План-конспект урока по татарскому языку "Кушымчалар", 2 класс
план-конспект урока (2 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Максат: 1. Сүзнең мәгънәсен үзгәртүче һәм сүзнең мәгънәсен үзгәртмәүче кушымчалар турында күзаллау; сүз ясагыч кушымчаның сүзнең мәгънәсен үзгәртүен аңлауларына ирешү
2. Сүз ясагыч кушымчалар ялгап, тамырдаш сүзләр ясарга өйрәнү; укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын, дөрес язу күнекмәләрен үстерү
3. Үзара дуслык, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү
Материал: 1. И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек, 2 кисәктә, Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012, 2 нче кисәк,10-12б.
2. И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле: Мөстәкыйль эш дәфтәре , Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012, 35-36 б.
3. И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле: 2 нче сыйныф: укытучы өчен методик кулланма, Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012
Җиһазлау: 1. Презентация Power Point - “Кушымчалар”
2. Дидактик карточкалар, тест
План:
I. Оештыру. Эшкә кызыксыну уяту.
1. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.
2. Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте уяту.
− Хәерле иртә, балалар!
− Кәефләрегез әйбәтме? “Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.
Укучылар теләкләр тели:
− Яңа көн тынычлык алып килсен!
− Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк!
− Әти-әниебезгә, дусларга ягымлы булыйк!
− Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!
Әйдәгез, укучылар, шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.
II. Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру.
1. Матур язу күнегүе.
- Тактада язылган хәрефләр һәм җөмләләрне матур итеп күчереп языгыз.
Гг
Гармунлы йорт – моңлы йорт. Гармунчы гармун уйный.
2. Җөмләләр өстендә эш.
- Җөмләләрне укыгыз. Нәрсәгә игътибар иттегез. (Укучыларның җаваплары тыңлана, бу җөмләләрдә бер тамырдан ясалган сүзләр барлыгын ачыклыйлар)
- Шул сүзләрнең тамырларын билгеләгез.
- Тамыр сүзнең кайсы урынында килә?( Татар телендә тамыр һәрвакыт сүзнең башында була)
- Болар нинди сүзләр? (Тамырдаш)
- Тамырдаш сүзләр дип нинди сүзләрне атыйлар?(Укучыларның җаваплары тыңлана, кагыйдә әйтелә. Бер тамырдан ясалып, яңа мәгънә белдерә торган сүзләр генә ТАМЫРДАШ була.)
- Фикерегезне шушы җөмлә өстендә дәлилләп күрсәтегез. (Укучылар үз җавапларында гармун, гармунчы, гармунлы сүзләренең бер үк тамырдан ясалган булуы һәм төрле мәгънәләргә ия булулары турында әйтәләр)
- Гармунлы, гармунчы сүзләрендә тамырга ялганып килгән кисәк нәрсә була? ( Кушымча)
III. Уку мәсьәләсен кую.
- Рәсемне игътибар белән карагыз. Рәсемдә елның кайсы вакыты сурәтләнгән? Бу кем? Бу нәрсә?
Экранда кышкы табигать күренеше, чаңгычы һәм чаңгы рәсемнәре
- Әйдәгез, чаңгы, чаңгычы сүзләрен кулланып җөмләләр төзеп әйтик.
Әти миңа чаңгы сатып алды. Мин чаңгыда шудым. Минем оста чаңгычы буласым килә. Чаңгыны саклап тотарга кирәк.
Укучылар төзегән җөмләләрдән укытучы тамыры чаңгы булган сүзләрне экранда күрсәтә бара.
Чаңгы Чаңгыда Чаңгычы
Чаңгыны
- Булдырдыгыз, укучылар, бик матур җөмләләр төзедегез.
- Сүзләрне укыйк һәм тамырын билгелик.
- Кайсы сүздә кушымча юк? (Чаңгы).
- Ул нинди сүз була? (Тамыр сүз)
- Кушымчаларны гына аерып әйтегез әле. ( -да, -ны, -чы)
- Кайсы баганадагы сүзләрнең төп мәгънәсе үзгәрмәгән? Аларга нинди кушымчалар ялганган?
- Кайсы сүздәге кушымча сүзнең төп мәгънәсен үзгәртте, ягъни, яңа сүз ясады? ( Чаңгычы сүзендәге -чы кушымчасы)
- Нинди нәтиҗә ясарбыз? Кушымчалар нинди эш башкаралар икән? (Укучыларның фикерләре тыңлана: кайбер кушымчалар сүзнең мәгънәсен үзгәртмиләр, ә кайберләре үзгәртәләр, яңа сүз ясыйлар.)
- Бүгенге дәрестә нәрсә турында өйрәнәчәкбез? (Кушымчалар турында)
- Дәрескә нинди максат куярсыз?
IV. Уку мәсьәләсен чишү. Танып-белү эшчәнлеге.
- Чаңгыда, чаңгыны сүзләрендәге -да, -ны кушымчалары нинди эш башкарды? (Алар сүзнең формасын үзгәртте, ә яңа сүз ясамады)
- Чаңгычы сүзендәге -чы кушымчасы нинди эш башкарды? (Сүзнең төп мәгънәсен, лексик мәгънәсен үзгәртте, яңа сүз ясады)
- Яңа сүз ясавын дәлилләп күрсәтегез. ( Чаңгычы сүзе чаңгы тамырыннан ясала: чаңгы (нәрсә?). Сүзгә -чы кушымчасы ялганып, яңа сүз барлыкка килә: чаңгычы (кем?)
- Ничек уйлыйсыз, яңа сүз ясагач, аны нинди кушымча дип атарга мөмкин булыр иде? ( Балаларның җаваплары тыңлана, тулыландырыла)
- Сүзнең төп мәгънәсен үзгәртүче кушымча сүз ясагыч кушымча дип атала.
Экранда сүз ясагыч кушымча тамгасы күрсәтелә ( /\ ).
- Нәтиҗәләрне дәреслектәге кагыйдә белән чагыштырыйк, дөрес фикер йөрттекме икән? ( Дәреслек,11нче бит. Кагыйдә өстендә парлап эшлиләр. Соңыннан бер-ике укучы кагыйдәне сөйләп күрсәтә. Үзбәя )
V. Динамик пауза
VI. Яңа белемнәрне беренчел ныгыту
1. Дәреслек белән эш. 8 нче күнегү.
Х.Халиковның “Бурачы һәм курайчы” шигырен уку. Бура, бурачы, курай, курайчы сүзләренең мәгънәләрен дәреслекнең 99 нчы битендәге “Аңлатмалы сүзлек”тән табып укыйлар, шул сүзләр белән җөмләләр төзиләр.
2. 9 нчы күнегү.
- Баганалап бирелгән сүзләрне игътибар белән укыгыз. Алар турында нәрсә әйтә аласыз? Өйрәнгәннәргә нигезләнеп, соңгы баганадагы сүзләргә сүз ясагыч кушымча ялганып, яңа сүзләр ясалуын аңлаталар. Күнегүне телдән үтәлә, соңыннан, үрнәк буенча, яңа сүзләрне тамыр һәм кушымчаларга аерып язалар.
VII. Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү
1. Дидактик уен “Уңган бакчачы”. Төркемнәрдә эшләү. Тикшерү. Үзбәя.
- Әйдәгез, җыр, юл, эш тамыр сүзләрен бакчага утыртыйк. Агачыгыз тармакланып үссен өчен, үз тамырыгыздан яңа сүзләр ясагыз. Кемнең агачы күп ботаклы, ябалдашлы булып үсәр икән. Шул укучылар “Уңган бакчачы” дигән исем алачак.
1 төркем: җыр(җырчы, җырлы, җырсыз)
2 төркем: юл (юлчы, юлдаш, юлсыз, юллы)
3 төркем: эш(эшче, эшле, эшсез, эшчән)
“Уңган бакчачы”ны билгеләү.
Яңа сүзләрне кертеп, 2 җөмлә төзеп язарга тәкъдим ителә.
2. Дидактик уен “Кайсы сүз артык?”
сүз урман балык күз
сүзлек урманны балыксыз күздән
сүзле урманлы балыкта күзлек
сүздә урманчы балыклы күзсез
3. Күп нокта урынына сүз ясагыч кушымчалар куеп, яңа сүзләр ясагыз. Мәкальләрне күчереп языгыз һәм мәгънәләрен аңлатыгыз.
- Дус...(лык) таш коймадан ныграк.
- Сүздә тору – зур...(лык), сүздә тормау – хур...(лык).
4. Тест
1) Тамыр сүзләрне сайла а) җиләк ә) балык б) сызгыч в) сандугач г) карлыган д)очкыч
2) Тамырдаш сүзләрне сайла а) ташчы ә) таш б) ташлык в)ташлар
3) Артык сүзне сайла а) эш ә) эшче б) эшчән в) эшләпә г) эшсез
4) Сүз ясагыч кушымчалы сүзләрне сайла а) кешеләр ә) балыкчы б) сүзлек в) тәмле
Соңыннан дәфтәрләрен алмаштырып, бер- берсенекен тикшерәләр, эшләрен бәялиләр.
VIII. Уку эшчәнлеген йомгаклау.
1. Рефлексия.
- Бүгенге дәрестән үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз? Дәрес сезгә нәрсә бирде?
2. Белемнәрне бәяләү.
3. Өй эше.
“Дуслык таш коймадан ныграк” темасына тамырдаш сүзләр кулланып, хикәя төзеп язарга.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
План-конспект сюжетного урока в 1 классе "Морское путешествие"
Сюжетный урок в 1 классе. Учитель вместе с учениками фантазирует и пускается в морское путешествие. На уроке, играючи, дети проходят новый материал, повторяют старый, закрепляют умения и навыки....
план-конспект к уроку чтения 3 класс по разделу "Снег летает и сверкает". Дрожжин "Снег летает..", Бальмонт "Снежинка", Есенин "Пороша".
Тема урока: С.Дрожжин «Снег летает…»...
план-конспект к уроку чтения 3 класс С.Есенин "Поёт зама, аукает..."
Тема урока. С.Есенин «Поёт зима, аукает…»Цели: развивать воображение учащихся, умение работать с поэтическим текстом...
ПЛАН-КОНСПЕКТ ОТКРЫТОГО УРОКА В 1 КЛАССЕ «Развитие двигательных способностей учащихся посредством народных игр».
План урока Место проведения: Спортивный зал Тема урока: Подвижные национальные игры Цель урока: Ознакомление с народными подвижными играми. Задачи урока: Образовательная: разучить подвиж...
План-конспект открытого урока во 2 классе
План-конспект открытого урока во 2 классе по УМК "Еnjoy-English"...
План-конспект открытого урока в 3 классе "Решение задач разного вида"
План-конспект в соответствии с ФГОС для аттестации по УМК "Перспектива". Класс 3. Тема: Решение задач разного вида. Интегрированный урок (математика, окружающий мир). Цель: повторить и обобщить получе...
План-конспект открытого урока для 4 класса "Сопереживание. Дорогою добра" по программе Б.М Неменского
План-конспект открытого урока для 4 класса "Сопереживание. Дорогою добра." по программе Б. М. Неменского....
Комментарии
Альфира
Бик бай эчтәлекле, күп эш алымнары кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе. Бик зур рәхмәт сезгә, эшегездә уңышлар.