Патриотик тәбия .
методическая разработка на тему
1979 елларда игълан ителмичә генә башланып киткән мәгънәсез Әфган сугышы күп кенә гаиләләргә олы хәсрәт китерде, япь-яшь ир-егетләрнең язмышларын үзгәртте.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
patriotik_trbiya.doc | 49.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы
“Түбән Яке урта гомуми белем бирү мәктәбе”
муниципаль бюджет белем бирү учрежденисе
Тема:
“Авылымның
Әфган сугышы батырлары”
Мусина Люция
Ахун кызы.
2014 нче ел.
- Кереш..................................................................................................... бит
II. Төп өлеш.............................................................................................. бит
III. Йомгаклау............................................................................................. бит
IV.Файдаланылган әдәбият....................................................................... бит
Кереш
1979 елларда игълан ителмичә генә башланып киткән мәгънәсез Әфган сугышы күп кенә гаиләләргә олы хәсрәт китерде, япь-яшь ир-егетләрнең язмышларын үзгәртте. Республикабыздан 10 меңгә якын егетебез тыныч тормышта безгә бер бәйләнеше булмаган Әфганстан җирлегенә барып, чүлләр,таулар арасында сугышкан, ә безнең Түбән Яке авылыннан бу сугышта 3егет катнашкан. Алар барысы да тау-таш арасында, үзенчәлекле климат шартларында сугышның дәһшәтен, бөтен авырлыгын һәм газапларын, кайгы-хәсрәтләрен үз җилкәләрендә татыган баһадирлар.
Әфган сугышы... Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 нчы елның 15 нче февраль көненнән соң нәкъ 25 ел вакыт узып киткән. 15 нче февраль – Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп үткәрелә. Бу куркыныч вакыйгага ниләр сәбәпче булган соң ?..
Тарих дәресләрен укып, бу сугыш хакында мин шуларны аңладым: 1978 нче елда Әфганстанда хакимият бәреп төшерелгәч, фетнәчеләр төркемен җитәкләгән Хафизулла Әмин президент кәнәфиенә утыра һәм АКШ белән хезмәттәшлек итә башлый. Бу хәл СССР җитәкчеләрен хафага сала. Чөнки Әфганстан – чиктәш дәүләт. Әгәр бөтен планетаны үз кубызына биетергә теләгән Америка Кушма Штатлары, Әфганстанны яулап алып, илебезгә үз ракеталарын төбәп, куркыту позициясен алса, бик куркыныч булачагын аңлыйлар, һәм совет гаскәрләре 1979 нчы елның 27 нче декабрендә Әфганстан җиренә кертелә. Алар куелган бурычны төгәл үти. Х.Әмин яшеренгән сарай штурмлана, һәм Хафизулла үтерелә. Илнең яңа башлыгы дип Бабрак Кармаль игълан ителә. Шушы каршылыклар сәбәбендә килеп чыккан Әфган сугышына бик күп солдатлар китә.
Сугыш... Кыска гына сүз, ә мәгънәсе бик куркыныч! Сугыш бервакытта да үлемсез генә булмаган. Әфган сугышы да күп югалтулар китерә. Саннар уйланырга мәҗбүр итә... Халкыбызга кайткан 15 меңгә якын кургаш табут, 36 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат язмышы һәркемне борчый. Дөрес, гадел, кирәкле сугыш булган ул, диярлек түгел инде аны!..
М.Горбачев хакимияткә килгәч, сәясәттә яңача фикерләү рәвеше барлыкка килә. СССР халык депутатларының II съезды күрше илдә алып барылган сугышны сәяси хата дип саный. Һәм, ниһаять, 1989 нчы елның 15 нче февралендә соңгы совет солдаты Әфганстаннан чыгарыла. Сугыш 9 ел 1 ай 19 көн дәвам итә. Шушы сугышта Татарстаннан 9570 кеше катнаша, 263 сугышчы һәлак була, 233 е - инвалид, 546 сы яралана, контузия ала. Әлеге саннарны безнең онытырга хакыбыз юк. Чөнки алар - безнең ватандашар, якташлар. Әле ярый ла сугыштан исән кайтучылар бар. "Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен бел”, - дигән борынгы бабаларыбыз. Әфган сугышында ил кушканны, хәрби бурычын үтәүчеләрне һәрчак хәтердә сакларга тиеш без.
2. Төп өлеш.
Әфган сугышында катнашканнар арасында минем дә якташларым бар. Минем туган җирем – Мамадыш районының ямьле Түбән Яке авылы. Туган авылымнан да бу тәмугны күргән кешеләр бар.
Шуларның берсе – Мусин Йосып абый. 1965 елда Түбән Яке авылында туа, 8 классны тәмамлаганнан сон Урта Кирмән мәктәбендә урта белем ала. Мәктәпне тәмамлаганнан сон машина йөртүче таныклыгы ала, Яр Чаллы шәһәрендә заводта эшли. 1983 елны аны Армия сафларына алалар. Язмыш аны Әфганстанның Кандагар шәһәренә илтә. Аны машинага утырталар. Ул бар көчен биреп бик күп сугышчан операцияләрдә катнаша. Кайтырына 1 атна калгач та тагын ярты елга сугышка кертәләр. Бәхете ташламаган: исән-имин авылга кайткан, өйләнгән. Тормыш иптәше Люция апа белән өч бала үстерәләр: Ландыш, Лилия һәм Илназ. Инде алар да үсеп буй җиттеләр. Минем өчен Йосып абый һәрвакыт үрнәк алырдай кеше . Ул ПМК “Мелиорация” оешмасында алдынгы шофер булып эшли. Тагын әле мәктәбебездә оператор вазыйфаларын да башкара. Әфган ачысын күп татыса да, күңеле тупасланмаган аның, ул бик шаян, шук.
Ул безгә үзенең күргәннәреннән истә калган кызыклы моментлар белән таныштырды:
- Әфган халкы беренче карашка тыныч, ягымлы тоела, алар белән исәнләшеп, аралашып йөрергә була. Ләкин бу халыктан ни көтәсеңне дә белмисең. Алар иртәгесен үк сиңа каршы килергә дә мөмкин. Бу сугышта булган һәр кеше бер-берсен онытмый. Менә без дә һәр елны очрашырга тырышабыз, интернет аркылы бер-беребез белән аралашабыз. Геройларча һәлак булган иптәшләребезнең каберлекләренә эзебезне суытмыйбыз. Бу безнең төп бурычыбыз. Арабыздан күпме иптәшләребез кургаш табут белән кайтарылды. Һәлак булганнар сугышчылар телендә “Груз-200” дип атала иде. Безнең күрше авылдан - Югары Якедән 1 егет – Ирек Мөхетдинов, Кама урман хуҗалыгыннан –Рамил исемле егетләребез үзләренең гомерләрен азатлык өчен корбан иттеләр.
Валиев Зиннур абый – төгәл, үз максатына ирешүчән һәм бик тырыш кеше. Аңа да Әфган ачысын татырга туры килгән. Ул 1966 елда Түбән Яке авылында туа, туган мәктәбебездә белем ала, укуын Урта Кирмән мәктәбендә дәвам итә. Аңа да армия хезмәтен Әфган җирендә үтәргә насыйп була. Бик күп сугышчан заданиеләрдә катнаша. Бу канкойгыч сугыш турында ул бик сөйләргә яратмый, исән-сау әйләнеп кайтуына сөенеп, күтәренке күңел белән яшәргә тырыша. Хәзерге вакытта Түбән Кама шәһәрендә яши, алдынгы шоферлар рәтендә.
Хузиахметов Әлфред абый. Туган авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан сон, укуын Урта Кирмәндә дәвам итә. 1978 елның җәендә комбайнчы ярдәмчесе былып эшли башлый һәм көзгә тракторга утыра. Хезмәт юлы шулай башланып китә.
1980 нче елның ноябрендә армиягә алына һәм Әфганстан сугышына кертелә. 1982 елның декаберендә исән-имин туган якларына әйләнеп кайта. Балачактан шук, тапкыр телле була ул; матур җырлый, гармунда уйный; хәзерге вакытта ул тормыш иптәше Зөмәрә апа белән 3 ул тәрбияләп үстерәләр. 2 улы инде солдат хезмәтен үтәп кайттылар.
Йосып, Зиннур һәм Әлфрид абыйлар бәхетлеләр, дип исәплим мин. Чөнки алар туган якларына кайтканнар, гаилә корып, балалар – уллар үстерәләр. Әти кеше булу бәхетен татыган алар.
Алар барысы да тау-таш арасында, үзенчәлекле климат шартларында сугышның дәһшәтен, бөтен авырлыгын һәм газапларын, кайгы-хәсрәтләрен үз җилкәләрендә татыган баһадирлар.
Якташларыбыз әлеге сугышта зур батырлык, чын рухи түземлек үрнәкләре күрсәткәннәр.
3. Йомгаклау.
Әфган сугышы барлык милләт кешеләре өчен дә уртак. Һәр шәһәр, район, авылга кагылган аның рәхимсез җиле. Күп йортларга кергән аның кайгысы. Бу афәт күпме яшь гомерләрне өзде, әти-әниләренә гомерлек кайгы китерде. Исән-сау кайтучылар бәхетле, тик шулай да аларның да матур еллары сугышта үткән, ул көннәр тормышларында иң авыр хатирәләр булып калырлар.
Сугышта катнашучылар гына түгел, без, бүгенге яшьләр, һәм киләчәк буын кешеләре дә бу вакыйганы онытырга тиеш түгел. Көннәр тыныч, күкләребез аяз булып, атыш, шартлау тавышларын ишетмичә яшәргә язсын иде. Киләчәктә җир йөзендә сугышлар кабатланмасын!
Файдаланылган әдәбият.
- “Ирек мәйданы” газетасы , 15 февраль 2013 №6 (135).
- Авылым батырларының фотолары, туганнарына язган хатлары.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Гамил Афзал иҗатында патриотик тәрбия темасы
Кереш өлеш. Актаныш төбәгендә туып-үсеп, олы дөньяга чыккан, өлкән буын өчен генә түгел, кечкенәләр өчен дә ихлас һәм табигый, шул ук вакытта күңелнең нечкә кылларына үтеп керерлек итеп шигырьләр язга...
Туган ягыңны ярату-патриотик тәрбиянең нигезе.
Һәр бала үз иленең патриоты булсын өчен, аңа үз авылын, Туган җирен яратырга өйрәтергә кирәк. Бу эшне никадәр иртәрәк башлыйсың, шулкадәр яхшырак. Патриотик аң кечкенәдән башланып,гомер буе ныгытылырг...
“Патриотик тәрбия бирүдә ислам кыйммәтләреннән файдалану”
Фәнни - гамәли конференциядә чыгыш...