе, әти - әниләре һәм укытучылар белән конфликтка киләләр, бу мәсьәләне бала ничек чишә?
- бер – берсе белән конфликтка килгәндә бала үзен ничек тота: юл куямы, сугышамы, әшәке сүзләр кычкырамы, өлкәннәргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәме? Укытучылар һәм әти - әнисе белән үзен ничек тота?
Бу критерийлар балаларның үзара аралашуы 83%, укытучы – бала арасында 100%, ә әти - әни – бала арасында 100% формалашкан булуын күрсәтә. Балалар үзара дуслыкның кадерен беләләр, өлкәннәрне, әти - әнине хөрмәт итәләр.
4. Иптәшләре белән аралашканда үз – үзен тотышы нинди: барлык балалар белән дә теләп һәм тигез дәрәҗәдә аралашамы?
Бу критерийлар 83% балада формалашкан.
Таблица №4
III сыйныф укучыларының бер –берләре белән аралашуында тәрбия дәрәҗәсе
№ | Баланың исеме, фамилиясе | 1 | 2 | 3 | 4 |
1 | Галиев Азат | + | _ | + | + |
2 | Гафурова Гөлзилә | + | + | + | _ |
3 | Зәкиев Рөстәм | + | + | + | + |
4 | Идиятуллина Ралия | + | + | + | + |
5 | Идрисова Рәмзия | + | + | + | + |
6 | Нәҗипов Җәлил | + | + | + | + |
7 | Нигъмәтҗанова Рәзилә | + | + | + | + |
8 | Нурисламова Ләйсән | + | _ | + | _ |
9 | Рахматуллина Гөлия | + | + | _ | + |
10 | Хакимуллин Айнур | + | + | + | _ |
11 | Хисаметдинова Лилия | + | + | + | + |
12 | Шәймөхәммәтова Рамилә | + | + | _ | + |
Эксперименталь тикшерү барышында бу критерийларның ничек формалашуын алга таба без түбәндәге таблицада күрә алабыз.
Таблица №5
Критерийлар | Критерийларның төре | I чирек башы | III чирек ахыры |
1 | Иптәшләре белән ни дәрәҗәдә итәгатьле | 58,1% | 100% |
2 | Иптәшләренә карата игътибарлымы? | 33,3% | 83% |
3 | Бала - бала Укытучы - бала Әти - әни - бала арасындагы конфликтлар | 41,5% 50% 50% | 83% 100% 100% |
4 | Аралашканда үз – үзен тотышы | 66,5% | 83% |
Шулай итеп, максатка юнәлдерелгән тикшерү һәм тәрбия процессы нәтиҗәсендә кече яшьтәге мәктәп балалары үзара дус, тату, бер – берсен тиз аңлый торган коллектив булып тупландылар.
Диаграмма №1
Эксперимент нәтиҗәләренә чагыштырмача анализ
Бирелгәннәр буенча, кече яшьтәге мәктәп балаларының әхлакый тәрбия дәрәҗәсен 6 нчы таблицада күрергә мөмкин.
Таблица №6
Үзара хезмәттәшлек итүдә III сыйныф укучыларының дәрәҗәләргә бүленү составы
№ | Баланың исеме, фамилиясе | 1 | 2 | 3 | 4 |
1 | Галиев Азат | + | |||
2 | Гафурова Гөлзилә | + | |||
3 | Зәкиев Рөстәм | + | |||
4 | Идиятуллина Ралия | + | |||
5 | Идрисова Рәмзия | + | |||
6 | Нәҗипов Җәлил | + | |||
7 | Нигъмәтҗанова Рәзилә | + | |||
8 | Нурисламова Ләйсән | + | |||
9 | Рахматуллина Гөлия | + | |||
10 | Хакимуллин Айнур | + | |||
11 | Хисаметдинова Лилия | + | |||
12 | Шәймөхәммәтова Рамилә | + |
Таблица №7
Эксперимент нәтиҗәләрен чагыштыру
№ | Дәрәҗәләр | I чирек башы | III чирек ахыры |
1 | I дәрәҗә | 25% | 75% |
2 | II дәрәҗә | 33,3% | 16,7% |
3 | III дәрәҗә | 25% | 8,3% |
4 | IV дәрәҗә | 16,7% | 0 % |
Диаграмма №2
Аралашу дәрәҗәсе нәтиҗәләренә чагыштырмача анализ
Шулай итеп, алынган күрсәткечләр, кече яшьтәге мәктәп балаларының үзара аралашуында һәм тирә - юньдәгеләргә игътибарлы булуында әхлак тәрбиясенең мөһим роль уйнавын танырга ярдәм итә. Әхлак дәресләре балалар бакчасыннан, башлангыч сыйныфтан ук укытыла башласа, бүгенге көндәге бозыклык, тәртипсезлек, кансызлык, битарафлык бәлки азрак булыр иде. Тәрбияле кеше дип без үзе өчен генә яшәмичә, кеше шатлыгына шатланып, кеше кайгысын үзенеке кебек күтәреп, аңа бу халәттән чыгарга ярдәм итүче, өлкәннәрне һәм нәниләрне хөрмәт итеп яшәүче кешене күрсәтә алабыз. Әгәр дә бала чактан ук бу сыйфатларны тәрбияли алмасак, безнең балаларыбыздан да җансыз, кансыз, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яшәүче кешеләр килеп чыгарга мөмкин. Ә бүген безгә мондый кешеләр кирәк түгел.
Балалар - безнең киләчәгебез. Киләчәкне матур итеп күзаллау бездән, педагоглардан тора. Балага кече яшьтән үк үз телен, үз динен, үзенең гореф – гадәтләрен өйрәтсәк, Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә инандыра алсак, Аллаһ кушканнарны үтәп, тыйганнардан тыелырга өндәсәк – безнең киләчәгебез өметле дип ышана алабыз.
Инде Аллаһның рәхмәте белән укытучы исеме алганбыз икән, кылган гамәлләребез кыямәт көнендә йөзебез кызаруына һәм тәмугка керүебезгә сәбәпче була күрмәсен. Һәркем бу эше өчен бөтен кешелек алдында да, Аллаһ каршында да җаваплы. Аллаһка итагать итә торган, үзебезне хөрмәт итә белгән балалар калдырырлык итеп яшәргә насыйп булсын иде.
Йомгаклау
Хезмәтемнең йомгаклау өлешен Җәлил хәзрәт вәгазьләреннән кешене кеше иткән дүрт сыйфат белән башлыйсым килә.
“ Кешеләрне хайваннардан аера торган беренче сыйфат – акыл. Адәм баласы акылы ярдәмендә өй хәтле филләрне дә, кечкенә генә бал кортын да үзенә хезмәт иттерә. Кешенең хакыйкый гүзәллеге дә акылында. Иң чибәр дип саналган кыз яисә егет акылсыз кала икән, берәү дә аңа борылып карамый. Ә акылны баета, зиннәли торган әйбер – ул күркәм тәрбия һәм гыйлем алудыр.
Кешене кеше итә торган икенче сыйфат – ул дин. Хайваннарда дин юк. Кеше динсез яши алмый. Дин ул “Юл” дигән сүз. Аллаһның барлыгын, берлеген танып, Аның кушканнарын үтәп,тыйганнарыннан тыелып бара торган юл.
Кешене кеше иткән өченче сыйфат – оят. Кеше булган кеше ояла белә. Хайваннарда оят дигән хис юк. Кешеләр ояла белергә, тиешле киемнән гаурәтләрен каплап йөрергә тиеш.
Кешене кеше иткән дүртенче сыйфат – изге гамәлләр. Кешеләр әти - әниләрен хөрмәт итә, тәрбияли, инвалидларга, ятимнәргә, мохтаҗларга ярдәм итә. Хайваннарда мондый хисләр юк. Бүген бездә дә бу хисләр югалып бара икән, димәк без хайванга әйләнеп барабыз”, - дип яза Җәлил хәзрәт Фазлыев. [11; 11,13,15 б.]
Безгә изге гамәлләр кылырга, изге гамәл кылучыларны күрә белергә, аларны күрсәтә белергә кирәк. Киләчәкне матур итеп күрәсебез килсә яшь буынга шушы сыйфатларның асылын төшендерергә тиешбез. Минем хезмәтемнең асылы да шулардан гыйбарәт.
Алты ай дәвамында алып барылган эксперимент нәтиҗәсе тикшерүнең гипотезасын аклады һәм билгеләнгән проблемаларны чишеп, йомгак ясарга ярдәм итте.
- Махсус төзелгән программа ярдәмендә үткәрелгән эксперименталь тикшерү нәтиҗәләре кече яшьтәге мәктәп баласында гуманлылык, әхлаклылык, үз – үзеңә һәм әйләнә - тирәдәгеләргә ихтирам хисләре тәрбияләргә мөмкин икәнлеген раслады.
- Кече яшьтәге мәктәп балаларының үзара аралашуында, өлкәннәргә һәм нәниләргә карашында, мәктәптә һәм гаиләдә үз – үзен тотышында бердәм ислам әхлагы таләпләе булдыру зарур.
- Кече яшьтәге мәктәп балаларына әхлак тәрбиясе бирү максатыннан махсус программалар төзү һичшиксез кирәк, шулай ук бу программаларга әңгәмәләр, уеннар, чаралар, сәяхәтләр кертеп җибәрү мөһим.
- Кече яшьтәге мәктәп балаларына әхлак тәрбиясе бирүне хезмәт тәрбиясе белән бәйләп алып барырга кирәк.
Үткәрелгән тикшерүләрне һәм куелган проблеманың актуальлелеген исәпкә алып, мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучылары һәм сыйныф җитәкчеләре өчен бүгенге көндә көн кадагында торган методик киңәшләр җыентыгы эшләп чыгарырга мөмкин. Моның өчен:
- кече яшьтәге мәктәп балаларының үзара аралашу культурасын ныгыту күнекмәләрен һәрдаим тулыландырып торырга;
- әхлак тәрбиясе бирүне тәрбиянең башка өлкәләре белән бәйләп алып барырга;
- әхлак тәрбиясенә кагылышлы проблемаларны хәл иткәндә әти - әниләр белән тыгыз элемтәдә торырга;
- балаларда гуманлылык тәрбияләү методларының тулы бер системасын булдырырга;
- белем һәм тәрбия бирүне ислам әхлагы нигезләренә таянып алып барырга кирәк.
Шулай итеп, бүгнге заман шартларына ярашлы, әхлак культурасы, әхлакый үзаң тәрбияләүнең тулы эш системасын булдыру башлангыч мәктәптә төп мәгънәгә ия. Мондый система кече яшьтәге мәктәп баласын олы тормышка әзерләү, һәрьяклап камил шәхес тәрбияләү өчен зур хәзинә булып тора.
Әхлаклы кеше – сүзендә, эшендә, һәртөрле хәл һәм хәрәкәтләрендә күпчелек тарафыннан дөрес дип табылган кагыйдәләрне үти. Әхлак кагыйдәләре кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне җайга салалар. Дөньяда бу мөнәсәбәтләрне җайга салучы кануннар, кагыйдәләр, гореф – гадәтләр барлыкка килә. “Ислам әхлагы – дингә таянган һәм бөтен көч – куәтен ислам диненнән алган бер әхлактыр. Холкы яхшы булган мөселман – иман ягыннан иң мөкәммәл мөселмандыр”, - диелә пәйгамбәребезнең бер хәдисендә дә.
Бүгенге болгавыр заманда балаларны әдәпле, әхлаклы, белемле итеп тәрбияләүнең иң отышлы юлы – ул дини тәрбиягә нигезләнгән ислам әхлагы.
Библиография
- Абдуллин Я. Ислам. Тарих. Заман. // Ватаным Татарстан. – 1993. – 6 август
- Абдуллин Я. Ислам Йолалары. // Мәдәни җомга. – 1997. – гыйнвар
- Абдуллин Я. Ислам әхлагы һәм гадәтләре. // Ватаным Татарстан. – 1993. – 21 октябрь
- Антология гуманной педагогики. Порок Мухаммед. – М., 1997.
- Арсланова Ф. Ислам - әхлак, тынычлык дине. // Мәгариф. – 2003. - №12.
- Гарипова Ә. Гаиләдә әхлак тәрбиясе // Мәгариф. – 2004. - №8.
- Галиева Л.И. , Баязитова Л.В. Әдәплелек дәресләре. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 1995.
- Гайфуллин В.Г. Право на эксперимент // Народное образование. – 1993. - №4. – С.13 – 15.
- Еримеев Д.Е. Ислам – образ жизни и стиль мышления. – М., 1990.
- Җәләлиев Ш.Ш. Татар халык педагогикасы. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2000.
- Җәлил хәзрәт вәгазьләре (IV китап). – Казан: 2005. 88 б.
- Зәбиров Ш. , Хуҗахмәтова Ф. Татар мөселман календаре. -2004ел, 2006 ел
- Исхаков Д.М. Татары. – Наб. Челны. КамАЗ, 1993. – С.64.
- Илдарханова Ф.Ә., Әмирханов И.У., Хафизов Б.Т. Татарстан гаиләләренең әхлак кануны. – Казан. – 2002.
- Казыйханов В.С. Әхлак дәресләре. – Яр Чаллы. – 1998.
- Казыйханов В.С. Әхлак белеме. Хрестоматия. – Яр Чаллы. – 2000.
- Казыйханов В.С. Иман дәресләре – “Ихлас” нәшрияты Түбән Кама, 2005.
- Керимов Г.М. Шариат и его социальная сущность. – М., 1978.
- Кон И.С. Психология ранней юности. Книга для учителя. М.: Просвещение 1989.
- Каюм Насыйри. Китап - әт – тәрбия. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1992.
- “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы. – Казан: РИЦ “Школа”, 1998. – 72 б.
- Нигматов З.Г. Дисциплина – явление нравственное // Дело всех и каждого. – Казань : Татар. кн. изд-во, 1985. – С. 59 – 79.
- Низамов Р.А., Нигъмәтов Җ.Г. татар халык педагогикасы. – Казан “МӘГАРИФ” нәшрияты. – 2002.
- Ниязи А.Ш., Ланда Р.Г. Ислам в истории России. – М., 1995.
- Рәхимов Ә.З. Подарок царям.- Уфа: изд-во «НОК» - 1992.
- Урта мәктәпнең башлангыч класслар программасы. – Казан “Мәгариф” нәшрияты. - 1990.
- Фәрит хәзрәт Сәлман. Дини календарь 2005 ел. – Казан “Раннур” нәшрияты. – 2004.
- Фазлыев Җ.В. Әхлак дәресләре. – “Иман” нәшрияты Казан – 2001.
- Фәхретдинов Р.Г. Татар халкы һәм Татарстан тарихы. – Казан, 1997.
- Фәхретдинов Р.Г. “Ислам дине – нинди дин?” // Мәдәни җомга. – 1999. – март.
- Хәбибрахман хәзрәт Хөсәен. – Мөселман календаре 2000 ел.
- Харисов Ф.Ф., Харисова Л.А. Национальная культура в вопросах и ответах. – Казань, 1996.
- Харисова Л.А. Иминлек һәм игелек дине. – Казан “МӘГАРИФ” нәшрияты.- 2001.
- Халитов Н.Х Архитектура мечетей Казани. – Казань , 1991.
- Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә. – Казан “Мәгариф” нәшрияты. – 2001.
- Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Мәгърифәт – мәңгелек юлдаш. – Казан. – ТаРИХ. – 2002.
- Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Падагогика. – Казан “Мәгариф” нәшрияты. – 2004. – 296 – 311 б.
- Шәяхмәтова Р.И. Дин – культуралылык һәм әхлак билгесе. – Казан, 2004.
- Яблоков И.Н. Религия: сущность и явление. – М., 1979.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Башлангыч сыйныфларда экологик белем һәм тәрбия.
Бу материалны әйләнә-тирә дәресләрендә кулланырга мөмкин...
Выступление на педсовете "Башлангыч сыйныф укучыларына заманча технологияләр кулланып белем һәм тәрбия бирү"
Укыту системасына электрон технологияләр дә ныклап үтеп керде. Белемле, тәрбияле, көндәшлеккә сәләтле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешл...
Балага белем һәм тәрбия бирү
Ата-аналар җыелышында ясалган чыгыш...
“Патриотик тәрбия бирүдә ислам кыйммәтләреннән файдалану”
Фәнни - гамәли конференциядә чыгыш...
"Тәрбия системасының белем бирүдә кыйммәте."
Укучының сыйфатлы белемле һәм әхлаклы тәрбиялелеге бүгенге көннең төп күрсәткечләренең берсе. Бу ике төшенчәне бер-берсеннән берничек тә аерып булмый: белем бирү белән тәрбия системасы бербөтен. ...
Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында белем һәм тәрбия бирүдә дәрестән тыш эшчәнлекнең роле
Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында белем һәм тәрбия бирүдә дәрестән тыш эшчәнлекнең роле...
Башлангыч сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия бирүдә сәламәтлек саклау технологияләре куллану (чыгыш)
Здоровьесберегающие технологии в начальных классах.(Выступление на татарском языке)...