Конспект открытого урока посвященный к дню рождению Г. Тукая
план-конспект урока по теме
Конспект урока посвященный к дню рождению Г.Тукая
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
g.tukay_-_sunms_yoldyz_ul.doc | 80 КБ |
Предварительный просмотр:
Ганиева Гульнара Мазитовна
МБОУ «Атясевская ООШ»
Тема: Габдулла Тукай – сүнмәс йолдыз ул !
Максат:
- Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның иҗаты аша татар теленең сафлыгын, бөеклеген укучыларыбызга җиткерү, буыннан-буынга тапшыру.
- Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның иҗаты, тормышы, әсәрләре белән таныштыру. Шигырьләрендәге тәрбияви моментларны кулланып, укучыларда хезмәт сөю, шәфкатьлелек, тырышлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү.
Дәреснең тибы: Яңа белемнәр бирү.
Җиһазлау:интерактик такта,проектор,дәрес презентациясе.
Дәрес барышы:
1.Оештыру моменты.
Исәнмесез, укучылар. Дәресебезне башлыйбыз. Дәресебез гади генә түгел, без бүген сәяхәт ясарбыз . Безнең озата баручыбыз да бар. Ул кем икәнен шушы өзекне тыңлагач белерсез.
2.Кереш өлеш
-Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Йә өрәкме, нәрсә бу?
Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу!
Борыны кәп-кәкре — бөгелгәндер тәмам кармак кеби
Төз түгел куллар, аяклар да — ботак-тармак кеби.
Ялтырый, ялт-йолт киләдер эчкә баткан күзләре,
Кот очар, күрсәң әгәр, төнлә түгел — көндезләре.
Яп-ялангач, нәп-нәзек, ләкин кеше төсле үзе;
Урта бармак буйлыгы бар маңлаенда мөгезе.
Кәкре түгелдер моның бармаклары — бик төз төзен,
Тик килешсез — һәрбере дә ярты аршыннан озын.
-Кем инде бу?
(- Бу Шүрәле.)
-Әйе, бу Шүрәле.Безнең өчен ул бер дә куркыныч түгел.
-Ә Шүрәле нинди әкият герое соң? Сезнең “Шүрәле” әкиятен укыганыгыз бармы?Бу әкият безне нәрсәгә өйрәтә? “Шүрәле” әкиятен кем язган ? Әйе , әкиятнең авторы , татар халкының бөек шагыйре – Габдулла Тукай. Быел Габдулла Тукайның тууына нича ел булыр иде?(127 ел)
Кар сулары шаулап, гөрләвекләр булып аккан чакта, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган вакытта, шаулап –гөрләп яз ае – апрель килгәндә безнең яраткан шагыйребез Г.Тукай туган.
Хак Тәгалә әмере белән җиргә раушан көзге иңде
Бу сәгатьтә Кушлавычта дөньяга бер шагыйрь килде.
Үткәннәрдән киләчәккә барып җитте хәтер нуры,
Кабындырды өмет тәмен йөрәкләрдә үтеп туры...
Ятимлек һәм фәкыйрьлекне яшьләй белде.
Тукай тәмен,
Михнәтен күп биреп, тормыш аз күрсәтте ямен.
Кайнар сөйде ул милләтен, Аның өчен янды, көйде.
Әйе, сөекле шагыйребезнең якты иҗаты, аның күңелгә керерлек шигырьләре күпме еллар үтсә дә югалмый. Тукай шигырьләрен өлкәннәр дә , балалар да бик яратып укыйлар . Шуңа күрә, ел саен без шагыйрьнең туган көнен зурлап үткәрәбез.
Кем дә булса сөекле шагыйребезнең туган көне кайчан икәнен хәтерлиме?
Әфарин, балалар.Барыгыз да беләсез икән .1886 елның 26 апрелендә туа булачак шагыйрь.
Арча районының Кушлавыч авылында түгәрәк гаиләдә дөньяга килгән сабыйга бик иртә ятимлек ачысын татырга туры килә шул. Аңа 6 ай булганда әтисе Мөхәммәтгариф, ә инде 3 яшь тулганда әнисе Мәмдүдә үлеп китә. Әни назын татырга өлгермәгән сабый бала ниләр генә күрми: кулдан-кулга , авылдан-авылга күчеп үтә аның балачагы. Шуннан шагыйрьнең авыр тормышы башлана.
Шуңа күрә дәме икән,Габдулла бик моңлы бала була. Татар халык җырларын бик яратып башкара ул. Г.Тукай бик авыр һәм катлаулы тормыш юлы уза. Ул дөньяда бары тик 27 ел яшәсә дә, аның әсәрләре иң кадерле мирас булып яши. Аның иҗаты яши һәм үсә.
Габдулла Тукай – сүнмәс йолдыз ул! Еллар узган саен бу исем ешрак телгә алына. Тукай шәхесе елдан ел калкурак күренә. Татар халкының даһи улына якты дөньяда озак яшәү насыйп булмый. Әмма ул башкарган эшләр гасырларга тиң.
Димәк, Тукай яши, Тукай – үлемсез!
-Әйдәгез, Г.Тукай тормышы белән таныштыру өчен сүзне укучыларга бирик әле.( 2 укучы Тукайның автобиографиясе белән таныштыралар).
Габдулла Тукай
(Биографик белешмә)
1 нче укучы: Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Арча районы Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туган.
Нәни Апуш ятимлектә үсә.Аңа 6 ай булганда, әтисе үлеп китә.Әнисе, Габдулланы авылларындагы Шәрифә карчыкка вакытлыча асрамага калдырып, Сасна авылы мулласына кияүгә чыга.”Исемдә калганнар” әсәрендә Тукай бу чор турында болай яза:” Мин, кыш көне өйгә кермәкче булып, ишекне ача алмыйча, аякларым бозга ябышып катканчы басып торам икән”.
Шул рәвешле күпмедер вакыт Шәрифә карчыкта яшәгәннән соң, малайны әнисе үз янына алдыра.Әммә бу бәхет озак дәвам итми.Өч яшендә Габдулланың әнисе дә үлә.Шул көннән ул тагын кулдан-кулга йөртелә башлый.Башта Өчиле авылына, бабасының ишле гаиләсенә барып эләгә.Габдулланың үз әбисе әнисе кыз вакытта ук үлгән була.Бабасы, бер тол хатынга өйләнеп, аның алты баласын да үзенә ала.
Тормыш авырлыгы үзенекен итә.Артык тамак булып килеп кергән малайны монда да куанып каршы алмыйлар.
Көннәрдән бер көнне Габдулланы, ямщикка утыртып, Казанга озаталар.Аны Яңа татар бистәсендә яшәүче Мөхәммәтвәли абый белән Газизә апа гаиләсе уллыкка ала.
Яңа татар бистәсендә ике ел яшәгәннән соң үги әнисе белән үги әтисе бик каты авырып китә, һәм алар кечкенә Габдулланы яңадан Өчилегә кайтаралар.Аны Кырлай авылында яшәүче Сәгъди абый гаиләсе уллыкка ала.
Кырлайда яшәгән вакытын шагыйрь гомеренең иң бәхетле, иң күңелле чагы дип атый.Малай Кырлайның табигатенә, серле урманнарына, саф сулы иңешләренә гашыйк була.
2 нче укучы: Монда ул авыл малайлары белән дуслаша.”Исемдә калганнар” әсәрендә Габдулла Тукай бу вакытларны яратып искә ала:”Иптәш малайлар белән авыл буенча йөгерә вә болынлыкларда көн буе ауный идем.Әгәр көндез кайвакыт уен арасында карыным ачса, тиз генә өйгә кайтып, ян тәрәзәдән генә өйгә кереп, әнинең минем өлешкә калдырган бер җамаяк бәрәңгесе илә бер телем икмәгән ашый идем.
Әгәр уйный торгач тирләсәк, хәзер үзебезнең ындыр артындагы кечкенә генә инешкә төшеп, шуннан әллә ничәшәр сәгать чыкмыйча коенып, күлмәк-ыштыннар белән вак балыклар сөзеп ята идек.Күңелле чаклар!”
Кырлайда малай беренче тапкыр хәреф танырга, укырга-язарга өйрәнә.
Тик монда да малайга озак яшәргә насыйп булмый.Бу юлы аны Җаек (Уральск) шәһәрендә яшәүче туганнары үзләренә соратып ала.
Монда Габдулла “Мотыйгыя” мәдрәсәсендә һәм аның каршындагы рус класында укый.Татар халык авыз иҗатын һәм язма әдәбиятны өйрәнә.Гарәп, фарсы, рус һәм Көнбатыш әдәбияты белән таныша.
Җаекта Тукай “Фикер” газетасын, “Яңа гасыр” һәм “Уклар” журналын чыгаруда катнаша.Үзе дә шигырьләр яза башлый.
1907 елның көзендә Габдулла Тукай Казанга кайта.
Казанда шагыйрь “Әлислах” газетасын, “Яшен”, “Ялт-йолт” җурналларын чыгаруга зур өлеш кертә.Гомеренең соңгы көннәренә кадәр рухланып иҗат итә.Хәтта Казанның Клячкин больницасында үлем түшәгендә ятканда да шигырьләр яза.
Габдулла Тукай 1913 елның 15 апрелендә Казанда үпкә авыруыннан вафат була, Яңа татар бистәсе зиратында җирләнә.
-Рәхмәт кызлар.
-Тукай балаларны, сезне, бик яраткан. Ул сезнең өчен бик күп шигырьләр, җырлар, әкиятләр язган. Тукайның шигырьләрен сезнең әби-бабаларыгыз укыган,әти-әниләрегез ятлаган, ә хәзер сез шул эшне дәвам итәсез.
Әйе,балалар,без сөекле Тукаебызны беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Аның язган шигырьләрен, әкиятләрен укыйбыз. Балалар, әйтегез әле сез Г. Туканың нинди шигырьләрен беләсез?
“Бала белән күбәләк”
“Гали белән кәҗә”
“Кызыклы шәкерт”
Кайсыларын яттан сөйлэп күрсәтә аласыз?
- Менә Шүрәле сезгә биремнәр әзерләгән. Күрсәтик әле Шүрәлегә белемнәребезне.
Бу нинди әсәрдән өзек булыр?
А) Китте болар. Бара,һаман бара,бара
Күренмидер күзләренә ак һәм кара,
Бара болар. Күпме баргач,алла белә,
Юл өстендә үлгән бүре башын таба. (Кәҗә белән сарык).
Б) Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч ке (Кызыклы шәкерт)
В) Ул көн буе авызы белән балчык ташый,
Балчык белән матур итеп оя ясый. (Карлыгач)
Г) Дөньяда күп нәрсә белдең син нинди тел аркылы? (Туган тел)
Д) “Шар яра ,ди, бар урманны җыеп,
Кысканга Былтыр кычкыра быел” (Шүрәле)
Е) Бервакыт, китәм дигәндә, төште күзем басмага;
Карасам, бер куркыныч хатын утырган басмада. (Су анасы).
-Молодцы, укучылар.
Кайсыларын яттан сөйлэп күрсәтә аласыз?
(Шигырьләрен тыңлау.)
Афәрин, булдырдыгыз.
(2 укучы “Бала белән күбәләк” җырын башкара.)
- Шүрәле безне Тукай сукмаклары буйлап алып бара. Хәзер тагын бер җырны искә төшерик әле .Сүзләре экранда, әйдәгез кушылып җырлыйбыз.
“Туган авыл” җыры яңгырый.
Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.
Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,
Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем;
Абый белән бергәләшеп, кара җирне
Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.
Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,
Билгесездер — кая ташлар бу тәкъдирем;
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.
-Бу җырны тыңлагач, сездә нинди хисләр уянды? Нинди җыр бу? (Сагышлы, моңсу җыр) Әйе, укучылар, ә сүзләрен кем язган бу җырның? (Габдулла Тукай) Г.Тукай бу шигыре белән безгә ни әйтергә тели?(Ул туып-үскән авылын ярата, аны сагына.) Ә сез үзегезнең авылыгызны яратасызмы? Дөрес, нәни Габдулла халык җырларын тыңлап үскән булса, күп еллар үткәч халык зурлап Г.Тукай шигырьләренә көйләр язган.
-Татар әдәбияты үсешенә Габдулла Тукай кебек зур өлеш керткән башка каләм иясен табу кыен. Тукай дигәндә – татар халкы күздә тотылса, татарлар дип әйтүгә – Г.Тукай дигән шигъри исем аңга килә. Г.Тукай шагыйрь генә түгел, бәлки халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да, язмышы да.
-Тукай да кечкенәдән әкиятләр яраткан. Инде шагыйрь булып җитлеккәч, ул үзенең нәни дусларына шигырьләр, әкиятләр язган.
-Укучылар, сез Тукайның нинди әкиятләрен беләсез? (Укучыларның җавапларын тыңлау.) («Cу анасы» әкиятен бер укучы сөйли.)
- Рәхмәт.
- Тукайның “Шүрәле” һәм “Су анасы” әкиятләренә безнең композиторларыбыз балетлар язганнар.
- Халыкның бөеклегенә, аның зур иҗат көче булуына нык ышанган Г.Тукай бик яшьли (9-10 яшьләрдә) халык җырларын һәм гомүмән халык әдәбияты белән кызыксына башлый. Озакламый ул халык җырларын җыя, халык көйләрен өйрәнә башлый.
- Тукай халык көйләрен өйрәнүче,җырларын җыючы булу белән бергә аларны башкаручы да булган.
- Укучылар әйтегез әле безнен Г.Тукайның музейлары кайда бар?
(Казанда, Кырлайда, Кушлавычта.)
- Аңа багышланган һәйкәлләребез дә бар. Аның һәйкәлләре янында безнең шагыйрьләр төрле шигырь бәйрәмнәрен үткәрәләр. Әйе, Г.Тукай исемен мәңгеләштерү өчен Тукай премиясе булдырылды, һәйкәлләр куелды, музейлар ачылды, Тукай исемен район, урамнар, госфилармония йөртә һ.б.
- Ижатының бөтен чорында да Г.Тукай җыр мирасыбызга аеруча әһәмият бирә. Җырларны югалтмаска чакыра һәм күп кенә халык җырларын җыеп,яңадан халык күңеленә ирештерә.
-Тукай үзенең балалык елларын искә алганда: “Мин кечкенәдән ук җырчы идем. Мәдәрәсәдә ук мине җырчы диләр иде”,-дип сөйли. Аның замандашлары да Тукайның кичәләрдә бик теләп җырлавын хәтердә калдырганнар. Шагыйрь җырга битараф булмаган. Татар халкының борынгы озын көйләреннән “Кара урман” ны бигрәк тә яраткан.
-Г. Тукайның “Шүрәле”әкиятендәге Шүрәле образы бик популяр. Аңа багышлап язылган берничә җыр бар. Әйдәгез әле шуларның берсенә ял итеп биеп алабыз. Җырның эчтәлегенә карап, сез төрле хәрәкәтләр ясарсыз.
3. Физминутка
- Менә без Г. Тукай шигырьләрен дә сөйләдек, җырларын да җырладык, әкиятләрен дә искә төшердек. Ул үзенең шигырьләре аша хезмәтне сөяргә, табигатьне, хайваннарны яратырга, кеше әйберләренә тимәскә,мәрхәмәтле булырга өнди.
- Габдулла Тукайның тагын бер мәшһүр шигыренә көй язган халык. Шүрәле сезгә аның көен тыңлатыр, ә сез бу нинди җыр икәнен искә төшерегез.” Туган тел “ көе яңгырый.
- Әфарин , балалар бу бөек телебез – туган татар телебезгә багышлап язылган җыр. Һәм бу җыр гади җыр гына түгел – ул бөтен татар халкының гимны булып яңгырый. Бергәләп башкарыйк әле бу җырны. (бергә җырлау)
- “Туган тел”
- И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. - Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән. - И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем. - И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!
- Г.Тукай шигырьләр, әкиятләр белән беррәттән әле табышмаклар да язып калдырган.Мин хәзер сезгә аның табышмакларын әйтәм, сез җабабын әйтерсез:
Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде
Елап елгалар, яшьләр түгелде
Көннәр озая,төннәр кыскара-
Бу кайсы вакыт, я әйтеп кара?(яз)
Ашлыклар үсте, башаклар пеште,
Кояш пешерә, тиргә төшерә.
Халык ашыга, китә басуга
Урагын ура, бу кайчак була?(җәй)
Кырлар буш кала, яңгырлар ява,
Җирләр дымлана,бу кайчак була?(көз)
Һәр җир карланган, сулар бозланган,
Уйный җил, буран.Бу кайчак,туган? (кыш)
- Молодцы укучылар.Табышмакларга дөрес җавап бирдегез. Безнең Шүрәле , хәтерләсәгез, бик шаян. Тукай әкиятендә аның исеменнән болай дип яза:
-... мин карак-угъры түгел,
Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугъры түгел.
Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм;
Мин әле, күргәч сине, шатланганымнан үкерәм.
Тик кытыкларга яралгандыр минем бармакларым;
Булгалыйдыр көлдереп адәм үтергән чакларым.
Кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет и,
Яшь Җегет! Килче икәү уйныйк бераз кети-кети.
- Димәк, Шүрәле көләргә, шаярырга ярата икән. Безнең Шүрәлебез дә шаярып алырга тели. Ләкин курыкмагыз, ул әкияттәге кебек үк куркыныч түгел. Ул безне кунакка алып бара. Кунакка без җәяү бармыйбыз . Ә пар атта барачакбыз.
-“Пар ат” җырын җырлау.
Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап;
Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап.
Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый;
Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый.
Һәр тараф тын. Уй миңа тик әллә ни җырлый, укый;
Нәрсәдәндер күз эленгән һәм тәмам баскан йокы.
Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман:
Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдымызда бит Казан”.
Бу тавыш бик ачты күңлем, шатлыгымнан җан яна;
«Әйдә чап, кучер, Казанга! Атларың ку: на! на-на!»
-Без килеп җиттек. Каршыбызда авыл. Нинди авыл икән бу? Тукай шигырен тыңлап карагыз әле ( 1 укучы сөйли):
Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл —... диләр;
Җырлаганда көй өчен «тавыклары җырлай» диләр.
Гәрчә анда тугъмасам да, мин бераз торган идем,
Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.
Ул авылның,— һич онытмыйм,— һәр ягы урман иде,
Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.
Зурмы? дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә,
Халкының эчкән суы бик кечкенә — инеш кенә.
Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава,
Җил дә вактында исеп, яңгыр да вактында ява.
-Таныдыгызмы укучылар бу нинди авыл? Кырлай белән ничек бәйләнгән соң Тукай? Кушлавыч авылында туган нәни Тукай әти –әнисе үлгәч Өчиле авылында торган бабасы гаиләсендә артык кашык булып кала.Казанда Мөхәммәтвәли һәм Газизә гаиләсендә ике ел тора нәни Габдулла. Тик алар авырый башлагач,яңадан баланы бабасына кайтарып куялар . Габдулланы анда беркем дә көтеп тормый шул. Аны Кырлай авылына Сәгъди исемле кеше гаиләсенә асрамага бирәләр. Ул анда өч ел тора. Укырга йөри, өй эшләрендә булыша башлый.
- Без сезнең белән Габдулла Тукай эзләре буйлап сәяхәт кылабыз. Сәяхәтебез дәвам итә. Без хәзер җыр тыңларбыз. Ул җырның сүзләрен Гамил Афзал ,ә көен Сәйдә Вәлиди язган. Сез аны Казан шәһәренең “Ләйсән” балалар җыр ансамбле башкаруында тыңларсыз. Җыр “Тукай иртәсе” дип атала. Жыр нәрсә турында?Җыр сездә нинди хисләр уятты?
-Әйе, ул мескен, ятим бала. Алда аны тагын да күп авырлыклар көтә. Ул Кырлайны бөтенләйгә ташлап китеп бара. Габдулла Тукайны апасы Уральск шәһәренә алдыра. Юл Казан аркылы Бәдри исемле туган тиешле кешеләре белән уза.Җырда шул турыда сөйләнә. Габдулла Тукай калада белем ала, шигырьләр язарга өйрәнә.
-Әйдәгез, Тукайның тагын бер шигырен тыңлыйк “Сабыйга”.
4.Йомгаклау.
-Шүрәле белән бүгенге сәяхәтебез ахырына якынлашты. Без аңа рәхмәт әйтәбез. Сәяхәт сезгә ошадымы?
-Нәрсәләр белдек без бүгенге сәяхәтебездә?(Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштык. Аның шигырьләренә язылган җырларны башкардык.
- Вакыт безне 1913 елның апреленнән ераклаштыра бара. Әмма гаҗәеп хәл: елдан – ел Тукайның фигурасы безнең күзгә зураебрак күренә, йөз сызыклары ачык һәм аныграк рәвеш ала. Әйтерсең лә без аңа якынаябыз. Ул “үлем белән төгәлләнә торган ноктада тукталып калмыйча, җәмәгать аңында үсеш – үзгәрешен дәвам итә торган, мәңге яши һәм алга бара торган күренешләр җөмләсенә керә.
-Бугенге дәресебезне шушы шигъри юллар белән тәмамлыйсым килә:
Юк, үлмәдең, Тукай син мәңге яшь,
Син мәңгегә безнең арада.
Мәңге көләч шигырьләреңнән
Туган халкым кодрәт, көч ала.
Яшәсен халык әдибе!
Яшәсен Туган тел!
-Дәресебез тәмам. Дәрестә актив катнашуыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Утренник с презентацией посвященный ко дню рождения Г.Тукая на татарском языке
Знакомство с творчеством татарского поэта Г. Тукая....
Открытый урок окружающий мир "День рождения"
Углубление знаний учащихся о правилах поведения в гостях и приема гостей...
конспект открытого мероприятия «Посвящение в ученики»
Праздник «Посвящение в ученики» Цели: торжественно посвятить детей в ученики; акцентировать внимание учащихся на изменении их положения в обществе; воспитать чувство гордости и ответственности....
План-конспект открытого урока по английскому языку по теме "День Рождения Джима" в 3 классе
План-конспект урока по английскому языку по теме "День Рождения Джима" в 3 классе по ФГОС (2 поколения).Тема урока: Jim\'s birthdayУМК: М.З. Биболетова, О.А.Денисенко, Н.Н.Трубанёва"Enjoy English" 3 кл...
Конспект открытого урока по ОРКСЭ ОПК по теме: «От рождения до вечности». 4 класс
Цель урока: Познакомить учащихся с православным пониманием сущности Церковных Таинств. Задачи урока:- учебные: сформировать общее понимание церковной жизни в связи с совершением...
Открытый урок по теме "День рождения" в 3 классе
Материал данного урока может быть использован для обобщения пройденного лексико-грамматического материала...
Презентация к открытому уроку по теме "День рождения" 3 класс
Презентация к открытому уроку по теме "День рождения" 3 класс...