3 нче в сыйныфы өчен әдәби уку фәненнән эш программасы
рабочая программа (3 класс) на тему
Аңлатма язуы.
Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде:
- Әдәби укудан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. – Казан, 2008.
- «Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләре өчен әдәби укудан программа”. 1-4 сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы. Казан. Мәгариф нәшрияты. 2010 нчы ел.
- Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының якынча эш планын төзү турында язган хаты. 29.04.2010. №1763.
Татар әдәбиятыннан эш программасы Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән “Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек”кә, 2009 нчы ел (авторлары: М.Х. Хәсәнова,Р.М. Миңнуллин, И.Х. Мияссарова ), 2 кисәктә, нигезләнеп төзелде. Календарь – тематик планнарның эчтәлеген мәктәптә үзләштерергә, камилләштерергә тиешле гомумкүнегүләр, татар әдәбияты программасы буенча махсус белем һәм күнекмәләр тәшкил итә.
3 нче сыйныфның тематик планы, укыту планы нигезендә, программа материалын 70 сәгатькә бүлеп (35 атна), атнага 2 сәгать исәбеннән төзелде. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәгъдим ителгән 4 модельгә (№ 7699/12,3.06.2014ел), нигезләнелде. Шуның 8 сәгате сыйныфтан тыш укуга бирелде (чирек саен 2 шәр сәгать исәбеннән һәр сигезенче дәрес).
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
dbiyat_3_klass.doc | 173.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Аңлатма язуы.
Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде:
- Әдәби укудан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. – Казан, 2008.
- «Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләре өчен әдәби укудан программа”. 1-4 сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы. Казан. Мәгариф нәшрияты. 2010 нчы ел.
- Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының якынча эш планын төзү турында язган хаты. 29.04.2010. №1763.
Татар әдәбиятыннан эш программасы Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән “Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек”кә, 2009 нчы ел (авторлары: М.Х. Хәсәнова,Р.М. Миңнуллин, И.Х. Мияссарова ), 2 кисәктә, нигезләнеп төзелде. Календарь – тематик планнарның эчтәлеген мәктәптә үзләштерергә, камилләштерергә тиешле гомумкүнегүләр, татар әдәбияты программасы буенча махсус белем һәм күнекмәләр тәшкил итә.
3 нче сыйныфның тематик планы, укыту планы нигезендә, программа материалын 70 сәгатькә бүлеп (35 атна), атнага 2 сәгать исәбеннән төзелде. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәгъдим ителгән 4 модельгә (№ 7699/12,3.06.2014ел), нигезләнелде. Шуның 8 сәгате сыйныфтан тыш укуга бирелде (чирек саен 2 шәр сәгать исәбеннән һәр сигезенче дәрес).
Гимназия компоненты:
1. Туган җирем! Җәең үтсә,сокланырлык көзең бар...
- Көз һәм укытучы турында шигырь иҗат итү.
- Рифма, ритм, темп белән таныштыру
- Яңгыр, болыт турында әкият уйлап чыгару. Салават күпере турында мәгълүматлар туплау.
- Көз айларына кагылышлы сынамышлар язып килү
2 . Туган илем – алтын бишек.
- “Минем туган шәһәрем – Түбән Камам” темасына иҗади эшләр.
- Болгар дәүләте турында әңгәмә.
- Республикабыз шәһәрләренең төп истәлекле урыннары турында әңгәмә оештыру, реферат язу.
- Республикабыз тарихы, Казан тарихы турында әңгәмә.
- Кол Шәриф турында әңгәмә.
4. Һөнәрленең кулы алтын.
- Һөнәрләр турында мәкаль, әйтемнәр туплау.
- Әкияткә рәсемле план ясау.
- “Мин кем булырга телим?” әңгәмә.
- Минем әнием” темасына шигырь язу.
- Эш турында мәкальләр, эш кораллары турында табышмаклар туплау.
6 . Ил язмышы-ир кулында, ир язмышы – ил кулында.
- “Бабай да солдат булган, әти дә солдат булган” темасына хикәя төзү.
- “Җәлил һәм җәлилчеләр” альбомы буенча әңгәмә.
- М.Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” җыентыгындагы балалар өчен шигырьләр.
9. Батыр үлсә дә, исеме үлмәс.
- Советлар Союзы Герое Мөслим районы егете Маннапов Илдар Маннан улының батырлыгы.
- Якташыбыз Советлар союзы Герое Газинур Гафиятуллин батырлыгы.
- Безнең көн батырлары.
- Муса Җәлил “Кол”,” Дүрт гөл” шигырьләре.
- Якташларыбыз – Бөек Ватан сугышы геройлары
Гимназия компоненты шулай ук курсив белән планда күрсәтелде.
№ | Бүлекләр | Үрнәк программа | Эш программасы | Сыйныфтан тыш уку | Яттан уку | Тикшерү эше |
1 | Туган җирем! Җәең үтсә,сокланырлык көзең бар... | 8 сәг. | 8сәг. | 1 | 1 | |
2 | Туган илем – алтын бишек | 7сәг. | 8сәг. | 1 | 1 | 1 |
3 | Кешегә кадерле буласың килсә, үзең кадер күрсәт | 7сәг. | 7сәг. | 1 | 1 | |
4 | Һөнәрленең кулы алтын | 7сәг. | 7сәг. | 1 | 1 | 1 |
5 | Ап – ак карлар яуганда | 4сәг. | 4 сәг. | 1 | ||
6 | Ил язмышы-ир кулында, ир язмышы – ил кулында.. | 3 сәг. | 3 сәг. | 1 | 1 | |
7 | Яктылык – кояш янында, яхшылык – ана янында | 3сәг. | 3сәг. | |||
8 | Ах, бу, язлар, назлы язлар | 6сәг. | 6 сәг. | 1 | 1 | 1 |
9 | Батыр үлсә дә, исеме үлмәс | 6 сәг. | 6 сәг. | 2 | ||
10 | Татарстан- спорт иле | 2 сәг. | 2 сәг. | 1 | ||
11 | Татар халык әкиятләре | 4 сәг. | 4 сәг. | 1 | ||
12 | Дөнья халыклары әдәбияты | 11 сәг. | 12 сәг. | 1 | 1 | |
Барлыгы | 68 сәг | 70 сәг | 8 | 10 | 1 |
Татар әдәбиятыннан гомуми башлангыч белем бирүнең максатлары:
- әдәби әсәрләрне дөрес, сәнгатьле, тиз укырга һәм аңларга өйрәтү;
- әдәби текст белән эшләү, текст эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләү күнекмәсен камилләштерү;
- мөстәкыйль рәвештә әсәрләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү, татар әдђбиятына һәм башка халык әдәбиятларына хөрмәт,китапка кызыксыну булдыру;
- белемгә омтылыш тәрбияләү, укучының иҗади, логик фикерлвен, хәтерен, эстетик зәвыген үстерү, үз-үзен тәрбияләвенэ ирешү.
Әлеге максатларны тормышка ашыру өчен түбәндәге бурычлар куела:
- әдәби әсәрләрне дөрес, сәнгатьле, тиз укырга һәм аңларга өйрәтү;
- татар телендә аралашу күнекмәләрен булдыру;
- тел чараларын аралашу эчтәлегеннән чыгып сайлый белергә өйрәтү;
- укучыларны сүзлекләр белән эшләргә өйрәтү һәм балаларның сүз запасын баету;
- сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләреннән файдалану;
- әдәби текст белән эшләү, текст эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләү күнекмәсен камилләштерү;
- мөстәкыйль рәвештә әсәрләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү. Китапка кызыксыну булдыру;
- белемгә омтылыш тәрбияләү, укучының иҗади, логик фикерләвен, хәтерен, эстетик зәвыгын үстерү, үз-үзен тәрбияләвенә ирешү;
- әдәби әсәрләрне уку һәм өйрәнү барышында нәни укучыларда рухи һәм әхлакый кыйммәтләр хакында, уңай һәм тискәре сыйфатлар, яхшылык һәм яманлык турында күзаллау булдыру;
- үз халкыңа, аның асыл сыйфатларына, Россия җирлегендә яшәүче барлык халыкларның мәдәниятенә, милли әдәбиятларга карата хөрмәт, күпмилләтле илең белән горурлану хисләре тәбияләү. Әлеге максат-бурычлар башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләре (1 - 4 нче сыйныфлар) өчен әдәбияттан программаның эчтәлеген һәм структурасын билгели;
- укучыларда татар теленә хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү. Телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, телне, халыкның рухи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту.
Программаның эчтәлеге.
Уку һәм сөйләм эшчәнлеге.
Уку. Беренче сыйныфтан ук укучыны әдәби текстны аңлап, дөрес, йөгерек һәм сәнгатьле укырга өйрәтүгә йөз тота. Икенче сыйныфларда әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес интонация һәм басым белән кычкырып уку мөһим. Тәкъдим ителгән программада йөгерек уку, сайлап уку, аңлатмалы уку, эчтән уку, бергәләп уку кебек төрле уку төрлђәренә мөрәҗәгать ител, кычкырып уку һәм эчтән (күңелдән) уку төрләре алга куела.
Кычкырып уку. Текстны төгәл, аңлап, грамматик яктан дөрес һәм сәнгатьле итеп кычкырып уку. Уку барышында орфографик һәм орфоэпик яктан нормаларга туры килү игътибарга алына. Бер минут эчендә укучының кычкырып, уртача 60—70 сүзне укый алуына ирешү максаты куела.
Күңелдән уку. Башлангыч сыйныфларда күңелдән уку барышында укучыны текстның төп мәгънәсен, эчтәлеген аңлауга күнектерү, әсәрдәге кирәкле информацияне табу һәм аңларга, сәнгати камиллеген тоярга өйрәтү мөһим. Күңелдән 85 сүзле текстны йөгерек укый алуга ирешү максаты куела.
Сөйләм (телдән сөйләм культурасы). Монологик һәм диалогик (кара-каршы) сөйләмне үстерүне күздү тота. Монологик сөйләмне үстерүгә әсәрнең геройлары, вакыйгалары турында текст төзү, аны план буенча сөйләү ярдәмендә ирешелә. Укучының үз фикерен дәлилли, моның өчен башка чыганаклардан мисаллар китерү белүе игътибар үзәгенә куела. Диалогик сөйләмне үстерү аралашу (коммуникатив) культурасын үзлштерү белән бәйләнештә алып барыла. Укучының башкаларны тыңлап, аңлап, әңгәмәгә кушылуы, үз фикерен әйтә белүе, сораулар бирүе, сөйләү барышында әдби тел нормаларын куллануга ирешүе күздә тотыла.
Язу (язма сөйләм культурасы). Укучы язмасының тема эчтэлегенэ туры килүенә, текстның логик яктан түгел, аңлы һәм бәйләнешле булуына ирешү алга куела. Матур һәм хатасыз язу күнекмәләре булдыру максатыннан, әдәби әсәр буенча куелган сорауларга кечкенә күләмле язмача җавап әзерләү
Тыңлау. Укучының тыңлаган әсәрнең төп эчтәлеген аңлау һәм ул ясаган эмоциональ тәэсирне аңлатып бирү алуы игътибар үзәгенђ куела.
Методик һәм фәнни-популяр текстлар белән эш. Төрле мәгълүмат чыганаклары (сүзлекләр, белешмәлекләр, электрон чаралар), балалар өчен чыга торган газета-журналлар турында мәгълүматлар бирелү, аларның әдәбиятны өйрәнүдәге роле аңлатыла. Укучыларда алар белән эшләү методикасы булдырыла.
Әдәби текстлар белән эш. Әдәби текстларның башка төр текстлардан аермасын танырга өйрәтү алга куела. Бу очракта укучыны әсәрнең исеме белән эчтәлегендәге уртаклыкларны табарга, өйрәнелгән әсәрнең исемен, төп эчтәлеген һәм авторын белергә, аңа карата үз мөнәсәбәтен формалаштырырга өйрәтү мөһим.
Балалар әдәбияты дөньясы. Сәнгатьчә эшләнеше камил, аңлау- төшенү өчен авыр булмаган, мавыктыргыч һәм гомумкешелек кыйммәтләренә уңай мөнәсәбәт булдырырлык әсәрләр сайлана. Алар арасында әдәби һәм фәнни-популяр әсәрләр, татар халык авыз иҗаты әсәрләре, дљнья балалар әдәбияты классиклары әсәрләре, төрле энциклопедияләрдә, белешмә-сүзлекләрдә џәм балалар вакытлы матбугатында басылган материаллар да бар.
Әдәбият белеменә кереш (материалны гамәли үзләштерү). Укучының текст сюжетын ачыклый, темасын, идеясен, автор фикерен билгели, автор һәм хикәяләүче, шагыйрь һәм лирик герой, тезмә һәм чәчмә сөйләм, фольклор һәм әдәби жанрлар хакында күзаллый алуы алга куела.
Укучы эшчәнлеге. Әдәбият дәресләрендә сәнгатьле уку, рольләргә бүлеп уку, текстның эчтәлеген сөйләү һәм язу, изложение, диктант язу, бирелгән темага телдән яки язмача кечкенә текст әзерләү, картиналар белән эш, әсәрләргә нигезләнеп инсценировкалар кую кебек эш төрләрен куллану күздә тотыла.
Әдәбияттан гомуми башлангыч белем бирү (1-4 сыйныфлар) баскычында укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр:
- татар әдәбияты хакында гомуми мәгълүматый күзаллау булырга;
- өйрәнелгән әсәрнең исемен, төп эчтәлеген һәм авторын белергэ, аңа карата үз мөнәсәбәте формалашырга;
- әсернең геройларын, аларның эш-гамәлләрен, холык-фигылен, хис-кичерешләр дөньясын бәяли;
- текстның сюжетын ачыклый, темасын, идеясеи, автор фикерен билгели алырга;
- автор һәм хикәяләүче, шагыйрь һәм лирик герой, тезмә һәм чәчмә сөйләм, фольклор һәм әдәби жанрлар хакында күзаллый белергә;
- әдәби әсәргә һәм иҗат эшенә хас сыйфатларны һәм үзенчәлекләрне аңларга;
- әдәби тел һәм суратлелек тудыру чаралары хакында башлангыч күзаллау бирелергэ тиеш.
Әдәбияттан гомуми башлангыч белем бирү (1-4 сыйныфлар) баскычында формалаштырылырга тиешле күнекмәләр:
- аңлы, дөрес һәм сәнгатьле уку күнекмәсе булдырып, бер минут эчендә кычкырып 75-80 сүзле, күңелдән - 95 сүзле текстны йөгерек укый белергә;
- тәкъдим ителгән текстка сораулар куярга;
- 1,5 биттән артык булмаган текстның эчтәлеген сөйләргә һәм кабатлап язарга;
- текстны мәгьнәви бүлекләргә бүлә һәм гади план, аннотация төзү алырга;
- изложение, диктант яза алырга;
- автор текстына нигезләнгән уртача монологик сөйләм әзерли һәм әсәр геройларын, вакыйгаларын бәяли белергә;
- программада ятлау өчен тәгьдим ителген әсәрләрнең кимендә сигезен хәтердә калдырырга;
- бирелган темага телдән яки язмача текст әзерли алырга;
- халых авыз иҗаты әсәрләреннән мәкаль, әйтем» табышмак, әкиятләрдән мисаллар китерә белергә;
- әдәби жанрларны һәм халык авыз иҗаты жанрларын аера алырга;
- текстта махсус тел-сурәтләү чараларын: эпитет, чагыштару, сынландыруны, шигырьдә рифманы табарга, аңлатырга.
Әдәбияттан гомуми башлангыч белем бирү (1-4 сыйныфлар) баскычында укучыларга җиткерелә торган мәгълүматлар:
- өйрәнелгән әсәр авторының башка әсәрләре, аның тормышы, иҗаты хакында;
- китап сайлау нечкәлекләре турында;
- төрле мәгълүмат чыганаклары(сүзлекләр,белешмәләр, электрон чаралар) белән эшләү хакында;
- балалар өчен чыга торган газета-журналлар турында;
Әдәбияттан гомуми башлангыч белем бирү (1-4 сыйныфлар) баскычында предметара эшчәнлек:
- әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре(музыка, рәсем сәнгате) белән бәйләп, аларның хыял һәм иҗат(уйлап табу) дөньясы буларак уртак якларын һәм үзуенчәлекле сыйфатларын(төзү материалы, сурәтләү киңлеге) күрергә өйрәтү;
- әдәбиятны татар теле белән бәйләп, туган телнең матурлыгына һәм байлыгына хөрмәт тәрбияләү;
- татар әдәбиятын рус әдәбияты белән бәйләп, тема һәм проблематикада, геройлар бирелешендә уртаклыкларга игътибар юнәлтү;
Әдәбияттан гомуми башлангыч белем бирү (1-4 сыйныфлар) баскычында укучыларның шәхси үсеш-үзгәреше:
- баланың физик һәм психик сәламәтлеген саклау;
- яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, укучыларның уку. хезмәт, аралашу, сәнгать-матурлыкны тану күнекмәләрен үзләштерелүенә ирешү;
- укучыларда әйләнә-тирәдәге тормышка игътибар, дөрес мөнәсәбәт булдыру;
- иҗади хезмәткә теләк, кызыксыну уяту;
- укучының үзенә бәя бирә белүенә, үз-үзен тәрбияләвенә ирешү;
- яңалыкка, белемгә омтылыш формалаштыру, үстерү;
Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары
УМК | Укытучы өчен методик әдәбият | Укучылар өчен әдәбият | Укытучы өчен файдалы ресурслар |
Прогр амма: 1. Татар теле һәм әдәбияты. Үрнәк программалар. Д.Ф.Заһидуллина, Н.М.Йосыпова. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 нче сыйныфлары өчен татар әдәбиятын укыту программасы. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2011. 2. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты, Казан, 2008 Дәреслек: М.Х. Хәсәнова,Р.М. Миңнуллин, И.Х. Мияссарова Уку китабы. 2 кисәктә. Казан. “Мәгариф”. 2009.
| 1. С.Г.Вагыйзов, Р.Г.Вәлитова. Башлангыч мәктәптә татар теле укыту методикасы. Казан. Мәгариф. 2001. 2. Татар теленең аңлатмалы сүзлекләре- 1,2,3 томнар. 3. Татарско-русский словарь. 4. Русско-татарский словарь. 5. Зиннурова Ф.М., “Уйнап укый сабыйлар”. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2007 ел. 6. “Уку техникасын тикшерү өчен текстлар” ( 1- 4 сыйныфлар). Яр Чаллы, 2006 ел. | 1. С.Г.Вагыйзов. Кызыклы грамматика. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1980. 2. “Чулман энҗеләре”, “Көмеш кыңгырау” газеталары 3. Татар теленнән орфографик сүзлек. Татар теленең аңлатмалы сүзлекләре- 1,2,3 томнар. 4. Татарско-русский словарь. 5. Русско-татарский словарь. 6. Русча-татарча сүзтезмәләр сүзлеге. (Ике томда). . |
№ | Тема | Сәг. саны | Көтелгән нәтиҗә | Үткәрү вакыты | |
дата | факт | ||||
Туган җирем! Җәең үтсә,сокланырлык көзең бар... ( 8 сәг.) | |||||
1. | Х.Халиков “Белем иле”, “Укытучым”. | 1 | Бирелгән бүлекнең исеменнән чыгып, бу бүлектә укылачак әсәрләрнең темасын ачыклый белү. Бирелгән әсәрләрне сәнгатьле итеп дөрес интонация белән йөгерек уку һәм яттан укый белү. Әсәр азагындагы сорауларга җавап бирү. Укыган әсәрләрнең авторларын, алар турында кыскача мәгълүмат белү. Сораулар буенча проза әсәрләренең кыскача эчтәлеген сөйләү. Әсәрләрдә очраган искергән сүзләрнең мәгънәләрен аңлата белү. Үз ана телеңә, мәктәпкә, укытучыларга ихтирамлы була белү. Табигатьнең матурлыгын күрә, чагыштырулар кертеп аның турында телдән һәм язма хикәя төзи белү. Халкыбызның көзге бәйрәмнәре, аларның үткәрелү максаты турында фикер алышу. “Табигатьтә көз” темасына шигырьләр, хикәяләр, табышмаклар иҗат итеп карау. | ||
2. | Р.Гәрәй “Көз”.Зыя Ярмәки “Иртә”. | 1 | |||
3. | М.Җәлил “Яңгыр”.Н.Дәүли “Бала болыт”. | 1 | |||
4. | К.Тәхау “Көз көнендә”.Й.Шәрәпова “Көз”. | 1 | |||
5. | Ә.Еники “Ипекәй”.Н.Дәүли “Икмәк”. Э. Мөэминова “Яшәү чыганагы”. | 1 | |||
6. | Х.Халиков “Ятим тургай”. Ф.Яруллин “Урман – колак, кыр – күз”. Р.Бәшәр “Сандугачлы Ак инеш”. | 1 | |||
7. | Әкият “Бүләк кемгә?”. | 1 | |||
8. | Сыйныфтан тыш уку. Р.Хафизова “Карурманда ниләр булмас”. | 1 | |||
Туган илем – алтын бишек ( 8 сәг) | |||||
9. | Г.Галиев “Туган ил кайдан башлана?”. Ә Гадел “Туган ягым”. | 1 | Укыган әсәрләрнең төп фикерен ачыклый, әсәргә карата сораулар куя белү. Бирелгән әсәрләрне сәнгатьле итеп дөрес интонация белән йөгерек уку. Укыган әсәрләрнең авторларын, алар турында кыскача мәгълүмат белү. Бүлектә яттан өйрәнелергә тиеш шигырьләрне сәнгатьле итеп яттан сөйләү. Укыган әсәрләргә карата үз фикереңне белдерә, иптәшләреңнең фикерен тыңлый белү. Туган җирең, туган телеңне хөрмәтли, аның гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәре-йолаларын белү.
| ||
10. | Ф.Яруллин “Туймыйм сокланып яшәүдән”. Г.Ахунов “Чал тарихка сәяхәт”. | 1 | |||
11. | Р.Фәхретдинов “Идел суы ага торыр”. Ф Яруллин “Татарстан байрагы”. | 1 | |||
12. | Р.Миңнуллин “Кунакка килегез!” Э. Мөэминова “Туган телем”. | 1 | |||
13. | Сыйныфтан тыш уку. “Мөсәгыйт хан һәм Ләйлә”. | 1 | |||
14. | Беренче чиректә үтелгән әсәрләр буенча тикшерү эше. | 1 | |||
15. | Ш.Маннур “Яхшы бел”. Р. Әхмәтҗан “Мең яшә, Казан”. | 1 | |||
16. | Ә.Шәрипов “Кол Шәриф мәчете”. Ф Сафин “Саклау кирәк”. | 1 | |||
Кешегә кадерле буласың килсә, үзең кадер күрсәт. ( 7 сәг) | |||||
17. | Р.Вәлиева “Япь-яшь кенә бөдрә каен”. Р.Миңнуллин “Яхшылык”. | 1 | Проза әсәрләрен өлешләргә бүлү, аларга исем кушу (план төзү), план буенча эчтәлек сөйләү. Шигырьне яттан сөйләү. Бүлектән авторларның исем фамилияләрен истә калдыру. Укыган әсәрләргә карата үз фикереңне белдерә, иптәшләреңнең фикерен тыңлый белү. Барлык тереклек ияләренә мәрхәмәтле, кешеләргә ярдәмчел, кайгыртучан булу Чын дуслык, аны ничек саклау, үзеңә дуслар сайлау турында фикер алышу. Дуслык турында мәкальләр өйрәнү. “Якын дустым” темасына хикәя әзерләү. | ||
18. | Ф.Хөсни “Җүлә – кайгылы эт”. | 1 | |||
19. | Д.Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар”. | 1 | |||
20. | “Гөлҗимеш ник чәнечкеле булган?” (әдәби әкият) | 1 | |||
21. | Сыйныфтан тыш уку. А.Алиш “Сертотмас үрдәк”. | 1 | |||
22. | С.Шәмси “Нәни дус”. Р. Мингалим “Дусларың гына булсын”. | 1 | |||
23. | Н.Каштанов “Коймадагы кояш”. | 1 | |||
Һөнәрленең кулы алтын. ( 7 сәг) | |||||
24 | Р.Фәйзуллин “Күмәч пешерүчеләр җыры”. Г.Бәширов “Әтием һөнәре”. | 1 | Әсәрләне кисәкләргә бүлеп уку, план төзү һәм эчтәлеген сөйләү. Төп фикерләрен табу. Рольләргә бүлеп уку. Хезмәт, тырышлык турында мәкальләрне сөйләмдә куллана белү. Төрле профессияләр турында фикер алышу, хезмәткә хөрмәт белән карый белү. “Әти-әнием профессиясе” темасына инша язу һәм рәсем ясау. Татар халкының иң матур бәйрәмнәреннән берсе – каз өмәсе турында сөйләү.
| ||
25. | А.Расих “Көтүче”. Ә Ерикәй “Әти йорт төзи”. Г.Латыйп “Маляр абый”. | 1 | |||
26. | Сыйныфтан тыш уку . Татар халык әкияте “Зирәк карт”. | 1 | |||
27. | Ф.Сафин “Әткәм эшен яратам”. Ә Кари “Минем әнием – тегүче”. | 1 | |||
28. | М.Гафури “Гөлләр бакчасында”. А.Алиш “Әни ялга киткәч”. | 1 | |||
29. | Дәрдемәнд “Бер хәзинә”. | 1 | |||
30. | Икенче чиректә үтелгән әсәрләр буенча тикшерү эше. | 1 | |||
Ап – ак карлар яуганда. ( 4 сәг) | |||||
31. | Г. Хәсәнов “Кышкы урман”. Г.Тукай “Буран”. | 1 | Проза әсәрләрен өлешләргә бүлү, аларга исем кушу (план төзү), план буенча эчтәлек сөйләү. Шигырьне яттан сөйләү. Бүлектән авторларның исем фамилияләрен истә калдыру. Кышкы табигать, җәнлекләр, кошлар турында яңа мәгълүматлар туплау.
| ||
32. | Ш.Биккол “Урман читендә”. | 1 | |||
33. | Ф.Яруллин “Иң бәхетле төн”. Р. Гаташ “Яңа ел белән”. | 1 | |||
34. | Тема буенча йомгаклау дәресе. | 1 | |||
Ил язмышы-ир кулында, ир язмышы – ил кулында.. ( 3 сәг) | |||||
35. | Ш.Галиев “Бусы-хәрби сер!” Р.Бәшәр”Саклый белергә кирәк”. Й.Шәрәпова “Батыр булам”. | 1 | Бирелгән бүлекнең исеменнән чыгып, бу бүлектә укылачак әсәрләрнең темасын ачыклау. Әсәргә карата сорауларга төгәл җавап бирү. Шигырьләрнең төп идеясын (фикерен) ачыклый белү. | ||
36. | Ш.Маннур “Муса”. С. Хәким “Татарлар елмаеп үлделәр”. | 1 | |||
37. | Сыйныфтан тыш уку. Р.Мостафин “Кызыл ромашка”. | 1 | |||
Яктылык – кояш янында, яхшылык – ана янында. ( 3 сәг) | |||||
38. | Ф.Яруллин “Әни”. Р.Мингалим “Яшел күзле әнкәем”. | 1 | Шигырьләрне һәм проза әсәрләрен сәнгатьле уку. Шигырьне сәнгатьле итеп яттан уку. Әсәргә, аның геройларына карата үз фикереңне белдерү. Әсәрнең үзеңә үрнәк булырдай геройларын билгеләү. Әниләрнең дөньядагы иң кадерле кеше булуларын аңлау. Аларга карата кайгыртучан, миһербанлы, мәрхәмәтле булу.
| ||
39. | Дәрдемәнд “Бәллү”. М.Мәһдиев “Елау да рәхәт була икән”. | 1 | |||
40. | Ф.Әмирхан “Ул үксез бала шул!” Р.Мингалим “Иң зур кеше”. | 1 | |||
Ах, бу, язлар, назлы язлар!. ( 6сәг) | |||||
41 | К.Тәхау “Ах, бу, язлар, назлы язлар!” Г.Бәширов “Яз”. | 1 | Бирелгән бүлекнең исеменнән чыгып, бу бүлектә укылачак әсәрләрнең темасын ачыклый белү. Бирелгән әсәрләрне сәнгатьле итеп дөрес интонация белән йөгерек уку. Әсәр азагындагы сорауларга җавап бирү. Укыган әсәрләрнең авторларын, алар турында кыскача мәгълүмат белү. Сораулар буенча проза әсәрләренең кыскача эчтәлеген сөйләү. Бүлектә яттан өйрәнелергә тиешле шигырьләрне сәнгатьле итеп яттан сөйләү. “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” белән эш – балаларга аңлашылмаган сүзләрне сүзлектән таба белү.
| ||
42. | И. Туктар “Таныш тургайлар”. Н. Каштанов “Алмагач читекләре”. | 1 | |||
43. | Р. Миңнуллин “Гагарин токымыннан”. | 1 | |||
44. | Ф.Яруллин “Бәп-бәләкәй Апуш”,“Тукай аша”. Ш Галиев “Тукайга”. Г.Тукай “Сабыйга”. | 1 | |||
45. | Сыйныфтан тыш уку. «Тукай иленә сәяхәт”. | 1 | |||
46. | Өченче чиректә үтелгән әсәрләр буенча тикшерү эше | ||||
Батыр үлсә дә, исеме үлмәс. ( 6 сәг) | |||||
47. | Р.Вәлиева “Ил яклар ир булып үсегез”. Г. Әпсәләмов “Чын сугыш”. | 1 | Бирелгән бүлекнең исеменнән чыгып, бу бүлектә укылачак әсәрләрнең темасын ачыклау. Әсәргә карата сорауларга төгәл җавап бирү. Шигырьләрнең төп идеясын (фикерен) ачыклый белү. Ветераннарга хөрмәт,ихтирам тәрбияләү. Туган илгә тугрылык турында фикер алышу. Ветеран якташларыбыз турында материал туплау.
| ||
48. | Г.Әпсәләмоы “Зәңгәр иртә”. | 1 | |||
49. | Р.Харис. “Ана сүзләре”. А.Алиш “Үзем турында җыр”. | 1 | |||
50. | Р.Низамиев “Бәләкәй әле шул мин”. | 1 | |||
51. | Ф.Яруллин “Юылмас хурлыу”. | 1 | |||
52. | Йомгаклау дәрес. “Батырлыкта – матурлык”. | 1 | |||
Татарстан – спорт иле.( 2 сәг) | |||||
53. | Й.Шәрәпова “Татарстан – спорт иле”. С. Әхмәтҗанова “Үрнәк алыйк”. | 1 | Бирелгән сорауларга җавап таба белү. Татарстанның спортчыларын, спорт командаларын белү. Универсиадада ирешелгән уңышлар турында фикер алышу. Спортның кеше сәламәтлеге өчен файдасы турында фикер алышу. | ||
54. | Җ.Дәрзаман “Олимпияче аю”. Х.Халиков “Хәрәкәттә – бәрәкәт”. Р.Миңнуллин “Сабантуй бүген бездә”. | 1 | |||
Татар халык әкиятләре. ( 4 сәг) | |||||
55. | “Батыр әтәч” | 1 | Татар халык авыз иҗатын башка халыклар фольклоры белән чагыштыру. Охшаш һәм аермалы якларын күрсәтә белү. Халык әкиятләрен төркемләү: тылсымлы әкиятләр, хайваннар турында әкиятләр, көнкүреш әкиятләре. Бирелгән төркемгә китапханәдән китаплар табып уку. Әкияттәге тылсымлы элементларны табу. Әкиятнең эчтәлеген текстка якын итеп сөйләү. Әкият герое турында аерым сөйләү. Әкият өлешләрен сәхнәләштереп карау. Әкиятләрне аңлап, дөрес интонацияне саклап сәнгатьле итеп рольләргә бүлеп уку. . | ||
56. | “Зөһрә” | 1 | |||
57. | “Алдакчы белән күпер” | 1 | |||
58. | Сыйныфтан тыш уку. Минем яраткан әкиятем. | 1 | |||
Дөнья халыклары әдәбияты. ( 12 сәг) | |||||
59 | А.С.Пушкин “Кышкы юл”. Г.Тукай “Пушкинга”. | 1 | Тәрҗемә әсәрләрне, аларның аторларын, тәрҗемәчеләрен әйтә белү. Дөнья халык әдәбияты әсәрләренең үзенчәлекле якларын әйтә белү. Бу әсәрләрнең геройларын татар әдәбияты әсәрләре геройлары белән чагыштыру. Уңай һәм тискәре геройларга характеристика бирү. Әкияттәге тылсымлы элементларны табу. Әкиятнең эчтәлеген текстка якын итеп сөйләү. Әкият өлешләрен сәхнәләштереп карау. Әкиятләрне аңлап, дөрес интонацияне саклап сәнгатьле итеп рольләргә бүлеп уку. . Җәйгә укырга тиешле әдәби әсәрләр белән танышу, исемлеген язып алу. | ||
60. | Л.Н.Толстой “Балачак”. | 1 | |||
61 | Әсәр геройларына характеристика | 1 | |||
62 | Х.К.Андерсен “Ромашка”. | 1 | |||
63. | Сыйныфтан тыш уку. Андерсен әкиятләре. | 1 | |||
64. | Бертуган Гриммнар. “Боткалы чүлмәк.” | 1 | |||
65. | Д.Родари. “Чипполоне принц лимонның аягына баса.” | 1 | |||
66 | ӨДүртенче чиректә үтелгән әсәрләр буенча тикшерү эше | ||||
67 | Сурия халык әкияте.” Алтын балта”. | 1 | |||
68. | Корея халык әкияте. “Тату туганнар”. | 1 | |||
69. | Балалар китапханәсенә экскурсия. | 1 | |||
70. | Йомгаклау дәресе. | 1 |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
3 сыйныф өчен әдәби уку фәненнән эш программасы .Перспективалы башлангыч мәктәп
Программаның максаты: Дөрес һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру, халык авыз иҗаты, язучы һәм шагырьләр әсәрләре белән якыннан таныштыру, чәчмә һәм шигъри әсәрләрне укып, эстетик ләззәт алырга өйрәт...
3 нче сыйныф өчен татар теле фәненнән эш программасы
3 нче сыйныф өчен татар теле фәненнән эш программасы...
3 нче сыйныф өчен әйләнә-тирә дөнья фәненнән эш программасы
3 нче сыйныф өчен әйләнә-тирә дөнья фәненнән эш программасы...
3 нче сыйныф өчен әйләнә-тирә дөнья фәненнән эш программасы
3 нче сыйныф өчен әйләнә-тирә дөнья фәненнән эш программасы...
3 нче сыйныф өчен технология фәненнән эш программасы
3 нче сыйныф өчен технология фәненнән эш программасы...
4 НЧЕ СЫЙНЫФ ӨЧЕН СЫНЛЫ СӘНГАТЬ ФӘНЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ ( база дәрәҗәсе)
Максат:-укучыларга әхлак, хезмәт һәм эстетик тәрбия бирүне тормышка ашыру;-сынлы сәнгать, декоратив-кулланмасәнгать, архитектура, дизайн турында мәгълүмат бирү, көндәлек тормышта күзаллау;-укчыларны р...
3 НЧЕ СЫЙНЫФ ӨЧЕН СЫНЛЫ СӘНГАТЬ ФӘНЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ ( база дәрәҗәсе)
Сынлы сәнгать укытуның төп максатлары һәм бурычлары:- укучыларга әхлак, хезмәт һәм эстетик тәрбия бирүне тормышка ашыру;- сынлы сәнгать, декоратив-кулланма сәнгать, архитектура...