Урок родного языка во 2 классе на тему "Буква я"
план-конспект урока (2 класс)

Карамова Гульнар Галимулловна

Урок родного языка во 2 классе на тему "Буква Я" 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_tel_dresen_tehnologik_karta.docx22.9 КБ

Предварительный просмотр:

Туган тел дәресенә технологик карта

 Тема: “Я хәрефе”

 (2 сыйныф)

                                                                                                                                 Төзеде:  Беренче категорияле башлангыч

                                                                                                                                 сыйныфлар укытучысы

                                                                                                                                 Г.Г.Карамова

2021нче ел

Тема

Я хәрефе

Максаты

1) Я хәрефенең ике авазга билге булып йөрүен ачыклау, я хәрефе  кергән сүзләрне дөрес әйтергә һәм язарга өйрәтү;

 2) Укучыларның  сөйләм телләрен, хәтерләрен, игътибарлылыкларын    белемнәрне кулланып, фикерләрен дәлилләргә өйрәнү күнекмәсен  үстерү;

 3) Укучыларда тырышлык, мөстәкыйльлек, әдәп-әхлак сыйфатлары   тәрбияләү, парларда дустанә эшләүләренә җирлек булдыру.

Планлаштырылган нәтиҗә

Белергә тиеш:

-Я хәрефен калын әйтелешле сүзләрдә -[йа] , нечкә әйтелешле сүзләрдә [йә ] дип укырга кирәклеген.

Башкара алырга тиеш:        

-Я хәрефе булган сүзләрне дөрес язу һәм уку.

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру

Шәхси нәтиҗәләр.

Шәхси универсаль уку гамәлләре:

- укуга карата кызыксыну хисе булу,

- укыган шигырьдәге, мәкальләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

Предметара нәтиҗәләр.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.
  • Эшне планлаштырырга өйрәнү.
  • Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.
  • Эш сыйфатына бәя бирә белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

 -  Дәреслек белән эш итә белү.

- Укытучының сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

  • Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;
  • Парларда, төркемнәрдә эшли белү.

Төп төшенчәләр

Аваз кушылмасы, хәреф, калын сүз, нечкә сүз.

Предметара бәйләнешләр

Әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку, сынлы сәнгать

Ресурслар:

- төп

- өстәмә

Дәреслек: И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова “Татар теле”(1 нче кисәк);

Презентация, тест биремнәре, ИКТ

Оештыру

Фронталь, индивидуаль,  төркемнәрдә эшләү.

Үткәрү технологиясе

Укучы эшчәнлеге

Укытучы эшчәнлеге

Һәр этапның биремнәре

 Һәр этапның диагностик биремнәре

I этап.  Оештыру.

Максат – укучыларны дәрескә активлаштыру.

Дәрестә үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен формалаштыру.

Психологик уңай халәт булдыру, укучыларны эшкә әзерләү.

I этап.  Оештыру.

-   Хәерле көн, укучылар!

-   Хәерле көн!

     

- Әйдәгез, балалар, бер-беребезгә карап елмаеп иптәшләрегезне сәламләгез дә тыныч кына урыннарга утырыгыз.

I этап. Оештыру.

- Ни өчен һәркемгә бу кагыйдәләрне үтәргә кирәк?

Коммуникатив  УУГ

Шәхси УУГ

II этап. Белемнәрне актуальләштерү.

Максат – калын һәм нечкә әйтелешле сүзләр турында белемнәрен искә төшерү.

Е хәрефе кергән сүзләрне әйтелешенә карап 2 төркемгә бүлү.

Информация белән эшләү,  проблемалы сорауларны чишүдә катнашу, шәхси фикерен формалаштыру, аны дәлилләү.

Төркемнәрдә эшне оештыру, кагыйдәләрне искә төшереп сүзләрне бүлдерү, укучыларны проблемалы сорауларны чишүгә җәлеп итү.

II этап.  Белемнәрне актуальләштерү.

1. Өй эшен тикшерү.

- Укучылар, хәзер без сезнең белән узган дәрестә үтелгән материалны искә төшерәбез.

1нче бирем.Сезнең парталарда сары конвертта сүзләр бирелгән. Игътибар белән укыгыз,  төркемнәргә бүлегез:

Елга,  кеше,  кием,  бүре,  ефәк,  тел,  елан, ел.

-        Сүзләрне ничә төркемгә бүлдегез?

-        Төркемнәргә бүлгәндә нинди кагыйдәләрне искә төшердегез?

1нче кагыйдә: Е хәрефе сүз, иҗек башында килгәндә һәм сузык аваз хәрефләреннән соң [йы], [йэ] аваз кушылмасын белдерә. Ул калын әйтелешле сүзләрдә [йы], нечкә әйтелешле сүзләрдә [йэ] дип укыла.

2. Матур язу.

- Укучылар, ә хәзер әйдәгез, Дәфтәрләрегезгә бүгенге число белән сыйныф эше дип язып куегыз.

Ә хәзер тапкырлыгыгызны сынап карыйк.

 “Табышмак әйтәм, җавабын тап”. (Слайд №1)

                                                           

  • Язын дөньяга килә,

Көзен саргаеп үлә.  (Яфрак)

Урманнан чыгар,

Кыр буйлап чабар. (Куян)

  •  Сорыйлар, көтәләр, килсәм барысы да качалар.  (Яңгыр)

  • Ялт-йолт ялтырый,

Җирнең өсте калтырый,

Энҗе кебек тезелә,

Ефәк кебек сузыла.    (яшен)

  • Ялт итәр, йолт итәр

Тигән җирен юк итәр. (Яшен)

  • Биш агайга бер күлмәк. (Бияләй)

  • -  Җавапларны тагын бер кат укып чыгыгыз. Бу сүзләрдә нинди уртаклык бар?

  • Бүгенге дәрес темасын кайсыгыз әйтер икән, нинди хәреф өстендә эшләрбез икән?

- Димәк укучылар, без бүген дәрестә нинди хәреф турында сөйләшербез?

II этап. Белемнәрне актуальләштерү.

- Сүзләрне ничә төркемгә бүлдегез?

-Төркемнәргә бүлгәндә нинди кагыйдәләрне искә төшердегез?

Интерактив тактада эшләү

-Һәрбер сүздә  дә  я хәрефе бар

- Я хәрефе турында өйрәнербез.  

Дәреснең максаты: я хәрефе кергән сүзләрне дөрес язарга, укырга өйрәнербез

Коммуникатив  УУГ

III этап. Яңа материалны үзләштерү.

Максат –  Яя хәрефенең ике авазга билге булып йөрүен ачыклау, я хәрефе  кергән сүзләрне дөрес әйтергә һәм язарга өйрәтү.

ПН:  Белергә тиеш:

-Я хәрефен калын әйтелешле сүзләрдә -[йа] , нечкә әйтелешле сүзләрдә [йә ] дип укырга кирәклеген.

Башкара алырга тиеш:        

-Я хәрефе булган сүзләрне дөрес яза һәм укый.

Практик эзләнү эшендә катнашу.

Үзара ярдәмләшеп эшләү. (парларда эшләү).

Проблемалы сорауларны чишүдә катнашу, шәхси фикерен формалаштыру, аны дәлилләү.

Практик эзләнү эше оештыру.

Парларда эшне оештыру.

Биремнең үтәлешенә контроль булдыру.

Укучыларны проблемалы сорауларны чишүгә җәлеп итү.

III этап.  Яңа материалны үзләштерү.

1.   Парларда эшләү.

-  Укучылар, хәзер тагын парларда эшләрбез. Сезнең алларда сары биттә биремнәр. Игътибар белән укыгыз, биремнәрне үтәгез

1 нче төркемдә утыручылар сүзләрне төркемнәргә бүлә.

Яңгыр, бияләй, якты, оя, чия, якшәмбе, янгын, көя.

-Нинди аваз кушылмалары я хәрефен белдерә?

-Я хәрефе сүзләрдә ничек укыла?

- Кайсы очракта [йа], ә кайсы очракта [йә] дип укыла?

2 нче  төркемдә  утыручылар сүзләрне иҗекләргә бүлегез.

-Я хәрефе сүзнең кайсы урыннарында килә (языла)?

Яңгыр, бияләй, якты, оя, чия, якшәмбе, янгын, көя.

3 нче төркем: бер иҗекле сүзләрдә я хәрефе ничек укыла?

Яр, ял, ян, як, яз, яп, ят

Ямь, яшь

- Димәк, сез нинди нәтиҗә чыгардыгыз? Әйдәгез сезнең фикерләрегезне дәреслектәге кагыйдә белән чагыштырып карыйк .

-Үзебез чыгарган нәтиҗә белән туры киләме?

          Димәк без дөрес фикер йөртәбез.

  2. Ял минуты.

“Ак куянкай”

Ак куянкай утыра,

Колакларын селкетә:

Менә шулай, менә шулай

Колакларын селкетә.

Куян туңа башлагач,

Аякларын җылыта:

Менә шулай, менә шулай

Аякларын җылыта.

Куян барыбер туңа,

Сикергәләп тә куя:

Менә шулай, менә шулай

Сикергәләп тә куя.

Кемдер аны куркытты,

Ул урманга элдертте.

III этап.  Яңа материалны үзләштерү.

Парларда практик эш: 

-ЙА, ЙӘ дип ике авазга билге булып йөри.

-Калын сүзләрдә – калын, нечкә сүзләрдә – нечкә укыла

-Күрше сузык авазларга карап – калын сузыклы сүзләрдә калын укыла, нечкә әйтелешле сүзләрдә нечкә укыла  Сүз башында, иҗек башында – сузык авазлардан соң 

Бер иҗекле сүзләрдә я хәрефен ЙА дип калын итеп укыла.  Ь билгесе булган сүзләрдә Я хәрефе нечкә укыла.

 Шәхси УУГ

Регулятив УУГ

Танып белү УУГ

Коммуникатив УУГ

IV этап.  Өйрәнгәннәрне ныгыту.

Максат – Я хәрефе кергән сүзләрне дөрес әйтә һәм язу күнекмәләре формалаштыру.

 

ПН -  Башкара алырга тиеш:        

-Я хәрефе булган сүзләрне дөрес язу һәм уку

Информация белән эшләү

Үзара ярдәмләшеп эшләү. (парларда эшләү)

Проблемалы сорауларны чишүдә катнашу, шәхси фикерен формалаштыру, аны дәлилләү.

Биремнең дөрес үтәлешен бәяләү.

Парларда эшне оештыру.

Биремнең үтәлешенә контроль булдыру

Укучыларны проблемалы сорауларны чишүгә җәлеп итү.

IV этап.  Ныгыту

Дәреслек буенча эш. 65 нче күнегү, 70 нче бит. 

1.  65нче күнегү, 70 нче бит.  (Язмача эшләү )

- Сүзләрне укы, дөрес әйтелешен һәм язылышын истә калдыр.

- 1 нче төркем  калын әйтелә торган сүзләрне яз, ә икенче төркем нечкә әйтелә торган сүзләрне язсын. Моны ничек белеп була? (Әгәр сүздә нечкә сузыклар булса, сүз нечкә әйтелә, калын сузыклар булса, калын әйтелә)

3 нче төркем 66 нчы күнегүне эшли.

66 нчы күнегү, 71 нче бит.

-  Шигырьне укы.  Я хәрефе кергән сүзләрне тап.

Ялгыш, ярга, ярый, яңгыр, яуган.

- Шигырьдә нәрсә турында сүз бара?  Үзегезгә һәм иптәшләрегезгә нинди киңәш бирә аласыз?

- Әниләрнең сүзләрен һәрвакыт тыңларга кирәк. Алар безнең турында гел кайгырталар, яхшы булсын дип тырышалар. Һ.б.

2. Тест биремнәрен үтәү.

- Укучылар, ә хәзер дәрестә үткәннәрне йомгаклап, белемнәрегезне тикшерер өчен тест биремнәре эшләрбез.

Тест

1.   Дөрес җавапны билгелә.   Кояш   сүзендә :                                                      1) 4 хәреф,  3  аваз         2)  4 хәреф,  4 аваз  

3) 4 хәреф,5 аваз.

2.  Кайсы сүздә авазлар саны хәрефләр саныннан күбрәк?                                        

   1) урман          2) җәя              3)  төлке          

3.  Пыяла   сүзендә  я  хәрефе ничек укыла?                                                                      

   1)  [йа]               2)   [а]             3)  [йә]                

4. Өч иҗекле сүзне билгелә:

   1) маяк              2) әкият           3) яшен

5. Я хәрефе  [йә]   дип укыла торган сүзләр рәтен тап:

   1)  аяк          2) яфрак        3) хикәя

Бер-берегезнең җавапларын тикшерегез. (Слайд)

Кемнәр бүген дәрестә барысын да дөрес эшләде,  бүгенге теманы аңладым, иптәшләремә дә аңлатып бирә алам ди – алар яшел түгәрәкләрне кулларына ала, кемнәр эле 1-2 хата җибәрде, теманы әле ныклап төшенеп бетмәде – алар сары түгәрәкләрне, ә кемнәргә бүгенге тема бик авыр тоелса алар кызыл түгәрәкләрне кулларына алсыннар

IV этап.   Ныгыту.

Дәреслек буенча эш.

65нче күнегү, 70 нче бит

Парларда практик эш: 

- Син калын әйтелә торган сүзләрне яз, ә партадашың нечкә әйтелә торган сүзләрне язсын.

Моны ничек белеп була?

Дәреслек белән эшләү

66 нчы күнегү, 71 нче бит.

Тест биремнәрен үтәү. Парларда бер-береңне тикшерү.

Регулятив УУГ

Танып белү УУГ

Коммуникатив УУГ

Парларда тикшерү.

Тест

  1. 3
  2. 2
  3. 1
  4. 2
  5. 3

Үзбәя.

V. Йомгаклау.

Максат – дәрестә эшләнгән эшләргә йомгак ясау.

V.  Дәресне йомгаклау. Рефлексия.

1. Өй эше. 68 нчы күнегү, Күп нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп язарга.

Иҗади эш*  Я хәрефеннән башланган сүзләрдән генә җөмлә төзеп яз.

Сорауларга җавап бирү.

  1. Бүгенге дәресебездә нинди хәреф турында сөйләштек?
  2. Я хәрефе  ничә аваз белдерә?
  3. Я хәрефенең нечкә яки калын укылышы нәрсәгә бәйле?
  4. Бер иҗекле сүзләрдә я хәрефен ничек укыла?
  5. Я хәрефе турында алган белемнәребез безгә тормышта кирәк буламы? (Грамматик дөрес язу, дөрес сөйләм телен үстерү өчен кирәк)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мониторинг развития речи уч-ся 3 «В» класса на уроках родного русского языка.

               Для изучения эффективности проведения учебного диалога необходим выбор и создание системы диагностики. Как известно, проблема диагностики ...

Технологическая карта урока литературного чтения «Урок–конференция «Земля – наш дом родной» 3 класс

Предмет: Литературное чтениеКласс: 3 аТема урока: «Урок–конференция «Земля – наш дом родной»Цели урока: Обобщить знания по теме «Люби живое»Предметные:Воспитывать умение слушать выступающего, и делать...

План-конспект урока окружающего мира во 2 классе. Раздел «Россия - твоя Родина». Тема урока : " Родной край - частица Родины".

Урок систематизации знаний (общеметодологической направленности). Урок имеет личностно-ориентированный, индивидуальный характер.В приоритете  самостоятельная работа учеников, направленная на разв...

Конспект урока для 3 класса «Земля наш дом родной» Урок конференция (УМК Школа России)

Конспект урока для 3 класса «Земля наш дом родной» Урок конференция (УМК Школа России)...

Урок родного языка по теме «Язык родной, дружи со мной!»

Воспитывать понимание культурных традиций нашей страны, гордость за свой родной русский язык....