Проектная деятельность на тему"Тәкермән урамнары ни сөйли?"(на татарском языке)
план-конспект урока (окружающий мир, 4 класс) по теме

 

  • Тәкермән авылының күренекле шәхесләре, тарихи вакыйгалары белән бәйле истәлекле урыннарны барлау, алар турында мәгълүмат туплау, аны билгеле бер системага салу;
  • тарихи – истәлекле урыннарны картага төшерү һәм экскурсия маршруты төзү;
  • үзебезнең дусларыбызда, иптәшләребездә авылыбызның үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә кызыксыну уяту, Тәкермән тарихын өйрәнүгә этәргеч бирү. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл AZATKA_Grani_tvorchestva_2011_el_15_aprel.docx26.44 КБ

Предварительный просмотр:

             Таныш түгел юллар буйлап

             Мин озак йөрдем.

             Туган ягым күренерме дип,

             Тауларга мендем.

             И гүзәл туган ягым,

             И ямьле туган ягым,

             Тау башында бакча булып

             Төшемә кердең.

                                 Гөлшат Зәйнашева

     Үткәнен   белмәгән халыкның    киләчәге юк.

                                     Шиһабетдин Мәрҗани

Проектның максатлары: 

  1. Тәкермән авылының күренекле шәхесләре, тарихи вакыйгалары белән бәйле истәлекле урыннарны барлау, алар турында мәгълүмат туплау, аны билгеле бер системага салу;
  2. тарихи – истәлекле урыннарны картага төшерү һәм экскурсия маршруты төзү;
  3. үзебезнең дусларыбызда, иптәшләребездә авылыбызның үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә кызыксыну уяту, Тәкермән тарихын өйрәнүгә этәргеч бирү.

Проектның юнәлешләре: 

  Тарих

 § Тел фәннәре һәм әдәбият

  1. Сәнгать
  2. Әйләнә-тирә дөнья һәм экология

Проектның этаплары: 

  § мәгълүмат туплау;

  1. аеруча мөһим пунктларны картага төшерү;
  2. таләпләргә туры китереп экскурсия маршруты төзү;
  3. барлык җыйган  материалны билгеле бер системага салу;
  4. үзебезнең эш нәтиҗәләрен киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү.

Маршрутка таләпләр: 

  § Экскурсия сукмагы артык озын булмаска тиеш ;

  1.  Шул ук вакытта чал тарих белән бергә Тәкермәндәге хәзерге заман үзгәрешләре белән дә танышты-рырга тиеш.

    Мин үземнең туган авылымны яратам,аның кешеләре белән горурланам. Сәяхәтебезне Үзәк урамнан башлыйбыз. Исеме элек-электән үк килә.Авылыбызның мөхтәрәм әби-бабайлары әйтүенчә,бу урамда кибет,мәчет(соңрак мәктәп итеп үзгәртелә)эшләп килгән. Урам исемнәрен әйтү белән генә чикләнмичә,урамыбыздагы данлыклы,мактауга лаеклы кешеләрен дә атап үтәсем килә.

    Менә бу йортта Тәкермәндә туып,үсмәсә дә 1988 елдан 1998 елга кадәр Муса Җәлил исемендәге колхозны җитәкләгән,авылны үстерүдә күп көч керткән,хәзерге вакытта Минзәлә муниципаль районы башлыгы булып эшләүче Садыков Расим Мөкәрәм улы яшәде.Авыл халкы Расим Мөкәрәм улы эшләгән елларны хәзер дә зур ихтирам белән,сагынып искә ала.Район башлыгы белән без аның көндезге аш вакытын туры китереп Тәкермән авылында очраштык.Ул безнең бик тә кирәкле эш белән шөгыльләнүебезне әйтте һәм безгә уңышлар теләде.

    Мактауга,хөрмәткә лаек кешеләр турында сөйләгәндә даннары чит илләргә үк таралган өч бертуган, бәрәңге игү буенча фермерлар- Равил, Шәрипҗан,Нәсим Дәүлә-товларны да әйтеп үтми булмый.Бүгенге көндә Дәүләтовлар 420 га җирдә бәрәңге үстереп,аны Россиянең башка төбәкләренә илтеп сатып,шактый табыш алалар.Шулай ук инде берничә ел рәттән мәктәбебезне ел әйләнәсе бәрәңге белән тәэмин итеп торалар.

    Үзем яшәгән урам турында сөйләгәч,Тәкермән авыл тарихын беренчеләрдән булып өйрәнә башлаган бабам-Фатыхов Вәсим Фатих улы турында да сөйләмичә китә алмыйм. Сугыштан соңгы елларда бабам Күзкәй мәктәбендә эшләгән иң беренче югары белемле география укытучысы була.Аның турында хезмәттәшләре”оста гармунчы,мәктәп-нең иң көчле шахматчысы,гроссмейстеры”дип искә алалар.Ул шулай ук озак еллар Югары Тәкермән мәктәбендә  география фәнен укыткан.

    Әтием  Фатыхов Мансур Вәсим улы озак еллар,1998елдан 2008 нче елга кадәр Югары Тәкермән җирле узидарә рәисе булып эшләде.Шул еллар дәверендә үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтте.Моның дәлилләре булып күп санлы грамота,медальләре тора.

     Үзәк урамның өске ягында (хәзер аны Көтү урамы дип тә йөртәләр,инде бик күп еллар бу урамга, яланга чыгып киткәнче, көтү җыела) менә бу йортта Татарстанның Габ-дулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган шагыйрь  Марс Садри улы Шабаев  яшәгән.Бөек Ватан сугышы башланып,

әтисе фронтка киткәч,Марс күрше Усай авылында яшәүче бертуган апасы тәрбиясенә күчә,шунда башлангыч белемне ала.Хуҗәмәт җидееллык мәктәбе,соңрак Минзәлә педагогия училищесында укый.1967нче елдан СССР язучылар берлеге әгъзасы.

 

               АВЫЛ ИСЕМЕННӘН БЕР СҮЗ

          Яратыгыз минем авылымны,

          Гади авылымны, Кешеләр!

          Гади авыл.Җир шарында күптер

          Минем Тәкермәнем ишеләр.

          Яратыгыз иркен урамнарын,

          Тын тыкрыкларын,

          Йортларын...

          Яңа пешкән икмәк исен аның,

         Кичләрендә тыйнак утларын.

         Минем авыл —

         Тырыш.

         Бераз кырыс,

         Бераз тупас,

         Әмма самими.

         Ул ягымлы,

         Намуслы һәм эшчән —

         Кеше җилкәсенә салынмый.- дип яза ул үзенең туган авылы Тәкермән турында.

     Шулай ук тумышы белән Сарман районыннан булса да, балачагы,яшьлек еллары Югары Тәкермәндә узган Габдулла Тукай исемендәге  Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге иясе,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлшат Хисам кызы Зәйнашева да бу урамда яшәгән.

2 урам-Имәнлек урамы.Имәнлек урамында яшәүче Мөхетдинов Хәмәтдин Мөхетдин улы (1923)белән очрашудан алган мәгълүматләрдән.

   “Тәкермән авылының килеп чыгышы турындагы рива-ятьләрдән күренгәнчә,Йөзекәй бабай Салагыштан килгән. 25 ел патшага хезмәт иткәннән соң,аңа үзе теләгән урыннан җир алырга рөхсәт бирелгән.Һәм ул хәзерге Тәкермән авылы урынын сайлаган.Ул вакытларда монда имән урманнары булган.Йөзекәй бабайның нигезе урнашканга бу урам Имәнлек дип аталган дигән фараз бар.

           Йөзекәй бабайның шәҗәрәсе:

Имәнлек урамында урнашкан мәчетебезгә,мәчетләргә ныграк тукталасы килә.Авылда 4 мәхәллә,4 мәчет була.Югары Тә-кермән мәдрәсәсе безнең тирәләрдәге данлыклы мәдрәсә-ләрнең берсе булган.

    Билгеле булганча,1929 елда мәчетләр ябыла.Ләкин авылым кешеләре мөселман йолаларын,ата-баба гореф-га-дәтләрен башкарудан туктамый.Хөснетдин хәзрәт,Әхмәт-җанов Шакирҗан,Гыймазетдинов Минһаҗетдин,Шәрифуллин Әсәдулла,Хәеров Гайсә,Шәяхмәтов Зыятдин һәм бүгенге көндә авылыбыз муллалары–Абдуллин Минзаһит бабай һәм Әгъзамов Әзһәм бабай.

   Иске мәчет урынында 1991 елда яңа мәчет ачыла. Яңа мәчетне салуда Шәяхмәтов Зыятдин бабай башлап йөри.Ул еллардагы  Муса Җәлил исемендәге колхоз җитәкчесе Са-дыйков Расим Мөкәрәм улы да зур булышлык күрсәтә.

  Авылымда  хәзер көн дә моңлы азан тавышы яңгырый.

    Бу йортта Әгъзамов  Әзһәм бабай яши.Ул мәчеткә газ кертү,тәрәзәләрне пластикка алыштыру эшләрендә башлап йөргән.Мәчеткә керү юлындагы агачларны да ул утырткан. Шулай ук мәдрәсә салу юлында да башлап йөрүчеләрнең берсе була. Ә Әзһәм бабайның теләге: безнең тәртип-ле,иманлы булуыбыз.

   Мәдрәсә 2003 нче елда төзелде.Һәр җомгада әбиләр мәдрәсәгә җыелып укулар уздыралар,вәгазьләр сөйлиләр. 

   Имәнлек урамында менә бу йортта 1950 елларда Түбән Тәкермән мәктәбендә укытучы булып эшләгән,югары сый-фатлы әсәрләре белән аерылып торучы авылдаш язучыбыз Габделхәй Сабитов яшәгән.Г.Сабитовның язучы буларак иҗат итүен ачкан һәм аны оста хикәяче,драматург итеп таныткан әсәрләре илленче елларның ахыры, алтмышынчы елга туры килә.2003 нче елның 20 маеннан мәктәбебез Габделхәй Сабитов исемен йөртә.

   Алдагы урамыбыз –Хәсем урамы.Авыл урамнары турында бик күп мәгълүматләр бирүчеләр- Мөхетдинов Хәмәтдин бабай һәм авыр сугыш елларында гадел,тырыш хезмәте өчен күп бүләкләр,грамоталар,медальләр,”Почет билгесе”ордены белән бүләкләнүче Дәүләтгәрәева Гайниямал Дәүләтгәрәй кызы  сөйләве буенча, бу урам элек Касыйм урамы дип йөртелгән.Йөзекәй бабай нәселеннән булган Касыйм исемле кеше яшәгән . Еллар узу белән “Касыйм”сүзе “Хәсем”гә әйләнгән дигән фаразлар бар.Ул тирәләрдәге чокырлар да Хәсем чокырлары дип йөртелә.

   Урамда 1939 нчы елда туган ,инженер,Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, ”Хезмәттәге батырлык өчен” медале,”Почет билгесе”ордены иясе ,озак еллар Муса Җәлил исемендәге колхозны җитәкләгән Зарипов Сабирҗан  Миңнеәхмәт улы яши. Сабирҗан Миңнеәхмәт улы җитәкләгән елларда М.Җәлил исемендәге колхоз тагын да ныгый, үсә,колхозчыларның томыш хәлләре яхшыра.

   Әлмәч урамында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызга куелган һәйкәл.

   Элекке колхоз идарәсеннән мәктәпкә кадәр урамны элек Әлмәч урамы дип йөрткәннәр.Бу урамда Әлмәчлеләр нәселе яшәгән.Исеме шуннан килеп чыккан булган.Еллар узу белән бу исем кулланылыштан төшеп калган. Әлмәч исемен авылы-бызның берничә кешесе генә искә төшерә алды.

   Князь урамы.Бу урам Татарстан (Князь җирле узидрә-се)поселогы ягында булганга шулай дип аталган дигән фараз бар.

   Шулай ук,Бака урамы.Бу урамда элек зур гына күл булган.Яз,җәй айларында “бакалар хоры” тынмаган.Хәзер бу күл булмаса да, халык телендә Бака урамы булып яши.

   Мәләкәс урамының килеп чыгышы турында бернинди дә мәгълүмат тапмадык.

Авылның иң яшь урамы –Яшьләр урамы.Бу урамдагы йорт-ларны 1990 елларда колхоз төзеткән.Урам юкка гына Яшь-ләр исемен алмаган.Бу йортлар авылга эшкә кайткан яшь гаиләләргә бирелгән булган.Заманында мәктәпнең ярты укучысы шушы урамнан булган,хәзер дә мәктәпкәчә һәм

мәктәп яшендәге 20 гә якын бала бар.

     Урамда бик күп еллар инде шәхси эшмәкәр Госманова Рәсимә Мисхәт кызының кибете эшли.

    Шулай ук бу урамда озак еллар Муса Җәлил исмендәге колхозда баш агроном,соңрак ындыр табагы мөдире булып эшләүче,һәрвакыт яңалыкка омтылучы,инициативалы,эшне оста оештыручы Хөснетдинов Зөлфәт абый яши. Аны агро-фирманың иң алдынгы склад мөдире диләр. Хезмәтләрен хөрмәтләп,2009 нчы елда аңа Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме бирелә.

   Бу йортта 1987 елда Казан төзүзе –инженерлар инсти-тутын тәмамлап,Тәкермәнгә килеп төпләнгән,22 ел колхоз-да төзүче-инженер,2009 нчы елдан Югары Тәкермән җирле узидарә рәисе булып эшләүче Шәрипов Фәрит абый яши.

   Туган авылым турында сөйләгәндә чишмәләребез турында сөйләмәсәм,чыгышым тулы булмас,чөнки авылым чишмәләре белән дә данлыклы. Сәлим чишмәсе,Борау чишмәсе, Изге чишмә... Изге чишмәне авылыбыз кияве Кәримов Азат абый  2002 нче елда төзекләндерде,хәзер  дә карап тора.Без ел саен анда экскурсиядә булабыз.Һәр чишмәнең үз тарихы бар. Борау чишмәсе нефтьчеләрдән кала.Алар безнең авылда нефть эзлиләр ,ләкин нефть табылмый,чишмә барлыкка килә.Исеме шуннан кала. Сәлим чишмәсе  Сәлим карт карап,төзекләндереп торганга шундый исем алган.     

            Тау буенда ике авыл,
           Икесе дә янәшә.
           Утлары да төннәр буе
           Серләшеп җемелдәшә.
           Әйтә батыр егетләре:
           Кызлары да гел чибәр.
           Хисләреннән челтәр итеп,
           Юлларыңа гөл сибәр.
           Тау буенда ике авыл,
           Һәр эштә киңәшәләр.
           Кыз бирсәләр, өйләнсәләр,
           Уңганны димләшәләр.
           Тау буенда ике авыл,
           Тау җимерер ирләр бар.
           Онытмаслык эзе калган
           Муса йөргән җирләр бар.

   Проектның нәтиҗәсе:

§ без төзегән “Тәкермән буйлап виртуаль экскурсия” Югары Тәкермән авылы белән тирәнрәк танышу мөм-кинлеге бирә;

§ үзебезнең туган авылыбыз турында күп яңалык бел-дек, күңелләребездә аның белән горурлану, туган ил-нең лаеклы шәхесләре булып үсү теләге уянды;

§ без нәшер иткән “Тәкермән урамнары ни сөйли?” сә-яхәтнамәсе экскурсияне уңайлы, кызыклы, мавыктыргыч итеп үткәрергә ярдәм итә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Творческая разработка Проектная деятельность учащихся Тема: «Моя родословная. Создание генеалогического древа»

Сценарий мероприятия "Моя родословная". Разработка по организации проектной деятельности младших школьников во внеурочное время. Предназначено учителям начальных классов, воспитателям групп продл...

Социальный проект «Новогодняя мозаика» в рамках долгосрочной коллективной проектной деятельности по теме «Что такое Новый год? »

Долгосрочный проект учащихся начальной школы о традициях празднования Нового года. Содержит Цель, задачи в соответствии с ФГОС, матрицу проекта, план взаимодействия с обучающимися, информационные карт...

Проектная деятельность по теме "Музеи Москвы".Рабочая программа.

Рабочая программа и тематическое планирование по проектной деятельности....

Совместная проектная деятельность по теме: «С. В. Михалкову – 100 лет»

Материал для проведения мероприятия по проектной совместной деятельности к 100-летию С. Михалкова...

Проектная деятельность на тему: «Все профессии нужны, все профессии важны». (Профессия – ветеринар)

В  дошкольном возрасте особое значение для полноценного развития детской личности приобретает  приобщение к миру взрослых людей и созданных их трудом предметов. Ознакомление с профессиями...

Методическая разработка по проектной деятельности учащихся. Тема "Русские народные сказки".

Дан последовательный план разработки по проекту учащихся 1-3 классов на тему "Русские народные сказки"....