Рабочая программа по татарскому языку и литературе 2 класс
рабочая программа (2 класс) по теме
Рабочая программа по татарскому языку и литературе 2 класс УМК "Перспективная начальная школа"
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
rabochaya_programma_po_tat.yaz_._i_liter.docx | 31.86 КБ |
Предварительный просмотр:
Аңлатма язуы
Башлангыч гомуми белем бирүнең төп программасы Федераль дәүләт белем стандартларын (Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, № 373, 06.10.2009) аныклаучы Һәм үстереп җибәрүче норматив документ булып тора.
Федераль дәүләт белем стандартында уку-укыту процессы белем, күнекмә һәм компетенцияләр системасын үзләштерү эшчәнлеге генә түгел, ә шәхеснең үсеше, рухи-әхлакый, иҗтимагый һәм башка кыйммәтләрне кабул итү процессы буларак та кабул ителә.
«Перспектив башлангыч мәктәп»нең 2 нче сыйныфы өчен төзелгән татар теле программасы укытуның максатын, бурычларын һәм эчтәлеген билгели.
Тәкъдим ителә торган программада татар теленә өйрәтүнең төп максаты һәм бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
1. Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнергә теләк уяту; үз милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру.
2. Балаларга татар теленең төрле бүлекләре буенча белем бирү:
а) фонетика, орфоэпия, лексикага караган белемнәрне тирәнәйтү;
ә) телебезнең грамматикасы, орфографиясе, пунктуациясе буенча күнекмәләр булдыра башлау. Сүз, сүзләрдән сүзтезмә-ләр һәм җөмләләр төзергә өйрәтү, җөмлә төзүче баш кисәкләр белән таныштыру. Җөмләләрнең мәгънәви-интонацион үзенчәлекләрен күзәтү һәм җөмлә ахырында тиешле тыныш билгеләрен кую.
3. Укучыларда дөрес уку һәм язу күнекмәләре булдыру, тасвирлама, хикәяләү, фикер йөртү төрендәге кечкенә текстлар төзергә өйрәтү.
4. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.
5. Укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү.
2 нче сыйныф өчен төзелгән «Татар теле» дәреслеге «Перспектив башлангыч мәктәп» концепциясенә нигезләнә һәм башлангыч гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем стандарты, татар теленнән гомуми белем бирүнең вакытлы дәүләт стандарты таләпләренә туры килә.
Укучылар 2 нче сыйныфта сузык авазлар һәм хәрефләр, сүзләрне иҗекләргә бүлү, яңгырау һәм саңгырау тартык авазлар, парлы-парсыз тартык авазлар, тартык авазларны хәрефләр белән белдерү, алфавит һ.б. темалар буенча алган белемнәрен ныгыталар, тирәнәйтәләр. Гади сүзләрдә янәшә килгән бертөрле аваз хәрефләре, саңгырау тартыкларның яңгыраулашуы, сүз, сүз тамыры турында башлангыч мәгълүмат алалар. Укучылар 1 нче сыйныфта, терминнарны әйтмичә генә, өйрәнелгән предметны атаган сүз, предметның билгесен белдергән сүз, предметның эшен, хәрәкәтен белдергән сүзләр турында белемнәрен ныгыталар, күнекмәләр булдыралар. Дәресләрдә сөйләмне җөмләләргә аеру, җөмлә төзүче баш кисәкләр, җөмләдә сүзләр бәйләнеше, җөмләнең мәгънәви-интонацион үзенчәлекләре, җөмлә ахырында нокта, сорау, өндәү билгеләрен кую һ.б. мәгълүмат бирелә, күнекмәләр булдырыла.
Дәресләрдә балаларның сүз байлыгын арттыру, даими рәвештә орфоэпик һәм орфографик нормаларны төгәл үтәү максатыннан «Дөрес әйт», «Дөрес яз» сүзлекләре белән эшләүгә зур игътибар ителә. Дәреслекнең 1 нче кисәгендә укучылар яңа сүзләр белән таныштырыла, ә 2 нче кисәгендә әлеге сүзләр белән сүзлекләр ярдәмендә эшләп, аларның дөрес әйтелеше һәм язылышы ныгытыла. «Аңлатмалы сүзлек»тән яңа өйрәнелгән сүзнең мәгънәсен ачыклыйлар. Шул сүзләр белән сүзтезмә һәм җөмләләр төзетү, аларны диалог һәм монологлар төзүдә файдалану укучыларның сүз байлыгын арттырачак, бәйләнешле сөйләм оештырырга ярдәм итәчәк. Әлеге сүзлекләр белән даими эшләү, укучыларның сүзлекләр белән эшли белү дәрәҗәсен өйрәнү өчен дә кирәк булачак.
Сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын арттыру төрле язма эшләр үтәгән вакытта да алып барыла. Сүзлек, искәртмәле, сайланма, күрмә, хәтер, иҗади, ирекле, аңлатмалы диктантлар, зур булмаган текстны күчереп язу кебек эшләр дә андый күнекмәләр булдырырга ярдәм итә. (Диктант һәм күчереп язу өчен үрнәк текстлар дәрес планында бирелә. Текстлар (язма эшләр) балаларның яшь үзенчәлекләренә туры китерелеп, телне белү дәрәҗәсен истә тотып сайланды.)
Дәреслектә аралашу әдәбенә бәйле күнегүләр һәм биремнәр дә байтак. Партадаш белән сөйләшү оештыру өчен кызыклы һәм файдалы темалар тәкъдим ителә.
Сөйләм үстерү дәресләре уку дәресләре белән бергә дәвам иттерелә. Татар теле дәресләрендә халык авыз иҗаты үрнәкләреннән табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр, санамышлар ятлау, аларны дәфтәрләргә дөрес һәм матур итеп язып кую, балаларны татарча аңлаешлы, әдәби нормаларга туры килердәй итеп сөйләргә өйрәтү зур әһәмияткә ия булып тора.
Башлангыч гомуми белем программасы татар теле һәм укуга атнага 5 дәрес исәбеннән төзелгән. Уку елының озынлыгы 2 нче сыйныфта — 34 атна. Татар теле беренче ярты-еллыкта — 3 сәгать, икенче яртыеллыкта 2 сәгать исәбеннән укытыла. Программада бәйләнешле сөйләм өчен 10 сәгать вакыт каралган. Ел буена 4 контроль диктант, 2 изложение, 2 сочинение яздырыла. Уку елы ахырында контроль тест та үткәрергә мөмкин.
Тематик план
№ | Эчтәлек | Сәг. саны |
1 | Авазлар һәм хәрефләр | 41 |
2 | Сүз төзелеше | 13 |
4 | Морфология | 31 |
5 | Синтаксис | 17 |
Барлыгы: | 102 сәгать |
Төп эчтәлек
Татар мәктәпләренең 2 нче сыйныфы өчен яңа сериядәге дәреслек бүгенге укучының психологик халәтен истә тотып төзелде. Тәкъдим ителә торган УМК (программа, ике кисәктән торган дәреслек, методик кулланма, мөстәкыйль эш дәфтәре), ана телен укытуның традицион формаларын читкә какмыйча, укучыларда тел берәмлекләренә, заман таләпләреннән чыгып, уңай мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлтелә.
Дәреслекнең укучыны мөстәкыйль эшкә өйрәтү өчен зур мөмкинлекләре бар. Монда аңа ярдәмлек буларак төзелгән, рәсемнәре бала үзе теләгәнчә буяп ясарлык итеп эшләнгән «Мөстәкыйль эш дәфтәре» файдалы булачак.
Телне өйрәнүнең системалы эчтәлеге — 86 сәгать.
Фонетика һәм орфоэпия (20 сәгать)
Беренче сыйныфта алган белемнәрне, эш осталыгын һәм күнекмәләрне ныгыту, тирәнәйтү.
Авазлар һәм хәрефләр. Сузык һәм тартык авазлар. Авазларның калынлыкта-нечкәлектә ярашуы. Язуда сузык авазларны белдерә торган хәрефләр.
Иҗек. Сүзләрне иҗекләргә бүлү, аларны юлдан-юлга күчерү. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Парлы һәм парсыз яңгырау-саңгырау тартыклар. Язуда тартык авазларны белдерә торган хәрефләр. Татар теленә хас үзенчәлекле авазлар.
Е, ю, я хәрефләренең сүз башында һәм сузык авазлардан соң ике аваз белдергән очракларын танып белү һәм шул хәрефләр кергән сүзләрне дөрес уку, язу.
Саңгырау тартыкларның яңгыраулашуы.
Бертөрле ике тартык аваз хәрефләренең янәшә килүе.
ъ һәм ь хәрефләренең аваз белдермәгәнен истә тоту, шул хәрефләр кергән сүзләрне дөрес язу.
Графика (4 сәгать)
Татар алфавитын төгәл, хәреф исемнәрен дөрес итеп яттан белү. «Дөрес әйт», «Дөрес яз», «Аңлатмалы сүзлек» белән
эшләгәндә, алфавиттан файдалану. Беренче хәрефкә карап, сүзләрне алфавит тәртибендә урнаштыру.
Сүз (40 сәгать)
Сүз тамыры. Тамырдаш сүзләр. Кушымчалар. Татар телендә сүз тамырының сүз башында булуын, үзгәрмәвен, кушымчаларның тамыр сүзгә сингармонизм законына бәйле рәвештә ялганып килүен гамәли күзәтү.
Предметны белдергән сүзләр. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Кеше исемнәрен, фамилияләрен, шәһәр, авыл, елга исемнәрен, хайван кушаматларын баш хәреф белән язу.
Эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр. Аларның җөмләдә сүзләрне үз тирәсенә туплаган үзәк булуына төшенү.
Предметларның төрле билгеләрен атаган сүзләр. Аларны, Нинди? Кайсы? сорауларын куеп, сүзләр арасыннан табу, җөмләдәге ролен гамәли күзәтү.
Җөмлә (14 сәгать)
Сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне аера белү. Җыйнак һәм җәенке гади җөмлә. Җөмләнең баш кисәкләре. Җөмләдә сүз тәртибе. Әйтү максаты ягыннан җөмләнең төрләре, ал арны дөрес интонация белән әйтү.
Бәйләнешле сөйләм (10 сәгать)
Бәйләнешле сөйләмдә җөмләләрнең үзара бәйләнеше. Бер темага берләштерелмәгән аерым җөмләләрне текст белән чагыштыру. Текстның темасын билгеләү. Текстны кисәкләргә бүлү. Текст кисәкләренә исем кую.
Сюжетлы рәсемнәр буенча бер темага берләштерелгән җөмләләр төзү һәм язу.
Шигырь, мәкаль, әйтем һәм табышмаклар ятлау. Татар сөйләм әдәбенә хас булган сүзләрне дөрес куллану.
Якынча календарь-тематик планлаштыру
№ | Дәрес темасы | Сәг. саны | Дата | Искәр мә | |
План | Факт | ||||
Авазлар һәм хәрефләр – 41 | |||||
1 | Тылсымчы китапханәсенә рәхим итегез. “Дөрес әйт” һәм “Дөрес яз” сүзлеге. | 1 | |||
2-3 | Авазлар һәм хәрефләр | 2 | |||
4-5 | Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар. | 2 | |||
6-7 | О, ы хәрефләре | 2 | |||
8-9 | Ө, е хәрефләре | 2 | |||
10 | Э, е хәрефләре | 2 | |||
11 | Диктант “Мәктәп бакчасында” | 1 | |||
12 | Хаталар өстендә эш .Э, е хәрефләре | 1 | |||
13-14 | Иҗек. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү | 2 | |||
15-16 | Тартык авазлар. М,н, ң хәрефләре. | 2 | |||
17 | В хәрефе | 1 | |||
18 | К, г хәрефләре | 1 | |||
19 | К, г хәрефләре | 1 | |||
20 | Х, һ хәрефләре | 1 | |||
21-22 | Й хәрефе | 2 | |||
23-24 | Е, е хәрефләре | 2 | |||
25 | Контроль күчереп язу “Елгада” | 1 | |||
26-27 | Я хәрефе | 2 | |||
28-29 | Ю хәрефе | 2 | |||
30 | Искәртмәле диктант “Куян” | 1 | |||
31-32 | Хаталар өстендә эш. Саңгырау тартыкларның яңгыраулашуы. | 2 | |||
33 | Бертөрле ике тартык аваз хәрефләренең янәшә килүе | 1 | |||
34-36 | Ь хәрефе (нечкәлек һәм аеру билгесе) | 2 | |||
37 | ъ хәрефе (клынлык һәм аеру билгесе) | 1 | |||
38 | Контроль күчереп язу. Хаталар өстендә эш. | 1 | |||
39-40 | Графика. Алфавит | 2 | |||
41 | Контроль диктант | 1 | |||
Сүз төзелеше – 13 | |||||
42-43 | Сүз | 2 | |||
44-45 | Сүзнең тамыры | 2 | |||
46 | Үткәннәрне кабатлау. Тест биремнәре эшләү | 1 | |||
47-49 | Тамырдаш сүзләр | 3 | |||
50 | “Кышкы уеннар” темасына хикәя төзеп язу | 1 | |||
51-52 | Кушымчалар | 2 | |||
53 | Искәртмәле диктант. | 1 | |||
54 | Хаталар өстендә эш. Үткәннәрне кабатлау | 1 | |||
Морфология - 31 | |||||
55-58 | Предметны белдерә торган сүзләр | 4 | |||
59 | Искәртмәле диктант “Куян көндәлеге” | 1 | |||
60-61 | Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф | 2 | |||
62-63 | Ил, шәһәр, авыл, елга, күл исемнәрендә баш хәреф | 2 | |||
64 | Контроль күчереп язу. Хаталар өстендә эш. | 1 | |||
65-66 | Хайван кушаматлары | 2 | |||
67 | Контроль диктант ”Кар бабай” | 1 | |||
68-72 | Хаталар өстендә эш. Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр. | 5 | |||
73-74 | “Ял көнендә” темасына хикәя төзеп язу | 2 | |||
75 | Аңлатмалы диктант | 1 | |||
76 | Үткәннәрне кабатлау | 1 | |||
77-81 | Билгене белдерә торган сүзләр | 5 | |||
82-83 | “Кошларны каршы алабыз” дигән темага рәсем буенча хикәя төзеп язу | 2 | |||
84 | Контроль диктант “Әбием куллары” | 1 | |||
85 | Хаталар өстендә эш. Үткәннәрне кабатлау. | 1 | |||
Синтаксис – 17 | |||||
86-90 | Җөмлә | 5 | |||
91 | Контроль күчереп язу | 1 | |||
92-97 | Бәйләнешле сөйләм | 6 | |||
98-100 | Ел буенча үткәннәрне кабатлау. Тест биремнәре эшләү | 3 | |||
101 | Контроль диктант “Җәйге бер көн” | 1 | |||
102 | Хаталар өстендә эш. Үткәннәргә йомгак ясау | 1 |
Укучыларның белеменә, эш-осталыгына һәм күнекмәләренә таләпләр
- дөрес уку һәм язу күнекмәләре алу
- тасвирлама, хикәяләү, фикер йөртү төрендәге кечкенә текстлар төзи белү;
- сузык авазлар һәм хәрефләрне белү;
- сүзләрне иҗекләргә бүлү;
- яңгырау һәм саңгырау тартык авазларны белү;
- парлы-парсыз тартык авазлар, тартык авазларны хәрефләр белән белдерү;
- алфавитны яттан белү;
- Гади сүзләрдә янәшә килгән бертөрле аваз хәрефләре;
- саңгырау тартыкларның яңгыраулашуы;
- сүз, сүз тамыры турында башлангыч мәгълүмат ала;
- предметны атаган сүз, предметның билгесен белдергән сүз, предметның эшен, хәрәкәтен белдергән сүзләр;
- сөйләмне җөмләләргә аеру, җөмлә төзүче баш кисәкләр, җөмләдә сүзләр бәйләнеше, җөмләнең мәгънәви-интонацион үзенчәлекләре, җөмлә ахырында нокта, сорау, өндәү билгеләрен кую.
Әдәбият
- Мияссарова И.Х., Фәйзрахманова К.Ф. Татар теле: 2 нче сыйныф: дәреслек: 1—2 кисәк. Казан: «Мәгариф — Вакыт» нәшрияты, 2012.
- Мияссарова И.Х., Фәйзрахманова К.Ф. Татар теле: мөстәкыйль эш дәфтәре. Казан: «Мәгариф — Вакыт» нәшрияты, 2012.
- Мияссарова И.Х., Фэйзрахманова К.Ф. Татар теле: 2 нче сыйныф: укытучы өчен методик кулланма. Казан: «Мәгариф— Вакыт» нәшрияты, 2012
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Рабочая программа по татарскому языку и литературы для 3 класса, автор учебника Р.З. Хайдарова
1992нче елның 8нче июлендә”Татарстан Республикасы халыклары турында”гы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде. Аның нигезендә татар,рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булы...
Рабочая программа по татарскому языку для 2 класса
Икенче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы ....
рабочая программа по татарскому языку в 1 классе
рабочая программа по татарскому языку преднозначина для учителя....
Рабочая программа по татарскому языку для 1 класса. УМК "Перспективная начальная школа"
1 нче класс өчен Татар теленнән эш программасы Федераль дәүләт стандартларына туры китерелеп, үстерелешле укыту принциплары белән традицион ныклы белем үзләштерү принциплары үзара тыгыз бә...
Рабочие программы по татарскому языку и литературе (1-4кл) по программе Р.З.Хайдарова
Рабочие программы по татарскому языку и литературе....
Рабочая программа по татарскому языку и литературе
Рабочая программа по татарскому языку и литературе для 2 класса, составленная по требованиям ФГОС....
Рабочая программа по татарскому языку и литературе в 4 классе
Найти рабочую программу по татарскому языку и литературе очень сложно.Предлагаю РП по ФГОС для 4 класса....