Конспект НОД по теме «Опытническая деятельность с водой и со льдом» (на татарском языке) для детей 3-4 лет.
план-конспект по окружающему миру на тему

Зарипова Айсылу Раисовна

     Өйрәтү бурычлары.

     Балаларның су һәм боз турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Балаларны су һәм боз сыйфатлары белән тәҗрибә аша таныштыруны дәвам итү.

     Үстерү бурычлары.

     Сүз байлыгын арттыру. Кул моторикасын, уйлау сәләтен һәм танып белү эшчәнлеген үстерү. Балаларның сорауларга дөрес җавап бирүләренә ирешү.

     Тәрбия бурычлары.

     Тәҗрибә эшчәнлегенә кызыксыну уяту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konspekt_nod_po_teme.doctatarcha.doc45 КБ

Предварительный просмотр:


   
  Конспект НОД по теме «Опытническая деятельность с водой и со льдом» (на татарском языке) для детей 3-4 лет.

                 

                                       

                                                     

                                                                                

                                                                                                                                                         

                                                               

                                                                     

                                                 

                       

                                              Программа эчтәлеге.

     Өйрәтү бурычлары.

     Балаларның су һәм боз турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Балаларны су һәм боз сыйфатлары белән тәҗрибә аша таныштыруны дәвам итү.

     Үстерү бурычлары.

     Сүз байлыгын арттыру. Кул моторикасын, уйлау сәләтен һәм танып белү эшчәнлеген үстерү. Балаларның сорауларга дөрес җавап бирүләренә ирешү.

     Тәрбия бурычлары.

     Тәҗрибә эшчәнлегенә кызыксыну уяту.

     Сүзлек өстендә эш.

     Актив сүзлек.

     Су, боз.

     Алдан әзерлек эше.

     Балаларга урамга чыккан саен ел фасылының үзенчәлекләренә игътибар итү.

     “Төлке һәм бүре”, “Куянкай өе” әкиятләрдәге боз турында сөйләшү, “Тавык белән әтәч” һәм “Иванушка энем” исемле әкиятләрен уку һәм су турында әңгәмә кору.

     Җиһаз.

    Төрле савытлар, су, сөт, калак, ком, шикәр, чүпрәк, поднос, уенчык, тәлинкә, салфетка, пластилин.

  • Шөгыль барышы.
  • Балалар, бүгенге шөгылебез бик үзенчәлекле. Безгә кунакка әти-әниләребез килде. Әйдәгез әле, алар алдында без үз-үзебезне яхшы яктан гына күрсәтик. Балалар, хәзер нинди ел фасылы?
  • Кыш.
  • Дөрес. Көннәр кыскара, кояш әз кыздыра, урамда салкын. Безгә кунакка Кар бабай килде. Без аның патшалыгына сәяхәт итәрбез.   Ул шөгылебездә игътибар белән утырып карар һәм кыш көне булган тылсымлы үзенчәлекләренә тәҗрибә ярдәмендә төшенер.
  • Бер хирыс төлке елгадан су эчәргә килде, ләкин эчә алмады, чөнки су хәрәкәтсез һәм каты. Балалар, су белән нәрсә булды? Ни өчен ул хәрәкәтсез һәм каты? Моны без Кар бабай патшалыгында белә алабыз. Кар бабай безгә төрле уеннар әзерләп куйды. Менә боз. Аны уч төпләрегезгә алыгыз әле. Сез нәрсә тоясыз? Кулыгыз өшедеме? Димәк. Боз нинди?
  • Салкын.
  • Нәтиҗә. Боз салкын. Карагыз әле,боз кисәкләре әзрәк кимегәнме, әллә олылайганмы? Ни өчен уч төплләрендә су?
  • Эреде.
  • Нәтиҗә. Җылыда боз эри. Ә хәзер әйдәгез әле, бозны таудан тәгәрәтеп карыйк. Сул кулыгыздан тау ясагыз әле, тәгәрәтегез. Ни өчен боз тәгәрәде? Нинди ул?
  • Шома.
  • Нәтиҗә. Боз шома. Ә хәзер бармак гимнастикасын ясыйк.

                            Безнең куллларыбыз өши,

                            Чәбәк-чәбәк ясый алмый. (Кулларны бер-берсенә нык кысарга).

                             Чәп-чәп-чәбәкәй

                              Бармаклар җылына

                              Яңа көч белән тула.

  • Яхшы. Балалар, әйдәгез әле бозны кул белән кысабыз. Ул үз формасын үзгәрттеме? Ни өчен?
  • Ул каты.
  • Нәтиҗә. Боз каты. Менә мин сезгә сюрприз ясадым. Карагыз әле боз эчендә нинди матур рәсемнәр. Ә ни өчен сез аларны күрәсез?
  • Чөнки боз төссез.
  • Әйе, боз төссез. Әгәр без бозны кайнар һәм салкын суга ташласак, нәрсә булыр микән?
  • Кайнар суда тизрәк эри.
  • Нәтиҗә. Кайнар суда боз тизрәк эри. Урамда Кар патшабикәсе сезгә кыш көнне көн саен су тамчыларын әзерләп куя, ә сез аларны ашыйсызмы? Ә ни өчен?
  • Юк.
  • Аларны ашарга ярамый. Тамак төбегез авыртыр. Димәк, балалар, боз ясар өчен нәрсә кирәк?
  • Су һәм салкын һава.
  • Дөрес. Димәк, төлке соңгы көз булганда су эчәргә килде, ә су салкын булганлыктан катты һәм бозга әйләнде. Әйдәгез әле, балалар, ял итеп алыйк. Без кар бөртекләренә әверелербез.

                     Без кар бөртекләре, без очабыз.

                     Һавада төрлечә әйләнәбез.

                    Ә җил туктагач, төрле җиргә кунабыз,

                    Хәрәкәтсез калып ял итәбез.

  • Менә бераз ял итеп алгач, суның серләренә дә төшенербез. Су безгә ни өчен кирәк?
  • Су белән юынабыз, аш пешерәбез, компот һәм чәй кайнатабыз, кер юабыз, идәнне юабыз.
  • Әйе, сусыз яшәү мөмкин түгел. Сусыз кар да булмый, диңгездә балык та йөзә алмас иде, тимераякта шуар өчен дә су кирәк. Һичшиксез, кешегә су кирәк. Сусыз без үсмәс идек. Су булмаса, ипи, яшелчә һәм җимешләр булмас иде. Кар бабай сезгә стаканнарга су әзерләп бирде. Хәзер стаканга калак салабыз. Калак күренәме?
  • Әйе.
  • Әйе, чөнки боз нинди? Ә сөткә салсак күренәме?
  • Юк, чөнки сөт ак, ә су төссез.
  • Хәзер суны һәм сөтне иснәп карагыз. Суның исе бармы?
  • Юк.
  • Нәтиҗә. Суның исе юк. Эчеп карагыз әле, суның тәме бармы?
  • Юк.
  • Әйе, суның тәме дә юк.
  • Суны бер стаканнан икенче стаканга агызсаң, нәрсә күрәсез?
  • Су ага.
  • Нәтиҗә. Су ага. Ә менә бозыбыз нишли?
  • Кулыбызда эри.
  • Молодцы. Суда ком һәм шикәрне эретербез. Ком суда эремәде, ә шикәр суда эреде. Димәк, кайбер матдәләр суда эри.
  • Кар бабайның сезнең белемегезне тикшерәсе килә. Ул алып килгән табышмакларның җавапларын дөрес табарга кирәк.

                            Исе юк, төсе юк,

                            Аннан башка тормыш юк.

  • Су.
  • Әйе, дөрес.

                            Ишегалдында таш була,

                            Өйгә керсә, су була.

  • Боз.
  • Молодцы. Бүгенгә тылсымлы тәҗрибәләребез бетте. Кар бабай безгә тагын кунакка килер. Бүген сез су һәм боз серләренә төшенгәнсез дип уйлыйм. Шөгылебез тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проектная деятельность на тему"Тәкермән урамнары ни сөйли?"(на татарском языке)

Тәкермән авылының күренекле шәхесләре, тарихи вакыйгалары белән бәйле истәлекле урыннарны барлау, алар турында мәгълүмат туплау, аны билгеле бер системага салу;тарихи – истәлекле урыннарны карта...

Конспект открытого занятия по опытнической деятельности на тему: «Полезные ископаемые: каменный уголь и мел».

Конспект открытого занятия по опытнической деятельности на тему:Программное содержание: познакомить детей со свойствами каменного угля и мела. Закреплять умения детей обследовать предметы с помощью ра...

Конспект занятия на тему: «СОЛНЦЕ, ВОЗДУХ И ВОДА - НАШИ ЛУЧШИЕ ДРУЗЬЯ»

Способствовать формированию у детей сознательной установки на здоровый образ жизни....

Конспект занятия на тему: «СОЛНЦЕ, ВОЗДУХ И ВОДА - НАШИ ЛУЧШИЕ ДРУЗЬЯ»

Способствовать формированию у детей сознательной установки на здоровый образ жизни....

Картотека опытов и экспериментов для детей дошкольного возраста. Экспериментальная и опытническая деятельность детей старшей и подготовительной групп.

1. Помочь детям лучше узнать окружающий его мир неживой природы. 2. Побуждать детей к самостоятельному поиску причин, способов действий. 3. Развитие двух типов активности: собственной и активности, ст...

Конспект урока по теме:"Написание безударных суффиксов глагола в форме прошедшего времени" Русский язык 4 класс. УМК ПНШ

Тема: написание безударных суффиксов глагола в форме прошедшего времениЦель: Ознакомление с написанием суффикса перед суффиксом –Л в глаголах прошедшего времени.Задачи:образовательные:...